Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ—ЮМОРИСТ, САТИРИК


хмәт Фәйзинең «Каен себерке- ^се»XLII исемле китабында урнаш-тырылган «Эх, шагыйрь булсаң иде!» шигыре шундый юллар белән тәмамлана:
Мин әйтәм: чорга торырлык Сүзләр табылса иде.
Ул сүзләр бар, тик... кыскасы, Эх, шагыйрь булсаң иде!
Чәчәкне өзеп алсаң, ул шиңеп, табигыйлеген, матурлыгын югалта. Чын шигырь дә шулай: сүзләрне урыннарыннан күчердеңме яки аны үз сүзләрең белән сөйли башладыңмы—никадәрле генә оста сөйләмә, барыбер, әсәрнең яме күп кими. Шулай булса да бу урында әлеге шигырьнең эчтәлегенә бераз кагылып, аны үзебезчә сөйләп үтәсе килә. Әсәрдә Әхмәт Фәйзинең поэтик фикере бик ачык һәм образлы чагылыш тапкан. Әлбәттә, без шигырьдәге герой—шагыйрь образы белән автор образын бөтенләй тиңләргә, алар арасына тигезлек билгесе куярга җыенмыйбыз. Әмма бу ике образ һәм алариың омтылышлары, теләкләре арасында шактый күп уртаклыклар булуы бәхәссез.
Шигырьдә тасвирланган шагыйрь үз эшеннән һич тә канәгать түгел. Ул
XLII Ә х м ә т Ф ә й з и. Каен^ себеркесе. Татарстан китап нәшрияты. 1958. 120 бит. Бәясе 2 сум 20 тиен.
очучының кыюлыгыннан да, аңардагы сыйфатның үзендә юклыгыннан да, кырларда могъҗизалар тудыручы мичуринчы түгеллегеннән дә, зур сарайлар салучы инженер була алмавыннан да көнләшә, артист эшенә дә сокланып карын. Беркөнне ул аларньь очратып шундый сорау бирә: «Сез талантлы! Сезгә нәрсә җитми?» — ди.
Алар әйтте: «Чорыбыз шундый, Безне бит ул үстерә;
Ах, аны әйтеп бирергә Нинди көчле сүз кирәк! Шул бөек чорга торырлык Сүзләр табылса иде!
Тик нишләргә, сүзе җитми, Эх, шагыйрь булсаң иде!»
Шагыйрь, үзе көнләшеп йөри торган һөнәр осталарыннан үз эшенә карата шундый сокланулы сүзләр ишеткәч, бермә-бер үсеп, канатланып китә. Ул язучылык эшенә дә җитдирәк карый, элек язганнарын ошатмый башлый. Шагыйрь өчен ик әһәмиятлесе — «бөек чорга торырлык көчле сүзләр» табу. Шагыйрьдән халык шуны көтә. Ул сүзләр бар, тик аларны тырышып эзләргә, урынлы итеп кулланырга кирәк. Кыскасы, чын шагыйрь булу үзе зур бәхет ул. Шагыйрь ахырда шундый фикергә килә. Шигырь декларатив сүзләргә түгел, кызыклы сюжетка корылган. Героеның үзенчәлекле фикерләвең поэтик гәүдәләндерү ар-касында ул укучыда көлемсерәү, җиңел чә елмаю уята.
Үз шигыренең герое кебек, Әхмәт Фәйзи дә гади хезмәт кешеләренең б аты р л ы к л а р ы и а сокл а и ы п я шәле һәм алариың уй-тойгыларыи әсәрлә-рендә тирән итеп чагылдырырга ом-тылды. Ул бөтен иҗат көчен бөек коммунизм чорына, аның каһарман кешеләренә тиң булырлык «көчле сүзләр» эзләүгә багышлады һәм халык күңелен рухландыра торган андый сүзләр табуга иреште дә.
