Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДУСЛАР ЯНЫНДА


юнь ахыры. Мәскәү—Пекин поезды алга ыргыла. Бөек Себер магистралендәге Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Чита шәһәрләре артта калды.
Менә Забайкальск (Отпор) —дәүләт чиге буендагы станция!
Без вагоннан төштек тә Көнчыгышка карадык — ике бөек ил чиген тизрәк күрәсе килде безнең.
Поезд сигналсыз акрын гына артка чигенде.
— Кытай тимер юлы таррак булганга, вагоннарга башка күчәрләр куелачак,—диде татарча безгә бер чик сакчысы.
Таза, зур гәүдәле, кояшта кап-кара янган йөзле бу егет елмаеп безгә карады да:
— Сез Казаннанмы? — дип сорады.
— Казаннан.
— Танышыйк, минем исемем—Николай. Армиягә китәр алдыннан Казанда эшләдем... Яңа порт төзелешендә... Мин Чувашстанның Ормар районыннан... Мин чуваш...
Николай ашыга-ашыга Казан, яңа порт, диңгез ярлары турында сорашты; ул татар телен яхшы белә һәм татар язучыларының әсәрләрен яратып укый икән. Шуңа күрәдер ахры ул: «Быел Тукай премиясе язучылардан кемнәргә бирелде?» — дип сорады.
Без Габдрахман Әпсәләмов дип әйтергә дә өлгермәдек, ул:
— Габдрахман абый «Сүнмәс утлар» өченме әллә?—диде.
— Әйе.
— Аның бүгенге эшчеләр тормышы турында зур роман язганын ишеткән идем. Ләкин укый алмадым әле. Биредә татар китаплары юк. Шуңа күрә Татарстан китап нәшриятының «Китапны почта аша җибәрү бүлеге»ннән соратып карадым, ләкин җавап алмадым.
Без «Китапны почта аша җибәрү бүлеге»ндә эшләүче иптәшләрнең игътибарсызлыгы өчен оялып, якташыбызга «Сүнмәс утлар»ны үзебез җибәрергә булдык. Шул вакыт якташыбыз:
— Әнә поезд килә, — диде.
И
Без вагоннарга ашыктык һәм шуның аркасында Николайның адресын алырга да онытканбыз.
«Китапны почта аша җибәрү бүлеге»ндә эшләүче иптәшләр бу юлларны укыгач, татар әдәбиятын сөюче чик сакчысы Николайның хатына җавап итеп, «Сүнмәс утлар»ны җибәрсәләр яки аның хатын табып миңа адресын хәбәр итә алсалар, бик яхшы булыр иде. Чөнки бөтенләй җавап бирми калдыруга караганда соңрак җавап бирү дә яхшырак...
Менә Кытай җирендәге беренче станция — Маньчжурия. Вагонга яшь кенә кытай кызы — врач керде. Ул безнең сәламәтлегебезне сорады.
Аннан безне вокзалга ял бүлмәсенә чакырдылар.
Менә вокзал. Нинди чиста! Күрәсең, биредә чүп-чарны идәнгә бер-вакытта да ташламыйлар. Чүп-чар салыр өчен өсләре ябык махсус савытлар... Уку залында озынча өстәл. Ул төрле журналлар белән тулган. Бер читтә махсус урында газетлар комплекты ята. Пассажир теләгән газетиы алып укый да аны яңадан урынына илтеп куя. һәр җирдә төгәллек, тәртип сизелеп тора. Уку залына кергәндә пассажирлар безне аягүрә торып каршыладылар.
— Нинь хао! (Исәнмесез!) —дидек без.
— Нинь хао!—дип җавап бирделәр алар, елмаеп.
Ял бүлмәсенә кереп утыру белән 16—18 яшьләрдәге ике кыз һәр- беребезгә хушбуй исе килеп торган юеш тастымаллар бирделәр һәм чәй китерделәр. Кытайда һәр җирдә кунакларны шулай каршы алалар икән. Ул тастымаллар белән битеңне сөрткәч, рәхәтләнеп китәсең, арган-талганнар беткәндәй була.
Тиздән экспресс тагын алга ыргылды.
Тәрәзәдән туп-туры урамлы кечкенә-кечкенә авыллар, тимер юл станцияләре, стеналарына иероглифлар белән лозунглар язылган йортлар, кишәрлек-кишәрлек бүленгән дөге кырлары, камыштан үрелгән читәннәр белән әйләндереп алынган печән кибәннәре, ярларына суал- гычлар эшләнгән каналлар күренеп калды.
Тимер юлның ике ягында балык үрчетү бассейннары. Аларда кыр үрдәкләре йөзеп йөри.
— Болар өй үрдәкләре түгелме? — дип сорады бер турист тәрҗемәчедән. — Ыжгырып килүче паровоздан да, яннарында ук көймәләрдә йөзгән кешеләрдән дә курыкмыйлар.
— Юк, кыр үрдәкләре!—дип җавап бирде тәрҗемәче Тэ-лун.— Бездә файдалы кошларга тимиләр. Ә чыпчыкны...
— Чыннан да бер чыпчык та күренми.
— Күренеп кенә карасын! Аны балалардан алып чал сакаллы картларга кадәр һәркем юк итә. Бер чыпчык никадәр дөгегә зыян китерә! Чыпчык — бөтен халык көрәш ачкан дүрт фетнәнең берсе.
