Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КАЗАНЫШЫ


дип Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» исемле романын укып чыктым. Әсәр миңа ошады. Табигый һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнгән татар авылы күренешләре, шәхес буларак билгеле булмаган, ләкин үзләренең табигатьләре, уйлары, хыяллары, максатлары, омтылышлары белән бик таныш булган һәм әдип тара-фыннан җанлы итеп сурәтләнгән төрле характердагы авыл кешеләре, аларның үзара мөнәсәбәтләре бөтен зиһенемне биләп алды. Әсәрне бер тын алуда диярлек укып чыктым. Бәлки, бу минем авыл малае булуым, романда кайчандыр үзем кичергән хисләрне тоюымнандыр. Ничек кенә булмасын, « Җәяүле кеше сукмагы» романын яратып укыдым.
Фатих Хөсни, гомумән, укучының игътибарын били торган мавыктыргыч әсәрләр бирүче әдип. Ул тормыштагы иң гади, бик күпләр игътибар да итми торган, беренче карауга, әллә ни әһәмияте дә булмаган гадәттәге бер күренешне тотып ала да, аны шигъри итеп, үзенчәлекле юмор белән сугарып, матур тел белән сөйләп бирә һәм шуның белән үзенчәлекле бер фикер әйтә белә.
«Җәяүле кеше сукмагы» романы татар крестьянының революциягә килүе турында сөйли. Әсәрнең сю- ! жеты җыйнак, эчтәлеге бай, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләр ачык һәм табигый. Геройлар арасында барган көрәш шәхесләр арасында килеп туган очраклы бәрелешләр итеп кенә бирелми, зур итеп, чор өчен характерлы булган иҗтимагый көрәш итеп бирелә. Әйтик, әдип халык өстенә авыр йөк булып төшкән һәм әледән-әле яңа корбаннар сорап торган дәһшәтле сугышның аерым эпизодларын гына сурәтләсә дә, шул эпизодларда империалистик сугышның типик якларын гомумиләштерүгә ирешкән. Ул битләрне укыганда сугышның дәһшәте чыннан да күз алдына килеп баса.
Фатих Хөсни геройларның үсешен, алардагы аңның, дөньяга ка- раШның үзгәрүен катлаулы вакыйгалар аша төгәл итеп, һәркемне ышандырырлык итеп күрсәтә. Ул аларны үзе теләгән я»кка җитәкләп йөртми, алар табигый рәвештә үз юллары белән баралар. Әгәр дә шулай булмаса, романның ышан-дыру көче, укучыга йогынты ясый торган идея көче зәгыйфь булыр, укучы, роман геройлары табигатендәге психологик ялганны сизеп, әдип сурәтләгән тормышка ышанмас һәм романга булган кызыксынуы кимер иде. Романның көче геройларының психологик яктан дөрес һәм укучыны дулкынландыра торган итеп тасвирлануында.
Романда Сәфәргали, Зәйтүнә, тегүче Корбангали, Асылбикә, Бурсык Абдул, Сәлмән бай, аның улы Мидхәт, Садыйк мулла, Мәрәк Фәсхи, асламчы мишәр шикелле әдәби яктан пөхтә итеп эшләнгән оригиналь образлар бар.
Әсәр татар авылы кешеләре тор-мышыннан алынып язылган. Авыл кешеләренең тормышлары, көнкү-решләре, дөньяга карашлары, го-
117
Э
118
реф-гадәтләре, аларның психологиясендәге үзенчәлекләр уңышлы бирелгәннәр.
Бөек Октябрьгә кадәр татар кре-стьяны җирсезлектән интегә иде. Шуңа күрә аңа кыш көннәрендә кәсепкә чыгып китү бик характерлы. Ул бераз акча эшләр өчен нинди дә булса эшкә китәргә мәҗбүр. Романның төп герое итеп, әнә шундый ел саен авылдан авылга күчеп, тегү тегеп йөрүче кеше алына. Татар халкы өчен бу аеруча типик күренеш. Әсәрнең үзәгендә әнә шундый кәсепкә йөрүче һөнәрче образы булуы романның миллилеген билгели торган факторларның берсе һәм әһәмиятлесе.
