Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ДУСЛАР ЯНЫНДА
Башкортстан турындагы, шигырьләр циклыннан
ҖЫРЛАР ИЛЕНДӘ ^атар теле, әнкәм теле булып, Җанга сеңде туган ягымда. Базарларда, сабан туйларында Руслар җырын, чуваш, мукшы моңын Ишетә идем һаман янымда...
Нинди йөрәк ләззәт алмый икән Туган-үскән җирен сөюдән?
Өреп торды миңа әкият җиле Үткер Таздан, таныш Сәмруг коштан, Тугыз башлы усал Диюдән...
Туган-үскән җирем — йөрәк парәм, Уйлыйм икән — моңым тарата... Тик шулай да минем шушы җырым Бала чактан миңа якын булган Башкорт иле, сиңа карата!
«Әнкәй» диеп телем ачылганчы, Ачтың килеп безнең ишекне. Агыйделең, Димең, Ашказарың Аһәңнәрнең сихри дулкынында Тирбәттеләр минем бишекне.
Уралыплай аккан Уралыңның Сандугачлы, җырлы ярлары... Алар белән керде нәни җанга Арысланлай киек менәлмаган Биектәгенәй Уфа таулары...
... Калды менә туган басуларым, Тирбәлешеп Идел җилендә.
Башкорт иле, бүген синдә йөрим, Үзем хәзер — моңнар бишегендә, Үзем хәзер — җырлар илендә!
Элек синең шигъри елгаларың Җырларымда фәкать аксалар,— Минем алда бүген — чал Агыйдел, Алкын сулы Урал, күңелле Дим, Якты Сакмар, көмеш Ашказар.
йөрәк сөенә җанлы шигърияткә, Тере җырга атлап керүдән;
Минем алда, нурлы яйгыр булып,
Салаватның исеме күккә ашкан Данлы елга — гүзәл йөрүзән.
Каршылады мине Җилем Каран, Гафуриның бала чаклары... Менә аның — дусты Тукай белән Хәзер генә елап туктагандай Моңсу йөргән урам чатлары...
Ивановның дөм-дөм урманнары Сәлам бирә төсле бөгелеп... Чәчәк сибеп Нарспи каберенә, «Пирен ялта...» диеп, җырлый-җырлый Бала Ухсай кайта йөгереп.
Кала бүген минем тәүге эзем Дусларымның туган җирендә. Башкорт иле, бүген синдә йөрим, Үзем хәзер — шигырь дөньясында, Үзем хәзер — җырлар илендә!
ДУСЛАР БУКЕТЫ
/*\әелеп китә тирә-якка Чәчәк хуш исе.
Аңкып тора, балкып тора Дуслар букеты.
һәрбер чәчәк — гүя бер дус, Гүя бер иптәш.
Кем соң шушы гүзәллекне Ихтирам итмәс!
Рәхәт икән—төсләр шулай Бергә үрелсә!
һәрбер чәчәк, һәрбер иптәш Балкый үзенчә.
Төште изге җирегезгә
Беренче эзем.
Исәнмесез, якын дуслар, Саумысың, Өфем!
Чәчәк матур, шиңә торган Истәлек бу тик...
Кулдагысы — символ гына, Дусларым — букет!
КУНАК ЙОРТЫ
^*унак йорты — «Башкирия», Биек, мәһабәт бина. «Люкс» диеп, җилле генә Номер бирделәр миңа. Алгы бүлмә, арткы бүлмә... Җыелган әйбәт итеп.
Ванна керү нинди рәхәт, Көнең яңгырда үтеп... Телефонда — бөтен шәһәр, Теләсәң кемне сора. Идәннәрдә — хәтфә палас. Өстәлдә чәчәк тора.
84
Галәветдин лампасының Тылсымы монда нигә? — Дус-иш җитез. Табын әзер. Бао да өстәлгә килә.
Радио суза «Ашказар»ны, Китереп сахра исен.
Күп тә үтми, шигырь укый. Ишетелә минем исем...
Иртән төшәм вестибюльгә, Газетлар сатып алам. Шигырьләрем күрәм шунда, Күрәм дә уйга калам.
... Искә төшә, метеор булып Яктырып янган кеше, — «Сәбах»тагы ящикларда Интегеп яткан кеше.
Искә төшә, кунак өчен Борчулы Мәҗит агай... Әйтәм шунда үз-үземә:
— Масайма, туган, алай! Яшьли үлгән егет Тукай, — Өрде шигърият җиле. Монда булган ихтирамга Күтәрде илең сине!
... Тик шулай да, дуслар сөйсә, Нәрсәдә минем гаеп?
Димәк, мин дә игътибарга, Уртак табынга лаек! Революция чишмәсеннән Эчтек тереклек суын. Безгә хәзер кояш балкый, Чөнки без бүтән буын. Артта калды кара дөнья, Мәтәлде бөтен яман.
Карт Уфа да башка хәзер, Чөнки бу — башка заман!
САНДУГАЧЛАР УТРАВЫ ^армы синең пароходта Агыйделне узганың?
Күрмәдеңме гаҗәп бер җир — «Сандугачлар утравы»н?
Кызык утрау. Иртә таңда Җитсәң аның каршына,— Рәхәтләнә җаның синең Сандугачлар маршына!
— Юк шул, туган. Күрми калдым Аның маяк утларын...
Әмма күрдем аннан зуррак «Сандугачлар утравын»! Ул зур утрау—республика. Җырлап туган — туганда. Фәридәдән 2 калышмаган Сандугачлар күп анда!
2 Җырчы Ф. Кудашева.