Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАКТАШ ТУГАН АВЫЛДА

И. НАДИРОВ, Р. КӘРИМОВ

акташ сөеп җырлаган, аның поэтик биографиясендә шагыйранә бер урын алган Сыркыды авылында безгә ике ел рәттән бер үк айда, хәтта бер үк көндә булырга туры килде. Беренче кат без анда 1957 елның август ахырында, Л4ордва республикасында яшәүче татар авылларының бер өлешендә булып, халыкның бай авыз иҗатыннан шактый хәзинә җыйнагач, Казанга кайтышлый тукталдык. Узган ел исә шундый ук максат белән Пенза өлкәсенең алты татар авылында йөргәннән соң булдык.
Сыркыдыга керми китә алмавыбызның сәбәбе бер генә иде. Шагыйрь турында аның замандашларыннан, таныш-белешләреннән истәлекләр язып аласы, Такташ туган йортны карыйсы, бүгенге Сыркыдыны күрәсе килде.
Сыркыды уйсу үзәнлеккә таралып утырган. Тау башыннан караганда аның урнашу тәртибе «Г» хәрефен хәтерләтә. Түбәндә, Сыркыдыны каймалап, нәни Парча инеше ага. Авылның аргы очында вак түгәрәк күлләр ялтырап ята. Күл буйлары да, инеш буе да хәтфә яшеллек белән капланган. Зифа камышлардан, су буендагы нечкә билле еламсыр таллардан авыл табигатенә аерым бер ямь, нәфислек бөркелә. Ә еракта, авылның көнчыгышында, күгелҗемләнеп урман күренә. Лангыш урманы дип йөртәләр аны. Шагыйрь яратып, сагынып җырлаган Тамбов урманнары шул икән...
Сыркыды безне бик җылы каршылады. Авылга күз ияләшеп, бераз хәл-тын алгач та, шагыйрь туган йортка юл тоттык. Безне авылның хөрмәтле укытучысы, заманында Такташтан дәресләр тыңлаган Заһит абый Иртуганов һәм аның хатыны укытучы Шәмсия апа озата бардылар-
— Менә бусы Такташлар урамы инде, — диде Заһит абый авыл советы һәм җидееллык мәктәп урнашкан озын, төзек урамны күрсәтеп.
Киң урамның як-ягында яшел тирәкләр, усаклар, топольләр шаулый. Юл кырыйларын каз үләне баскан. Урак өсте булганга күрәсең, урамда шук бала-чагаларның анда-монда уйнап йөргәннәре генә күренә. Заһит абый безне иң әүвәл Такташның якын кардәшләреннән берсе Акбикә әби янына алып керде. Әби картайган инде. Аңа сиксән алты яшь икән. Хәл- әхвәл сорашып, Такташ турында сүз чыккач, Акбикә әбинең йөзе яктырып китте.
— Һадием юлыннан йөрисезмени, аны сагынып килдегезмени, татлы җаннарым!—диде ул. Дулкынланудан аның җыерчыклы бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төштеләр. Ул күзләрен сөртеп алды да, яраткан энесе Һадиулла турында сөйли башлады.
Т
52
— Яшь чакта минем бәхетем булмады, алтын алмаларым. Яшьли тол калдым, михнәт чиктем. Һади мине бик жәлли иде. «Син, абыстеш- әни \ кайгырма, яхшы заман килде», ди иде. Күңелемне күрер өчен мандолинода уйнарга ярата, миңа атап җырлар чыгара иде. Хәзер барын да ятләмим 2 3, бер-икесен генә ятлим.
Әби безгә Һади чыгарган җыр дип түбәндәге юлларны укып күрсәтте:
Алтын кояш чәчми ялкыннарын, Томаланган күкнең пәрдәсе; Каралаган болыт күләгәсе, Ямьсез калган жирнең гәүдәсе. Җәйне сачрәп үскән ал чәчәкләр Кыякларын салган туфракка, Яфракларын чәчкән тирә-якка. Яшь гомере киткән еракка.
Акбикә әби шагыйрьнең ике абыйсын, аларның әниләре Шәмсениса апаны да яхшы хәтерли:
— Шәмсениса бик инде ягымлы, нечкә күңелле иде. Сөйләшеп туеп булмый иде үзе белән. Һадиен бигрәк ярата иде инде. Җыр, бәет чыгарырга оста булды. Һадиебыз да шуңарга охшады күрәсең,—ди ул.
