Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТРАДИЦИЯ ЬӘМ ЯҢАЧАЛЫК


илгеле булганча, һәр халыкның әдәбияты һәм культурасы үткәннең традициясе һәм яңаның туа баруы җирлегендә үсә килә, камилләшә. Биредә без бу мәсьәләгә карата булган теоретик карашлар турында киң итеп сөйләргә җыенмыйбыз, бары тик, татар әдәбияты тарихында күренгән кайбер фактларга туктап, бу мәсьәлә буенча фикер алышуны башлап җибәрергә генә телибез.
Шулай да. нәрсә турында сөйләргә теләвебез һәм кайсы терминны нинди мәгънәдә куллануыбыз барыбызга да яхшы аңлашылсын өчен, бу мәсьәләгә карата гомумән кабул ителгән төп төшенчәләрне искә төшереп үтү артык булмас. Традиция латинча — traditio шул ук латинның trado — сүзеннән алынган. Безнеңчә — күчерү, күчеш дигән мәгънәгә туры килә. Кави Нәҗми моны үзенең мәкаләләрендә «күчереш» дип исемләп йөртә. Бу терминның төп һәм киңәйтелгән аңлатмалы мәгънәсен «Тарихи барышта урнашкан һәм буыннан-буынга күчеп, күчерелеп килә торган гадәт, тәртип һәм әхлак нормасы» дип билгеләү гомумән дөрес дип кабул ителгән тәгъбир. Без дә аны шул мәгънәдә аңлыйбыз. Традицияләр күчеше һәр халыкта бар, ул һәр халыкның тормыш, көнкүрешендә, иҗади эшчән- легендә, әдәбият һәм сәнгате үсешендә дә күренә.
Тормышта бик күп күчеп, күчерелеп килә торган унай традицияләр яши. Мәсәлән, халыкларның социаль азат-лык, ирек һәм милли бәйсезлек, үзара дуслыкны ныгыту өчен булган көрәшләрендәге патриотлыклары һәй үзләренең демократик культураларын үстерү юлындагы эшчәнлекләре шуларга керә. Культура өлкәсендә генә алганда да, һәр халыкның үзенең урнашкан, яшәргә, дәвам итте- релергә сәләтле һәм хокуклы булган бик күп уңай традицияләре бар. Мәсәлән, халык бәйрәмнәре (татарларда сабан туе) һәм 24 Фикер алышу тәртибендә басыла. Ред>
аларда уздырыла торган җыр, музыка һәм башка уеннар, чабышу, көрәшү һәм башка төрле көч сынашулар, ярышлар. Казакъларда, башкортларда җырга, музыкага осталык. Үзбәкләрдәге һәм казакълардагы кара-кар- шы җыр әйтешкәндәге тапкырлык, гомумән, Көнчыгыш халыкларындагы кунакчыллык традицияләре яшь буынга күчеп килә икән, һәм шул сыйфатлар әдәбиятта, сәнгатьтә ышандыргыч итеп, югары художестволы образларда күрсәтелә икән, болар һичшиксез социалистик культурабыз үсешендә нур өстенә нур гына булачак.
Шуның белән бергә, тормышта, көнкүрештә— искелек калдыклары— реакцион традицияләр дә яши. Болар инде, бодай яки солы арасына төшкән бакра яки башка чүп үләннәре орлыклары төсле, бик әрсез һәм яшәүчән булалар. Шундыйлардан төрле хорафатларга һәм дини йолаларга ышану, феодализм һәм капитализм чорында киң урын алган зарарлы гореф-гадәтләрне дәвам иттерүләрне күрсәтергә була. Безнен арада әле һаман да эчемлексез мәҗлесләрне мәҗлескә санамаска тырышу, еш кына хатын-кызларга тү
Б
93
бәнсетеп карау, яки ниндидер ма- саючанлык күрсәтеп, кешене, бигрәк тә физик хезмәт кешесен кимсетүгә бару кебек хәлләр, кызганычка каршы, һаман да очрыйлар. Дөрес, болар барысы да узган һәм үләргә тиешле иске традицияләр, ләкин аларга каршы көрәшү безнец һәркайсыбыздан ацлы иҗади хезмәт һәм тәрбия мәсьәләләрен бик нык яхшыртуны сорый. Совет әдә-биятының бурычы — халыкларның уңай традицияләрен яклау һәм тагын да уңайрак якка үсүен художество образларында күрсәтүдән, шул юл белән халыкка булышудан гыйбарәт.
Бу уңай белән, сүз җае килгәндә, язучыларыбызга карата да берничә сүз әйтәсе килә. Алар иҗат иткән персонажларының үзенчәлеген күр-сәтергә омтылганда, күп вакытта туларның традицион гадәтләрен белдергән булып, кайбер кирәксез һәм тәрбия ягыннан әһәмияте булмаган детальләрне бирү белән мавыгып китәләр. Мондый хәл хәтта классик язучыларыбызда да вакыты белән күренеп китте. Мәсәлән, Шәриф Камалның «Габбас Галин» драмасында карт эшче Локманның сөйләменнән кайбер урыннарны бер дә уңышлы дип әйтеп булмый. Бер урында: «Ни әйтсәң дә, бу хатын- кыз дигәнең коточкыч хәйләкәр кавем, нәкъ төлке нәселе. Чак кына ион ятышына сыйпадыңмы, — хәзер җилкәңә менеп атланырга әзер тора. Вакыт-вакыт азау тешне күрсәтмичә мөмкин түгел»,1 — диелә. Хатын- кызларга карата булган андый тискәре карашлар онытылырга, ташла-нырга тиеш, ә менә әдәбиятта уңай образлар авызыннан әйттерелгәндә, кызганычка каршы, алар тагын гражданлык алып яши бирәләр.
Тискәре персонажларның сөйләмен биргәндә, әлбәттә, аларның ту-паслыкларын күрсәтү өчен, бик үк әдәби булмаган сүзләрнең әдәбиятка килеп керүе дә табигый. Ләкин, анда да чиктән ашмаска, тискәре образ-
• ның тискәрелеген күрсәтәм дип, ту-
• пас сүзләр белән әдәби телебезне “ 25ҮПЛЭҮДӘН сакланырга кирәк. 1 Ш. Ка м а л. Әсәрләр. II том. 1950 ел. I 171 бит.
«Татар әдәбияты (XIX йөз)» китабыннан алынды. 26 К а ю м Насыйри. «Казан шәһәрендо мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең иктисады» (1876). 1957 елда Таткнигоиздат тарафыннан чыгарылган
Әдәбиятта һәм сәнгатьтә милли традицияләрнең күчүенә бары тик форма мәсьәләсе итеп кенә карау дөрес булмас иде. Традицияләрнең, форма һәм эчтәлекнең бер-берсенә ясаган йогынтысы тәэсирендә һәм вакыты белән тирән каршылыклар эчендә үсә һәм үстерелә баруын хәтердән чыгармаска кирәк. Беренчедән, без барлык милли гадәтләргә, аларның әдәбият һәм культурадагы чагылышына һәм гомумән традицияләргә бервакытта да үзгәрми торган, шулай булгач, барысы да күчерелергә тиеш, дип карый алмыйбыз. Заманына, заман таләпләренә, җәмгыятьнең прогрессив үсешенә җавап бирмәгәннәре, табигый, югалырга һәм үләргә тиеш. Без тик үзенең яшәү сәләтен җуймаган, безнең алга баруыбызга ярдәм итә торган, яңадан- яңа уңай традиция «үсенте»ләре бирә алган традицияләрне генә сакланырга һәм күчәргә тиеш дип карыйбыз.
