Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОЛ ХАТЫН


өлҗиһан апаны яратмаган, аны үз итмәгән кеше юктыр. Ул үзе дә кеше өчен үлеп тора. Шуның өстенә эштә дә бик тырыш, бик булдыклы, бик өлгер. Даны тирә-якка таралып, исеме авыл хуҗалыгы алдынгыларының район һәм республика киңәшмәләрендә еш кына телгә алына башлагач та ул борын күтәрә белмәде, кайберәүләр әйткәнчә, һаман шул «безнең Гөлҗиһан апа» булып калды.
Ә бит, дөресен әйткәндә, Гөлҗиһан апа кыз чагында иркәрәк һәм бераз үзсүзлерәк иде. Купшылык һәм мутлык ягыннан да кызлар арасында аңа чыкканы юк иде- Кыскасы, егет җанын үртәү өчен яралран җилбәзәк кенә бер нәрсә иде инде. Шуңа күрә, шундый чая, шундый чибәр кыз, сөлек кебек егетләрне санга да алмыйча, һич көтмәгәндә мцш- тым гына бер колхозчы егеткә кияүгә чыккач, күпләр Мәхмүттән көн<лә- > шеп тә йөрделәр. Кайбер кара эчлерәкләре исә:
— Гөлҗиһанның бер гаебе булган икән, — дип гайбәт сатуга ук барып җиттеләр.
Ә Гөлҗиһан, аларга үч иткәндәй, тагын да чибәрләнә, тагында тулылана төште- Мәхмүт тә түгәрәкләнеп китте. Икенче елны инде башкаларга үрнәк булырлык итеп бәби туе да уздырдылар. Хәзерге тормышы; бәхетле, ә киләчәге тагын да өметлерәк булгач, иске һәм караңгы өй эчләре дә яктырып киткәндәй булды.
Чыннан да, тату һәм тигез гомер үзе бер хозур, зур бәхет ич. Шуның өстенә, игеннәр дә яхшы гына күтәрелеп килә, колхозда да эшләр зарланырлык түгел иде. Мәхмүт киләсе елга яңа һәм зуррак өй салып керү теләге белән янып яши башлады.
Ләкин аңа яңа уңышны җыеп алырга да, зуррак өй салып керү бәхетенә ирешергә дә туры килмәде: сугыш башлану белән үк ул фронтка китеп барды-
Ата-ана кулында иркәрәк үскән Гөлҗиһан кияүгә чыккач та әллә ни үзгәрмәгән кебек иде. Колхоз эшенә артык исе китмичә, кемдер әйтмешли, ир рәхәтен күреп яшәде. Әмма ул баласы белән ялгыз торып калгач, аның чаялыгы, үзсүзлелеге дә ярап куйды: һәркемнең үз хәле хәл булган бер заманда, алма пеш — авызыма төш, дип көтеп ятмады, җиң сызганып колхоз эшенә кереште.
Баштарак, фронттан хат алган саен, Гөлҗиһан һушыннан язганчы диярлек елап, тәмам хәлдән тая иде. Тора-бара теш кысып түзәргә өйрәнеп китте. Хәтта Мәхмүттән хатлар килми башлагач та, авыр хәсрәте йөзенә чыгуына карамастан, башка хатын-кызлар шикелле, үрле-кырлы килеп, аһ-ваһ итеп йөрмәде, тагын да зуррак афәтләргә каршы торырга
Г
40
хәзерләнгәндәй, сабырын эченә җыя барды. Ә үзе күзгә күренеп кибә 1 бара, йөзенә сары тут йөгерә иде.
Шулай да Гөлҗиһан апа бөтенләй өметен өзеп бетермәгән иде әле. Була бит шундый хәлләр: частьтэп үле хәбәре килә, мәрхүмне искә алу кичәләре үткәрелә, ә ул кайдадыр икенче җирдә, бөтенләй башка юнәлештә сугышып ята — һич көтмәгәндә я хаты, я аттестаты килеп төшә. Авыр яраланып госпитальгә керүчеләрдән дә озак вакытлар өйгә хат язмый торучылар була икән, дип тә сөйлиләр. Аннары, ни әйтсәң дә, сугыш бит — камалуда да торып калулары мөмкин. Хәер, Мәхмүт, үзе болай мыштым гына булса да, куркак җаннардан түгел, дошман кулына бирелмәс, пичек тә берәр әмәлен табып, үзебезнекеләр ягына чыгар әле, дип өметләнде Гөлҗиһан апа.