— Бервакыт Һади, өйләнгәч, авылга кайтты. Шәһәрчә киенгән, ачык чырайлы, көлеп кенә йөри. Мин аларны кунакка алган идем. Куйган бузам4 бар иде. Улым Сабир белән шуның мичкәсен ачалмый бик озак азапландылар. Ачканнар иде — бузаның яртысы ташып бетте.
Эй буза, буза, буза, Эчәлмый гомер уза, —
дип шаяртып йөргән иде балакаем.
Акбикә әбинең һәрбер сүзеннән Такташны үз баласы шикелле сөюе, өзелеп сагынуы сизелеп тора иде.
— Өйләре искерде шул. Төзәтергә кирәк, — дип озатып калды ул безне.
...Менә без Такташ туган һәм аның яшүсмер чагы узган йорт янында. йорт чыннан да бик искергән булып чыкты. Аның тәрәзә арасындагы стеналары ишелгән, морҗасы тузган. Шагыйрь яшәгән йортны шушы хәлдә күргәч, ничектер күңелсез булып китте. 1954 елга кадәр анда Акбикә әби торган. Кеше тормаслык хәлгә килгәч, аны төзәтү, торгызу турында сүзләр булса да, хуҗалык эшләре белән мавыгып киткән авыл- колхоз җитәкчеләре бу эшне һаман кичектерә килгәннәр. Ә бит Сыркы- ды авылы Мордва республикасында танылган миллионер колхозларның берсе. Аның хуҗалыгы бай, күп тармаклы, халкы эшчән.
Авылым! —
Уйлыйм синең киләчәгең,
Бәхетле көннәрең турында... —
дип язган иде шагыйрь 1926 елда һәм «Тамбов урманнарын ташлап ки- тәм...»—дип башланган лирик шигырен, туган авылы яшьләренә мөрәҗәгать итеп:
Комсомоллар!
Минем күз карашым
Соң мәртәбә сезгә тегелгән, Авылыбызны Ленин юлы белән Чыгарыгыз тормыш төбеннән...—
дигән ялкынлы теләк белән тәмамлаган иде. Бу васыять тулысы белән тормышка ашкан. Сыркыды хәзер Ильич нурлары яктысында балкып
2 Ул якларда баланың беренче тешен күргән хатын-кыз кардәшкә абыстеш-әнй лиләр.
3 Я т л ә ү — хәтерләү (диалект).
4 Буза — эчемлек.
53
утыручы бай, интернациональ бер колхозга әйләнгән. Эреләндергәннән соң колхозга өч рус, бер татар, өч мордва авылы берләшкәннәр. Колхозның 13 комбайны, 15 автомашинасы, 19 тракторы бар. Радиоузел эшли. Клубта көн саен кино күрсәтелә. Соңгы ике елда колхоз электростанция салган, тегермән төзегән, кирпеч заводы корып җибәргән, такта яргыч торгызган. Быел гаять зур иген амбары салынып ята.
...Без Такташ йорты һәм аның язмышы турында һәркайда урынлы хафалану тавышы ишеттек. Шул хакта узган ел без колхоз председателе Кузьма Иванович Куликов белән сөйләшкән идек. Без сөйләшкәндә Торбеево райкомының икенче секретаре А. Н. Додонов иптәш тә бар иде.
— Әйе, Такташ йортын торгызырга колхозның мөмкинлеге бар, без аны уйлашырбыз, — диделәр алар. Ләкин мөмкинлек белән чынбарлык арасындагы аерма һаман да үтелмәгән булып чыкты, йорт шул хәлендә тора бирә. Үткән җәй безгә Торбеево райкомының беренче секретаре Иван Михайлович Борисов белән очрашырга туры килде. Шагыйрь турында ул күп ишеткән, аның әсәрләре белән таныш, ләкин ул туган һәм яшәгән йортның бу хәлдә булуын белми икән. Йортны үз күзе белән күргәч, ул, гаҗәпләнүен яшермичә:
— Күңелсез күренеш, йортны тиз арада яңартырга, сакларга кирәк, — дигән фикер белдерде.
