Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗӘНДӘГЕ ҖЫР

Закир Фәсхетдиновның кешедән көлә торган кызык бер гадәте бар. Үзенең чәнечкеле сүзләре белән ул күп кенә кешенең хәтерен калдырды инде. Сәер кеше: кайвакыт ул ләм-мим бер сүз дәшми, эленке-салынкы гына эшләп йөри торган булдыксыз берәр кыз янына килә дә, кулларын артка куеп, тавышсыз-тын- сыз басып тора, каты кара чәчләре чуалып маңгаена төшкән була. Шул чәчләре астыннан кара күзләре хәйләкәр елтырыйлар. Ай, ул күзләрдәге ут! Беркем күтәрә алмый ул утлы карашны. Кыймылдаркыймылда- мас кына эшли торган ялкау кыз, аның килгәнен күрми, сизми калган булса да, күз карашының авырлыгын бөтен гәүдәсе белән сизеп ала. Шуннан ул борылмый булдыра алмый. Кызның күзләре Закирның күзләре белән очрашсалар, бетте инде! Кызның бит алмалары кызыл бөр- легәнсыман ялкынланып кабыналар. Әгәр кызның усалрагы туры килсә, Закирга көрәге белән селтәнеп торф кисәге ыргыта, тыйнаграк кыз, башын аска иеп, тагын да тырышыбрак эшли башлый. Менә нинди ул Закирның күз карашы, ә теле... Зоя Хуралова Закирның бу холкын бик яхшы белә. Очлы күзле Су татар егете башкаларны мыскыллап торган чагында Зоя кыңгырау чылтыравысыман көмеш тавышы белән чыркылдый-чыркылдый көлә. Закир ярата аны, якын күрә. Ә шулай да ни булды соң әле бүген? Бүген көтмәгәндә генә кызның башына кайгы килде. Хәзер ул бер ялгызы гына калып, көндез булган хәлләрне башыннан кичерә, уйлый-уй- лый да үзен тынычландырырга тырыша. Ләкин аның уйлары, сазлыкка эләккән кешенең түмгәктән түмгәккә сикереп йөргәне кебек, бер өзлексез буталалар. Ах, Закир, Закир! Башка көннәрне син бу вакытта өй артына килеп шыкшык тәрәзә кага идең... Бүген килмәссең шул инде. Килмәсәң, нихәл итим. Әйтерсең, синдә генә тел. Зоя иреннәрен балаларсыман күпертеп, каршысында басып торган Закирны үртәгәнсыман, телен чыгара, аннары үзүзеннән шыркылдап көлә. Их, мендәргә капланып, туйганчы бер елыйсы иде. Ләкин күздә яшь юк. Нигә болай булды соң әле бу? Бар иде заманнар, өй артына килер иде дә эштә бирчәеп беткән таза бармаклары белән тәрәзәгә чиертер иде. Тимер кебек каты ул бармаклар кызга мамык кебек йомшак булып тоелыр иде. — Закир килгән, Закир килгән,—ди торган иде ул, елмаеп. Чәйнектә чәй дә кайнап чыкты инде. Көзге көн булганга, өй эче бик тиз караңгылана башлады. Нишләргә соң? Зояның берни дә эшлисе килми. Гадәтенчә комбинезонын салып куйды, юынды, зәңгәрсу ефәк күлмәген киде, чәч талымнарын бер сүтеп, бер үрә башлады. Боларның 57 З 58 барысын ул үзалдына, гадәт буенча этләде. Юк, бүген аның беркая да барасы юк, берни турында да уйлыйсы юк. Әнә чәй дә кайнап чыкты инде. Закир иң беренче килүендә Зоя янына Петя-машинист белән килгән иде. Чуваш егете Петр Исаев торф чыгару предприятиесендә паровоз йөртүче булып эшли, узкоколейкада торф төягән поездларны йөртә. Ул^аларны участоктан электр станциясенә алып бара. Җирән чәчле, чибәр ^генә йөзле егет ул. Биредә аны бөтен кеше Петя-машинист дип кенә йөртә. Моңарчы ул Закир белән бик дус иде. Эштән соң алар еш кына бергә булалар. Әгәр клубка барырга җыенсалар яки Идел буена ял итәргә чыксалар, икәүләп Зояны алырга керә торганнар иде. Закир алдында Петя-машинист күп сөйләшми, гаҗәпләнгән күзләре белән Зояга кызыгып карап тора, ә Закир берәр төрле чәнечкеле сүз әйтсә, балаларча дөнья яңгыратып көлә иде. Язын, ничек алай булгандыр, Закир Зоя янына үзе генә йөри башлады. Закир белән