Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. АФЗАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Г? үгенге укучы бик талымлы бит ул. Син аны тәти тышлы, сурәтле китап белән генә кызыктыра алмыйсың. Китап базарыннан ул үзенә җан азыгы эзли, рухына туры килгән, каһарманнарыннан үрнәк, я булмаса гыйбрәт алырлык китапны сайлый.
...Культура эшчеләренең республика съезды көннәре иде. Бауман ура-мындагы китап кибетенә киштәгә яңа чыгарылган басмалар карарга кергәч, ихтыярсыз кәефле бер күренешкә тап булырга туры килде. Кибетнең татар китаплары бүлеге катында ярым авылча, ярым калача киенгән бер төркем яшьләр, әле теге, әле бу китапны алып бирергә кушып, прилавка артындагы сатучы туташның «теңкәсен кыялар» иде. Прилавка өстендә инде шактый китап өелгән. Яшьләр аларны берәм-берәм кулдан-кулга йөртеп, шунда ук я «О. шәп бу!», «Әйбәт китап!» дигән сүзләр белән, сайланган китаплар өеменә кушалар, я «Кызык түгел лә!», «Рәхәтләнеп укыр җире юк!» дип, сатучыга тиз генә кире соналар иде. Менә көрән тышлы, кече форматтагы юкарак бер китап кулдан- кулга йөри башлады.
— Әһә, Әсмабикә җаным, ахи-рәт!..— диде берсе, китапның эчтә-легенә күз йөртеп.— Теге, клубта уй-наганнар иде ич әле!..
— Ә-ә-ә!.. Әсмабикә җаным, ахирәт, безнең очта сиңа ни кирәк?.. — дип элеп алып китте икенчесе.
Китапның берничә данәсе шунда ук шәп китаплар рәтенә куелды. Бу егетләр һәм кызлар Әтнә районыннан икән. Безне аларның әле нинди дә булса җыентык-фәләндә чыкмаган шигырьне яттан белүләреннән бигрәк «клубта уйнадылар» дигән сүзләре кызыксындырды. Чыннан да, сатирик-юмористик шигырьләрен, фельетоннарын иҗат иткәндә шагыйрь Гамил Афзал шигырь сөючеләр тарафыннан аларның яратып укылуын теләгәндер, бәлки яттан бикләнәчәген, бик күп булса, сәхнәдән сөйләнәчәген күз алдына китергәндер. Ә менә инсценировка якл интермедия рәвешендә аларның сәхнәдән
14 Г. Афзал. Вөҗдан сүзе. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1958 ел. 100 бит. Бәясе 2 сум.
уйналасына исәп тоттымы икән?! Хәлбуки, шагыйрьнең «Әсмабикә» сен, әле ул җыентыкта чыгып өлгергәнче үк, «Совет әдәбияты» журналыннан алып, әтнәлеләр район культура йорты сәхнәсенә мендергәннәр, тамашачы исә фельетонны рәхәтләнеп көлә-көлә караган. Бу хәл очраклы гына түгел. Гамил Афзалның бүтән шигырьләре дә үзешчән сәнгать түгәрәкләре репертуарында киң урын алуы билгеле. Ә моннан инде без, шагыйрьнең каләме штык затыннан булып, аның шигырьләре актив көрәшкә кушылалар, дигән нәтиҗәне чыгара алабыз.
Әсәрләренең күбесе вакытлы мат-бугатта чыгып, инде укучыга билгеле булса да, Гамил Афзалның «Вөждан сүзе» 14 исемле җыентыгын тансык-ланган, көтелгән бер күңелле кунак итеп кабул итәсең. Күңелендә әле канәгать елмаю, әле әче нәфрәт хисе уятып, күз алдыннан яңадан бер кабат таныш персонажлар уза: колхозының уңышларыннан канатланган, бөтен артель исеменнән шәһәрдәге дустын бозау фермасына «дн- рехтырлыкка» чакыручы киң күңелле, бортак телле «иң старший конюх» Сабирҗаи абзый, чемоданлы җилкуар, «атнасына алты кияүгә чыгучы» Әсмабикә, «шәйтан котыртуы» белән колхоз печәнен урлап тотылган канатсыз фәрештә, тәвәккәл Гайни карчык, «шешә төбен караш-тырырга» әвәсләнеп, эшенә салкын карый башлаган картын җыелышта тәнкыйть итүче, үзе белән ярышып эшләргә чакыручы Бибиҗиһан әби, фронттан күкрәк тутырып орден тагып, герой булып кайткан Мышты- бый, адәм көлкесе мактанчык-фанта- зер Сәләхетдин һ. б., һ. б.
