Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕРЕНЧЕ ҺӘМ УНЫНЧЫ


.Киләчәкнең карлыгачы кебек, Юллар ачып зәңгәр бушлыкка, Увертюра булып Яңа елга, Без төзегән җидееллыкка — Хыял гына җиткән биеклеккә Менеп китте безнең ракета, Әкиятләр, тукта, таң калыгыз, күрәсезме,
Совет гербы күкне яктырта. Ил сәламен илтеп Кояш, Айга, Әйлән әйдә дөнья күгендә, Бездән иң беренче, Кояш тирәсендә
Син унынчы булып җемелдә! Озак түгел инде синең арттан Үзебезгә менеп җитәргә, Безнең темплар:
синең биеклектә, Безнең тизлек:
бүген-иртәгә!
Нурлы илдән әллә киткәнгәме, орбитаңны Кояш тирәсендә сайладың, Синең алда пәрәнҗәсен ача, Венералар, Зөһрә кызлы серле Айларың... Маршрутлар хәзер күккә илтә; Яңа эра ачты ракета.
Гүя инде Җирне Кояш түгел, Җир Кояшның үзен яктырта.