Логотип Казан Утлары
Драма

АЛТЫНЧЫ БАШНЯ


(Шик) Пъеса-сатира.
4 пәрдәдә, 6 күренештә- Пьесаның 2 нче һәм 3 нче пәрдәләре., Вакыйга 30 нчы елларда зур индустриаль төзелешләребезнең берсендә бара.
БУ ПӘРДӘЛӘРГӘ КАТНАШУЧЫЛАР:
Тулаев — алдынгы эшче, удар бригада җитәкчесе.
Таибә — янарак кына авылдан килеп эшли башлаган хатын, яңалык яклы. Равил — Тулаевның үлгән хатыныннан калган улы, пионер.
Җәмилә — уку йортын тәмамлап килгән кыз. Тулаевның сеңлесе.
Нурмәт — люмпен, ат караклыгы белән шөгыльләнгән. Хәзер төзелештә кара- эшче.
Элмәкҗан — колхозлашудан качкан урта хәлле крестьян, кара эшче.
Гитар и н Сергей Петров и ч чертежник, кадрлар бүлегендә эшли, бар нәрсәдән дә өркеп йөрүче, искелеккә сөйрәүче.
Миков Шабан Мазарыч — счетовод, Гитаринның дусты һәм фикердәше. Шумский Микл и фон Аварыч — завком председателе, Гитарин белән Миковның фикердәше.
Фрося — эшче кыз, комсомолка.
Фәтхи — эшче егет, комсомолец.
Тальян — эшче егет, комсомолец.
Галия — эшче кыз, комсомолка.
63
Гриша — эшче егет, комсомолец.
Журба — эшче.
Г а л ә у— буяучы.
Маша — буяучы.
Елена Андреевна — төзелеш җитәкчесенең хатыны, конторада эшли.
Даша Измайловка — акчаны күп алу өчен бер учреждениедән икенчесенә' күчеп йөрүче гайбәтче хатын.
Ф е д о т — буяучы.
Сармаков — завхоз.
Геннадий поп — чиркәвен ташлап качкан поп.
Фәтхелгаян — мәчетеннән куылган мулла.
Тарас — аңлы эшче.
Шагай — кара эшче.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Сәхнә икегә бүленгән.
Уң якта Тулаев бүлмәсе. Сулда Таибә бүлмәсе. Тулаев бүлмәсендә Равил укып утыра. Таибә үз бүлмәсендә әйбер ямый. Җырлый.
Таибә»
Кайсы илнең күкрәге киң,
Зәңгәр күге яктырак, Кояшы да нурлар чәчә Артыграк ялтырап?
Кайсы җирнең чәчәкләре,
Ал-гөлләре ямьлерәк,
Чылтырап аккан чишмәләре Шәраплардан тәмлерәк?
Бу ил — шатлык иле, Ирекле хезмәт иле; Бу ил — Совет иле, Бөтен илләр иле.
Кайсы илдә хезмәт — илһам,
Хезмәт — намус нигезе, Сала гигант, төзи колхоз, Хайран кала җир йөзе?
Кайсы ил төзи сыйныфсыз
Җәмгыять, киң көнкүреш, Якты шатлыклы күмәк эш, Ирекле матур тормыш?
Бу ил — шатлык иле, Ирекле хезмәт иле;
Бу ил — Совет иле,
Бөтен илләр иле,
Равил (үз бүлмәсеннән чыкты, Таибәнең ишеген какты). Таибә апа, мөмкинме?
Таибә. Мөмкин, Равил, мөмкин.
Равил (керде). Менә бу газетаны күрдегезме?
Таибә. Бүгенге газетамы?
Равил - Әйе, бүгенге, свежий газета.
Таибә. Бүгенге газеталарны көтепханәдә караштырдым.
Равил. Монысын дамы?
Таибә. Ә, юк, «Пионер газетасы»н карамадым бугай.
Равил. Карамагансыңдыр шул. Мин шулай уйладым да. Ә карарга кирәк иде.
64
Шәриф Камал, Кави Нәҗми һәм Фәйзулла Туишев. (1940 ел.}
Таибә. Кирәк иде дә бит, вакыт җитми.
Рави л. Кирәк дип әйтсәң, вакытны җиткереп була. Сылтау гына ул. Аңар әллә ни күп вакыт китми.
Таибә. Яңа әйбер бармы әллә?
Равил. Иске әйберләр язгач, ул газета буламыни?
Таибә. Газета булгач та, ул гел яңаны гына кайдан җиткереп торсын?
Р а в ил. «Пионер газетасызмы? Юк инде, ул җиткерә, тутакаем! Шуңа күрә дә аңа «Пионер» диләр! Рәсемнәрен дә карамадыгызмы?
Таибә Юк, бугай.
Равил. Күренеп тора, мин шулай уйладым да.
Таибә. Рәсемнәре әйбәтме соң?
Равил. Кемгә ничек!
Таибә. Шулай да.
Равил. Безнең сыйнфый дошман өчен шәп түгел, күзенә — чәнечке, йөрәгенә — ук булып кадалырлык рәсемнәре. Ә безгә аның артыгы кирәкми дә!
Таибә. Артыгы кирәкми дип тынычланырга ярамый. Тагын да зә- һәррәк кирәк, дөрес бит. Я әле, карыйк.
Равил. Сезнең вакытыгыз юк ич. Эшегезне бүлмәгез. Мин чыгып торыйм.
Таибә. Тукта әле. Кирәк булгач, вакытны җиткереп була дисең ич« Равил. Юк инде, мин чыгыйм, эшегез бүленмәсен, Таибә. Я инде, ялындырма.
Равил. Шулаймы? Ярар алайса. Пионер оешмасына тел тидермәс өчен генә сүзегезне тыңлыйм. Юкса, пионер ялындыра дип, бөтен оешма өстенә күләгә төшермәкче буласыз бугай.
Таибә (караштыра). Эһемм... монысы кыяфәте белән сиңа бик охшаган.

5.С. Ә-. № 2
Равил. Әйе, Марат Энгельсов, безнең белән бер отрядта. Мәшһүр хәбәрче.
Таибә. Ә син хәбәрче түгелме?
Равил. Мин дә хәбәрче хәбәрчесен...
Таибә. Ләкин ул хәтле мәшһүр түгел, әйе бит?
Равил. Әйе, минем шигырьләр басылганы юк шул. Аның инде ике шигыре басылды. Ләкин мескеннең әткәсе прогулчы. Шунысы бик кызганыч.
Таибә. Фамилиясе Энгельсов, ә әткәсе — прогулчы!
Равил. Менә шул, әткәсе прогулчы булганга күрә дә ул исем-фа- милиясен алмаштырды. Элмәкҗан агай ич аның атасы. Ә элекке исем- фамилиясе Элмәкҗанов Морат.
Таибә. Шулай икән. Рәсемнәре дә әйбәт кенә эшләнгән. Әйбәт, әйбәт. (Тегәргә кереште.)
Равил. Менә икенче ягы тагын да әйбәтрәк минемчә.
Таибә. Әттәт тә тә тә! Аңлашылды! Ха, ха, ха!
Равил- Нәрсә? Нигә көләсез? в
Таибә. Аңлашылды инде! Нәрсәгә азапланганыңны аңламый торадыр идем. Инде аңлашылды.
Равил. Сез ялгышасыз! Мин әткәйнең рәсемен күрсәтергә азапланганмын, имеш! Юк, мин әткәй белән мактанырга кермәдем. Ул сәяси хата булыр иде. Чөнки мин һичбер вакыт аның шәплеге белән генә тынычланырга тиеш түгел. Бөтен пионер оешмасына кара тап булыр иде бу.
Таибә. Бөтенесенә үк булмаса да, Равилнең үзенә килешеп бетмәс иде.
Равил. Анысын мин бик яхшы беләм. Әткәй дөнья күләмендә рекорд биргән икән, берничә елдан мин аның үзенә рекорд бирергә тиеш! Шулай да турысын әйтергә кирәк: аның ише кешенең малае булу әмма күңелле дә соң, Таибә апа!
Таибә. Әйтерең бармы! Аның ише кешенең күршесе булу да шактый күңелле.
Равил. Мин шулай уйлаган да идем. Ялгышмаганмын икән.
Таибә. Әйе, ялгышмагансың. Пионер ялгышамы соң!
Ра в и л- Гарантия бирер хәл юк. Пионер түгел, комсомол, хәтта коммунист абыйлар да кайчагында ялгышалар. Ләкин ялгышны признать итәргә һәм төзәтә белергә кирәк.
Таибә. Ә синең ялгышканың бармы?
Равил. Быел ялгышканым юк. Былтыр бервакытны бик зур сәяси хата эшләгән идем.
Таибә. Төзәттеңме соң?
Равил. Төзәттем төзәтүен дә, ләкин төзәлүе әллә ничек кенә... җайсызрак булды.
Таибә. Хатаң зур булгач, төзәтүе җайсыз була шул.
Равил. Бер караганда, зур да түгел иде төсле. Әнә әлеге теге моның хәтле генә рогатка ташлары була бит. Мин, шул рогатка белән уйнап йөргәндә, хаталык белән бер агайның җилкәсенә тидергәнмен. Шуннан дерт итеп эләктереп алды бу агай мине. Мин тиз генә, хатамны признать итеп, төзәтергә керешкән идем, ә бу кеше беспартийный булган булырга кирәк, аны-моны уйламастан, чалт иттереп яңагыма берне кундырды. И сөйләшмичә үк китеп тә барды-
Таибә. Сәяси түгел түгелен, шулай да зур гына хата эшләп ташлагансың. Ярый әле, теге кеше берне генә кундырган, икенчене дә кундырып ташламаган.
Равил. Кандидат партия булды микәнни?
Таибә. Не выдержанныерак коммунист булырга да мөмкин.

66
Равил. Әйе шул. Өстәвенә яхшы тәрбия формалары белән таныш булмаган коммунист та булса, рәхәтләнеп кундырыр хәтта.
Таибә. Шуннан соң кешеләр җилкәсенә рогатка ташы тидереп уйнауны ташлагансыңдыр бит?
Рави л. Былтырдан бирле кулыма да тотканым юк.
Т а и б ә. Димәк, алаймы-болаймы, хата төзәтелгән.
Рави л. Ләкин яңак бик сызлады шул.
Таибә. Анысы инде теге кешенең тәрбия формасы начарлыктан.
Равил. Мин шулай уйлаган да идем- Ялгышмаганмын икән. Ярый, апа, эшегезне бүлдердем. Гаеп итмәгез.
Г а и б ә. Зарар юк, эч пошканнан кергәли тор, тартынма.
Равил. Кайда ул эч пошу? Муеннан эшкә күмелгәч эч пошамыни? Түгәрәкләр бик күп бит бездә: политехнизм, политзанятия, физкультура, i санитария, шашка-шахмат, музыка, драма, трагедия, комедия...
Таибә. Әйе! Бетәсе түгел икән.
Равил. Опера һәм оперетта түгәрәкләре дә төземәкче булган идек, ләкин вожатыйның нагрузкасы бик зур. Отказаться итте. Ә руководи- тельсез алып баруы, үзегез беләсез, авыр мәсьәлә.
Таибә. Шулай. Кайберсе калып торганда да ярый, минемчә. Бигрәк тә вожатыегыз отказаться иткәч...
Равил. Нагрузкасы зур шул, аны да гаепләп булмый. Әй, оныта язганмын икән: миңа азрак кара җеп биреп торыгыз әле, Таибә апа.
Таибә. Ямыйсы әйберең бармы әллә? Китер, үзем генә ямап бирим.
Рави л. Ямыйсы әйбер бар да бар. Ләкин аңа кул тими әле. Иртәгә үзебезнең клубта спектакль куябыз. Бөтен нәрсә әзерләнеп җиткән, ә кара җеп алырга онытканмын. Бик интересный спектакль. Карарга барыгыз, яме?
Таибә. Нинди пьеса куясыз? Балалар пьесасыдыр ич?
Равил. Балаларга да, зурларга да ятыш пьеса ул. Без аны эшчеләр клубында куярга уйлыйбыз. Пьесаның исеме: «Әй, сез, өй хәшәрәтләре, һаман бетмисезмени әле?».
Таибә. Исеме шактый озын икән.
Равил- Ул тагы да озынрак иде. Рационализация түгәрәге аны утыз процентка кыскартты. Ул элек болай иде: «Әй, сез, өй хәшәрәтләре, һаман бетмисезмени әле? Сезгә бетәргә вакыт инде!». Ләкин, аның исеме озын булса да, үзе кыска ул. Санитария түгәрәге аны ашыгыч арада гына язды.
Таибә. Шулай булса да, пьеса әйбәтмени? (Катушкалыэ^еп бирде).