Тормышта яңаны, яктыны табарга омтылу идеяләре әдәбиятта бик бо-рынгыдан килә. Мәгърифәтче язучылар ук, искене тәнкыйтьләү, тискәре традицияләрне кискен инкарь итү белән бергә, киләчәкне якты итеп күрергә дә омтылдылар. Аларның әдәбиятка керткән бу традицияләре реалистик әдәбиятыбыз үсешендә зур һәм әһәмиятле урын тотты.
Безнең татар әдәбиятында да XIX йөздә күтәрелгән идеяләр, кулланылган әдәби формалар 1905 ел ре-волюциясеннән соң яңа шартларда нык үстерелде. Мәсәлән, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри татар халкының уртак ватанга булган патриотик мөнәсәбәтен чагылдырып: «...Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә туган һәм бер җирдә үскән... һәрничек Россия кешесе һәркайсы бер-берсенең мәслихәтен яхшы беләдер» 26 27,—дип чыккан икән, һәм шуның белән уртак ватанда яшәүче рус һәм татар халкының дуслыгын шул елларда ук пропаганда
94
лаган икән, Габдулла Тукай шул фи-керне революцион-демократик ка-раштан килеп тагын да үстереп җи-бәрде. Тукай инде һәртөрле изелү-ләрдән, җәбер-золымнардан азат ителгән ирекле Россияне булдыру өчен көрәшкә дә чакырды. Үзенең 1907 елда язылган «Китмибез» 28 дигән шигырендә ул: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт—хөр Русия»,— дип ачык әйтеп чыга алды.
Әгәр дә 1905 ел революциясеннән соң күп санда күтәрелеп чыккан де-мократик язучылар узганның уңай традицияләренә таянмасалар, Көн-чыгышның гуманистик әдәбиятының яхшы үрнәкләреннән файдалануны дәвам иттермәсәләр, халыкның авыз иҗатын җентекләп өйрәнмәсәләр, һәм соңыннан килеп, заманыбызның иң бай һәм иң прогрессив әдәбияты булган бөек рус халкы әдәбиятының кешелеккә мәхәббәт һәм ирек сөю идеяләре белән рухланмаган булсалар, кыска бер вакыт эчендә шулкадәр нәтиҗәле әдәби һәм культура эшчәнлеге күрсәтә алмаган булырлар иде. Шул бай традицияләрне иҗади файдалану алдынгы татар язучыларына, әдәбиятның барлык жанрларында да дип әйтерлек, озак яшәешле әсәрләр тудыра алырга булышлык итте.
Традиция мәсьәләсе әдәбият һәм культура үсешенә төрле тарихи шартларда төрлечә йогынты ясап килгәне дә мәгълүм. Уңай традиция-ләрнең дәвамы әдәбиятның һәм куль-тураның үсешенә прогрессив йогынты ясаса, иске традицияләрнең үсештә комачаулык иткәне дә бәхәссез. Мәсәлән, XIX йөз татар әдәбияты тарихын гына алыйк. Без анда да иске әдәби традицияне дәвам иттерүнең төрле язучыларда төрле дәрәҗәдә һәм капма-каршы юллар белән барганын күрербез. Бер төркем шагыйрьләр, мәсәлән, Шәмсетдин Су- фый шигъри әсәрләрендә иске язма поэзия формалары аша турыдан- туры суфыйчы шагыйрьләр өчен характерлы булган мистик идеяне пропагандалый һәм дини-дидактик тас-
впрлаупы дәвам иттерә. Аның за-мандашы булган Г абделжаббар Кандалый, киресенчә, кешеләр ара-
28 Г. Тука й. Әсәрләр. Дүрт томда. Татарстан китап нәшрияты. 1955 сл. Казан. 1 том, 87 бит.
сындагы реаль мөнәсәбәтләрне тас-вирлаган реалистик шигырьләр яза. Ләкин бу һич тә, Кандалый үзенә кадәр булган әдәби традицияләргә күз йомып караган, алармы читләтеп узган, дигән сүз түгел. Кандалый үзенең мәхәббәт поэмаларын ижат иткәндә нигездә татар халкының авыз иҗаты традицияләренә таяна; татар фольклорында зур урын алып торган бәет һәм җыр үрнәкләре стиленнән файдаланып, татар язма поэ-зиясе өчен өр-яңа әдәби жанр булган хат-поэма жанрын барлыкка китерә. Ул «Сәхипҗамал» исемле поэмасының төп герое кичерешләрен хат формасында тасвирлап килә, шул хатта сөйгән кызы һәм үз-үзе белән дә «сөйләшә. Менә бу алым татар язма поэзиясендә, гомумән әдәбиятында, кичерешләрне биргәндә тапшырылмаган хатлар формасыннан файдалана башлауның кайбер күренешләре итеп каралырга тиеш. Соңрак бу алым халык шагыйре Габдулла Тукайның «Ана мәктүпләре»2 дигән әсәрендә дә прозаик формада беркадәр күренеп китә. j
Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле Гадел Кутуйның «Тапшы-рылмаган хатлар» повесте шул формада язуның иң яхшы үрнәге булып тора. Ул талантлы һәм киң танылган шушы әсәрендә иҗат иткән уңай образының — тормыш юлында очраган кыенлыкларны җиңеп чыга алучы совет хатынының — эчке дөньясын ачып салуда зур уңышка иреште. Монда героиняның тойгы-киче- решләре, аң-фикер үсеше һәм аның җәмгыятькә файдалы кеше булып формалашуы табигый һәм шул ук вакытта мавыктыргыч итеп бирелә. Без монда Гадел Кутуйны турыдан- туры Каидалыйдаи өйрәнеп язган яки файдаланып эшләгән дип расларга һич теләмибез. Ул барыбызга да мәгълүм булганча, беренче нәүбәттә, рус һәм Европа классик әдә- 2 Г. Тука й. Әсәрләр. Дүрт томда. Татарстан китап нәшрияты. 1956 ел. Казан 3 том, 146 бит.
95
биятларын җентекләп өйрәнгән язучы. Шуның белән бергә Гадел Кутуй татар әдәбиятының традицияләренә дә күз йомып узмаган. 20 нче елларда, замандашы Һади Такташ һәм Кави Нәҗми белән бергә, әдәби мираска кизәнеп алганнан соң, ул бик тиз дөрес юлга төшә, алар һәр өчесе узганның яхшы якларын киң файдалану эзенә басалар. Кыскасы, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Кави Нәҗми һәрберсе үзенчә традицияне дәвам иттерүне яңачалык кертү белән бәйли алдылар.
Татар реалистик әдәбиятында роман жанрында зуррак күләмле прозаик әсәр язарга омтылышны XIX йөзнең соңгы чирегендә Муса Акъегет һәм Заһир Бигиев ясыйлар. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте (ул 1886 елда басыла) һәм Заһир Бигиевнең аннан бер генә ел соң басылган «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» романы хәзерге төшенчәдә йөртелгән романнар булу-дан, әлбәттә, ерак торалар әле. Шулай да, алар бу юлда беренче башлангыч рәвешендә тәкъдир ителергә, өйрәнелергә тиешләр.
