Логотип Казан Утлары
Поэма

ГАЙШӘ АПА


Кочегарны кара итеп, Имеш, «ходай» яраткан. Безнең якта кочегарлар Бар да ап-ак халаттан.
I
Форсункадан көчле газ бәрә — Уйнап тора ялкын телләре.
Энҗе нурлар сарып алганнар Тәрәз төбендәге гөлләрне.
Якты бина. Шаулый казаннар, Газ мичләре дөрли бик ярсу. Торбалардан —
урам астыннан Өй бөреиә чаба кайнар су.
Гайшә апа —
ап-ак халаттан.
Ал яулыгын чөеп бәйләгән.
Сакчы кебек уяу бүген дә, Җиһазларны карап әйләнә.
Нидер бора, басым өсти ул, — Җылы күбрәк барсын йортларга; Сабыйларга сылтау табылсын Юрганнарын тибеп йокларга.
Шалтырап куя төнге телефон, Хәбәр салып тышкы дөньядан. Якын тавыш. Улы — Илгизе... Буровойдан.
Димәк, кайтмаган.
— Әйе, улым... Вахта юкмыни?
Карлыккандай булган тавышың да...
Үз алдына аиа борчыла:
«Илтеп булмый кайнар ашын да...»
Нидер улый, чыңлый колакта —
Буровойның төнге сулышы. Кыюларның һөҗүм эше бу, Табигатьне җиңү сугышы.
8-
Трубканы кире куйса да, Күңеле белән һаман ул анда:
— Бораулыйлар инде җил йотып, Карамыйлар инде буранга.
Исендә бит әле шунда да,
«Кайтмам — борчылма»...— ди, һай, улым.к. Оныкларым язсын сөяргә, Җитеп кенә исән-саулыгым.
Дөрли-дөрли яна ярсу газ, Күтәрелеп девон куеныннан. Батыр ирләр аңа юл ачкан, Бу җылылар —
Илгиз кулыннан.
Ана өчен бала — гел бала, Егет булсын, көлсен бишектә... Кайтып керер Илгиз вахтадан, Көчкә-көчкә сыеп ишеккә.
Карар аңа рамнан әтисе, Ерактагы еллар аркылы...
— Җиңел булсын, картым,
туфрагың. Сүндермәбез синең ялкынны.
2
Форсункадан көчле газ бәрә— Ялкын толымнарын тузгыта:
Я шатлыклы уйлар уйлата, Иске яраны я кузгата.
Бер ноктага ана текәлә:
Бии аллы-гөлле шәүләләр...
Шәүлә түгел,
Кан эченнән торып, йөгерә күк соры гәүдәләр. Истә кырык бернең җәйләре..< Гарнизонда купты тревога. Өлгермәде ире — лейтенант Улын-кызын кысып үбәргә.
Канлы ут эченә ыргылды, Киртә булып фашист юлына. Калды Гайшә каушап, аптырап, Ике бала — икс кулында.
Тимер колач салып,
ажгырып, Дошман килә Ватан өстенә. Ил пружина кебек кысыла, Язылырга барлык көченә.
Атлый ана туган ил белән Көнчыгышка —
Балтыйк чигеннән.
Нәни кызын кыскан йөрәккә, Өч яшьтәге улын иярткән.
9
юлга баз казын. Соры тузан канлый җир йөзен. Аңын җуя Гайшә...
Уянса — Үз янында күрми Илгизен.
Болыт агыла да агыла Дәһшәт йоткан Мәскәү ягына...
Яшь анага җитми горизонт, Эзләр иде күзе талганчы. Болыннар тар аңз, юллар тар. Йөгерергә хәлдәй »айганчы.
Йөрде атна, айлар йокысыз, • Ыгы-зыгы чакта ил гизеп. Көйли-көйли нәни кызчыгын, Аңа буш күкрәген имезеп.
Рязан. Вагон-вагон ятимнәр... Моңсу күзләр, кипкән яшь эзе... Вагон саен йөри яшь ана,— Юк, күренми генә Илгизе.
Ябыша да китә поездга, Белештерми кая барасын. Илтсен кай якларга илтсә дә, Тик табылсын газиз баласы.
...Теләгәндәй тартып куярга Күз алдыннан уйлар пәрдәсен. Кулын селти ана,
кузгала..* Манометрларга күз сала.
3
Җил капканы җилләр ачса, Юлларда буран уйный...
Мич яга ана төннәрдә, Төрлесен уйлый-уйлый.
Нурларын сибеп Иделгә, Тора Горький каласы... Шуннан табып кайтты бит ул Җанга якын баласын.
— Евдокия Ниловна, Син шундый кирәк миңа. Утырыр идем яныңда, Бал-мандан сыйлап кына.
Сөйләр идем сүзләремне, Кипкәнче иреннәрем.
Бомба шартлый,
10
Чишәр идем йөрәгемнең Иң нечкә төеннәрен.
Танымас идең, күрсәң дә Хәдичәмне, Илгизне.
Кара кайгы базларыннан Чыгарыштың син безне.
Җылың бирдең, көйләп йөрдең, Барына кулың җитеп.
Күзләрдән җуйган улымны Алгансың улың итеп.
Күктә кояш шаһит булган Синең изге эшеңә...
Бер-беренә җылы биреп Яши җирдә кешеләр.
4
Өстәлләрдә саплы көзге, Кочегар кыз оныткан. Исләренә төшәр әле Җыенганда клубка.
Үрелә ана көзгегә,
Сак кына, кыяр-кыймас... Иреннәрдән кан качса да, Кашлары һаман кыйгач.
Сизәсең гомер узганын Карап балаларыңа: Кулъяулык чигә Хәдичә, Атап сөйгән ярына.
Кавышсыннар,
аермасын Бернинди көч алармы. Бәхетләре булсын диеп, Үстерәсең баланы.
Китми колактан әле дә Юлга баз казыган аваз...
Ил күге аяз торганда, Ана күңелендә дә яз!
Чәчләргә көмеш тузанын Өрсә дә гомер җиле, Балалар яшьлеге белән Яшәрә ана күңле.
Кычкыра таң әтәчләре, Котлап таңның яңасын. Вышкаларын сакка куеп, йоклый девон каласы.
Уенчыгы төшкән очып, Сабыйның кулларыннан, йокла, әтиең кайтканчы
Буровой юлларыннан.
Кагылмый сиңа дөньяның Җиле дә, бураны да. Ана җылыткан өйләрдә Кирәкми юрганы да.
Илгиз тапкан девон газы Еракларга барадыр;
Евдокия Ниловна да Шушы газны ягадыр.
Бу бинада — көмеш яктылык,
Эрер микән алсу нурларда? — Җыена таң
яңа иртәне Гудок җыры белән зурларга.
Иреннәре куя тирбәнеп, Таң беләнме ана серләшә...
Кушып йөрәк җылыларын ул, Өйдән өйгә җылы өләшә.
Әлмәт. 1959.