Тегүче егет Сәфәргали романның иң уңышлы образларының берсе. Бу образда кыюлык, тапкырлык, уңган-лык, батырлык шикелле халкыбызның гүзәл сыйфатлары чагыла. Кече яшьтән үк эш ярата торган бу малай бик тиз тегүчелек һөнәренә өйрәнә. Әтисенең ярдәмчесе булып китә. Нинди генә эшкә алынмасын, ул барын да булдыра, һәр эшкә аның кулы килеп тора. Сәфәргали, үзенең шундый сәләтлелегенә таянып, үз эше белән бәхеткә иреш- мәкче, җәяүле сукмагы белән бәхетле матур тормышка барып чык- макчы була. Аның логикасы бу-енча шул сукмактан барып бәхеткә ирешеләчәк, башкача булуы һич мөмкин түгел. Шәфкатьсез тормыш аның бу хыялын юкка чыгарганда да ул өметен өзми, уңышсызлыгын очраклы хәл дип уйлый.
Бу сыйфат аның атасы Корбангали картта да бар. Ул, һәр ел кар төшкәч, кечкенә чана тартып тегүчелеккә китә. «Бу ел, алла боерса, атка тырышып карарга кирәк!» дип яз көне ат белән кайтып керергә хыяллана. Ләкин үзе һаман атка тиенә алмый, бичара.
Үзенең бәхетен ялгызы гына та-барга нык ышанып, һаман үзенең тар җәяүле сукмагыннан йөрүче Сә-фәргали, соңга таба алдынгы кеше-ләрнең фикере һәм тормыш үзе күр-сәткән тәҗрибәләр нәтиҗәсендә аңы үсеп, яңа тормыш өчен көрәшүчеләр сафына басып, киң олы юлдан бара башлый. Ләкин бу югарылыкка ул кинәт кенә менми — моның өчен Сәфәргали зур үсеш юлы үтә. Әдип әнә шул үсү процессын оста күрсәтә. Сәфәргали табигате белән үзе сынап белмәгән нәрсәгә ышанмый торган кеше, һәрбер яңа фикерне ул тормыш тәҗрибәсендә сыналганнан соң гына кабул итә. Ләкин бер кабул иткән һәм ышанган фикереннән ул инде кире чигенми. Ул аның өчен теләсә нинди кыенлыкларга барудан да баш тартмый. Бу — образның төп сыйфатларыннан берсе.
Сәфәргали большевиклар тәэси-рендә идея ягыннан шактый нык формалашкан, Япон сугышы дәһ-шәтләрен күргән Мәрәк Фәсхи белән очраша. Әсәрдә ара-тирә генә күренеп киткән бу моряк автор тарафыннан саф күңелле, какшамас рухи көчкә ия булган, күңелдә үзенә карата тирән ихтирам хисе уята торган образ .итеп бирелә. Фәсхинең сүзләре кыска, ачык, ышанычлы һәхМ көчле. Тирәкле авылы кешеләре арасында үзенә бер төрле характерлы бу кеше Сәфәргали күңелендә тирән хөрмәт хисе кузгата. Сәфәргалинең аң-фикер ягыннан үсешенә бу кешенең тәэсире гаять зур. Ул аны кайчакларда «-пәйгамбәр кебек» итеп тоя. Ләкин үзе аның әйткән яңа фикерләренә һәрвакыт шикләнеп карый. «Ул аның фикере белән килеш-кән дә кебек, шул ук вакытта Мәрәк абзасы нәрсәнедер артык бөгеп җибәргән төсле». Фәсхи абзасы «кешеләр сыйныфларга бүленеп яшәгәндә һәм ул тәртипне саклаучы кылыч белән камчы уйнап торганда ярлы-ябага һәм эшчеләргә бәхетнең һич тә мөмкин булмаганлы- гын» әйткәч, ул аңа мондый сораулар бирә:
— «Бәхетнең баганалы юлы бармы? Булса, безнең ише чабаталы йолкышлар бара аламы ул юлдан? Әллә менә синең ише китап сүзләре сөйләп йөри торган шома итеклеләр генә барырга тиешме?»