I Шул заманның күренекле галим-нәреннән профессор В. А. Смирнов «Муса Акъегет дигән берәүнең «Хи-саметдин менла» исемле әсәре күп яктан аеруча характерлы күренеш булып тора... Бу әсәр татарлар өчен белем һәм күп өлеш иркенрәк һәм ачыграк гаилә һәм җәмәгать тормышы кирәк, дигән татарлар өчен яңа, прогрессив идеяләре белән күренекле урын били. Биредә мәхәббәт тә һәм гүзәл кызны урлау да бар... Акъегетнең үрнәгенә иярүчеләр табылды: үткән елны «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» (Заһир Бигиев әсәре) исемле китап килеп чыкты» \— дип язды.
Бик хаклы әйтелгәнчә, «Хисаметдин менла» повестеның ин әһәмиятле ягы үз чорындагы прогрессив идеяләрне чагылдыруы, феодализм йомыклыгына, аның тискәре традицияләренә каршы татарларда күтәрелә - башлаган яңа хәрәкәтне әдәби образларда күрсәтә башлавы иде.
1 Записки Восточного отделения импера-торского археологического общества. 1888 ел. Т. III—IV. 197 бит.
Муса Акъегет бу повестенда кешенең
29 Татар әдәбияты. XIX йөз. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1957 ел. 379 бит.
30 Шунда ук, 358 бит.
азатлыкка омтылышына бик югары бәя бирә. «Инсан мәгыйшәтендә бер бәһалы вә яхшы шәй — хөррияттер. Без үз хөрриятебезне саклый белербез», — ди Хисаметдин менла 29 30. Әсәрнең икенче герое Хәни- фә дә бу карашларны уртаклаша: «Хөрриятсез яшәмәк көч вә зәхмәт идекене бән дә белермен», — ди. Язучы Хәпифә образы һәм язмышы ар-кылы шул чордагы һәм аннан соң да татар җәмгыяте өчен бик әһәмиятле булган икенче бер проблеманы — ха-тын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Хәнифә ата-анасының кысуына каршы чыга, үзен чолгаган һәм, ул вакытта чиксез көчле булган иске тормыш традицияләрен җимереп, үз язмышын үзе хәл кыла. Бу әсәрдә төрле сорыкорт муллалар тарафыннан халыкны наданлыкта тоту өчен корал ителгән хорафатларга —им- томйарга, өшкерү-төкерүләргә каршы көрәш ачыла.
Муса Акъегет образлылыкны кө-чәйтү өчен татар этнографиясендә булган характерлы аерым күренеш-ләрдән дә урынлы файдалана. Мәсәлән, Хисаметдин мелланың үзенең сөйгәнен күрү өчен Хәнифәләр өенә сатучы булып килүе, сөйгән кызына йөзек бүләк итүе, икенче вакытта Хәнифәнең аны бүлмә ярыгыннан күзәтүе кебек эпизодлар — образ тудыруга ярдәм иткән һәм нәкъ менә шул заман өчен характерлы детальләр булып торалар. Бу художество детальләренең күп урында халкының үз мәкальләре һәм җырлары белән дә бизәкләнеп бирелүе повестьның җанлылыгын тагын да көчәйтә. Муса Акъегет, аерым геройларының эш-хәрәкәтләрен сурәтләгәндә һәм беренче нәүбәттә персонажларның сөйләмнәрен биргәндә, аларны бигрәк тә уңышлы китерә. /Мәсәлән, Хәнифәнең бүлмә ярыгыннан күзәтүен хикәя иткәндә:
Ак эшләпә мамыктай. Кызлар карый ярыктан, Карамас иде ярыктан, Бер күрергә зарыккан \ дигән җыр китерелә.
96
Уңай геройның туры сөйләүчән бу-луын күрсәтү өчен язучы нәкъ халыкча итеп: ...«Хисаметдин менла, башка муллалар кеби киртек-миртек җавапланмаз иде» 1, — ди. Тискәре образлардан — Бикбулат муллага характеристика биргәндә: ... «аучы куян вә үрдәкне өмет итеп сакла- дыкы кеби, бу да никахлар өмет итеп сакламакта иде»31 32, — дип ирония белән көлә.
Шулай итеп, Муса Акъегетнең татар әдәбиятына алып килгән яңачалыклары — яңа проблемалар күтәрүендә, яңа реалистик образлар тудыра башлавында һәм иске әдәби традицияләрне, конкрет алганда, халык авыз иҗатының уңай якларын язма әдәбиятта дәвам иттерүендә. Соңыннан язучыларның күп кенәсе Муса Акъегет керткән яңачалыкларны үзләренчә үстерә бардылар.
Заһир Бигиевнең 1887 елда басылган «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» исемле романы да татар реалистик прозасы үсешендә алга зур бер адым ул. Күтәргән проблемасының актуаль булуыннан тыш, ул романның композиция төзелеше дә шактый кызыклы һәм уңышлы. Язучы кирәк урында интригаларны оста яшерә белә һәм кайбер урыннарда бер өлешен, укучылар белән сөйләшкәндәй итеп, белдереп куя — болар барысы да әсәрнең композициясен уңышлы итүче чаралар.
’1912 елдан башлап роман жанрында иҗат итә башлаган Галимҗан Ибраһимов нәкъ менә шул үзенә кадәрге татар әдәбиятында булган уңышлы якларны һәм җитеш- сезлекләрне истә тотып эш итте. Ул хәтта, 1925—1926 елларда язылып, 1928 елда басылган «Тирән тамырлар» романында да әдәби традицияләргә таянып эшләүдән тартынмый. «Тирән тамырлар»ның композицион төзелешендә Заһир Бигиевнең югарыда әйтелгән әсәренең композициясе үрнәккә алынган дисәк ялгыш булмас, дип уйлыйбыз. Дөрес, алар икесе бер-берсенә капма-каршы булган ике чорда һәм бер-берсеннән аерылып торган
31 Татар әдәбияты. XIX йөз. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1957 ел. 359 бит.
32 Шунда ук, 364 бит.
33 3. Б и г и е в. «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә». Казан. 1887 ел. 1 бит.
34 Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. Татарстан китап нәшрияты. II том. 1956 ел, 9 бит.
G «Ан» журналы, 1916 ел, № 5.
темаларга язылганнар.
Ләкин бу хәл алар арасында форма якынлыгын һәм композиция охшаш-лыгын юкка чыгармый.
«Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» ро-маны «Бу көн бу мөсафирханәдә бер мөсафирә хатынны кател итмеш- ләр» 33 дигән җөмлә белән башланып китә. Димәк, язучы хәрәкәт үстерелешен иң куе һәм иң киеренке бер урыныннан башлап, беренче җөмләдә үк укучыларның игътибарын үзенә тарта.
Галимҗан Ибраһимов та «Тирән тамырлар»ыи нәкъ шул алым белән «Фәхрине үтереп ташладылар» 34 дип башлый. Шуннан соң хикәя итү ба-рышында йомгакның очын эзләү, төрле ситуацияләрнең алмашынуы, үзгәрүе аркылы үстерелә бара. Башта әйткәнебезчә, уңай традицияләрдән үрнәк алу, иске әдәби әсәрләрнең формасыннан иҗади файдалану ул бервакытта да язучыга яңалык кертергә комачауламый. Галимҗан Ибраһимов үз чоры өчен иң актуаль темалардан берсен нәкъ үзенчәлекле итеп бирә. Иске формалардан файдалану аңарга яңа шартларда тормышның яңа көрәшен гәүдәләндереп бирүгә аз гына да зарар китерми.