Җыентыкка кергән сатирик-юмо-ристик шигырьләрнең барысы да диярлек җыйнак кына сюжетлы, оста корылган, шома язылган. «Сатирик-юмористик» дип аерып куюның, баштан ук әйтик, мәгънәсе бар: чөнки Гамилнең лирик һәм «җитди» шигырьләре (бик азыннан кала) ан

дый осталык белән коелмаганнар. Моны җыентыкның махсус редакторы Сибгат Хәким дә, нәшрият редакторы Хисам Камалов та яхшы белгәннәр булырга кирәк, чөнки гранитка уеп язылгандай тыгыз, фикергә дә, хискә дә бай шигырьләр арасына сыек, сай мәгънәле, сүрән хисле «җитди» тезмәләрнең укучыны күз яздырыр өчен сибеп чыгылганлыгын аңлавы кыен түгел. Шунысы куанычлы, андый шигырьләр китапта күп түгел, аннары, җыентыкның яңгырашын да алар билгеләми.
Шагыйрь үзенең сатира угын искелек ка л дыкл арына, соци ал истик яшәеш белән сыеша алмый торган карашларга һәм шушы калдыкларны, карашларны үзләрендә йөртүче типларга юнәлдерә. Андый типларны автор каяндыр күктән ауламый, йөгәнсез хыял нәтиҗәсе буларак та тумыйлар алар. Тормыштан, безнең арабыздан ала ул аларны. Шуңа күрә дә шагыйрь чыбыркылаган, шагыйрь көн яктысына сөйрәп чыга-рып, әйләндереп-әйләндереп күрсәт-- кән нинди дә булса бер тискәре кү-ренешне, берәр йомшаклыкны кинәт кенә үзендә яки үз тирәлегендәге кешеләрдә танып, уңайсызланып, чирканып китәсең. Икенче төрле әйткәндә, шагыйрьнең аткан угы нәкъ ноктасына тия. Ә бит ноктага тию өчен, укны ата белү белән бергә, «төбәр талын» сайлый белү дә кирәк. Гамил Афзал, ак белән караны яхшы аерганлыктан, көяз бишмәт яки тәти күлмәк астында нинди җан тиберченүен, купшы бүрек яки ефәк яулык астында нинди уй-фи- керләр кайнавын, нинди омтылыш һәм теләкләр яшәвен зирәк күрә белә. Кыскасы, ул тормышны нечкә күзәтә, сизгер тоя. Ә бу сыйфат инде шагыйрь өчен кирәкнең дә кирәге, һәм Гамил Афзал әсәрләренең уңышлылыгын тәэмин иткән беренче сыйфат, безнеңчә, әнә шуннан килә.
Ләкин бер күзәтә һәм тоя белү белән генә шигырь туды дигән сүз түгел бит әле. Шушы күзәткәнне, тойганны шигырь калыбына салырга кирәк. Салганда да, кактың-суктың түгел, темасына, укучыга җиткерелергә тиешле фикеренә карап калыбы сайланырга, ягъни эчтәлектән чыгып формага коелырга тиеш. Дөресрәге, шагыйрьнең башында тәмам аныкланып, өлгереп җиткән тема- идея гадәттә үзе үк калыбын, формасын, хәтта үлчәвен дә сиземли. Монда хәзер иң җаваплысы һәм иң газаплысы — әйтәсе уй-фикереңне, ягъни идеяңне төп-төгәл, ап-анык итеп бирерлек тәңгәл сүзләр табасы кала. Бу инде көлдән борчак чүпләгән ише генә түгел. Чүпләп аласы, ә аннары үз урынына — нәкъ менә үз урынына!—утыртып куясы. Шагыйрьнең, сүз остасы буларак, осталыгы шунда күренергә тиеш тә. Гамил Афзалның шигырь теле — халыкның җанлы сөйләм теле. Шу-ның белән ул изелеп беткән «китап теле» белән, ягъни «китапча» язучы күп шагыйрьләребездән аерылып тора. Халыкчан, тапкыр һәм аһәңле поэзия әсәрләре иҗат итүгә нинди хезмәт бәрабәренә, ничә «тонна сүз рудасы» актару исәбенә ирешүен шагыйрь үзе дә яшерми, «Эзләнү» исемле кечкенә шигырендә ул иҗат «серен» ачып бирә.
