Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КУЛЬТУРА РАБОТНИКЛАРЫ ҖЫЕЛЫШЫ
15 декабрьдә Ленин орденлы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Казан шәһәре культура работ-никларының җыелышы булып үтте. «КПСС Үзәк Комитетының Ноябрь пленумы йомгаклары һәм Татарстан культура работникларының бурычлары» дигән темага доклад белән Татарстан культура министры X. Б. Рәхмәтуллин чыкты. Фикер алышуларда катнашкан иптәшләр республика театрларының репертуарын яхшырту кирәк легенә аеруча басым ясадылар, драматург-ларыбызны актуаль темаларга яңа әсәрләр иҗат итәргә чакырдылар.
«ДРУЖБА НАРОДОВ» ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
20 декабрьдә В. И. Ленин исемендәге республика үзәк китапханәсендә Мәскәүдә рус телендә чыга торган «Дружба народов» журналына багышланган укучылар конференциясе булып узды. Конференция журналның проза бүлеге мөдире В. Лукашевич һәм редсовет члены Г. Әпсәләмов катнашлыгында үтте. Ахырда В. Лукашевич укучыларны журналның киләчәк эш планы белән таныштырды һәм сорауларга җаваплар бирде.
«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫН ТИКШЕРҮ
13 ноябрьдә Татарстан язучылары союзы идарәсе киңәйтелгән утырышында «Совет әдәбияты» журналының 6, 7, 8, 9 саннары буенча фикер алышу үткәрде. Язучыларның һәм укучыларның актив катнашлыгында үткән бу утырышта М. Әмир Г. Әп- сәләмовның журналда басылган «Дустым мәхәббәте» һәм Ә. Еникинең «йөрәк сере» повестьлары турында сөйләде, бу әсәрләргә гомумән уңай бәя бирде. Шулай да ул Ә. Еникинең әсәре кайбер иҗат каршы-лыкларыннан арынып җитмәгән булуын билгеләп үтте. А. Расих Г. Әпсәләмов повестеның уңышлы яклары һәм кимчелекләре турында сөйләде. Г. Гобәй «йөрәк сере» повесте турында тәнкыйтьче X. Хисмәтуллинның «Совет Татарстаны» газетасында басылган мәкаләсе белән кн- лешмәвен белдерде. Ф. Хөсни тәнкыйтьче- ләребезне пассивлыктан арынырга, матбугатта рецензияләр белән активрак катнашырга чакырды. Г. Халит үзенең ЧЫГЫШЫЕ журналдагы тәнкыйть мәкаләләрен анализлауга багышлады. И. Нуруллин, Н. Гыйззәтуллии, X. Туфан, 3. Нури, Мин* зәлә педагогия училищесы укытучысы М. Гарифуллин, журналның редакторы А. Гумеров әдәби әсәрләрнең сыйфатын яхшырту, журналны яңа әсәрләр белән баету турында сөйләделәр.
ЯЗУЧЫ Ш. УСМАНОВКА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
Күренекле язучы Шамил Усмановнын тууына 60 ел тулу уңае белән 25 декабрьдә Язучылар’ союзының Г. Тукай исемендәге клубында зур кичә уздырылды. Яшь әдәбиятчы А. Яхин язучының тормыш һәм ижат юлы турында доклад белән, Г. Юсупов истәлекләр белән чыгыш ясады. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кичә бик жан* лы һәм күңелле үтте.
АЗИЯ ЬӘМ АФРИКА ИЛЛӘРЕ
Я ЗУ ЧЫЛ АРЫНЫҢ ТАШКЕНТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ ДЕЛЕГАТЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Татарстан язучылары союзының Г. Тукай исемендәге клубында язучылар һәм укучылар Азия һәм Африка илләре язучы- ларының конференциясендә катнашкан язучы А. Шамов белән очраштылар. Язучы лар союзы идарәсенең председателе А. Шамов конференциянең эше турында шактый тулы һәм кызыклы чыгыш ясады.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең чираттагы уты-рышында М. Ногманның «Таныш кырлар хәтерләтте...» исемле яңа поэмасы тикше* релде. Авторга поэмасының сыйфатын ях- шырту буенча күп кенә файдалы киңәшләр бирелде.