Әдәби традицияләр турында сөй-ләгәндә, телләре һәм культуралары ягыннан якын торган халыкларның бер-берсенә ясаган йогынтыларын да хәтердән чыгарырга ярамый. Галим-' җан Ибраһимовның 1916 елда «Аңэ журналында басылган «Телләре башка булса да, күңелләре бер»35 дигән мәкаләсе бу яктан бик характерлы. Анда Галимҗан Ибраһимов, кардәш халыкларның культураларында үз вакытында булган уртаклыкларны күздә тотып, заман үзгәрү белән аерым халыкларның милли телләре һәм культуралары үсүен шатланып каршылый. 1915—1916 елларда алдынгы казакъ яшьләре матбугатта үзләренең культуралары үсеше белән бәйләнештә әдәби тел проблемасын күтәреп чыгалар. Га-
97
лимҗан Ибраһимов: «Мин казакъ зыялыларының 1 казакъ телендә матбугат, дәреслек, фән вә әдәбият тудыруга тырышуларына бик табигый бер эш дип карыйм» 2,— дип, аларның бу прогрессив адымнарына зур теләктәшлек күрсәтә. Шунда ук Галимҗан Ибраһимов казакъ халкының талантына, аның авыз иҗатының бай булуына соклана. Үзенең культурасының алдынгылыгы белән мактанып, казакъ халкын үз тәэсиренә алырга маташкан татар буржуа милләтчеләренең чын йөзләрен ачып, ул түбәндәге юлларны яза: «Бу көнге казакъ халкы үзенең көнкүреше, хаҗәт-ихтыяҗлары белән дә башка төрки кабиләләрдән бик нык аерыла... Болариың халык әдәбияты башка һичбер төрле кабиләнекенә охшамас дәрәҗәдә бай һәм зурдыр. Безгә казакъларны «татар теле вә татар әдәбияты» астына кертү хыялыннан бигрәк, әдәби хәзинәбезне баету өчен казакъ халкы әдәбиятын киң рәвештә өйрәнү тиешледер» 3, — ди.
Татар әдәбиятында Гафур Коләх- I метов башлаган эшне — хезмәт ия-ләренең, җиңүче эшчеләр сыйныфының уңай образларын бирү традициясен Шәриф Камал тагы да уңышлырак дәвам иттерде. Шул ук теманы үстереп, Кави Нәҗми «Язгы җилләр» романын язды. Болар һәр- кайсы үзләренең уртак остазлары булган А. М. Горькийдан иҗади өйрәнү аркасында шундый уңышларга ирешә алдылар.
Әдәби традицияләрнең тамыры бик ерактан һәм тармакланып килгәне кебек, алар йогынтысының дәвамы да күп елларга сузыла. Без моны татар совет әдәбиятының формалашу һәм үсү тарихына күз салу белән дә күрәбез. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң күп санда революцион эчтәлекле җырлар, декламацияләр иҗат иткән Га- лиәсгар Камал әсәрләренең исемнә- ) pen искә алу да моны раслый. Ул / контрреволюцион көчләрдән көлеп язган сатираларын «Яңа Тәкый гаҗәп», «Бакырган китабы», «Өр-яңа
1 Зыялы — укымышлы.
2 «Ац» журналы, № 5, 1916 ел, 89 бит
3 Шунда ук.
Кисекбаш китабы» һәм башка исем-нәрдә бастырып чыгара. Монда эш ул 36 Муса Җәлил, Сайланма әсәрләр. Таткннгоиздат. 1955 ел. 1 том, 4 бит.
шигырьләрнең исемнәрендә генә түгел, бәлки Галиәсгар Камалның иске әдәби формаларны оста файдалануында, шулар ярдәмендә революцион идеяләрне уңышлы пропагандалавында. Бу, әлбәттә, язу өчен уңай булудан гына да килми, бәлки монда укучыларга инде бик таныш булган стильдә яңа фикерләрне әйтүнең уңай булуын истә тоту да бар.
Галиәсгар Камал гына түгел, Октябрь революциясеннән соң күтәрелеп чыккан яшь язучылар да борынгы әдәбиятны укып, өйрәнеп, шулар йогынтысында әдәбиятка керәләр, үзләренең революция елларындагы фикерләрен борынгы әдәби формаларда гына түгел, дини-мифо- логик әдәбиятта билгеле булган фантастик образлар ярдәмендә дә сурәтләргә телиләр. Мәсәлән, Шәех-задә Бабичның «Газазил» һәм Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен язып чыгулары шул революция чорындагы яңа идеяләрне иске әдәби традицияләр ярдәмендә бирүнең бер күренеше булдылар.
Совет культурасы һәм әдәбияты бер дә юктан килеп чыкмады, бәлки үткән чорларның әдәбияты һәм куль-турасының яңа шартларда үсеше рәвешендә барлыкка килде. ААонда үткәннәрнең прогрессив үрнәкләренә таяну һәм традицияләрдән иҗади файдалану зур урын тотты һәм хәзер дә ул зур әһәмияткә ия. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңачалык тенденциясе һәрвакытта да традиция белән берлектә һәм үзара бәйләнештә генә туа, урнаша һәм үсә бара.
Без моның совет чорындагы язучы- ларыбызның иҗатында теге я бу дә-рәҗәдә урын алганын бик ачык күрәбез. Муса Җәлил беренче иҗат чорында кайсы шагыйрьләрне һәм кемнәрне өйрәнүе турында искә алып: «Бу елларда мин борынгы Иран шагыйрьләреннән Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар һәм татар ша-гыйрьләреннән Дәрдмәндне бик укый идем»36, — ди. Муса Җәлилнең со-ңыннан да классик әдәбиятка игъ- тибар белән каравы аның иҗатының
7* .с. ә.« № 1.
98
һәр адымында күренеп тора. Талантлы шагыйрьләрне күп укып, Муса Җәлил, беренче нәүбәттә, шигырь осталыгына, тирән фикерләрен поэзиядә кыска һәм тапкыр итеп әйтүгә ирешә. Монда классик әдәбиятның теге я бу күләмдә ярдәмен һич тә инкарь итеп булмый. Әлбәттә, Муса Җәлил татар поэзиясен бөтенләй яңа баскычка, аны үстерүдә әлегә тиңдәше булмаган бер югары-лыкка күтәрде. Аның үз иҗатында шул дәрәҗәгә үсүендә, әлбәттә, беренче чиратта, үзенең яшьтән үк коммунистик рухта тәрбияләнүе ярдәм иткән булса, Ленин бик хаклы өйрәткәнчә, коммунист булу өчен узганда кешелек җәмгыяте тудырган барлык белемнәрне тәнкыйть белән күздән кичерү, үзләштерү дә зур урын тота. Шагыйрь Муса Җәлил нәкъ менә шул эздән бара: күп укый, укыганнарын җентекләп өйрәнә, тормышта һәр күренешне чын йөрәктән кичерә, нәтиҗәдә әдәби тради-цияләрне, зур талант иясе буларак, яңа шартларда һәм бик күп яңалыклар кертеп үстереп җибәрә. Ул бу алымын лирик шигырьләрендә генә түгел, күп сандагы публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә дә, шулай ук опера өчен язган либреттоларында да киң куллана.
