Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙӨРӘКЛӘР СЕРЕ

Икенче көнне без тауга менә алмадык — төшке аш вакытында очрашкач, Зөһрә ханым, башым авырта, кәефем юк, дип зарланып торды. Иреннәре агарган, күз төпләре уелган, ә үзе күңелсез — боек иде. Мин, билгеле, аңа кәефе яхшырганчы беркая да чыгып йөрмәскә киңәш бирдем. Буш вакыт әрәм үтмәсен өчен, күптән уйлап йөргән бер теләгемне үтим дип, төшке аштан соң шәһәр музеена киттем. Барган бер шәһәремдә мин музейларны карамыйча калмый идем, чөнки һәр җирнең музее тарих белән эш иткән кешегә бик күп яңа материал бирә торган иде. Бу кечкенә курорт шәһәренең дә музее шактый бай булып чыкты. Тарих бик борыннан башланган. Биредә моннан бик күп мең еллар элек бу тирәдәге тау тишекләрендә яшәгән кыргый кешеләрнең тормыш эзләрен күрәсең. Биредә, залдан-залга күчә-күчә, шул ук таулар итәгендә гүзәл бер шәһәрнең тууын, үсүен күз алдыннан кичерәсең. Кыскасы, кызыксынып карар нәрсә җитәрлек иде монда. Ләкин мин никадәр генә мавыгып карап йөрмим, әүвәлгечә тәмам бирелеп, онытылып китә алмый идем. Әйтерсең, акылым бер үк вакытта ике төрле эш эшли: биредә күзем күргәннәрне аңларга тырыша һәм үз алдына мыштым гына «аның» хакында уйлана... Шушы сәер хәлдән мин кая барсам да, нишләсәм дә, ул көнне арына алмадым. Ләкин икенче көнне инде минем уйларымны бары «ул» үзе генә биләп алды. Күңелдән китмичә җанны борчыган сораулар туды: шул яратмаган егетенә «ул» чыкканмы, юкмы? Хәзер «картым» дигәне кем? Әгәр Нәҗип булса, телефоннан сөйләшкәч «аның» йөзенә, күзләренә чыккан куанычны ничек аңларга? Яратмыйча чыгып та, шулай бәхетле булып китәргә мөмкин микәнни? Мин сабырсызланып аның белән очрашуны көттем, мин хәтта аны сагынып та өлгердем. ...Кичкырын без яңадан үзебезнең карт имән төбенә киттек. Тауны ашыкмыйча гына менеп, бераз хәл алгач, Зөһрә ханым сүзен акрын гына болай дип башлады: о— Мин сездән бер нәрсәне аңлавыгызны үтенер идем. Моңарчы сөйләгәннәрем дә, менә хәзер сөйләргә җыенганым да минем үземне аклау, бүтәннәрне гаепләү өчен түгел, һич юк. Мин башымнан кич1 Ахыры. Башы 8 нче санда. И кәннәрне нәкъ булганча, берни яшермичә, берни арттырмыйча сөйләргә тырыштым. Ләкин моңарчы чәчәкләре генә иде әле, хәзер исә җимешләре башлана... Ә минем дөрес итеп кенә түгел, ачык-туры итеп тә сөйлисем килә. Сез ят кеше, ир кеше, шуңа күрә миңа кайбер нәрсәләрне сөйләве бик кыен булачак. Ләкин сез мине гаеп итмәссез дип ышанам? — Тыныч булыгыз, Зөһрә ханым, һич шикләнмәгез ул хакта,— дидем мин, агаларча якынлык белән. Ул ак кулының сыртын маңгаена куеп, аз гына уйланып торды. Аннары кулын алды, башын күтәрә төште. — Әйе, менә шулай!—диде ул, ничектер батырайган төсле булып.— Мин Нәҗипкә чыгарга ризалык бирдем. Яшерен бер өмет белән эшләдем мин моны: ризалык биргәч, үземне аныкы дип саный башлагач, бәлкем, ул миңа якын булып китәр, бәлкем, акрынлап яратып китәрмен дип уйладым. Халыкта «мәхәббәт туйдан соң килә» дигән сүз бар бит. Шуның шикелле, араны вәгъдә белән беркеткәч, аннан бергә тора башлагач, ул үзеннән-үзс иң якын, иң кадерле кешем булып китәр дип ышанасым килде. Әтием әйткәнчә, мәхәббәтне теләү юлы белән бар итмәкче булдым... Башта ул шулайрак булыр кебек тә тоелды. Мин күңелемә һаман бер уйны — «мин аныкы, мин аныкы!» дигән уйны беркетергә тырыштым. Мин үземне тәнемҗаным белән чыннан да аныкы итеп хис итәргә теләдем. Минем йөрәгем гүя аңа ачылып тора иде... Ул да беренче көннән үк миңа үзенеке итеп карый башлады. Әйе... вәгъдә биргәннән соң икенче очрашуда ул мине беренче тапкыр кочаклап үпте. Мин кулларым белән аның күкрәгенә ныграк терәлсәм дә, каршылык күрсәтмәдем... Яшерә алмыйм, шул чакта минем кыз йөрәгем моңарчы татымаган бер кайнар ләззәттән эрегән кебек булды, ничектер менә кинәт кенә ул миңа бик якын булып китте. Инде минем, күкрәгенә башымны салып, аңа сыенасым гына калды шикелле... Әгәр ул һаман шулай гади-якын, җылы-йомшак була белсә иде, ихтимал, миндәге бу үрелеп, омтылып тору вакытлы гына булып калмас иде, ихтимал, чын, тирән ярату хисенә әйләнеп китә алыр иде... Әмма юк шул!.. Кешесе ул түгел икән. Үрә баскан калыбыннан чыкмады, сизмәде, күрмәде. Мин хәзер дә торып-торып гаҗәпләнәм: ничек итеп егерме алты яшьлек егет шулкадәр салкын канлы, картайган йөрәкле, тәмам утырып, ныгып җиткән кеше була алды икән?.. Ник бер яшьлек ялкыны, яшьлек юләрлеге, яшьләрчә очыну, сөенү, шаяру, көлү аңарда булсын- чы!.. Акыл, исәп, бәхәссез хакыйкать, мәңге үзгәрмәс кагыйдә — менә аның утыртып куйган маяклары. Шул маяклар уртасыннан чыгу юк, чыкты исә. ул, томана сукыр шикелле, юлдан язарга тиеш! Сүз таба алмыйм, шуңа күрә русчалап әйтәм, — баштан ук ул үзен миңа карата покровитель итеп куйды. Мин шундый берни белмәгән бала инде, ул менә минем һәр адымымны күзәтеп һәм төзәтеп кенә торырга тиеш янәсе... Еш кына ул миңа: «Зөһрә’, син белмисең», «Зөһрә, син мине тышта!», «Не будь наивная», «Не будь смешная», дип әйтергә ярата торган иде. Озак та үтми ул үзенең өстенлеген күрсәтүдә шул дәрәҗәгә барып җитте ки, миңа хәтта әти-әнием алдында шелтә ясый торган булды. Әгәр минем көйсезләнеп әнием белән бераз гына сүзгә килүемне ишетеп калса, ул карт учительдәй башын чайкап: «Ай-Һай, разве әнигә каршы әйтергә ярый? Не хорошо, не хорошо!.. Син зурларны тыңларга обязана», ди иде... Аптырый идем, гаҗәпләнә идем мин моңа. Ачуыма чыдый алмыйча: «Тыгылма син!» — дип кычкырасым килә иде. Ә икәү генә калгач, эчемнән ачынып аңа: «Син, дустым, узсңә кагылмаганны күрмә, менә миңа кара, мине күр, миңа елмай, назлап >ср уп, ичмасам!»—дип әйтәсем килә иде. 5 Үбү дигәннән, оят булса да әйтим, ул моңа да aviaii бик юмарт түгел иде. йөргәннән соң, аерылышкан чакта, салкынча тыгыз иреннәре белән бер суырып үбә дә шуның белән тәмам!.. Әле яңа сүз куешкан иң бәхетле чакларда сөюиркәләүгә болай саран булган кеше өйләнгәч үзен ничек тотар? Санап кына үпмәсме, һәр үбүен бүләк итү дип санамасмы?.. Зинһар, сез мине ялгыш аңлый күрмәгез, — бу минем үзем бик теләүдән әйткән сүзләрем түгел. Беләсезме, ул бит миннән бер генә тапкыр да «яратасыңмы мине?» дип сорамады. Шуңадыр инде менә ихтыярсыздан күңелемә, ул мине җаны, йөрәге бар кеше итеп күрә белмидер, ә үзе теләгән чакта файдаланырга мөмкин булган бер әйбер итеп кенә карыйдыр миңа, дигән уй килә иде... Өшеп, чирканып китә торган идем мин андый чакларда; тизрәк, тизрәк үземнән куарга тырыша идем мин ул ямьсез, чиркандыргыч уйларны... Ләкин, нишлисең, күңел бит, ниләр генә килеп китми аңа! Инде минем авыздан вәгъдә ычкынгач, Нәҗип безнең өйгә иң кадерле кеше булып йөри башлады. Ак җәймә җәеп кенә каршы алмыйлар иде аны. Бигрәк тә әтием аның алдында бишкә бөгелә иде. Хәер, минем үземә карата да Нәҗипн-ең әти-әниләре тарафыннан шундый ук гаҗәп яхшы, якын мөнәсәбәт иде. Аеруча бер җылылык белән алар миңа «киленебез түгел, кызыбыз булырсың», дип кенә торалар иде. Әле туйны уйлаган да юк, ә Нәҗипнең әтисе Мотаһар абзый миңа бармак бите хәтле генә алтын сәгать бүләк итеп бирде. Бу олы, таза кешенең сүзсез генә тирәитен, кызы кебек итеп, яратуы минем йөрәгемә төшә торган иде, нинди генә хөрмәт күрсәтсәм дә аз булыр кебек, һәм миңа баглаган өметләренең җимерелү ихтималын уйласам, үземне аның алдында чиксез гаепле итеп тоя башлый идем. Кыскасы, ике як та бик бәхетлеләр, безгә дә ихлас күңелләреннән бәхет телиләр, хәер, безнең бәхетле булачагыбызга шикләнмиләр дә... Тик мин генә ачыла алмыйм, мин генә тынычлана алмыйм, төрле газаплы шикләрдән котыла алмыйм. Тагын иң куркытканы шул — әлеге вәгъдә биргәч, аны якын итеп хис итә башлармын, ярата башлармын дигән өметем бер дә вөҗүткә ашмас төсле... Бетәр, сүнәр төсле... Көн үткән саен, атна үткән саен мин аны ныграк белә барам һәм... белгән саен мин аны аңлый алмыйча азапланам. Кем ул, нинди кеше? Моның җавабын табу ул чакларда минем өчен, ай-һай, авыр мәсьәлә иде... Кеше