«Сабирҗан хаты». «Әсмабикә җа-ным, ахирәт». «Тәвәккәл әби», «Кыяр-кыймас», «Тотып җибәр, апаем...», «Өф-өф итеп», «Җыелыштан соң уйлану», «Кем хатыны диеп беләсез...» һәм башка күп кенә шигырь һәм фельетоннар кешеләрдә була торган йомшаклыкларны, каршылыкларны һәм артта калганлыкны рәхимсез көйдереп, озак яшәячәк чын сәнгать әсәрләре булып чыкканнар. Аларны ничә мәртәбә укысаң да, рухи ләззәт тә, шулай ук гыйбрәт тә аласың, һәм Гамил Афзал моңа. — ягъни әсәрләренең бер укып читкә ыргыта торган булмавына, — актуаль тема сайлавы, темасына лаек форманы таба алуы, һәрбер детальне җентекләп «эшкәртүе». «меңәр тонна сүз рудасыннан берәр граммлап сүз-радийны» чүпләп алуы белән ирешкән. Зәгыйфь, начар шигырьне укыганда аның нинди материаллардан кораштырыл- ганын, ямавын-җөен күреп торган кебек буласың, шагыйрьнең әйтәсе фикере аңыңа ничектер ипсез, аныксыз булып, бик авырлык белән керә. Ә менә шагыйрь сиңа җиткерәсе фикерен тулы һәм җыйнак итеп бирә

120
алырлык тәңгәл, төгәл сүзләр тапкан булса, ритмын тнгез тартып, рифмасын һәйбәтләп чарлаган булса, син аның «төзү материалына», ямавына- җөенә игътибар да итмисең. Дөресрәге, син аны күрмисең дә, тик күз алдыңнан тормышның үзе кебек ачык сурәтләр, вакыйгалар, кешеләр генә бер-бер артлы үтеп тора. Гамил Афзал китабын укыганда нәкъ менә соңгысын кичерәсең.
Фикерне раслау өчен бер генә әсәрне булса да теш үткәнчә «сүтеп» карыйк.
«Тәвәккәл әби» шигъри фельето-нының тәүге ике юлыннан ук ва-кыйганың эченә кереп китәсең, дө-ресрәге, ул үзе сине тартып алып керә. Бер-бер артлы шигырь юлларын укый барасың, әмма күзләрең акка кара белән язылган сүзләрне, строфаларны түгел, бәлки алар артында яткан вакыйгаларны, хәлләрне, кешеләрне һәм аларның хәрәкәтләрен, кыйланышларын, шатлык һәм кайгыларын табигый килешендә, ап-ачык итеп күрә.
«... Кәҗәбезгә печән беткән* Колхозныкы хәләл икән, Тәвәккәлгә тугыз җирдән Хак тәгалә бирәм дигән, Хәерле кыл үзең хода!.. >— Гайни әбн чыкты юлга.
Бу юллардан укучы алдына шактый тулы бер күренеш һәм төгәл портрет килеп баса. Гайни әбинең «хәләл» эш белән юлга чыгар алдыннан бисмилла урынына әйткән сүзләреннән үк аның, дин-диянат күләгәсенә яшеренеп, ходасына сыенып, үз файдасы өчен гаҗәп кыю тәвәккәллекләр эшләргә сәләтле соры корт икәнен — күптән тарих сәхифәләренә күмелгән иске дөньяның кызганыч бер кыйпылчыгы икәнен бик җиңел аңлап аласың. Хәтта укучы аның кыяфәтен дә төсмерли: ул татар халык әкиятләрендәге тыштан — фәрештә, эчтән мәкер һәм зәһәр капчыгы булган убырлы карчык белән Г. Камал драмаларындагы им-томчы, яучы кортка сыйфатларын, килеш-килбәтен берләштерә. Безнең чорда инде ул корышып-ки- беп беткән кыяфәттә, музей экспонаты кебек сирәк очрый. Әмма очрый әле! Күз алдына ул кадәр җанлы итеп китерүгә югарыдагы юлларда Гамил Афзал, барыннан да элек, Гайни әбинең үз жаргонын оста куллану чарасы белән ирешкән. «Хә-ләл», «тәвәккәлгә тугыз җирдән», «хак тәгалә бирәм дигән», «хәерле кыл», «үзең хода» — бу сүзләр әлбәттә хәзер бары тик Гайни әби кебек типларның телендә генә яши.
Г. Афзал шигырьне:
«... Кәҗәбезгә печән беткән...»