Совет чорында күп кенә язучы-ларның элек иҗат иткән әсәрләрен яңадан кайтып төзәткәннәре билгеле. Шул исәптән, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафу- ри һәм башкалар үзләре элек башлаган темаларын киңәйтеп, вакыйгаларны реалистик шартларда алып, типик характерлар итеп эшләп бирделәр. Мәсәлән, Шәриф Камал үзенең «Козгыннар оясында» хикәясе темасы нигезендә һәм шул ук исемдә яңа сәхнә әсәре язды. Галимҗан Ибраһимов элек башлаган хикәяләрен үстереп, зур күләмле әсәрләр чыгарды («Татар хатыны ниләр күрми» повесте, «Казакъ кызы» һәм «Безнең көннәр» роман-нары). Боларның төрле вариантларын чагыштырып карау, беряктан, традицион тематиканың татар совет әдәбиятында дәвам иттерелүен расласа, икенчедән, шул тематика нигезендә эшләнгән яңа вариантларның бөтенләй яңа идея-художество көченә ия булып мәйданга килгәнен күрсәтә. Монда язучыларга совет чорында алган тормыш һәм иҗат тәҗрибәләре теманы тулырак ачарга, образларны тулы канлы итеп типик шартларда күрсәтеп бирергә зур ярдәм итте.
Кайбер язучыларның үзләренә кадәр икенчеләр тарафыннан кузгатылган темаларны совет чорында тулырак һәм киңрәк эшләп бирү фактларына да очрыйбыз. Мисалга Мәҗит Гафуриның 1926 елда басылган «Кара йөзләр» повестен алырга мөмкин. Татар хатын-кыз язучыларыннан Мәхүпҗам ал Акчу- рина бу әсәрнең темасына 1913 елда ук бер хикәя язган. Ул үзенең «Мишәрләр тормышыннан бер ләүхәм дип исемләнгән, һәм «Шура» журналының берничә номерында басылган ул хикәясендә 1 авылдагы реакцион көчләрнең бер дә гаебе булмаган хатын-кызларга яла ягуларын фаш итеп чыга. Хикәядә күрсәтелгәнчә, төрле хорафатларга һәм дини йолаларга ышанып йөрүче картлар яңгыр булмауның сәбәбен ниндидер кешеләр аркасында килгән эш дип уйлыйлар. Нәтиҗәдә үзләренең корбаннары итеп Сәхипҗамал исемле яшь бер хатынны сайлап алалар. Аны, уразада күрше егете белән чәй эчкән дип, гаепләп урамга чыгарып, егет белән икесен бергә бәйләп, өсләренә коедан чыгарылган салкын су сибеп, иске-москы әйберләр тагып һәм чиләкләр кагып, үзләренчә мәсхәрәләп авыл урамнары буйлап йөртәләр. Тик шунда, чәчләре агарган бер карчыкның, халык арасына йөгереп кереп, мөрәҗәгать итүе генә аңлырак кешеләрне уйга калдыра. Хатын тик шулар ярдәмендә үлемнән котылып кала, ләкин, барыбер. аны ире өеннән куып чыгара. Хикәядә заманы өчен характерлы булган тагы берничә деталь күрсәтелә. Мәхәллә мулласының иреннән аеруны сорап килгән хатынга игътибар итмичә генә, «вакытым юк»,— дип чыгып китүе, старостаның марка өчен бер сум акча сорап газап-
1 «Шура» журналы. 1913 сл, 23—24 саннар.
7* 99
лавы — менә болар барысы да хикәянең социаль эчтәлекле булуын күрсәтәләр.
Шулай итеп, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте язылганчы ук татар әдәбиятында аның темасы кузгатылган һәм сукмак салынган була. Без моны әдәбият тарихын тикшергәндә, әлбәттә, читләтеп уза алмыйбыз. Шулай ук бу ике әсәрнең сурәтләү алымнарында да кайбер охшашлыклар бар. Мәсәлән, Мәхүпҗамал Акчурина хикәясендә вакыйга күзәтеп торучы кыз авызыннан сөйләтелсә, Мәҗит Гафури повесте Галимәнең энесе сөйләме белән бирелә.
Шигырь, хикәя һәм сәхнә әсәрлә-рендә генә түгел, бәлки публицистик мәкаләләрдә дә, шулай ук тәнкыйть әйберләрендә дә әдәби традицияләрне искә алмый торып фәнни объектив хезмәт тудыру мөмкин түгел. Теге я бу әдәби күренешне тикшергәндә, язучыларга бәя биргәндә без күп ва-кытта, ул беренче башлады яки эшләде, дип расларга ашыгабыз. Мәсәлән, хәзергә кадәр татар әдәбияты белемендә Галиәсгар Камал татарлардан беренче үсеп чыккан рәсемче һәм әдәби әсәрләргә карикатуралар ясый башлаучы санала. Ләкин соңгы вакыттагы тикшеренүләр Галиәсгар Камалга кадәр үк инде татар куль-турасында талантлы гына рәсемчеләр булганын күрсәтә. Мәсәлән, «Карчыга» журналында үзенең талантлы карикатуралары белән катнашкан һәм сатирик әсәрләргә иллюстрацияләр биргән, Оренбургта Шакир Мөхәммәдов белән бергә Хөсәеновлар конторасында эшләгән Лотфулла Д^остафин шуларның берсе һәм беренчесе булганы билгеле.
Әдәбиятта уңай традицияләрне дәвам иттерү бер халыкның үзенең характерында булган милли үзенчә-лекләрне һәм уңай якларны пропа-гандалау төсендә дә барырга мөмкин һәм тиеш. Мәсәлән, А. М. Горький татар халкына күп урында уңай бәя бирә, татарларның аек, чисталыкны яратучаи, хезмәт сөю- чән, максатына ирешүдә түземле булуларын мактый. Нигә язучылары- бызга халкыбызның гасырлар буенча килгән шундый яхшы сыйфатларын образларда матур итеп бирмәскә? Нигә соңгы вакытларда яшьләребезнең бер өлешендә күренеп килә торган тормышка җиңел карауга, эчке мәҗлесләре белән мавыгуга каршы әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә аяусыз көрәш ачмаска? Монда сүз уңае белән, безнең сәхнә әсәрләренә, сирәк-мирәк булса да, бер дә кирәксез урыннарда эчү мәҗлесләрен күрсәткән эпизодлар кертелүенең, сурәтләү чарасы булудан бигрәк, тыңлаучыларга яки караучыларга тискәре йогынты ясау факты булуын да әйтеп китәргә кирәк. (Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан»ында, Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян»ында шундый урыннар барлыгы эчне пошыра.) Әгәр дә тарихка күз салсак, 20 нче елларның революцион сәхнә әсәрләрендә берсендә дә уңай образларның эчү мәҗлесләре белән ма-выкканнары күрсәтелми. Ул әсәрләрдә тик спекулянтларның яки тискәре образларның гына эчү белән мавыгуларына басым ясала. Ә соңгы вакытта, ниндидер традицион гадәт-ләрне күрсәтәбез дигән булып, уңай образларга да шул сыйфатлы йөкләү, безнеңчә, бик үк урынлы түгел.