Равил. Пьеса на ять! Барырга онытмагыз, ярыймы?
Т аибә. Вакыт таба алсам, барырмын. Ямыйсы әйберләрегезне монда кертеп бирерсең, яме?
Равил. Ярар. Бераз репетиция ясап алам әле.
Равил чыкты. Таибәнең бүлмәсе әйләнеп артка китте.
Равил (үз бүлмәсендә). Кара җеп булды, инде эшкә тотынырга кирәк. (Шкаф ящигын ачты. Чәйнек зурлыгында катыргыдан эшләнгән хәшәрәт фигуралары чыгарды). Менә бу — чебен, бу — үрмәкүч, бу — кырыгаяк, монысы — таракан...
Н у р м ә т белән Э л м ә кҗа н кызмача хәлдә керделәр.
Әйе, кырыгаяк һәм кара таракан...
Н у р м әт. Кем? Безме кара таракан?
Равил. Менә ич, реквизит.
Элмәкҗан. Ә, ликвидированныйдыр, малай. Безгә ул нека- саемый, Нурмөхәммәт.
Нурмәт. Ярар, шулай булсын. Ә Тулаев кайда?
Равил. Управлениедә яисә клубта булыр.
5* 67
Нурмәт. Ә минем хатын кайда?
Равил. Менә сорау! Шаккатарсың! Ә минем капитал кайда? Сез белмисезме?
Нурмәт. Әйтәсең килмимени, чучка малай?
Равил. Мин чучка малай түгел. Мин — пионер! Сыйнфый дошман гына безне алай дип атарга мөмкин!
Нурмәт. Молодец! Нык әйттең! Ә ник сораганга җавап бирмисең? Эл мәк җан. Ипләп сөйләш, акыллым Равил, ипләп.
Равил. Хатыныгыз бар икән, аның кайдалыгын сез үзегез миннән яхшырак белергә тиеш ләбаса!
Нурмәт- Белмим шул, нишләтерсең?
Эл мә к җан. Белми ул, акыллым, белми. Яңа килгән ул. Таибәне сорый.
Равил. Таибә апаны сораса, ул үзенең бүлмәсендә, әнә күршедә генә ич.
Нурмәт. Барина! Үзенең бүлмәсендә...
Элмәкҗан. Нишлибез, дускай, керәбезме? Минемчә, керергә кирәк.
Нурмәт. Икәүме?
Элмәкҗан. Малайны да алып керик микәнни?
Нурмәт. Ни эшкә ул?
Элмәкҗан. Белмим шул. Булмаса, үзебез генә керик.
Нурмәт. Синең беләнме?
Элмәкҗан. Малай кирәкми, дисең бит.
, Нурмәт. Сине әйтәм әле, кирәк булырсыңмы икән?
Элмәкҗан. Белмим шул. Булмаса тагын берәрне эчеп килик. Әй, бик чая хатын ул. Ә син уйна, акыллым, уйна, без сиңа тимибез.
Равил. Тияргә кирәк иде! Шул гына җитмәгән тагы. Ә мин уйнамыйм, эш эшлим.
Элмәкҗан. Эшлә, эшлә, алайса, өндәмим.
Нурмәт. Малай ядрён! Үскәч атасы төсле, монысы да кеше хатыннарын чәлдерергә мастер булыр.
Равил. Әткәйне кимсетергә сезнең хакыгыз юк! Мактаулы бригадир! Дөнья күләмендә рекорд биргән кеше ул. Ә сез кем?
Нур м ә т. Мин кем?
Элмәкҗан. Тынычлан, Нурмөхәммәт! Кызулама, Тулаевның үзе белән сөйләшерсең, тынычлан. Әйдә, булмаса, тагын берәрне эчик...
Нурмәт. Кара син, яшь әтәчне! Колакларын бордырасы киләдер ахрысы!
Рави л. Сәяси хата булыр ул.
Нурмәт. Нәрсә?
Равил. Барыбер аны признать итми һәм төзәтми хәлең булмас.
Нурмәт. Нәрсәне, колагыңнымы?
Равил. Ух, ә ул җиңел әйбер түгел. Яңак сызлавы да бик мөмкин.
Элмәкҗан. Алла сакласын! Әйдә, дускай, тегендә барыйк әле. Чак кына тагын нитәрбез.
Чыктылар.
Равил. Мин дә инде исерекләр белән сүз көрәштереп торам! Түзмисең шул. Мәҗбүр итәләр, ләгънәтләр! Ни хәтле вакыт әрәм китте! Я әле, таракан җиңги, син мич буйлап үрмәләргә яратасың бугай. (Мич. буена oifen белән асып куйды.) Син, кырыгаяк, хәзер өстәл астында яшеренеп тор. Син, чебен, син теләсә кай җиргә очып китә аласың, сине хәзергә үз ихтыярыңа куям- Ә син, үрмәкүч әфәнде, һава гимнастикасына шәп бугай. Я әле синең һөнәрне карыйк. (Җеп белән люстрага асып куйды. Җепнең очын ширма артына тартып үрмәкүчне югары күтәрде.)
68
Г и т а р и н белән Миков керделәр. Култык асларында папкалар.
Г и т а р и н. Берәү дә юк ахрысы.
М и к о в. һаман кайтмаган күрәсең.
Ги та р и н. Кабер тынлыгы...
М и к о в. Дәһшәт!
Үрмәкүч акрынлап түбәнәя башлады.
Гитарин. Чү, нәрсәдер кыштырдый бугай.
М и к о в. Нәрсә?
Гнтарин. Тукта, тыңлагыз, зинһар!
М и к о в. Юк бугай!
Г и т а р и н- Тыңлагыз, дим, ходай өчен!
М и к о в. Чынлап та... Нәрсә икән?
Гитарин. Тукта, харап итәсез!
Миков (үрмәкүчне күрде). Ах, дәһшәт!
Папкасы белән үрмәкүчне сугарга селтәнде. Үрмәкүч кинәт югарыга күтәрелде. Папка Гнтаринның башына эләкте. Үрмәкүч тагын төште. Гитарин аңар селтәнде.
Аның папкасы Мнковның башына эләкте.
Гитарин (папкасын ташлады, урындык күтәрде). Кая, озынрак күсәк юкмы? Зинһар, китерегез!
Миков. Кая пычак? Кая балта! Колун юкмы, колун?
Равил (ширма артыннан чыкты). Нәрсә инде балалар төсле шаярасыз, Сергей Петрович?
Гитарин. Шаярасыз?
Равил. Минем эшкә мешать итәсез ич!
Миков. Нишләп син качып торасың?
Гитарин. Әнә югарыда нинди әкәмәт үрмәкүч, күрәсеңме?!
Равил. Нишләп үрмәкүч булсын? Картон ич_
Гитарин. Картон?!
Равил. Әйе.
Гитарин. Тегеләй-болай тартып син мәтәштердеңмени аны?
Равил. Билгеле, ул үзе хәрәкәтләнә алмый.
М и к о в. Их, маңка малай! Безнең котны ала яздың ич!
Гитарин. Их, йөрәгем шартлый язды. Сыгылма сыйрак! Шушының ише котсыз әйбер белән шаяралармыни?!
Равил. Шаяру түгел ул, иртәгәге спектакльгә репетиция ләбаса. 'Әнә тегендә шундый ук зур таракан бар, курыкмагыз, әйтеп куйыйм, анысы да картон.
Гитарин. Картон диген, ә? Ялгышлык белән сезнең башыгызга суктым бугай, Шабан Мазарыч, гафу итә күрегез, зинһар.
М и ко в. Мин дә шулай иттем бугай, сез дә, зинһар, кичерегез, Сергей Петрович.
Гитарин. Ярый әле, тараканын күрмәгәнбез, Шабан Мазарыч, сугышып эштән чыгарга мөмкин иде ләбаса! Хи, хи, хи!..
Миков. Хи, хи, хи! Чи канга батканчы сугышып китүебез бик мөмкин иде, Сергей Петрович.
Көләләр.
Равил. Менә әкәмәт! Кеше эш эшли, ә аларның исләре дә китми, чебен куып йөриләр. (Чыкты.)
Тулаев керде.
Гитарин. Менә үзе дә кайтты. Без, иптәш Тулаев, сезнең белән сөйләшергә килдек.
Миков, һәм ныклап сөйләшергә.
Тулаев. Ярар, нәрсә турында? Рәхим итегез.
Гитарин. Эш менә нәрсәдә... Шабан Мазарыч, сез сөйләмисезме?
69
Миков, Юк, үзегез сөйләгез, Сергей Петрович. Мин үземнең фикерләремне соңынтын әйтермен.
Гит ар ин. Ярар. Сезгә, иң элек, бер вопрос, иптәш Тулаев. Алма- зовнын планы турында берәр нәрсә беләсезме?
Тулаев. Беләм.
Миков. Я, ничек табасыз?
Гитар и н. Сабыр итегез, Шабан Мазарыч, гафуыгызны үтенәм.
Тулаев. План искиткеч. Ул бөек төзелешне төп сызыклары белән генә түгел, бөтен детальләре белән чагылдырган һәм үтәү срокларын күрсәткән.
Г и т а р и н. Димәк, план яраксыз, дисез?
Тулаев. Юк, алай дип әйткәнем юк!
Гитар и н. Шулай әйтергә тиешлекне хис итәсездер дип уйлыйм.
Тулаев. Юк, андый нәрсә һич тә сизелми.
Г и т а р и н. Ничек ул алай?
Тулаев. Шулай.
Г и т а р и н. Рөхсәт итегез алайса, үзем берничә сүз әйтим.
Миков. Ныклабрак әйтегез, Сергей Петрович.
Гитар и н. План яраксыз гына түгел, куркынычлы. Ачыктан-ачык һәлакәткә алып бара!
Миков, һәммәбезне кабергә илтә!
Гитарин. Чак кына сабыр, Шабан Мазарыч, үлем түшәгенә, аннан кабергә!
Миков. Аннан тартарарага...
Гитарин. Фу, сез! Үз фикерегезне соңынтын әйтмәкче идегез ләбаса!
Миков. Түзә алмыйм, Сергей Петрович.
Гитарин. Их! Мине дә калтырата башлады. Ботлар аркылы үтеп китә. Йөз җитмеш миллион тәрәзә! Тыным кысыла, буылам!
Тулаев. Су эчегез тизрәк, су! (Су салып бирде.) я Сез дә, Шабан Мазарыч.
Гитарин. Рәхмәт, каһәр суксын! Бюро киңәшмәсендә кабул ителде. Ләкин юк, юк! Общий собрание кабул итмәскә тиеш! Менә сез — актив!./
Миков. Бөтен көчебез белән каршы торырга кирәк.
Гитарин. Юкса бөтенебез харап булабыз!
Миков. Материал юк, квалификацияле көч юк, белем юк...
Гитарин. Бер әйбер юк!
Тулаев. Юкны кирәк таптыра, диләр. Ә без — көч түгелмени?
Гитарин. Ә срок? Куелган срок?
Тулаев. Җитәрлек, минемчә.
Гитарин. Җитәрлек?!
Миков. Срок җитәрлекме?
Тулаев. Әйе, ләкин бик нык кызуларга кирәк- План шуңар нигезләнгән.
Гитарин. Кызуларга? Ә диалектика законына сыямы соң ул?
Миков. Менә каптырды!
Тулаев. Сыйдырырбыз! Чак кына артып кала икән, анысы да безнең файдага булыр дип уйлыйм.
Гитарин. Шаярасызмы әллә сез? Кызуларга, имеш? Ә кызулау аркасында стеналар ишелеп төшсә...
Миков. Балкалар сынса, түшәмнәр, мичләр җимерелсә, балконнар, ишекләр, тәрәзәләр ватылса, түбә тирмәләре каерылса, баганалар ауса, кешеләр һәлак булса...
Гитарин. Их! Җитәр! Күз алларым караңгылана.
Тулаев. Тагын су эчегез... (Су салып бирде.)
Миков. Зинһар, миңа да...
70
Гитарин. Артык кызулау аркасында әнә шушы хәлләрнең барсы да булуы мөмкин, иптәш Тулаев. Шуларның барын да күз алга китерәсезме. юкмы?
Тулаев. Барысын да китерә алмыйм, Сергей Петрович. Әмма кайберсен китерә алам. Мәсәлән, әнә шушы мич авып, сез икәвегез дә анык астында калсагыз-..
Г и т а р и н. Их! Уй! (Торды,.)
Тулаев. Утырыгыз, нишләп тордыгыз?
Гитар и н. Тегендәрәк күчик.
Т у л а е в. Әйе, әйе, менә шушы мич авып, сезнең икәвегез дә анык астында калсагыз...
Гитарин. Уй, харап булдык!
М и к о в. Каравыл! Коткарыгыз!
