Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗӘК МӨСЕЛМАН ХӘРБИ КОЛЛЕГИЯСЕ ҺӘМ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ


зәк мөселман хәрби колле-гиясе кебек бер хәрби оеш-маның татар әдәбиятына нинди бәйләнеше бар соң? Бәйләнеш булган хәлдә дә аны өйрәнүнең нинди әһәмияте турында сөйләргә мөмкин?
Соңгы елларда табылган архив материаллары Хәрби коллегиянең гражданнар сугышы елларында тагар язучыларына беренче политик сабак биргән революция мәктәбе ролен үтәгәнлеге турында сөйлиләр. Коллегиянең рәсми органы булган сКызыл Армия» газетында дистәгә ?кын яшь шагыйрьләр, әдипләр үсеп Сыккан. Беренче адымнарын кыюсыз гына атлый башлаган татар совет язучыларына Коллегия дөрес юл күрсәткән, аны халык белән якынай-туда шактый зур эш башкарган.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе-нең татар әдәбиятына уңай йогынтысы итеп татар язучыларын практик революцион эшкә тартуын санарга кирәк.
Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, К. Тин- чурин, С. Сүичәләй, Фатих Сәнфп- Казанлы кебек күренекле язучылар Коллегиянең даими хезмәткәрләре булып эшлиләр. Шамил Усманов, Мостай Шакир, Ибраһим Йосфый кебек яшь каләм көчләренең, күре-некле совет-партия эшчесе, драматург Исхак Казаковның гражданнар сугышы чорындагы эшчәнлекләре {Хәрби коллегия белән тыгыз бәйле. Гагар совет театрын оештыруда да Кәрби коллегиянең хезмәте зур.
Шуның өчен Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең татар .совет әдәбияты һәм театры үсешендәге уңай йогын-тысын җентекләп тикшерү әдәбият һәм театр тарихын өйрәнүгә шактый ачыклык кертер иде.
Большевиклар партиясе Үзәк Ко-митеты Россиянең көнчыгыш өлкә-ләрендә яшәүче халыклар арасында политик тәрбия, культура-агарту эш-ләрен көчәйтү мәсьәләләренә һәрва-кыт зур игътибар биреп килде.
Шушы максат белән 1918 елның 3 июнендә Үзәк мөселман хәрби кол-легиясе оештырыла. Үзәк Комитет коллегиянең эшчәнлегенә өзлексез ярдәм итеп, аңар юнәлеш биреп торды.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе-нең төп бурычы совет властен саклау өчен аерым хәрби частьлар төзү, сугышчыларга политик һәм хәрби тәрбия бирүдән гыйбарәт була. Ләкин тиздән Коллегия эшчәнлегенең бу рамкалар эчендә генә кала алмавы беленә. Аның сәбәбе фронтлардан, татарлар яши торган шәһәрләрдән төрле сораулар белән көн саен агылып торган телеграммалар, хатлар була. Алар арасында татарча әдәби китаплар, драма әсәрләре, агитаторлар һәм артистлар сорап җибәргәннәре аеруча күп очрый.
Мәсәлән, 1918 елның 19 ноябрендә Көнчыгыш фронтның Югары хәрби инспекциясеннән шундый те-леграмма алына:
«Урыннардан килгән хәбәрләр, фронттан алынган мәгълүматлар һәм турыдан-туры хәрби инспекциягә язылган докладлар һ. б. материаллар Көнчыгыш фронтта (Өченче, Бишенче армияләр һ. б.) татар
Ү
П6
телендә басылган әдәбиятның бө-тенләй аз булуын күрсәтәләр.
Революция интересларыннан чы-гып караганда, мөселман полкла-рында агитацияне тиешле югары-лыкка кую бүгенге көндәге иң әһә-миятле бурычларның берсе. Чөнки, резолюцияләр күрсәтүенчә, мөселман полклары тәртип һәм батырлыклары белән башкаларга үрнәк булып торалар» 1.
Түбәндә китерелгән телеграмма да (ул Томскидан җибәрелгән) шул турыда сөйли:
«Губернадагы татарлар саны 100 меңнән арта. Озакламый үткәреләчәк мобилизация алдыннан агитация эшен киң җәелдерергә кирәк. Шуның өчен Губерна хәрби комитеты карамагына татар язучыларын җибәрүегезне үтенәбез» 2.
Шундый эчтәлекле телеграмма һәм хатларны дистәләп китерергә мөмкин.