Тәрҗемә мәсьәләләренә килгәндә дә, урнашкан традицияләрне искә алмыйча, яңа уңышларга ирешеп булмавы ачык. 19 яшьлек Габдулла Тукай 1905—1906 нчы елларда А. Бахның «Ачлык патша» дип аталган, революцион пропаганда алып баруда зур урын тоткан экономик очеркларын татар теленә тәрҗемә итә. Шунда Тукайның татар әдәби теленең үзенчәлеген саклап эшләве бу тәрҗемәне нәкъ оригинал әсәрләрнең үзләре шикелле үк укырга җиңел игкән. Менә бу мәсьәлә безне бик нык уйландырырга тиеш. Безнең соңгы елларда басылып чыккан тәрҗемәләребезнең шактый өлеше. бигрәк тә фәнни-популяр һәм политик темаларга язылган китап- ларыбызныц тәрҗемәләре аңлаеш- сыз булуыннан укучыларыбыз зарлана икән, бу һич тә урынсызга түгел бит. Ул безнең тәрҗемә әсәрләре- безнең сыйфаты начарлыгына ип. төп күрсәткеч булып тора.
100
Дөрес, без монда Тукайлар чоры өчен характерлы булган ирекле тәрҗемә алымы һәр очракта да сакланырга тиеш дип карамыйбыз. Хәзер инде безнең тәрҗемә итү эшендәге тәҗрибәбез зур, марксизм-ленинизм классикларының, матур әдәбият осталарының, аларда булган идея-худо- жество байлыгын һәм фикер катлау- лылыгын бозмыйча, яхшы эшләнгән тәрҗемә әсәрләре басылып чыга һәм яратып укыла. Әмма классик әдәбиятыбызның традицияләреннән берсе булган ирекле тәрҗемәне дә читкә кагарга ярамый. Аның бигрәк тә актуаль темаларга язылган публицистик мәкаләләрдә һәм фәнни-популяр әсәрләр белән эш иткәндә котылгысыз кирәклеге бәхәссез. Мәсәлән, укыту-тәрбия эшләренә, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карата язылган мәкаләләрдә һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча язылган хезмәтләрдә кемнән, нинди әсәрдән файдаланып язылганы намус белән күрсәтелә икән, ул вакытта урындагы җирле материалларны да өстәп, укырга күңелле итеп яңа бер мәкалә язылган икән, аның файдадан башка һичбер зарары булмас. Андый мәкаләләр һәм хезмәтләр, турыдан- туры тәрҗемә ителгән яки урындагы үзенчәлекләрне искә алмыйча язылган мәкаләләргә караганда, пропаганда өчен отышлырак булалар. Мисал өчен атеистик тәрбия буенча яки исламның реакцион йөзен күрсәтүгә карата рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән китапларны гына алып карыйк. Алар коры тәрҗемә генә булып калганга күрә, аларда безнең халык арасындагы дини йолаларга каршы көрәшерлек материаллар һич тә җитәрлек түгел. Китерелгән мисаллар я Әзербәй- җаинан, я бөтенләй чит ил тормышыннан гына алынган була, безнең мәгърифәтче һәм революцион-демо- крат язучыларыбызның хорафатларга һәм дини йолаларга каршы көрәштә зур урын тоткан әсәрләреннән үрнәкләр бөтенләй китерелми. Әгәр лә, коры тәрҗемә урынына, бу төркем хезмәтләрдән файдаланып язу кулланылса, аларның йогынты ясау көче дә, һичшиксез, зур булыр иде. Меҗ шуның өчен дә, без яхшы эшләнгән оригиналга тәңгәл килгән тәрҗемә дә һәм, вакыты белән, ирекле тәрҗемә дә яшәргә тиеш, дип ка-рыйбыз. Боларның икесенең дә үр-нәкләрен рус классикасыннан күп санда күрсәтеп була.
Традиция һәм яңачалык татар совет драматургиясе үсешендә тагын да ачыграк күренә. Әдәбият тарихыбызда мәгълүм булганча, бездә драма әсәрләре тормыш, көнкүреш драмалары жанрында башланып китәләр (Габдрахмаи Ильясын, Фатих Халиди драмалары). Боларда әле җыр һәм музыкага бөтенләй урын бирелми. 1905 ел революциясеннән соң үсеп, классик югарылыкка күтәрелгән татар драматургиясе, нигездә, өч жанрда формалаша: иҗтимагый тормыш һәм көнкүреш драмалары (Галиәсгар Камалның «Кызганыч бала», «Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Дәҗҗал» пьесалары һәм Фатих Әмирханның «Яшьләр» пьесасы) ; шул ук темаларга язылган, лә-кин комедия планында бирелгән әсәрләр (Идрис Богдановның «Помада мәсьәләсе», Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен», «Әйләнәм, ник өйләндем»); һәм социаль-политик темаларга язылган сатирик комедияләр (Галиәсгар Камалның «Беренче театр», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» һ. б.).
Г алиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» һәм Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» драмаларында кайбер җыр куплетлары кертелгән булса да, алар әле А. Н. Островский һәм А. М. Горький пьесаларында күренгән характерда гына чагылып китәләр. Аларда, шул ук вакытта, Островский һәм Горький традицияләрен һәм аларның сәхнә әсәрләрендә кулланган алымнарын дәвам иттерү, аны татар тормышы көнкүрешенә бәйләп, үзенчәлекле итеп бирүгә омтылу да бар.
1912—16 еллардан башлап Мир-хәйдәр Фәйзи бөтенләй яңа жанрда — музыкаль драма жанрында сәхнә әсәрләре иҗат итә башлый («Авыл бәйрәме», «Галиябану» һ. б.). Хезмәт иясе крестьяннарның бай этнографиясен, тирән хиссиятле лирик җырларын, моңлы музыкасын җентекләп өйрәнү, йөрәгеннән
101
Кичерү нигезендә барлыкка килгән, Чын халыкчанлык белән сугарылган бу әсәрләр Мирхәйдәр Фәйзинең генә түгел, шул чордагы татар дра-матургиясенең дә тагы бер үзенчәлеген һәм яңачалыгың күрсәтә. Әдәбиятка һәм, кисәкчә, драматик әсәрләргә коры социологизм таләпләре белән генә килгән кайбер тәнкыйтьчеләр Мирхәйдәр Фәйзинең бу жанрда язган күп кенә әсәрләрен башта аңламаганнарыи да күрсәттеләр. Драматург үзе көндәлек дәфтәрендә язганча, «Авыл бәйрәме» пьесасы н ы ң тә н к ы йт ьче л әр та р а ф ы н и а н читкә кагылуы һәм безнең чорда да аның «Асылъяр», «Ак калфак» кебек әсәрләренә җиңелчә карап, игътибарсыз узулар шуның ачык мисаллары ич. Нинди генә каршылыкларга юлыкмасын, Мирхәйдәр Фәйзи татар драматургиясендә нигез салган бу музыкаль драма жанры үзенең чәчәк атуына совет шартларында тагын да киңрәк җирлек тапты. Моңа үрнәк итеп Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызыл йолдыз» пьесасын, Галиәсгар Камалның 1921 елда ук язылган «Хафизалам иркәм» му-зыкаль драмасын, Кәрим Тинчурин- иың «Казан сөлгесе», «Сүнгән йол-дызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», «Бишбүләк», «Ташкыннар», Мөхәммәт Аблеевның «Шәмсекамәр» пьесасын, Фәтхи Борнаш һ. б. ларның әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Хәзерге күренекле драматурглары- быздан Нәкый Исәнбәт һәм Мирсәй Әмир дә нәкъ менә шушы жанрда зур уңыш казандылар. Аларның «Рәйхан», «Тормыш җыры», «Җыр дәвам итә» һ. б. әсәрләре татар драматургиясен нәкъ менә шул музыкаль драма жанрын шактый баетты.