1957 елда Такташның якташларыннан 16 кеше «Литературная газета»- га хат җибәргәннәр иде. Хатта йорт хакында, шагыйрь истәлегенә кайнар игътибар һәм ихтирам кирәклеге хакында язылды. Хат ахырында шагыйрьнең авылдашлары исеменнән Такташ туган йортны музейга әйләндерү, ә Сыркыды урта мәктәбен шагыйрь исеме белән атау турында шул елны тәкъдим кертелде. Декабрь аенда газетадан җавап килде. Аида, күтәрелгән мәсьәләләр буенча чара күрү өчен хатның копиясе партиянең Мордовия Өлкә комитетына җибәрелүе хәбәр ителгән иде. Шуннан соң Сыркыдыга Мордва язучысы В. И. Ардеев килгән. Җитәкчеләр йортны торгызу турында вәгъдә биргәннәр. Болар барысы да үтәлми калган. Шулай да Такташ йортының төзәтелүенә өмет-ышаныч зур. Ләкин йорт төзәтелү белән генә эш бетмәячәк бит. Аны музейга әйләндерәсе, чыи мәгънәсендә тарихи бер урынга әйләндерәсе бар. Менә бу эштә Татарстан язучылары союзы идарәсенең дә зур булышлыгы кирәк.
Сыркыды авылында Такташның бер генә рәсеме дә юк. Китапханәдә булган китаплар тузып, укымаслык хәлгә килгәннәр. Яңа китаплар тиз генә барып җитә алмыйлар. Кыскасы, атаклы шагыйрь йортын музейга әйләндерү, аны кирәкле экспонатлар белән тәэмин итү буенча Татарстан язучылар союзы хәзер үк тиешле урыннар белән бәйләнешкә керсен, бу эш белән чын күңелдән кызыксынып торсын иде.
Мәгълүм булганча, татар язучыларының күп кенәсе күрше республика һәм өлкәләрдә туганнар, башлангыч белемнәрен шул якларда алганнар. Муса Акъегет, Г. Коләхметов, X. Ямашев, Ш. Усманов, К. Тинчурип, Г. Кутуй — хәзерге Пенза өлкәсендә туып-үскән язучылар. Әмма бер генә авылда да, шәһәрдә дә аларның шул урыннан булуларын чагылдырган, исемнәрен мәңгеләштергән һәм эшләренә мәхәббәт-ихтирам уяткан билгеләр юк. Башка өлкәләрдә туган атаклы татар язучыларының истәлеген саклау юлында да аларның туган җирендә ни дә булса эшләнүе ишетелми. Без әдәби-культура мирасыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Әмма пи өчен күренекле язучыларны, классикларны туып-үскән җирләрендә онытуга юл куела соң?
Бу өлкәдә рус иптәшләр яхшы үрнәк күрсәтәләр. Быел безгә В. Г. Белинский һәм М. Ю. Лермонтовның балачаклары узган урыннарда — Белинский шәһәрендә һәм Лермонтово авылында булырга туры килде, һәр ике урында да 1938 елдан бирле дәүләт тәэминатына алынган әдәби музейлар эшләп килә. Аларның бай экспонатларына сокланып карыйсың.
54
Берничә урынга язучыларның бюстлары, һәйкәлләре куелган. Аларнын туган көннәре һәр ел саен культура бәйрәменә әверелә: әдәби кичәләр уздырыла, язучыларның иҗатын өйрәнү юлында яңа фәнни ачышлар турында хәбәр ителә һ. б. Татар классикларының эшчәнлегеп тугай якларында пропагандалау, аларның исемнәренә кадер-ихтирам саклау турында безгә дә җитди уйланырга вакыт.
Такташ турында җыйналган истәлекләр шагыйрьнең балачагына, авылда укытучы һәм клуб мөдире булып эшләгән вакытына, ниһаять, Казаннан Сыркыдыга кайтып ял иткән айларына карыйлар.
Истәлекләрне без шул тәртип буенча, сөйләгән кешеләрнең телендәге кайбер үзенчәлекләрне саклап тәкъдим итәргә булдык.
Балачакны сагыну темасы Һ. Такташның күп кенә шигырьләрендә урын алган. Бу һич тә очраклы түгел. Аның кулъязмалары арасында «Шагыйрь» дип исемләнгән һәм, күрәсең, әдәби мәкалә язуны күз алдында тотып төзелгән тезислар булуы билгеле. Такташ анда шагыйрьнең кем булуына һ. б. мәсьәләләргә тукталгач: «Настроение тудыру. Шуның белән укучының рухани ягына тәэсир итү. Балалыкны сагындыру», — дигән юллар яза. Моны ул бик күп әсәрләрендә бөтен матурлыгы белән раслады.