Коллегия членнары гына читтән килеп торган иксез-чиксез таләпләрне үтәп бетерә алмыйлар. Шуның өчен Коллегиядә политбүлек оештырыла. Яңа оешкан вакытта политбүлекнең бурычлары шактый конкрет билгеләнә:
1. Политик һәм культура хезмәт-кәрләре хәзерләү.
2. Китап басу.
3. Гаскәри частьларны әдәбият белән тәэмин итү3.
Ләкин соңга таба боларга тагын берничә пункт өстәргә туры килә. Яшь Совет иленең төрле почмакла-рыннан явып торган үтенечләрне тәэмин итү максаты белән театр эшләренә җитәкчелек итү өчен по-литбүлек эчендә культура-агарту бүлеге оештырыла 4.
1919 елның ахырында төзегән хи-сап докладында политбүлек началь-нигы бүлекнең бурычлары турында болай дип яза:
«Сәяси бүлек эшчәнлегенең чиген билгеләү кыен. Безгә Пе;роград, Мәскәү, Вятка, Пермь, Рязань, Пенза, Уфа, Екатеринбург, Самар, Саратов, Кизил тау округы, Чиләбе һ. б., һ. б. өлкәләр белән эш итәргә туры килде» 5.
Әнә шундый гаять дәрәҗәдә әһә-миятле агитация эшен уңышлы үтәп чыгу өчен Үзәк мөселман хәрби коллегиясе совет платформасында торган киң катлау татар интелли-генциясен үз карамагына туплый башлый. Дистәләрчә алдынгы татар язучылары, артистлары һәм укыту-чылары бөтен талантларын, көчләрен биреп агитация эшенә керешәләр.
Политбүлек язучыларга урыннарда культура-агарту эшләре оештыру, төрле фронтларга әдәби һәм политик китаплар тарату, драма әсәрләре табу, тәрҗемә итү, нәшрият эшләрен рәткә салу кебек төрле бурычлар йөкләп тора.
Язучы-драматург Фатих Сәйфи- Казанлыны Коллегия, Әстерханда чыга торган «Тормыш» газеты ре-дакциясеннән чакыртып, политбү-лекнең даими хезмәткәре итеп эшкэ ала.
Язучы иҗади эшчәнлеген дә дәвам иттерә. Ул газетларга публицистик мәкаләләр яза, «Дошманнар? исемле биш пәрдәлек драма өстендә эшли. Шуның белән бергә Фатю Сәйфи Коллегия тапшырган күп сан лы практик эшләрне дә үтәп бара. Мәсәлән, Үзәк мөселман хәрбя коллегиясе аны «Мәскәүгә хәрбн китаплар бастыру эшләре белән» командировкага җибәрә6.
1919 елның урталарында Фатш Сәйфи «культура-агарту түгәрәклә ренең һәм җәмгыятьләренең эше; тикшереп, аларны өйрәтү, инструк- цияләү бурычы» белән Чистай, Спа^ өязләрен йөреп чыга 7.
Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй д; Оренбургтан чакыртыла һәм агита дия бүлегенә даими хезмәткәр бу лып билгеләнә8. Ул озак кына вакытлар «Кызыл Армия» газетыныя хәбәрчесе хезмәтен үти 9.
1919 елның май аенда Хәрбн кол легия С. Сүнчәләйне культура-агар
1 КАҮДА (Кызыл Армия Үзәк дәүләт ар-хивы), ф. 17, оп. 1, эш 13, бит 7.
2 Шунда ук,ф. 17, оп. 1. эш 84, бит 66.
3 Шунда ук.ф 17. оп. 1, эш 92. бит 18.
4 Шунда ук,ф. 17, оп. 1, эш 92, бит 18.
5 Шунда
6 Шунда
7 Шунда в Шунда
9 Шунда
ук, ф. 17, ук, ф. 17. УК, ф- 17, ук, ф. 17, ук, ф. 17.
оп. 1, эш 92, бит И оп. 1, эш 37, бит 42 оп. 1, эш 119, бит 11$ оп. 1, эш 21, бит 66 оп. 1, эш 36, бит 294
117
у эше белән Кырымга (Симферо- юльгә) Мөселман өлкә коммунист- lap бюросы карамагына җибәрә ’.
Гражданнар сугышы елларында |>әтхи Бурнаш кебек күп иҗат ит- ән язучыны табуы кыен. Дистәләргә поэма, һәр көн диярлек газет итләрендә басылып торган публи- истик мәкаләләр, шигырь, фелье- оннары өстенә язучы зур иҗтима- яй-политик эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә.