Тормыш тар сукмактан ялгыз гына барып бәхеткә ирешү мөмкин түгеллекне бик ачык итеп күрсәтте. Тегүчелек белән эш чыкмагач, Сә-фәргали Сәлмән картка ялчы булды. Сәлмән карт сәүдәгә өйрәтергә, бае
119
тырга вәгъдә бирде. Үз күңеле саф булгач, Сәфәргали аңа ышанды. Ләкин Сәлманнекеләр аны кәкре каенга терәттеләр. Кайда ул баету! Өзелеп сөйгән Зәйтүнәсен тартып алдылар!! Менә шуннан соң инде аның бәхет турындагы хыяллары җилгә оча. Нинди акылга сыймаслык хәл, дөньяның нинди гариплеге соң бу: саф күңел, намуслы хезмәт белән бәхетле яшәргә мөмкин түгел!!
Автор Сәфәргали аңындагы бу борылышны аеруча оста итеп бирә, һичбер хезмәтсез-нисез генә Сәл- мәннәр әнә «табыш саный, сөт өсте ашый, чардаклы өйдә яшь хатын белән (моның Зәйтүнәсе белән) әйттереп тора, ә бу, кайнар баш, алар- га арыштан он, оннан акча ясап бирә».
Хәзер аннан бөтен халык — белгәне дә, белмәгәне дә — мыскыллап көлә төсле. Әнә теге юлда очраган ат печеп йөрүче дә бит: «Борыныңны салма юкка. Бер дә булмаса безгә— ат печүчеләр янына кил. Без дә Сәлмән байдан ким печмибез», дип көлә. Хәзер инде ул тиле Иб- ранның берсе икенчесенә ябышмый торган җырларында да үзенә карата ачы киная, мыскыллау ишеткәндәй була. Менә тиле Ибрай арык аркылы салынган басмага аякларын салындырып утырган да, тәпиләре белән суны чәпелдәтеп, «тегермән тартып», утыра, үзе аяк чәпел- дәтү ритмына туры китереп такмаклый:
Оны чыга арбадан, ике бөртек ярмадан, Хәчтрүшкә ни кирәк? Йөри чабата иләп. Текер-текер тегермән, таш астына җен кергән, Егете җенгә өйләнгән, сыбызгысы көйләнгән. Ак кирәк, күк кирәк, Хәчтрүшкә кыз кирәк, Кызы качкан тезмәгә, май эчендә йөзмәгә...
— Кем өйрәтте сиңа бу такмак-ларны?— дип сорый тәмам гаҗәпкә калган Сәфәргали. — Кем соң ул синең Хәчтрүш дигәнең?
— Өйнең тәрәзәсеннән кереп, морҗасыннан чыга белә торган ке- ие,— ди Ибрай. Бераз киткәч кире борыла:—Хәчтрүшне дә белмисеңмени әле син? Зур кеше ул Хәч- грүш. Берәүгә бер тиен бурычлы гүгел, берәүдән дә бер тиен алачагы юк. Менә кем ул Хәчтрүш, — дип китеп бара.
— Юк, — ди Сәфәргали.—Бусын ялгыш әйттең син, Ибрай. Хәчтрүш- нең алачагы бар. Хәчтрүшнең алачагы күп. Ул бүгеннән үзенең шул алачакларын даулап, үзенә иптәшкә җибәрелгән туры сүзле пәйгамбәрне эзләп китә...
Бу борылыш Сәфәргалинең сук-магын бөтенләй башка якка борып җибәрә.
Сәфәргали солдат булып фронтка эләккәч, аның аңы үсеп, олы юлга төшеп, революция көрәшчесе булып китүенә солдатлар арасындагы большевик агитатор Арнаутов белән дуслашуы зур сәбәпләрнең берсе була.