Сугыш тәмамланып, кайтасы кешеләр кайтып беткәч тә Гөлҗиһан апа бик озак вакытлар шулай өметләнеп яшәде.
Өй теге вакытларда ук шактый тузган иде. Сугыш елларында исә аны рәтләп карау кайгысы булмады, тагын да искерә төште: нигез бүрәнәләр черегән, тәрәзә аслары бүселеп-бүселеп чыккай, терәүләре бул- маса. таралырга гына тора иде.
Менә шул җимерелү алдында торган өй дә ничектер ^Мәхмүтне хәтерләтә иде. һәм Гөлҗиһан апа, үзе кайтып килә-нитә калса, әзер була торсын дип. бүрәнәләр хәстәрли башлады. Чөнки улы Фәрит әле кечкенә, мәктәпкә укырга керүенә дә быел бары икенче генә ел, шуңа күрә яңа өй салып керү кебек бу зур эшне үзе генә башкарып чыга алуына у.’.1 ышанмый иде. Әмма, бераз баш-күз ала төшкәч, үзен-үзе аямыйча, *бөт ен сугыш авырлыкларын башкалар белән бертигез кичергән бу тол хатынны да колхоз искә төшерде. Шулай итеп, колхоз ярдәме белән кы ска гына вакыт эчендә яңа өй салдырып кергәч, Гөлҗиһан апа бер- нии:ә елга яшәреп киткәндәй булды: йөзе ачылып китте, гәүдәсенә ит ку] ia башлады. Кыскасы, ул үз кадерен белеп һәм башкаларны да санга алып яши торган киң, ачык күңелле тол хатын булып әверелде.
Тормышы түгәрәк кенә булып, үзе дә ярыйсы гына күренгәч, шуның өст *енә үзе артыннан ияреп йөргән яманаты да булмагач, Гөлҗиһан апаны соратучылар да табылды. Дөрес, сугыштан соңгы елларда буй җиткән чибәр-чибәр кызлар да җитәрлек, семья тормышын сагынган башка тол хатыннар да аз түгел иде югыйсә. Әмма Гөлҗиһан апа, кыз чагында a егетләрнең башларын әйләндергән шикелле, хәзер дә кай ягы белән- дер ирләргә ошый иде. Шуңа күрә ул үзе дә вакыт-вакыт һаваланып куйгалый иде. Шулай да, яучы килгән саен:
— Шул ир дигән нәрсәне беләсем дә, күрәсем дә килми, — дип кырт кисеп куя торган булды ул.
Еллар бер-бер артлы шулай үтә торды. Фәрит, җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, техникумга укырга китеп барды. Гөлҗиһан апа исә. бераз олыгая төшсә дә, яшьләргә тиң бер җегәрлек белән, һаман шулай колхозда җиң сызганып эшләп йөрде. Гүя аның картаясы да, таласы да юк—һәртөрле авырлыкларны да ничектер җиңел уздырып җибәрә иде.
Бер тынгысыз җанга әйләнгәч, өендә дә ул тик кенә утыра алмый, әле бу, әле теге эше табылып кына тора: бер көнне өс-башын карап рәткә китерсә, икенче көнне өен ялт иттереп җыештырып куя. Ишек алды да биредә хол хатын яши диярлек түгел, — вакытында себерелгән, җыештырылган. Тырма, сәнәк шикелле башка вак-төяк кирәк-яраклар да кайда туры килсә, шунда таралып ятмый — һәммәсе үз урынында, һәркай- сы үзенә тиешле бер тәртипкә китерелгән.
Гөлҗиһан апаның тагын шул ягы да бар: карчыклар шикелле чәй ярата. Кайчак эштән ул шундый арып-алжып кайта иде, әйтерсең, бөтенләй атлар хәле калмаган була, әмма ак самовар өстәл башына менеп утыргач, үзе дә, шул шаулап торган самовардай балкып, пөхтә һәм
41
җыйнак өенең бер бизәге, җаны булып әверелә, гүяки һәммә нәрсәгә аның күңел җылысы сеңә. Билгеле инде, андый чәйләр ялгыз эчелми. Хәер, ялгыз эчелсә, аның ул кадәр ләззәте дә, тәнгә сихәте дә булмас иде. Менә шул нәрсә гадәт булып урнашканнан бирле, әлегә ак самовар күрше-күлән хатын-кызлары өчен дә бик кадерле булып китте. Үзләре болай хәл-әхвәл белешеп чыгу өчен генә кергән шикелле кыланалар: янәсе, чәйгә бер дә исләре китми. Хәер, теләгенә күрә сылтавы да табыла: күңел өчен бераз кыстатып торганнан соң, хуҗа хәтерен сакламау килешеп бетмәс, дигән булып кына, табынга утыралар. Әмма үзләре беренче чынаяктан соң ук рәхәткә талалар, шулай дөньяларын онытып, тирләп-пешеп чәй эчә торгач, тәмам эреп калалар. Чынлап та, ниндидер бер җырдагы шикелле, самовардагы сулар бетсә дә, сөйләшеп сүзләре бетәрлек булмый ал арның андый вакытларда.
