Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘТХИ БУРНАШНЫҢ „САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ"


I/үптән түгел генә китап кибет- әренең киштәләрендә күренә башлаган бу ике китапны төрле кешеләр төрлечә каршы алалар. Өлкән буын укучылар Ф. Бурнашны озак еллар аерылышып торганнан соң очрашкан яхшы танышлары төсле каршыласалар, яшь әдәбият сөючеләр исә бераз гаҗәпләнеп карыйлар- чөнки Фәтхи Бурнаш алар өчен бөтенләй яңа һәм моңарчы ишетелмәгән исем. Шуңа күрә дә бу ике китапны кулларына алу белән, күп кенә укучылар алдына: «Фәтхи Бурнаш кем ул, нинди язучы?» — дигән сорау килеп баса.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында Баян Гыйззәт тарафыннан язылып, 1 нче томга урнаштырылган кереш сүз шушы сорауларга җавап бирүне үзенә максат итеп куйган. Тик Ф. Бурнаш кебек катлаулы иҗат юлы үткән зур әдипнең иҗатын аңлату өчен нибары 7 бит күләмендә генә язылган кереш сүз җитми, әлбәттә. Үзенең күпкырлы һәм бай иҗаты белән татар әдәбияты тарихында шактый зур урын тоткан язучының әсәрләрен укучыга тәкъдим иткәндә, бу мираска киңрәк, тирәнрәк анализ ясалса яхшырак булыр иде. Кереш сүздә язучының драма әсәрләренә шактый киң генә тукталынса даг поэзиясенә җитәрлек анализ ясал-мый. Ф. Буриашның иҗади үсеш юлында шактый зур урын тоткан «Бохара» (1929), «Мин калдырдым пар казанын» (1931) исемле поэмалары һәм күп менә шигырьләренең үзенчәлекләре, язылу шартлары ту-рында укучыларга, һичшиксез, аңлатып 5 Ф. Бурнаш. «Сайланма әсәр- л ә р». Ике томда. 1 том Р. Ишморат,
6 том Ш. Маннур редакциясендә, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1959 ел, нәшрият редакторы М. Хөсәен, тышлык художнигы И. Языкин, тиражы 6000 экз.. Бәяләре: I том 9 сум 10 тиен, 2 том 9 сум 05 тиен.
китү кирәк иде.
Ф. Бурнаш иҗаты, дин сөреме белән агуланган атмосферада башланып, үсеш юлында күп төрле киртәләр һәм кискен борылышлар аша үтә. Шуңа күрә аның иҗатында шактый тирән каршылыкларның булуы бер дә гаҗәп түгел. Фәтхи Бурнашның Октябрьгә кадәр язган әсәрләренең күбесендә (бигрәк тә «Айсылу»—1916, «Габделмән» — 1916, «Авылда» — 1916, «Кор- кыт» — 1916 поэмаларында) динчелек һәм ул чор әдәбият дөньясында киң генә җәелеп киткән консерватив романтизм шактый көчле сизелә. Яшь әдип тормыштагы явызлык, гаделсезлекләрне күрсә дә, алариың сәбәпләрен һәм шул авыр хәлдән чыгуның дөрес юлларын күрми әле. Тормыш хакыйкате һәм бик озак эзләнүләр Ф. Бурнашны явызлыкка явызлык белән, канга каршы канлы үч белән җавап бирү кирәк дигән фикергә китерәләр. 2 нче томга кертелгән «Дала давы» (1916) поэмасында әнә шундый мотивлар чагыла. Ә шул ук 1916 елда язылган «Шәрык кызы» поэмасында инде язучы бәхетне «күктән» эзләмәскә, ә җирдә, үз көчең, үз хезмәтең куеп, «ат менеп, сугышларда кылыч болгап», көрәшеп алырга чакыра.
Бодай чәчсәң жиргә, һнчвакыгга Тигәнәкләр үсмәс, шомланма,—
109
дип, ул хезмәтнең, көрәшнең бушка китмәячәген, үз җимешләрен бирәчәген әйтүгә кадәр күтәрелә. «Таһир-Зөһрә» трагедиясендә инде ' без Ф. Бурнашны иҗтимагый-поли- тик карашлары шактый камилләшкән, сәнгать әсәрләренең иҗтимагый тормышта тоткан ролен дөрес аңлаучы, өлгергән әдип булуга баруын күрәбез. «Таһир-3өһрә»нең һәр битен укыган саен үз геройлары белән бергә шагыйрьнең дә үсә барганын тоясың, якынлашып кил-гән «канлы көрәшләр»нең кайнар сулышын сизәсең. Әсәрнең беренче битләрендә Таһир шактый пассив итеп бирелсә дә, торган саен ул үсә бара һәм «кулы чылбырланган колларны, мазлумнарны» ханнарга, солтаннарга каршы көрәшкә чакыручы булып җитешә. Таһир бунтар- лык юлы белән китеп һәлак була, ләкин ул үз ялгышын аңлап үлә.