Сәфәргалинең тагын бер ягы — ул үзенең беренче мәхәббәтен һичбер кер кундырмыйча байрак рәвешендә күтәреп бара. Зәйтүнә аны ташлап Сәлмән малае Мидхәткә чыкса да, Зәйтүнәгә карата булган көчле мәхәббәт хисе әледән-әле Сә-фәргалинең бәгырен көйдерә. Бу мәхәббәт романтикасы Сәфәргалине хатын-кыз тирәсендә тыйнаклыкка, сафлыкка өйрәтә, солдатлар арасындагы төрле шапшаклыклардан саклый.
Әсәрдә Зәйтүнә образы шулай ук уңышлы язылган. Уйчан, сабыр, нечкә табигатьле, ләкин үзенең эчке кичерешләрен тышка чыгармаска — яшерергә өйрәнгән бу татар кызы үз башыннан зур фаҗигалар кичерә. Атасы аны, җандай күреп сөйгән егетеннән аерып, кара канга батырып кыйнап, көчли-көчли Сәлмән бай малаена бирә. Зәйтүнә Сәлмән бай йортына килен булып төшкәч, ару-талуны белмичә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кол булып хезмәт итү өстенә, төрле хурлаулар, кимсетүләр, җәберләүләрнең барын да татый, авызы тулы кан булса да, төкерми, язмышына буйсынып, шул хәлдә шактый гомер яши. Автор бу урында татар хатынының хокуксызлыгын типик шартларда, характерлы детальләр аша зур бер осталык белән тасвир итә. Зәйтүнә теләсә нинди авырлыкны күтәрергә әзер. Хурлау-җәбер-
120
ләүләргә дә ул бер нинди җавап бирми. Башын иеп, каенатасыннан, биагаларыннан тел яшереп, көн-төн килен хезмәтен үтәвендә дәвам итә. Ләкин аның бу сабырлыгы бер көн килеп чигеннән үтеп китә, Зәйтүнә үзенең протестын күрсәтергә мәҗбүр була. Чөнки аны каенанасы урлашуда гаепли. Саф күңелле Зәйтүнә бу җәберне күтәрә алмый, авырлы килеш йортны ташлап чыгып китә һәм атасына кайтып керә. Ләкин атасы аны кабул итми:
— Әнә ишек, — ди ул, — киявең белән килсәң, ишек ачык, ялгыз йөрсәң — ябык... Күземә дә күренәсе булма!
Туган йортының ишегеннән сөрел-гән Зәйтүнә, күз яшен коеп, туган авылын ташлап, җәяүләп, кайдадыр бер татар авылындагы апасына барып сыенырга мәҗбүр була.
Зәйтүнә ир бала таба. Сәлмән карт ул баланы анасыннан аерып урлап китә. Бала артыннан баргач, Сәлмән карт аңа:
— Балаң бик кадерле икән, киләсең дә торасың. Килмисең икән, бар, эзлә, второй гиль ди Сәлмән купецны өркетерлек көч тап! — ди.
Ләкин Зәйтүнә бу җәһәннәмгә яңадан керергә теләми. Баласын да күрмәгән килеш, эчтән өзгәләнеп, шуннан артык бер ни дә эшли алмыйча, кире китә.
Бары тик революция булгач кына, Зәйтүнә, үзенең хокукын тоеп, Сәлмән карт капкасы төбенә баласын таләп итәргә килә, һәм Совет власте аңа баласын алып бирә. «Совет» сүзенең мәгънәсен Зәйтүнә үзенчә аңлый, ул аны «бәхетсез хатын- кызлар өчен чыккан бер закон дип кабул итә» һәм ул аңа «баласына ябышкан күк ябыша». Фатих Хөсни Совет властеннан күргән конкрет файдадан чыгып һәркемнең «совет» сүзенә үзенчәлекле мәгънә бирүен нечкә юмор белән оригиналь рәвештә тасвир итә.