Әхмәт Фәйзинең мул таланты ти-мәгән бер генә жанр да юк дияргә мөмкин. Аның тынгысыз эзләнүләре, туктаусыз яңага омтылуы ул кагылган һәр жанрда үзенчәлекле эз калдырды. Сәнгать кешеләре аны сәхнә һәм музыка таләпләрен тирән аңлау-

121
чы драматург һәм либреттист итеп тапыйлар. Кии. полотнолы «Тукай» романы белэи ул татар прозасында тарихи роман жанрын баетты, үзен киң эпик колачлы язучы итеп күрсәтте. Шагыйрьләр арасында ул гади кешеләрнең «рухи диалектикасын» нәфис итеп ачуга ирешкән шигырь остасы булып санала. Тормыштагы героик күренешләрне дә ул поэма һәм балладаларында зур осталык белән сурәтләде. Күптән түгел генә басылып чыккан «Каеп себеркесе» исемле китабы аның язучылык талантының тагын бер ягын — сатира һәм юмор өлкәсендә «көчле сүзләр» таба алуын ачык күрсәтте. Шагыйрьнең сатириклык һәм юмористлык көче, әлбәттә, җыентыкка кергән әсәрләр белән генә чикләнми. Сатирик типлар яки көлкеле күренешләр, мәзәк ситуацияләр аның драма-либреттоларында да, «Тукай» романында да еш очрыйлар. Җыен-тыкка исә Ә. Фәйзинең юмористик һәм сатирик планда язылган әсәрләре генә тупланган. Дөресрәге, автор үзе исән чакта бу җыентыкны төзеп, «сатира һәм юмор дусларына, көләргә ярата торган шат кешеләргә багышлап», нәшриятка тапшырган иде. Бу җыентыгы «сатира һәм юмор дусларына» мәрхүм шагыйрь-нең зур бүләге булып калды.
Укучыны көлдертә алу язучыдан зур осталык, алай гына да түгел, талант сорый. Ә. Фәйзидә көлдертү таланты да һәм осталыгы да көчле иде. Бу хакыйкатьне аның әсәрләрен укыганда бик ачык тоясың. Вакыт- вакыт, әйтерсең, шүрәле кытыклый, шаркылдап көлеп җибәрәсең. Ва- •кыт-вакыт күңелдә тормыш ямен бозучыларга карата ачу, нәфрәт хисләре ташый. Монысы инде сатирик әсәрләрне укыганда шулай була. :Шагыйрьнең үткен таланты, үзенчә-лекле поэтик фикерләве һәрбер әсә-рендә, хәтта җыентыгының компози-циясендә дә чагыла. «Көйле бүлек .(кайберәүләр өчен көйсез бүлек)» :дип аталган бүлеккә Ә. Фәйзинең шигырь белән язылган, ә «көйсез бүзлек (көйсез булса да укыр өчен көйле .бүлек)» дип аталганына чәчмә әсәрләре төркемләнгән. Бүлек башлары ■ өчен дә автор үткен-үткен сүзләр таба алган. Җыентыкның үзенә бик килешеп торган «түбәтәе» дә бар (Ә. Фәйзи кереш сүзне шулай дип атаган). Көлү аралаш җитди итеп язылган бу кереш сүзнең эчтәлеге дә, язылу формасы да китапның харак-терына ябышып тора.
Тормыш материалы, көлү объекты төрле булган кебек, шагыйрьнең көлүе дә төрле. Ул кайчакта уйчан, тыныч кына көлә, ә кайчакта исә бөтенләй онытылып китеп, иркенләп, бөтен тавышы белән көлеп җибәрә. Аның дусларча үз итеп, шаярып көлүе дә, яки, киресенчә, ачу, ирония, нәфрәт белән көлүе дә бар. Халык дошманнарыннан көлгәндә инде шигырь юллары геройны йомшак кына сыйпап үтмиләр, ә керпе инәләре кебек чәнчиләр, яман типны «адәм мәсхәрәсе» итеп калдыралар.
Ә. Фәйзинең көлү алымнары, поэтик чаралары гаҗәп бай. Нинди генә жанрны көлү коралы итеп файдаланмый шагыйрь, нинди генә формага мөрәҗәгать итми ул! Монда безнең хәзерге әдәбият өчен үтә традицион булып киткән юмористик һәм сатирик шигырьләр, мәсәлләр дә, бик аз языла торган скетчлар, әдәби фельетоннар, дусларча шаржлар, пародияләр, үткен, мәзәк тәгъбирләр дә очрый. «Бәйге» исемле сатирик баллада да бар.
«Перестраховщик рецензиясе» исемле әсәрендә Ә. Фәйзи, рецензиягә пародия алымыннан файдаланып, чи надан рецензент тибын оста итеп күз алдына бастыра. Беренче юлларда ук рецензентның «галимлеге» ачыла башлый: «Иптәш Эсхилның «Прометей» дигән тәрҗемәсен укып чыктым. Әсәрдә Прометей дигән берәү күккә менеп ут урлаганы өчен Зевс дигән икенче берәү тарафыннан ташка чылбыр белән бәйләнеп куела һ. б. Әсәрдә күккә менеп, иясеннән сорамый ут урлап йөрүнең зарарлы факт икәнлеге күрсәтелә». Әсәрдәге мәзәк, кызыклылык рецензентның Эсхилиы хәзерге заман язучысы итеп кабул итүенә нигезләнгән. Надан Әсхапов өчен бу бик табигый. Әдәбиятчы дип йөртелгән кешенең, җитмәсә әдәби консультантның, Эсхил кебек бөек язучыны да белмәве әдәбият белән азмы-күпме та
122
ныш укучы өчен дә көлке. «Минемчә, әсәрне бастыру мәсьәләсендә ашыкмый тору мәслихәтрәк булыр,— дип нәтиҗә ясый хәсрәт консультант.—Бигрәк тә, әгәр бу эсэр’Эс- хилның беренче әсәре булса, яза төшсен, каләме шомарсын, промартель- ләр тормышыннан берәр пьеса язып китерсен, аннан күз күрер». Бу юлларны инде елмаймыйча, көлмичә укып булмый.