Петя-машинистның кычкырышулары турында да ишеткән кеше булмады, Зоя үзе дә аларның бер-берсенә тупас дәшкәннәрен ишетмәде. Торф предприятиесендә эшләгәндә Петя-машинист аны үзенең кечкенә генә паровозы, шул паровозга тагылган вагоннары белән: -- Хәерле көн, Зоя! —дип каршы ала торгаң иде. Яшь егетнең күңелендә нинди уйлар барын кем белсен. Петя-машинист буй җиткән егет булса да, Зояга әле ул һаман җиңел акыллы бер малайсыман күренә иде. Шуңа күрә, аның янына Закир ялгызы гына йөри башлагач, Зояның моңа бер дә исе китмәде. Аннары тар гына сукмак буйлап өчәүләп баруы да кыен. Ә бер-берсен өзелеп яраткан егет белән кыз өчен тар сукмаклар да киң булып, якты булып күренә. Киң һәм якты юл... Ә менә хәзер бүлмәдә караңгы. Чәй дә кайнап чыкты. Закир чәй ярата иде. Тәрәзәгә килеп әкрен генә бер шакылдаттымы— Зоя аның тавышына тәрәзәгә килеп башын чайкап ала да: — Әйдә, кер инде булмаса, — ди торган иде. Закир керә, күзләрендә очкын. Әйтерсең, мең шатлык балкып чыккан: — Сәлам, Зуя җан! — Кызның ике иңеннән кочып алып, күзләренә төбәп карый. Чувашстанның көньяк районнарыннан килгән бу татар егете русча да, чувашча да әйбәт сөйләшә. Тик Зояның исемен генә бераз бозып Зуя дип әйтә. — Мин Зуя түгел, Зоя, Зоя, — ди чуваш кызы, татар егетенә бармак яныйяный. Андый чакларда Закир шаркылдап көлә. Тип-тигез булып ап-ак тешләре күренә, күзләрендә уйнаган чаткы тагын да катырак кабына. — Нихәл итим соң, телем каты бит,—ди ул, юри кайгыга төшкән булып. — Гафу ит инде, Зуя, шулай да исемең бик ошый миңа. Зоя стакан белән аңа чәй китерә. Закир дәшми генә чәй эчәргә тотына. Шикәрне ул чәйгә салмый, тел очына гына сала, стаканнан чәй уртлап, иреннәрен чапылдатып куя. Бер стакан эчеп бетерә дә, авыр гына көрсенеп, кызның күзләренә төбәлә. Зоя аның стаканына тагын чәй агызмакчы була, ләкин егет стаканны куллары белән каплый. — Тукта әле, Зуя,—ди ул кызның исемен бик авыр көрсенеп күкрәгеннән чыгаргандай, — минем исемем Закир бит, беләсеңме? Безнең икебезнең дә исемнәребез бер хәрефтән башлана: Зуя — Закир. Минем фамилиям Фәсхетдинов, синеке Хуралова. Алфавитта янәшә торалар. — Шулаймыни? Хәйләкәр егет икәнсең син. Синең фамилияң алфавитта минем фамилиямнән алдарак тора, эштә дә син гел алга чык- макчы буласың, — дип бармак яный Зоя. 59 — Шулаен шулай да, ләкин хикмәт анда түгел, — ди Закир, кызның кулларыннан тота, җилкәсеннән ныграк коча. — Төп мәсьәлә, беләсеңме, нәрсәдә. Төп мәсьәлә халыкара хәлләрне җиңеләйтүдә, — Закирның күзләре хәйләле елмаялар.—Дөньяда ялгыз-ярым яшәү кыен... менә шул халыкара хәлләрне җиңеләйтеп булмасмы дим. Зоя кып-кызыл булып кызара. Зәңгәр күзләрен бәхет хисе баса, йөрәге сулкылдап тибә башлый. Үзе авыз ачып бер сүз дә әйтми. Пешкән чия кебек иреннәре әкрен генә елмаялар. Егет тә сөйләвеннән туктый, Зояга төбәлә, аның өчен Зояның елмаюыннан да кадерлерәк нәрсә юк. ... Зоя инде, күңелемә бер егет ошый дип, әнисенә дә язган иде. Тик аның татар егете икәнен генә әйтмәгән иде, аннан соң энесе Бориска бу турыда әйтмәскә кушкан иде. Аннары Петя-машинист турында да хатта бер сүз дә юк иде. «Яхшы эшләгән өчен миңа аерым бүлмә бирделәр, — дип язган иде Зоя үзенең хатында. — Бүгеннән башлап мин инде тулай торакта тормаячакмын. Квартир үземнеке. Акчага аптырамыйм, эшләгәнем бар нәрсәгә җитә. Аннан соң безнең торф предприятиесендә ай саен диярлек бүләк акчасы биреп баралар. Безгә дә тия андый акча. Бу