күреп, кеше танып өйрәнгәнмени әле мин?! Соң, нәрсәсе белән ул миңа ошамый иде, мине үзеннән этәреп, биздереп тора иде? Әгәр мин, аның салкын-тәкәббер булуы, чамасыз мин-минлеге, шуның аркасында мине кешечә җылы, матур итеп ярата белмәве, дип әйтсәм, бу гына аз, бу гына җавап була алмый. Бу кадәресеи мин башта ук белдем, белеп кабул итәргә тырыштым... Ә менә аның төп кешелек сыйфаты нидән гыйбарәт? — шуны аңлыйсым, шуны тотып аласым килә. Чөнки шунсыз тынычлана алмам кебек, чөнки бу мактаулы кешенең үзәгендә ниндидер миңа ят нәрсә бар кебек... Нәрсә соң ул?.. ДАәсәлән, аның үз алдына ап-ачык куйган максаты бар: ул зур кеше, дәрәҗәле, исемле кеше булырга тиеш. Д1оңа ирешү юлын да бик ачык сызып куйган: башта ул үз заводында күтәрелергә, ничек кенә булса да заводның җитәкчеләреннән берсе — я баш инженеры, я баш конструкторы булырга тиеш. Аннан инде ул киң юлга чыгачак һәм, бәлкем, Мәскәүнең үзенә дә барып җитәчәк. Нәҗип моны миңа, һич яшермичә, туп-туры сөйли иде. һәм, игътибар итегез,^пул теләкләренә ирешәчәгенә һич кенә дә бер шикләнми иде. Аның бу кадәр үз-үзепә нык ышануына, максатын бу кадәр ачык куеп, шуңа салкын исәп белән тайпылмыйча бара белүенә мин шаккатып гаҗәпләнә идем. Нинди көч, нинди ихтыяр аңарда, нинди нык 6 кеше ул дип чын-чыннан аңа соклана идем... Беләсез инде, бездә би? андый биеккә омтылган кешеләр һәрвакыт мактала торганнар иде..- Әйе, соклана идем, баш ияргә әзер идем, әмма күңелем ятмый иде, чөнки сш кына ул миңа шул максатларына ирешер өчен теләсә нинди әшәкелеккә барыр, теләсә кемнең итеген ялар төсле күренә иде. Шундый чакларда аңардан тәмам җаным бизеп, хәтәр бер кешедән котыласым килгәндәй, тизрәк үзеннән качасым килеп китә иде. Я, әйтегез инде, фаҗига түгелме бу минем-өчен?.. Я, нинди мәхәббәт турында сүз булырга мөмкин?.. Я раббым!.. Кинәт Зөһрә ханым ике куллап йөзен каплады. Мин курка калдым. — Зөһрә ханым, ни булды сезгә, куегыз, кирәкми, — дидем, ничек тынычландырырга белмичә. — Борчылмагыз бу хәтле, үткән ич инде ул! j Зөһрә ханым бераз дәшми торганнан соң йөзен ачты, башын читкә | борып, тирән генә сулап куйды. — Әйе, үтте алар, — диде ул, акрын гына. — Ләкин, күрәсез, ул чактагы газапларым һаман әле йөрәктән чыгып бетмәгән икән... Хәерле булсын!.. Вакыт күпме соң инде? Мин сәгатемә карап алдым. — Унынчы ярты. — Бераз утырырга була икән әле... — Әгәр арымаган булсагыз... — Сөйлән бетерергә кирәк ич... Әйе, менә шул инде... Яшь кенә булсам да, мин аның кем икәнлеген дөрес сизгәнмен. Йөрәгем белән дим... Әйе, безгә ят, ялган кеше иде ул. Чөнки аның эчендә үзе, үз мәнфәгате турында исәп корудан башка бүтән бернәрсә дә юк иде, — тоймадым мин аны... Ләкин ул чакта әле мин Нәҗипнең кем икәнлеген акылым белән ачык аңлап, телем белән дөрес итеп әйтеп бирә алудан ерак идем... Бик катлаулы, авыр мәсьәлә иде ул минем тәҗрибәсез башым өчен... Ә менә хәзер әйтеп бирә алам... Хәер, сезгә болай да ап-ачыктыр инде, аның кем булуы дим, шулаймы? — Сез аны карьерист иде димәкче буласыз? — Әйе, әйе, нәкъ үзе... Бик дөрес әйттегез. Карьерист иде, беткәнче карьерист иде, тик кызганыч, шул чакта мин аның чын йөзен менә болай дөрес итеп билгели белмәгәнмен... Заманга бик оста яраклашкан акыллы карьерист иде шул! Коточкыч кеше!.. Менә хәзер хәтерлим, хәзер төшенәм: сөйләшкәндә, ул еш кына кызыл сүзләр кыстырып җибәрергә ярата иде, үзенең политикадан хәбәрдар булуын күрсәтергә ярата иде. Бигрәк тә, әтием белән сөйләшеп утырган чакларында ул политиканы белүе белән ялтырарга тырыша иде..? Ә мине, ышанасызмы, аполитичный булуда гаепли иде. Билләһи, әгәр!.. «Син, Зөһрә, политикадан отстаешь!» ди торган иде бу миңа, кара аны дигән төсле итеп... Мин хәтта курка кала идем. Сон, дөрестән дә, политика турында алай бик уйланмый идем шул. Бар борчылганым—ялган сөйләмим дә, берәүгә дә зарарым тимәсен дә, кеше күзенә начар күренмим! һәр җан иясен кызгана торган, һәркемгә бәхет тели торган чагым иде минем... Ә калганы турында ничектер уйлый белми идем... Дөрес әйтә иде ул миңа: «Син, Зөһрә, берни белмисең, син бик наивная», дип. Белмәгәнмен шул. Әмма йөрәгем дөрес сизенгән, йөрәгем алдамаган мине... Инде нишләргә миңа? Чигенергә, вәгъдәмне кире алыргамы? Мөм- кинме бу?.. Әйтергә генә ансат бит ул, вәгъдәне кире алу! Күпме V җәнҗал булачак. Күпме авыр сүз ишетергә туры киләчәк. Ә Нәҗип миңа ничек карар, ә аның әтиәниләре?.. Менә сиңа мактаулы кыз Зөһрә туташ, димәсләрме? Моның кебек игелексез нәрсәнең булганыннан булмавы яхшы, димәсләрме?.. Нәҗип инде минем дәлилләремне тыңларга да теләмәячәк, бары кашларын җимереп, нәфрәт белән: «Клятвопреступница!» дип кенә әйтәчәк. Ул моның кебек зур сүзләрне, гәрчә дөреслеккә һич туры килмәсә дә, әйтергә ярата торган кеше, Ләкни боларның барысыннан да бигрәк мине һаман әле төрле шикләр борчый иде. Бәлкем, ялгыша торганмындыр, бәлкем, бу сизенүләрем аны ныклап белмәүдән киләдер, үтәр алар, бәлкем, ияләшеп, яратып китәрмен дип уйлана идем. Өмет дигән нәрсәне бер дә югалтасы килми бит! Аннан инде тора-бара минем күңелемә ихтыярсыздан гаҗәеп бер теләк килә башлады: һай, мин әйтәм, берәр сәбәп чыксын иде дә без өйләнешә алмый калсак иде! Ләкин нинди генә сәбәп чыгарга мөмкин? Нәҗип миңа үзенең тәкъдимен 41 елның февраль башларында ясады. Мин вәгъдәне аңа март урталарында бирдем, һәм менә минем иң авыр газапка дучар булып йөргән чагымда кинәт сугыш башланды. Әйе, сугыш... Зөһрә ханьһм үзе генә ишеткән ниндидер бер өнгә колак салгандай, башын кырынайтып, йомыла язган күзләрен югарыга төбәп бер мәлгә тынып калды. Тирә-юньдә җылы якларда гына була торган искиткеч бер тирән тынлык иде. Бу тынлыкта «сугыш» дигән сүз урынсыз кебек, мәгънәсе юк кебек, аны ничектер тоеп та, аңлап та булмый кебек. Зөһрә ханым исә галәмне иркәләп җылы кочагына алган’ шушы юаш, хәвефсез тынлык аша гүя узып киткән сугышның ерактагы дәһшәтле гөрелтесен тыңлый иде. Мин сизеп торам, сугыш аның язмышында гаять зур роль уйнаган булырга тиеш... һәм дәшәргә, кыймылдарга куркып, аның сүз башлавын көтәм. Л4енә ул кузгалып куйды, кул сырты белән маңгаен сыпырып алды. — Кичерегез, — диде ул талчыккан тавыш белән, — мин бик тәфсилләп тормам инде, арыдым, сезне дә арыттым, бугай... Сугыш турында бит күпме генә сөйләсәң дә сүз бетәчәк түгел. Үзегез дә күреп үткәргәнсез инде аны... Шуңа күрә, артык җәелмичә, ниләр булганын гына әйтәсем килә. Әйе... Сугышның беренче көннәреннән үк мин курку катыш өметләнү белән Нәҗипне армиягә алырлар, дип көттем. Ул үзе дә, бик куркып, борчылып йөрде. Никадәр үзен яшерен, нык тотарга өйрәнгән кеше булмасын, аның шул куркуы йөзенә үк бәреп чыкты, — бөтенләй сөреме коелып, агарып калды бу... Хәтта бер ара мине онытып торды — атна-ун көнме безгә аяк басмады. Әйе, баш кайгысы аның өчен бөтен нәрсәдән дә өстенрәк иде... Аннан ул, үлем җәзасыннан котылган кешедәй, безгә балкып килеп керде: егетемә бронь биргәннәр, ул заводта калачак!.. Ә заводлары беренче атналардан ук корал эшләүгә күчте. Нәҗип баш-аягы белән эшкә чумды, кайбер көннәрне тәүлекләп заводтан кайтмас булды. Эш дигәндә ул үзен аямый торган кеше иде, эшли белә торган кеше иде. Ә сугыш аның кебек көчле, энергияле кешеләрне аеруча тиз үстереп җибәрде. Шул елның көзендә үк аны заводның баш инженеры итеп куйдылар... Шулай бит ул, берәү үлә, берәү көн күрә дигәндәй, кайчан кеше үзе дә сизмәстән кинәт кенә максатына ирешеп куя. Хәер, мин моны Нәҗипне яманлап әйтүем түгел, — ул булмаса, аның урынында бүтән булыр иде... Ә Нәҗип үз урынында, иде, һичшиксез, ул монда— заводта файдалырак иде. Сугыш башланып, бер ай да үтмәде, безнең институтны госпиталь иттеләр. Августта инде институтның ябылуы билгеле булды, студентларның күбесе фронтка китте, ә кызларны төрле җирләргә — госпитальләргә, фабриказаводларга урнаштыра башладылар. Ә мин шул чакта тоттым да кыска сроклы элемтәчеләр курсына язылдым. Мин моны да яшерен өмет белән эшләдем, билгеле; курсларны бетергәч, безне фронтка җибәрергә тиешләр иде. Әтиләрем, минеАм бу эшемне белгәч, бик курыктылар һәм мине бик каты шелтәләделәр... Мин инде көч-хәл белән: «Мондый вакытта тик ятып булмый бит, иптәшләремнән оят», — днп ничек тә акланган булдым. 