— Калган өче нәрсә?
— Тычкан, озынборын, чебен.
— Чыннан да, кайчаннан бирле Кытай җирендә барабыз, бер генә чебен дә, озынборын да күренми.
— Чөнки һәр кеше алариы күрү белән юк итүне үзенең бурычы итеп саный.
Менә поезд Амурның уңъяк кушылдыгы, Кытайдагы барлык елгалар кебек диярлек, ярлары дамбалар’ белән ныгытылган Сунгариның көньяк ярына урнашкан Харбин шәһәренә килеп туктый. Хэйлунцзян провинциясенең башкаласы Харбин Кытайның төньягында булса да, 1 вокзал көньяк гөлләре белән тулган; хәтта ябык перрон баганаларына да гөл банкалары эленеп куелган.
Харбин — чагыштырмача бик яшь шәһәр. Ул 1898 елда, пятша Россиясе тарафыннан Көнчыгыш Кытай тимер юлы төзелгәндә, эшчеләр
7. .с- ә.- № ю.
97
98
поселогыннан үсеп чыккан. Шуңа күрә шәһәрнең күп кенә кварталлары хәзергә кадәр рус шәһәрләре архитектурасын хәтерләтә.
Халык власте урнашканнан соң шәһәр бик нык үскән (хәзер анда 1,4 миллион кеше яши), андагы предприятиеләрнең күбесе үзгәртеп корылган, яңа заводлар, күп катлы торак йортлар, мәктәпләр, больницалар, клублар, кино-театрлар салынган.
Тәрҗемәче, вокзал алдындагы афишаларның берсен укып, безгә Харбин театрында совет драматургы Михаил Шатровның «Революция исеме белән» дигән пьесасы баруын әйтте.
Тәрҗемәче Харбин тамашачыларының спектакльне яратып карауларын, Владимир Ильич Ленинның сәхнәдә күренүен һәрвакыт кул чабып каршылауларын сөйләде. Гомумән, кытайлар Ленинны бик яраталар. Аларда да Казанны «Ленин укыган шәһәр» дип йөртәләр.
Советлар Союзы ярдәме белән төзелгән һәм Лихачев исемендәге Мәскәү автомобиль заводы белгечләре булышлыгы белән 1956 елда беренче машина ясап чыгарган Чанчунь шәһәренең автомобиль заводы корпуслары бер-бер артлы артта калды. Караңгы төшеп килгәндә Ляонин провинциясенең баш шәһәре, ике миллионнан артык кеше яшәүче Шэньян (Мукден) күренде. Шэньян—Кытайның эчке районнарын төньяк-көнчыгыш провинцияләр һәм СССР, Корея Халык Демократик Республикасы белән тоташтыра торган тимер юл узелы.
Вокзал алды мәйданының уртасында биек постаментка танк куелган. Бу мәһабәт һәйкәлгә русча: «Советлар Союзының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен япон империалистларына каршы көрәштә һәлак булган танкистларга дан!» — дип язылган, һәйкәлнең ике ягында үләннәрдән бик оста ясалган ике арслаи. Җил аларның ялларын тарый, мыекларын сыйпый. Кичен күзләре урынында кып-кызыл электр лампочкалары яна. Без сокланып карап торганда яныбызга кытай яшьләре килделәр. Алар: «Сулян тунчжи» (Совет дустым),—дип кулларыбызны кыстылар. Ак күлмәк, кыска чалбар кигән бер егет русча: «Арсланнар әнә бу каһарманнарның тынычлыгын саклыйлар», — дип, безгә халкыбызның постаментка алтын хәрефләр белән язылган батыр уллары фамилияләрен төртеп күрсәтте...
Без Шэньяннан киткәндә сәгать Пекин вакыты белән төнге 12 иде. (Пекин вакыты Мәскәү вакытыннан 5 сәгать алда йөри.)
Вакыт соң булганга без йокларга уйладык. Ләкин мондый тылсымлы илдә йоклап буламы соң! Тәрәзәгә карасак, офыкка кадәр бөтен җирдә меңнәрчә утлар яна иде.
— Нәрсә яна, Тэ-лун?
— Кече металлургия мичләре.
Кытай Коммунистлар партиясенең корыч эретү буенча Англияне куып җитәргә дигән чакыруына җавап итеп, халык үзе әнә шундый йөзләрчә, меңнәрчә (әйе, меңнәрчә!) кечкенә корыч эретү мичләре төзегән. һәм хәзер кытай кешеләре шул мичләрдә корыч эретәләр. «Зур металлургия комбинатлары төзелеп беткәнне көтеп торып булмый бит!»—диләр алар. Нинди патриот халык! Партия чакырган икән, димәк, тизрәк куып җитәргә, узып китәргә кирәк! Менә шуңа күрә бу бөек эшкә һәрбер кытай кешесе үзеннән өлеш кертергә тели. Уңышлар телибез, дуслар!
Пекинга барып җитәргә җитмеш километр калгач, Бөек Кытай стенасы күренде. Биеклеге, киңлеге берничә метр, озынлыгы меңнәрчә километрга сузылган бу стена борынгы Кытайның мәһабәт төзелеш- ләреннән берсе.