Шулай итеп, бу ак самоварның куанычлы хезмәте бик ярап тора иде әле югыйсә. Әмма Гөлҗиһан апа, көннәрдән бер көнне, күңелендәге әле һаман төзәлеп бетмәгән яра эзләрен яңартып җибәрерлек хәлгә дә нәкъ әнә шул самовар аркасында дучар булды.
Ул, үзара кунак-төшем белән генә канәгатьләнмичә, районнан яки башка җирдән килгән кешеләрне дә бик теләп, бик яратып каршы ала, аларга мөмкин кадәр кунак тәрбиясе күрсәтергә тырыша иде. Шушы көннәрдә фермада сыерларга автомат су эчерткечләр кую эше буенча белгечләр киләсе булганга күрә, колхоз рәисе Җаббаров бу юлы да:
— Бер-ике кешене үзеңә урнаштырсаңчы, Гөлҗиһан апа, — дип иң элек Гөлҗиһан апага мөрәҗәгать итте.
Аңа кабат әйтеп торасы юк иде. Гөлҗиһан апа бары тик:
— Кайчан киләләр соң? — дип кенә сорады...
Бүген Фәрхинур әбинең әллә нәрсәгә эче пошып тора иде. Шуңа күрә ул бу кичне аеруча бер түземсезлек белән көтеп алды. Ләкин, гадәтенчә, эчем бераз бушап калмасмы, ичмасам, дип Гөлҗиһан апа янына керсә, Фәрхинур әби көтелмәгән бер күренештән аптырабрак калды: теге таныш самовар өстәлдә күренми һәм аның кайчан анда менеп утырачагы да билгесез. Шуның өстеиә, әллә нәрсә булган шикелле, бөтен өй эче кубарылган, Гөлҗиһан апа үзе дә кабалана иде.
— Көтүче хатыны кичкә каршы бизәнә, дигәндәй, нишләвең бу, Гөл-җиһан?— диде Фәрхинур әби, өйгә нафталин һәм сандыкта озак бикләнеп яткан әйбер исләре таралганлыктан, борын яфраклары калтыранып куйды.— Кунак-төшем юктыр ич вакытлы-вакытсыз шулкадәр пыр тузынып йөрергә...
— И-и, сөйләмә дә инде, Фәрхинур әби, — диде Гөлҗиһан апа, бер дә кирәксезгә алъяпкыч итәге белән кулларын сөрткәләп: — Кунак-төшем буласы иде шул. РТСтан кешеләр киләме ди шунда.
— Килсәләр соң...
— Килсәләр соң, дип, алай булмый инде ул, Фәрхинур әби. — диде Гөлҗиһан апа. — Өем, аллага шөкер, зур, урын-җирем җитәрлек...
— Ярабби! Бу кадәр тынгысыз булырсың икән,—диде Фәрхинур әби, әле һаман җәелеп утырырлык уңайлы бер урый таба алмыйча һәм шуңа бераз кәефсезләнеп.—Бусагасыннан кеше өзелмәс, самовары өстәленнән төшмәс, — дип тә өстәде ул аннары, самоварга ничектер кырын гына күз төшереп. — Әле үзем дә эчем пошып торганга күрә кергән идем, булмады шай...
Гөлҗиһан апа тагын бер кат кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп алды да, өстенә тузан кунган урындыкны бик пөхтәләп юеш чүпрәк белән сөртеп, Фәрхинур әби янына китереп куйды:
— Утыр, Фәрхинур әби, аякларың ял итсеннәр бераз.
— Юк, юк, Гөлҗиһан, утырып-нитеп тормыйм инде, — диде Фәрхинур әби, тартынгансыман кыланып. Үзе шунда ук тирә-якка карангалап алды да, күлмәк итәкләрен төзәткәләп куйды.—Чүп-чар тузаны үземдә

дә җитәрлек. Башка эшләремдә муеннан. Болай гына керүем иде. Алладан сорый белмәгәнмендер шул, вакытсыз чагыңа туры килдем. Бер тотынгач, иркенләп җыен инде, Гөлҗиһан.