8 Нәҗипнең дә, билгеле, кәефе бик кырылган иде. Шулай да ул миңа каты бәрелүдән тыелды, белә — вакыты андый түгел, тик, гадәтенчә, минем баш очымнан каядыр читкә карап: — Конечно, понимаю, — диде, — ну, мин сине үзебезнең заводка устроить иткән булыр идем. При чем, яхшы эшкә... — Белмәдем шул, — дигән булдым мин беркатлылык белән. Миңа ничек тә песи булып кына, артык шик-шөбһә кузгатмыйча, курсларга йөрергә кирәк иде. Ләкин Нәжип нидер сизенде булса кирәк, озак та үтми бу минем алга бик житди итеп тизрәк өйләнешеп тора башлау мәсьәләсен китереп куйды. Таләбе бик нык моның, күрәм, ике як та ашыктырырга киңәш биргәннәр булырга тиеш... Минем хәл тагын читенләшен китте. Нишләргә?.. Туп-туры баш тартырга көчем җитми— вәгъдәм бар, ә риза булырга... юк, мөмкин түгел. Мин бит яшерен өмет белән йөрим. Ярыймы соң! Мондый хәлдә минем Нәҗипкә каршы әйтерлек бердәнбер дәлилем— ул да булса сугыш үзе иде. 41 елның көзе — нинди шомлы вакыт иде бит ул! — Нәжип, үзең дә беләсең ич хәлләрне, — дидем. — Хәзер тора башлауның ни кызыгы да, ни яме бар?.. Сабыр итик. Бу куркыныч вакыт үтеп китсен, өлгерербез... Нәжип сабырсызланып, шуңа күрә бөтенләй русчалап миңа каршы төште: — Дорогая, нельзя быть паникером... Да, положение тревожное, но... жизнь продолжается. Кешеләр өйләнәләр дә, туалар да, үләләр дә... Потом учти, мине заводтан беркая да җибәрмиләр... Я тут буду воевать... Если серьезно говорить, син, именно, хәзер миңа чыгарга тиешсең. Мой тыл — это моя семья. А без крепкого, надежного тыла нельзя успешно воевать. Понимаешь, Зорочка? — Аңлыйм, ләкин бит... — Ну что, ләкин бит? — Сиңа шул минем хатын булуым гына кирәкмени инде? Нәжип, минем беләгемнән каты гына кысып, үзенә тартып куйды: — Да, именно шулай... Разве плохо? — Белмим тагын, — дидем мин, салкын гына, — ләкин, сиңа тыл булыр өчен генә иргә чыгуны аңламыйм мин... Синеңчә, шул гынамыни инде минем тормыштагы урыным?.. Бигрәк тә хәзерге кебек коточкыч авыр бер вакытта... — Ах, вон как!—диде ул, башын чөеп. — Патриотизм, долг перед Родиной и так далее... Похвально! Что же, синең дә фронтка китәсең киләмени? — Көлмә, Нәжип, — дидем мин, ни өчендер кинәт күземә килгән яшьләрне чак тыеп, — җибәрсәләр, һичшиксез китәр идем... — Что син, дорогая, көләргә уйлаганым да юк, — диде ул, ашыгып; сизеп алды ахрысы болай санламыйча сөйләшергә ярамаганны;, ныграк елыша төшеп һәм үзенчә бик юмалап сөйләргә кереште: — Зөһрә, акыллым, син беләсең, Родина минем өчен дә бик кыйбат. Родина өчен мин бөтен... ну бөтен жертвага әзер. Даже, сине миннән аерып җибәрсәләр дә, кажется, сүз әйтмәс идем... Но, дорогая, пойми, Родина алдындагы святой долгны без монда да үти алабыз бит. Әгәр син мина хәзер чыксаң, беләсеңме, мин с какой энергией буду работать, үзем өчен генә түгел, синең өчен дә... Потом, если захочешь, син үзең дә эшләрсең, бергә эшләрбез, и это будет выполнением нашего патриотического долга перед Родиной... Но главное вот в чем, дорогая: син бит миңа сүз бирдең, сүз!.. Шулай булгач, эш нидә? Сүздә тору — это же святая обязанность! Не так ли? Ә хәзер, по- моему, вакыт җитте: безгә бергә тора башларга кирәк. Моны мин генә түгел, синең әти-әииең дә, минекеләр дә бик телиләр. Без барыбыз да 9 синең окончательное решенисңне көтәбез... Зорочка, милая моя, надо* с этим считаться! Я, нәрсә әйтим инде мин бу сүзләргә каршы? Әйе, бар да миннән көтәләр. Мин моны бик яхшы аңлап, күреп торам. Вәгъдәмне кире алырга җөрьәт итмәгәч, мин алариы тыңларга, мин, ниһаять, Нәҗип белән тора башларга тиеш түгелмени?.. Күпме сузсаң да ахыры бер ич! . Алар хаклы, әйе, хаклы, ә минем күңелемдә яшерен сер итеп йөрткән әнә шул өметемнән башка бүтән дәлилем юк... Кыскасы, мин Нәҗиптән курслар беткәнче генә сабыр итеп торуын сорадым, — ә курслар бер айдан бетәргә тиеш иде. Ул ни сәбәптәндер җиңел генә риза булды. Әмма шулай да мин никадәр беркатлы юләр булганмын. Янәсе,, мыштым гына укып йөрим дә, бетергәч, көннәрдән бер көнне китеп барам инде, ә Нәҗип тә, әтием-әиием дә килешеп, «Хәерле булсын, исән-сау йөреп кайт!» дип, мине озатып калалар инде. Бүре дә тук, сарык та бөтен! Курсларны бетергәч, мине тоттылар да әйбәтләп кенә үзебезнең шәһәр телеграфына эшкә җибәрделәр. Нигә фронтка түгел дигәч,, курслар начальнигы, сезнең хәзергә анда кирәгегез юк, биредә резервта булырсыз, диде. Соңыннан белдем, бу турыдан-туры әтием тырышлыгы белән эшләнгән икән... Үземә бу хакта -ник бер сүз әйтсеннәр, астан гына әнә шулай эшләделәр дә куйдылар. Күрәсең, язмышка буйсынудан башка бүтән чара калмады... Шулай уйлый башладым мин, адашкан кеше төсле, тәмам аптырап-йөдәп беткәннән соң... Гаҗәпләнмәгез, тик дөрес аңларга тырышыгыз мине... Вәгъдә бирелгән, егетем көтеп йөри, әти-әнием ышанып тора, хәтта әнә шул сугыш үзе дә мине тизрәк бер. карарга килергә ашыктыра кебек. Чыннан да бик төпченеп, нечкәләп тора торган чакмыни?.. Бик кечерәеп калды бит хәзер андый шәхси мәсьәләләр. Чын ярату хис итмим икән, күңелем тартмый икән, нишлим соң. инде?.. Аның каравы, ул мине ярата, һичшиксез яратачак, мин моңа ышанам. Андый кеше хатын кадерен белергә тиештер дип уйлыйм, аңа бит «ныклы тыл» кирәк. Бар да аны шәп кеше диләр, миңа зур бәхет юрап торалар. Бәлкем, шулайдыр да, бәлкем, олылар кешене чынлап та яхшырак таный торганнардыр. Менә хәзер мин сезгә Нәҗипне шактый ямьсез күрсәтеп сөйләдем; дөрестән дә ул шундый ялган, карьерист кеше иде, ләкин бит мин ул чакта аның чын йөзен болай ук ачык курә белми идем әле, тик йөрәгем белән генә сизенә идем. һәрбер җиткән кыз кияүгә чыгарга тиеш. Бу табигый нәрсә. Кыз- кеше шуңа алдан хәзерләнеп, шуны көтеп йөри. Ләкин кайчан бит кызлар алай бик тирән мәхәббәт кичермәстән ничектер ансат кына чыгалар да куялар, һәм уңышлы чыгып куялар, зарланмыйлар, әйбәт кенә тора башлыйлар. Минем белән дә шулай булып китмәсме?.. Кем белә, чыгып караганым юк бит әле... Ияләшермен, җайлашырмын, мәхәббәт насыйп түгел икән, нишлим, ирем итеп, баламның атасы итеп якын күрергә тырышырмын... Кече яшьтән үк мин ялган белән көчләүне күтәрә алмый идем. Әмма хәзер мин шундый бер хәлгә куелган идем ки, ихтыярсыздаи әнә шулай үземне алдарга, үземне көчләргә мәҗбүр булдым. Озын сүзнең кыскасы, без яңа ел башыннан бергә тора башларга булдык. Вакытның бик авыр, хәлләрнең мөшкел чагы булуга карамастан, безнекеләр, туйсыман кечкенә бер мәҗлес тә үткәрергә булдылар. Шуңа хәзерлек башланды. Әтием аннан-моннан табып, азык-төлек ташырга тотынды. Әнием минем кирәкяракларымны барларга кереште... Нәҗипләр ягы да безнең туйга хәзерләнәләр иде... Әмма ләкин ул туйны күрү берәүгә дә насыйп булмады. Әйе, чынлап әйтәм, була алмыйча калды безнең туй... Нигә бу хәтле миңа гаҗәпләнеп карыйсыз? Сабыр итегез, хәзер •барысын да белерсез. Башын сөйләгәч, ахырын яшереп булмас инде! Зөһрә ханым, нечкә кашларын җыерып, иреннәрен кысып, беравык тынып торды. Аннары ныклы карарга килгәндәй, башын текә генә күтәреп, яңадан сүзен башлады, — тавышы да аның ныгый төшкән кебек булды. — Әйе, сөйләми булмас, — диде ул, кабатлап. — Беләсезме, кайвакытта очраклы гына бер сәбәп кешенең язмышын шундый үзгәртеп җибәрә, шундый үзгәртеп җибәрә менә, яңадан иске хәленә кайтуны ул инде уйлый да алмый. Хәер, ни өчеи мин моны, баштан ук акланып куярга теләгәндәй, әйтеп торам?.. Минем эшем — бары ни булганын яшермичә дөрес итеп сөйләү генә ич, шулай түгелме? Ә хөкем итү — анысы инде сезнең эшегез... Менә шулай, әйткәнемчә, безнең туй 42 елның башында булырга тиеш иде. Ә 41 елның ахырында менә нәрсә булды: 5 иче