Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРДЕМӘНД

905 елгы беренче рус буржуаз-демократик революциясе татар поэзиясе үсешенә дә зур йогынты ясый. Рево- .люциянең көчле дулкыны белән яңадан-яңа язучылар күтәрелеп чыгалар. Сәнгатьчә бик нәфис һәм оста язылган шигырьләре белән татар поэзиясенә шактый өлеш керткән Дәрдемәнд шул чор поэзиясендә үзенчәлекле урын алып тора. Дәрдемәнд гаять каршылыклы чорда яшәгән, катлаулы үсеш юлы үткән шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗатын бәяләүдә дә каршылыклы фикерләр очравы гаҗәп түгел. Үзе исән вакытта Дәрдемәндиең әсәрләре аерым җыентык итеп чыгарылмаган. 1929 елда чыккан җыентыгында исә күп кенә төгәлсезлекләр җибәрелгән. Җыентыктагы ялгышларның иң зу- рысы — Дәрдемәндиең 1906 елда ук басылган «Каләмгә хитап», «Яз чә-чәге», «Тал чыбык» һәм башка ши-гырьләрен Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң язылган әсәрләр рәтенә кертеп санау. Бу, әлбәттә, шагыйрьнең иҗат үсешен дөрес билгеләүгә зур комачаулык ясаган. Соңгы елларда Дәрдемәндиең вакытлы матбугатта басылган барлык шигырьләрен тикшереп чыгу, архивтагы кулъязмалары һәм хатлары белән дә танышу, шагыйрьне күреп белүчеләрдән алынган һәм ша-гыйрьнең улы Җәгъфәр Рәмиевнең истәлекләре шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлын аныкларга мөмкинлек бирде.
Дәрдемәнд — Закир Рәмиевнең әдәби псевдонимы. Ул 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасы, Эстәрле Тамак өязе, Җиргән авылында, Мөхәммәтсадыйк исемле сәүдәгәр гаиләсендә туган. 1862 елда Рәмиевләр Җиргәннән Орск өязендәге Юлык авылына күчеп киләләр. Шунда яши башлауларына җиде ел тулганда Дәрдемәндиең атасы алтын приискасы ачып җибәрә. Закирның балачагы әнә шул бай һәм укымышлы гаиләдә үтә. Башта ул
Дәрдемәнд ней 1906 елда Петербургта төшкән фотосы.
МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН
ДӘРДЕМӘНД
(Тууына 100 ел тулу уңае белән)
t
104
Юлык авылы мәктәбендә укый. Соңрак, агасы Шакир Рәмиев белән бергә, Орск өязе, Муллакай авылы мәдрәсәсендә укый. Шунда гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә. Закирга яшьтән үк рус .телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә әнисе зур ярдәгл күрсәткән. Соңыннан ул, үзлегеннән укып һәм Орск шәһәрендә торганда алдынгы рус яшьләре белән аралашып, рус телендә яхшы сөйләрлек һәм дөрес язарлык хәлгә килә.
Закир Рәмиев 1880 елда, мәдрәсәне тәмамлап чыкканнан соң, укуын дәвам иттерү теләге белән, Төркиягә китә. Ләкин анда ул аерым бер мәктәпкә кереп укымый, бәлки ирекле рәвештә кайбер укытучыларның дәресләрен тыңларга гына йөри. Ис- танбулда яшәүче язучылар һәм шагыйрьләр белән дә аралаша. Үзлегеннән төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Агасы Шакир Рәмиев хатыннан күренгәнчә, Дәрдемәндкә андагы типография эшләре белән танышып кайту бурычы да йөклә- телгән була. Шул ук хаттан Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең узган йөзнең 80 нче елларында ук әдәбият һәм мәгариф эшләре белән кызыксына башлаулары да аңлашыла.
Дәрдемәнд Россиягә кайткач әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Аның шул елларда төрекчәдән татарчага берничә хикәя тәрҗемә итүе, шигырьләр яза башлавы турында да истәлекләрдә мәгълүматлар бар.
«Вакыт» газеты редакторы Фатих Кәрими үзенең истәлегендә Дәрде- мәндиең беренче әсәрләрен реакцион руханилар, татар кадимчеләре начар каршылавын яза. Шуның аркасында Дәрдемәнд үзенең беренче шигырьләрен тиз генә бастыра да алмаган.
XX йөз башларында Рәмиевләр әдәбият һәм нәшрият эшләре белән тагын да якынрак кызыксына баш-лыйлар. 1899 елда Шакир Рәмиев, Петербург типографияләренең бер- ничәсендә булып, рус газетлары, ре-дакцияләре белән таныша. 1902—03 елларда алар ике ага-эне, татар телендә
3 Тәшәббестә булганыбыз — эшкә керешкәнебез.
4 X ө с н е тәбдил кылмакта — яхшы якка алмашынмакта.
5 «Явочный порядок»- иске тәртипләргә каршы ачыктан-ачык халык массасы чыгышлары.
6ТахМ галәбә тапса — тәмам җиңеп чыкса.