Шагыйрьнең балачагына караган истәлекләр, гәрчә бик аз кешеләр хәтерендә генә сакланса да, күңелле, шаян мотивларга бай гыналар.
Такташның балачак дусларыннан берсе, колхозчы Габдулла абый Рустаев безгә менә ниләр сөйләде:
«Һади белән мин ат сакларга йөриием. Лангыш урманына дүрт-биш малай җыелабыз да китәбез. Продукты алабыз берничә көнгә. Кайсын, картуф, кансың ярма ала. Үзегез беләсез, яшь чак — шук чак, китешли бакча бутаган чаклар да була. Тавык-каз да туры килгәли.
Урманда гомер веселый үтә, учак ягабыз, әкият сөйләшәбез. Һади табышмак әйтергә мастерие. Кайберсе шунда юкә телеп чабата ясый. Көрәшергә тотынсак. Һади үзе көрәшми, ну көч биреп кычкырып утыра. Эх шәп җырлыйие. Мишәр җырларын шәп беләдерие. Кайчак үзеннән дә чыгарып җырлыйдырие. Без аны «хыялый Һади» дип үчеклидериек».
Бу истәлекне Йосыф абый Нәдершин куәтләп җибәрде:
«Бермәлне ат сакларга баргач, йокларга яттык. Күпме йоклангандыр, белмим, бер заман Һади колак ярып кычкыра: «Янабыз, пожар, торыгыз», — ди. Сикерешеп тордык. Карасак, өсләребездә әллә нәрсә ялтырый. Ут дип кот очты. Ул булса, урманда очрый торган ялтыравык кортлар икән. Һади шуларны җыеп килгән дә безнең өскә ташлаган. Шаян иде. Ат өстендә йөрергә бик яратучан иде. Кара байталларының сыртына баса да бар хәлгә юырта.
Сүзгә бик пешкән иде. Әкият дисәң инде, үлә дә китә. Төннәрен кайчак пожар сараена җыелабыз. Каравылчы картлар әкият сүлн, без авыз ачып тыңлыйбыз. Һади икенче көн шул әкиятләрне безгә сүли. Диюләр, аждаһалар, әллә ниләр турыида. Үзеннән өстәп сүли иде. Пешереп чыгара иде — исең китәр. Вообще, әкият, җырга осталыгы белән бездән аерылып тора иде. Бак, ахырдан нинди шигырьләр язучы булып китте. Кем уйлаган?»
Шагыйрьнең яшьтәше, хәзер колхозның ындыр мөдире булып эшләүче Гатаулла абый Яхин Һадиның бала вакытта балык тотарга бик яратуын һәм тимераякта оста шууын хәтерли. «Күргәнсеңдер, ди ул, Һадиларның ызбалары янында гына күл бар. Сәпүш күле диләр аны. (Сәпүш — Такташның бабасы Сәйфетдин исеменең авылча, кыскартып әйтелүе.) Вот, шул күлдә әүвәл чуртан күп була иде. Һади заря белән шунда чыга да утыра. Балык та тота, кулындагы китабын да укый. Балыкка бик исе китми иде. Бервакыт бер чуртанны песиләренә бирде.
Зурайгач та балык тотарга әвәс булды. Мин аны соң мәртәбә 1931 елны җәй көне күрдем. Майский эшләпәдән иде. Кулына кармаклар тот
55
кан да, дүрт-биш малай ияртеп, Парчаның теге очына бара. Милчә 5 буасына. Мин солы басуыннан кайтышлый күрешеп, сөйләшеп тордык.
...Ну конькида шуганын күрсәгез — шаккатарлык! Әй җиңел гәүдәле иде. Бөтерелә генә. Бер малайны да җиткерми иде».
Такташның балачагын җанландыручы истәлекләрдә Мокамай исеме телгә бик еш алына. Белүчеләр, Һади белән Мокамайның чыннан да «әкияттәге ике бала кебек» аерылмас дуслар булуын сөйлиләр.