Драматургларыбыздан Риза Ишморат та бу алымнан киң файдалана. Аның «Гөлсинә» пьесасы гына түгел, бәлки герой шагыйрь Муса Җәлилнең дошман кулында әсирлектә башыннан кичергән трагик хәлләрен, патриотик көрәшен шагыйрьнең үзенең үк поэтик парчала-ры һәм шуңарга язылган музыка ярдәмендә җанлы итеп хәрәкәттә күрсәтеп бирә алуы — болар барысы да җыр, музыка кертелгән әсәрләрнең, шулар эчендә музыкаль драма жанрының, яшәешле булуын рас-лыйлар. Шундый катлаулы темаларга язылган әсәрләргә дә җыр- шигырь һәм музыканың кертелүе аларның җаилылыгыи, укучы һәм караучыларга йогынты ясау көчен арттыра гына.
Әлбәттә, борынгы дүрт юллык җырлар калыбындагы хәзерге лирик җырларның һәм традицион бәетләр стилендәге безнең чорда туган бәет-ләрнең идея эчтәлекләре бөтенләй яңа булган шикелле, сәхнә әсәрләрендә дә яңачалык үзенең бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә. Моңарга мисал итеп бер үк темага багышлап язылган ике әсәрне чагыштырып карау да җитә. «Галиябану» драмасының темасы — авыл яшьләренең саф мәхәббәткә булган омтылышлары һәм көрәшләренең капитализм чорында трагик һәлакәте; шул ук авыл яшьләре тормышыннан алып язылган икенче бер әсәрнең, «Хафизалам иркәм» пьесасының темасын— авыл яшьләренең саф мәхәббәт, ирекле тормыш өчен алып барган көрәшләренең кулак иярченнәренең каршылыгына очравы һәм совет шартларында саф мәхәббәтнең тантанасы, дип билгеләп булыр иде.
Димәк, бер үк теманың төрле иҗ-тимагый шартларда төрлечә яктыр-тылуы һәм төрлечә чишелеше бик табигый. Реалистик әдәбиятта тра-дицияләрнең үстерелүе дә шунда чагыла. «Галиябаиу»да җыр-музыка әрнүле драматик кичерешләрне гәү-дәләндерсә, ягъни авылның хезмәт иясе яшьләренең сыйнфый дошманнарына булган протест һәм нәфрәтен күрсәтү белән чикләнсә, «Хафизалам иркәм» пьесасында яшьләрнең эчке драматик кичерешләре шатлыклы нәтиҗә белән тәмамлана. Галиәсгар Камал бу соңгы пьесасында совет властеның беренче елларында ук хезмәт ияләренә тудырган уңай шартларын һәм шул җөмләдән яшьләрнең интересларын яклаучы да булуын дөрес күрсәтә алган. Галиәсгар Камалның бу әсәрдә драматургиягә керткән яңачалыгы да нәкъ менә шунда — совет дәүләтенең намуслы саф
102
мәхәббәткә, аның тормышка ашырылуы өчен тудырган реаль шартларын художество образларында күрсәтеп бирүендә. Шуңарга бәйләнешле рә-вештә пьесага кертелгән җырлар да һәм музыка да, «Галнябану»дагыга караганда, бөтенләй яңача яңгырыйлар, алар инде хезмәт ияләренең әрнүен түгел, бәлки җиңү пафосын гәүдәләндерәләр.
Без югарыда драматургиябездә музыкаль драма жанрының киң җәелә баруы турында сөйләдек. Ләкин, шуның белән бергә, Галиәсгар Камал нигез салган һәм Шәриф Камал кебек драматургларыбыз иҗатында үстерелгән саф драматик жанрның үскәннән-үстерелергә тиешлеген дә бик нык яклыйбыз. Чөнки саф драматик жанр моңарчы да зур тарихи вакыйгаларны, чор кичергән катлаулы проблемаларны геройларның психологик кичерешләрен хәрәкәтләре аша гәүдәләндерүдә гаять зур урын тотып килгән һәм ул хәзер дә шулай. Бу жанрда иҗат ителгән А. Н. Островскийның «Гроза», А. М. Горькийның «Мещаннар», «Тормыш төбендә», «Васса Железнова», Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет», Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар», Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмалары үзләренең сәнгатьчә нәфис эшләнгән һәм тирән мәгънәле тапкыр диалоглары, тыңлаучыларны һәм караучыларны уйландырырлык монологлары белән зур тәэсир итү көченә ия булып торалар. Шуның өчен дә, бу жанрда иҗат итүгә соңгы вакытларда кайбер кешеләрнең өстәнрәк карап китүләре белән һич тә килешеп булмый. Драма жанры татар әдәбиятында зур урын тоткан һәм моннан соң да аның яңадан-яңа уңышлы үрнәкләрен бирү өстендә эшләргә кирәк.
Димәк, традицияләрне дәвам ит-тергәндә барлык жанрларга һәм формаларга да юл ачык.
Әдәби традицияләрне өйрәнү, аларны иҗади эшчәнлегебездә дәвам иттерү — әдәбият һәм сәнгатебезнең милли формасын аңлау һәм күрсәтү өчен ачкыч булып торганын да истә тотарга кирәк. Безнең чорда милли формаларда яңалык түбәндәге характерлы моментлардан туа. Анда, беренчедән, тарихи традиция ләрнең, тәнкыйть белән сайланып, халык аңына, зәвыгына, психологик үсешенә чит булганнары иләк өстендә калдырылып, алдынгылыкны раслаганнары гына алына. Бу — марксистик-ленинчыл эстетиканың нигез ташы. Икенчедән, милли формалар — алар катып калмаганнар, бәлки, башта әйткәнебезчә, үзгәрәләр һәм үз нәүбәтләрендә яңа традицияләр һәм яңа художество элементлары тудыралар. Өченчедән, милли формалар үзләренең бу үсешендә, яңадан-яңа бплгеләре һәм сыйфатлары арту, өстәлү хисабына, катлаулана баралар. Шулай итеп, милли формалар илебездәге һәм бөтен дөньядагы культуралы халыкларның камилләшкәнрәк әдәби формаларын үзенә кабул итә һәм үзләштерә барып, баегаинан-байый- лар. Менә бу барыш — прогресс юлына баскан, үзенең милли йомыклыгыннан арынган һәр халыкның әдәбиятында һәм гомумән культурасында халыклар дуслыгы идеяләре җирлегендә барлыкка килә һәм ны- гыганнан-ныгый бара. Моның яхшы үрнәкләрен татар совет әдәбиятыннан күпләп күрсәтеп була. Хәзерге вакытта татар язучыларының соңгы еллардагы уңышлары гына да татар әдәбиятының милли традицияләренә яңадан-яңа уңышлар өстәлә баруын безнең алдыбызга китереп бастыра. Ул яңалыкларны Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», Илдар Юзеевның «Таныш моңнар» һ. б. бик күпләрнең әсәрләреннән үрнәкләр китерү белән исбат итеп булыр иде. Без монда Габдрахман Әпсәләмовның соңгы әсәрләреннән зурысы булган «Сүнмәс утлар» романы турында берничә фикер әйтү белән канәгатьләнмәкче булабыз. Чөнки ул романны, традицияләргә таянып, әдәбиятта яңаны тудырып бирүнең шактый уңышлы үрнәге дияргә кирәк. Роман тулысынча завод эшчеләре тормышына, ул тормышның характерлы үзенчәлекләренә, бигрәк тә революцион чыныгу алган иске кадровый эшчеләрнең уңай традицияләрен образларда күр
. 103
сәтүгә багышланган. Шуның белән бергә, Г. Әпсәләмов укучылар алдына хәзерге заман эшчеләр тормышының бөтен бер дөньясын ачып бирүне куя һәм, әйтергә кирәк, гаять зур уңышларга ирешә.