Октябрь революциясе булу белән көн тәртибенә халыкны агарту, на-данлыкны бетерү, һәрбер уку яшенә кергән баланы гына түгел, зурларны да укыту мәсьәләсе куела. Моның өчен иң элек укытучылар җитештерергә кирәк иде. Халык арасыннан укымышлырак кешеләрне җыйнап, кыска вакытлы курсларда укытып, аларны укытучылар итег куя башладылар. Зәйтүнә дә, укы-тучылар курсын тәмамлап, мәгариф эшчеләре сафына баса. Патша Рос-сиясендә бернинди хокукы булмаган татар хатыны революциядән соң җәмгыятьтә иҗтимагый роль уйнау дәрәҗәсенә күтәрелә. Зәйтүнә әнә шул типик күренешне чагылдырган уңышлы әдәби образ.
Сәфәргалинең әнисе Асылбикә түти портреты да зур җылылык белән язылган. Менә алар ата, ана һәм угыл сәке йөзлегенә утырып дога кылалар. Сәфәргали бармак араларыннан гел әнисенә карап утыра. «Әнә аның әнисе ничек ихлас күңелдән бирелеп укый догасын. Кешегә ишеттерергә тырышып «пыш-пыш» килми, хәтта аның иреннәре дә селкенмәгән кебек. Аның каравы ул, ничектер, тоташы белән изге нияткә чумган, әнә маңгай җыерчыклары да, әнә яулык читеннән күренеп торган юка гына чал чәче дә, әнә учак арасында йөргәндә яңагына тиеп калган корым эзе дә, хәтта әнә алъяпкыч бәенә, күлмәк сәдәфенә чаклы — барысы да, барысы да теләктә һәм бу дога, башка бөтен догалардан үзгәрәк булып, Сәфәргалинең күңелен йомшарта, елыйсын китерә иде». Улын беренче тапкыр тегүчелек эшенә озатканда ананың кичерешләре, иң гади сүзләренең төбендә тирән мәгънәләр ятканлыгы, баласына карата булган чиксез мәхәббәте, юл сәдакасы итеп эткә ташларга дип улына тоз сипкән икмәк кисәген тоттырулары, улыннан аерыла алмый авылны чыгып шактый җир озата барулары күңелгә тәэсир итәрлек итеп сурәтләнә.
Менә ул тагын улын озата. Бу юлы инде революция көрәшенә. Ана инде бөтенләй картайган. Улына әйтер сүзләрен әйтеп җиткерә алмаган шикелле, аңа ниндидер бик кирәкле бер сүз әйтәсе бар кебек иреннәре кыймылдап тора. Асылбикә түти сүзгә ярлы, ләкин хискә бай. Аның күңеле гаҗәеп җылы һәм якты. Әдип аның таң белән юлга чыгачак улын уятмаска тырышыпв
121
аңа юлга биреп җибәрергә дип, мич янында нидер пешеренеп йөрүен, әледән-әле эшен бүлеп озаклап-озак- лап улының өстенә карап торуларын, күңеленнән ниндидер догалар укып, якты теләкләр теләвен шундый самими һәм тирән дулкынлан- . дыра торган итеп тасвир итә.
Инде романның теле турында берничә сүз.
Фатих Хөсни гомумән үзенең иҗаты белән татар әдәби теленең үсе- I шенә бай өлеш керткән художник. Ул телебезнең хәзинәсеннән оста файдалана белә. Үзенең әйтә торган фикерен көчле *итеп бирү өчен оригиналь охшатулар, чагыштырулар, метафоралар куллана. Аның эпитетлары төгәл һәм конкрет, җөм-ләләре җыйнак. Шуңа күрә аның әсәрләрен укучы җиңел кабул итә. Әдип үзенең бу әсәрендә дә тел чараларыннан оста файдалана.