айда алган акчама яңа туфли сатып алдым, үземә зәңгәр ефәк күлмәк тектердем. Ләкин теге егет минем ул күлмәгемне яратмады. «Сиңа чуваш киемнәре күбрәк килешә»,—дигән була. Оныта язганмын икән: мондагы кызлар колакларына алка киеп йөриләр. Мин дә йөз илле ике сумга алтын алка сатып алдым. Акчаны күп бетерә икән дип ачулана күрмә. Шушы хат белән сезгә дә ике йөз сум акча җибәрәм. Алу белән хат язарсыз. Тиздән бездә торф чыгару сезоны бетә. Бәлкем, шуннан соң икәү кайтып килербез әле. Аларның авыллары бездән бик ерак түгел. Их, аның нинди әйбәт кеше икәнен белсәгез иде! Шаяртып көләргә ярата ул үзе болай. Анысы гына аның берни түгел. Без үзебез дә авыз ачып тормыйбыз. Бориска миннән бик күп итеп сәлам әйт, тик минем хатны аңа укытма!..» Бу хатны, гүя кичә генә язгаисыман, Зоя баштан азагына чаклы хәтереннән үткәрде. Күңелен борчулы уйлар биләп алды. Бүген көндез булган хәлләр өчен ул Закирны түгел, үзен гаепләде. — Нишләдем мин, нишләдем?—диде ул үз алдына. Аяк өсте торып басты. — Закирга барыйм микән әллә?—дигән уй башыннан узды. Юк, ярамый, кыз башың белән егетләр алдына барып гафу үтенеп йөрүнең гарьлеге ни тора. Нишләргә соң? Бу бәладән ничек котылырга? Кызның күңелен төрле уйлар борчый. Әле алар кара болыт булып ябырылып киләләр, әле күктәге кояш кебек балкып кабыналар. Шушы борчулары вакытында Зоя бала чагында әнисеннән ишеткән бер вакыйганы хәтерләде. Әнисе аны елый-елый сөйләгән иде. ... Элекке заманда алар белән янәшә ятим бер малай яшәгән. Исеме Хәлип булган. Әти-әнисе авырып үлгәннән соң, аңа калган бердәнбер байлык — җимерелергә торган кечкенә генә бер өй булган. Ачтан үлмәс өчен ул байларга ялланып эшләгән. Авылдан авылга йөреп җир сөргән, печән чапкан, урак урган. Бервакытны шулай каңгырып йөргән чакта аңа татар авылында булырга туры килгән. Ул аз-маз хәл алгач, кеше кебек көн итәрлек малмөлкәте булгач, үзе кебек бер кызга өйләнеп тормыш кормакчы булган, ләкин аңа авыл кызлары әйләнеп тә карамаганнар. Шуннан соң ул ялланып эшләп йөргән чагында бер татар кызына өйләнгән. Бу кыз да ач-ялангач үскән ятим булган. Башта алар тату гына торганнар. Ичмасам, йортта бер аяклы мал булыр дип, асрамага бер кәҗә алганнар. Бер җан башына тигән җирләрен атлы кеше белән уртакка сукалап чәчкәннәр. Без дә бервакыт атлы булырбыз әле, дигән Хәлип. Хатыны Зәйнәп ирләр эшли торган барлык эшләрне эшләгән. Ире белән бергә урак урган, ашлык суккан. Кайчан 60 да булса без дә кеше төсле торырбыз, дигән уй Зәйнәп белән Хәлипнең күңеленә бик нык кереп утырган. Ләкин көтмәгәндә авылда үләт чире таралып, бик күп кешеләрнең сыерларын кырып киткән. Авыл куштаннары,шул чагында бөтен гаепне Хәлип белән Зәйнәп өстенә аудар: аннар. Хәлип алланы онытты, татар кызына өйләнде, дигәннәр алар. Гаепне кем өстенә булса да аударырга кирәк бит. Бигрәк тә Зәйнәпкә авыр килгән. Имансыз татар, имансыз татар дип, аны адым саен мыскыл иткәннәр. Суга барса, хатыннар көянтә белән куып җибәргәннәр, урамнан узса, олылар малайларны котыртып өстенә таш аттырып калганнар. Зәйнәпкә бөтенләй көн беткән. Моны күреп Хәлипнең йөрәгенә кан сауган. Нишләргә? Башка әмәл калмагач, бу ике бәхетсез җан, туган җирләрен ташлап, Себер якларына күчкәннәр... Әйе, элекке заманда бер милләт егетенең икенче милләт кызына өйләнүе кыргый бер нәрсә булып саналган. Хәзер инде андый гадәтләр юк, әмма шулай да, Зоя әнисенә язган хатны хәтерләсә, әллә ничек үзалдына