Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӨЕК ҮРНӘК


А^агыйрь!
Син үз йөрәгеңне тиңләр өчен Нинди генә чагыштыру эзләмисең!
Я син аңа бирергә әзер таңнар көчен, Я «ул язгы яшен кебек сызыла!»
дисең.
Ташла!
Болар бар да
синең бөек халкың
Эше алдында
шундый зәгыйфь булып калды!
Ничә еллар
Авыр изге юллар белән
Ул бар дөньяны
Алып бара яктылыкка — Данко кебек!
Дошманнары явыз уйлар белән янып, Кара көеп, Тирә-якта елан кебек сырышалар, Комачауларга тырышалар, Тартышалар, сугышалар.
Ә ул атлый барысын җиңеп,— Данко кебек!
Менә, хәзер бәхет дөньясына омтылучы
Миллионнарга юл яктырак булсын өчен, Кайнар йөрәгенең тибүе Еллар аша Юл эзләгәннәргә җитеп торсын өчен, Ул йөрәген Мең чакрымга
Җир өстенә
күтәрде ул, — Планетага юлдаш итеп. Данко кебек!
Гасырларның калын урманнары аркылы Яктылыкка омтылучы кеше акылы Күрә,
тыңлый:
з. .с. ә.- № 1.
33
Көндез, төнлә
Бер дә тынмый
Сигнал бирә,
һаман тибә
Тиңсез йөрәк!
Менә, шагыйрь, сиңа үрнәк!
Ахыргача —
Синең йөрәгеңнең тибүе
Бар дөньяга ишетелеп,
Беленеп торсын,
Яктысы аның миллионнарга күренеп торсын!
Аннан —
Изге юлда янып бетсен,
Ул көл булсын
Синең йөрәк,
Данко кебек!
Халкың эше сиңа үрнәк!