Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР


Л. Я. КОЛЬЦОВ'
РУС ҖЫРЫ
■кыздыра кояш Елмаеп-көлеп. Яшәрә гөлләр Үч иткән кебек.
Ә язын, беләм, Кырларның йөзе Яңгыр күрмичә Саргайган иде.
Кичтән төшкән чык Югалды таңга. Яз инде. Ә ямь Кая ул анда?!
Әйләнде таллар Коры инәгә. Кошларның хәлен Әйтмә, сөйләмә.
Аларны тыңлап Өзелде үзәк. Кызганыч үтте Көннәрем бигрәк.
Күрмәдем сөю, Яшәү рәхәтен... Бөтен яшьлекне йотты кара төн.
1840.
юл
юл ята Алдымда күптән. Ник очмыйм шуннан, Мин нәрсә көтәм? Кем тота мине, Нәрсәм жәл кала? Ник очмыйм тизрәк Омтылып алга?
йолкыш ятимдәй Мескенме җань!м? Канатсыз әллә Минем уйларым? Яшем белән дә Карт түгел ич мин. йөрәктә дәрт бар, Күкрәктә — көчем.
Рухым казнасы Бушарлык түгел. Атым кош булып Очарлык минем! Теләми ләкин Ул юлны күңел. Чит җир, чит халык Миңа үз түгел.
Яшимме яклап Тик бер үземне? Туган ягыма Юлны өзимме? Үз башкаеңа Зур кайгы ал да, Кош булып, имеш, Сайра чит талда...
1839.
1 Тууыиа 150 ел тулды.
ҖЫ Р
ӨТӘМ МИН, 1КӨТӘМ Кояш батуын. Киләчәк бүген Минем алтыным.
— «Ай булмаса да Юл табар атым, Ятлар, — диде ул, — йөрмәсен якын.
Китсә дә каплап Бар җирне буран, Табармын, — диде, — Язмамын юлдан!»
Көтам мин, көтәм, Тизрәк кич булсын. Әйтте бит кичә Минем йолдызым:
— «Таулар күп юлда, Сакчылар яман.
Үлсәм дә ләкин Бүленеп калмам.
Болай да көчем Нык иде минем.
Син булгач хәзер Куркуны белмим!»
1842.
Зыя М а н с у р тәрҗемәләре.
74
КОСТА ХЕТАГУРОВ'
МИН ҮЛЕМНӘН КУРЫКМЫЙМ
/Нин үлемнән курыкмыйм... Үзенә тарта Күптән инде салкын гүр сере.
Ләкин илем өчен бер бөртек көч Калганчы, мин сөям гомерне.
Бәхетсез мин... Әмма бәхеткә тиң Ирегем бар минем күнеккән, Халык азатлыгы юлында ул Тик бер адым булсын, — үкенмәм.
Р. Башкуров тәрҗемәсе.
КЫЕН
Төрмәсыман шыксыз безнең гомер, Юлларыбыз кара гүр кебек. Үткәнемә карап ямь тапмыйм бер, Киләчәгемә дә юк өмет.
Ишетелми күңел күтәргеч өн, Бары тынлык, канны өшеткеч... Бөтен гомер — очсыз кырыйсыз төн, Юк мәхәббәт, җанны терелткеч...
Көн артлы көн шулай китә узып, Шушы гүрдә гомер сөрәмен... һич булмаса шул тынлыкны бозып Шартласачы минем йөрәгем!..
1893.
С. Б а т т а л тәрҗемәсе.
1 Тууына 100 ел тулды.