уңайсызланып китә. Нигә турыдан-туры болан дип язмаска иде: «Минем күңелемә ошаган егет—татар егете. Мин аны яратам»,— димәскә иде. Нигә моны туган әнкәмнән яшерергә инде? Минем күңелемдә шул иске гадәтнең начар шаукымы калган микәнни әле? Юк, Зоя әнисеннән бернәрсәне дә яшерергә теләмәде. Ул бары тик бер нәрсәне генә белергә: Закирның сөюе чынмы, түгелме икәнен генә белергә теләгән иде, үзенең сөюе дә чынмы, түгелме икәнен тикшереп карамакчы иде. Инде сөюләренең чын икәненә, гомерлек икәненә ышанса, ул бу турыда әнисенә генә түгел, бөтен дөньяга, бөтен кешегә әйтергә әзер иде. «Нәрсә юкны лыгырдап утырам соң әле мин? Нәрсәдән шикләнәм соң әле мин? Закир мине ярата, мин дә аны яратам, элеккедән дә ныграк яратам әле», — дип уйлый Зоя. Чын мәхәббәт яшен кебек һавада бер генә сызылып үтми, бер кабынса, мәңгелек ут кебек, гашыйкларның йөрәкләрен яндырып тора. Зоя үзләренең мәхәббәтләрен нәкъ әнә шундый дип уйлый. Аның өчен башка мәхәббәт юк та, булуы мөмкин дә түгел. Бу мәхәббәтне сүндерер өчен йөрәкне күкрәктән алып ташларга кирәк. Моны эшләп буламыни? йөрәккә син дөрес эшләмисең дип әйтеп буламыни? Җирне кояш җылыткан чакта, Зояның йөрәген бары тик бер генә мәхәббәт, бер генә зур мәхәббәт җылытып торачак. Ә нигә Закир килмәде? Чынлап та үпкәләде микәнни? Их, Закир, Закир! Үпкә саклап йөрерлек бернәрсә дә булмады бит әле бүген. ... Әгәр дә бүген көндез булганнарның барысын онытып булса, Зоя онытыр иде, гафу итәргә мөмкин булса, гафу итәр иде, әгәр үзе гаепле булса, гафу үтенер иде. Башында өзлексез чуалган уйларны куып чыгарырга теләп, ул бүгенге көнне иртәдән башлап кичкә кадәр күңеленнән кичерергә тырыша. Нәрсә булды соң? Бүген ул бар көнгә караганда да күбрәк эшләргә теләгән иде. Шуңа күрә таң беленер-беленмәстә үк эшкә килгән иде. Фрезерлы тракторда төнге сменада эшләүче Сима исемле кыз әллә күнекмәгәнгә, әллә ялкау булганга, нормасын чак-чак кына тутырып бара иде. Дөресен генә әйткәндә, Зоя үзе дә сезон башында аннан артык эшләмәде. Ни өчендер быелгы сезонга кадәр торф чыгару предприятиесендә кызларга тимер көрәктән башка • механизмны ышанып тапшырмыйлар иде. Ә эшчеләр арасында кызлар күбрәк иде. Шулай да тракторларны егетләр йөртә, вагоннарга торф төяүче краннарны һәм транспортерларны егетләр эшләтә. Канау казучы машиналар да егетләр кулында. Дөрес, кызлар арасында бригадирлар да күп. Ләкин Закир кебек ачы телле егетләр аларны «көрәклеләр гаскәренең командирлары» дип кенә атыйлар иде. 61 Быелгы сезон башында торф чыгару предприятиесенә бик күп яңа машиналар кайтты. Исемнәре аерым хәрефләр белән генә билгеләнгән бу машиналарның үзләрен күрсәң, котың чыгып калыр. Ничек аларны нәфис куллы кызларга ышанып тапшырасың! Мәсәлән, балчык чүмерү машинасы торф массасын үзе чүмереп ала да, аннан аларны кирпеч- кирпеч итеп киптерү өчен үзе тезеп куя. Ә «УБК-4» дигән машина бу кирпечләрне җыеп әрдәнәләргә өеп бара. Искиткеч машиналар. Алар төсле машиналар дөньяда да юктыр. Быелга кадәр тракторларда эшләгән егетләр бу машиналар кайткач ук шуларга ташландылар. Хәзер инде алар кызларга караганда булдыклырак булып күренәләр. Ә Закир үзенең тракторын Зояга тапшырды. — Менә, Зоя, кара аны, бу агрегатта мин ике ел эшләдем, әйбәт машина. Син дә әйбәт эшләрсең дип ышанам,—диде ул, күзләрен очкынландырып. — Ярар, Закир, һәрхәлдә синнән калышмабыз, — дип җавап бирде кыз. Дөрес, Зояга сазламыкка батып берничә