7 К а б у л ы н а мостар — кабул ителүенә мәҗбүр.
8 Маванигълардан — тыеп торулардан, рөхсәт ала алмаулардан.
газет чыгарырга рөхсәт сорап, Петербургка дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин Каюм Насыйри, Габдрахман Илья- си, Шаһбазгәрәй Әхмеров һ. б. бик күп татар укымышлыларыиа рөхсәт бирмәгән патша хөкүмәте Рәмиев-ләрнең үтенечләрен дә кире кага.
Беренче рус революциясе чорында Дәрдемәнд революцион тәртипләрнең көчәюенә теләктәшлек итә. 1905 елның 26 октябрендә Фатих Кәримигә язган бер хатында ул:
«Газета хосусында һичбер тәшәб- бестә булганыбыз 1 юк. Оныткан өчен түгел, бәлки мәркәздә әхвале сәясиянең көн саен хөсне тәбдил кылмакта3 4 вә «явочный порядок»5 6 өмете барган саен куәт алмакта булганы өчен. Хода кушып та, тизлектә хөррият там галәбә тапса хәзерге хәлендә кабулына мостар7 булганыбыз күп «чара юк»лар, ма- ванигълардан 8 котылыр идек...» ди.
Моннан күренгәнчә, Дәрдемәнд матбугат ирегенең бары тик халык, хәрәкәте көчәюе аркылы гына тор-мышка ашырылачагын дөрес аңлый.
1906 елның 1 февралендә Рәмиевләр күптән уйлап йөргән эшләрен тормышка ашыра башлауга ирешәләр. «Вакыт» исеме белән чыккан газетный. беренче санына язган мәкаләсендә Дәрдемәнд үзенең шатлыгын түбәндәгечә белдерә:
«Үз телебездә газета чыгару арзу- сын күңелдә бераздан бирле асра- макта идек. Бәгызе сәбәпләр булды,, бу көнгә кадәр морадыбызга ирешә алмадык. Инде хәлләр алмашынды... Иске манигълар бер дәрәҗәдә бетте вә без дә ушбу көн «Вакыт»- газетасының беренче номерын шатлык белән чыгарабыз».
Дәрдемәнднең шагыйрь булып матбугатка чыгуы да 1905 ел рево-люциясе чоры белән бәйләнгән. Дөрес, ул 1884 елларда ук шигырь
105
язып карый. Аның кайбер кечерәк шигырьләре 1902—03 елларда «Тәр-җеман» газетында басылып та чыга. Ләкин алар әле очраклы рәвештә язылган беренче әсәрләр генә була.
Дәрдемәндкә матбугат иреге, газет чыгару мөмкинлеген биргән революция аның шигырь язу дәртен дә яңадан уята. Аның эстетик карашлары «Казан мөхбире» газетында басылган «Каләмгә хитап» исемле шигырендә ачык чагыла.
Каләм! Калбендә ни сер бар, гаян ит, Килеп кичмешләр әхвален бәян ит. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә, Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!.. Кара туфрак тулы мазлум нидасы ’, Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?9 10
Бу елларда Дәрдемәнднең матбу-гатка чыккан башка шигырьләрендә дә шул чорның сулышын тоярга мөмкин. Әмма Дәрдемәнднең тормышта гына түгел, иҗатында да үз сыйныфының улы булып калуын, карашларының сыйнфый чикләнгән икәнлеген дә онытырга ярамый.
«Яз чәчәге», «Тал чыбык» дип аталган шигъри парчаларында Дәр- демәнд мәдрәсә тәртипләренә реформа кертүне таләп итә, шәкерт- I ләр хәрәкәтенә теләктәшлек белдерә. «Яз чәчәге» шигырендә шәкертләрнең тормышы тиз саргаючан умырзаяга охшатылса, «Тал чыбык» шигырендә яшьләрнең культурага сусап интегүләрен суга омтылган тал чыбыгы белән чагыштыра:
Ничен суга сузыласың, Тал чыбыктай интегеп; Ялварасың, борыласың, Тилмерәсең, өзеләсең Аккан суга күз тегәп.
Беренче рус революциясен либераль буржуа вәкиле буларак каршы алган Дәрдемәнд революциядән вак милләтләргә бәйсезлек бирелүен, матбугат иреген, мәктәп-мәдрә- сәләргә яңалык кертүне көтә. Ләкин аның бу либераль омтылышлары тормышка ашмый. Патша хөкүмәтенең матбугат иреге турындагы вәгъдәләре сүздә генә кала. Революцион көрәшкә күтәрелгән халык массалары да инде буржуазиянең идеологлары булган Дәрдемәндләр- гә ышанмый башлыйлар.
9 Мазл у м нидасы — җәберләнүчеләр тавышы.
10 Фидасы — корбаны.
Менә шул шартларда Дәрдемәнднең якты идеаллары кабыныр-ка- бынмас сүнә. Аның иҗатындагы оптимизм белән пессимизм чаткыларының һәрвакыт бәрелеп килүен әнә шуннан эзләргә кирәк.