Романдагы вакыйгаларны хикәя кылучы «автор сүзе» татар әдәби теленә нигезләнә. Биредә Фатих Хөсни, әдәбиятыбызга кереп урнашкан уңышлы традицияләрне иҗади файдалану белән бергә, җанлы халык теле үрнәкләрен дә иркен куллана. Геройларны индивидуальләштергәндә аларның сөйләшү үзенчәлекләрен билгеләүгә зур әһәмият бирә. Романда һәр герой үзенчә сөйләшә. Моның өчен Сәфәргали, Мәрәк Фәсхи, Сәлмән бай, Садыйк мулла, асламчы мишәр, Мидхәтләрнең сөйләшү үзенчәлекләрен чагыштырып карау да җитә. Әсәрдә геройларның үсешен биргәндә мохит тәэсирендә үзләштерелгән яңа сүзләр, яңа фразалар да күрсәтелә. Әйтик, романның икенче яртысында Сәфәргалинең лексикасына, фронттагы аралашулар нәтиҗәсе рәве-шендә, яңа сүзләр, яңа фразалар өс-тәлүен күрәбез. Мәсәлән, ул, Арнаутов белән төнлә секретта утырганда, аңа шундый бер реплика ташлый:
— «...Ә син, ерунда сөйлисең. Хатын җәйгән түшәк, бәхет, ералаш разный».
Биредәге «ералаш», «ерунда» — аның фронтта үзләштергән сүзләре. Зәйтүнәгә язган хатында исә боль-шевистик әдәбият аша үзләштергән бөтен бер җөмләне очратабыз.
«...Калган ягын сөйләшербез. Шәт, мир ясау юлын табарбыз. Хәзер бит инде безне берәү дә көчли алмый. Пролетариям нечего терять».
Биредәге «мир ясау» сүзе дә Сәфәр өчен яңа сүз, ул аны фронтта үзләштергән, юкса ул «килешү» дияр иде.
Романның шигъри пафосы күңелне шатландырып, тормышны сөю хисе уята торган шук юмор белән үрелеп бара. Тормыштагы күренешләрне сурәтләгәндә хуш күңел белән ягымлы итеп көлә белү Фатих Хөсни иҗаты өчен, гомумән, хас бер нәрсә. Биредә дә аның көр күңелле табигый юморы укучыны мавыктыра торган көчле факторларның берсе булып тора.
Әдәбиятыбызның әһәмиятле ка-занышы булган «Җәяүле кеше сук-магы» романының, билгеле, кайбер кимчелекләре дә бар. Алар турында да әйтеп китәргә кирәк.
Романның сюжетында шактый әһәмиятле урын тоткан Сәлмән картның олы уллары кирәгенчә су-рәтләнеп, индивидуал ьләшеп җит-мәгән. Бигрәк тә олы улы Рифгат, романда шактый зур урын тоткан-лыктан, төгәл бер портрет итеп би-релергә тиеш иде. Ул, яңа сәүдә капиталы вәкиле буларак, атасы Сәлмән карт белән дә конфликтка керә. Гомумән, ул образ киң колачлы сәүдәгәр тибы итеп алынган. Ләкин үзе характер буларак зәгыйфь, хыялда сакланырлык түгел. Аның үзенә генә хас булган индивидуаль яклары күренми. Ә бит Фатих Хөсни берничә генә деталь белән дә образ-характер тудыра белә. Мәсәлән, урлап китерел-гән Зәйтүнәне үгетләргә кергән Хәмдия бер генә тапкыр күренеп кала. Ул романның сюжетында әллә ни әһәмиятле урын да тотмый. Ләкин үзе характеры, кыяфәте, холкы, кыланышлары, сүзе саен диярлек урынлы-урынсыз «мокыт» сүзен куллануы белән үзенчәлекле бер кеше булып хыялда кала.
Рифгат үзенең әсәрдә тоткан урыны белән бик әһәмиятле һәм ул тиешенчә төгәл итеп сурәтләнергә
122
тиеш. Сәлмәннең уртанчы улы Хикмәт турында да шул ук фикерне әйтергә кирәк. Ул да шулай ук индивиду альләштерелеп бирелергә тиеш.