Әмма карчыкның үзенең тиз генә чыгып китәргә исәбе юк иде шикелле, тәмам теленә салынды.
Болай булгач, Фәрхинур әбинең күңелен ничек тә табарга кирәк иде инде. Гөлҗиһан апа якын-тирәдәге әйберләрне, җиңел кулдай гына сөрт> кәләп, бер читкәрәк алып куйды.
— Бу ни дигән сүз тагын, ошамаганны, — диде ул, урынлыкны Фәрхинур әбигә якынрак этәреп. — Чит итеп килүең түгелдер ич?
— Тәүбә диген, Гөлҗиһан. Авызыңнан җил алсын, фәрештәнең амин дигән сәгатенә туры килмәсен, ходаем. Сине чит күргән кешенең эчендә җаны булмас — юкны сөйләмә, Гөлҗиһан...
— Юкны сөйләмә дип, үзең ич чыгып китәргә атлыгып торасың. Юк, юк, менә тиздән самовар да куеп җибәрермен. Салкын тигәнме шунда, башым әйләнебрәк торганга, теге кура җиләге вареиьесен башламакчы булып тора идем әле, ничек белеп кергәнсең. Бергә-бергә харап күңелле булыр.
Ләкин, Гөлҗиһан апаның кулы өй эшеннән бер дә бушамаганлыктан, самовар һаман урыныннан кузгалмады. Шулай да, вак-төяк зарларын чәчеп утыра торгач, Фәрхинур әби, үзе әйтмешли, чынлап та бушанып калды. Шулай да, чират самоварга барып җиткәч:
— Бүтән кыстама да, булмый да, — дип кинәт кайтырга җыена башлады. — Бер генә минутка дип кергән идем, адәм көлкесе бит, ни гомер утырганмын. Анда картым да аптырап беткәндер инде. Хатын-кыз эшен ирләр беләмени ул, ачулана да башлар әле, хәерсез. Менә синең, ичмаса, ялгыз башың, җаның тыныч...
Бу соңгы сүзләрне Фәрхинур әби чыгып киткәндә генә, үзе дә сизмәстән. ялгышлык белән ычкындырып җибәргән иде. Аннары сүз уңае туры килгәндә шулай бераз күпертеп куя торган гөнаһсыз гадәте дә булгач, тел очына килгәнне тешләп калып та булмыйдыр инде, әллә ни басым ясамый гына әйткән кебек иде ул аларны. Әмма Гөлҗиһан апага әнә шул кечкенә бер ишарә дә җитә калды: тыелып торган күңел ярасы яңадан кузгалды. Янәсе, ялгыз башың, җаның тыныч, имеш. Ни өчен алай булгач, Фәрхинур әби үзе әйтмешли, Гөлҗиһан апаның өй бусагасыннан кеше өзелми? Күрше-күләне бер хәл әле аның, районнан килгән кешеләр дә аңа төшәләр. Күпме вакытны ала, мәшәкате нихәтле. Менә бүген дә ул, эштән арып кайтуына карамастан, өй җыештырып йөри. Ә бит ире юк, башка сагынып көтәр кешесе дә юк. Бер үзе, ялгызы гына яши. Киләсе кешеләр дә гомерендә күргән-белгән кешеләре түгел, шулай да җаны түзмәде, өйнең астын өскә китереп ташлады.
«Хәер, үз башына төшмәсә, кеше хәлен кеше белми икән шул». Идән уртасында кул кушырып басып калган Гөлҗиһан апа, авыр сулап алды да яңадан бөтен нәрсәне күзеннән кичереп чыкты: өй җыештырылган, һәммә нәрсә ялт иткән, шуның өстенә борынга нарат исе бөркелеп тора. Ә инде пыяла капкачлы шкаф эчендәге савыт-сабаларны да рәтләп тезеп куйсаң, өй эченә тагын да ямь кереп китәчәк. Ләкин Гөлҗиһан апаның күңеле ничектер кайткан, суынган, тәннәре дә авырайган иде, ул ашыгып урын җәя башлады.
Шулай да тиз генә йоклап китә алмады ул: аңа нәрсәдер җитми яки үз урынында түгелдер кебек иде. Шуңа пошынып, бер яктан икенче якка әйләнеп ята торгач, ниһаять, ул төшенде: пыяла капкачлы шкаф эчендәге савыт-саба рәткә китерелмәгән икән. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, бик кечкенә эш инде үзе, бер дә алай борчып, йокы качырырлык сәбәбе дә юк кебек, югыйсә.
Сәбәбе юк кебек, ә менә шунысы гаҗәп: йоклый алмый..