Дәрдемәнд иҗатында урын алган пессимистик ноталар реакция елла-рында язылган шигырьләре өчен аеруча хас. Менә «Кораб» (1908) шигыре. Өстән генә караганда ул шигырьнең җөмләләр төзелеше дә, эчтәлеге дә бик гади. Әнә диңгез шаулый. Анда җилкәнен киергән кораб бара. Кинәт дулкыннар куба. Корабта баручылар куркуга төшәләр һ. б. Шигырьдә әнә шул турыда гына сөйләнәсыман. Ләкин алар шартлы картиналар — символлар' гына. .
Шагыйрь шул символик образларда үзенең революциягә генә түгел, реакция елларына булган мөнәсәбәтен дә билгели. Шигырьдә революция елларының шаулап торган диңгезгә охшатылуы, дулкыннарны ерып баручы кораб образында туган илнең символлаштырылуы дәгъвасыз. Менә упкын символы белән шагыйрь нәрсәне аңлатырга тели? Бу мәсьәлә исә үзенә җавап бирүне сорый. Бу символ Дәрдемәнднең, шул шаулы елларны күреп тә, аларның нәтиҗәләрен күз алдына китерә алмавыннан һәм реакция елларында киләчәккә шикләнеп карый башлавыннан туган булса кирәк.
«Кораб», «Бүзләрем мана алмадым» кебек төшенкелек рухында язылган шигырьләрендә реакция тәэсире барлыгы ачык аңлашыла.
Дәрдемәнднең дөньяга карашының идеалистик булуы күп кенә ши-гырьләренең фәлсәфи нигезен билгели. Дәрдемәнд карашынча, матдн дөнья ахырында икенче бер дөнья бар — ул мәңгелек. Ә яшәмәктә булган дөнья фани, барыбер бетәчәк. Шуның өчен аның бер төркем шигырьләрендә узгандагы хәлләрне бик еш искә төшерү, узган заман
106
нарны сагыну хисләре зур урын ала. Менә аның «Без» исемле шигыре.
S
Гасырлар кичте китте..- кичте еллар! Нәбиләр, падншалар сөрде дәвраи... Гомерләрдер, күчеп кәрван вә кәрван, Килеп кичте җиһанга канча илләр, — дип. тарихта яшәгән бик күпләрнең юкка чыгуын санап күрсәткәннән соң ул:
Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр, л\ир астында төзелде ку сөякләр...— строфасы белән бөтен тереклек сүнеп, вәйран була, ди. Шуңа өстәп ул:
Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ. мәхзүн күңел, без дә бетәбез!!! юлларын китерә.
Дәрдемәнднең бу карашларында, билгеле, яңа фәлсәфә юк. Ул фәлсәфәне феодаль руханилар, идеалист философлар мең еллар буена кабатлап килгәннәр. Шуны ук дөнья тормышына кул селтәгән борынгы суфи шагыйрьләр дә җырлаганнар.
XX йөздә, дөньяга материалистик карашның алга киткән бер чорында, шул идеалистик фәлсәфәне поэзиягә салып җырлауның сәбәпләре нәрсәдә соң?
Моның төп сәбәбен, югарыда әйт-кәнебезчә, Дәрдемәнднең сыйнфый карашларыннан эзләргә кирәк.
1905 елгы революция буржуазиягә зур мөмкинлекләр бирде. Ул экономик һәм политик яктан ныгып алды. Шуның белән бергә бу елларда тарих аренасына пролетариат сыйныфы күтәрелде.
Пролетариат самодержавиегә каршы көрәшнең башында торучы төп көчкә әверелү белән бергә, үзенең буржуазия сыйныфының кабер казучысы икәнен дә торган саен ачыграк күрсәтә бара. Ә бу хәл бур-жуазияне куркуга төшерә. Әнә шундый шартларда милли буржуа интересы белән бәйләнгән язучылар өчен, тормыштагы социаль проблемаларны реалистик сурәтләү урынына, чикләнгән реализмга күчү табигый иде. Дәрдемәнд тә шул юлны сайлады, поэзиясендә мөмкин кадәр тыныч тонда тормышның фанилыгын җырлавын дәвам итте.
Дәрдемәнднең символлар белән язылган әсәрләренең характерлыла- ры — «Кораб», «Бүзләрем мана алмадым», «Хикәяи гыйшык» һәм «Хәят». Аларның барысына да тукталмыйча, аңлау өчен артык катлаулы һәм тел ягыннан да иң чуары булган «Хәят» шигырен күзәтик.
«Хәят» — тереклек мәгънәсендә. Дәрдемәндчә, тереклек, тормыш ул яшь кызлар шикелле матур. Аны сөяргә, иркәләргә, пазларга, хәтта шаяртырга да ярый. Ләкин аның белән сак булырга кирәк, чөнки тормыш ул нәкъ ут кебек. Аның белән шаярырга ярамый: яндыруы мөмкин. Шигырьдә үткәрелгән идея эчтәлеге әнә шул.