Романда безнең чорның намуслы кешеләрен дулкынландырган бик күп мәсьәләләр күтәрелә. Шулар арасында төп мәсьәлә булып заводта җитештерүчәнлекне күтәрү, яңа- дан-яңа методларны үзләштерү, уйлап табуларга киңрәк юл ачу, коллективка таянуның әһәмияте, совет семьясын ныгыту һәм башка бик күп мәсьәләләр алына. Бу мәсьәләләрнең күтәрелүе татар әдәбиятында беренче түгел. Шагыйрь Һади Такташ ук «батырның батырлыгын чәй эчеп утырган чагында күргәзеп булмый. Аның батырлыгын батырлык кирәк булган вакыйгалар эчендә генә күреп һәм күргәзеп була»37,— дип искәртеп узган иде. Аннан соң күп сулар акты, Шәриф Камалның драмаларыннан соң завод тормышының эченә кереп язылган әсәрләр безнең әдәбиятыбызда сирәк-сирәк кенә күренеп китте. Г. Әпсәләмовның беренче уңышы нәкъ менә шунда: хәзерге завод тормышының уңай һәм җитешсез якларын шул тормышның эчендә кайнаучы образларның эш, хәрәкәтләре, уй-тойгы- лары аша күрсәтеп бирүендә. Шуның өстәвенә, бу романда, трафарет буенча, карт эшчеләр яшьләргә, яшьләр картларга каршы куелмый, бәлки, эшчеләрнең карт гвардиясенең (Сө-ләйман Уразметов, Матвей Яковлевич Погорельцев, Артем Михайлович Зеланский һ. б.) яшьләргә ничек үрнәк күрсәтүләре ышандыргыч художество дөреслеге белән бирелә. Романда геройларның эчке дөньясын, аларның тормышка — үзләрен чолгап алган кешеләргә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтүгә багышланган урыннар тормышыбызның реаль көзгесе булганы өчен, нәкъ халыкның үз җырлары шикелле, тирән тәэсир калдырырлык буяулар белән язылганнар. Габдрахман Әпсәләмовның барлык әсәрләренә хас булган кебек, бу романында да төрле милләт халыклары арасында дуслык аерым бер җылылык һәм тирән мә-хәббәт белән күрсәтелә. Уразметов- лар семьясы һәм аларның аралашкан, бергә
37 Һади Такташ. Иҗат хатлары. «Яңалиф» журналы, 1931, № Ю.
эшләгән һәм тормыш кичергән рус дуслары белән булган мөнәсәбәтләренең күрсәтелешендә, бигрәк тә Ольга Александровна һәм Матвей Яковлевич Погорельцевлар- пың эчкерсез, кешелекле һәм киң күңелле булуларында социалистик Ватанда — туганнарча берләшкән со-ветлар семьясында тату яшәүче совет кешеләренең якты образлары гәүдәләндерелгән.
Иске һәм тискәре, начар гадәтләрнең безнең кешеләребез арасында саклануының ачы тәнкыйть ителүе (Идмас һ. б.), аларга каршы куелган уңай образларның көчле һәм яшәешле итеп бирелүе — романның шулай ук зур уңышы.
Романда партиянең халык белән тыгыз бәйләнеше, партия теләкләренең халык интереслары белән ярашуы, гомумән, тормышыбызның зур перспективалы булуы, кешеләрне авырлык алдында аптырап калмаска һәм ныклы характерлы булырга чакырган художество картиналары бик күпләребезгә сабак булырлык. Менә шулар Г. Әпсәләмовның әдәбиятка алып килгән яңа эстетик нормаларны раслаучы өлеше.
Күренекле кытай язучысы Чжоу Ян Азия һәм Африка илләре язучы- ларының Ташкент конференциясендә ясаган докладында милли культураның үзенчәлеге һәм аның гомум-кешелек культурасына мөнәсәбәте турында түбәндәге сүзләрне әйткән иде: «Милли культура — милләтнең рухи эшчәнлегенең, хезмәтенең нәтиҗәсе ул. Шул ук вакытта милли культура—бөтен кешелекнең табышы да. Милли культу-рага башка милли культуралар белән бәйләнешкә керү омтылышы да бик хас. Менә шулар нәтиҗәсендә, ягъни башка культуралар белән үзара бәйләнешкә керү, алмашу аркасында ул тагын да байый һәм камилләшә генә бара».
Әдәбиятта мәңге яшәргә һәм изге саналырга тиеш булган традицияләрнең тагын берсе булып художе

ство дөреслеге, сүздә чынлыкны, ту-рылыкны нык саклау тора. Бу турыда Иордания шагыйре Габдель- кәрим эль Кәриминең шул ук конференциядә әйткән түбәндәге фикерләре аеруча игътибарга лаеклы:
«Сүз, — ди әл Кәрими, — бик бо-рынгы заманнардан бирле йөрәк һәм фикер нурын чәчеп килде, барлык төстәге һәм нәселдәге халыкларга кешелек дөньясына бару юлын яктыртып торды.
Сүздә дөреслек — менә әдәбият матурлыгының һәм мәңге яшәргә сә- ләтлелегенең сере. Шулай булмаганда, сүзнең ңпндн әһәмияте бар соң?
Әгәр дә сүз иң алдынгы һәм иң матур җәмгыять төзү өчен көрәш алып баручы халык улларының тире белән сугарылмаган булса, аның нинди кыйммәте булуы мөмкин соң?
Әгәр дә сүз кешелеклелек һәм гадел тормыш хакына, империализмга, изү һәм талауга каршы көрәшми икән, ул нинди намуслы сүз булсын соң?> Сүздә дөреслек — ул барлык гуманистик һәм реалистик әдәбиятка хас. Аның иң яхшы үрнәкләрен заманыбызның иң бөек фикер иясе В. И. Ленин, чорыбызның зур художникларыннан Горький, Маяковский, Муса Җәлилләр күрсәттеләр. Традицияләр турында сөйләгәндә, без аларның иҗатыннан үрнәк алу, сүздә дөреслекне саклауны иң әһәмиятле чаралардан берсе итеп карыйбыз.
Әдәби мирасны өйрәнү иҗат ос-талыгыбызны үстерүгә ярдәм итсә,, коммунизм төзүче бөек халкыбызның тормыш-көнкүрешен иҗади үзләштерү чорыбызга лаеклы гүзәл әсәрләр тудырырга киң мөмкинлекләр ача.