декабрьда, Конституция көнендә, Нәҗипләр заводы Культура сараенда бер кичә үткәрмәкче иде. Зур завод, бай завод, шунлыктан авыр вакыт дип тормыйча, искечә бер бәйрәм итеп алырга булганнар... Нәҗип мине менә шул бәйрәм кичәсенә чакырды. Үзе ул, кайтып йөрергә бушый алмам, диде, миңа сәгать җидедән дә калмыйча килеп җитәргә кушты. Ә завод шәһәрдән сигез километр читтә иде. Көннәрнең иң кыска чагы, бик тиз караңгы төште. Мин эштән кайткач, ашамый-эчми, тиз-тиз киенеп, китәргә әзерләндем. Өйдән чыкканда сәгать җиденче егерме минут иде инде. Ашыга-ашыга шәһәр уртасына t киттем, — заводка илтәсе трамвайларның туктый торган җирләре шунда иде... Бәйрәм кичәсенә барасы булгач, мин аягыма яхшы туфлиләр белән ак боталар кигән идем. Ә көн бик тә суык иде. Ун минуттан шәһәр уртасына җитеп, трамвай көтә башладым. Кызу килгәнлектән, мин суыкны артык сизмәдем, килеп җиткәч тә әле аңа игътибар итмәдем... Көтәм, биш минут көтәм, уи минут көтәм, ә трамвай юк та юк. Төн караңгы, бер генә тычкан уты да күренми, шәһәр өстен салкын томан каплаган, бөрешкән кешеләр кинәт томан эченнән килеп чыгалар да шунда ук тагын югалалар. Сизәм, суык акрынлап үтә, бигрәк тә аякларым туңа башлады... Трамвай көтүчеләр дә бик аз, килеп туктаганнары ике-өч минут кына торалар да, суыктан куркып, тизрәк китеп баралар. Ә мин көтәм дә көтәм. Шактый вакыт узды шикелле инде... Шул чакта минем үземнән ерак түгел бер хәрби кешенең, күн итекләрдән шыгыр-шыгыр басып, әрле- бирле йөргәнен шәйләп алдым. Ул да трамвай көтә, ахрысы. Мин аңа, әлбәттә, игътибар итмәдем. Хәрби кешеләрнең күп заманы, берсен дә күрәсем килеп тормый, үз кайгым кайгы әле монда. Аякларыма суык тәмам үтте булса кирәк, бармакларым чеметтереп сызларга тотынды. Нишләргә соң?.. Иң яхшысы — җәяүләп тизрәк китәргә кирәк иде, ә мин. утыртып куйган казыктай, һич кузгалмыйча бер урында торам да торам... Хәрби кеше дә ачу китереп, шыгыршыгыр һаман әрле-бирле йөри дә йөри... Кем ул, нигә ул гел йөренеп тора? — дип ихтыярсыз уйланам... Итекләрдән генә бит, шуңа күрә йөренеп торадыр, һәм үземнең дә аның кебек әрле-бирле йөрисем килә. Ләкин мин кузгалмыйм, ул йөргәнгә күрә кузгалырга теләмим... Йөрәгем әрнеп, Нәҗипкә ачуым килә башлады: кайтып алырлык булмагач, нигә чакырды ул мине, нигә бу зәмһәри суыкта мине катып беткәнче трамвай көтәргә мәҗбүр итә? Чәнчелеп китсен үзе дә, кичәсе дә, кайтам да китәм, дип рәнҗеп... Ләкин... гаҗәп менә!— урынымнан һич кузгала алмыйм. Бу инде минем чын-чынлап туңа башлавым иде. Шул чакта хәрби кеше яныма килеп басты. 11 — Туташ, — диде ул русча, батыр гына. — Нишләп сез биредә торасыз? Мин күз кырыем белән генә аңа карап алдым. Теләмичә генә: — Ә нигә ул сезгә кирәк? — дидем, аннан ничектер бала шикелле йомшарып, хәлсез тавыш белән:—Трамвай көтәм, — дип өстәдем. — Көтмәгез, трамвай тиз булмас, кайдадыр авария. Мин дәшмәдем, ләкин бу аны бер дә аптыратмады шикелле. — Сезгә хәзер үк китәргә кирәк, сез тәмам туңгансыз, — диде ул, һаман шулай батыр, кыю гына. Мин ихтыярсыздаи бу тавышка буйсынган кебек булдым. Хәер, тискәреләнеп тору юләрлек булыр иде, — суык минем үзәгемә үткән иде инде... Мин кузгалдым, ләкин чак кына егылып китмәдем: аякларым атларлык түгел иде. Егет шунда ук мине беләгемнән тотып алды. Мин беләгемне ычкындырмакчы булып карадым, — көчем җитмәде, телем белән дә берни әйтә алмадым, исерек кешедәй егет ярдәме белән хәлсез генә атлап киттем. — Юк, ярамый болай, — диде егет, эчке пошыну белән үз алдына сөйләнеп. — Хәзер үк берәр җиргә кереп, аякларыгызны җылытырга кирәк. Ерак түгел генә бер зур гостиница бар иде, шуның ишеге төбенә җиткәч, егет минем беләгемнән ныграк тотып: — Менә шунда керәбез! —диде.. Мин туктадым, актык көчемне җыеп дигәндәй беләгемне тартып алдым да, еларга җитешеп, көчкә-көчкә генә: «Нишлисез сез?» — дидем. Егет минем күзләремә текәлде. Чын борчылу һәм шелтә белән карый иде аның күзләре. Ниһаять, катгый итеп, хәтта бераз ачулы да итеп ул: — Туташ, урынсыз җирдә киреләнмәгез,—диде.—Мин солдат кеше, аяк өшетүнең нәрсә икәнен сездән яхшырак беләм. Хәзер үк җылыга керергә кирәк. Әйдәгез! Мин кат-кат башымны селектем, «кирәкми, кирәкми» дидем күгәргән иреннәремне чак тибрәтеп, ләкин ул боларның берсенә дә игътибар итмичә, яңадан беләгемнән сак кына, әмма каты тотып, мине ишектән алып кереп китте. Икенче катка алып менде. Башта киң коридор буйлап, аннан сулга борылып, тар коридор буйлап алып барды. Шул арада мин үзем белән ни булганын аңларга тырыштым, нишлим мин, кая барам дип котым чыгып уйландым, ә үзем һаман аның ихтыярына буйсынып бара идем... Менә ул бер бүлмә каршына җитеп туктады, кесәсеннән ачкычын чыгарып, ишеген ачты да үрелеп ут кабызды. Аннары мине кулымнан тотып бүлмәгә кертте, тиз генә бер урындык алып, шуңа утыртты. Шинелен дә салып тормыйча идәнгә тезләнеп, минем боталарымны, туфлиләремне салдырды, шуннан соң ике куллап -әле бер аягымны, әле икенче аягымны уарга тотынды. Ул боларның барысын да авыруны коткаручы врачсыман бер сүз дәшмичә эшләде. Аякларым минем чынлап та һичнәрсә тоймас булып калганнар иде. Ләкин ул берникадәр кызу-кызу гына уганнан соң, аякларым чәнчеп- чәичеп авырта башлады. Мин хәтта кычкырып та куйгаладым. Ул: «Сабыр, сабыр»,—диде һәм тагы да катырак басып уарга кереште. Бераздан аякларым җылы тойды, чәнчеп авырту бетте, ләкин сулкылдап сызлый башлады. — Я, ничек?—диде ул, тезләнгән җиреннән минем йөземә карап. — Сызлый, — дидем. — Алайса бик әйбәт, — диде бу һәм идәннән торды... Минем боталарымны алып, җылымса батарея өстенә бастырды, шуннан соң гына шинелен салды, гадәтләнгән җитезлек белән гимнастеркасын киң каешы буйлап ике якка сыпыргалады, бармаклары белән генә чем-кара 12 чәчләрен тараштырып куйды. Миңа карап бер елмайды да: «Инде сезгсг кайнар чәй кирәк»,—диде һәм өстәлдән киң төпле зәңгәр чәйнекне алып, чыгып та китте... Ходаем, нинди хәлгә юлыктым мин? Үзем ни уйларга да белмим^ тик гомеремдә күрмәгән-белмәгән ят ир бүлмәсенә болай кереп утыруның никадәр килешмәгәнлеген аңлыйм, шуңа гаять пошынам, әмма... әмма... шул ук вакытта бу эшем өчен ничектер менә үкенә алмыйм..- Алай гына да түгел, бу кешенең мине үзенә көчләп алып керүе минем өчен яхшы булды кебек, аякларымны гына түгел, ул хәтта йөрәгемне җылытып җибәрде кебек... Әле төрле шикләрдән котыла алмасам даг күңелем ничектер тыныч, тизрәк чыгып качасым килеп тормый... Менә ул җәһәт кенә килеп керде дә беренче сүзе итеп миңа: — Инде хәзер өстегездән салыгыз, — диде. — Юк, юк, — дидем мин, ашыгып. — Мин хәзер китәм. — Шуңа күрә салырга кирәк тә, салмыйча утырсагыз, чыгу белән туңа башларсыз. Кая, бирегез! Мин, кыюсыз гына урынымнан торып, өстемне салдым. Ул пальтомны элеп куйды. Минем өстемдә киң итәкле, озын тар җиңле, билемне кысып торган соры йон күлмәк иде. Ул миңа бик ятып, килешеп тора иде. Пальтомны салгач, үземне ничектер шәрәләнгән төслерәк хис иттем: һәрбер ир кешенең миңа игътибар белән карамыйча калмавын мин белә идем инде. Ә ул кулы белән ымлап кына мине өстәл янына чакырды һәм зур эмаль кружкага өч-дүрт шакмак шикәр салып, куе кайнар чәй ясап, алдыма куйды. — Эчегез! Аннан үзе, мин тарсынмасын дипме, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды. Кружканы учларыма алдым, иренемә китердем, ләкин ул бик кайнар иде, — авызым пешә язды. Кайнарга тигәч, бөтен тәнем кинәт калтыранып китте, әллә ничек рәхәт булып китте. Беренче тапкыр мин курка-курка гына игътибар белән егеткә карадым. Ул урта буйлы, киң генә җилкәле, сыны — нәкъ хәрбиләрнекечә төз, җыйнак. Йөзе шома, кара тутлы, башкортныкына тартым киңчә- түгәрәк, ләкин борыны бик туры, күзләре кечкенә, елтыр кара, кашлары да куе кара, чәче дә, әйткәнемчә, чем-кара... Үзенчә матур гына бер егет иде ул. Менә ул йөргән җиреннән башын чайкап, көлеп куйды. — Кала уртасында туңып үлә яздыгыз бит!