Г ит а р и н. Су, су, тизрәк су! (Эчте.) Тагы берне!
Тул а ев. Җитеп торыр, юкса Шабан Мазарычка калмый.
Миков (эчте). Чиләк белән су әзерлисегез калган.
Г и т а р и н. Кисмәк белән кирәк иде, кисмәк.
Тулаев. Тынычланыгыз, берни булмас.
Гитарин. Дөресме? Я әле, Шабан Мазарыч, барып, селкетеп карагыз-
Миков. Икәү карыйк булмаса.
Гит а р и н. Әйдә алай булса, тәвәккәллә!
Курка-курка алга атладылар. Шумский керде.
Ш у м с к и й. Нәрсә бар, ни булды?
Гитарин. Мич ава, Миклифон Аварыч.
Шумский. Ава?
Миков. Әйе, аумакчы була.
Ш у м с к и й. Бетте баш! Ә соң нәрсә карап торасыз? (Аптырап чыгып китте.)
Т улаев. Бер дә юкка кешенең котын алдыгыз. Мин, тегеләй, күз алга китерү мәгънәсендә генә әйттем. Ә сез шуңар реаль куркыныч төсле итеп карыйсыз.
Гитарин. Белер хәл юк шул. Әйберне бер дә юкка гына күз алга китерми кеше.
Миков. Чынлап ук булып куя ул күп вакытта.
Г ита р и н. Бигрәк тә менә, кызу темп белән, ашыгыч эшләнгән хәзерге стройкалар теләгән вакытта рәхәтләнеп авып китүләре мөмкин.
Миков, һич гарантия юк, Сергей Петрович.
Г итарин. Ниткән гарантия, Шабан Мазарыч!
Шумский иңбашына күтәреп зур гына бүрәнә башы алып керде.
Ш у м с к и й. Кая, аудымы әле?
Г и т а р и н. Юк әле, юк!
Тулаев. Ул агач нәрсәгә тагы?
Ш у м с к и й. Нәрсәгә, ди? Мич терәргә!
Гитарин. Менә ичмасам акыл! Китер, китер!
Миков. Менә бу ярый! Әллә кайчан кирәк иде.
Гитарин. Китер, әйдә, әйбәтләп терәтеп куйыйк. Аннан соң сөйләшербез.
Миков. Күңел тыныч булыр ичмасам.
Терәтеп маташалар.
Гитарин. Агачы черек түгелме? Түзәрлекме?
Ш у м с к и й. Юк, юк, черек түгел. Чуен төсле авыр.
Миков. Карагыз аны. Бурсыган-фәлән булмасын.
Шумский. Юк, юк, тыныч булыгыз!
Г итарин. Ярар. Булды бу.
71
Утырдылар.
Шумский. Мин Журба белән сөйләштем, Сергей Петрович.
Г и т а р и н. Я, я, нәрсә ди?
Шумский. Безгә андый зур планнар—кул түгел, ди.
Г и т а р и н. Менә, акыллы кешенең сүзе дә, ичмасам, колакка ятышлы ишетелә-
Миков. Молодец Журба!
Шумский. Алмазовның планы, ди, Журба әйтә, пычагыма да кирәк түгел, ди.
Г и т а р и н. Моннан да акыллы сүзләр булырга мөмкин дә түгел!
Миков. Сүз түгел бу, Сергей Петрович, алтын бу, алтын!
Тулаев. Ә Тарас нәрсә, ди?
Шумский. Мин Тарасны очрата алмадым. Чак кына тыңлагыз әле. Г и т а р и н. Я, я, сөйләгез, Миклифон Аварыч, сөйләгез.
Шумский. Аннан соң Журба болай ди: без, ди, бөтен артелебез белән, Сергей Петрович ягында. Ул кул күтәрә икән, без дә кул күтәрәбез. Ул төшерә икән, без дә төшерәбез, ди.
Тулаев. Ә Сергей Петрович аякларын күтәрсә?
Миков. Нәрсә бу, шаярумы?
Г и т а р и н. Гафу итегез, иптәш Тулаев! Бөтенебезнең һәм дә революциянең язмышы турында, әйе, әйе, революциянең язмышы турында сүз барган чагында...
Тальян, Таибә, Фрося, Г а л и я, Фәтхи, Гриша һәм башка яшьләр төркеме килделәр. Кергән чагында Тальянның аягы агачка эләгеп, агач авып китте. Г и т а р и н куркып урындыгы белән тәгәрәде. Миков, сикереп торып китим дигәндә, аңар эләгеп егылды. Шумский, йөгереп качарга маташканда, яшьләр тарафыннан туктатылды.
Тальян. Нәрсәгә ул агач белән юлны киртәләдегез?
Тулаев. Киптерергә дип сөяп куйган идеклә! Сугылмадыгызмы, Сергей Петрович?
Г и т а р и н. Мич нишләде, мич?
Тулаев. Шул көе тора.
Г и т а р и н. Аумадымыни?
Тулаев. Юк, юк, уйламый да.
Тальян. Исерекләр дисәң, өстәлдә эчемлекләре дә күренми...
Т а и б ә. Нәрсә булды соң сезгә?
Тулаев. Чынлап та нәрсә булды икән соң? Шабан Мазарыч, сезнең төсегез киткән.
Миков. Мич ауды дип торам бит, чорт возьми.
Гитар и н. Мич басты инде, дип тыным кысыла язды, каһәр суккыры!
Тулаев. Ай-яй! Шәп йөгерәсең, Миклифон Аварыч!
Шумский. Чорт, бик искәртмәстән булды.
Тулаев. Шулай, Тальян туганкай, кешеләр бөек төзелеш планы турында фикер алышкан чагында, син бүрәнә башын «хоп!» идәнгә! И фикерләр кайсы кайда!
Тальян. Бөек төзелешләр планы турында киңәшкән чагында бүрәнә башы белән юлны киртәләп куялармыни?
Тулаев. Ә ул нәрсә фикер туплауга һич тә файда итми.
1 и т а р и н. Эһемм... шулайрак бугай... Карагыз әле сез дә, яшьләр! Ул саташкан план турында берәр нәрсә беләсезме соң?
Тулаев. Беләбез. Бик шәп таныштык. Искиткеч план!
Фәтхи. Планнар планы! Поэма!
Гриша. Тальян аңар багышлап җыр да чыгарды инде.
Галия. «Бөек-төзелеш җыры».
Фрося. Ух! Матур да соң! Менә шуны, иптәш Тулаев, сезгә җырлап күрсәтергә дип килгән идек. " 1
Тулаев. Җырлап җибәрәсеңме әллә, Фрося?
72
Таибә. Без аны хор белән җырлап күрсәтергә уйлыйбыз.
Тулаев. Сез дә тыңларсыз, Сергей Петрович.
Г и т а р и н. Кирәкмәс, минемчә.
Миков. Аның йөрәге сикерә. Шау-шу аның йөрәгенә ярамый.
Тулаев. Ә сезнеңчә, Шабан Мазарыч?
Миков. Кирәкмәс, бала-чага эше.
Шумский. Булмаса без кайтып торыйк, Сергей Петрович. Тарас белән дә сөйләшәсе бар, Шабан Мазарыч. Ничек уйлыйсыз?
М и к о в. Шулай, шулай, дөрес.
Гита р и и. Ярар, алайса, киттек.
Тулаев. Карагыз әле, Миклифон Аварыч, сез беләсезме икән: Та
Шумский. Шулаймыни? Шабан Мазарыч, ишетәсезме, Ул чагында бүрәнәне калдырмыйк.
М и к о в. Әйе, әйе.
әле искә төшердегез, иптәш Тулаев.
Тулаев. Аның ише генә рәхмәтнең кирәге дә юк. Башлагыз, әйдә!
Бүрәнәне алып чыктылар.
Тальян. Кая, гармоньны бирегез әле! (Җырлый башлый.) Таулар-ташлар кисеп, далаларны.
Киң чүлләрне бакча итәбез;
Чиксез биек матур бина салып, Җир йөзенә ямьнәр кертәбез.
Хор. Омтылабыз алга, Туктаталмый карга. Без — җитез карчыга, Әйдәгез югарыга!
Тальян. Ташкын дәрьялардан зур көч алып, Табигатьне эшкә җигәбез; һичбер киртә, һичбер авырлыклар Безне туктаталмый, җиңәбез!
Хор. Омтылабыз алга...
Тальян. Безнең төзелеш бөек, һич тиңдәшсез,
Безнең симфониябез, гимныбыз.
Хор. Омтылабыз алга...
Туктаталмый карга, Без — җитез карчыга, Әйдәгез югарыга!
Тулаев. Без — җитез карчыга, дисең, ә? Шәп әйткәнсең, Тальян Ала каргаларның канатларын сындырырлык көч бар, димәк?
Тавышлар. Бар, иптәш Тулаев, бар!
Гриша. Дөньяның астын өскә китерерлек көч бар бездә!
Фәтхи. 18 нче йөз философлары дөньяны аңлатып маташканнар.
без аны, Маркс әйткәнчә, үзгәртергә тиеш. Шулай бит, иптәшләр?
расның квартир стенасы ул хәтле нык түгел бугай. Хәтта бер кырый дан азрак чатнаган түгелме икән?
нәрсә
ди?
Рәхмәт
Гитар и н. Алырга кирәк, алырга! һич ярамый алмыйча.
Безнең темпны тарих күрмәгән; Якты, ирекле тормыш кору өчен Бу төзелешне акыл күзләгән.
Хор. Омтылабыз алга...
Т а лья н. Без төзибез матур, биек бина, Бу төзелешкә гимн җырлыйбыз. Шатлык белән күкрәк киереп эшләү —
Фрося. Ай-яй, политграмотага шәп икәнсең үзең дә, Фәтхи. Тик көймәнең төбен ялгыш тишеп куйма тагын,
Гриша. Тишелмәс, Фрося. Ул Гитарин көймәсе түгел ич.
73
Г алия. Ыәрсә, Гриша, Гитаринның көймәсе тишелгәнме әллә?
Гриша. Әйе, Галия. Бервакыт Сергей Петровичның көймәсе тишелеп, су керә башлаган. Шуннан соң ул бөтенләй көймәгә утырмас булган. Хәтта, пароходка утырган чагында да, пароходның төбе тишелерлек түгелме дип сорашканнан соң гына билет ала икән. Анда да бөтен кешедән соң кереп, бөтен кешедән алда чыгарга тырыша икән.
Галия. Кара син аны! Үз шкурасы үзенә ни хәтле кадерле.
Гриша. Үз шкурасы үзенә кадерле булмагач, оппортунист була- мени ул?
Тальян. Анекдот беттеме?
Гриша. Тагын бар әле, иптәш командир.
Тальян. Отставить!
Гриша. Тыңлыйм, иптәш командир.
Тальян. Равнясь! Смирно! Колонна, по-двое, левое плечо вперед? Шагом марш! Раз, два, три, четыре! Левой! Левой!
Таибә белән Тулаевтан башкалар чыктылар.
Тулаев. Шулай итеп, Таибә, югары, һаман югары үрмәлибез.
Таибә. Әйе, иптәш Тулаев!
Тулаев. Тагын да ныграк кызуларга кирәк бит! Бөек план шуны сорый.
Таибә. Кызуларбыз!
Тулаев. Хәзерге кызулык кына җитми.
Таибә. Тагын да кызуларбыз!
Тулаев, Бик биек бит, күрәсеңме? (Тәрәзә пәрдәсен кырыйга тартты.)
Таибә. Әйе, биек.
Тулаев. Курыкмыйсыңмы?
Таибә. Юк. Син дә шунда ич.
Тулаев. Әйе, мин шунда.
Пауза.
Без бит аны тагын әллә ничә кабат биегәйтергә тиеш.
Таибә. Биегәйтербез!
Тулаев. Куркасыңмы?
Таибә. Курыкмам.
Тулаев. Буыннарың калтырамасмы?
Таибә. Корыч пружина төсле нык торырлар.
Тулаев. Башың әйләнмәсме?
Таибә. Биек җирдә минем баш әйләнми. Түбәндә, менә, кайчагында әйләнә.
Тулаев. Әйләнә?
Таибә. Ләкин ул хәтле зарарлы булмый. Чак кына сөрем тигән төсле.
Тулаев. Егылырлык түгелме?
Таибә. Юк, нишләп егылырлык булсын, бик иркенләп йөрим,
Тулаев. Иркенләп йөргәч, куркыныч түгел.
Таибә. Анысы юк, тик менә күңел әллә нишләп китте. Чак кына исерек кеше төсле буласың. Елыйсы, көләсе, сөйләшәсе килә, йөрәк үзенең урынында түгел төсле.
Тулаев. Урынында түгел төсле? Ә чынлап үзенең урынындадыр ич?