Гаҗәп акыллы һәм эш сөючән кытай халкы нәрсәләр генә төземәгән, нәрсәләр генә уйлап танмаган! Дөге кырларын сугару һәм елгаларның ташуына каршы көрәшү өчен Кытайда моннан 4000 еллар элек беренче-гидротехник корылмалар төзелгән. Алар гаҗәп нык итеп
?• 99
ясалганга кайберләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Мәсәлән, моннан 2200 еллар элек төзелгән Дуцзянь сугару системасы Сычуань провинциясендәге ике йөз мең гектар уңдырышлы җирне хәзер дә су белән тәэмин итеп тора. Кытай — ефәкчелекнең туган иле. Анда ефәкчелек Инь эпохасында ук, безнең эрага кадәр XVIII—XII йөзләрдә барлыкка килгән. Таулар, сәхралар аша Иранга һәм Якын Көнчыгышның башка илләренә ефәк тукымалар төялгән дөяләр кәрваны айлар буе барган. Кытайда ефәк эшли башлауга ике мең еллар үткәч тә әле бу асыл тукыманы башка илләрдә тукый белмәгәннәр. Кытай халкы безнең эрага кадәр 12 елларда, ягъни моннан 2000 еллар элек кәгазь ясау ысулын уйлап тапкан.
Кытай халкы европалыларга караганда бик күп алда — безнең эраның VII йөзләрендә үк китап, ә аннан соң ике йөз еллар үткәч газет басып чыгара башлаган. Кытайлар төсле басманы да башка барлык халыкларга караганда алданрак үзләштергәннәр. Кытайда моннан мең еллардан артык элек ксилография (агачка уеп бизәк төшерү) барлыкка килгән. Китаплар бай гравюралар (иңдереп яки күпертеп ясалган рәсемнәр) белән чыгарылган. Ә фарфор! Бөтен дөньяга танылган кытай фарфоры! Ул анда безнең эраның III—V йөзләрендә үк эшләнә башлаган. Европалылар фарфор хәзерләү серләрен бары тик бер йөз елдан соң гына белгәннәр. Беренче географик карталар Кытайда безнең эрага кадәр VIII—V йөзләрдә үк барлыкка килгән. Кытай сәяхәтчеләре Көньяк Азия илләрендә һәм Көнчыгыш Африка ярларында европалыларга кадәр бик күп алда булганнар.
Кытай халкы кешелек дөньясы өчен башка бик күп бөек ачышлар ясаган. Мәсәлән, компас кытай судноларында III йөзләрдә үк файдаланыла башлаган. Ә сейсмограф (җир тетрәвен язып бара торган прибор)... дары... барысын да санап бетерергә мөмкин түгел. Бүгенге көнгә кадәр сакланган борынгы кытай архитектурасы үрнәкләре монументаль булулары белән таң калдыралар...
Пекинга без иртән килеп җиттек. Пекин иртәсе искиткеч гүзәл! Алсу-зәңгәр иртәнге күк фонында таулар аеруча ачык күренә. Иртәнге кояш нурларында Бэйхай паркы, андагы потханә (мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе) ниндидер әкиятләр дөньясын хәтерләтә. Ә «Ябык шәһәр»- нең (элек императорның Кышкы сарае) ялтырап шомартылган кы- зылсу-сары черепица түбәләре: «Бирегә тизрәк килегез, юкса, мине тиз генә карап бетерә алмассыз!»—дигән кебек ялт-йолт итәләр.
Моннан ике мең еллар элек Төньяк Кытай князьлегенең башкаласы булган Пекин (Пе—төньяк, кин — башкала)—хәзер 650 миллионлы Кытай Халык Республикасының баш шәһәре, илнең политик һәм культура үзәге.
«Тормыш мине төрле җирләргә ташлады, ләкин мин бары тик Пекин турында гына хыялландым», — дип юкка гына язмаган икән күренекле кытай язучысы Лао Шэ «Дабейса храмы янында» исемле хикәясендә.
Бсзие автобус белән Син-чао гостиницасына алып килделәр. Бу урында кытайларның безгә бик игътибарлы булуларын күрсәтә торган уннарча хәлләрнең берсен әйтеп үтәсе килә. Чит ил сәяхәтчеләренең Пекин бүлеге директоры иптәш Чжао безне икенче яшьлеген кичерүче башкалага килүебез белән тәбрик иткәч, болай диде:
— Ерактагы якын дусларыбыз, хәзер сезгә менә шушы маркалар ябыштырылган открыткалар тапшырырга рөхсәт итегез. Бу открыткалар Татарстанга, андагы туганнарыгызга безнең кайнар теләкләребезне, сезнең ялкынлы сәламнәрегезне һәм сау-сәламәт Пекинга килеп җитүегезне ирештерсен!
Без Чжао иптәшкә зур рәхмәт әйтеп, открыткаларны алдык та
100
кытай дусларыбызның һәр җирдә бик җылы каршылаулары турында Туган илебезгә тиз генә сәлам хатлар язып җибәрдек.
Бүлмәдә һава алмаштыргыч та булуга карамастан бик эссе булганга без 1э-лун белән көндезге аш алдыннан гостиница янындагы кечкенә бакчага чыктык. Бакча яныннан дүртпочмак формасындагы «Эчке шәһәр» дивары үтә. «Тышкы шәһәр» дә шундый ук дивар белән уратып алынган. Алар моннан 500 еллар элек шәһәрне дошманнан саклау өчен салынганнар. Урамнан «Шәһәр капкасы» аркылы рикшалар узып тора.