Балаларның аккан каннарыннан Рәхмәт яумас алтын тәхеткә! Бер чик булыр золым дөньясына, Хаклык кына күрше бәхеткә, —
ди Таһир үләр алдыннан.
Фәтхи Бурнаш нәкъ менә шушы әсәрен язган вакытта «ачулары тулып таша» башлаган халык массаларының, ханнарга, патшаларга каршы күтәрелеп чыгып, «алтын тәхетләр»не тар-мар итәчәкләренә тирән ышана. Бу инде — тормышка аек күз белән карау, язучының ике аягы белән дә ныклы реализм җирлегенә басуы. Фәтхи Бурнаш әсәрләрендәге реализм шулай өзлексез үсә һәм ныгый.
1917 елда Фәтхи Бурнаш төрле җирләрдә йөреп, революционлашып, пролетарлашып кайтучы авыл яшь-ләрен сурәтләгән «Яшь йөрәкләр» драмасын яза. «Бу әдип... үзенең «Яшь йөрәкләр» дигән театр әсәрен язып реализмга таба борылды... Шулай итеп, татар драма әдәбиятында «Г алиябаиу»ның револю- ционерланган бер иптәше туган
I булды», — дип, тәнкыйтьче Г. Сәгъди бу драмага югары бәя бирә («Татар әдәбияты тарихы», 1926 ел).
Дөрестән дә, бу әсәрне укыганда үзеңне шул чордагы татар авылын
да хис итәсең. Без монда ташып торган энергияле яшьләрнең нәкъ авылдагыча, бераз гына тупаслык сизелеп торган, шаян сөйләшүләрен, эчкерсез саф мәхәббәтләрен күрәбез. Язучы укучыны акрынлап әсәрнең эченәрәк алып керә бара, һәм син геройларның авыр тор-мышларын, әсәрнең эченә салынган социаль конфликтларны күрә баш-лыйсың.
1914 елда башланып киткән сугыш авылның хезмәт иясе халкы өчен яңа авырлыклар китерә, яшьләрнең күбесе сугышка алына. Ә түрәләргә акча төртеп сугышка бармыйча калган бай малае Галимҗан, Хәйретдиннең сөйгәне Сәрбине үзенә икенче хатынлыкка алып, мыскыл итәргә йөри. Ләкин Фев-раль революциясе булу нәтиҗәсендә солдатлар арасыннан депутат итеп җибәрелгән Хәйретдин авылга кайтып өлгерә һәм сөйгәнен коткарып кала. Хәйретдин инде элеккеге авыл егете генә түгел, ул хәзер Галимҗан кебекләрнең «яңак төбен чиләк төбе итә торган кеше» булып кайткан.
Әсәрдә бирелгән җырлар, уеннар да аның тормышчанлыгын, матурлыгын көчәйтәләр.
1918—19 елларда Фәтхи Бурнаш крепостнойлык чорында татар кре-стьяннарының алпавытларга һәм феодалларга каршы көрәшен сурәтләгән «Хөсәен мирза» әсәрен яза («һиҗрәт», «Җирсезләр» исемле вариантлары да бар). «Хөсәен мирза» татар сәхнәләрендә озак еллар буе зур уңыш белән бара.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң практик эше белән дә, иҗаты белән дә яшь Совет республикасын ныгытуда актив катнашкан коммунист шагыйрьнең поэзиясендә революцион романтизм (ул вакыттагы тәнкыйтьчеләр сүзе белән әйтсәк, «кызыл көрәш романтизмы») белән тыгыз бәйләнеп реализм да үсә һәм ныгый бара. Аның шигырьләре һәм поэмалары актуальлекләре белән аерылып торалар. «Сайланма әсәрләр»нең 2 нче томына бу чорда язылган «Чәчәктән һәйкәл», «Сәхра каны», «Ак каен»,
110
«Таң алдында», «Әҗәл», «Икеләнмә» (1919 елда язылганнар) исемле поэмалар һәм күп кенә шигырьләр кергән. Алар тирән һәм нечкә хисләргә бай булулары, гади һәм матур язылулары белән үзләренә тарталар. Алар укучының йөрәгенә бик җиңел үтеп керәләр, укучының аңына барып җитеп, акрынлап, ләкин нык һәм кире кайтмаслык булып сеңә баралар. Бу хисләр җы ел а -җы ел а ш у н ды й дә р әҗәгә җитәләр ки, укучы язучының әйтергә теләгән фикеренә төшенә һәм үзенең элегрәк шуны белми торуына гаҗәпләнү катыш шатлык белән җилкенеп китә. Язучы укучысы белән бергә фикер йөртә, уйлый һәм аны читкә чыгармыйча, үзе теләгән ноктага китереп туктата. Әнә шуңа күрә дә заманында бу әсәрләр фронтларда да, тылда да бик яратылып укылалар.