Ф. Бурнаш үзе Казанга килгәнче к политбүлек хезмәткәре булып шлгеләнә. Үзәк мөселман хәрби юллегиясе аны Сембердән кат-кат елеграмма сугып чакыртып ала. Аенә шул телеграммаларның берсе: «Сембер шәһәре.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Сездән бу телеграмманы алу белән, вурнашев Фәтхулланы коллегия ка- шмагына җибәрүегезне үтенә. Бур- 1ашев «Кызыл Армия» газетына мө-хәррир итеп билгеләнде» 3 4.
Чыннан да, шагыйрь үзе Казанга :үп соңга калып кайтса да, аны ре- {актор итеп кую турындагы махсус фиказ 1919 елның маенда ук бире- 1Ә5. Шундый җаваплы эш башкаруы өстенә Ф. Бурнаш политбүлек гушуы буенча урыннарда зур агитацион эш тә алып бара.
Шагыйрьнең шул еллардагы иҗа-тына үз вакытында да югары бәя Зирелгән. Мәсәлән, политбүлекнең 1919 ел 23 сентябрь утырышында k Бурнаш әсәрләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгару мәсьәлә- ie карала. Утырыш беркетмәсенә бу /ңай белән шундый сүзләр язылган:
сИсхак Казаков Бурнашевныц пигырь һәм поэмаларыннан торган фигиналь хезмәтләрен бастырып шгаруны сорап утырышка тәкъдим кертә. Казаков үзенең тәкъдимен Зурнашев шигырьләренең мөселман :алыклары арасында, бигрәк тә про- 1етариат һәм крестьяннар арасында iyp популярлык казанганлыгы бе- 1ән нигезли. Политбүлек җитәкчесе п. Сәетгалиев 6 Бурнашев шигырь-ләренә Һәм поэмаларына югары бәя бирә. Ул әдипне мөселманнардан беренче кызыл шагыйрь дип атый»7.
Татар әдәбияты классигы Галим-җан Ибраһимовның гражданнар су-гышы чорындагы практик эшчәнле- ге аеруча зур һәм күп төрле. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең ар-хив документлары Г. Ибраһимов биографиясенең бу елларын тулырак күз алдына китерергә ярдәм итәрлек яңа мәгълүматлар өсти. Кызыл Армия үзәк дәүләт архивында язучыга Коллегия тарафыннан бирелгән берничә командировка кә-газенең күчермәләре сакланган. 1919 елның 11 январенда бирелгән бер таныклыкта болай диелә:
«Бөтенроссия хәрби комиссарла-ры бюросына.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе политбүлеге Галимҗан Ибраһимов- ны Кызыл гаскәрләр өчен мөселман әдәбияты белән фронтка команди-ровкага җибәрә.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе политбүлеге Сездән ип. Ибраһимов- ны делегат вагоннарында тоткар-лыксыз йөрү хокукы бирә торган документлар белән тәэмин итүегезне үтенә» 6.
Ел азагында шул ук максат белән Г. Ибраһимов Воткинскига бара7.
1919 елның январь аенда «Үзәк мөселман комиссариаты хозурында-гы нәшрият бүлеге Мәскәүдән Ка-занга күчкәч, аның җитәкчесе булып та Г. Ибраһимов билгеләнә»8. Шулар өстенә ул октябрь аеннан Коллегия приказы нигезендә «Кызыл Армия» газетының даими хезмәткәре булып эшли 9.
Коллегия Г. Ибраһимовны галим буларак та киң файдалана. Мәсәлән, 1919 елның 13 Октябренда аңарга һәм Шәһит Әхмәдиевкә хәрби- политик агиткурсларның програм-масын төзү эше тапшырыла 10.
Тормыш белән якыннан таныш-лык язучының иҗатына да зур йо-гынты ясый. Бу елларда Г, Ибра-
5 КАҮДА, ф. 17, оп. 1, эш 12, бит 64.
3 КАҮДА, ф. 17, оп. 1, эш 37, бит 84.
4 Шунда ук, ф. 17, оп. 1, эш 119, бит 52.
5 Шунда ук, ф. 17, оп. 1, эш 10, бит 28. 6 Сәетгәрәй Сәетгалиев—татарлардан кү
ренекле политик эшлекле.
6 Шунда ук, ф. 17, оп. 1, эш 34, бит 7.
118
7 Шунда ук, ф. 17, оп. 2, эш 21, бит 154,
8 «Кызыл Армия» газеты. 1919 ел, №38.
9 КАҮДА, ф. 17, оп. 1, эш 11. бит 196.
10 Шунда ук, ф. 17, оп. I, эш 17, бит 32.