Менә «Хикәяи гыйшык» шигыре. Анда Мәҗнүн сөекле кызының каберен эзләп йөри, һәм бер баладан аның каберенең кайдалыгын сорый. Бала мондый җавап бирә:
Янып Ләйлә өчен күкләргә аштың, Ни гафләт, мәркаден бездән сораштың.
Шагыйрь нечкә ирония белән суга-рылган бу юлларда сөекле кешенең кадерен белергә кирәк, югалтканнан соң юлсыз эзләп йөрмә дигән фикерне әйтә, шундый гафләттә булучылардан көлә. Ләкин бу шигырьгә салынган эчтәлекнең бер өлеше генә әле. Түбәндәге строфалар шигырьнең төп идеясен шактый тулы ачалар:
йөреп, бер-бер карап чык һәр каберне, Алып туфракны учка, иснә җирне, Нә җирдә гыйшкы вә сәүдәләр исе бар, Аның шул җирдә кабере... Шунда ул яр!..
Без бу соңгы строфадан Ләйлә- Мәҗнүн исеме белән күңелләрдә йөргән саф мәхәббәт идеясенең мәң-гелек булуын һәм аның саф йөрәкле мәхәббәт булган һәр җирдә табылуын раслауны да күрәбез. Шул рәвешчә, Дәрдемәнд абстракт мәгънәләрне конкрет образларга салып бирергә ярата.
Дәрдемәнднең сатирик шигырьләре һәм эпиграммалары, сан ягыннан күп булмасалар да, үткен ирония белән тасвирланганнар. Дөрес, аларның тематикасы, көлү объекты демократик язучылариыкы шикелле тирән, катлаулы социаль проблема
107
ларны эченә алмый. Шулай да аның үз чорының кечерәк булса да жи- тешсезлекләрен күреп, надан хәлфә-ләрдән, тәкъдиргә генә ышанып ятучы кешеләрдән көлеп язган шигырьләре игътибарга лаеклы. Аның «Аллага тәвәккәл» шигыре бу яктан караганда бигрәк тә характерлы. Ул анда эшсезлеккә сабышкан, бар нәрсәне дә аллалардан гына көтеп ятучы руханиларның чын йөзен зур осталык белән тасвирлый:
Атларга печән, этләргә сөяк, малга җим булдым. Канча кем таландым, дидем аллага тәвәккәл.
Керләнде чалмам, уйды бүркем, шапкам кызарды, һәр төскә буяндым, дидем аллага тәвәккәл.
Дәрдемәнд поэзиясендә туган ил образы күренекле урын тота. Шагыйрь туган илдән читтә яшәүне күз алдына да китерә алмый. Бөек Октябрь социалистик революциясе булу белән аның сыйныфташлары байлыкларын төяп чит илгә качтылар. Дәрдемәнд качмады. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган илендә калды. Туган илгә тирән мәхәббәт, патриотик хисләр гәүдәләнде- релгән шигырьләр аның иҗатында шактый күп.
Дәрдемәнд иҗаты турында сүз барганда, аның өчен пессимизм ха-рактерлы, дигән төшенчәгә аеруча басым ясала. Бу аның аерым ши-гырьләренә карата дөрес булса да, иҗатын тулаем алганда, туры килми. Ул үзенең күпчелек шигырьләрендә кешелек тормышы өчен иң кирәкле нәрсәләр итеп һөнәрле булуны, тырышуны саный. Авыр кара хезмәт кешеләрен ишәккә санаучыларны Дәрдемәнд ачы сатира белән камчылый. «Ишәк синнән күп артык эштә бишәк», — ди ул андыйларга.
Дәрдемәнд кешеләрдә, беренче чи-ратта яшь буында, матур, яхшы әхлак тәрбияләргә омтыла. Аның ши-гырьләренең эчтәлеге олыларны хөр- . мәт итәргә («Нәсыйхәт»), мохтаҗ- ■ ларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакыра. Дәрдемәнд дидактик ки-ңәшләрен оста шигъри юлларда тасвир итеп бирә белә. Ул, нәкъ халык җырларындагыча, берничә сүздә, берничә юлда тасвирлы рәсемнәр ясый да, шунда ук кыска гына нәтиҗә чыгарып куя:
Буе зифа, йөзе күркәм, үзе яшь — Күзе кара, озын керпек, каләм каш. Йөзен якты күреп сандым аны нур. Булыр нур, баксам ул иннек тә акбур.
Дәрдемәнд балалар әдәбиятын үс-терү өчен күп эшли. Аның «Балалар, әйдә мәктәпкә!», «Кыш көннәре» һ. б. күп кенә шигырьләре һәм мәсәлләре үз вакытының әдәбият дәреслекләрендә иң күренекле урынны алып торганнар. Дәрдемәнд балалар өчен язган әсәрләрендә туган илгә, хезмәткә мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләүне бурыч итеп куя. Үл 1910 елда үз әсәрләрен һ. б. телләрдән тәрҗемәләр кертеп «Балалар өчен вак хикәяләр» китабын чыгара. Җыентыктагы хикәяләр, шигырьләр һәм тәрҗемә әсәрләре матур һәм җиңел аңлаешлы тел белән язылганнар.