—диде ул. — Беләсезме, күпме вакыт сез суыкта басып тордыгыз? — Юк, белмим. — Нәкъ 35 минут. Кая бармакчы идегез? Мин җавап бирмәдем... Егет кабатлап сорамады, тик мине юатырга теләгәндәй: — Зарар юк, хәзер чыгып бетәр, — диде. — Кайнар чәй куып чыгарыр... Суыкны, дим... Аннан ул минем каршыма килеп утырды, күзләремә туры карады. — Сез татар кызымы? — Әйе. — Исемегез? Мин әйтимме, юкмы дип бераз шикләнеп тордым, шулай да әйтергә булдым: — Зөһрә. — Зөһрә? Үзегезгә бик килешә торган исем икән, — диде ул, тулы иреннәре арасыннан ак тешләрен күрсәтеп.—Ә минем исемем Бәхет- гәрәй. Минем агайлар барысы да «Гәрәйләр». Арыслангәрәй, Солтангәрәй, Дәүләтгәрәй... Миңа, юньлесе калмагач, Бәхетгәрәй дип куш 13 каннар. Ләкин мин «Бәхет»ен алып ташладым... Ничек булып чыгар бит ^ле, алдан ук тагып кую уңайсыз кебек. — Сез башкортмы? — Атай башкорт, ииәй — типтәр... Ә сез эчегез, суытмый эчегез!^ Мин бераз эчеп куйдым, ул тагын кайнарын өстәде. Үзе бала өйрәткән шикелле һаман: — Пешә-пешә эчәргә кирәк, җылысы бөтен тамырларга китсен, — дип кыстый торды. Чынлап та мин әле бер дә җылынып китә алмый идем. Эчемдә боз яткан кебек, әледән-әле калтыранып куям, әледән-әле аркам кымырҗып китә, яңадан туңа башлаган шикелле булам, тик битем генә уттай яна — шуны сизәм. Авырып кына китмәсәм ярар иде, дип куркып та куям. Шул ук вакытта үзем гел бер нәрсә турында уйланам: бу егет кем, каян килеп чыкты ул, ни өчен мине сагалап торды? Ул чакларда әле погон дигән нәрсә юк, хәрби кешеләрнең якаларында төрле билгеләр генә була торган иде, ә мин аларга карап, званиеләрне тәгаен аера белми идем. Моның якасында ике шакмак. Кем булырга тиеш? һәрхәлдә зур исемледән түгелдер, кечерәк бер командир булса кирәк... Тагын күкрәгендә зур гына «стрелок» билгесе дә бер Кызыл Йолдыз ордены бар. Димәк, армиягә кичә, бүген генә алынган яшьләрдән түгел инде бу... Шулай да ничек кенә итеп беләсе икән: каян килеп чыкты да бу башкорт егете, ни өчен сагалап торды мине? Сораргамы? — Юк, мөмкин түгел, булдыра алмыйм. Ләкин ул үзе минем нәрсә турында борчылып уйлавымны сизде булса кирәк. Нидер исенә төшергәндәй үз ал- .дына көлеп куйды да: — Кызык кына килеп чыкты бит әле, — диде. — Кем уйлаган, ә?.. Мин инде трамвайны көтмичә китеп бармакчы идем, шул чакта сезгә күзем төште... Сез әллә ничек кенә бик тын, бик боек басып тора идегез. Нигә, мин әйтәм, бу туташ чатлама суыкта болай тик кенә, бер дә <елкеимичә тора, берәр хәсрәте бармы соң моның дим. Нишләрсез икән дип көтәргә булдым. Ә сез торасыз да торасыз. Борчыла башладым, хәтта ачуым килә башлады, ни булган моңа, туңдыра бит бәләкәе аякларын, сизми микәнни дим. Шуннан түзмәдем, яныгызга барып .дәшәргә булдым... Ачуланмыйсызмы миңа? Мин акрын гына башымны селкеп: — Юк, — дидем. Кыз чагымда мин хәрби кешеләрне яратып бетерми идем, ни өчен- .дер ятсына идем, курка идем алардан. Түшләрен киереп, үрә катын йөргән бу кешеләр хатын-кызга бик җиңел карыйлардыр төсле тоела иде миңа. Моңарчы минем бер генә хәрби кеше белән дә танышканым юк иде әле. Хәзер менә шул хәрбиләрнең берсендә, аның аулак бүлмәсендә чәй эчеп утырам. Чынлап та кызык ич! Дөрес, мин карчыга баласыдай бик сак, бик уяу утырам, егетнең бер сүзен дә, бер хәрәкәтен дә күздән ычкындырмыйм. Аз сөйләшәм, ни дә булса сорарга-белергә кыймыйм. Ул да бик алай чәчелеп тормый, еш кына сүзсез кала, әледән-әле торып йөренә, тагын килеп утыра һәм минем күзләремә туры караганда ничектер онытылып киткән кебек була. Хәйран калу, аптырау, тирән уйга төшү, аннан айнып китү чагыла кебек иде аның кечкенә күзләрендә... Ул миңа бер комплимент та әйтмәде, юри ярарга тырышу кебек нәрсә күрсәтмәде, ләкин, шуңа карамастан, мин кыз йөрәгем' белән аңа бик ошавымны, дөресрәге, торган саен ошый баруымны сиздем. Чынлап курка да калдым мин бу хәлдән һәм ихтыярсыз сөенгән кебек тә булдым. 14 Мин кешене бер күрүдә генә таный белми идем. Киресенчә. Кеше минем өчен күп вакытта табышмак иде, һәрбер яңа кеше миндә төрле уйлар кузгата, тәгаен бер фикергә килә алмыйча йөди идем. Ә бу егетне исә мин бик тиз таныдым шикелле. Ничектер бик ачык, аңлаешлы кебек иде ул миңа... Бернинди яшерен нәрсәсе юктыр төсле, таза күкрәгендә саф йөрәк тибәдер төсле. Үзе бик гади, сүзләре чын, — курыкмыйча аңа ышанырга ярыйдыр кебек, ул сине бервакытта да алдамас, беркайчан да рәнҗетмәс кебек... Менә шундый кешенең канаты астына сыенсаң иде!.. Әмма алдана калсаң, алла сакласын, нинди j коточкыч һәлакәт булыр иде! — Я, җылындыгызмы инде? — дип сорады ул миннән. Беренче тапкыр аңа елмаеп баш кактым мин. Бик күңеле булды ахрысы шуңа, ничектер менә сөенеп, сөеп карады ул минем күзләремә... Ни өчендер нәкъ шушы минутта мин, Нәҗипне хәтерләп, сискәнеп киттем. Нишләп утырам мин? Ул бит мине эзләп кайтыр, безнекеләрне аякка бастырыр, милициягә хәбәр итүләре бар... Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк! — Вакыт күпме? — дип сорадым мин, кабаланып. Егет кулындагы зур сәгатенә карап алды. — Унбиш минут унынчы. Мин ашыгып урынымнан тордым. — Китәсез дәмени инде? — диде ул.—Җылынып та җитмәгәнсез дер... — Юк, юк, җылындым, — дидем мин, эчемдә бизгәк калтыравы бетмәсә дә, ләкин бусы инде өшүдән булмаска тиеш иде. Ул минем боталарымны алып бирде, пальтомны алып кидерде, аннан үзе киенә башлады. Аның озатырга җыенуын күргәч, мин каушый калдым. Урамда берәр таныш очраса? Ярамый, ярамый. Кыенсынып кына мин аңа: — Сез озатып мәшәкатьләнмәгез инде, — дидем. Ул миңа төбәлеп карады да, уемны аңлаган шикелле, йомшак кына: — Борчылмагыз, мин сезне бер генә квартал озатырмын, ярыймы? — диде. Минем яңадан «кирәкми, озатмагыз» дип әйтергә телем әйләнмәде... Киенеп бетеп, бүлмәдән чыгар чакта гына ул мине ишек төбендә туктатты. — Зөһрә, — диде ул, минем җиңемнән сак кына сыйпап. — Сезне бик күрәсем киләчәк, тагын бер генә тапкыр очрашыйк! Мин башымны идем, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Шунда ук кирәкми, ярамый дип әйтергә теләдем, ләкин үзем дә сизмәстән: — Белмим шул, — дип куйдым. — Үтенәм. Тыңлагыз мине, очрашыйк!—диде ул, әллә ничек менә йөрәккә үтеп керерлек итеп. — Белмим, белмим,—дидем мин үрсәләнеп һәм ашыгып бүлмәдән чыктым. Урамга чыгу белән суык мине өтеп алгандай итте, бөтен тәнем кымырҗып китте, куырылдым, дер-дер калтырый башладым. Әллә суык. шундый рәхимсез инде, әллә нервыларым тәмам урыныннан кузгалган... Егет мине култыгымнан алды, мин каршылык күрсәтмәдем, күрсәтерлек көчем дә юк иде. Ярый әле урамнар караңгы... Кызу-кызу атлап бер чатка җиткәч тә, ул үзе башлап туктады. — Инде ялгыз гына китәсез... Курыкмассызмы? — Юк, юк, рәхмәт! Хушыгыз!—дидем мин, калтыравымны көчкә* тыеп. — Хушыгыз, хуш!—диде ул, минем кулымны аз гына җибәрмичә* торып, аннан тавышын акрынайтып, йөземә иелеп әйтте: — Иртәгә мин сезне җидедән сигезгә кадәр шул остановкада көтәрмен! 15 Мин бер сүз кайтарып әйтмичә кызу-кызу китеп бардым. Кайтышлый юлда кечкенә бер ялган корган булдым. Бу минем беренче тапкыр ялганларга мәҗбүр булуым иде, ләкин дөреслек катыш ялган иде, шуңа күрә әнием: «Нигә болай бик иртә, кызым?» — дип каршы алгач, мин бер дә каушамыйча: — Трамвай булмады. Көтә-көтә туңып беттем, ахры түзә алмагач, бер иптәш кызыма кереп җылынып чыктым, — дидем. Әнием: «Карасана, ничек начар булган. Нәҗип бик-борчылгандыр инде», — дип сөйләнә-сөйләнә чәй урыны хәзерләргә кереште. Мин, артык аны-моны әйтеп тормыйча, тизрәк үз бүлмәмә ашыктым, һаман калтырыйм-өшим, бар теләгәнем — җылы, йомшак урын!.. Кыз кешене беләсез инде, тынычланып, ни булганын уйлар өчен дә аңа җылы урын кирәк ич! Нәҗип безгә икенче көнне генә эшкә китешли керде. Мин әле яңа гына урынымнан торган идем. Әнием ишек аша гына: «Кызым, Нәҗип килде», — дигәч, ашыгып киенә башладым, чәчемне рәтләдем, тиз генә көзгегә карап алдым. Мин каушамый идем, юк, каушамый идем, тик йөрәгем еш-еш тибә һәм кирәгеннән артыграк кабаланам... Рәтләнеп бетеп, ишек төбендә туктап, бер тын алгач, мин залга чыктым. Нәҗип ялгызы гына утыра. Җитди, салкын күзләре белән каршы алды ул мине... Күрәм, егетемнең мыегы нык чуалган. Шулай да мин каушамадым, киресенчә, аның шундый салкын, чәнечкеле кыяфәтен күргәч, үзем дә ничектер усалланып киткән кебек булдым. Нәкъ- менә һөҗүм көткән песи баласы кебек... Бу исәнлек тә сорап тормыйча коры гына: — Ни булды сиңа?