тапкыр күз яше дә түгәргә туры килде. Ләкин ул моны беркемгә дә күрсәтмәде, — күзләрен яулык белән каплап алды да тешләрен генә кысты. Яңгырлы көннәрдә егетләр билдән пычрак ерып йөргәннән соң кич белән «йөрәкне җылытып алыр өчен» йөз иллешәр граммны кагалар иде. Кызларда андый гадәт юк. Закир да моны бик өнәп бетерми. — Комсомол йөрәге башка ялкын белән җылына,—ди ул елмай- мыйнитми. — Аракыдан кан сыеклана, шуңа күрә авыру тизрәк эләгә, — дип тә өстәп куя. Әйбәт егет ул Закир. Аның белән чагыштырып караганда Петя-машинист җиңел акыллы бер малай булып кына кала. Армиядән кайткач Закир, озын-озак уйлап тормыйча, иптәш егетләре белән торф чыгару предприятиесенә килде. Зоя аны беренче мәртәбә менә шунда күргән иде. Закирның чәчләре кара, гүя әле генә кисеп алынган торф кирпече диярсең, күзләре очкынланып кабына, ә тешләре ике рәт итеп тезелгән асыл ташлар кебек. Их, сөйләрең бармы, алтын егет. Ләкин нәрсә булды соң бүген, ни булды? Зоя бүген иртә таңнан участокка чыкты. Үзәнгә томан төшкән иде. Зояның башына килгән беренче уй төнге сменада эшләгән Симага булышу иде. Тракторын җентекләп карап, чистартасы җирен чистартып, ныгытасы гайкаларын ныгытып, көнгә ике нормадан да ким бирмәскә дигән уй белән эшкә тотынды. Әнә Закирны кара, торф чыгару машинасында һәр рейс саен мең җиде йөз, мең сигез йөз кирпеч кисеп бара. Көн буена ни тамаша эш башкара. Юк, Зояның да Закирдан калышасы килми. Аларның участоклары бер-берсе белән янәшә генә. Зоя Закирның эшләгәнен гел күзәтеп бара. Егет тә кыздан күзен алмый. Бер сүз белән әйткәндә, гашыйклар арасында шундый кайнар ярыш бара, ул ярышны бернинди кәгазьгә дә язып бетерү мөмкин түгел. Петя-ма- шинист та үзенең поездын торган саен кызурак йөртә. Дуслар белән дуслар ярыша. Профсоюз әле бу ярышларны белми, аңламый. Бары тик бергә эшләгән иптәшләре генә кайдадыр күңел түрендә ярыш барганын сизенәләр, ләкин әле кемгә дә булса бу серне ачып бирергә ашыкмыйлар. Сезоннан соң туй булырмы, башка бүтән нәрсә килеп чыгармы — көтәләр әле. Менә сиңа туй!.. Закир әйтмешли, халыкара хәлләр бозылды да китте. Симаны өйгә кайтарып җибәреп, тракторны җентекләп караганнан соң, төзәтәсе җирен төзәткәч, Зоя эшенә тотынды. Томан да таралды инде. Көз булуга карамастан, кояш та әйбәт кенә кыздыра башлады. Төш вакытына кадәр Зоя әйбәт кенә эшләде. Аның тракторы, фрез- ларын тиз-тиз йөртеп, шактый күп торф чыгарып өлгерде. Петя-маши- 62 нист, ерак участокка оарган җиреннән кайтышлый Зоя белән тигезләшкәч, кызны сәламләп озын бер гудок кычкыртты. Аның паровозы үзе кебек кечкенә, тавышы да нечкә иде. Бәлки, әле ул үзе дә берәр сүз әйткәндер, ләкин Зоя ишетмәде, Петя-машиипстның фуражка болгавына җавап итеп кулын гына селтәде. — Әйдә, алдыца кара, атыңны куала, мактанчык Петя,—дип уйлады ул, үзалдына елмаеп. Төш вакытында тракторыннан төшмичә генә өйдән алып килгән йомыркалар һәм помидор белән тамак ялгап алды. Тиздән аңа, эстакада аркылы чыгып, башка урында эшен дәвам итәргә туры килде. Башка көннәрне дә бу урыннан тракторлар уза иде. Закир да үзенен торф чыгару машинасы белән шушыннан узган иде. Ул чагында бернинди бәхетсезлек тә килеп чыкмаган иде. Өченче көн көне буе яңгыр яуды. Бүрәнәләр түшәлгән җир тәмам епшегән, күрәсең, нәкъ менә Зоя узган чагында гына трактор җиргә иңә башлады һәм борыны белән пычракка төртелде. Зоя тетрәнеп китте. Тиз генә янәшә яткан бүрәнә өстенә сикереп төште. Ләкин