Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘХЕТ ТУРЫНДА


£)әхетлеме кеше дөньяда? Ай туганда җиргә туса да, Бишегендә көлеп ятканда Күз тиярлек матур булса да, Туган җирен анам, димәсә, Анам диеп янып сөймәсә, Чишмә суын учлап эчкәндә Йөрәгендә шатлык сизмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Киенсә дә ефәк парчага, Сандугачлар сайрап торганда Гөлләр өзеп йөрсә бакчада,— Гомердә бер кайгы күрмәсә, Бер моңланып җырлый белмәсә, Бәхетсезнең зарын ишетеп, Ярдәм кулын аңа бирмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?
Бәхетлеме кеше дөньяда? Бизәкләре алтын булса да, Хөрмәтләре көмеш табакта Өстәлендә ташып торса да, Кулларында сөял булмаса, Тир тамчысы йөзен юмаса, Гомер буе икмәк ашап та, Тозлы тирнең тәмен тоймаса, Бәхетлеме кеше дөньяда?
Бәхетлеме кеше дөньяда? Тормыш юлын уйнап үтсә дә, Матур ярлар аңа үзләре Йөрәкләрен бүләк итсә дә, Мәхәббәтнең кадрен белмәсә, Үз йортына бала килмәсә, Иртә белән йөзен балкытып Атасына карап көлмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ят илләрдә рәхәт торса да, Болытларга кадәр җиткереп Асылташтан сарай корса да, Туган йортын кабат күрмәсә, Туган җиргә ятып үлмәсә, Яз көнендә чәчәк куярга Каберенә дуслар килмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?