—диде. — Берни дә булмады, — дидем мин, аңа туп-туры карап. — To-есть, ничек булмады? Ә вечерга килмичә калуыңны ничек аңларга? — Син шулай дип сора, ник килмәдең? диген... Трамвай булмады, менә шул. Кырык минут көттем, шундый суыкта... — Странно!—диде ул, иңбашын җыерып.—Трамвай булмаса бит, попутный машиналар йөреп тора. Ни өчен... Мин аңа әйтеп бетерергә бирмәдем. Кинәт ачуым кузгалып: — Сөйләмә!—дидем. — Машина артыннан чабарга мине кем дип. белдең? Бик илтәсең килгәч, кайтып алалар аны. — Минем вакытым булмады. — Ә минем ни гаебем бар? Мин бит син чакырганга күрә генә бармакчы идем. Караңгыда, суыкта, җәһәннәм астына... Ни булды,, имеш! Ни булганын беләсең килгәч, кичә үк... Кинәт бугазыма төер килеп тыгылды, иренемне тешләп, ярты сүземдә тукталып калдым. Ул күзләрен кыса төшеп, миңа озак кына карап торды, ләкин артык бер сүз дә әйтмәде, бары әдәп йөзеннән генә- юаткан булып: — Сии нервничать итмә, тынычлан, — диде. — Мин киттем хәзергә, кич сөйләшербез. Ул китте, ә мин бүлмәмә кердем дә мендәргә капландым. Юк инде, юк, булмаса булмый икән, ходаем!.. Каян бу кадәр тәкәббер корылык, салкын әдәплелек, бәхәссез өстенлек аңарда? Каренин булыр бу, Каренин! Бәләкәй, өтек, кызганыч Каренин!.. Ичмасам, чынлап торып ачулана да белмәде бит!.. Битлек төсле җансыз чырае, салкын корычтай күзләре белән бәгъремне генә өшетеп китте. Ә мин көтмәдеммени аны?.. Кичә кайтып яткач, һәр кыштырдаган тавышка колак салып яттым бит. Сабырсызланып, елап, өметләнеп көттем мин аны! Менә килер дә йөрәгемдә купкан давылны басар, мине айнытыр, мине иске хәлемә кайтарыр дип ышанып көттем. Ә ул нишләде, нишләтеп,, нинди хәлдә калдырып китте ул мине? 16 Соңыннан, эш узгач инде, мин кат-кат уйландым. Әгәр шул кичНс ул килеп, күренеп кенә китсә дә, минем язмыш бу хәтле тиз, кинәт үзгәреп китмәгән булыр иде. Барысы да нскечә калыр иде: туй Да булыр иде, мин дә хәзер — бәхетлеме, бәхетсезме — инженер НәҗиЯ хатыны булып йөрер идем... Моны сез тагын үкенү дип аңлый күрмә- гез. Юк, алай түгел. Бу минем шул чакта саламга ябышып, котылып калырга теләвем генә иде. Әгәр шуннан Нәҗип килсә дә, мине юатса да. бөтенләй икенче кешегә әверелеп, минем белән бик җылы, якын булса да. ихтимал, барыбер коткарып кала алмаган булыр иде... Тәга- ■ ен әйтә алмыйм, ләкин мин аның килүен бик теләгән идем. Хәрби егет минем күңелемнән бер генә минутка, хәтта бер генә секундка да чыкмады. Авыр, саташулы төн үткәрдем, юньләп йоклый алмадым, ара-тнрә йокыга талып киткән чагымда да ул онытылмады — югалмады, гүя гел баш очымда утырып торды... Бәхетгәрәй!.. Әллә нинди бер сихри көч бар кебек бу исемдә... Бәхетгәрәй! Әйтче, кем син? Ни өчен син миңа очрадың? Ни өчен миңа дәштең, үзенә алып кердең, тезләнеп аякларымны җылыттың, онытылып күзләремә карадың?.. Кем җитәкләп чыгарды сине минем юлыма? Әллә чынлап та бәхетемме син минем, Бәхетгәрәй? Юк, юк, саташу бу, хыял бу! йолкып ыргытырга кирәк моның шикелле тиле хыялларны!.. Әле соң түгел, әле соң түгел! Бөтен калган акылымны җыеп аңларга тырышам: ни булды миңа? Нинди давыл купты минем йөрәгемдә? Мәхәббәтме бу? Мәхәббәт бул- маса — нәрсә? Гомеремдә беренче тапкыр мин мондый хәлне кичерәм. Минем әле чын сөюне татыганым юк, әмма бик, бик татыйсым килә. Ләкин шушылай ут шикелле кинәт гөрләп кабынамыни ул? Шушылай бөтен җаныңны-тәнеңне беткәнче биләп аламыни ул?.. Белмим, белмим, тик бер нәрсәне ачык сизәм — Бәхетгәрәй менә монда,- йөрәгем үзәгендә! Башта мин аны яңадан күрү турында уйларга да курыктым. Мөм- кинме соң! Минем хәлдә, аллам сакласын!.. Очрашуны бер генә минутка күз алдыма китерсәм дә, эсселе-суыклы булып китә идем. Ул гынамы соң, менә болай оныта алмыйча газаплануым да инде миңа зур җинаять, әшәкелек булып тоела иде. Ләкин аның «көтәрмен» дигән сүзе, гел чакырып торган тавыш шикелле, көне буе колагымнан китмәде. Кулымнан тотып тартучыга карышкандай, мин йөз генә тапкыр үземә: «Бармыйм!»—дип әйтмәгән- мендер. Кич якынлаша, кич якынлашкан саен тынычлыгымны җуя барам, гүя менә язмышымның хәлиткеч минутлары җитеп килә. Сәгать алтыда эштән кайттым. Аннан-мониан гына ашап алдым да бүлмәмә кереп бикләндем, нәкъ менә балалар төсле инде, әйтерсең, бикле ишек мине тотын калачак! Бервакыт сәгатемә карасам, җиде тулып, сигезенчегә киткән. Үземне белештермичә сикереп урынымнан тордым. Кинәт бер уй мине сискәндереп җибәрде: ходаем, тышта бик суык бит, көтә-көтә өшеп бетәр ич ул! Җитмәсә, аягында күн итекләр генә... Тиз генә өстемә киендем. Гаҗәпләнеп караган әниемә: — Мин иптәш кызыма барам, — дидем. Нәҗип килер бит, — диде әни. — Килсә, көтәр, көтмәсә — иртәгә керер. Ә миңа бармыйча ярамый,— дидем мин әллә каян килгән бер кыюлык белән. Әни, бичара: — Ай, кызым, килешмәс бит, ярамас бит, — дип калды, ә мин ашыга-ашыга чыгып киттем... һәм шушы китүдән инде мин кире иске хәлемә борылып кайтмадым... Юл киселде... Зөһрә ханым тирән итеп бер сулады, кечкенә бәрхет ридикюленнән хуш исле ефәк кулъяулыгын чыгарып иреннәренә китерде һәм шул хәлдә уйга чумып калды. Мин сак кына аның хәрәкәтсез, озын кара керфекләренә, тонык ак йөзенә карадым: бернинди үкенү-газап кебек нәрсә сизелми иде бу йөздә, тик бик ерактагы вакыйгаларга читтән күзәтеп караган төсле тыныч уйчанлык кына чагыла иде. Ниләр күреп уздыра икән ул бу минутта еракка төбәлгән күзләре алдыннан?.. — Сез гафу итегез, — диде Зөһрә ханым, торышын үзгәртмичә, салкын бер тынычлык белән. — Мин ул кичне үзем белән ниләр булганын сезгә сөйләп бирә алмыйм. Гомумән беркемгә дә мин аны сөйли алмыйм. Тик шуны гына әйтә алам: Бәхетгәрәй чиксез куанып, «Зөһрә, Зөһрә» дия-дия, мине каршы алды. Мин, юләр кызый, үземчә, эчемнән катгый карарга килеп, ягъни барам да: «Мине суыкта көтеп йөрмәгез»,— дип әйтәм дә, шунда ук кире борылып китәм дип барган идем... Ләкин... кая инде ул! Әллә ничек менә берьюлы биләде дә алды ул мине... Яман суык иде, урамда йөрергә мөмкин түгел иде, халык булган җиргә дә барырга ярамый иде, һәм ул мине үзенә алып китте. Без бик озак утырдык... Чәй эчтек... Белмим, ничек, нәрсәдән башланып киткәндер, утыра торгач мин аңа бөтен хәсрәтемне сөйләп бирдем. Бөтенләй .билгесез, ят кешегә! Күрәсең, бик тулган инде, күрәсең, беркемгә сөйләргә көчем җитмәгәнне ни өчендер аңа сөйлисем килгән инде... Ә ул тыңлады мине... Сүземне бүлмичә, хәсрәтемне җиңеләйтергә ашыкмыйча, ничектер үз алдына тирәң уйга калып тыңлады ул мине... Аннары сак кына кулымны алып, бераз сыйпап торды, тик шуннан соң гына бик гади итеп, бик якын итеп ул миннән: — Зөһрә, сез миңа ышана аласызмы?—дип сорады. Мин телем белән җавап бирә алмадым, мин хәтта, зәгыйфь ток бәргәндәй, эчемнән калтыранып куйдым, әмма...