119
һимов күп яза, ләкин зур әсәрләр өстендә утырырга аның физик мөм-кинлеге булмый. 1920 елда ул моны үзе дә әйтеп уза:
«Өзлексез сугыш, фронт нәүбә-тендәге мәсьәләләрнең ашыгычлыгы матбугат каләм көчләренең иң күбен вакытлы матбугат, кптапнамә- ләргә, кечерәк рисаләләргә бирергә мәҗбүр итә. Матбугат элеккегә караганда 1 : 20 мәртәбә арткан хәлдә, матбугат көчләренең элек-электән килүче шул аз көчнең дә күбрәге вакытлы матбугатка китүе зур мөһим әсәрләрнең басылуын кичектерәләр» 1. \ г
Күренекле драматург Кәрим Тпн- чурин гражданнар сугышы башыннан ук хәрби труппа составында татар-башкорт кызыл сугышчыларына спектакльләр, концертлар куюда катнаша. 1919 елның җәенә кадәр ул губерна хәрби комитеты труппасында эшли. Бу труппа Үзәк мөселман хәрби коллегиясе карамагына күчеп Коллегиянең үзәк студиясенә әверелгәч1 2 (сүз «Сәйяр» труппасы хакында бара), К. Тинчурин аның баш режиссеры итеп билгеләнә3. Труппалар революцион эчтәлекле сәхнә әсәрләренә сусаган бер дәвердә Коллегия аңар русчадан тәрҗемә итү өчен заказлар да биргәли. Архивта шуны күрсәтүче берничә документ сакланган (мәсәлән, «Ач гашыйк» драмасын заказ белән тәрҗемә итүе 4).
Язучы-галим Гали Рәхимнең дә бу елларны Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләвен күрсәтүче документлар сакланган.
Г? Рәхим Коллегиянең агитация бүлегендә тәрҗемәче хезмәтен үти. Политбүлек аны күбрәк русчадан драма әсәрләре тәрҗемә итүдә фай-далана 5.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең рәсми органы «Кызыл Армия» газетында Фатих Әмирханның эш-ләгәне мәгълүм. Газетта талантлы яшь язучы Шакир Мостаев актив эшли. «Нузад» псевдонимы белән ул анда күп кенә хикәяләрен бастыра. Ул хикәяләр татар совет прозасының беренче карлыгачлары дип аталырга хаклылар. Шакир Мостай по-литбүлектә «русчадан әдәби һәм сәяси әдәбият тәрҗемәчесе хезмәтен башкара» 6.
«Казанга сәяхәт», «Замана туе» пьесаларының авторы Исхак Казаков 1919 елның 3 маенда пропаганда бүлеге мөдире булып алына7 һәм ревком төзелеп, Коллегия эшен тә-мамлаганчы аның җаваплы постла-рында эшләп килә. Үз вакытында зур популярлык казанган «Канлы көннәрдә», «Беренче адым», «Бай кызы» драмалары, дистәләрчә хикәя, ике повесть авторы Шамил Усманов 1919 елның 28 февралендә Үзәк мөселман хәрби коллегиясенен хәрби бүлегенә инструктор-оешты- ручы булып алына 8 9. Шул ук елның 10 мартында язучы төзеләчәк Беренче татар бригадасының комиссары итеп куела. Архивта язучыга шул хакта бирелгән таныклыкның нөсхәсе сакланган:
«Бу таныклык Үзәк мөселман хәр-би коллегиясенең көнчыгыш бүлеге инструкторы-оештыручысы Шамил Усмановка Казанда Аерым мөселман кызыл гаскәр бригадасы төзәргә тапшырылуын раслап бирелә. Ус-манов шул мәсьәлә буенча РСФСР оешмаларының һәркайсы белән кол-легия исеменнән эш итә ала...»’.
Ш. Усмановның Беренче аерым татар бригадасы төзү буенча булган зур эшчәнлеге билгеле. 1919 елнын 22 Октябреннан аны политбүлек на-чальнигы итеп алалар10. Бу постта ул 1920 елның җәенә кадәр эшли.
