Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧЕРК —ӘДӘБИ ҖИДЕЕЛЛЫГЫБЫЗДА ИҢ АКТИВ ЮЛДАШ


S2) штән бушанган араларда га- зет-журналлар караштыру, радиога колак салу, кырын ятып телевизор карау барыбызның да гадәте диярлек. Чөнки аларда без тормышыбызда көн дә туып тора торган яңалыклар белән таныша-быз. Коммунизм төзелешенең яңа уңышларын, иксез-чиксез саннарын хәтер сандыгына сыйдырып кына өлгер!
Бу гүзәл күренешләрне, гади, ләкин эшчән кешеләрнең яңа әмәлләрен һәркайчан күз алдында тотасы килә; гаҗәп хезмәт тәҗрибәләреннән үрнәк алып, бертуктаусыз үсеп, рухланып яшисе килә. Матур әдәбият укучыларны җидееллыкның бөек бурычлары, алтын куллы кешеләр, аларның батыр эш үрнәкләре белән таныштыру беренче чиратта әдәби очеркларга йөкләтелә.
Очерклар әдәби җидееллыгыбызда иң актив юлдаш булырга тиеш. Язучының тормыш тирәнлегенә практик адымнары да нәкъ менә шул жанрдан башлана.
Ләкин бездә әле менә шушы иң кирәкле жанр — бүгенге көн темасына язылган актуаль очерклар — аз языла. Күзгә күренеп киткәли торган очеркларның кайберләре бигрәк инде бертөрле, укырга кызыксыз булалар. Кайчакларда ул язманың авторы отчет җыелышла- рыннантөяп алып кайткан һәм очерк өчен бөтенләй кирәге булмаган саннарны хисапчыдай тезеп чыга. Машиналар, аларның төзелеш технология процесслары турында бик тәфсилләп яза да безне үзе дә төшенеп җитмәгән серләргә өйрәт- мәкче була. Шулай итеп, ул хәсрәт очеркларда эшнең чын остасы булган кеше — машинага, очерк язучы үзе — штамплар ясаучы автоматка әверелә...
Яшь язучы Малик Хәмитов үзенең очеркларын андый шаблон калыпларга салмаган. Ул эш кешелә
124
ренә җылы, кешелекле мөнәсәбәттә. Аның очеркларындагы тормыш ва-кыйгалары, алдынгы кешеләр һәм аларның эшләре шактый киң, тулы биреләләр. Аңа тормыш хәлләренең кайсылары ныграк тәэсир иткән, аңа кемнәр ныграк ошаган, ул шуларны язган, шуларны мактаган. Әлбәттә, җитешсезлекләргә дә кагылган. Мәгънәсез адәм имгәкләрен дә че-меткәләп узган. Шуңа күрә, аның яңа чыккан җыентыгы 1 файдалы, күңелгә ятышлы. Аңлаешлы тел белән язылган бу очеркларны рәхәтләнеп укыйсың. Бит саен яңалыклар. уңышка ирешү серләре; иң әһә- мнятлесе: гади, бүгенге көн кешеләре — тирән фикерле, коммунизмга омтылучы, булдыклы яңа кешеләр.
Малик Хәмитов очеркларын тор-мышны белеп язган, диясе килә. Чөнки моннан берничә ел элек язылган очеркларның нәкъ бүгенге көндәгечә яңгыравы — бу инде үзе генә дә яшь язучының зур уңышы.
Менә Татарстан шартларында ис-киткеч алмалар үстерүче Василий Михайлович Костин, шөһрәте бөтен республикага таралган «Дружба» бакчачылары турындагы очерк — «Гүзәл җимешләр». 1955 елны ук язылган бу очерк бүген дә актуаль-леген югалтмаган. Минзәлә районы-ның «Дружба» колхозы бакчачылары үстергән яңа төр алмалар Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсе стендларында бүген дә күренекле урын тоталар. Күргәзмәне карап чыгучыларның барысы да диярлек безнең республика шартларында шундый алмалар үстереп булуга гаҗәпләнәләр икән.