Өч-дүрт рикша бакчада агач күләгәсендә ял итеп утыра иде. Кнн кырыйлы эшләпә кигән бер карт рикша яшь рикшаларга бик бирелеп нәрсәдер сөйли иде. Без шулар янына барырга булдык. Рикшалар без килгәнне күреп сикереп тордылар да сәлам бирделәр.
— Нинь хао!
Карт та тормакчы иде, ләкин Тэ-лун, утырыгыз, утырыгыз дигәндәй, йомшак кына аның иңбашыннан тотты. Сөйләүче рикша барлык карт рикшалар кебек иелебрәк утырса да, аяклары егерме-егерме биш яшьлек егетләрнеке кебек нык мускуллы иде. Кытайда, аяклар рикшаның иң зур байлыгы, диләр.
— Без сезгә комачауламыйбызмы?
— Юк, юк.
— Сөйләгез, безнең дә тыңлыйсыбыз килә.
Карт рикша бераз уйланып торды да хикәясен дәвам итте. Ул хикәя иске Кытайдагы рикшаның чиксез авыр тормышы, күңелсез язмышы турында иде.
— Рикша кеше идемени ул?! Байлар аның көчен генә түгел, хәтта акылын, намусын да урларга тырыштылар. Менә биредә көч булса (ул аяк мускулларын тотып күрсәтте), тамакны бераз ялгыйсың, көч беттеме, син беркемгә дә кирәкмисең. Рикшаның мамык түшәге арба төбе, жылы юрганы аяз төн иде. Шуңа күрә рикша «Күк тынычлыгы» урамында төнен бай инглиз белән янәшә диярлек куна иде. Бай инглиз Пекинның үзәк урамында йоклый, рикша да Пекинның үзәк урамында төн үткәрә... Ләкин инглизнең баш астында мамык мендәр, ә безнең — урамда торган кечкенә арба.
Аннары ул иркен сулап куйды да безгә карап:
— Менә моннан ун ел гына элек без әнә шулай яши идек,—дип сүзен тәмамлады.
Килер бер көн, бик тиз килер, Кытай урамнарында рикшалар һәм аларның арбалары бөтенләй күренмәс. Алар йөргән жирләрдән Чанчунь һәм башка яңа автомобиль заводлары эшләп чыгарган машиналар йөгереп үтәр. Аларны бәлки шушы ук рикшалар йөртерләр. Моны инде озак көтәсе түгел...
Көндезге аштан соң без шәһәрне карарга киттек.
Менә үзәк урамнарның берсе — «Көнчыгыш тынычлыгы» дип атала торган урам. 1953 елда киңәйтелгән бу урам шәһәрнең көньягыннан туп-туры төньягына үтә. Анда милли архитектураның соклангыч үрнәкләрен чагылдырган күп катлы яңа йортларны күргәч, Пекин соңгы елларда гына салынган яңа шәһәр кебек тоела. Хәер, чыннан да шулай. Пекиндагы күп катлы биналар барысы да соңгы 10 ел эчендә салынган. Илне азат иткәнче Пекинда бер катлы император сарайларыннан биек, матур йортлар салырга, гомумән, рөхсәт ителмәгән.
Автобус Кышкы сарай яныннан үтә. Аның таш диварлары тирәли ярлары гранит белән капланган киң канал казылган. Каналдан чыккан туфрактан сарай янындагы паркка жиде тау ясалган. Шул кадәр туфракны кул белән ташып, шундый биек таулар-ясау өчен^ никадәр көч, никадәр түземлелек кирәк булган! Ул тауларга элек гыйбадәтханәләр салынган булган. 1880 елда, французлар белән инглизләр Пе
101
кинны алгач, гыйбадәтханәләрне җимергәннәр. Бары бер генә гыйбадәтханә калган. Хәзер ул гыйбадәтханәләр урынына бик матур беседкалар ясалган. Алар паркның ансамблен тулыландырып, ямьләндереп ерактан ук күренеп торалар.
Машина туктый. Эссе. 37 градус. Су эчәсе килә.
— Рәхим итегез, әпә бак белән су.
Бак янында балалар. Аларның күбесенең кулында кружка һәм җилпәзә. Бак өстенә берничә кружка куелуга карамастан, балалар паркка үз кружкалары белән килгәннәр. Су эчәргә теләгәнебезне белгәч, аларның һәрберсенең безгә үз кружкасыннан эчерәсе килде — бар да кружкаларын безгә суздылар. Нинди эссе су! Авызны пешерә, яңа гына салынган ахры... Безгә кружкаларын биреп торган балалар бик сөенделәр. Чөнки кытай балалары, зурлар кебек үк, совет кешесенә нинди дә булса яхшылык эшләүне зур шатлык исәплиләр. Күбесенең кулларында китаплар да булган бу сөйкемле балаларга (аларның барысы да диярлек кызыл галстуклардан — пионерлар иде) рәхмәт әйтеп, без тауга менеп киттек.
Әнә маңгай чәче тип-тигез итеп киселгән кечкенә генә кыз бала бер агай белән кедр күләгәсендә утыра. Бабасы, күрәсең. Икесенең дә кулында җилпәзә.