Таибә. Шунда булмыйча, кирпеч ватыгы түгел лә! Җиргә тәгәрәп китсенме әллә?
Тулаев. Анысы, Гитарин әйтмешли, зур юаныч.
Таибә. Әйтерең бармы?
Тулаев. Еш буламы соң ул хәл синдә?
Таибә. Эштән туктаган арада һәр көн диярлек.
74
Т улаев. Ә эшләгән чагында?
Т а н б ә- Булмый.
Тулаев. Освобождение листогы кирәк түгел алайса?
Таибә. Анысы инде врачына карап. Ләкин сездән листок сораган кеше юк бит!
Т у л а е в. Син нервничать итәсең...
Таибә. Итәм шул. Сез үчеклисез. (Күзләренә яшьләр тулды.) Тулаев. Нәрсә? Елыйсыңмы әллә?
Таибә. Елыйм, үчекләдегез.
Г улаев. Менә сиңа комсомолка! Нык ударница, җитез карчыга! (Пауза.) Ничек әле, яңа гына җырладыгыз ич. «Омтылабыз алга, тук- таталмый карга, без—җитез карчыга! Әйдәгез югарыга!» Ә шулай да канатларың төшә. (Башыннан сыйпады.) Ничек инде, акыллым, бу канатлар белән очарсың, ә?
Таибә. Ха-ха-ха! Мин юри генә ич! Сез нәрсә кыланасыз икән, дип сынар өчен. Хи-хи-хи!
Тулаев. Юкка гына башыңнан сыйпаганмын алайса.
Таибә. Хур булдыгыз бит, хи-хи-хи! Ниндидер әүлияны шайтан шулай алдаган ди ич.
Тулаев. Ул икенче төрлерәк алдаган бугай...
Таибә (уйланды). Мин шайтан түгел лә.
1 улаев. Мин дә әүлия түгел ич.
Таибә. Чагыштыру дөрес түгел, дисезме?
Тулаев. Уңышсыз. Ә ник күзләрең яшьле?
Г а и б ә. Көлгәнгә ул.
I улаев. Әйе, кызык шул.
Равил керде.
Рави л. Сез әле аны кызык дисез, әткәй. Менә монда, сез юк чагында, кызык булды. Кызык дисәң дә, ичмасам, кызык инде. Көлә-көлә эчем катып тәгәри яздым. Сез тегеләй кызык дисез, ә үзегез көлмичә утырасыз. Таибә апа, еладыңмы әллә? Күзләрең кызарган ич.
Таибә. Юк ла, каян уйлап чыгардың? Бик нык көлдем, шуңар күрә ул...
Равил. Ә ул ярый. Елый күрмә, юкса елак кешене без пионердан чыгарабыз, ә комсомол бигрәк тә.
Тулаев. Я әле, нинди кызык булды? Сөйлә, улым.
Рави л. Әмма кызык булды да соң, әткәй. Башта болай булды: ике исерек килеп керделәр. Элмәкҗан агай белән әлеге теге үзебезнең авылның ат карагы...
Тулаев. Нурмәтме?
Равил. Әйе, Нурмәт, Нурмәт!
Таибә. Ул нишләп йөри монда?
Равил. Башта әткәйне сорады, аннан сезнең кайдалыгыгызны сорады. Минем хатын кайда, дигән була.
Таибә. Нахал!
Равил. Анысында сүз булырга да мөмкин түгел. Уйлап карагыз! Миңа нәрсә ди: чучка малай, дигән була. Шуның өстәвенә, колакны борырга маташкан була. Ну, анысы кызык түгел.
Тулаев. Билгеле, өстәвенә бит әле ул...
Равил. Әйе, өстәвенә. Тегесен исәпкә алмыйча. Шуннан, исерекләрне озатып, эшкә генә тотынган идем... эш болай булды: мин әиә теге үрмәкүч белән үземнең рольгә репетиция ясаган чагында, Шабан Ма- зарыч белән Сергей Петрович килеп керделәр. Тегеләр, үрмәкүчне күрү белән, әллә юри шаярып, әллә юләрләнеп, папкалары белән алмаш-тилмәш, үрмәкүчкә һөҗүм итәм дигән булып, «шап»та «шап» бер-берсенең башына кундыралар. Кызык инде менә, үләм көлеп! Шуннан берсе
75
урындык күтәрде, урындык белән селтәнә, икенчесе күсәк, балта эзли башлады. Үзем дә аптырап киттем. Папкалар белән генә бетмәде, настоящий сугыш башлана ахрысы дим.
Тулаев. Шуннан?
Равил. Шуннан тиз генә ширма артыннан чыгып мир ясадым.
Тулаев. Ә үзеңә контрибуция-фәлән түләргә туры килмәдеме?
Равил. Юк. Аның ише булмады.. Бары: «Сыгылма сыйрак, шушының ише котсыз әйбер белән шаяралармыни?» диде Сергей Петрович.
Тулаев. Ә. Шабан Мазарыч?
Рави л. Анысы начаррак әйтте.
Тулаев. Нәрсә ди?
Равил. Маңка малай, дигән була.
Тулаев. Мә әле яулык. Борыныңны сөртеп җибәр.
Равил. Тукта, тегендә барып сеңгереп килим. (Умывальникка йө- ■герде.)
Таибә. Балакай... эше бик күп шул. Борын сеңгерергә дә вакыты юк.
Равил (әткәсе янына килеп утырды). Сугышта шулайрак була торгандыр, әйе бит, әткәй?
Тулаев. Ничек? Борын сеңгергән төслеме?
Равил. Юк, әнә теге Сергей Петрович белән Шабан Мазарыч ничек итеп элек папкалар белән шаярган төсле генә.... аннан тирәннән-ти- рәнгә.
Тулаев. Эһемм... Әйе, шулайрак бугай.
Равил. Ә сыйнфый сугыш бөтенләй икенче төрле, әйе бит, әткәй?
Тулаев. Әйе, улым, ул икенче төрле.
Равил. Тагы да катыракмы?
Тулаев. Бик каты!
Равил. Беләм мин аны. Үзебезнең гражданнар сугышын да яхшы беләм.
Тулаев. Син кайдан беләсең? Китаптан укып кына бит.
Рави л. Китаптан гына түгел шул. Маратның әнкәсе Хәлимә җиңги сөйләде.
Тулаев. Нәрсә сөйләде?
Равил. Ә син сөйләмисең. Синең эшең күп шул. Мин сине гаепләмим. Бик яратам мин сине, әткәй җаным.
Тулаев. Мин дә, бәбкәм, сине яратам ич.
Равил. Беләм мин аны. Син бәлки мин кайгырмыйм дип, мине кызганганга күрә, юри сөйләмисендер. Ләкин мин барыбер белдем инде.
Тулаев. Нәрсәне белдең? Нәрсә әйтмәкче буласың, балакаем? Әйе, унбер ел инде аңар. Сиңа ике яшь тә юк иде әле ул чакта.
Равил, Ә ул үлмәгән?
Тулаев. Ни дисең? Ничек үлмәгән?!
Равил. Шулай, үлмәгән, аны газаплап үтергәннәр.
Тулаев. Хәлимә сөйләдемени?
Равил. Әйе, син партизанда, акларга каршы сугышып йөргән чагында, ак бандитлар әнине кулга алганнар. Синең турыда бернәрсә дә әйттерә алмагач, тешләрен сындырып, күкрәкләрен телгәләп үтергәннәр. Мин бит, пионер булганга күрә генә, еламыйм. Юкса мин һәр көнне аның өчен елар идем. Пионер булгач кына еламыйм...
Тулаев. Елама, бәбкәм, еларга ярамый. Пионерлар еламый.
Равил. Мин еламыйм.
Тулаев. Нәрсә син? Елыйсың бит, җаным...
Равил. Мин еларга теләмим! Мин икенче һич еламам.
Әткәсенә капланып елап җибәрде. Куллары белән йөзен каплады. Тулаев Равилны кочаклады, күзләренә яшьләр тулды.
ПӘРДӘ
76
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Төзү участкасы конторасы. I итари н чертежлар карап утыра. Миков счет сала. Ш у м ски н язып утыра
Миков. Ни әйтсәгез дә, Сергей Петрович, монда эшләү управлениедәге шикелле түгел инде.
I итарин, Мондамы? Монда, әйе... Аркылы-торкылы җәелеп эшлисең.
М и к о в. Нәрсә дисез?
I и т а р и н. Монда җәелеп эшлисең, дим, ичмасам. Аркылы-торкылы. Ә тегендә, управлениедә, үзегез беләсез инде!
М и к о в. Анысы шулаен шулай...
Г и т а р и н. Бик шулай, Шабан Мазарыч.
Миков. Белмим шул. Мин икенче төрле әйтмәкче идем.
Г ит а р и н. Тегендә бит Алмазов, күзләре белән чыбыркылаган төсле, мина карый. Гел, синең эшеңне тикшереп, куалый да тора. Монда, ичмасам, чак кына иркенрәк сулыш алып булыр, дип уйлыйм. Сез нәрсә турында әйтмәкче идегез?
М и к о в (счет сала). Тегендә, мәйтәм, менә моның ише эшләрдә бух-галтерия чокчына иде. Ә менә монда үзеңә счет шакылдатып утырырга туры килә. Дөрес чыгамы-юкмы әле ул! Каһәр суккан ике тиен каядыр чәнчелеп киткән менә, сәгать ярымнан бирле шакылдатып утырам, һич табар хәл юк үзен! Әнә тегендә бухгалтерия шакылдатадыр иде, Сезнең эш тә шулайрак бугай,
Г итарин, Эһем..^ Әйе, ул яктан караганда.
М и к л и ф о н А в а р ыч, авызына су капкан төсле, нәрсәдер эндәшми утыра.
Шумский. Шабан Мазарыч бик дөрес әйтә шул. Управлениедә бит, анда, директив биреп утырасың. Җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин бит директив, шуны онытырга ярамый, директив!
М и к о в. Ә монда?
Шумский. Монда директив чыбыркысы белән үзеңне югарыдан чыбыркылыйлар!
Г ита р и н. Әйе, ул яктан караганда... Ә бит управлениедә чагында менә моның ише чертежларны фәкыйрегез үзе участкаларга җибәреп тора иде. Ә хәзер инде алар сиңа югарыдан килә.
М и к о в. һәм син аларны, рәхим итеп, һич сүзсез тормышка ашыр менә!
Шумский. Мин дә профвзнослар җыеп, отчетлар төзеп маташмыйдыр идем шул аңда...
Г итарин. Мичләр терәтеп йөрү харап итте шул безне,
Миков. Их, их, их, их! Әйтер идем инде сезгә дә, Миклифон Ава- рыч!
Шумский. Нәрсә, Шабан Мазарыч?
М и к о в. Кайдан гына шундый бүрәнә табып алгансыз?
Шумский. Үзегез бит, мич ава, дип котны алдыгыз.
Миков. Ауган, ди! Аумаган кая! Әле дә булса дөрләтеп ягалар. Әнә Сергей Петрович каяндыр уйлап чыгарды шунда.
Гитар и н. Мин нәрсә? Мин бит тегеләй генә. Турысын әйткәндә, чак кына шикләнә төштем. Ул-бу булмагае иде, дигән сүзем булды. Ләкин бит...
Миков. Сөйләмәгез инде, зинһар өчен,
Шумский. Җитмәсә тагын өчәү, алмаш-тилмәш, җилкәгә күтәреп йөрисез шуны!
Г и т а р и н. Хи, хи, хи, каен агачы иде бугай үзе дә.
77
Миков. Ниткән каен булсын инде? Чыңгылдап торган имән иде ләбаса!
Шумский. Хи, хи, хи! Нәрсә генә булмасын — ифрат авыр иде, нәгъләт, тәмам җилкәсез кала язды бит кеше.
Елена (керде). Иһи! Сезгә бик күңелле бугай. Нәрсәгәдер көләсез.
Г и т а р и н. Көләбез инде шунда, Елена Андреевна. Исәнмесез! Рәхим итегез.
Елена. Рәхмәт. (Гагарин өстәле янына утырды.)
Миков. Еласак та барыбер кызганмас идегез, Елена Андреевна.
Шумский. Шулай булгач, әйдә, дидек, чак кына көлеп алыйк ичмасам.
Елена. Мин сезгә шактый әһәмиятле бер эш белән килдем, иптәшләр, мәсьәлә өчәвегезгә дә кагыла.
Гита р и н. Иптәш Алмазов җибәргәндер сезне...
М и к о в. Яңадан управлениега кайтаралар, ахрысы, Миклифон Ава- рыч...
Миков белән Шумский да Елена янына килделәр.
Елена. Сезнең үзегез өчен дә бик әйбәт булыр. Җанлы эш ичмасам.