Драматург Таҗи Гыйззәт тәшка- ди талантының ачылуы һәм үсеп китүе белән политбүлеккә бурычлы. Түбәндә китерелгән телеграмма драматургның тормыш юлында хәлиткеч роль уйный:
120
«Татар запас батальоны политбү-легенә.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе политбүлеге Сездән запас батальон-ның беренче рота кызылармеецы Гыйззәт Таҗины Самарда ачылачак музыка-драма курсларында укытыр өчен Коллегия карамагына җибәрүегезне сорый»
Югарыда китерелгән документ-лардай күренгәнчә, татар язучылары Хәрби коллегиягә зур ярдәм итәләр, татар сугышчылары арасында зур аңлату-агитация эше алып баралар. Бу идеологик эшнең нәтиҗәсен төрле фронтларда дошманнарга каршы татар сугышчыларының батырларча көрәшүе, революциягә тугрылыклы булуы ачык күрсәтә Академик И, П. Трайиинның:
«Татарлар Көнчыгыш халыклары арасында Октябрь байрагын кулла-рына алып югары күтәрелүчеләрнең иң тәүгеләреннән булдылар. Алар бу байракны артта калган милләтләр йөрәгенә революция уты сала-сала Идел ярларыннан алып Бохарага, Иран чикләренә кадәр илттеләр... Татар сугышчылары үзләренең революцион бурычларын тулысы белән аңлап эш иттеләр» 8 9 10 11, дип язуы моңар җитәрлек дәлил.
Әмма язучыларның Хәрби колле-гиягә бәйләнешле эшчәнлекләре ту-рында сөйләгәндә икенче бер әһә-миятле нәрсәне дә истән чыгармаска кирәк. Коллегия язучыларны ре-волюцион чынбарлык эченә тартты, чагыштырмача кыска вакыт эчендә шактый зур революцион практика мәктәбе үтәргә мөмкинлек бирде. Бу хәл яшь татар совет әдәбиятының бик тиз дөрес юнәлеш алуына һәм беренче адымнарыннан ук партиянең ышанычлы көрәш коралына әверелә алуына мәйдан ачты.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе яшь әдәби көчләр үстерү буенча да күзгә күренерлек эш алып бара. «Кызыл Армия» газеты һәр санында диярлек башлап язучылар иҗатына
8 Шунда ук, ф. 17, оп. 1, эш 119, бит 394.
9 И. П.Трайнин, «СССР и национальная проблема». Рус телендә. Мәскәү. 1924 ел.
10«Кызыл Армия» газеты, 1919 ел, 22 июль, № 105.
11 КАҮДА, ф. 17, оп. 1, эш 21, бит 172.
12 «Кызыл Армия» газеты, 1919 ел, 13 октябрь. № 167.
13 КАҮДА, ф. 17. оп. 1, эш 12, бит 67.
14 Шунда ук, ф. 17, оп. 1, эш 92, бит 18.
урын бирә. Политбүлек яшьләрдән яңа язылган әсәрләрен «Кызыл Армия» газетына җибәрүләрен үтенеп, мөрәҗәгать тә игълан итә\ «Политбүлеккә килгән барлык әдәби әсәрләрне кабул итү һәм аларны тикшереп бәяләү» эшен башкару өчен 1919 елның 19 ноябрендә тел белгече Җамал Вәлиди, драматург Кәрим Тинчурин һ. б. составында махсус комиссия төзелә
Кызыл сугышчыларны татар әдә-бияты белән кызыксындыру һәм иҗади эшкә тартуны күздә готып, политбүлек хәрби фиркаларда әдәби түгәрәкләр оештыруны планлаштыра һәм әдәби кичәләр үткәрә башлый. Беренче шундый кичә 1919 елның 3 Октябренда командирлар хәзерләү курсларында оештырыла 12.
Политбүлек яңа язылган әсәрләр бастыруда да ярдәм итә, аерым ша-гыйрьләрнең җыентыкларын, драма әсәрләрен бастырып тарата (мәсәлән, Ф. Бурнашның шигырьләр җыентыгы, Ш. Усмановның ике пьесасы аерым китаплар булып чыгалар) .
Коллегиянең 1919 елның 3 Октяб-ренда узган утырышында «авыл һәм шәһәр халкының, гаскәри фир- каларның сәнгать әсәрләренә сусавын канәгатьләндерү нияте белән әледән-әле периодик булмаган җыентыклар чыгарып торырга» дип карар кабул ителә13 14.
Татар язучылары китапларын туплап китапханәләр оештыруда да Коллегия зур эш башкара. Политбүлек җитәкчесенең 1919 ел өчен хисап докладында бер ел эчендә генә дә 20025 китапны эченә алган 300 китапханә төзелүе турында әйтелә \
Югарыда китерелгән документ-лардан Үзәк мөселман хәрби колле-гиясенең татар совет әдәбиятының тарихында якты бер сәхифә ачуы һәм аның үсешендә чиксез зур уңай йогынты ясавы күренә.