— Мокамай белән гел бергә иделәр, — ди Йосыф абый Нәдершин. — Мокамай чыбыркы ишәргә, чабата ясарга мастер иде. Сандугач кебек чут-чут итеп сызгыра да белә, талдан сыбызгы да ясый белә. Ә милчә буасында аннан оста йөзүче, чумучы малай бөтен авылда юк. Удалой булды, ап-ак тула оектан, матур итеп үргән чабатадай йөридерие. Алар- ның тормышлары гомер бакый фәкыйрь үтте. Әнисе белән торды ул; Ызбалары Һадиларга күрше генә иде. Бик инде дуслар иделәр. Мокамай эшкә оста иде, Һади телгә оста иде.
...Менә без Мокамайның авылдагы бердәнбер туганы, алтмыш ике яшьлек Фатима апа янында утырабыз. Туганын ул сагышланып искә ала:
— Бәхет күрә алмады, бичара. Бик яшьли әрәм булды шул. Нәхак бәла аркасында.
һәм Фатима апа безгә Мокамайның үлеме турында халык арасында таранган шундый хәбәрне сөйләде.
Октябрь революциясеннән соң, 1920 елның җәендә булса кирәк, Мо- камайны авыл кулагы Шатай Ибругының арба тәгәрмәчен урлауда гаепләп кулга алалар да авыл советының караңгы базына ябып куялар. Шунда кулаклар һәм алар яклы куштаннар җыелып Мокамайны үтергәнче кыйныйлар. Ахырдан, самосуд өчен бәлале булырбыз дип, арадан берсе Мокамай муенына пычак сала. Пычакны кулына тоттырып калдыралар. Хурлыгына чыдый алмый үзеи-үзе үтерде, дигән хәбәр тараталар.
— Һади булмады шул, Һади, — ди апа. — Ул каядыр укырга киткән иде. Һади булса, Мөхәммәтҗаныбыз исән калыр иде. Аны яклар кеше дә булмады. Совет тирәсендә кулаклар күп иде. Ахырдан артыннан йөрүче дә булмады... Мөхәммәтҗан үлгәч, Һадидан хат килгән иде, — дип дәвам итә Фатима апа.—«йөрәгем өзелде инде, апаем, ятим калдым, нишләрмен»,— дип ачыргаланып язган иде. Аннан миңа укучы балалар Һадиның Мөхәммәтҗан турындагы бәетен укып күрсәттеләр. Елый-елый күзләрем бетте... Һади да ДАөхәммәтҗанны кулаклар үтергәнен белмәгән шул...
Фатима апаның күзләренә тагын кайнар яшь бөртекләре чыкты. Апа сөйләгән авыр хатирә безне дә моңсулатты. һәм шунда Такташның якын балачак дусты Мокамай истәлегенә багышлап язган атаклы шигыре күңелдә чагылып үтте.
Биографиясеннән билгеле булганча, Такташ 1918—19 елларда Сыркы- цыга кайтып мәктәптә эшли, китапханә оештыра, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
— Без Һади абыйны бик ярата идек, — дип сөйли Заһит Иртуга- нов. — Ул укытучыларның кайберләре шикелле коры, кырыс түгел, һәрвакыт ачык чырайлы, көлеп кенә сөйләшә. Хәтеремдә, 1919 елның кышында ул өстенә кыска пальто, башына каракүл бүрек киеп йөрде. Кулларында йоннан бәйләгән ак перчаткалар иде.
Бервакыт кышын Һади абый класска кәпәчтән генә килеп керде. Без аптырашып калдык — ничек колаклары өшемәгән дип, бүреге кая киткән дип. Ә ул аны сизмәгән инде әллә. Бүреген салам дип башына тотынса — кәпәч кенә. Көлешергә тотындык. Ул да көлә. Авыл советында калган икән, ашыкканга онытканмын, — ди. — Бар, энем, син алып кил
5 Милчә — тегермән.
56
инде, дип мнне йөгертте. Советка баргач, мин аның председатель белән бик каты бәхәсләшкәнен, ачуланып чыгып киткәнен белдем. Ә председатель ул чакта кулакларны яклый торган кеше иде. Аның турында Такташ «Протоколлар эчендә хикәя» дигән әсәрендә язып үтә бит... Нәрсә турында бәхәс баргандыр инде, мин белмим, тик Һади абый бик дәртле комсомол иде. Докладлар да сөйләп йөрде ул.
Фатима апа Яхина да укытучысын сагынып искә ала. Ул Һади Такташның укучыларга «И туган тел, н матур тел» дигән шигырь өйрәтүен, «Галиябану» көенә җырлап күрсәтүен, ата-анасыз ятим укучыларга аеруча яхшы карашлы, назлы булуын сөйли.