Миков, һичшиксез.
Шумский. Без каршы түгел, Елена Андреевна. Участка конторасында эшләү эшмени ул!
А^иков. Бөтенләй масштаб юк монда, Елена Андреевна, масштаб!
Гитарин. Гафу итегез, иптәшләр, Елена Андреевна сөйләп бетерсен.
Елена. Мин шулай уйлаган да идем һәм шатланып кабул итүегезгә һич шикләнмәдем.
Гитарин. Дөрес. .
Миков. (Мөмкинме соң!
Шумский. j
Елена. Сез, Сергей Петрович,чертеж дәресләре алып барырсыз.
Гитарин. Дәрес, ди? Нинди дәрес?
Елена. Кадрлар хәзерләү курсларында. Сез, Шабан Мазарыч, исәп-хисап дәресләре бирерсез. Ә сез, Миклифон Аварыч, профсоюзлар хәрәкәте турында лекцияләр укырсыз,
Миков белән Ш у м с к и й, күңелсезләнеп китеп, үз урыннарына утырдылар.
Үзегезнең төп хезмәтләрегезгә аз гына да кимчелек килмәс, дип уйлыйм.
Гитарин. Көтелмәгәнчәрәк булды бу.
Миков. Кайда гына китте соң, каһәр суккан, бу ике тиен? Тагын яңадан салырга туры килә. (Счет сала.)
Ш у м с к и й. Менә миндә ике тиен бар, бугай. Зинһар, ул хәтле баш ватмагыз, Шабан Мазарыч.
Миков. Эш сезнең ике тиендә түгел лә! Исәп-хисап дөрес чыксын иде. Менә анысы гел бутала, Миклифон Аварыч.
Елена. Үзегезгә мәгълүм, иптәшләр, кадрлар хәзерләү эшендә Алмазов бөтен техника-культура көчләреннән файдалану мәсьәләсен куйды. Башкача һич мөмкин түгел!
Гитарин. Анысы, эһемм... Әйе...
Елена. Менә сезгә расписание. Вакыты, сәгатьләре, һәммәсе күрсәтелгән. Тагын икене күчереп алырсыз, яисә стенага элеп куярсыз. Хушыгыз хәзергә. (Чыкты.)
Гитарин расписаниене карый. Миков белән Шумский эндәшмичә утыралар.
Гитарин. Бер нишләр хәл юк.
Расписание стенага элеп куелды.
78
Шумский. Менә сиңа масштаб, Шабан Мазарыч!
Миков. Әйе! Масштаб, Миклифон Аварыч! Ә ничегрәк сон, Сергей Петрович, тегеләй бик тар түгелме масштабы?
Гита ри н. Җитәрлек, һәр көн кичләрен дүртәр сәгать!
Ш у м с к и й. Выдвижение!
М и к о в. Ымм, да...
Тулаев белән Таибә керәләр.
Таибә. Делегация, Сергей Петрович.
Г и т а р и н. Әйдәгез, хуш киләсез!
Тулаев. Исәннәрмесез, иптәшләр!
Миков. Ә монда бер сум утыз биш тиен артып кала.
Ш у м с к и й. Теге ике тиенне чигерегез, азрак кими төшәр.
Г и т а р и н. Утырышыгыз, иптәшләр. Әнә, урындыклар алыгыз.
Миков. Файдасы юк. Барыбер арта ич.
Г и т а р и н. Нәрсә дисез, Шабан Мазарыч?
'Миков. Бер сум утыз өч тиен артып кала, дим, Сергей Петрович.
Тулаев. Эш менә нәрсәдә, Сергей Петрович: йөз дә бишенче төзү участкасы йөз дә алтынчы участканы социалистик ярышка чакыра.
Ш у м с к и й. Аны сез МОПР файдасына бирегез.
Миков. Профвзнос түгел лә ул, Миклифон Аварыч, хозяйственный акча ич.
Гитарин. Тукта, зинһар, бутамагыз, иптәшләр. Ярышка чыгарга дисезме, иптәш Тулаев?
Тулаев. Әйе, социалистик ярышка.
Таибә. Менә, иптәшләр, безнең договор проекты. Танышыгыз, аннан гомуми җыелышка куярбыз.
Гитарин (договорны карый). «Эш дисциплинасын күтәрергә, прогулларны бетерергә. Очучанлыкка урын калдырмаска...» Тыңлыйсызмы, Шабан Мазарыч?
Миков. Тыңлыйм, Сергей Петрович. Беренче һәм икенче пунктларга кул куярга ярамый. Ә «очучанлыкка урын калдырмаска» дигән пункт әллә ничегрәк, һавага газдан киртә ясамаганда, башка материал табуы ансат булмас. Белмим тагын, профсоюз ничек карый торгандыр?
Шумский. Минемчә, профвзнос белән бәйләргә кирәк ул мәсьәләне.
Гитарин. Ягъни?
Шумск и й Профвзносын, МОПР һәм Осоавиахим взносларын аккуратно түли икән...
М и к о в. Хәерле юл!
Ш у м ск и й. Прогул мәсьәләсе турында да мин шуны ук әйтер идем.
Г и т а р и н. Дөресен?
Тулаев. Карагыз әле, Сергей Петрович, хәзер бу турыда бәхәс ачмыйча, гомуми җыелышка куярга кирәк. Эшчеләрнең үз фикерләре дөресрәк булыр.
Гитарин. Ярар, шулай да танышып чыгыйк. Эһемм... тугызынчы пункт ничегерәк икән?
Тулаев. Ничегерәк?
Г и та р ин. Җайсызрак дипме әйтим инде, Шабан Мазарыч. Монда болай диелә: «йөз дә алтынчы участка ике декада эчендә йөз дә бишенче участка белән тиңләшергә; моны эшкә ашыру өчен йөз дә бишенче участка йөз дә алтынчы участкага киң ярдәм күрсәтә — аны буксирга ала».
Миков. Буксирга? Миклифон Аварыч, ишетәсезме?
Шумский. Ишетәм, Шабан Мазарыч, бик ишетәм. Ләкин инде профсоюз гына түгел, Профинтерн да, МОПР да, хәтта Осоавиахим да монар нинди дә булса чара табудан гаҗиз. Шулай булгач, буксирга
79
■ тек буксирга. Хурлык булса да, мин күнәм, иптәшләр! Сез теләсәгез нишләгез.
Җәмилә керде. Өстендә кожан, кулында бәләкәй чемодан.
Җәмилә. Мөмкинме, иптәшләр?
Ш у м с к и й. МОПР һәм Осоавиахим сызыгы буенча берәр нәрсә бармы соң?
Җәмилә. Юк, мин практикага.
Гитар и н. Чак кына сабыр итегез, иптәш. Безнең эш бар әле.
Шумский. Бер-ике генә пункт булса да кертәсе иде, минемчә.
Тулаев. Ул сызыклар буенча ихтыярлы оешмалар эшләргә тиеш. Без монда төзү сызыгын гына алабыз. Бөтен әйберне бергә буташтырудан рәтле нәрсә чыкмый, иптәшләр.
Миков. Настаивать итмәгез, Миклифон Аварыч. Мин теге бер сум утыз өч тиенне МОПРга бирергә булдым.
Шумский. Ә, ул ярый, язып куям алайса.
Миков. Тукта, чак кына язмый торыгыз, бер сум ялгыш исәпләнгән бугай. Утыз өч тиен генәдер ахрысы.
Шумский. Тфү! Ярар, утыз өч тиен дип яздым. Монысыннан инде чигенә алмассыз, дип уйлыйм.
Тулаев. Ярый хәзергә, без гомуми җыелышыгызга килергә тырышырбыз.
Таибә. Әлбәттә, килербез.
Тулаев. Җәмилә! Син ничек монда?
Җәмилә. Практикага җибәрделәр.
Кул бирештеләр.
Тулаев. Таибә, син кайта тор. Мин чак кына калам. Минем якын кеше (Җәмиләгә.) Ә син әнә, Сергей Петровичка йомышыңны әйт.
Таибә чыкты.
Җәмилә. (Гитаринга кәгазьләрен бирде.) Мине монда эшкә җибәрделәр, иптәш начальник.
Г и т а р и н. Эһемм... Төзү институтының актыккы курсыннан... Бик әйбәт.
Миков. Сергей Петрович, ухым...
Гитарин. Эһемм... Ие, менә нәрсә, иптәшкәй: сезне менә без конторага, Шабан Мазарычка ярдәмче итеп куярбыз.
Шумский. Кыхым... кыхым...
Г ит ар и н. Беләм, беләм, Миклифон Аварыч, нәрсәгә сезнең тамак кычытканын бик яхшы беләм. Ярар, бер уңайдан МОПР эшләрен дә аңа тапшырырбыз.
Ш у м с к и й. Ә Осоавиахим, ә ОДН, ОДД, ОПП, ОММ?
Гитарин. Әйе, әйе, дөрес. Ул оешмаларны җанландырырга кирәк. Юкса бөтенләй онытылулары ихтимал. Бигрәк тә менә соңгылары тәмам минем истән чыга язган. Ничек дидегез әле, Миклифон Аварыч?
Шумский. ОДД, ОПП, ОММ, Сергей Петрович.
Гитарин. Менә күрәсезме? Ифрат әһәмиятле оешмалар булырга кирәк. Хәлбуки, Миклифон Аварычтан башка аларның тулы исемнәрен белгән кеше дә юктыр дип уйлыйм. Шулай булгач, иптәш, без сезне монда, конторада, эшләргә алабыз.
Җәмилә. Юк, мин монда эшләргә күнмим.
Т и т а р и н. Ни өчен?
Җәмилә. Миңа төзелешнең үзендә оперативный эш кирәк. Җәмәгать эшләрендә, ихтыярлы оешмаларда җитешкән кадәр мин барыбер эшләрмен. Ләкин аппаратта эшләмим.
80
Миков. Тагын ике тиен кимеде. Утыз бер тиен генә калды, Миклифон Аварыч.
Миков. Төзәтеп язарсыз, анда минем ни эшем бар.
Д а ш а керде.
Д а ш а. Иптәш начальник, мин сезнең конторага эшкә кермәкче булам. Уналты учреждениедән рекомендациям бар. (Кәгазьләрен бирде.)
Гитар и н. Уналты учреждениедән рекомендация?
Ш у м с к и й. Болай булгач, сез самостоятельный кеше түгел.
Д а ш а. Алай дип әйтергә сезнец хакыгыз юк.
Миков. Булмаса булмас, ләкин мин утыз бер тиеннән артык бирә алмыйм.
Д а ш а. Их, оятсыз, нәгъләт суккан! (Миклифонны изүеннән эләктереп яңагына биргәли.) Танык булыгыз, гражданнар! Каһәр суккан, оятсыз, мине хурлый! Их үләт коргыры! Их грибан аюы! I
Г итарин. Туктагыз, гражданка! Зинһар өчен, сабыр итегез.
Д а ш а. Ул заграница дип уйлый ахыры монда! Анда бит ул безработный хатын-кызны теләгәнчә мыскыл итеп була.
М и к о в. Мин сезгә әйтмәдем...
Даша. Монда мине туксан тугыз учреждение, зинһар өчен дип, ялынып сорап торалар.
Миков. Билләһи менә, Миклифон Аварычка...
Даша. Ә бәләкәй генә бер конторада нинди мыскыл итеп маташалар! (Елый.)
Гитар и н. Их, Шабан Мазарыч, Шабан Мазарыч!
М и к о в. Әнә бит Миклифон Аварыч МОПР белән башны катырды.
Г итарин. МОПР! МОПР! Әлбәттә, кирәкле оешма, ләкин саграк булырга кирәк, иптәшләр. Бер дә гөнаһсыз кешегә аның бәласе тимәсен иде. Тегеләрен ничек дигән идегез әле, Миклифон Аварыч!
Ш у м с к и й. Нәрсәләрне?
Г и т а р и н. Әлеге теге оешмаларның актыккыларын.
Ш у м с к и й. ОДД, ОПП, ОММ.
Г и т а р и н. Язып куйыйм, юкса истән чыгарлар, нәгъләтләр! ОДД, ОПП, ОММ. Булды. Бер бушрак вакытта аларның тулы исемнәрен әйтерсез, яме?
Шумский. Мөмкин.
Җәмилә. Минем мәсьәләне нишлисез, иптәш начальник?
Г и т а р и н. Ярар, сезнеңчә булсын. Төзелешнең үзендә эшләрсез. Ләкин сак булырга кирәк. Бик югарыларга менеп, егыла-нитә күрмәгез, зинһар.
Тулаев белән Җ ә м н л ә чыктылар.
Шумский. Сез, зинһар, тынычланыгыз, туганкай. Шабан Мазарыч ул сезгә әйтмәде. Мин башым белән ручаться итәм.