— Кара әле теге кызны... Ничек оста җилләнә. Ә үзенә 4—5 яшь кенәдер әле, — диде туристларның берсе.
Шул чак алар янына, ничектер, газапланып атлый-атлый өлкән яшьләрдәге бер хатын килеп туктады. Ул кызның аркасыннан сөйде, чәчләреннән сыйпады, аннан күтәреп алды да кысып кочты. Күрешүенә караганда бу карчык агач күләгәсендә утыручы картның якын туганы булырга тиеш. Без бу ананың аякларына игътибар иттек. Нинди коточкыч дини гадәт булган! Кыз бала тугач, аның аякларына калып кидерт, имеш! Хатын-кыз кечкенә аяклы булырга тиеш, имеш! Ни өчен?! Әнә шуның аркасында ул рәхәтләнеп басып та тора алмый. Калып эчендә бөкрәеп каткан сөякләре аяк атлаган саен сыкрыйлар төсле. Үткән караңгы тормышның йөрәк әрнеткеч бу күренешенә хәзер чик куелган. Әнә теге җилпәзәле кыз һәм аның миллионнарча илдәш- | ләре бу кимсетүне башка беркайчан да күрмәсләр. Алар аякларына , калып кидерелеп зәгыйфьләндереп калдырылган әбиләрен күргән саен иске, караңгы тормышка ләгънәт укырлар, халык властена рәхмәт әйтерләр...
Узган караңгы көннәр хатирәләре күренекле язучы, патриот Лао Шэ сүзләрем тагын искә төшерде. Ул 1940 елда Сычуань Альпы итәкләрендәге Гэлэшань— «Җыр һәм шатлык» тавыннан ерак түгел Лайцзяңяо дигән бер авылда Го Мо-жо янында кунакта вакытта: «Бу борынгы, җир йөзендәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе Пекинга яшьлеге яңадан әйләнеп кайтачак. Без моның шаһитләре булырбыз», — дигән.
һәм, чыннан да, Пекинның икенче яшьлеге башланган. Без дә аның шаһитләре булдык! Бу яшьлекне дошманны җиңеп, азатлык яулап алган, чиксез эшчән кытай халкы кайтарган. Аның көче тагын да ныгый, тәҗрибәсе үсә, ихтыяры чыныга, якты киләчәккә ышанычы артканнан арта бара. Ул изге теләгенә омтыла. Шуңа күрә бөтен илне: сСоветлар Союзының бүгенгесе — Кытайның иртәгесе!» — дигән лозунглар, плакатлар бизи. Бу, һичшиксез, шулай! Халыкның көче бердәмлектә, үзенең туган Кытай' Коммунистлар партиясенә бирелгәнле- гснда, аны чиксез яратуында. Мондый бердәмлеккә, мәхәббәткә ия 1 булган халык тауларны, диңгезләрне урыннарыннан күчерә, елгаларның юнәлешләрен бора, могҗизалар тудыра ала.
Кыска гына вакытта безнең Иделдән дә киң Янцзы елгасына плотиналар кору, дистәләрчә тоннель, меңләп күперле Чунцин—Чэнду, Чэнду — Баоцзы тимер юлын салу һ. б. бик күп эшләр башкару мог-
102
жиза түгелмени! Кытайлар титаник көчкә ия. Алар баһадирларча эшлиләр.
Парктан кайтканда башкаланың Тяньаньмынь дигән бик зур үзәк мәйданында булдык һәм андагы һәйкәлне карадык. Бу мәйданда Мао Цзэ-дун 1949 нчы елның 1 иче Октябренда Кытай Халык Республикасын төзү турындагы декларацияне игълан иткән.
һәйкәл үзенең төзелү тарихы һәм постаментының гаҗәп оста ясалган барельефларга бай булуы белән безне бик нык кызыксындырды. Ул 1952 елның 1 августында ясала башлап, узган ел салынып беткән. Хәзер аның биеклеге 37 м. 94 см. Ак граниттан һәм мәрмәрдән салынган бу һәйкәлнең беренче ташын Мао Цзэ-дун үзе салган. Мао Цзэ-дун һәйкәлгә үз куллары белән «Халык геройларына мәңгелек истәлек» дип язып куйган. Бу сүзләрне белдергән иероглифлар югарыда бик ерактан күренеп тора.
Барельефларда кытай халкының революцион юлы гәүдәләнә, изүчеләргә, чит ил империалистларына, гоминданчыларга каршы көрәш күренешләре чагыла. Менә Тайпин крестьяннар восстаниесе күренеше: ярым ялангач, ачлыктан интеккән крестьяннар 1851 елда илнең көньягында баш күтәрәләр. Көрәш 15 елга якын дәвам итә. Нәтиҗәдә, алар бик күп шәһәрләрне, шул исәптән Нанкинны да үз кулларына алалар һәм аны баш шәһәрләре итеп игълан итәләр. Тайпинчылар Пекинга якынлашалар, ләкин аны ала алмыйлар. Баш күтәрүчеләр җир реформасы үткәрәләр, эре чиновниклар, феодалларның милекләрен конфискациялиләр, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы булырга тиешлекләре турында закон кабул итәләр... Ләкин чит ил империалистлары ярдәмендә бу восстание бастырыла.