дип, болай бик прозаик аккорд белән башлый. Әмма шигырьне алга таба укыган саен бу кереш-аккорд- ның эчтәлеге куера, ачыла бара: Гайни әби кәҗәсенең печәне бетүе дә бер дә очраклы түгел. Ике сүзнен берендә аллага ялварган «канатсыз фәрештә» колхоз төзелгәннән бирле аның таза җилкәсенә сырышып яши, «колхозныкы бар әле», «колхозныкы хәләл» дип, кәҗәсенә печән дә әзер-ләми; эшләрдәй уллары, кызлары, киленнәре булса да, әзерләттерми ул алардан: «колхозныкы хәләл ич!> Печән генәмени? Ул бөтен барлыгы белән колхоз җилкәсенә, җәмәгать җилкәсенә салынган. Укучы менә шуны аңлый.
Менә дала буйлап Гайни әби, аның артыннан «чана тартып Сәрвәретдин» бара. Бу урында автор кечкенә бер деталь кертә:
Бара болар, һаман бара...
һәм шушы әкиятләргә хас кечкенә деталь шагыйрьгә кирәкле нәрсәне эшли — ул фон тудыра, вакыйгага серлелек бирә:
Бара болар, һаман бара...
Укучыда ихтыярсыз Г. Тукайның мәгълүм әкиятендәге Кәҗә белән Сарык «бәхет эзләп» чыгып киткәндәге кебек үк тәэссорат туа. Максатына ирешү өчен Г. Афзалга нәкъ шул кирәк тә.
Ак кар ява һәм төн кара...
Бу юл серлелекне, кылынган эшнең кыркымлыгын тагын да арттыра.
Аннан соң килгән строфалар Гайни әбинең портретын, характерын тутыралар. Ул яңадан бер кабат аллага ялвара, калтыранган сөякчел куллары белән печәнне дә үзе йолка. Әйе, үзе йолка! Беренчедән, шунык.
121
өчен дә бит ул «тәвәккәл»; икенчедән, ул «хәләл» малга шулкадәр хирыс ки, шушы хирыслык, комсызлык аның карт беләкләренә көч, куәт бирә.
Моннан соң инде Гайни әбинең фаҗигасы башлана. Каравылчыдан шүрләп аның «тәһарәтсез калуы», Хәбибулланы «эңгер-меңгер... син күр, мин күр» дип, ходай исеме белән үгетләве, ә тегесенең ходайдан да, изге карчыкның «яше төшүдән» дә :курыкмыйча, угрыны «правлениегә җәвитсә» иттерүе — барысы-барысы да укучы күз алдыннан җанлы күренеш булып, сәхнәдә узган кебек уза. һәм финал —
Правлениегә әби барды, Күзләреннән яшь чыгарды. Ул намазчы, изге килеш... Котыртучы шәйтан, имеш.
Шигырь җанлы сөйләм теленнән, халык телендәге образлардан, тапкыр сүзләрдән тукылган. Монда бер генә артык сүз, артык фраза да юк. Шуңа күрә дә аның һәр сүзе, һәр юлы вакыйганы, күренешне тормышчан итеп, күз алдында яшәп, 1 сулап тора торган итеп сурәтләүгә 1 хезмәт итә.
Башта ук әйтелгәнчә, Гамил Афзал иҗатының йомшак ягы лирик һәм «җитди» шигырьләрдә күренә. Безнеңчә, моның сәбәбе, конкретлыкны югалтып җибәреп, абстрактлыкка, гомуми фәлсәфилеккә тайпылуда, ябулмаса тапталган теманы шундый ук кыршылып беткән сурәтләр белән ачарга тырышуда.
Менә, мәсәлән, «Монтерлар» исемле кечкенә шигырь:
Балкып торсын өчен барыр юллар, Кышкы төндә, җәйге кичләрдә, Баганалар тезеп, без — монтерлар, Лампа тактык бакыр җепләргә.
' Килер буыннарга бәхет теләп, Уцыш даулап алу күңелле, Халык барган юлда лампа итеп Яндырырга иде гомерне.
Тәүге строфадагы беренче юлны шагыйрь югары, мәһабәт тавыш бе- ■ лән алды. Сурәтлелек тә бар кебек үзендә. Анда ниндидер тантаналылык сизәсең, аның артыннан киләчәк икенче юл тагын да тыгызрак фикер өстәр, алынган тонны дәвам итәр дип көтәсең. Әмма — мә сиңа(1):
Кышкы төндә, җәйге кичләрдә... —
Шагыйрьнең мәһабәт тавышы ярты юлда өзелде һәм ул лач итеп җиргә килеп төште. Бу строфада укучының игътибары «бакыр җепләр»дән башка бер нәрсәгә дә туктамый. Лампаларның нинди җепкә тагылуы — бакырмы анда, җизме, әллә тимер ге- иәме — биредә бер тиенгә дә кирәк түгел. Менә шуңа күрә дә, «бакыр» сүзенең кирәге булмаганга, бу урында ят һәм чит булганга күрә дә, ул укучының аңына килеп төртелә: «Туктале, янәсе, нишләп нәкъ менә1 бакыр җеп?» һәм фикерне, игътибарны бөтенләй читкә өстери.