Даша. Ә кемгә әйтте соң?
Г ит а р и н. Әнә үзебезнең завком Миклифон Аварычка әйтте ул.
Даша. Туп-туры миңа әйткән төсле тиде шул.
Г ит а р и н. Юк! Уйламагыз да! Мөмкинме соң? Ул яшь кеше түгел ләбаса! Чүмәлә хәтле хатыны. Җиде баласы, дүртәвесе кызлар. Ике кызы кияүгә бирергә житкән...
Миков. Шулай була торып нинди нахак бәла! (Яулыгы белән күз яшьләрен сөртә.)
Гитар и н. Тынычланыгыз, Шабан Мазарыч. Елап файда чыкмый. Ә сез, иптәш, юкка һәм артыграк кызып киттегез. Сезнең исем һәм әткәгезнең исеме?
I Грибан авылында (элекке Нижгород өязендәге) аю йөртүчеләргә ишарә.

Даша. Дарья Измайловка, уналты учреждениедән рекомендациям бар, туксан тугыз учреждениедә, зинһар өчен дип, ялынып сорап торалар.
Г итарин. Менә күрдегезме? Ә сез, Миклифон Аварыч, урынлы- урынсыз китерәсез дә МОПРны кыстырасыз. Димәк, безнең учреждение йөзенче һәм дә иң бәхетле учреждение?
Д а ш а. Әйе, тота белсәгез.
Г и т а р и н. Шабан Мазарыч, ишетәсезме?
Миков. Ишетәм, Сергей Петрович, ишетәм. Бу бәхетне ычкындырмыйк инде. Минем яңаклар кызышып тора торуын, ләкин үтәр дип уйлыйм.
Г итарин. Үтәр, Шабан Мазарыч, һичшиксез үтәр. Тик кич белән салкын компресс куярга онытмагыз. Шешеп-фәлән чыкмасын.
Миков. Рәхмәт яхшы киңәшегезгә. Мин үзем дә аны уйлаган идем.
Шумский. Горчица бәйләп куйганда тагын да яхшырак. Эсселекне бик тиз ала ул.
Г и т а р и н. Ләкин сакалга зарар итүе ихтимал. Горчица белән саг- рак булырга кирәк.
Д а ш а. Ә миңа нәрсә дисез?
Г и т а р и н. Сез икенче вакыт, Дарья... Дарья...
Д а ш а. Измайловна.
Г и т а р и н. Әйе, Дарья Измайловна, сез икенче вакыт, безнең кайсыбызның гына булса да яңагына суккан чагында, йомшаграк сугарга тырышыгыз.
Шумский. Бу безнең күмәк үтенеч, Дарья Измайловна.
Д а ш а. Анысына алдан вәгъдә бирә алмыйм. Эш мәсьәләсе турында сез миңа нәрсә әйтерсез?
Гитар и н. Ә! Ул мәсьәлә беткәнгә хисап. Миклифон Аварыч, әйдә әле, теге өстәлне әйбәтрәк урынга урнаштырыйк.
Күчереп урнаштыралар. Миков яулык белән өстәл һәм урындыкның тузаннарын сөртә.
Д а ш а. Кресло юкмыни?
Г итарин. Эһемм... Кресло... Хәер, миңа үземә урындык та ярар.
Үзенең креслосын китерә. Миков белән Шумский да шулай итәләр.
М и к о в. Юк, мин үз кресломны бирәм.
Шумский. Мәшәкатьләнмәгез, Шабан Мазарыч, сез—җәберлән- гән кеше. Мин үземнекен бирәм.
Г и т а р и н. Юк, мин бирәм, иптәшләр.
Шумск и й. Жирәбә тотышабыз, жирәбә! Берәүгә дә җәбер булмасын.
Гитарин (урындыкны ала). Дисциплина кирәк, иптәшләр! Едино- началиене аңларга вакыт, наконец!
Федот керде. Иңбашында буяу пумалалары.
Д а ш а. Карагыз әле, иптәш, сез пумалаларыгызны тышта калдырып керәсегез калган.
Федот. Мин сезгә түгел, әнә, Сергей Петровичка йомыш...
Кинәт Г и т а р и н г а борылган чагында, пумаласы Д аш а ның йөзенә тия.
Д а ш а. Фу, каһәр суккан хайван!
Федот. Нәрсә?!
Борылып пумала белән Д а ш а г а кизәнгән чагында, пумала арт яктан Г и т а р н н- н ы ң йөзенә тия.
Гитарин. Шайтан алгыры!
Даша. Менә нишләдең ич, шайтан!
6. .с. Ә.“ № 2.
81

82
Федот. Виноват, виноват, хәзер сөртәбез. (Фартук чабуы белән сөртеп маташа.) Бер нәрсә түгел, күбрәк пудра сөрткән төсле генә, Сергей Петрович, мәсьәлә мондый...
Г и т а р и н. Безобразие бу!
Федот. Фу! Чорт! Сезгә дә эләккән! Виноват! Әнә кәгазь белән сөртегез, зинһар, ялгышлык белән...
Гитарин. Ул шайтан таякларыңны тышта гына калдырсаң, җен алыр дип куркасыңмы әллә?
Федот. Алалар, Сергей Петрович, хатын-кыз мич буярга алып кнтә, яисә менә болай, башлары белән югары таба сөяп куйсаң, юри эшләгән төсле, аударып китәләр. Тузанга буяла. Ә алар чиста...
Шумский. Чиста дип инде кешеләрне ак бур белән буяп йөрергәмени?
Федот. Акбур бер ни түгел, завком иптәш. Кайчагында элекке завком Миротинга ничектер карасы эләккән иде. Аптырап бетте, парень. Сабын белән юып китәрә алмый. Ну үзе дә актыгында растратчик булып чыкты, суккин сын!
М и к о в. Аның ишегә за дело ичмасам.
Федот. Чортмыни белгән аны! Карагыз әле, Сергей Петрович, кузлаларны китермәделәрме?
Г РТ а р и н. Нинди кузлалар?
Федот. Журбага әйткән идем ләбаса, әзерләп куй, дип.
Г и т а р и н. Нәрсәгә алар?
Федот. АҮенә сезне чистартабыз.
Бар да. Ничек? Безне?
Федот. Юк, сезне түгел лә, контораны буйыйбыз.
Д а ш а. Иптәш начальник, мин бүгенгә кайтып торам, чөнки буялган көйгә...
Гитарин. Ярар, шулай итегез... Әмма, минемчә, бер дә ашыгыч түгел, аны соңрак та буяп була, хәтта аркылы-торкылы...
Д а ш а. Нәрсә, дисез?
Г и т а р и н. Ә... Ярар, кайтып торыгыз, Дарья Измайловна. Иртәгәдән әйбәтләп эшкә керешерсез.
Д а ш а чыкты.
Сиздегезме, Шабан Мазарыч, чак кына миңа да эләкми калды.
Миков. Беләсез нәрсә, Сергей Петрович, мин болай туры торып хата иткәнмен. Башны бөгеп, өстәл астына тыгасы калган. Сез дә аны истә тотыгыз.
Гитарин. Рәхмәт файдалы киңәшегезгә. Ә менә ләкин кузлалар китерүче булмады, Федот Макарыч. Нәрсәгә дидең әле син ул кузлаларны?
Федот. Контораны адәм рәтенә кертәбез, Сергей Петрович. Менә шуның өчен кузлалар кирәк.
Г и т а р и н. Адәм рәтенә, ди?!
Федот. Әйе, менә дигән итеп.
Гитарин. Минемчә, болай да әйбәт. Шабан Мазарыч, сез ничек уйлыйсыз?
М и к о в. Әйбәтнең аръягында, минемчә.
Федот. Бирге ягына да җитмәгән, Шабан Мазарыч. Әнә бит стеналар ни хәтле каралган. Коптить ителгән. Ә түшәм, түшәмгә күз саласызмы?
Г и т а р и н. Нәрсә бар анда?.
Миков, һич нәрсә юк бугай.
Шумский. Нәрсә? Чатнаганмы әллә?
Г и т а р и н. Җимерелеп төшә микәнни? Харап кына булмыйк.
Урыннан тордылар.
с* 83
Яхшылап карагыз, зинһар! Чатнаган бугай...
Маңгайларына кулларын куеп югары карыйлар.
Федот. Юк ла, нишләп чатнасын!
Гитар и н. Нәрсә бар соң? Әйт инде, зинһар?
Федот. Күрмисезме әллә? Әнә үрмәкүч оялары!
Гитар и н. Әй, анысы гына! Куркынычлы әйбер бармы әллә дип торам!
Утырдылар.
Г и т а р и н. Каян син дә шундый юк эшләр табып йөрисең, Федот Макарыч!
Федот. Сезнеңчә, ул шулай. Ә төбендә ул алай түгел күрәсең. Алмазов безгә мондый приказ бирде: алтынчы башняның югарыгы яруслары өлгергәнчегә хәтле иң элек бөтен контораларны, аннан бөтен тулай торакларны менә дигән матур итеп буярга, һәммәсе чиста, һәммәсе матур булсын, ди.
Г и т а р и н. Контора эшен туктатып торырбызмыни?
Федот. Туктатырга ярамый. Бер яктан икенче якка гына күченерсез. Мин малайларга әйтермен. Сезгә комачаулык итмәсләр. (Чыкты.)
Г и т а р и н. Тынгысыз кеше, тынгысыз! Алмазовны әйтәм, Шабан Мазарыч.
Миков. Сөйләмә инде, Сергей Петрович! Нәрсәгә ашыга? Кайда ашыга соң бу кеше?
Г и т а р и н. Үзе генә түгел шул. Ул бер үзе булса ерак бара алмас иде. Монолитовка таяна ул. Тулаев, Тарас шикелле халык та аның җырын җырлыйлар. Менә мәсьәлә кайда!
М и к о в. Дөньяда тиңдәше булмаган биек бина салабыз дигән булып, гөнаһсыз адәмнәрне эштән чыгаралар бит. Шунысы кызганыч.
Г и т а р и н. Менә шуңар йөрәк сызлана шул.
Сар маков һәм таушалган рухани киемендә Г е н н а д и й поп белән Ф ә тх елга ян мулла керделәр.
Сез, нәрсә, иптәш Сармаков?
С а р м а к о в. Менә бу гражданнар, Сергей Петрович, берсе — Фәт- хелгаян, икенчесе — Геннадий...
Гитарин. Ә мин нишлим алар белән?
Сармаков. Алар сезнең белән һәм Миклифон Аварыч белән сөй- ләшмәкче булалар.
Г итарин. Миклифон Аварыч, якынрак килегез әле.
Шумский. Нәрсә бар, Сергей Петрович?
Гитарин. Менә бу гражданнар безнең белән сөйләшмәкче булалар.
Ш у м с к и й. Нәрсә турында икән?
Гитарин. Утырышыгыз, гражданнар.
Утырдылар.
Я, без тыңлыйбыз.
Геннадий. Менә нәрсә, иптәшләр, без менә, Фәтхелгаян иптәш белән, сезгә эшкә дип килдек.
Гитарин. Нинди эшкә?
Г еннадий. Без кул көче белән түгел, акыл көче, фикер коралы белән эшләргә телибез.
Гитарин. Ә, юк, анысы булмый. Кул көче белән булганда тагын бер хәл иде.
Шумский. Казма, көрәк, лом белән булганда сөйләшергә ярар
84
Г сн на дни. Ләкин без политпросвет эшендә артыграк файда китерер идек дип уйлыйбыз.
Г и т а р и н. Политпросвет!? Кара син аны, кайсы яктан инде ул?
Фәтхелгаян. Әлбәттә, совет ягыннан.
Г е н н а д и й. Социализм төзү ягыннан, иптәшләр.
Г и т а р и н. Ничек ул алай? Мин аңлап җитмим бугай сезне.
Ш у м с к и й. Мин бөтенләй аңламыйм.
Геннадий. Шулай күренә, кадерле иптәшләр. Әмма мәсьәлә бо- лай, диннең хезмәт ияләре өчен агу икәне, әлбәттә, сезгә мәгълүм. Ә без дингә каршы агитация-пропаганда алып барачакбыз.
I' и т а р и н. Дингә каршы?
Г еннадий. Әйе, христиан диненә һәм...
Фәтхелгаян. Шулай ук мөселман диненә дә...
Геннадий. Гомумән диннәргә каршы...
Г ит а р и н. Шабан Мазарыч, сез дә колак салыгыз, мәсьәлә шактый кызыклы.
М и к о в. Әйе, әйе, Сергей Петрович.
Г еннадий. Ә без, бик тирәннән һәм саф вөҗдан белән, кабат-ка- бат уйлаганнан соң гына шушы дөрес фикергә килдек. Чөнки дөнья ре-волюциясе ансыз мөмкин түгел.