ышанмыйча булдыра алмавымны, алай гына да түгел, ышанасым килүемне, шуны теләвемне ничектер менә бөтен барлыгым белән тоеп тора идем. Томалана башлаган зиһенем белән тик бер нәрсәне генә аңларга өлгердем: ул инде минем йөрәгемә хуҗа! Я, шуннан артыгын ничек әйтим? Ләкин белегез, ул кичне түккән яшемне мин бүтән беркайчан да түкмәдем. Барысы да — мәхәббәтемдә, сафлыгым да, көчсезлегем дә — барысы да кайнар яшьләр булып чыкты йөрәгемнән!.. Моны үзе кичергән кеше генә аңласа аңлар! Зөһрә ханым тагын тукталып калды һәм таш сын шикелле һич кыймылдамыйча катып торды... Янадан сүзен башлаганда аның тавышы, бугазына нидер утыргандай, тәмам карлыккан иде. — Ә дүрт көннән соң ул фронтка китте. Шул кадәр тиз китеп барасын алдан әйткән идеме ул миңа, юкмы—хәтерләмим. Хәер, аның хәзер һичбер, әһәмияте юк иде. Дүрт көннән китәме, дүрт атнаданмы,— барыбер китәргә тиеш. Бу кадәресен мин ачык белә идем... Мин аны озатырга вокзалга төштем. Ул бик борчулы иде, һаман нидер көтеп минем күземә карый, нидер әйтеп юатасы килә кебек, ләкин җөрьәт итми, курка кебек... Ә миндә үпкә дә юк, ачу да юк, үземне жәлләтәсем дә, муенына ташланасым да килми. Әллә ничек шунда берни аңламыйм да, тоймыйм да кебек... Күрәсең, өермәдәй исеп узган баш җитмәс хәлләрдән соң мин беркадәр әйле-шәйлерәк булып калган идем. Поезд кузгалыр алдыннан мин аңардан бары бер сүз сорадым: — Кайтырсыңмы? — Кайтырмын, диде ул, миңа бик туры карап; саф, хәйләсез күзләре дә аның «ышан!» дип әйтә иде төсле. Аннан көлемсерәп өстәде: — Үтермәсәләр әгәр... — Әйтмә, әйтмә шул сүзне! — дидем мин, кинәт өзгәләнеп. 2 ВС. ә-. № 9. 17 1$; Ул көлеп юатырга ашыкты: — Я, я, Зөһрә, борчылма син, үлемнең хәзер миңа кулы күтәрелмәскә тиеш. Поезд кузгалганда мин аның күкрәгенә капландым, күпмедер вакыт онытылып тордым. Шул чакта аның нәкъ колагым эченә бик җылы пышылдап кына: — Көт, яме!—дип әйткән сүзләрен ишеттем. Ул китте, ә мин... мин аның беркем белмәгән, бернинди закон белән беркетелмәгән хатыны булып калдым. Хәер, нигә мин болай дим? Болан дип әйтергә минем ни хакым бар? Әйтерсең, без алдан сөйләшеп, бергә торырга килешеп кушылган кешеләрбез. Әмма... мин аныкы хәзер... Мин аны яраттым — кояш шаһит! Ә ул?.. Ә ул: «Көт, яме!» диде минем йөрәгемә, һәм мин аны көтәчәкмен, дөньяның асты өскә килсә дә көтәчәкмен! Ләкин сез күз алдыгызга китерә аласызмы минем хәлемне? Авыр дию генә аз аны. Ул кадәресен әйтеп торасы да юк... Ничек кенә аңлатыйм?.. Әйтик, бер җирдә ай тотыла, икенче җирдә торучылар айнып тотылганын күрмиләр, ул алар өчен һаман яктыра әле, — минем хәлем дә нәкъ шуның төсле иде. Мин тотылган ай, минем өчен бөтенесе җимерелде, бөтенесе бетте. Ә бүтәннәр өчен — барысы да искечә әле, барысы да үз урынында: мин кияүгә чыгасы кыз, менә тиздән, алла бирсә, вәгъдәләшкән көн килеп җитәр, туй булыр, без бәхетле яшьләр— ике йортның да фатихасын алып, матур гына тора башларбыз... Бүтәннәр өчен әнә шулай иде, шул өметләр, шул хыяллар белән яшиләр. шуңа әзерләнәләр иде. Хәтта Нәҗип тә берни дә сизмичә калды. Ләкин алар өчен дә ай тотылачак, алар да, бүген булмаса, иртәгә, минем белән ни булганын беләчәкләр. Моны үзем, үз авызым белән аларга әйтеп бирергә тиешмен... Нинди коточкыч авыр, газаплы сынау булачак бу минем өчен! Хәер, өлешеңә чыккан көмешең, ул хакта сөйләп торуның кирәге дә юктыр дип уйлыйм. Тик сузарга ярамый, сузу хәтәр, бик тә хәтәр! Мин әле булган эшкә үкенми идем, дөресрәге, үкенү газабына дучар ителмәгән идем. Бар хәсрәтем — ничек итеп үз хәлемне аңлатып бирү турында гына иде... Әлбәттә, мин бөтен хакыйкатьне әйтеп бирергә җыенмый идем, аңа көчем җитмәсен белә идем... Әмма вәгъдәмне кире алыр өчен, туйны булдырмас өчен миңа бик көчле, ышандырырлык сәбәп табарга кирәк... Нинди сәбәп? Ничек итеп? Берәр хәйлә корыргамы, авыруга сабышыргамы, бүтәнне яратам дияргәме, — әйтегезче, ничек итеп?.. Тагын, кемгә әйтергә — әниемәме, әллә туп- туры Нәҗипнең үзенәме? Кем мине тизрәк аңлар, кем?.. Яшьлек — тилелек шул! Мин көн-төн баш ватам, уфтанам-ут йотам, ә кешеләр йөземнән эчемдәгеләрне укый башлаганнар инде. Гаҗәпмени? Ашавым ашау түгел, йокым йокы түгел, өрәк шикелле йөрим, берәүгә күтәрелеп карый алмыйм, ә Нәҗиптән, төрле сылтау табып, тәмам кача башладым. Үзеннән-үзе бөтенесе ачылып бара. Бер кичне әнием, ниндидер йомыш тапкан булып, минем бүлмәмә ?:ерде. Аны-моны караштыргач, ул миңа күз төшереп алды да гүя болай гына сорап куйды: — Кызым, әллә ничек төсең качкан, авырмыйсыңдыр бит? — Юк шикелле, әни, — дидем мин. Әнием миңа сынабрак карады. — Алайса нидән икән бу?.. Соңгы вакытта ашавыңның да юне юк. Эчем поша минем... Әллә берәр хәсрәтең бармы? Әйт, яшермә. Бу соравы белән әнием минем йөрәгемә кадагандай итте, мин хәтта эчемнән тетрәнеп куйдым. Каушавымнан бары: — Белмим, — дип кенә әйтә алдым. Инде әнием миннән күзен бер дә алмый иде. с-* 19 — Ай-Һай, кызым, нидер яшерәсең син миннән... Белмим, имеш! Сүзмени бу... Ә кем белә соң? Мин дәшмәдем, ләкин шул минутта күңелемә кинәт, әллә барысын да әйтеп биримме, дигән уй килде. Бу бит мин көткән минут, хәзер әйтә алмасам, кайчан әйтермен? Ул арада әнием, авыр сулап, тагын үзе сүз башлады. — Аңламыйм мин сине, аңламыйм! Тиздән туегыз булырга тора. Берәү булса, шатлыгыннан дөньяга сыймыйча йөрер иде. Ә син, хыялый кешедәй, тәмам сүнеп, күләгә төсле йөрисең. Бигрәк тә соңгы көннәрдә... Я, килешәме бу? Нәжиптән яхшы түгел ләбаса. Кешенең күңеленә әллә ни килүе бар... — Килсә килер инде, — дип куйдым мин, нидер уйлаган хәлдә, үзем дә сизмәстән. — Тиле, — диде әнием, ачуланып. — Сөйләшә дә белмисең. Булачак иреңә шулай... Шушы сүзне ишетү миңа җитә калды, әйтерсең, жан жиремә тиде — үземне белештермичә кинәт кабынып: — Минем ирем булмас ул!—дидем. Әнием, шаккатып, ике кулын берьюлы миңа селтәде. — Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!.. Ни сөйлисең? Ә мин, артык тыела алмыйча, тизрәк бөтенесен әйтеп бетерергә ашыгып, сөйләп киттем: — Әнием, бел, мин Нәҗипкә чыкмыйм, чыгарга теләмим... Ярый әле үзең сүз башладың, ничек әйтергә белмичә йөри идем... Мин газапланып беттем, киптем, саргайдым, көн яктысын күрмәс булдым... Мин башта ук аңа чыгарга риза түгел идем, мин аны яратмый идем. Сезне тыңлап, сезнең өчен генә мин вәгъдә бирергә мәҗбүр булдым. Яратып китмәмме дип өметләндем... Ләкин юк, булмый икән, булмый икән, ярата алмыйм икән... Менә нидән минем авыруым, менә нидән минем хәсрәтем! Күрәсең, мин бик кычкырып сөйли идем, — әнием берничә тапкыр мине туктатырга омтылды: — Чү, чү, акрын, акылдан язасыңмы әллә!? Ләкин мин тыела алмый идем инде, шулай да аңа . буйсынып, ахрысы, тавышымны акрынайта төштем: — Әле соң түгел, әле эш узмаган... Туй • булмаска тиеш!.. Мин вәгъдәмне кире алам. Мин гомерем буена бәхетсез булырга теләмим. Юк, теләмим! Көчләмәгез мине, көчләмәгез! Әнием, бичара, кәгазь кебек агарды, хәлсезләнеп урындыкка утырды. Бик озак телгә килә алмыйча торды. Аннары сүнгән тавыш белән: — Үтердең син мине, кызым, үтердең! — диде. Мин, аның аякларына егылудан чак тыелып: — Әни, бәгърем, нишлим соң? — дидем. Әнием гүя мине ишетмәде дә; урындыгының читенә тотынып утырган килеш, башын салындырып беря’ дәшми торды да, уз алдына сөйләнгәндәй: — Юк, башыма сыймый, аңламыйм, акылым җитми, — диде.— Нәрсә соң бу? Ничек болай була соң бу? Вәгъдә бирүеңә тиздән бер ел... Чыгар көнең килеп җитте... Инде мә, рәхим ит! Барысын аудар да ташла... Ни карадың соң син моңарчы? Ни уйлап йөрдең? Юк, Зөһрә, аңлый алмыйм мин моны. Синең белән нидер булган, нидер яшерәсең син миннән... Әйтеп бетер! Мин артык түзә алмадым: — Әни, бәгырькәем, зинһар сорый күрмә!