Балалар әдәбияты секциясе утырышында яшь язучы А. Гыйлаҗовның «Дүртәү»

исемле повесте тикшерелде. Чыгып сөйләүчеләр повестька уңай бәя бирделәр һәм шул ук вакытта әсәрнең кайбер кимчелекләрен дә күрсәттеләр. Шул ук утырыш, балалар әдәбияты буенча аерым секция урынына, балалар өчен язучыларны, жанрларына карап, проза, поэзия һәм драма секцияләренә беркетергә кирәк дигән фикергә килде.
ӘЛМӘТТӘГЕ ӘДӘБИ ИҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ
Россия Федерациясе язучыларының Беренче учредительный съездында әдәби берләшмәләр турында сөйләгәндә Ревизия комиссиясе председателе язучы А. Караваева Әлмәт әдәби ижат берләшмәсен дә телгә алып үткән иде. Бу берләшмәнең эше чыннан да игътибарга лаеклы. Аның утырышлары системалы рәвештә һәм жанлы үтә. Түгәрәк членнары, үзләренең әсәрләре турында фикер алышу белән бергә, әдәбият теориясе турында да әңгәмәләр оештыралар. Түгәрәк составында язучы Г. Ахунлв, шагыйрь Ә. Маликов, драматург С. Каль- метов, журналист Ф. Мостафин, Габдрах- ман урта мәктәбе укытучысы Э. Мөэми- нова, культура эшчесе К. Булатова, пенсионер Г. Булатов һ. б. бар. Күптән түгел Әлмәт әдәби иҗат берләшмәсенең отчет- сайлау җыелышы үткәрелде. Берләшмәнең бюро председателе итеп Г. Ахунов сайланды.
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ БАШКА ХАЛЫКЛАР ТЕЛЛӘРЕНДӘ
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре венгр телендә җыентык итеп чыгарылды (Будапешт, 1957). Шигырьләрне тәрҗемә итүдә сигез шагыйрь катнашкан. Җыентыкта Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган мәкалә урнаштырылган.
Муса Җәлилнең Моабит шигырьләре циклы авар телендә дә аерым китап булып чыкты (Махачкала, 1958). Җыентык шагыйрьнең портреты белән ачыла. Шигырьләрне Н. Абихасаноз тәрҗемә иткән.
Хакасия китап нәшрияты Г. Кутуйнын «Тапшырылмаган хатлар» повестен хакас телендә бастырып чыгарды (Абакан, 1958). Әсәрне хакас теленә Ф. Бытотов тәрҗемә иткән.
«ИДЕЛ» АЛЬМАНАХЫ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
В. И. Ленин исемендәге республика үзәк китапханәсендә яшь язучылар альманахы— «Идел»нең беренче китабы буенча фикер алышу үткәрелде. Чыгып сөйләүчеләрдән Г. Гыйниятов, X. Борһанова, Л. Шәфикева һ. б. лар эшче яшьләр тормышын чагылдырган зур күләмле әсәрләр кирәклеген әйттеләр, альманахта басылган әсәрләргә бәя бирделәр. Утырышта яшь язучылардан М. Шәрифуллин, Э. Касыймов, Р. Әхмәт- жанов һ. б. катнашты.
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
24 декабрьдә В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында Ә. Еникинең «Йөрәк сере» исемле повесте буенча укучылар конференциясе булып узды. Студентлардан Р. Сәйфетдинов, К. Гыйззәтов. Ш. Садретдинов, К. Тимбикова, университетның укытучылары X. Усманов һәм И. Нуруллин повестьның эчтәлеге һәм әдәби эшләнеше турында үзләренең фикерләрен әйттеләр. Конференциядә автор да катнашты.