Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫНА МАТЕРИАЛЛАР


Редакция журналның бу елгы 4 нче саныннан башлап татар әдәбияты тарихына бәйләнешле материалларны (күренекле язучыларның моңарчы билгеле булмаган яки бик аз билгеле булган әсәрләрен, кулъязмаларын, фоторәсемнәрен, замандашларының истәлекләрен һ. б.) туплау һәм игълан итү эшенә керешкән иде. Редакциянең бу бүлекне ачуын укучыларыбыз яхшы дип таптылар һәм журнал исеменә кыйммәтле күп кенә материаллар 01$ибәрә башладылар.
. 1үбәндә без тулардан шагыйрь Һади Такташка бәйле ике материалны урнаштырабыз.
Һади Такташның хатын филология фәннәре кандидаты Хатип Госман иптәш, ә шагыйрьнең Урта Азиядә яшәгән чорын характерлый торган истәлекне шул елларда Кызыл Армия частьларының берсендә командирлык хезмәтендә булган, хәзер персональ пенсионер Габдрахман Даллин иптәш тапшырды.
ЬАДИ ТАКТАШНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЫ
Гайшә апа! 3
Командировкадан кайтуга (әле күптән түгел генә) Сезнең хатыгызны алдым. Җавап хатымны соңлап язарга туры килә. Кичерегез. Сезгә «Киләчәккә хатлар» поэмасының икенче хатын жибәрәм. Сез аны сорап Зөһрә апага да хат язгансыз. Ләкин бер шарт белән: тәрҗемә иткәч миңа үземә карарга җибәрегез. Булмаса, Ленинградта чыккан сборник- тагы «Нәни разбойник» кеше хуры итеп бирелгән. Аны уку миндә бик начар бер тәэсир калдырды. Андый итеп тәрҗемәләр бирмәскә кирәк. Бу хатлар да шундый бер тәрҗемә булып чыкмасыннар. Шуның өчен тагын бер кат тәрҗемәсе!, үземә карап чыгарга, әлбәттә, җибәрегез.
Тагын менә нәрсә: Син, зинһар, аны берәр рәтлерәк тәрҗемәчегә бир. Мин үзем бу хатларны я Светлов иптәшкә, яки Молчанов иптәшкә тәрҗемәгә бирү ягында. Алар алмасаг башка берәр грамотныйрак иптәшкә бирергә кирәк.
Тиз көннәрдә «Киләчәккә хатлар»ның өченче, дүртенче хатлары да басылып чыгачак. Аның өчесе дә басылып шул көннәрдә «Яңалиф»тә 4 чыга. Сез аның беренче хатын тәрҗемә иттегезме? Аның да тәрҗемәсен карарга миңа җибәрегез. «Киләчәккә хатлар» мондагы рус шагыйрьләре тарафын-
3 Гайшә апа — тәрҗемәче Г. Шәрипова.
J Орлова — журналист.
/Г'ton w dskafyada*'
* $7<й>£э
-?£^ a*l6 tytuyadq Г U j <L^tp -1 *4. г <!r/
kLbU ^6 tcf*. /2^^ 'Ze/l—
7ado&ioCf, a^id6/ fa'Crf.'£/Ъ+9<<>4М fcjcsz*!..
? xz,, ■ 0y <2 ^^/r
У чЛ ЕАЛ&ЪСА. 4?GJ . 4>*r 6^t е<ы,еа£>
&&ГНУТЛЛ э
нан да тәрҗемә ителеп маташыла. Алардан күп нәрсә коте;, булмый. Аннан Орлова 1 иптәш тарафыннан минем «Мока- май» русчага тәрҗемә ителгән иде. Әльманахыгызга кертергә уйласагыз, аны җибәрермен. Җавап көтәм.
Сәлам белән һ. Такташ.
26, VIII, 31.