Империалистик сугыш коточкыч бөлгенлеккә төшергән, хуҗалыгы җимерелгән һәм капиталистик дәү,- ләтләр һаман кысарга, бетерергә азапланган яшь Совет илендә 1921 елда ачлык башлана. Фәтхи Бурнаш бу елларда «Ачлык елларда» исемле шигырьләр циклын яза. Бу шигырьләрнең берничәсе 2 нче томга кертелгән («Ач анага», «Елап булмый», «Тынлык авазы»). Аларда беренче карашта пессимизм һәм иҗат итүдән баш тартусыман мотивлар күренеп киткәндәй була. Ләкин бу—пессимизм түгел. Юк, бу башка нәрсә. Аны аңлау өчен шагыйрьнең шул чорда язылган башка шигырьләре белән дә танышырга кирәк. Шуңа күрә ул циклны тулысы белән урнаштырганда яхшырак булыр иде. Шул чорда ачларга ярдәм комитетының җитәкчесе булып эшләгән Фәтхи Бурнаш ачлык китергән бәхетсезлекләр белән һәр көн очрашып яши. Ул, бөтен көчен биреп, ачларга ярдәм оештыру чараларын күрә. Фәтхи Бурнашпың «Ачлык елларда» циклыннан пессимизм чаткыларын гына түгел, халыкның авыр тормышын җиңеләйтү өчен көн-төн эшләүче, ачлык елларда яңадан баш күтәрә башлаган халык дошманнарына каршы кискен көрәшүче зур шагыйрьнен олы җанлы йөрәген дә эзләргә кирәк.
Менә 1921 елның 31 декабре җитә, һәм Фәтхи Бурнаш бу көнне үзенен, «Тусын иде Яңа ел» исемле шигыре белән каршылый. Шагыйрь биредә ачтан интеккән халыкка, күп авырлыклар күргән илгә киләчәк. Яңа елның бәхет китерүен тели:
Күп чиктерде хәсрәт иске еллар. Җитәр инде, тусын Яна ел; Дәһшәт-көрәшләрдән талган куллар, Килсен инде рәхәт Яца ел!
1923 ел чынлап та илгә бәхет ки-терде, ачлык җиңелде: совет халкы тыныч хезмәткә, социализм төзү эшенә кереште.
Фәтхи Бурнашның бу еллардагы иҗаты, әлбәттә, югарыда күрсәтелгән шигырьләр белән генә чикләнми. Аның ачык оптимизм һәм шатлыклы рух белән сугарылган «Ачлык патша» (1921), «Кайт кызыл гөлләр белән» (1921), «Көрәш җырлары» (1922) исемле шигырьләре дә шул ук елларда язылганнар.
Коммунар, алга бар!
Алда рәхәт җанга бар... Юлларыңда көч кирәксә, Илдә көч, дәрман да бар, —
ди ул үзенең «Көрәш җырлары» исемле шигырендә.
Бу елларда Фәтхи Бурнаш әдәбият, сәнгатьнең төрле мәсьәләләренә караган бик күп мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә татар театр сәнгатен үстерү өстендә күп эшлиг драматург буларак эшчәнлеген тагын да киңрәк җәеп җибәрә. «Камали карт» (1926), «Авыл яшьләре» (1929), «Хатирә апа» (1929) исемле пьесаларында революциядән соң татар авылларында булган үзгәрешләр, илебездә барган коллектив хуҗалыклар төзү процессы сурәтләнә.
1923 елда Фәтхи Бурнаш «Мазлу* ма» поэмасын яза. Поэмада капитал изүе астында кешеләрнең тормыш төбенә төшүләре, люмпен- пролетарга әйләнүләре җан тетрәткеч буяуларда сурәтләнә. Мазлума образы Тукайның «Эштән чыгарылган татар кызы»на бик якын.
