Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИТКӘНДӘ


л4выл башы. Китеп барыш.
Калды дуслар кул болгап. Юырта колхоз айгыры Камыллы кырлар буйлап.
Беренче үрне үткәч үк Сагыш урый күңелне. Инде авылның иң биек Агачы да күмелде.
Оча ирекле уйларым Алдагы көннәремә;
Эзлимен кайтыр сәгатьне Мин таныш үзәнемә.
— Эх, —димен,—шуны да белми Күпме гомерләр үткән;
Сагынуның башы айрылып Киткән минутта икән.