Икенче строфада исә сүз ниндидер «Килер буыннарга бәхет теләү, уңыш даулап алуның күңелле» булуы турында бара.
Соңгы ике юлда инде, автор уенча, шигырьнең «тозы» булырга тиеш. Әйе, ярыйсы әйтелгән, ләкин бит' яңа түгел! Гамил Афзалга кадәр халык файдасына гомерләрен метеор итеп тә, башка нәрсә итеп тә яндырырга теләүчеләр, соңгы вакытта хәтта «ясалма йолдыз» итеп яндырырга теләүчеләр дә табылды ич инде!
«Беренче китап», «Уку вакыты», «Шопен теләге» кебек шигырьләрдән исә Гамил Афзал каләменә ят сал-кынлык, таркаулык сизелә. Ә «Язгы җилләр белән бер көнне...», гәрчә Гамил Афзал аны яхшы ният белән язса да, Муса Җәлилнең көчле шигыренә көчсез, үтә зәгыйфь иярү генә булып чыккан.
Кайвакыт шагыйрь, үзенең эзләнү- чән характерына хыянәт итеп, мәгънәне формадан рәнҗеттерә, дөресрәге, рифма өчен мәгънәне корбан итә.
Трибунага кәгазь тоткан
Чыга әби Бибиҗиһан («Тәнкыйть сүзе»)г дигән юлларны укыгач, «әби Биби- җиһан»ны арырак тагын бер очраткач, ихтыярсыз: «Әллә Гамил Афзаллар ягында: «әби Хәкимә», «бабай Афзал» яки «абзый Гамил», «түти Фәрхәнә» дип сөйлиләр микән?» дигән уй килә.
Яки менә гомумән әйбәт әсәр булган «Кунак егете турында баллада»- дан юллар:

Яраланган килеш ул мине, Ике чакырым салып сыртына, Алып килгән санбат йортына.
Авылда яшәүче шагыйрь халыкта «печән» дип чабылган үләнне генә ойтүләрен, ә чабылганчы «үлән» дип атауларын, шулай ук үләнне көз түгел, бәлки җәй уртасында чабуларын, шул сәбәпле «печән (?) җиткән болыннар»ның көзгә кала алмавын белми торгандыр дип һич тә уйламыйбыз. Шуңа күрә «Яз белән көз хакында әкият»тәге:
Өлкән кызы — Көз исемле — акыллы баш... Иңләп йөри печән җиткән болыннарны,— дигән юлларны игътибарсызлык нәтиҗәсе генәдер дип юанабыз.
Тагын бер принципиаль мәсьәлә. Гамил Афзалга илнең бүгенгесе һәм киләчәге булган яшьләр турында күбрәк каләм тибрәтергә киңәш итсәк, шәт ялгыш булмас.
Әгәр дә китапның редакторлары Гамил Афзалның уңышлары белән артык мавыкмаган булсалар, югарыда күрсәтелгән һәм шуңа охшашлы күрсәтелмәгән кимчелекләр, әлбәттә, вакытында бетерелгән булыо иде. Җыентыктагы һәр шигырьдә I диярлек тыныш билгеләренең дөрес ] куелмавына, буталуына очрарга туры килә, аларның күбесе мәгънәгә зарар китерә. Шул сәбәпле нәшрият редакторының тыныш билгеләренә карата бу кадәр талымсызлыгына борчылырга туры килә.
Гадәттә теге яки бу китап турында рецензия язганда, кимчелекләр санап чыгыла да, «бу җитешсезлек- ләр пүчтәк кенә, алар китапнын кыйммәтен югалтмыйлар» дигән- сыманрак нәтиҗә чыгарып куела. Без андый нәтиҗә ясарга уйламыйбыз. Әдәби әсәр никадәр талантлырак, никадәр уңышлырак язылган булса, андагы кимчелекләр шулкадәр ачыграк күренә һәм шулкадәр үкенечлерәк була.
1957 елны Гамил Афзалның балалар өчен язылган беренче кечкенә шигырьләр җыентыгы белән танышкан идек. Инде бу җыентыктан татар поэзиясенә ныклы адымнар белән килеп кергән үзенчәлекле һәм көчле шагыйрьнең иҗади йөзен тулырак һәм ачыграк күрәбез.