Ill
1926 елда Фәтхи Бурнаш Л. Н. Толстойның «Хаҗи Морат» һәм М. Ю. Лермонтовның Кавказ поэмалары тәэсирендә (бу вакытта ул аларны тәрҗемә итү өстендә эшли) «Мөкәррәмә» поэмасын яза. Поэма, Кытай һәм башка Көнчыгыш халыкларына багышланып, аларны изүчеләргә каршы азатлык көрәшенә чакыра. Шул ук елларда Фәтхи Бурнаш бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның якты образына багышланган «Ленин — партия» поэмасын да тәмамлый.
«Сайланма әсәрләр»гә колхоз авылы тормышын сурәтләгән «Миңлекәй белән Данбулат» (1934) поэмасы кергән. Бу поэма Фәтхи Бур- нашның иҗади командировкага авылларга барып йөрүе нәтиҗәсендә туган. Шагыйрь поэманың беренче өлешен язып бетергәч, туктарга уйлый, ләкин, тәнкыйтьче Г. Нигъмәти киңәше белән, 1934 елда «Миңлекәй белән Данбулатның туе» исеме астында калган өлешен дә яза һәм соңыннан аларны берләштереп чыгара.
Фәтхи Бурнаш соңгы әсәре «Ялгыз Ярулла» пьесасы (1940) өстендә бик озак эшләгән. Авылларда булып, колхозчыларның тормышы белән танышкан һәм халык телен өйрәнгән. Бу хезмәтләр, әлбәттә, бушка китмәгәннәр — «Ялгыз Ярулла» әсәре Фәтхи Бурнашның драма әсәрләре иҗат итүдә зур осталыкка ‘ ирешүен күрсәтә. Пьеса үзенең төзеклеге, тулы һәм төгәл эшләнгән ■ образлары һәм теленең табигый матурлыгы белән аерылып тора. Халыктан аерылып, колхозга кермичә калучы Ярулла карт үзенең хаталарын аңлый бара, тормыш үзе аның ялгышуын исбат итә һәм ул колхоз- ] га керә, үзен «иле белән бергә» яшәүче бәхетле кеше итеп саный башлый. Әсәрнең тормышчанлыгы. вакыйгаларның табигыйлеге һәм дөрес эзлеклелектә бирелүе укучы-
1 да җылы тәэсир калдыра.
; Фәтхи Бурнашның бу ике томга кергән әсәрләре нигездә әнә шулар. Күргәнебезчә, алар бу бик үзенчәлекле язучы иҗатының ачык билгеле бер юл белән һәм эзлекле рәвештә үсә баруын күрсәтерлек, укучыда аның иҗаты турында билгеле бер дәрәҗәдә гомуми 1 Р. Т ө х ф ә т у л л и н. Авы л ы м X и- кәяләре. Татарстан китап нәшрияты Казан, 1959 ел. Редакторы Г. Зәйнашева, тышлык художнигы В. Карамышев. Тиражы
8 000. Бәясе 2 сум 90 тиен.
фикер калдырырлык итеп сайлап алынганнар һәм урнаштырылганнар, һәр ике томның да ахырында М. Бур- нашева тарафыннан төзелгән «Биб-лиографик белешмә» бирелгән.
Соңгы сүз итеп шуны әйтергс» кирәк: Фәтхи Бурнаш 25 елдан артыграк сузылган иҗат эш чәйлегендә 20 дән артык сәхнә әсәре һәм поэмалар, 150 гә якын шигырьләр һәм төрле темаларга караган 500 гә якын мәкаләләр язган. Бу ике томга алардаи 5 драма әсәре, 13 поэма һәм 31 шигырь урнаштырылган. Безнеңчә, бу бик аз. Фәтхи Бурнаш татар әдәбиятында беренче башлап опера өчен либретто үрнәге биргән кеше һәм аның опера өчен язылган 4 либреттосы бар. Шуларның берсе кертелгән булса да әйбәт булыр иде. Шул ук «Мин калдырдым пар казанын» (1931), «Мөхә м мәтҗа и » поэмаларының, «Ватан» ораториясенең томнарда урын алмаулары да беркадәр канәгатьсезлек тудыра.
Татарстан китап нәшрияты гадәттә зур язучыларның күп томлы җыелмаларын зур аралыклар белән чыгара, беренче томнан соң икенчесен шактый көтәргә туры килә иде. Бу юлы ул мондый кимчелекне бетерә алган: ике томлык берьюлы чыгарылган. Нәшриятның болай эшләвен, билгеле, алкышлап каршы алабыз.