һәйкәлдәге 10 барельеф әнә шулай бер-бер артлы кытай халкынын революцион көрәш тарихының төп баскычларын тасвирлый.
Пекин—үзе дә зур революцион традицияле шәһәр. Аның борынгы диварлары өстендә 1864 елны крестьяннарның революцион армиясе җитәкчесе Ли Цзы-чен байрагы җилфердәгән. 1900 елда Пекин урамнарында империализмга каршы Ихэтуань восстаниесе, 1919 елда империализмга һәм феодализмга каршы «4 нче май» хәрәкәте, ә 1935 елда япон басып алучыларына һәм Гоминданның капитулянт политикасына каршы юнәлдерелгән «9 нчы декабрь» хәрәкәте шаулаган.
Хәзер Пекин, үзенең Тяньаньмынь мәйданы, андагы борынгы мәһабәт капкалар һәм геройларга мәңгелек истәлек һәйкәле белән, халыкның җиңү символы булып тора.
Тяньаньмынь тагы да киңәйтелә, андагы трибуналар зурайтыла. Мәйданның бер ягына бик биек юан колонналар белән әйләндерелеп алынган зур бина салына. Ул Кытай Халык Республикасы дәүләт властеның югары органы — Бөтеикытай халык вәкилләре җыелышы бинасы. Анда төзелеш тәүлек буе (3 смена) барганын әйттеләр, 1 нче октябрьга кадәр төзеп бетерергә кирәк, диделәр.
...Кич була. Битләрне сыйпап җиләс җил исеп куя. Урамнар шат күңелле кешеләр белән тула. Аларның йөзләрендә бөек азат Ватан, аның тыныч төзелештәге уңышлары өчен горурлык балкый. Берәүләр киноларга, театрларга, берәүләр китапханәләргә, паркларга баралар.
Без Пекин операсы белән танышырга булдык.
Менә опера театры залы. Сәхнә белән бер биеклектә, аның ун ягында музыкантлар утыра. Утлар сүнә. Милли музыка кораллары ансамбле уйный башлый. Пәрдә ачыла. Тамашачы вакыйгага катнашучылар белән таныша. Артистларның киемнәре безне ерак заманнарга алып китә.
XIX йөзнең урталарында урыннардагы төрле театр жанрларының бергә кушылуыннан барлыкка килгән Пекин операсы (аны башкала операсы да диләр) кайбер яклары белән бездәге музыкаль драма
103
театрларын хәтерләтә. Ләкин шул ук вакытта алардан бик нык аерылып та тора.
Бу театр хәзер Кытайның милли классик драма театры булып исәпләнә. Аның артистлары төрле яктан талантлы: яхшы биюче, яхшы җырлаучы, яхшы сөйләүче, музыка коралларында уйнаучы һәм яхшы акробат булырга тиеш. Бу театр спектаклендә декорация бөтенләй юк диярлек. Вакыйгалар барган вакытны һәм урынны аерым музыкалар белдерә.
Кайбер реквизитлар аллегорик рәвештә файдаланылалар. Мәсәлән, артист кулында чыбыркы булса, аның атта барганын, ишкәк булса, көймәдә йөргәнен белдерә.
Спектакльдә рольләрне башкаручының хәрәкәтләре, гримы, йөрүе, киемнәренең төсе, тегелеше образның үзенчәлекләрен, аның нинди сыйныф вәкиле икәнлеген һәм башка якларын күрсәтә. Мәсәлән, намуслы кешенең битенә кызыл грим салына. Сары грим кешенең кыю, ак — алдакчы икәнлеген белдерә. Мифик аллаларны һәм фәрештәләрне уйнаучылар битләрен алтын төсенә буйыйлар. Башкаручының кулларын баш өстенә куеп калтыратуы ул уйный торган образның куркуын, иңбашларын күтәреп, муенын яшерүе геройның ачулануын күрсәтә. Өйгә керүләр, ишек ачулар, аны бикләүләр, кагулар һ. б., һ. б. барысы да аерым хәрәкәтләр белән белдерелә.
Бу театрда элек хатын-кызлар рольләрен дә ирләр уйнаганнар, һәм бу күренеш азрак хәзер дә саклана.
Спектакль тәмамлангач, без артистларның оста уйнауларына сок-лануыбызны белдердек. Безнең фикергә барлык тамашачылар кушылды—залда көчле кул чабулар яңгырады.
Пекин белән, талантлы кытай халкының сәнгате белән танышу дүрт көн дәвам итте.
Бу бөек халык турында Алишер Нәваи:
Кытай бик күп илләрне узып китте, һәр сәнгатьнең биеклегенә җитте, —
■ дип җырлаган.
Шәһәр үзәге. Кышкы сарай. Моннан 500 еллар элек салынган бу сарай биек таш диварлар белән әйләндереп алынган. Аны элек «Ябык шәһәр» яки «Император сарайлары шәһәре» дип тә йөрткәннәр. Әйе, чыннан да шәһәр. Ул бик зур мәйданны алып тора һәм аның эчендә биек-биек капкалы таш диварлар белән әйләндереп алынган аерым- аерым сарайлар һәм башка бик күп корылмалар бар.
