Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Талантлы сүз остасы Дханпат Рай Шривастава (Прем Чанд—псевдонимы) яңа һиндстан әдәбиятын тудыруга зур өлеш керткән язучылардан санала. Катлаулы иҗат юлы үткән уренчәлекле бу әдип 12 роман, 250 хикәя, сценарие һәм драмалар, гаҗәп күп санда публицистик мәкаләләр язган.
Прем Чанд үз әсәрләрендә түбән катлауларның тормышын — аларның шатлыкларын һәм якты тормышка омтылышларын, кайгы-хәсрәтләрен һәм изү-челәргә каршы көчле нәф-рәтләрен — чагылдыра.
Кече яшьтәге мәктәп ба-лалары өчен Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Елан ташы» исемле җыентыкка язучының 10 лап хикәясе тупланган.
Аның зурлар өчен язылган әсәрләрендә дә, балаларга багышланган әсәрләрендә дә беренче чиратта кешенең шәхси азатлыгы, һиндстан халкының милли азатлыгы өчен көрәш идеяләре бирелә.
«Африкада яшәүче халык-ларны алып карагыз... Ни өчен алар мохтаҗлыкта яшиләр? Ни өчен аларга Америкага керергә рөхсәт ителми?..
Әгәр алар сукканга каршы сугу белән җавап бирергә өйрәнсәләр, могаен. алариы да мәдәниятле дип санарлар иде», — ди әдип «Ике үгез» хикәясендә.
Прем Чандның бу сүзләре күренекле һиндстан язучысы Робиндранат Тагорга Америкага керергә рөхсәт итмәүче, кешеләрне акка һәм карага, югары һәм түбән расаларга бүлеп йөртүче империалистларга каршы юнәлтелгән.
Ике үгез — Хира һәм Моти азатлыкны көрәшеп кенә, бары бергә көрәшеп кенә алырга мөмкин икән дигән фикергә киләләр.
Прем Чанд
ЕЛАН ТАШЫ
Прем Чанд — төрле әдәби алымнарны бик уңышлы куллана белүче көчле художник.
Сезнең әле кешеләр кебек үк сөйләшә торган эт күргәнегез юктыр?! Ә менә Прем Чанд этләрне дә «сөйләтә» белә. «Бер этнең сөйләгәннәре» исемле -хи-кәясендә Каллу үзенең эт язмышыннан зарлана.
Намуслы, тырыш һәм батыр булу аркасында Каллу иң югары дәрәҗәгә — зур байның бәйдә генә асрый торган кадерле эте булуга ирешә. Каллуга хәзер тамак туйдыру яисә йоклар өчен җылырак урын эзләү кайгысы да калмый. Барысы да бар, барысы да җитеш! Тик Каллу үзенең яңа тормышыннан канәгать түгел. Чөнки иреген югалтты. «Хәзер мин барыннан да артык ирекне сөям», — ди Каллу. Иң зур бәхет — ирек икән!
«Тхакур коесы» хикәясендә байлар коесыннан су алырга да хокукы булмаган түбән катлау кешеләренең аяныч тормышы сурәтләне- лә.
«Гает бәйрәме» хикәясен укып, Прем Чандның балалар характерын, психологиясен, балалар телен гаять оста белүче әдип икәненә сокланасың.
Китап балаларны хайваннар тормышыннан файдалы мәгълүматлар, аларның гадәтләре, хайваннар тормышыннан кызыклы ва-кыйгалар белән таныштыра.
Авызында яктырткыч таш йөртүче еланны сезнең күр-гәнегез дә, бәлки, ишеткәнегез дә юктыр. «Елан ташы» исемле хикәядә Прем Чанд сезне шундый елан белән таныштыра. Каалия дип йөртелә торган андый еланнар Коломбада очрыйлар икән. Каалия еланнары, алдавыч ролен үтәүче яктырткыч таш ярдәмендә, серле ут янына җыелган бөҗәкләр белән туеналар, ди.
Китапта яхшылыкның ка-дерен белүче «Митху исемле маймыл» турында да, «Мотый исемле фил» турында да бик кызык язылган.
Күренекле һиндстан язу-чысының «Елан ташы» китабы балаларга зур бүләк булыр.
Китап яхшы тышлыкта, матур рәсемнәр белән чыга-рылган. Тәрҗемәчесе Э. Ка- сыймов. Тиражы 10 000. Бәясе 5 сум 20 тиен.
Д. Аппакова әсәрләрен балалар яратып укыйлар. Татарстан китап нәшрияты кече яшьтәге мәктәп балалары өчен аның «Сөяк саплы пәке» исемле китабын яңадан бастырып чыгарды.
Балаларны тәртипле булырга, үзеңнән кечеләргә ярдәм күрсәтергә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү — барыбызның да уртак бурычыбыз. Д. Аппакова шушы идеяне балалар аңына әдәбият аша, әдәби образлар ярдәмендә җиткерә.
Мавыктыргыч сюжетта язылган бу әсәрнең компо-зициясе дә төзек. Рөстәм. Фәрит һәм Заһит — өч туган. Әниләре — укытучы. Әтиләре — капитан. Әтиләре ерак сәяхәттән бик матур пәке алып кайткан, сөяк саплы, ди. Пәке бер генә, ә аңа хужа булырга теләүчеләр — өчәү. Пәке кемгә булырга тиеш соң? Кем күбрәк яхшылык эшләгән, шуңа булырга тиеш.
Шуннан әниләре улларының тәртипләре турыңда 3 хикәя сөйли башлый. Әтисе юкта Фәрит бик күркәм, бик файдалы яхшылык эшләгән. Ул бозлы таудан төшәргә куркып торган бер бабайны чанасы белән тү-бәнгә төшереп куйган икән. Ә бакчага йөрүче Заһит, бик матур карандаш тапса да,
( Д. Аппакова f
! ;
<СӨЯК САПЛЫ.>
ПӘКЕ ;
кеше әйберсен үзендә кал-дырмаган. Карандашны иясенә — кечкенә кызга кайтарган икән. Рөстәм нинди яхшылык эшләде икән? Әнисе иң кызыклы — өченче хикәясен сөйли башлый.
— Рөстәм, әбиләренә кунакка баргач, үзен бик әдәпле тотты. Бер әдәпсез малайга трамвайда олыларга урын бирергә кирәклеген, кычкырып сөйләшергә яра- маганлыкны аңлатты, — ди әнисе елмаеп.
— Бик-бик әдәпле малай булып үсәсең, Рөстәм! Шулай кирәк, — дип мактый әтисе.
Әнисенең хикәясен тыңлап торган Рөстәмгә бик нык кызарырга туры килә. Бактың исә, теге әнисе сөйләгән әдәпсез малай Рөстәм үзе икән.
Трамвайда олыларга урын бирмәүче дә, кычкырып сөйләшүче дә ул булган икән.
Хәер, Рөстәм үзенең ялгышын аңлады инде. Әтисе һәм Фәрит белән Заһит алдында Рөстәм үзенең гаебен әйтеп бирә.
Я, уйлап карагыз: сөяк саплы пәке кемгә булырга тиеш соң?
Әсәр җиңел, балалар аң-ларлык телдә язылган. Матур рәсемнәр белән бизәлгән бу китапны балалар яратып укырлар. Тиражы 9 000 данә. Бәясе 30 тиен.