Инде Мәрәк Фәсхи турында. Образ бик матур итеп язылган. Авылда экономик таянычын югалтып, ярым пролетарлашып төрле урыннарда эшләп йөргән бу кеше әледән- әле авылга кайтып күренә һәм шунда үзенең фикере, җәмәгать эшенә актив катнашуы, кыюлыгы белән халык каршында хөрмәт казана. Рә- сәй социал-демократлар партиясе идеяләрен алга сөреп йөргән бу кешедә Сәлмәннекеләр, авыл старостасы һәм писарь үзләренең чын дошманнарын күрәләр. Мәрәк Фәсхи Сәфәргалинең аңын үстерүдә хәлиткеч рольләрнең берсен уйнаучы кеше. Бу образ романның беренче яртысында актив хәрәкәт итә. Ләкин соң- га таба әллә кая китеп югала. Станциядә фронтка китеп баручы Сәфәргалигә очрап аның белән сөйләшә дә, соңыннан бөтенләй күренми. Шуңа күрә аның язмышы ахырына- ча хәл ителеп бетми кебек. Ул образны Совет власте өчен көрәштә дә күрәсе килә. Аның бит яңадан бер тапкыр үз авылына кайтуы яки партия тарафыннан авылга җибәрелүе дә мөмкин, һәрхәлдә автор киләчәктә Мәрәк Фәсхи образының язмышын ахырынача хәл итеп күрсәтә торган берәр эпизод өстәр дип уйлыйбыз. t
Әсәрнең 57 битендә шундый юллар бар:
«...Садыйк мулла, соңыннан акылы башына килеп, бу ике тәмле тамакны эш бүлдереп мәчеткә сөйрәп йөртүнең үзенә кыйммәткә төшәчәген, ул чагында бу артык кашыкларның үзендә озак кунак булачагын уйлап, аларга намазны өйдә генә укырга һәм бер алган тәһарәт белән бишесен берьюлы әйләндереп салырга мөмкин булуы турында фәтва бирде».
Миңа калса, биредәге биш вакыт намазны бер алынган тәһарәт белән укырга фәтва бирү артык шикелле. Бу фәтва аның Корбангали белән Сәфәргалине мәчеткә кыстап алып баруларына бөтенләй капма-каршы була бит. Хәзрәт бит үзен саф бер ходай кеше итеп күрсәтергә тырыша. Үтә чыккан ханжа бит ул, хода юлында гына булырга кирәк, дөнья КУУ — шәйтан фигыле, аның белән артык мавыкмаска дигән фикерне алга сөрә. Биш вакыт намазны бер тәһарәт белән укырга фәтва биреп Садыйк мулла үзен-үзе фаш итә. Реалистик планда язылган романда бу фәтва суфи табигатьле мулланың характерына зарар итә. Аннан аның кирәге дә юк. Аны бит барыбер Сәфәргали мич башындагы әчегән балы белән фаш итә. Мулланың бо- лай фаш ителүе табигый да, кызык та. Ул эпизод автор тарафыннан бик матур итеп бирелгән.
Шик юк, автор романның киләсе басмасында бу кимчелекләрне бетерер һәм роман тагын да әйбәтләнә төшәр.
Соңгы сүз итеп шуны әйтергә кирәк: бу роман Фатих Хөсни иҗатының тагын да бер баскычка күтәрелүен билгели торган әсәр. Әдип оста итеп язылган хикәяләр, повестьлар аша эпик жанрның иң катлаулы һәм җәенке сюжетлы формасына — романга килде һәм бу өлкәдә дә, әдип буларак, үзенең осталыгын күрсәтте. Татар халкының революциягә килүен тасвирлаган әсәр-ләр моңа кадәр дә булдылар. Ул яктан караганда, «Җәяүле кеше сукмагы» романын без әдәбиятыбызның беренче карлыгачы дип әйтә алмыйбыз. Ләкин әсәр яңа, без аны әдәбиятыбызның уңышы дип карыйбыз. Әдип үзенең романында моңарча сурәтләнгән күренешләрне кабатламый гына түгел, алынган теманы бөтенләй башкача, үзенчәлекле итеп чишә. Төзелгән сюжеты, образлар системасы, сурәтләгән картиналары— барысы да яңа. Шуңа күрә, «Җәяүле кеше сукмагы» романы татар халкының революциягә килүен сурәтләгән әсәрләр арасында үзенә мактаулы урын алып тора һәм без бу романны авторның гына түгел, бөтен татар совет әдәбиятының әһәмиятле казанышы дип уйлыйбыз.