М и к о в. Шулай да баланс һаман да дөрес чыкмый. Дебет кырык биш, кредит туксан алты.
Геннадий. Менә безнең тезислар. (Гитаринга бирде.) Лекцияләрне шушыңа нигезлибез.
Г ит а р и н. Тезислары ярыйсы төсле, Миклифон Аварыч? Кытыршы-лары юк бугай.
Ш у м с к и й. Профсоюзлар хәрәкәте турында әйтелмиме?
Г итарин. Юк. Тик бары Коминтерн һәм Профинтерн белән канә-гатьләнгән.
Геннадий. Кирәк булса тегесен дә кертәбез.
Шумский. Обязательно. Шулай ук МОПР, Осоавиахим һәм башкалар турында да берәр пункт кертелсә яхшы булыр.
М и к о в. Сергей Петрович, кыхым...
Г еннадий. Була ул.
Фәтхелгаян. Язып ал, Геннадий иптәш.
Миков. Сергей Петрович, кыхым... кыхым...
Гита рин. Беләм, беләм, Шабан Мазарыч, чак кына сабыр итегез.
Ш у м с к и й. Сергей Петрович, бу иптәшләрнең кием мәсьәләсен нишлибез? Прозодежда белән булса да алмаштырасы иде, бу көе әллә ничек...
Гита рин. Әйе, әйе, Шабан Мазарыч, ЗРКга II ордер язып бирер. Иптәш Сармаков үзе рәтләр шунда.
Миков, һаман кырык биш тә туксан алты чыга.
Сармаков. Аларның эш хакларыннан чигерербез, Шабан Мазарыч, барыбер түгелме?
Миков. Тагын бер исәплим әле.
Г итарин. Тагын менә нәрсә, иптәшләр: сез, культмассовый эшләрдән бушаган араларда, Шабан Мазарычка исәп-хисап эшендә дә бу- лышкаларсыз. һәрвакыт түгел, әлбәттә. Чөнки туксан тугыз учреждениедә зинһар өчен ялынып сорауга карамастан, Дарья Измайловна да хәзер бездә эшләргә булды. Шулай да, аларның эшләре тыгыз вакытлар булырга мөмкин.
Геннадий. Бик шатланып, Сергей Петрович!.. Без ул эшне субботниклар формасында алып барырбыз.
Фәтхелгаян. Әйе, әйе, иң яхшысы шул система буенча.
II 3 Р К — ябык кооператив.
85
J -------------- ~
Миков (яза). Ике костюм, ике пальто, ике пар ботинка, ике кепкаг бер дюжина белье, ике дюжина носки... Тагын кирәк әйберләрегез булса, Сармаков иптәшкә әйтерсез. Ордерсыз гына да бирергә мөмкин булыр.
Сар маков. Ә башка снабжение мәсьәләсе?
Миков. Ответработниклар снабжениесе булыр. Сергей Петрович, шулай дип уйлыйм.
Г и т а р и н. Әлбәттә, әлбәттә. Анда ике сүз булырга мөмкин түгел.
Г ениадий. Ответработник булгач, анысы инде нихәл итәсең...
Фәтхелгаян. Алай. Ә... иптәш Шабан Мазарыч, миңа бер портфель языгыз, портфель, материаллар куеп йөртергә портфель кирәк булыр, юк исә. Ә... брюка галифе булсын иде, галифе.
Миков. Аның ишеләрен иптәш Сармаковка тапшырабыз. Ул үзе һәммәсен рәтләр.
Сармаков. Ярар, булды!
Сармаков, Геннадий, Фәтхелгаян чыктылар.
Шумский. Кешеләре юньлегә охшыйлар.
Миков. Күренеп тора ич. Социализм төзергә ашкынып кына торалар.
Шумский. Моның ише кадрлар белән эшләп була! Тик алардан файдалана белергә һәм яхшы условие бирергә кирәк,
Г и т а р и н. Бик дөрес әйтәсез. Ансыз мөмкин түгел. Тик менә Алмазов нәрсә әйтер икән моңар? Скандал күтәрмәс микән? Шабан Мазарыч, сез ничек уйлыйсыз?
Миков. Тагын бер исәпләп карыйм әле. (Счет сала.)
Тарас (керде). Сергей Петрович, бу ни хәл бу?
Г итарин. Нәрсә бар, Тарас Матвеевич?
Тарас. Хурлык, адәм мәсхәрәсе!
Г и т а р и н. Ни булды? Әйт тизрәк..
Тарас. Үзегез сизмисезмени?
Г и т а р и н. Аңламыйм, нәрсә турында?
Тарас. Гел конторада утырасыз шул. Булмый ул алай.
Г и т а р и н. Ә син нишләргә кушар идең?
Тарас. Площадкага ешрак чыгарга кирәк, төзү площадкасына.
Г итарин. Анысы ни эшкә? Иртән караштырдым ич. Сармаков һәрвакыт шунда.
Тарас. Сармаков?! Ташлагыз зинһар! Сармаков...
Г и т а р и н. Калдыр аны! Я әйт, эш нәрсәдә соң?
Тарас. Эш менә нәрсәдә: безнең участкада эш ифрат акрын бара. Көннән-көн артта калабыз. Позор бит бу.
Гитар и н. Алай ук түгел түгелен. Ләкин чак кына бар бугай...
М и к о в. Ә хәзер инде киресенчә!
Г и т а р и н. Ничек киресенчә?
М и к о в. Дебет туксан бит, кредит кырык алты.
Гитар и н. Әйтер идем инде, сез дә, Шабан Мазарыч! Тәки очлап чыга алмадыгыз бит шуны! Сәбәбе нәрсә, Тарас Матвеевич?
Тарас. Сәбәбе бик билгеле. Прораб йоклый. Эшчеләрдә дисциплина юк. Прогуллар тикшерелми. Кичә, например, Шагай белән Элмәк- җан бөтенләй эшкә чыкмадылар. Эчеп йөргәннәр. Югарыгы ярусның сәндерәләре кичә үк беткән булырга тиеш иде. Әле бүген аны төшкә хәтле суздылар. Подъемканың бер тәгәрмәче чатнаган. Хәзер үк алмаштырырга кирәк. Ә кладовка бикле. Сармаковның вакыты юк. Әллә ниткән поп белән мулланы җитәкләп йөри. Искиткеч хәл! Нәрсәгә кирәк булдылар икән алар аңар?
Шумский. Без аларны культмассовый эшкә алдык, Тарас Мат
86
веевич. Борчылма син ул турыда. Менә мин аларга профсоюз кенәгәләре язып утырам.
Тарас. Поп белән мулланы культмассовый эшкә?!
Шумский. Шуның өстенә алар антирелигиозниклар.
М и ко в. Менә ичмасам бу юлы тигез чыкты. Дебет, кредит точь вточь.
Шумский. Элмәкҗан белән Шагай кичә эшкә чыкмадылар дисеңме?
Тарас. Әйе, көне буе эчеп йөргәннәр.
Шумский. Ә менә монда кенәгә буенча үткән айга профвзносла- ры түләнгән күренә.
М и к о в. Ә МОПРга?
Шумский. Өч айга алдан түләп куйганнар. ОДНгә дә шулай ук. Тик бары ОДД, ОПП, ОММда член түгелләр. Ә синең кимсетеп караганың Геннадий поп белән Фәтхелгаян мулла массовый эш алып бара башлагач, бу оешмаларга да байтак кешеләрне, шул җөмләдәй Элмәкҗан белән Ш агайны да, тартып булыр дип уйлыйм.
Гитар и н. Менә күрдеңме: ничек итеп эшләр рәтләнеп бара, Тарас Матвеевич!
Тарас. Моның белән генә эшләр бер дә рәтләнер төсле күренми, Сергей Петрович.
Г и т а р и н. Хәлбуки Дарья Измайловна эшли башлагач безнең хәлләр тагын да шәбәеп китәргә тиеш.
Тарас. Ул ниткән Дарья Измайловна тагын? Бик шәп инженермы әллә?
Г и т а р и н. Инженер түгел түгелен. Ләкин уналты учреждениедән рекомендациясе бар. йөзгә якын учреждение аны, зинһар өчен дип, ялынып сорап торалар. Шулай түгелме, Шабан Мазарыч?
Миков. Бик дөрес, Сергей Петрович. Салкын компрессны кай вакытта куярга дигән идегез? Кич белән бугай?
Г и т а р и н. Әйе, йокларга ятыр алдыннан.
М и к о в. Ләкин хәзер дә нәрсәгәдер бик сызлый. Чыдагысыз хәтта! Шешеп чыкмыймы икән дип куркам.
Г и т а р и н . Ә! Алай булгач өйгә кайтыгыз. Ләкин хатыныгызга икенче төрлерәк аңлатырга кирәк булыр. Юкса ул-бу булмагае иде дигән сүзем.
Миков. Ишек яңагына сугылдым, диярмен.
Г и т а р и н. Шулай. Элек бер яктан, аннары икенче яктан ишек яңакларына...
Миков. Ышанса ярый ла. Шулай да азрак утырам әле. Сызлавы басыла төшмәсме... (Яулык белән бәйләде.)
Митрофанов. Шулай, Тарас Матвеевич, эшне кызулату өчен мөмкин булган бөтен чараларны күрәбез.
Тарас башын чайкады да чыгып китте. Журба, Шагай, Элмәкҗан, Н у р м ә т кузлалар керттеләр.
Элмәкҗан. Болай мөмкин түгел. Ят та үл. Моннан мең кабат артык.
Шага й. Ятмыйча аяк өстә йөри-йөри үлгәндә дә мең риза булырлык чиккә җитте инде бу.
Элмәкҗан. Дүрт аяклы ат та моңар чыдарлык түгел.
Нурмәт. Ат без түгел ул. Чыдамаган кайда! Чыдый ул. Мин аны яхшы беләм.
Элмәкҗан. Ну, ярар, анысын куеп торыйк, башка әйбер турында сезнең белән сөйләшәсе бар.
Гитар и н. Ярар, сөйләгез.
Элмәкҗан. Сөйли сөйли, зарлана зарлана да инде’ арып беттек, ләкин шулай да сөйләми хәл юк. Үзегез уйлап карагыз: кызыл такта,
87
кара такта кирәкми дидек, аны бетермәдегез. Ударчылык булмасын дидек, аны шул көе калдырдыгыз. Шул көе калдыру гына түгел, отыры көчәйтә барасыз.
Г и т а р и н. Ул турыда мине урынсыз гаеплисез, Элмәкҗан иптәш. Ул мәсьәләләрдә Алмазов белән нихәтле көрәшкәнне белсә идегез, мине мондый сүзләр белән нахакка рәнҗетмәс идегез. Ә сез пигә соң Алма- зовның үзе белән ныграк сөйләшмисез?
Шагай. Аның белән сөйләштең ни, сөйләшмәдең ни! Кешегә сочувствие юк бит аңарда.
Элмәкҗан. Алай. Андый кеше белән сөйләшүе дә ни стоит! Не-сознательный!
Шагай. Нурмәткә әйткән идем: утырып йөри торган атын урлап сат, дип, ичмасам. Юк, ди, ул әйтә: ташладым, ди, ул кәсепне.
Нурмәт. Батмый ул хәзер! Чөнки кайда барсаң да колхоз шул.
Шагай. Булса ни? Исең киткән икән!
Нурмәт. Каян чәлдердең дип тикшереп теңкәгә тияләр ич. Монда килмәстән элек, мин аны чамалап караган идем югыйсә. Бер колхозныкын икенчесенә һәм киресенчә әвештереп торырмын, дигән идем. Ләкин барып чыкмады. Чак качып котылдым. Инде хәзер икенче төрле уйлыйм.
Г и т а р и н. Эһеммм?.. Диалектика.
Шумский. Тирәнрәк каптырырга исәплисеңмени?
Миков. Яулык бәйләгәч чак кына уңайрак төсле булып китте.
Нурмәт. Их! Бер нәрсәне җайсызрак эшләдем. Шулай да мин әле подлец.
Г и т а р и н. Нәрсә ул?
Нурмәт. Журба!
Журба. Нәрсә бар, Нурмәт?
Нурмәт. Ничек уйлыйсың?
Журба. Уйлыйсы калмады инде хәзер.
Н у р м әт. Ә шулай да мин подлец.
Шумский. Шагай, сез кичә Элмәкҗан белән эшкә чыкмадыгыз- мыни?
Шагай. Чыгарга туры килмәде, Миклифон Аварыч.
Элмәкҗан. Шагайның хатыны маляри белән авырган, ә минем хатынны эч катуы алган иде. Шулай итеп, тәки эшкә чыга алмадык, Миклифон Аварыч.