монда бер генә минут та туктап торырга ярамый иде! Ярый әле моторны сүндермәде. Тиз генә машинага менеп утырды да бөтен кечкенә рычагны каерып тартты. Куәтле машина баһадир гәүдәсе белән алга омтылды, ярсып үкерергә тотынды. Аннары салкын тидергән кешесыман бер төчкереп алды да бөтенләй тынып калды. Зоя елап җибәрергә әзер иде. Маңгаеннан агып төшкән тирләрен комбинезон җиңе белән сөртеп алып, тирә-ягына күз ташлады. Әнә Закир үзенең машинасында җай гына эшли, әйтерсең, дөньяда бернәрсә дә булмаган. Әнә киптерелгән торф әрдәнәләре янында Петя-маши- нистның озын составы тора, тиздән, мөгаен, әрдәнәне төяп бетерерләр. Нишләргә? Якын-тирәдә булышыр кеше дә юк. Еракта-еракта очсыз- кырыйсыз уйсулыксыман торф участогы сузылып ята. Шул инде, машиналар күбәйгәннән соң, кешеләр үзән эчендә бөтенләй югалып калдылар. Нишләргә икәнен белмичә, Зоя тракторына борылып карады. Ә бит трактор узган яктан эстакаданы сүтеп алырга мөмкин. Аннан бүрәнәләрне суырып алырга да тракторның тәгәрмәчләре астына тыгарга. Кыскасы, тракторның алдына яңа эстакада салырга кирәк. Кыз кинәт сөенеп куйды. Беренче бүрәнәне суырып алып, тракторның тәгәрмәче астына илтеп салды. Шул рәвешчә берәмләп ташый- ташый трактор алдына күпер җәя башлады. Бәлки, инде җитәр дә? Тракторын кабызды. Ләкин беренче бүрәнә кинәт югары күтәрелеп, икенче башы белән машинага килеп бәрелде. Менә бәла. Моторны ватмадымы икән? Юк, капот калаен гына яньчегән. Зоя бөтен көченә машинаны бу баткактан алып чыгарга тырыша. Трактор ярсыган ерткыч кебек үкерә, ләкин бер карыш та алга китми. Эше белән мавыгып, Зоя трактор янына Закиры килгәнен дә сизми калды. Петямашинист та, эстакадада бәла килеп чыгуын күреп, поездын туктатты. Зоя ничектер сизенеп, кабинадан артка борылып карады. Кинәт якында гына Закирның басып торуын күрде. Петя-машинист та, паровоз тәрәзәсеннән башын тыгып, кызга карый иде. Ләкин Петя да, Закир да ләм-мим сүз дәшмиләр иде. Зояның йөрәгендә кинәт ут кабынды, ул кинәт бөтен көченә газ бирде. Мотор ярсынып бер дулады да шартлап сүнеп китте. Эх, Закирның бу чәнечкеле күзләре. Сүзсез генә басып торса, әле бер хәл иде. Ак тешләрен күрсәтеп елмайды да мәсхәрәле тавыш белән әйтә куйды: — Ничек лиләр әле, чувашларның туенда ничек җырлыйлар? 63 Килерме икән килен? Килерме икән килен? Без китәбез өйгә, Без китәбез өйгә, — диләрме? Ул гынамы! Петя-машинист Закирның җырын шундук куәтләп алып китте: Их син, курчак килен, Зоя курчак килен. Нигә чибәр син шулай, Ничек матур син шулай? Әйтерсең, түбәләмә тулган савытка яңадан бер тамчы су өстәделәр. Мондый мәсхәрәгә ничек түзеп тормак кирәк? Зоя тракторыннан ничек сикереп төшкәнен, пычырак торф кисәген ничек атып бәргәнен сизми дә калды. Тукта, нәрсә бу? Закир нигә һаман көлеп тора? Әнә җиңе белән битенә ябышкан пычракны сөртә, ачуланмый, елмая: тешләре элеккедән дә аграк булып күренә. Битеннән балчыкны сөртеп бетергәч, берни булмаган кебек, Зоя янына килде. Петя-машинист шаркылдап көлде, озын итеп гудок бирде: янәсе, хуш, сау булыгыз, үз җаегызны үзегез карагыз! — Зуя җан, — диде Закир әкрен генә, кызның җилкәсенә кулын салып. — Син пычырак белән дә шаяра беләсең икән, белми йөргәнмен икән... Зоя дәшми. Ул башын тракторның моторына куйган, җилкәләре сикерә. Моны күреп егет тә шаяртуыннан туктады. ... Зоя берничек тә акылына сыйдыра алмый. Каян килеп чыкты бу, ничек булды бу? Алар арасында берни дә булмады