Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ШАМУКОВКА 50 ЯШЬ


тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү’ юлындагы уңышы Габдулла Тукай образы өстендә эшләвендә дә ачык күренде. Актер, драматургик материалны иҗади үзләштереп, татар халык шагыйренең мөлаем образын күз алдына китереп бастыра алды.
Г. Шамуков замандашларыбызның образларын да сәхнәдә зур мәхәббәт, җылылык һәм сәнгатьчә осталык белән башкара. Театр тарихында тирән эз калдырырлык дәрәҗәдә уйналган андый образлар юбиляр иҗатында гаять күп.
Образның рухи допьясына Г. Шамуков тирәнтеп үтеп керә белә, героеның бөтен теләкләре, омтылышлары белән самими итеп яши ала. Шуңа да ул тудырган образлар җанлы, тормышчан, сынлы булып гәүдәләнәләр, бер-берсен кабатламыйлар. Алар тамашачы күңелен яулап алалар, эстетик яктан ышандыралар, көчле тәэсир итәләр.
Г. Шамуков татарчага тәрҗемә ителгән дубляж кинофнльмнәр чыгаруда да актив катнаша, үзенең оста уены белән фнльмнәрнең татарча яңгырашлы, сәнгатьчә булуына ярдәм итә.
Нәфис сүз остасы да булган Г. Шамуков татар поэзиясе классикларының, татар совет шагыйрьләренең әсәрләрен халыкка пропагандалау буенча мактаулы эш башкара.
Совет театр сәнгатен үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен Габдулла Шамуковка РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстапның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Г. Шамуков язучы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның курчак һәм балалар театры өчен язылган пьесалары, актуаль темаларга иҗат иткән мәсәлләре зур уңыш казанды. Шекспир, Грибоедов, Крылов, Гоголь, Чехов, Ю. Фучик һ. б. язучылардан күп санлы тәрҗемәләре Г. Шамуковны югары тәрҗемә культурасына ия булган язучы итеп танытты.
Г. Шамуков соңгы елларда әдәби тәнкыйть эшчәнлеген активлаштырып җибәрде. Бу өлкәдә дә аның кызыксынуы киң. Ул татар шигырь төзелеше мәсьәләләре белән дә, яңа басылган романнар беләп дә, бүгенге язучыларның иҗатлары белән дә кызыксына. Күптән түгел ул Нәкый Исәнбәтнең иҗат юлын тикшерүгә багышланган хезмәтен тәмамлады.
Г. Шамуков 50 еллык юбилеен гаҗәп киң һәм куанычлы иҗаты чын мәгънәсендә чәчәк аткан, үзендә дәрт һәм энергия ташып торган хәлдә каршылый.
«Совет әдәбияты» журналы редакциясе һәм журналның күп санлы укучылары юбилярны 50 яшь тулу уңае белән котлыйлар һәм аңа саулык-сә- ламәтлек, коммунизм тозүче боек халкыбызга хезмәт итеп килүче әдәбиятыбыз һәм театрыбыз олкәсендә тагын да зур иҗат уңышлары телиләр.
Язучы һәм артист Габдулла Шамуковка 50 яшь тулды.
Габдулла Шамуков күренекле рус һәм татар артистларының реалистик традицияләрендә тәрбияләнгән, бу традицияләрне үзенең оста уены белән тагы да үстергән, совет чорында үсеп җитлеккән талантлы сәхнә осталарының берсе. Ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә татар, рус һәм Көнбатыш Европа, Кытай драматургларының әсәрләрендә уйнап, күп дистәләгән онытылмаслык җанлы образлар иҗат итте.
Г. Шамуков — кешелек даһие В. И. Ленинның образын башкорт һәм татар сәхнәсендә беренче буларак (һәм уңышлы итеп) гәүдәләндерүче бәхетле артист булды. В. И. Ленин кебек катлаулы, тарихи конкрет бөек шәхесне сәхнәдә гәүдәләндергәндә артистның осталыгы аеруча тирән ачылды. Аның