Дәрдемәиднең тәрҗемәләренең үзенчәлекле булуын да әйтеп китәргә 'кирәк. Нигездә, Дәрдемәнд ори-гиналның эчтәлеген, хәтта шигырь интонациясен сакларга тырышканы хәлдә, кайбер строфаларын бөтенләй үзенчә эшли. Мәсәлән А. С. Пушкинның:
Выпьем, добрая подружка Бедной юности моей, Выпьем с горя: где же кружка? Сердцу будет веселей.
Спой мне песню, как синица Тихо за морем жила;
Спой мне песню, как девица За водой поутру шла,—
дигән строфаларны Дәрдемәнд тү-бәндәгечә бирә:
Кил эчәек, чәйгә килче, Әй, яшь чагым юлдашы, Кил эчәек, килче, килче, Китсен күңел сагышы. Жырла миңа — бер кош ничек Чит илдә гомер иткән;
Жырла шуны — бер кыз ничек Иртәнчәк суга киткән.
Дәрдемәнд әсәрләре өстендә күп эшләгән, аз сүзләр белән тыгыз фи-керләр бирергә омтылган шагыйрь. Аның шигырь юллары, хәтта аерым сүзләре дә укучыны уйландыра.
108
Дәрдемәндтә ике юлдан гына торган шигырьләр күп очрый. Алар я берәр психологик хәлне күрсәтү өчен:
Табып ләззәт матур дөнья сүзеннән, Гомерләрдер җилеп йөрдем эзеннән;
яки бер афоризм рәвешендә:
Күңел һәр җирдә гел эзли Кадәр 1 һәр җирдә тикән төзли.
яки берәр сатирик эпиграмма уры-нында:
Сабак бирми, таяк бирә гелән ул, Әмәндә үзенең бар алганы шул!11 12 — китереләләр.
Дәрдемәнд иҗатына Көнчыгыш классик поэзиясенең йогынтысы бик көчле. Ул Әбүлгалә Мәгарри, Фир-дәүси, Фозули, Низами, Нәваи һәм Көнчыгыш поэзиясенең башка клас-сиклары иҗаты белән якыннан кы-зыксынган, шулардан өйрәнгән.
Көнчыгыш классик әдәбиятын өй-рәнү белән бергә, Дәрдемәнд рус классикларыннан Лермонтов һәм Пушкин иҗаты белән дә яхшы таныш булган. Ул Пушкинның кайбер шигырьләрен яратып тәрҗемә иткән (Пушкинның «Зимний вечер», «Ворон», «Сказка о царе Солтане» исемле әсәрләрен). Ул үзе дә татар телендә шулар кебек тирән мәгънәле, югары художестволы шигырьләр язу бурычын куйган. Аның «Кораб», «Бәллү» шигырьләре шуның матур үрнәкләре булып торалар.
Дәрдемәнд татар әдәбиятында шигырь техникасын үстерү буенча да уңышлы гына эшләгән. Татар поэзиясендә ритм, строфа төзелеше, рифма, эвфоника һ. б. культуралаш-тыру юлында Дәрдемәнднең хезмәте зур. Ул шигырьләренең музыкаль яңгырашына әһәмият бирә, шуңа ярдәм итә торган төрле алымнардан киң файдалана. Ул кайбер шигырьләрен берничә вариантта эшли. Бертөрле үк сүзләрне төрлечә төзеп, мәгънәгә төрлечәрәк аһәң (оттенок) бирергә омтыла. Менә аның иҗат лабораториясеннән бер мисал:
Гөрләсә су, чыңраса аккош, һаваларда очып, Агласа аерым болыт яшьләр түгеп, тауны <
11 Кадәр — язмыш.
12 Иске дини мәктәп, мәдрәсәләрдә укытучы надан суфи-хәлфә турында сүз бара.
J Биңзәтә — охшата.
кочып,
Агласа күкрәп болыт яшьләр түгеп, таулар кочып Агласа яшьләр түгеп, күктә болыт таулар кочып Агласа күктә болыт яшьләр түгеп, таулар кочып
Дәрдемәнд үз шигырьләренең өл- ге-күчергеч дәрәҗәсендә җитлеккән булуларына омтыла:
Язу язган егетләргә бүгенгә,
Язу үлчәр өчен булсын өленге.
Бары ике юлдан гына торган менә бу шигырь строфасының үзеннән генә дә бик күп нәрсә алырга мөмкин. Монда тартык («йе», «з»), сузык («а», «ә», «е») авазларының кабатланып килүе, шигырь юлларының бертөсле башлануы һәм ниһаять бөтен иҗекләре тулы яңгырашта булган рифмадаш сүзләргә бетүе болар барысы да шигырьнең сәнгатьчә сыйфатын тулыландыруга буйсындырылганнар.