«Язмаган ризык»та Ә. Фәйзи шулай ук героен аның үз сөйләме аша фаш иттерү алымыннан файдалана.
Бөтен вакыйга пыяла ишек төбендә бара. 12 туларга биш минут кына вакыт калган. ДАагазин ябылган. Дөньясын онытып эчәргә яратучы бер агай ишекне ачтыру, йөз грамм аракы эчеп калу өчен нинди генә сүзләр сөйләми, нәрсәләр генә кыланмый. Автор аның кыланышларын оста итеп гәүдәләндерә. Әлеге агай жалоба кенәгәсе яки газетага язу белән куркытып та, балалары ха-кына кызгандырып та карый, язучы һәм ревизор роленә дә керә. Шушы монологы аның мораль яктан никадәр түбәнгә тәгәрәвен ачып бирә.
Ә. Фәйзинең осталыгы — үткен сүзләр, көтелмәгән чагыштырулар, үзенчәлекле һәм кызыклы ситуацияләр таба алуында. Әмма ул гына түгел. Язучыда шул вакыйгада катнашкан кешенең характерын, психологиясен аның үзенчәлекле теле аша җанландыру осталыгы да көчле. «Перестраховщик рецензиясе» пародиясендә дә, «Язмаган ризык» монологында да, «Каен себеркесе» хикәясендә дә вакыйгалар беренче заттан, монолог рәвешендә сөйләнелә.
«Улым үземә охшаган» исемле җыр да геройның монологыннан гыйбарәт. Керпе дә үз баласына йомшагым, дигән кебек, ата кешенең үз улын мактавы бик табигый. Язучы шушы табигыйлекне ала да, атаның сүзләренә башка эчтәлек сала. Сүз бала, аның сыйфатлары турында бара кебек, ә болар тик ярдәмче чаралар. Шигырь агышында (икенче строфадан ук) төп игътибар үз-үзен генә яратучы, хәйләкәр, усал, бала-сын да шундый итеп тәрбияләгән ата образына юнәлә, һәр строфа ахырында кабатланып килгән:
Улым үземә охшаган шул, Улым үземә охшаган, —
сүзләре исә шигырьнең шушы сатирик сызыгын ассызымлыйлар, сатирик эчтәлеген көчәйтәләр.
«Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы» исемле шигырь, исеменнән үк күренгәнчә, Әүхәдинең Бөек Ватан сугышына киткәндә хатыны Майшәкәр белән саубуллашу күренешен тасвирлый. Беренче карауга монда юморга бер дә урын юк кебек. Сугыш бит. Ниләр булмаска мөмкин. Гадәттә безнең әдәбиятта саубуллашу җитди, кырыс тонда сурәтләнә дә. Ә Фәйзи исә бу теманы үзенчә — юмористик планда чишкән. Бик көлкеле шигырь туган. Кызыклылык Әүхәди һәм Майшәкәрнең характер үзенчәлекләрен тасвирлаудан табигый рәвештә килеп чыга. Иң авыр, җитди сынау көннәрендә автор аларның аерылышуларын бөтен тормышчанлыгы, хәтта Майшәкәрнең фикерләвендәге, кыланышла- рындагы беркатлылыгына кадәр сурәтли. Майшәкәрне менә нәкъ шулай: ирен бик ярата, тиз кызып китә, елап та ала, шунда ук басыла да торган һәм ил алдындагы бурычын аңлый да, әмма әгәр ире үзе теләп фронтка китәсе булса, бик үк җибәрергә исәбе дә булмаган хатын итеп, «кара акылы белән» тасвирлавы әсәргә тормышчан төс, юмористик характер бирә:
— Аямыймын, Әүхәди, Берни илем өчен мин. Мин тик кара акылым белән Шуны гына төшенмим. Ялгызыңны фронтта Кем кайгыртыр, яратыр, Кем йокыннан торуга Сиңа кофе кайнатыр?