Гитар ин. Шулай. Ә соң бу иптәшләрнең хатыннарында малярия һәм эч кату приступы булуы үзләренең эшкә чыкмаулары өчен уважительный причина була аламы, Миклифон Аварыч?
Шумский. Мин анысын профсоюзлар уставыннан һәм эш законнары кодексыннан карармын, Сергей Петрович, ләкин алар...
Г и т а р и и. Кичә эчеп йөргәннәр бугай?
Ш у м ск и й. Тарас, шулай диде.
Элмәкҗан. Тарас? Их вредитель! Загибщик!
Шагай. Их, несознательный, примиринец, перегибшик.
Эл м әкҗа и. Мөфлихон Аварыч, кенәгәдән карагыз әле: аның профвзносы түләнгәнме?
Ш у м с к и й. Ай ярымга түләмәгән.
Элмәкҗан. Күрдегезме!
Шага й. Профсоюздан чыгарырга кирәк. Бер секунд булсын тотарга ярамый!
Элмәкҗан. Ә безнекен карап карагыз.
Шагай. Аккуратно! Карап торасы юк.
Элмәкҗан. Ә шулай була торып мин сиңа әйтим...
Г и т а р и и. Туктагыз әле, иптәшләр. Сез үзегезне бөтенләй акларга итәсез бугай. Миклифон Аварыч, сез устав һәм кодексны караганнан соң, хөкүмәт һәм партия Үзәк Комитеты тарафыннан прогулщикларга
88
карата чыгарылган әлеге карарның бу иптәшләргә ни дәрәҗәдә кагылганын миңа әйтерсез. Шуннан без, диалектикага нигезләп, бер нәтиҗә ясарбыз. Шабан Мазарыч, шулай бит?
Миков. Бик дөрес, Сергей Петрович. Эч кату ул ифрат җәфалы авыру. Шунлыктан устав һәм кодексны ашыкмыйча, бик җентекләп тикшерергә кирәк. Элмәкҗан иптәшкә дә җәбер булмасын.
Шагай. Ә малярия җәфасыз, дисезмени?
Миков. Тегеләй, простой малярия булганда, ул хәтле түгел, Шагай иптәш. Әмма ташкентский, бигрәк тә бухарский малярия булса, аны ходай күрсәтмәсен! Җирдән ярты метр югары сикертә.
Шага й. Менә нәкъ шул үзе инде минем хатында, как рас ачлык елны баҗай белән кайнигәч Ташкент һәм Бохара якларыннан йөреп кайткан иделәр.
Г ит арии. Ярар, Миклифон Аварыч анысын искә алыр. Ә менә социалистик ярышны нишләтәбез? Тулаев белән Таибә договор проекты калдырып киттеләр бит. Сәндерәләр ясап өлгертә алырсызмы соң?
Элмәкҗан. Өлгертә алмыйбыз, Сергей Петрович. Тегеләй дә хәлдән тайдык инде. Алар, ударник дигән булып, ярышалар. Ә безгә тегеләй авыры терәлә.
Н у р м ә т. Эш вакытында эчеп йөрмәсләр аны!
Элмәкҗан. Бәрәч! Син күптәнме эчми торган Әпсәләм? Я әле, авызыңны исним!
Н у р м ә т. Иснә, прогулщик!
Элмәкҗан. Ә син? Ат карагы!
Журба. Сүгешмәгез, нәрсә булды сезгә?
Г и т а р и н. Тынычланыгыз, иптәшләр.
Нурмәт. Тынычлана алмыйм, Сергей Петрович, кичәдән бирле тынычлана алмыйм.
Г и т а р и н. Нәрсә булды соң сиңа?
Нурмәт. Әмма, белеп торыгыз, мин үзем генә гаепле булмам, һәммәгез суд скәмьәсенә минем белән бергә утырырсыз. Хәтта Сергей Петрович та...
Г и т а р и н. Ни дигән сүз? .
Нурмәт. Журба, син ник эндәшмисең?
Журба. Мин нәрсә эндәшим?
Нурмәт. Менә болар кичә эшкә чыкмадылар. Сергей Петрович, без, Журба белән, югарыгы ярусның йөз дә беренче участкасына сәндерәләр ясадык. Эш ифрат ашыгыч булды. Мин агач сайлап тормадым- Басамакның бер ягын тоттым да кулга эләккән бер брусны куеп җибәрдем. Ә ул черек иде.
Ж у р б а. Ә үзең нәрсә дидең шул чагында?
Нурмәт. «Әйдә, мәшһүр ударник үзенең сөяркәсе белән кадалып китсен җәһәннәм астына!» — дидем. Ләкин мин аны уйламыйча, әйттем.
Ж у р б а. Шулай булгач, башкалар ник гаепле?
Нурмәт. Син эндәшмәдең. Сармаков — черек агачлар әзерләгән вредитель. Менә болар кызу эш вакытында эчеп йөриләр. Ә Сергей Петрович...
Г и т а р и н. Ах, чорт возьми! Инде нишләргә?
Гудок тавышы.
Нурмәт. Әнә гудок! Икенче смена иң югарыгы яруска менәргә тиеш хәзер.
Пауза.
Журба (тәрәзәгә карады). Әнә Тулаев белән Таибә иң алдан менеп баралар.
Тәрәзә янына җыйналдылар. Нык борчылу.
89
Гитар ин. Бар, тизрәк әйтегез: менмәсеннәр!
Журба. Хәзер соң инде. Җитеп баралар.
Нурмәт. Их, һәлак булалар! Сөякләре көлгә туза. Бер генә ярус менәселәре калды.
Гитар и н. Туганкай! Сигнал бирергә! Яулык селкергә!
Миков яңагына бәйләгән яулыгын чишеп, тәрәзәдән селки, башкалар да кайсы яулык, кайсы бүрек селкиләр.
Жу р б а. Күрмиләр.
Нурмәт. Монда карамыйлар.
Журба. Бар, тизрәк, Нурмәт, бәлки өлгерерсең»
Нурмәт йөгереп чыгып китте.
Элмәкҗан. Якынлашалар.
Журба. Әрәм була арслан кебек егет!
Г и т а р и н. Их, икәвесе дә кызганыч!
Шагай. Нурмәт һаман күренми.
Шумский. Булмады! Менеп җитәләр!
Г и т а р и н. Уй, йөрәгем!..
Журба. Менеп җиттеләр...
һәммәсе. Ой!
Г и т а р и н куллары белән йөзен каплады, һәммәсе берничә секунд катып торалар.
Ж У р б а. Ух!
Миков (ботларын чабып). Могҗиза!
Шумский. Асылынып калды!
Журба. Бер кулы белән Таибәне эләктергән.
Г и та р и н (йөзен ачып). Ни булды?
Журба. Икәвесе ычкынып төшеп барганда, бер кулы белән асылынып калды, берсе белән Таибәне эләктерде.
Миков. Хәзер ычкыналар...
Гита р и н. Барыбер харап булалар. Уф! (Йөзен каплады.)
Шага й. Югарыдан тиз генә аркан җибәргәндә коткарып булыр иде булуын...
Миков. Кешеләре дә җыйналып җитмәгән күрәсең.
Шага й. Әйдә йөгерик, Элмәкҗан.
Журба. Әнә Тарас белән Нурмәт менеп баралар инде.
Г ит а р и н. Алар ычкынмадылармы?
Журба. Юк әлс, юк. Асылынып торалар.
Шагай. Әнә югарыдан аркан җибәрәләр инде.
Журба. Чак кына чыдый алса, үлемнән котылалар. Чыда, егет, чыда!
Г и т а р и н. Их! Йөрәгем!
Шагай. Эләктерә, эләктерә..,
Журба. Эләктерде! Молодец, Тулаев! Хәзер ычкынды инде ул. Кулы гына шуып китмәсен!
Э л м ә к җ а н. Әнә күтәрә башладылар.
Микон (яулыгын бәйләп куя). Күтәрәләр, молодцы!
Элмәкҗан. Таибәне поясыннан эләктергән бугай!
Шага й. Каян кирәк җирен белә ул эләктерергә! Аны өйрәтәсе юк ул турыларда.
Журба. Әйдәгез, Элмәкҗан, Шагай, кул кысыйк ичмасам егетнең,
Журба, Шага й, Элмәкҗан чыктылар.
Гитарин. Каһәр суккан нервылар! Тез буыннарым һаман калтырый, йөрәгем дер-дер итә. Тотып карагыз, Шабан Назарыч.
Миков. Ай-яй каты бәрә! Минеке дә нык тибә тибүен, ләкин бу хәтле үк түгел. Миклифон Аварыч мыегын да селкетми бугай?
90
Г итарин. Профсоюз кеше гомумән нервыга ныграк килә. Ә Мик- лифон Аварыч аеруча тыныч табигатьле күренә.
Ш у м с к и й. Сөйләмәгез, зинһар! Утырган җиремдә, автомобильдә барган төсле, селкенәм. Бармак араларымда каләм чайкалып, чак ычкынмый тора. Мондый дәһшәтле картинаны күргәч, авырмасам гына ярар иде дип, котым алынып тора әле.
Г и т а р и н. Менә шунлыктан да бит күңел ышанмый. Тагын да югары ярусларга күтәрелә-күтәрелә нинди дәһшәтләр генә булмас, дисең әле! Их, их, их, их, нх!
Буяу пумалалары һәм чиләкләр тотып Га л ә ү белән Маша керделәр.
Г а л ә ү. Ну, интересно булды да соң!
Г и т а р и н. Нәрсә ул?
Г а л ә ү. Тулаев нәкъ акробат икән, шайтан!
Маша. Нәкъ цирктагы төсле, хәтта аннан да шәбрәк булды, йөрәгем жу итеп китте менә хәтта!
Галәү. Ә хәзер йөрәгең жу итмиме? Я әле, капшап карыйм!
М аша. Китсәнә! Капшаучы кушарлар. Нишләп хәзер жу итсен! Шунда ук бетте ич.
Г а л ә в и. Ну, бетсә, бик яхшы. Я әле, безнең сәндерәләр ничек, ватылырлык түгелме икән?
Чиләге, пумалалары белән кузлага менеп китте. Маша икенче кузлага менә башлады.
Г а л ә ү. Маша, кузлаң ватыла башласа, миңа кычкырырсың, Тулаев төсле мин дә сине тотып алырмын.
М аша. Тоттың, пычагым! Үзең дә, егылырдай куркып, калтырап торасың бугай.
Г итарин. Чынлап та, Маша, егыла күрмә, акыллым.
/Чаша. Юк ла! Шаярып лыгырдый ич ул.
Г и т а р и н. Юк, алай дияргә ярамый. Сак булырга кирәк, күгәрченем. Булмаса, мин чак кына тотып торыйм. (Барып кузла баскычын тотты),
М аша. Кирәкми, Сергей Петрович, кирәкми, тотмагыз, егылмыйм ич.
Г итарин. Юк, тотмыйча ярамый, егылуың мөмкин.
Шумский (Миковка күз кысып, баш ишарәләре ясый). Чынлап та егылуы бик мөмкин бит, Шабан Мазарыч...
М и к о в. Алла сакласын, Миклифон Аварыч!
Шумский. Әйдә, без дә тотышыйк булмаса...
Барып баскычка тотыналар. Машаның чиләгеннән бераз ак буяу болар өстенә чәчрәп китте.
Галәү. Ныграк тотыгыз, ныграк, җимерелә, бугай.
Г итарин. Егыла, мескенкәй!
Буяу тагын сибелде.
М и к о в. Харап була, бичаракай!
Шумский. Курыкма, курыкма, без тотабыз!
Маша. Егылмыйм, китегез, зинһар!
Галәү. Ныграк, ныграк! Ха-ха-ха!
Чиләкнең тотка чыбыгы бер яктан ычкынып китте. Әллә бер яктан бау белән генә кулына тоткан булып юри ычкындырды — ярты чиләк кадәр буяу боларның башларына түгелде. Маша кузлага менеп китте.
Маша. Тотмагыз, дидем ич мин сезгә!
Г а л ә ү. Әрәм итте ярты чиләк буяуны!
Маша белән Галәү буяу сөртәләр һәм шул уңайга җырлап җибәрделәр.

Иллә, иллә, илләллә, Иллә, иллә, илләллә. Совет иле бизәнә, Матурла да, бизә дә! Тарт пумала, сөрт буяу, Пумаламның бите ак, Матурла да, бизә дә, Бер дә пудра сөртмичә. Кайчагында сөртә микән. Пумаланың башлары, Мин манганны көтмичә. Ефәк кебек чәчләре, Иллә, иллә, илләлә, Ап-ак кара кашлары, Иллә, иллә, илләлә. Тарт пумала, сөрт буяу. Совет иле бизәнә, Матурла да, бизә дә!