«Балавыздан ясалган уенчыклар гына түгел микән?» дип, тотып-то- тып карыйлар, ди! Түгел шул, болар чып-чын гүзәл җимешләр! 1954 елда колхоз гектардан 49 центнер алма җыеп алган булса, 1957 елда бакчаның һәр гектары йөздән артык центнер яхшы сыйфатлы алма биргән. 1953 елда бакчачылык кол-
’Малик Хәмитов. Гүзәл җимешләр. Татарстан китап нәшрияты. 1959 ел. Редакторы Зыя Мансур. Тышлык художнигы М. В. Виноградова. 144 бит. Тиражы 4000 экз. Бәясе 2 сум 25 тиен. хозга 844 мең сум керем бирсә, 1957 елда инде ул миллион ярым сумнан артып киткән.
«Бакча биш ел рәттән уңыш бир-гәннән соң, алтынчы елны ял итә», имеш! Ә менә «Дружба» бакчачылары уңыш бирүдәге бу «кысыр вакытны» да бетерүгә ирешкәннәр.
30 нчы елларда оешкан «Дружба» колхозына руслар, татарлар, чувашлар, удмуртлар һәм марилар берләшкән. Нинди гүзәл һәм тарихи факт! Биш төрле милләт вәкилләре утыз еллар буена бергә, хезмәт сафында бер тугандай яшиләр. Милләтләр дуслыгы нәтиҗәсендә җитешкән мондый «гүзәл җимешләр» турында ничек язмыйча түзәсең? Авторның бу гөлбакчага ашкынып баруы, андагы соклангыч кешеләр белән безне таныштырырга, аларның эшләрен популярлаштырырга теләве мактаулы эш. Очеркта «Дружба» бакчачыларының тырыш-лыклары, Костин аганың намуслы хезмәте шактый тулы яктыртылган. Ләкин... Ләкин әле анда бер гүзәл як яктыртылып җитмәгән шикелле... Ул да булса — «Дружба»дагы халыклар дуслыгының, бердәм яшәвенең күркәм күренешләре.
Икенче очерк — «Совхоз кешелә-ре». Кама якларында алдынгы кешеләр белән танышып йөри торгач, автор безне Чаллы районындагы «Красный ключ» совхозына илтә. Совхозның килере — кошчылыктан гына да — миллион ярым сумнан артык икән! Очеркта совхозда 25 ел эшләгән, хәзер инде тавыклар фермасы мөдире Устинья Андреевна Анисимова белән дә, азык цехында бригадир булып, эшләүче Сания апа Сабирҗанова белән дә танышабыз. Инкубатор җитәкчеләре — Павел Петрович Араповның һәм өлкән зоотехник Анна Васильевна Сундыр- скаяның фәнни эзләнүләренә, аларның ачышларына, алар арасында чыккан аңлашылмаучылыкларга да очеркта шактый урын бирелгән.
Ләкин совхоз тормышының һәрбер вак-төякләренә кадәр күреп, шулардан нәтиҗәләр чыгара белгән авторның бу очергында Хәдичә бигрәк гадиләштереп бирелгән инде. Имеш, Хәдичә беренче очраткан ке

шесенә үк «Син!» дип эндәшә, «Күп. тән шулап дисен бар, бәрәч, спи каян килеп чыктың?» дип сөйләшә. Алай гына да түгел, (җитмәсә, язучының үзенә!) беркатлылык күрсәтеп, сөйгән егетенең кем булуын, зны кая озатканын сөйләп, «эч серләрен» ачып сала. Булмас, Хәдичә шикелле аңлы, культуралы кызның алай сөйләшүенә ышанасы килми. Бу бары тик. яшь авторның «лирик чигенеш ясыйм» дип, сентиментальлек күрсәтеп маташуы гына! Авторга андый уйдырмалардан, ясалмалыктан сак булырга кирәк.