Узган җәй без Низам абый Яхинны очрата алмаган идек. Быел аны эзләп, ул эшли торган яшелчә бакчасына бардык. Үзенең яшел куышында чалгы кайраган арада ул безгә яраткан укытучысы Һади абыйсы турында. аңа ияреп балыкка йөрүе, урманга барулары турында дулкынланып сөйләде.
— Ул минем җырлавымны бик ярата иде. Синең тавышың моңлы, эх, укытырга үзеңне, ди торган иде. Ахырдан, Казанга баргач, мине чакыртып хатлар да язды. Тик барып булмады, әти үлеп китте дә өй хәсрәте миңа төште.
Аларның ызбалары безгә каршы гына булгангамы, гел кергәли иде. Балыкка барса, энем Шакир белән икебезне ияртә. Бервакыт балыкка баргач, безгә шигырен укып күрсәтте. Аллага, газраилга каршы сүзләр күп иде. Без шаккатып тыңлап тордык, тик содержаниесен аңлый алмадык. Шигырь укыгач, ул балык каптырып утырмады. Кайтып киттек.
Шагыйрьнең ул чордагы иҗатына азмы-күпме яктылык төшергән ис-тәлекләре белән хәзерге вакытта Мордовия өлкәсенең, Атюрьево районы Түбән Пешли 6 авылында укытучы булып эшләүче Кәрим абый Янакаев та уртаклашты.
— Минем абыем Абдулла Янакаев Сыркыдыда мәктәп советы председателе иде. Яше буенча ул Такташтан зуррак иде. Мин мәктәптә еш кына булам. Һади абыйны да ялан күрә идем. Шундый хәл хәтеремдә:
Һади абый мәктәп тәрәзәсеннән урамга карап тора. Ә мәктәп кырыендагы юлдан Мифтах мулла атына атланган да сабан тарттыра. Кырга барса кирәк. Һади абый моны күрде дә мулла ишетерлек итеп тәрәзәдән кычкырды:
«Колхуаллаһы ахат,
Мифтах мулла пошел пахать!»
Күрсәгез иде, ни булганын. Укытучылар көлешәләр. Ә мулла дөньяда ни бар — калдырмый сүгенә: «Денсез, чукынган, иблис токымы...» Шунысы шәп булды, Мифтах мулла яңадан мәктәп урамына аяк та басмады. Шагыйрь ахырдан бу мулланың исемен «Сыркыды авылы» дигән шигырендә телгә алып уза:
Бу авыл.
Монда Мифтах мулла дигән бер
Карга бар.
Ул гына түгел.
Аңардан башка бик күп каргалар, Мал өчен, корсак өчен бер-бсрсенең Борыннарын чәйнәшәләр дә алар. Сизмәсен дип хәйләбезне башкалар — Дин, — диләр.
— Алла, — диләр,
(Шәхми бабайча:
Тфү! Сабынчы марҗалар).
Шәхми бабай исеме чыккач, аның турында да ишеткәнебезне язып үтик.
6 Пешли — Такташның бала вакытта мәдрәсәдә укыган зур татар авылы.
57
Шәхми бабай чыннан да булган кеше. Ул 1918—23 елларда авыл советында каравылчы булып торган һәм 1924 елда үлгән. Такташ белән алар дуслар булалар. Шагыйрь төннәрен аның янына барган, сөйләшеп утырырга яраткан. Бабай бөтен гомерен авылда үткәргән. Бер аягына азрак аксап йөргән, трубка тарткан, телгә бай булган.
Такташ шигыре өчен әнә шул бабайның җанлы образын алган. «Сыр- кыды авылы» шигырендә дә, «Протоколлар эчендә хикәя»сендә дә шагыйрь авыл советы диварында куелган Ленин рәсемен сурәтли. Әйе, ул рәсем дә булган. Авыл картлары аны да хәтерлиләр. Ул йорттан йортка күчеп йөргән, һәм һәр йортта үзенә иң якты, иң кадерле урынны алган.
Кәрим абый Янакаев истәлегендә тагын бер кызыклы момент бар. Ул бер мәртәбә Такташны Казаннан авылга кайткач, абыйсы янында очрата. Алар әдәбият турында, шигырь язу турында сөйләшәләр.