Майшәкәрнең фронтта бул га н ы да юк, ул аны үзенчәрәк — роман- тикларчарак күз алдына китерә. Аның Әүхәдие дә үз-үзен кайгыртуга бераз җиңелрәк карый торган, тормышка авыррак җайлаша торган кеше булса кирәк. Майшәкәр шуңа да аның «бомба төшеп, күзлек пыяласы ватылуыннан да» курка, кофе кайнатып эчертүче булмауга да кайгыра. Ләкин моннан тыш аның сөйләшүе

нең көлкелеге Әүхәдиен бик нык яра-туына да бәйле. Әүхәдиен чын күңелдән яратмаса, аның, өчен борчыл- маса, аерым бер вагонга да сыймаслык күп итеп юл кирәк-ярагы хәзерләр идемени ул:
— Юк, юк, — диде хатыны, — һич артыгын салмадым...
Хәтта әле куркып торам Җитәрме дип салганым. Чемоданда — юл кирәгең, Зур төендә киемең, Менә монда чәй белән Шикәр салган төенең. Саквояжга тавык белән Куырылган каз салдым, Сарык ите кило ярым. Куркам, ахры, аз салдым.
Шул рәвешчә, юлга хәзерләнгән әйберләрне санап чыгу да укучы өчен кызыклы мәзәк булып янгырый.
«Куркыныч тилеләр дөньясы» — җыентыктагы политик сатира үрнәк-ләрен автор шулай дип атаган. Капитал дөньясы, аның котырган бәндәләре— фашистлар турында язганда шагыйрьдәге ачу, нәфрәт хисе иң югары ноктасына күтәрелә. Шигырьдә хис сүз белән йөри. Шуңа да хисне, бу очракта нәфрәт- хисен, көчле итеп бирү өчен «көчле сүзләр» кирәк. Ә. Фәйзи политик сатирасында да андый образларны, ситуацияләрне муллыгы белән тапкан.
«Гитлер һәм Герострат» исемле шигырьдә Г итлериың ерткычлыгы, тарих законнарын аңламавыннан чыккан ахмаклыгы, аның моннан ике мең еллар элек яшәп, җүләрлеге белән дөньяны шаккатырган Герострат (исемен тарихка кертү өчен чиркәү яндырган бер бәндә) белән очрашып сөйләшү вакыйгасы аша бирелә. Тормышчанлык чынбарлыкта булмаган һәм булырга да мөмкин булмаган күренешне сурәтләү аша ачыла. «Бүре походы» шигырендә исә Гитлер планының ахыры комсыз бүренең үлеме образында гәүдәләнә. «Төш күрүче немец генералы турында» исемле шигырьдә дә шартлылык зур урын тота. Биредә мәзәклелек фашист генералының төш күрүен, шул төшне кызыклы детальләрдә сөйләүдән туа. Генерал төшендә диңгез төбен оккупацияли. Тавык төшенә тары керә, ди халык мәкале, шуның кебек генерал да төшендә тормыштагы авырлыкның, фашист армиясе фаҗигасының киресен күрә.
Автор кинаяле, иронияле сөйләү алымын оста куллана (халыкларны балыклар дип күзаллау һ. б.). «Балык егетләре чалбар кия белмиләр» кебек үткен, халыкчан образлар, «идән асты» сүзенең эчтәлегенә башка мәгънә оттеноклары бирү, сүз уйнату шигырьнең образлылыгын көчәйтә, баета. Чынбарлык белән фашистның хыялы арасындагы каршылык шул рәвешчә ачыла бара, генералның чын фаҗигасы да ачыграк күренә бара. Әмма шигырь төш сөйләүдән генә тормый. Төштә чынбарлык антитеза алымы белән туса, кинәт, генералның хыялын бозып, шигырьгә чынбарлык үзе килеп керә һәм генералның төшен чынга әверелдерә: кызыл йолдызлы очкыч корабны утка тота:
Генералга мач килде, Күргән төше рас килде: Ул дивизиясе белән Диңгез төбен биләде, Кыскасы, диңгез төбез ул Оккупацияләде.
Җыентык оптимистик рух, көр кү-ңеллелек белән сугарылган. Андагы әсәрләр көрәштә җиңүче батыр совет кешесенең, шат, таза көлүе булып яңгырыйлар:
Тормыш шундый кызык.
Аңа кулны сузып, Иптәш! диеп килә дәшәсе, Иптәш тормыш, гөрлә!
Синең белән бергә Кайный-кайный килә яшәсе!
Шагыйрь тормышны, халыкны яратуын үзенчә итеп әнә шулай әйтеп биргән. Аның җыентыкны шушы юллар белән ачуы очраклы түгел, әлбәттә. Тормышны яратканга, аның үсешен теләгәнгә дә ул көр, шат күңел, «таза көлү» белән көлә, шуңа да ул дөнья ямен бозучыларны «ачуланып, тешләрен шыгырдатып» яза, аларны әсәрләре белән аяусыз камчылый. Тормышка көчле мәхәббәт аның көлүендә дә ачык яңгырый, юмор һәм сатира әсәрләренең нигезендә ята.