Агроном Ф. Садриев белән бер-лектә язылган «Эзләнү» очеркы каршылыклы .вакыйгалар, бәхәсле мәсьәләләрнең күп булуы белән ае-рыла. «Көчле ирек» колхозында көзге чәчү соңга кала. Колхоз председателе^ Җәләлиев менә ничә төннәр инде йокыдан калып, җанын кая куярга белмичә йөри. Чөнки «Көчле ирек»^көзге чәчүдә иң артта сөйрәлүче булып калган, өстәвенә, алар белән ярышучы «Кызыл партизан» колхозы моннан берничә көн элек үк чәчүне тәмамлаган. Сай сөрелгән җирләрдә күмелмәгән кукуруз камылларын һәм зур-зур кантарларны күреп председательнең җаны әрни. Ничек җирне яхшырак эшкәртергә дә, ничек итеп кантарлардан котылырга?! «Сабанның бишенче корпусын алып сукаласаң, ничегрәк булыр, Фидаил, ә?» — ди председатель, аптырагач. Ләкин болай эш- ләү^генә чәчүнең сыйфатын яхшыртмый. Янгырлар булмау сәбәпле, кукуруз җыеп алынган басу таш шикелле булып каткан. Агроном Фәт- тахов моңарчы бу колхоз практикасында булмаган, сыналмаган метод белән, җирне сөрмичә, лущить итеп кенә чәчәргә тәкъдим кертә. Кеше салган сукмактан гына йөрергә өйрәнгән, аннан соң белем ягы да чамалырак булган председатель исә бу методка теше-тырнагы белән каршы тора: — Юк белән башымны катырма әле, — ди ул агроном Фәт- таховка. Очерк менә шундый киеренке шартларда, председатель белән агроном арасында туган карги ы л ы к л ы в а к ы й га лар а гы ш ы н да сурәтләнә. Матур хикәяләү теле белән, гади һәм җыйнак итеп язылган бу очеркта колхоз кешеләренең характерлары матур гына ачылган.
Малик Хәмитовиың барлык очерк-ларында да иң тонык урын — кеше-ләрнең портретлары. Ул кешеләрнең кыяфәтләрен ачык сурәтли алмый әле. Шуның белән бергә, кешеләрнең эчке кичерешләре ничектер салкын һәм көчсез бирелә. Аның өчен кирәкле сәләт, әлбәттә, кинәт кенә тумый: язучыга кешеләр белән якын мөнәсәбәттә булу, аларны нык һәм озак өйрәнү кирәк. Яшь автор кешеләрнең сөйләү үзенчәлекләрен дә биреп бетерә алмый. Мәсәлән: картларны «Әй, диюем, кәнишне» кебек сүзләр кыстырып сөйләтү генә аларның сөйләү үзенчәлекләрен бирү дигән сүз түгел, әлбәттә. Тик шунысы куанычлы: яшь автор үзенең телен шомарту өстендә өзлексез эшли, эзләнүләр алып бара. Ул җитдилектән кинәт тапкырлыкка күчә белә, күңелсез генә хәлләр барган чакта, кызыклы нәрсәләр сөйләп укучыны көлдереп тә куя белә. Очерк язучы өчен бу бик кирәкле.
Җыентыкка «Активист» колхо-зында» һәм «Ныклы ышаныч белән» дигән очерклар да урнаштырылган. Кыскасы, «Гүзәл җимешләр» җыентыгы—яшь язучының зур иҗади уңышы. Аңа киләчәк иҗатында хәерле юл телик!
Актык сүз итеп шуны әйтәсе килә, мондый яхшы очеркларны үз вакы-тында аерым-аерым китап итеп бас-тырып барасы иде. Аларның китап булып тупланып чыгулары бик озакка сузыла. Очерклар да коммунизм төзүчеләргә файдалы киңәшче булсын, эш кешеләренең якын дусты ролен үтәсен.