— Такташ шунда күп кенә шигырьләрен айлы төндә язуын сөйләде. «Юрган астында фикер тумый. Ә менә тәрәзәдән айга карап утырсаң, фантазия эшли башлый. Шигырь җиңел языла. Ут алгач, уйлар таралалар. Шуңа мин шигырьләрне я төнлә язам яисә урманда бер үзем йөргәндә язам», — дип сөйләгән иде, ди Кәрим абый.
Шагыйрьнең кардәше Имля абый Такташев һәм Шәмсия апа Ирту- гановалар Такташның 1918—1919 елларда язган юмористик такмакларын хәтерлиләр:
Шакир мулланың корсагы Урал тавына охшаган, Охшамаска гомер буе Ярлы малын ашаган. Сузсаң Мәскәүләргә җитә Шакир мулла чалмасы, Ә мулланың Абдулласы — Комсомоллар алласы.
Алда искә алынган укытучы Абдулла Янакаев чыннан да мулла семьясыннан чыккай. Әмма революциядән соң семьясын ташлап киткән, комсомол җитәкчеләренең берсенә, совет агитаторына әйләнгән. Такмакта сүз шул турыда бара.
Укытучы булып эшләгәндә Такташ дәртле комсомол агитаторы булып танылган.
— Безнең комсомол җыелышлары выгонда була иде, — дип сөйли Йосыф абый Нәдершин. — Һади безгә часто гына докладлар сүли иде. Элек авыл уртасында бер лавка бар иде. Авылның спекуляны, кулагы шунда җыела иде. Һади шуларны сүгә. «Ул сволочьларны без утлы табага бастырырга тиеш», — ди иде. Ул совет председателе сайлаганда сходкада иске председательгә каршы чыккан иде. Һадины кулаклар кыйнады, дигән хәбәр дә булды. Дөресме, юкмы, белмим.
Такташ Сыркыдыдан китеп шагыйрь булып танылгач та, авылын онытмый. Җәй саен диярлек ял итәргә, эшләргә бирегә кайта. Аның күп кенә матур шигырьләре шунда язылгане Бөек Пушкин өчен Михайловское авылы, бөек Тукай өчен Кырлай, Кушлавыч авыллары иҗат һәм илһам чыганагы булып торган кебек, Сыркыды да Такташка дәрт һәм рух, яңа темалар һәм образлар бирүче бер урын булган.
Өлкән кешеләр Такташның авылга кайткач, халык арасында йөрүен, тормыш белән тирәннән кызыксынуын сөйлиләр.
1931 ел җәендә Сыркыдыда зур пожар була. Такташ бу вакытта семьясы белән авылда ял иткән. Пожарны сүндерүдә Такташ та катнашты, диләр авылдашлары.
— Соңыннан пожарның нидән чыгуын сорашып материал җыеп йөрде. Пожарның кулаклар эше икәнен белгәч, бу турыда «Янгыннар» дигән зур роман язарга уйлавын әйтте, — ди Заһит Иртуганов.

Шагыйрьнең биографлары әйтүенчә, аның архивында чыннан да бу әсәрнең («Пожар» исемендәге пьесаның) планы, аерым өзекләре саклана !.
Колхозлашу елларында Такташ авылга кайткан арада крестьяннар белән әңгәмәләр алып барган. «Мин Такташ үгетләгәч кенә колхозга кердем»,— ди Абдулла Рустаев абый. Абдулкаюм Коновалов бабай да колхозга Такташ киңәше тәэсирендә кергән. Күрәсең, «Киләчәккә хатлар» поэмасындагы /Мохтар образын иҗат иткәндә, шагыйрь авылдашларын да күз алдында тоткандыр...
Без Сыркыдыда аз булсак та, җыйнаган тәэсирләр күп булды. Матур, ягымлы авыл, аның ачык йөзле кешеләре онытылмаслык булып хәтердә калдылар. Авылда без Такташның халык тарафыннан сагынып искә алынуын, шигырьләренең телләрдә тирбәлүен ишеттек. Алар үзләренең күренекле якташлары белән чын күңелдән горурланалар. Шагыйрь бер лирик шигырендә:
Үләрмен дә,
Онытырлар дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың;
Тамбов урманнары сагыныр әле Үзе үстергән бунтарь баласын! —
дип юкка гына әйтмәгән. Аның якты образы да, моңлы һәм дәртле җырлары да халык йөрәгендә яши.
Сыркыды — Казан.