Дәрдемәнд шигырь строфалары оештыруның бик күп формаларыннан файдалана. Ул күбрәк строфаларны янәшә китерелгән парлы рифмалар белән төзи һәм аларны төрләндерә бара:
Тиң булырмы йолдыз тулган айга, Ул буйга-сынга, ачык чырайга. Омтылган иләк кебек йөрешләре, Ул моңлы, матур күз сөрешләре, Ялбару кирәкмәс, кирәк наз гына, Ул да урыны белән, аз-аз гына.
Дүрт юллы строфаның рифмадаш юлларын аралаштырып та китерә, ягъни чалышмалы рифмалар белән дә бирә:
Ачылды кар эреп таулар, тугайлар, Суык көннәр үтеп кышлар да бетте. Исән җаннар күрер тиз якты айлар, Биш-ун көннән мона майлар да җитте.
Кирәк дип тапканда Дәрдемәнд бер үк шигырьнең строфаларын төрлечәрәк тә оештыра. Мисалга «Кыш көннәре» шигырен алырга мөмкин. Бу шигырьнең баштагы ике строфасы чалыштырмалы, уртадагы бер строфасы парлы рифмалар белән бирелсә, соңгы дүрт юлы түбәндәгечә рифмалаша:
109
Жил генә яман Сызгыра, өрәдер һәм күктә йөзәдер Бәс белән томан.
Дәрдемәнд шигырьнең сөйләү өчен уңайлы булуын күздә тота, шуның өчен шигырьнең интонациясенә зур әһәмият бирә. Шуннан чыгып ул кайбер строфаларның шигырь юлларын бериичәгә бүлеп урнаштыруны да кирәк дип таба:
Килки зарым!
Юк язарым,
Чөн кабул итми базар...
Үтми акчаң, Кайда бакчаң —
Тиз алып үкчәң күтәр!
«Кораб», «Өмитләр», «Видаг», Җәй үтте» шигырьләре барысы да шул алым белән язылган.
Дәрдемәнднең чәчмә әсәрләре (нәсерләре)дә аның шагыйрьлеген бик нык сиздереп тора. Аның нә- :ерләре мәгълүм бер үлчәүгә салынмаган булулары белән генә гадәттәге шигырьләрдән аерылалар. Югыйсә ул нәсерләрдә шигъри әсәрләр эчен иң кирәк булган сыйфатлардан: кичерешләргә байлык, сүз сайлаудагы осталык — барысы да бар. Дөрес, Дәрдемәнднең чәчмә әсәрләре күп түгел һәм булганнары да кечкенә-кечкенә парчалардан яки өзекләрдән гыйбарәт. Әмма Дәрдемәнд шул арда да үзенең чәчмәдә оста тасвирчы булуын күрсәтә. Менә эчке кичерешләрне табигать күренешләренә бәйләп биргән бер нә- сере:
«Урал тауларының кай тирәләре гаять хуштыр. Бәлзәм исле нарат урманнарының эчендә таштан таш- ка атылып чыккан агым сулар, төш- гөш ачык җирләрдә төрле чәчәкләр белән бизәлгән күркәм тугайчыклар... Күләикәдә буй аткан тал чыбыкларны ярымның зифа буена, агым суларның гөрләүләрен моңлы көенә биңзәтә 1 идем. Көрпә чәчәкләрнең күркәм килешен матуркаемның матур килешенә ошата идем... /Киләү җил белән шаулап тирбәнгән агачларның моңлы зары күңелемә әсәр итте... Бу искән җилләрдә, кичкән елларның моңлы агышы белән үткән гомерләрнең хәсрәтле сагышы тоела иде. Алда киләчәк адәмнәрнең тупарлашып баскан аяк тавышлары ишетелгәндәй була иде».
Татар әдәби теле ничек булырга тиеш, аны нинди юллар белән ка-милләштерергә? Менә шундый со-раулар өстендә шагыйрь күп уйлана. «И, мөхәррир» шигырендә ул язу-чыларның әдәби телгә икенче бер чит телдән сүзләр кертергә хаклары бармы, булса ничек һәм нинди күләмдә булырга тиеш кебек сораулар куя да, шунда ук үзе җавап биреп:
Алсаң ал «сүз»ләрне читтән, «хәреф»ләргә бирмә юл, Кертмә бер чит ләһҗәдән «хәреф» ләһҗәбез тәртибенә, —
ДИ.
Моннан күренгәнчә, Дәрдемәнд әдәби телгә чит сүзләрне кертүгә, икенче бер халыкның сүзләрен кирәк булган кадәр файдалануга гомумән каршы түгел, тик ул аларны һәр телнең үз грамматик кануннарына буйсындырып алырга куша.
Дәрдемәнд чит телләрне өйрәнүне яхшы дип саный. Ләкин ул бер телдә сөйләгәндә яки язганда урын- лы-урынсызга икенче бер телләрдән сүзләр катыштыруны бер дә яратмый.
Дәрдемәнд киң масса куллануында булган сүзләргә нык игътибар иткән һәм беренче нәүбәттә әдәби телгә сүзләрне шуннан — халыктан алырга кирәклеген дә таныган:
Урамнан һәм базардан чүплә сүзне, Алар бетмәс борын барма еракка. Тупас та булса тел — илнең колагы, Уеңны уйдырып сал шул колакка.