кебек, Закир аңа баткаклыктан тракторны алып чыгарга булышты. Ләкин алар трактор белән кайнашкан арада бер-берсенә авыз ачып бер сүз дә дәшмәделәр. Зояның тракторы корсагы белән сынык бүрәнә өстенә туры килгән иде. Моны беренче булып Закир күреп алды. Тракторга менеп утырды да машинаны артка чигерде, бүрәнә җай гына үз урынына ятты. Аннан соң алга бару рычагын тартты, машина алга китте. Шулай да Закир нуры качкан күзләре белән Зояның йөзенә карады да: — Мондый вакытта рәхмәт әйтәләр кешегә,—диде. Зоя моңа да берни дип җавап кайтармады. — Ярар, — диде Закир һәм, башын түбән иеп, үзенең машинасы янына китте. Ике гашыйкның йөрәгендә янган ут шулай сүнеп калыр микәнни инде? Тукта, нәрсә бу?.. Кемдер тәрәзәгә чиртә түгелме? Зоя караңгы тәрәзәгә таба борылды. Әйе, тәрәзә артында кемдер бар шикелле. Кызның йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ул чак кына: «Закир!» — дип кычкырып җибәрмәде, ләкин тәрәзә янына килеп, ни уйлаганын белештермәстән, пәрдәне тартып куйды. йөрәген әрнү уты биләп алды: нишлим мин, тилердемме әллә? Читлектә озак ятудан тарыккан кошчык кебек йөгереп урамга чыкты. Әйләнә-тирәгә күз салды. Беркем дә юк иде. Шул мәлне өйнең почмагыннан кыска буйлы бер кеше шәүләсе күренде. Петя-машинист түгелме?.. Юк, ул ялгыз гына булмаска тиеш. Зоя аның башы аркылы караңгыга төбәлде. Петя-машинист моны аңлап алды бугай, әкрен генә көлеп җибәрде. Кызның йөрәге тилпенеп куйды. Хәзер ул авыр күз карашы белән Петя-машннистка төбәлде. Бу кыска буйлы егет башка көннәргә караганда әйбәтрәк киенгән бугай бүген. Кара пиджак астыннан ак күлмәге күренеп тора. Күлмәк изүен ачып җибәргән. Ба- 64 шында уч төбе кадәр генә кепка, ә кечкенә күзләре мәче күзесыман елтырыйлар. Кызның тишәрдәй булып каравын күреп, ул көлүдән туктады. Әллә әйтер сүз тапмыйча, әллә дәшми торуны уңайсыз санап, Зоя янына килде, кинәт, кабаланып: — Сезнең татар егете белән эшегез очланды шикелле,—диде. Зояның тәннәре чымырдап китте. — Нинди татар егете?—диде ул. Петя елмаерга тырышып карады. — Соң, мин үзем күрдем ич бүген. — Их син, адәмчек! Нинди караңгы баздай килдең син монда? Ахмак'. /Маймылдан кай җирең артык синең? Күгәргән тимер ич син!—- диде Зоя һәм, нишләгәнен дә белмәстән, йөгереп өйгә кереп китте. Петя-машинист аның артыннан нәрсәдер кычкырды бугай, ләкин Зоя аны ишетмәде, ишетергә дә теләмәде. Өйгә керү белән ут кабызды. Аны шундук сүндерде. Кая барырга? Кем белән сөйләшергә, кемгә күңелдәге борчуны ачып бирергә? Бәлки, хәзер үк Закирны эзләп табарга, аның белән аңлашырга, бөтен шик- шөипәләрне аңа ачып бирергә кирәктер. Әнә бит буш куык Петя-машинист ничек уйлый икән!.. Кая барып бәрелергә белмичә, ишеген бикләргә дә онытып, урамга чыкты. Бала кебек җиргә ятып үксеп елыйсы килә иде. Менә хәзер йөрәгендәге кайгыңны әниеңә сөйләп бирсәң иде, ләкин әнисе ерак шул. Юлга-мазарга карамый, турыга ярып, поселоктан чыгып китте. Юлсыз, сукмаксыз урыннардан урман буйлап бераз каңгырып йөргәч, текә яр читенә килеп чыкты. Идел ярында аның күңеле бераз тынычлангандай булды. Ләкин Петя-машцнистның әйткән сүзләре аның йөрәгендә кабат әрнү уятты. «Димәк, татар егете белән очланды шикел ле?» Әгәр Закир да минем көндезге юләрлегемне Петя-машинист кебек аңласа, ул чагында нишләргә? Зоя бу уңайсыз уйларыннан арынырга теләп: «Юк, аның булуы мөмкин түгел», — ди, өметен өзми. Ләкин шундук күңеле кабат ярсып кабына. Каян килә