«Ябык шәһәр»нең үзен икегә: тышкы һәм эчке шәһәргә бүләргә мөмкин. Тышкы шәһәрдә тантаналы төрле йолалар башкарылган. Биредә «Тай-хэ-дянь»— «Югары аһәң» павильоны караучыны үзенә аеруча җәлеп итә. Ул ак мәрмәр ташлардан бизәкләп эшләнгән гаҗәп матур биек терраса өстенә салынган һәм түбәсе ике катлы сыгылмалы, алтынсымаи черепица белән ябылган. Террасаның ике ягыннан да өчәр киң баскыч төшә. Уртадагы баскыч уртасыннан ак мәрмәр юл үтә һәм ул «Урта аһәң»гә — тантаналар алдыннан император ял иткән сарайга тоташа. Юлга мәрмәрне күпертеп канатлы кәлтәләр (тынычлык һәм бәхет символлары) сыннары ясалган. Шушы юлдан императорны паланкинда (ябулы носилкада) тантанага алып чыкканнар. Сарайда император тәхете һәм соңгы ике династиянең паланкиннары хәзергә кадәр сакланган. Баскыч араларында—су саклагыч бассейннар. Алар да ак мәрмәрдән ясалган. «Югары аһәң» павильонында тугай көннәр, түрәлеккә дәүләт имтиханнары үткәрелгән.
«Тышкы шәһәр»нең соңгы павильоны «Тулы аһәң» дип атала. Биредә император яна ел төне белән хозурланган.
«Эчке шәһәр»дә — торак биналар. Анда төрле зурлыктагы 999 бүлмә һәм зал бар. Ишек алларында бронзадан коелган торналар һәм
1L4
--- —
ташбакалар скульптуралары (озын гомер символлары), алтын катламы белән томаланган бронза чаннар...
Император сараен 20 мең кеше 14 ел буе салган.
Бу бер гүзәл ансамбльне тәшкил иткән биналар 1925 елда музейга әверелдерелгән. Японнар һәм гоминдаичылар музей хәзинәләре белән вәхшиләрчә эш иткәннәр, чаннарның алтыннарын кырып алганнар, гоминдаичылар меңнәрчә ящик кыйммәтле әйберләрне Тайваньга алып киткәннәр.
-Кытай халкының «сәнгать биеклегенә» ирешкәнлегенә бөек һәйкәлдәй булып торучы «Кышкы сарай»ны саклауга Кытай Халык Республикасы хөкүмәте һәм Кытай Коммунистлар партиясе зур әһәмият бирәләр. Хәзер сарай бакчасында көне буе мәрмәрләрне бизәү тавышлары^ яңгырый, корылмаларны яңарту бара. Шуңа күрә без сарайның, үзәк һәм көнчыгыш өлешләрендә генә була алдык. Шулай да нәрсәләр генә күрмәдек без анда!
Менә «кэслар». Ничек оста тукылган алар! Бу ефәк картиналарны эшчән кытай тукучылары зур түземлелек белән еллар буе тукыганнар, кайберләре хәтта эшне тәмамлаганда сукырайганнар. Ә фил сөяген, буйвол мөгезен, нефритны, асылташны, ал кварцны, тау хрустален, ахакташны, бамбукны, тау каены тамырларын һәм төрле агачларны сырлап бизәкләүчеләрнең осталыклары таң калырлык. Каты таштан кечкенә генә нәфис әйбер ясау өчен дә ике елдан алып, ун елга кадәр вакыт кирәк булган. Ул әйберне шомарту, ялтырату останың өйрәнчеге яки ярдәмчесеннән тагын ике ел вакыт таләп иткән. Бик тәҗрибәле осталар фил сөягенең бер бөтен кисәгеннән бер-бере эченә нәфис челтәрдән эшләнгән 18 әр шар ясаганнар. Ул шарларның «Иблис шарлары» дип аталулары аңа куелган хезмәтнең никадәр авыр һәм катлаулы булуы турында сөйлиләр. Ә кытай сәнгатенә дан китергән киселмә лаклы рәсемнәргә карап ничек сокланмассың! Аны эшләүче оста кайбер әйберләрне лак белән утызар кат каплаган. Аның бер катын киптерер өчен генә дә берничә ай вакыт кирәк булган. Осталар бары тик шуннан соң гына лакка рәсем ясый башлаганнар һәм алар- ның әкиятләрдәгедәй «сихерле» кискечләре могҗизалар тудырган.
Пыяла витриналарда—дөяләр, төрле төстәге ат сыннары. Алар бик табигый булулары белән сокландыралар. Кытайлар чынбарлыкны VII—X йөзләрдә үк әнә шулай җентекләп күзәтә, сәнгать әсәрләрендә оста чагылдыра белгәннәр.
Музейда моннан мең еллар чамасы элек ясалган картиналар бар. Чжао Чанның «Чалма чәчәкләр» (пионнар) дигән картинасы XI йөз башында, Ли Танның «Авыл хирургы» исемле картинасы XI йөзнең ахырында — XII йөзнең башында ясалган булуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр яхшы сакланганнар.
Музейда хәзинәләр павильоны бар. Биредә императорлар, аларньщ хатыннарының һәм төрле түрәләрнең киемнәре, кыйммәтле бизәнү әйберләре, музыка кораллары, алтыннан коелган гыйбадәтханәләр модельләре, савыт-сабалар, император печатьләре, озын трубкалар, нефрит- тән эшләнгән бик күп төрле әйберләр тупланган. Шунда ук дөньядагы иң зур нефрит кисәге тора. 1778 елда табылган бу нефрнтиең авырлыгы 7 тонна. Ә алтыннан эшләнгән гыйбадәтханәнең биеклеге 1,5 метр!