Әдәби телгә куйган таләпләрен Дәрдемәнд үз поэзиясендә конкрет рәвештә тормышка ашыру буенча да шактый эшләгән. Аның «Кышкы төн», «Кораб», «Бәллү» кебек шигырьләре һәм «Балалар өчен вак хикәяләр» китабы шуның ачык мисаллары булып, татар әдәби телен үстерүгә зур ярдәм иткәннәр.
Тик саф татар телендә матур ши-гырьләр язып була, дип чыккан һәм үзе үк шуның үрнәкләрен биргән Дәрдемәнд күп кенә шигырьләрендә гарәп, фарсы, госманлы төрекләре сүзләрен дә куллана.
110
Илтимас итмеш әбедкем (чөн будыр хөкме самад!) Гыйшкы багыннан кичеп үтсен җиһан чардагына — кебек строфалар да очрый аның шигырьләрендә.
Моның өстенә казакъчадан алынган һәм борынгы татар теленнән сакланып калган сүзләрнең булуы аның кайбер шигырьләренең укучыларга аңлаешсыз булуын китереп чыгарган. Бу хәл, бер яктан, Дәрдемәнднең борынгы татар поэзиясе традицияләреннән арынып җитә алмавы һәм Көнчыгыш классик поэзиясе йогынтысында булуы белән аңлатылса, икенчедән, аның баштагы иҗат чорында эзләнүләре белән дә бәйләнгән.
Оригиналь стильле көчле лирикасы булган бу шагыйрь тик 1906— 1910 еллар арасында гына активлык күрсәтә. Ул теге я бу кичерешләрен шигырьгә салып баруны соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерсә дә, 1911 елдан соң аның әсәрләре матбугатта сирәк күренә.
Дәрдемәнднең татар культурасына керткән өлеше турында сөйләгәндә аның нәширлыгыи да искә алмыйча булмый. Ул озак еллар чыгарып килгән «Вакыт» газеты һәм «Шура» журналы битләрендә күбрәк либерализм карашлары яклана. Шуның белән бергә бу органнарда демократик әдәбият вәкилләре булган Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Н. Надиев һ. б. актив язышып киләләр. Ш. Камалның барлык әсәр-ләре һәм шул җөмләдән эшчеләр те- масына хикәяләре, татар буржуаз эшлеклеләреннән көлеп язган сатирик фельетоннары да шунда басылып чыга. ГоМумән «Вакыт» газеты белән «Шура» журналында татар әдәбиятына һәм культурасына караган кыйммәтле материалларга зур урын бирелгән. Бу фактлар, һичшиксез, Дәрдемәнднең татар реалистик әдәбияты үсешенә теләктәшлек итүе турында сөйлиләр.
' Архив документларыннан аңла-шылганча, демократик эчтәлекле материалларны бастырганы өчен «Вакыт» газетының куп кенә саннары репрессиягә очрый һәм редакторы судка бирелә. Шул вакытларда Дәрдемәнд редакторны йолып калу һәм газетиы дәвам иттерү өчен күп кенә тырышлыклар һәм кайгырту- чаплык
13 Матлубынча - тиешенчә,
14 Җаиз — кирәк, тиешле.
1 Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр, өч томда, Татарстан китап нәшрияты, 1955 ел, 1 том, 4 бит.
күрсәтә.
Дәрдемәнд җәмәгать эшләренә дә актив катнашкан. Мәсәлән, ачларга ярдәм күрсәтү, ятимнәр тәрбияләү комитетларына җитәкчелек итә. Ул үзенә тапшырылган җәмәгать эшләрен намус белән үтәргә омтыла. Без аны истәлекләрдән һәм Дәрдемәнднең 1907 елның 12 июнендә «Вакыт» газеты редакциясенә язган хатыннан да күрәбез. Ул шунда: «Ачлар өчен исемләнеп килгән акча ачлар ихтыяҗына сарыф ителгән яхшы булыр иде. Бу хезмәтне Оренбург «җәмгыятемез», ничектер, мат- лубынча 1 башкарып җитә алмады. Имде Казан тарафында, әгәр һаман да ихтыяҗ бар булса, һәм Казан ачлар комитеты үз хезмәтендә яхшы дәвам кылмакта булса, идарәдәге акчаны Казанга җибәрүне мәслихәт күрәбез... Янә Самар һәм Өфе губерналарында ачыккан һәм бик йончыган авыллар идарәгә мәгълүм булса һәм шул тирәләрдә кулына акча тапшырганда ышаиычлылыгы һәм инабәтлелеге үзегезгә мәгълүм кешеләр булса, идарәдән туры шул кешеләргә азлап акча җибәрү җаиз13 14 булса кирәк дип уйлыйбыз»,—ди.