Петямашинист кебек җилкуар егетләр. Җитмәсә, Закирны дустым дип йөри бит әле. Әнә ничек икән аларның дуслыгы. Идел ягыннан салкынча җил исә. Әйләнә-тирәдәге тын урман үзенең саф һавасы, төнге матурлыгы белән гүя кызның әрнүле йөрәгенә дәва булырга тели. Иделнең уң ярында төн карасын ярып шәһәр утлары күренә. Алар, гүяки, җемелди-җемелди кызның күңелен яктыртырга, яңартып җибәрергә телиләр. Зоя, әйтерсең, үзенең туган шәһәрен беренче мәртәбә күрә. Җан әрнеткеч уйлары шушы искиткеч күренеш алдында ничектер кечкенә булып калалар, Идел ягыннан искән җил белән еракларга китеп таралалар. Аның күңелендә үзеннән-үзе якты уйлар кузгала. Әнә теге текстиль комбинатында, утлары бик ерактан ук күренеп торган әнә шул комбинатта Зоя кебек үк чуваш кызлары эшлиләр. Алар әле авылдан күптән түгел генә килделәр. Ә Зоя инде монда күптәннән бирле эшли. Биш ел ул торф чыгару предприятиесенең «кө‘рәкчеләр гаскәрендә» хезмәт итте. Торф исенә төшкәч, йөрәк ярасы кабат кузгалып, күңелен сагышлы уйлар баса. Ничектер башын тутырып, авырттырып торган уйлардан котылырга теләгән шикелле, ул яулыгын шудырып җилкәсенә төшерә. Ах, Закир, Закир! Нишләдем мин? Әниемә нәрсә дип язармын инде мин?.. Кайдандыр радио тавышы ишетелә. Поселок клубыннан ахры. Тукта, бу нәрсә? Чувашча җырлыйлар түгелме? Дөрес, чуваш халык җырларын җырлыйлар. Каян тапшыралар соң бу концертны? Кулын сузып сәгатенә карый. Шәһәр утлары яктысында сәгать телләре аермачык булып күренә. Әле сәгать сигез дә юк. Ә көн караңгы- ланган инде. Менә көз дә килеп җитте. Тиздән сезон ябылыр. Ә сезон ’•ябылгач... Нәрсә соң бу? Радио. «Килерме икән килен?»-дигән көйне уйный бит. Бирегез безгә мәһәр, Бирегез безгә мәһәр. Бирегез шундый мәһәр, Арба сыгылып килсен. Иксез-чиксез үзәнлек өстеннән йөрәк тетрәтеп җыр агыла — чуваш халык җыры. Төш түгел микән бу, дип уйлый Зоя. Юк, төш түгел, өн бу. Идел ягыннан искән җилне дә, саф һаваны да яхшы сизә кыз. Шәһәр утлары белән ярышып җемелдәшкән көзге эре йолдызларны да бик яхшы күрә. Була бит кеше тормышында шундый искиткеч минутлар. «Килерме икән килен?»—дин үзалдына сөйләнеп куя Зоя. Әйтерсең, ул кем беләидер бәхәскә керә. Килерме әле килен, юкмы, күрербез, ди ул. Шул сүзләрне әйтеп бетерү белән артына борылып карый һәм кинәт... бу ни тамаша? Закирны күреп ала. — Закир? — Мин... — Ничек син? — Менә мин инде... мин... Гадәтемчә сезнең өйгә барган идем... Син анда Петя-машинистны бик нык ачуланып ятасың икән. «Менә шул... синең урманга, Идел ягына кереп киткәнеңне күрдем дә... Борчулы кешенең кайчагында ялгыш юлдан кереп китүе мөмкин, дидем. — Их, Закир, Закир, нинди ялгыш юл ди инде ул? Зоя күңеленнән ташып чыккан хисләрен тыеп кала алмыйча, егетнең киң күкрәгенә башын куя. Закир үзенең авыр кулын кызның җилкәсенә сала. Шул минутта аларның икесенә дә ничектер рәхәт-рәхәт булып китә. Аннары Закир кызны ике иңеннән тотып, шәһәр утларына таба бора, бик озак кызның йөзенә карап тора. — Синең алтын алкаларың шәһәр утлары яктысында нинди матур ялтырыйлар, синең күзләреңдә шул ук утлар чагыла,—ди ул ншетелеришзтелмәс кенә. — Сизәсеңме, Зуя җан, бу утларны без бирәбез бит. Торф чыгаручылар! Без икәү! Менә бит ничек ул! Ә син... Кыз егетенең кочагында хәйләкәр генә елмаеп куя. — Килерме икән килен, юк микән дип җырламассыңмы инде? — Нигә җырламаска? Менә сезонны гына бетерик, бөтен үзәнне яңгыратып җырларбыз!.. Г а р н ф Ахунов тәрҗемәсе.