Ә сәгатьләр павильоны! Биредәге искиткеч сәгатьләрне, аларның төзелешләрен, төсләрен, нәрсәдән эшләнүләрен, формаларын, тавышларын, ничек сугуларын, нинди көйләр уйнауларын, нинди кошлардай сайрауларын язар өчен йөзләрчә бит кәгазь, сөйләр өчен дистәләрчә тәүлек кирәк булыр иде.
Кытайда маньчжурлар (1644—1911) һәм Европа, Америка, Япония капиталистлары идарә иткән (XIX йөздән Кытай Халык Республикасы
10S
игълан ителгәнгә, ягъни 1949 нчы елның 1 Октябрена кадәр) чорда рәсем, архитектура һәм скульптура сәнгатенең үсеше бик нык тоткарланган. Ләкин халыкның милли аңы үсү сәбәпле гравюра бик алга киткән. XIX йөз һәм XX йөзнең башындагы гравюра әсәрләрендә бәйсезлек өчен көрәш күренешләре шактый чагылыш тапкан. Генерал Люнең француз генералы Ривьерны әсирлеккә алуын, Фуляи елгасында кытайларның бөек җиңүен, кытай крестьяннарының Тайпин восстаниесе күренешләрен тасвирлаган гравюралар әнә шул турыда сөйлиләр. XIX йөзнең ахырында идарә итүче даирәләрнең сатлык җанлылы- гыннан ачы көлүче политик карикатуралар барлыкка килә. Хәзер атаклы художниклар Хуа Цзюнь, Чжань Динь, Ми Гу, Е Цянь үзләренең карикатураларында Америка агрессорларын, хыянәтче Чан Кай- шины, яңа сугыш уты кабызырга җыенучыларны фаш итәләр.
Япон һәм башка басып алучыларны, сатлык җан гоминданчыларны себереп түккән кытай халкына иҗат итү өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Кытай Халык Республикасы художниклары соңгы елларда тормышны раслаучан, югары идеяле реалистик әсәрләр иҗат иткәннәр. Бер залга азат Кытайның яңа милли культурасы үрнәкләре куелган. Халык талантлары борынгы традицияләрне тагын да баетканнар, аларга яңа эчтәлек өстәгәннәр. Музейда иң күренекле урыннарда Ленинның, Мао Цзэ-дунның ефәккә чигелгән портретлары тора.
Кытайның рәсем сәнгате осталары кошлар, чәчәкләр ясарга бик яраталар. (Анда хәтта кошлар һәм чәчәкләр ясалган рәсемнәрдән күргәзмәләр оештырыла.) Музей павильоннарының берсендә без художник Сюй Бэй-хуиның берничә рәсемен күрдек. Таң хәбәрчесе әтәчне, очып барган саесканны ул бик матур итеп гәүдәләндергән.
Кытай Коммунистлар партиясе халык азатлык көрәшенең иң авыр вакытларында да сәнгатьнең үсүе өчен зур кайгыртучанлык күрсәткән. Хәзерге Кытайның күп кенә художниклары яңа кытай әдәбиятына нигез салучы бөек язучы Лу Синь исемендәге Сәнгать академиясендә белем алганнар.
Бу Академия укучылары кулларына корал тотып, партизан отрядлары, Халык-азатлык армиясе частьлары белән бергә дошманга каршы көрәшкәннәр. Халык-азатлык армиясе көрәше күренешләре, Янцзы, Хуанхе елгасы кебек күп сулы киң елгаларны кичү вакыйгалары художникларны халык тормышын чагылдырган әсәрләр иҗат итәргә илһамландырган. Менә шуңа күрә Кытай сәнгате осталарында гади халыкның тормышын, аның көрәшен, иҗади хезмәтен тасвирлау хәзер төп урынны алып тора.
Музейдагы «Дуслык павильоны» аеруча зур тәэсир калдыра.
«Яшәсен Кытай һәм Советлар Союзы халыкларының туганнарча дуслыгы!» — павильонга кергәндә кытай һәм рус телләрендә кызыл комачка язылган әнә шул сүзләрне укыйсың.
Бу павильонга СССР, Болгария, Румыния, Венгрия, Корея, Чехословакия, Польша, Монголия Халык Республикасы, Германия Демократик Республикасы, Албания, Вьетнам һәм башка социалистик илләр халыкларының бөек кытай халкына биргән бүләкләре куелган. Ул бүләкләр дөньядагы алдынгы, прогрессив кешеләрнең кытай халкына кайнар мәхәббәтен, тирән ихтирамын, тынычлык, дуслык һәм бәхет теләвен чагылдыралар.
Без Кытайның иң зур шәһәрләрендә һәм авыл хуҗалыгы коммуналарында, заводлар һәм фабрикларында, парклар һәм стадионнарында, университетлар һәм мәктәпләрендә, храмнар һәм театрларында, пионерлар сарайларында һәм башка бик күп җирләрдә булдык. Алар- ның һәрберсе бездә дулкынландыргыч тәэсир калдырды.