Дәрдемәнд җәмәгать эшләренә сайланып урын биләүнең никадәр җаваплы булуын аңлап эш итә. 1905 елда үзен Дәүләт думасына депутатлыкка күрсәтелү турында хәбәр алгач, Фатих Кәримигә:— «ул хезмәтне... алмаячакмын. Миндә игътидар юк. Милләт әздендә (каршында. — М. Г.) мәсьүлияте зур... лаеклырак кеше табылыр» — ди.
Менә болар Дәрдемәнднең тор-мышта тыйнак табигатьле булуы, һәр эшкә җитди һәм җаваплы каравы турында сөйлиләр.
Дәрдемәнд Бөек Октябрь социа-листик революциясеннән соң туган җире Орск шәһәренә күчә. Истәлек
111
ләргә караганда, анда торган вакыт-ларында һаман да культура эшләре белән шөгыльләнә. Татар орфогра-фиясен камилләштерү буенча төрле проектлар төзү өстендә эшли.
Дәрдемәнд бөек революциягә үзе-нең мөнәсәбәтен түбәндәге юлларда белдерә.
Куанды ил, канат какты мәләкләр, Шашып, ац-таң булып шайтан төкерде!.., /Китәр, җилкенмә, йолкынма күңел син, Кияү булсаң да, ул туйга түгел син! Җиһан тормыш туен иткән чагында, Синең урының үлекләр аймагында, —
строфалары белән үзләре яшәгән иске капитализм тормышы урынына яңа, яшь тормыш килүен танырга мәҗбүр була. Дәрдемәнд Совет дәүләте төзелүгә «илнең куануын», яңа дөньяның «тормыш туе итүен» күрми үтә алмый. Шуның белән бергә, ул үзенең яңа тормышка ятсынып каравын да белдерә: «Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!». Үзенең урынын «үлекләр аймагында» күрә.
Дәрдемәнд революциядән соң язганнарында я ачыктан-ачык, я төрле символ һәм аллегорияләр аша I үткәнне сагына, кайбер шигырьләрендә өметсезлек ноталарын көйли, ниндидер матур җәйләрнең үткәнен сызланып җырлый («Җәй үтте...» дип башланган шигыре), үзен канаты сынган Урал шонкарыиа охшата.
Дәрдемәнд 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә тиф авыруыннан үлә.
Дәрдемәнд үлү уңае белән ^Та-тарстан хәбәрләре» газетына язган мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов аның шигырьләренең сыйфаты һәм, гомумән, иҗатының әһәмиятенә карата түбәндәге бәяне биреп узган:
«Үзенең коелган корыч кебек эс- лүбе, тирән мәгънәсе, һичбер ша-гыйрьләребездә булмаган әһәңе-му- зыкасы белән татар әдәбиятында бөтенләй ярым-ялгыз торган шагыйрь Дәрдемәнд әфәнденең дөньядан үтүен хәбәр иттеләр. Болар (ва- фаты шул ук номерда язылган Ибраһим Терегулов белән) татар әдәбиятының һәм татар фикеренең тарихында иң карт буын кешеләре иде. Болар уяну күгендәге беренче йолдызлардан иде».
Совет культурасы һәм әдәбияты бер дә юктан килеп чыкмады. Монда үткән культураның прогрессив үрнәкләренә таяну һәм әдәби традицияләрдән иҗади файдалану зур урын тотты һәм хәзер дә ул зур әһәмияткә ия.
Шул җөмләдән шагыйрь Дәрде- мәнднең дә сәнгатьчә яхшы эшләнгән шигырьләре безнең татар совет язучыларына, һичшиксез, тәэсирсез калмады.
Муса Җәлил беренче иҗат чорында кайсы шагыйрьләрне һәм кемнәрне өйрәнүе турында искә алып: «Бу елларда мин борынгы Иран шагыйрьләреннән Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар һәм татар шагыйрьләреннән Дәрдемәндне бик укый идем» !, — ди.
Муса Җәлил, беренче нәүбәттә, алардап шигырь осталыгына, тирән фикерләрне поэзиядә кыска һәм тапкыр итеп тасвирлау осталыгына өйрәнде. Әлбәттә, Муса Җәлил татар поэзиясен бөтенләй яңа баскычка, аның үсешендә әлегә тиңдәше булмаган бер югарылыкка күтәрде. Аның үз иҗатында шул дәрәҗәгә үсүендә, әлбәттә, беренче чиратта яшьтән үк коммунистик рухта тәрбияләнүе ярдәхМ иткән булса, шул ук вакытта классик әдәбиятның да теге яки бу күләмдә ярдәмен инкарь итеп булмый.
Тукай, Такташ, Муса Җәлил шигырь мәктәбеннән киң файдалану белән беррәттән, талантлы сүз остасы Дәрдемәнд шигырь техникасыннан файдалану да яшьләребезгә ярдәм итәчәк. Без поэзиядә телнең гүзәллеген, көчен һәм тапкырлыгын һәрвакытта да истә тотарга тиешбез. Шундый игътибар белән эшләнгән тапкыр сүзле шигъри җәүһәрләрне без Дәрдемәнд иҗат мирасында да күрәбез.