—дидем дә, өстәлгә капланып, бөтен гәүдәм белән калтыранып, үксеп-үксеп еларга тотындым. Әни тиз генә торып, миңа көчләп дигәндәй бер йотым су эчерде, 20 аннары башымны күкрәгенә кысып: «Җитәр, тукта, җитәр, тукта!» дия- дия мине ничек тә тынычландырырга тырышты... Ярый әле, әтием өйдә юк иде. Акрынлап мин басылдым, шулай да үксеп сулкылдавым тиз генә бетмәде. Бу минем иң соңгы елавым булды. Шуннан соң инде бүтән бер тамчы яшь тә миннән чыкмады. Болай истерикага җитеп елавым әниемне куркытса да, аның күңелен бер дә йомшартмады шикелле. Ул уйчан, хәсрәтле, җитди-салкын булып калды. Мин бераз тынычлангач, ул миңа болай диде: — Бел, Зөһрә, бу эшеңнең иң зур җәзасы минем башыма төшәчәк. Бөтен хурлыгы миңа булачак... Онытма шуны... Аннан бераз көтеп, сорап куйды: — Бәлкем, әле кире уйларсың? Мин акрын гына башымны селектем. — Алайса, үзең әтиеңә аңлатырсың. Миннән булмый,—диде әни. Шундый бер мескенлек белән әйтте ул моны, кинәт ана йөрәгенең ачы газабы бөтен тирәнлеге белән миңа ачылган кебек булды. Бәгърем телгәләнде, әмма телем тибрәнә алмады... Шуның белән сүз бетте, әнием үз бүлмәсенә китеп ятты. Шул кичтән аның башы сызлый башлады. Ә икенче көнне иртән әти мине үз янына чакырып алды. Ул үзенең челтәр төпле борынгы креслосында утырып тора иде. Сүзне тыныч башлады: — Син кичә әниеңә нәрсә дип әйттең? Әти кирәген генә сөйләргә гадәтләнгән кеше, шуңа күрә аның туры соравына туры җавап бирергә кирәк иде. Гәрчә аңардан бик курыксам да, үзе кебек тыныч булырга тырышып, мин турысын гына әйтеп бирдем: — Нәҗипкә чыкмыйм дип. — Чыкмыйсың? Нәҗипкәме? — Әйе. — Сәбәп? Ни өчендер каушабрак: — Мин... яратмыйм аны, — дидем. — Чепу-ха! — диде әти зәһәр елмаеп һәм урындыгын шыгырдатып куйды. — Яратмыйм! Кара син аны! Кисейная барышня! Ничего, хатыны булгач, яратырсың. — Ә мин аның хатыны булмыйм. Әти миңа күзенең агы белән карады, бераз иреннәрен кыймылдат- иалап торды, гүя сүз табу куәтен югалтып җибәрде. — Так, так, — дип торды да көч белән, һәр сүзенә басым ясап әйтте: — Син, ахмак кызый, нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? Аңлыйсыңмы син бу юләрлегеңнең ахыры ни белән бетәчәк, ә?.. Бер ел буена вәгъдә куешып йөреп, чыгар көн килеп җиткәч кенә баш тарту, беләсеңме, чем пахнет? Берәү дә бит синең «яратмыйм» диюеңне чынга алмаячак. һәркем, бу кызый намусын югалткандыр, дип уйлаячак. Сизәсеңме син моның хурлыгын?.. Юк, кыз гынасы, без сиңа башбаштакланырга юл куймабыз! Әтиемнең бу кадәр рәхимсез сөйләшүе минем ачуымны китерә башлады. — Көчләп бирер идегезмени? — дидем мин, кыюланып. — Көчләп бирергә дә хакыбыз бар, — диде әти, кресло тоткасына учы белән каты сугып. — Вәгъдә биргәнче син ирекле идең... Шул чакта нечкә хисләрең турында уйлар идең. Ә вәгъдә биргәч — точка! Вәгъдә — иман, яратып бстермәсәң дә чыгарга тиешсең! Әгәр инде ахмаклык эшләргә чамалыйсың икән, без үзебезнең ата-ана хокукыбыз белән файдаланырга мәҗбүр булачакбыз. Без синең абруең өчен 21 дә, киләчәк тормышың өчен дә җаваплы кешеләр. Без сиңа үзеңне дәг безне дә хурлыкка төшерергә ирек бирмәбез. Әти үзенчә мең мәртәбә хаклы — мин моны үтә яхшы аңлыйм. Ул үз сүзендә искиткеч нык тора торган кеше — бу да миңа бик яхшы билгеле. Шулай булгач, ул мине аңлаячакмыни? Арада упкын, төпсез упкын... Шул упкын аша дәшкәндәй мин, ике кулымны күкрәгемә куеп: — Әтием, зинһар мине тыңла әле!—дим. — Нәҗипкә вәгъдәмне ихтыярсыздан бирдем. Сез кыстаганга күрә бирдем. Башта ук яратмый идем мин аны... Сүз биргәч, яратып китмәмме дип уйладым... Ләкин юк, ярата алмыйм икән, аз гына да ичмасам ярата алмыйм икән. Я, шулай булгач, ничек итеп мин аңа чыга алыйм? — Хыял, романтика, балалык, әллә нәрсә бу!—диде әти, тәмам кызып. — Мәхәббәткә бозык караш! Ахмак караш!.. Нәҗип кебек кешене яратмыйча мөмкин түгел... Бүтәннәр аның чабуына ябышырлар иде әле. Нарком булырлык кеше ул! Хәер, нәрсә сөйләп торырга! Эш беткән, син аныкы булырга тиеш, вәссәлам! — Юк, әти, аңла, булмый ул, — дидем мин, үземне нишләтергә белмичә. — Үтерсәгез дә мин аңа чыга алмыйм. Әти беренче тапкыр күргәндәй әллә нинди сәер, ят бер караш белән миңа төбәлде. Шулай кадалып, күпмедер дәшми торды да, чыраен сытып, муенын суза төшеп, акрын гына сорады: — Әйт дөресен, кем белән буталдың? Мин агарынып, яшен суккандай бер мәлгә катып калдым, аннан ике кулым белән йөземне капладым да атылып чыгып киттем. Нинди хурлык, нинди хурлык! «Кем белән буталдың?» Әгәр бит аның шиге нахак булса, мин үземне нишләтмәс идем. Ләкин... кайдан бу шик? Ни өчен алар минем ел буена сузылып килгән газапларымны күрмәделәр дә «буталуымны» бик тиз сизеп алдылар? Яратмыйм, чыкмыйм дигәнгә күрәме?.. Соң бит бу минем үз эшем, йөрәгем эше ләбаса! «Буталу» — алар тапкан кешене яратмау, ә бүтән берәүне яратып китү нәтиҗәсе ич. Нигә алар шуны аңламыйлар, нигә көчлиләр, нигә?.. Хәер, бу «иигә»ләрнең җавабын эзләп торудан хәзер файда юк... Әти белән сөйләшкәннән соң, мин ничектер усалланып киттем... Бәгърем катты. Каяндыр тәвәккәллек килде, һәм мин шул ук көнне барысын да Нәҗипнең үзенә әйтеп, эшне берьюлы бетерергә булдым. Көндез аңа шалтыратып, кайчан кайтасын белдем һәм кайтышлый ук безгә керергә куштым. Әлбәттә, мин Нәҗипнең мине дөрес аңлавына ышанмый идем, ләкин бу кадәресе минем өчен барыбер иде инде. Тизрәк белсен дә, тизрәк... бетсен! Хәзер аны өйгә кертергә ярамый иде, — килер вакыты якынлашкач, мин үзем киенеп каршы чыктым. Озак та үтмич ул килеп җитте. Мин, әйдә бераз һавада йөрик дип, аны урам буйлап алып киттем. Нәҗип болай каршы алуга гаҗәпләнә калды һәм туп-туры: «Нәрсә булды, әллә өйдә берәр күңелсезлек бармы?»—дип сорады. — Бар, — дидем мин. — Нәрсә, әллә Заһидә апа авырыймы? Мин бераз дәшми бардым. Нәрсәдән башлап, ничек дип әйтергә? Ул бит инде миңа шактый якын булып әверелгән кеше... Булачак ирем... Әнә ул ничек ^пошынып әнием турында сорады. Ә мин аңа хәзер коточкыч нәрсә әйтергә тиешмен. Кинәт йөрәгем авыртып кысылды, үкенүдерме, икеләнүдерме — белмим нидер — бәгъремне тырнап узды. Бер мәлгә үземне аның алдында искиткеч гаепле итеп хис иттем... Белсәгез, никадәр авыр иде миңа бу минутта! Ләкин... әйтергә кирәк. Ничек тә гадирәк, тынычрак булырга тырышып, аңа: — Бездә җитдирәк хәлләр булды әле, — дидем. 22 — Тагын нәрсә? — Безнең туй булмаска тора бит, Нәҗип... — Ничек алай, кем аркасында? Мин тирән итеп бер тын алдым. — Минем аркада. — Синең аркада? Аңламыйм. Хоть убей! — Мин сиңа чыкмаска булдым, Нәҗип... Нәҗип баганага килеп бәрелгәндәй, еш-еш күзләрен йомгалап алды. — To-есть, как? Миңа? — Ул кулы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте.— Миңа чыкмаска?.. Шутишь что ли? — Юк, шаяртмыйм, Нәҗип, дөресен әйтәм. — Что за чертовщина!—диде ул, тукталып. — Как понять? Ни өчен? Мин аның кешелек намусы уянмасмы дип, мөмкин кадәр дусларча йомшак итеп сөйләп бирергә теләдем: — Нәҗип, дөрес аңларга тырыш мине... һәрбер өйләнүнең нигезендә чын мәхәббәт ятарга тиеш — шулай түгелме? Ә миндә, үзең дә сизгәнсеңдер, сиңа карата беркайчан да чын, тирән ярату булмады. Мин бик озак газапландым, бик күп уйландым һәм менә чынлап ярата алмавыма тәмам ышангач... сиңа чыгудан тыелып торырга булдым. — Ә вәгъдә? — Мәсьәлә вәгъдәдәмени! Сүз бит безнең киләчәк тормышыбыз турында бара. Ә яратусыз... Ул ярсып минем сүземне бүлде: — Вәгъдә бозу — подлость. Бу — во-первых. Во-вторых, яратмагач бирмиләр аны... — Әйе, мин гаепле, — дидем мин, башымны иеп, акрын гына. — Ләкин мин ышанган идем... яратып китмәмме дип ышанган идем. Нишлим?.. Минем ихтыярымдамыни ул? Нәҗип сабырсызланып чыраен сытты, тагын усал сүз әйтә башлады, шуннан мин, белсен барысын да тизрәк дигәндәй, ашыгып аны бүлдем: — Нәҗип, аңла, талашудан файда юк хәзер, мин инде... бүтәнне яратам... Нәҗип кинәт сүзсез калды, йөзе бердән таштай катып киткән кебек булды, тирән итеп еш-еш сулый башлады. Күпмедер шулай телгә килә алмыйча барганнан соң, бу үз алдына әйткәндәй: — Понятно! — дип куйды һәм шунда ук үзенең тәкәббер-салкын кыяфәтенә кереп, прокурор шикелле, сорашырга тотынды: — Күптәнме сез бүтәнне яратасыз? Мин, юләр, аны-моны абайламыйча, юашланып кына җавап биреп бардым: — Юк, күптән түгел. — Кем ул? — Бер хәрби кеше. — Так, так... Кайда таныштыгыз? — Анысы сиңа нигә кирәк инде... — Гафу, бу минуттан мин сезнең өчен«син» түгел, — диде бу, салкын нәфрәт белән. Кинәт телемне тешләгәндәй булдым, — шулкадәр уңайсыз булып китте миңа... Гарьләнүемнән нишләргә белмичә, шунда ук аны ташлап китәсем килде, ләкин гөнаһ шомлыгына каршы нидер тотып калды. — Кайда ул кешегез?—диде бу тагын. Мин дәшмәдем. — Сездән сорыйм? 23 Башымны читкә борып, иренемне тешләгән килеш сүзсез бара бирдем. Шуннан Нәҗип минем алдыма чыгып басты да туп-туры йөземә карап: — Сез просто... —диде, ягъни хатын-кыз өчен иң авыр, иң кабахәт сүзне әйтте. Битемә, әйтерсең, пычрак идән чүпрәге белән китереп сукты... Үзе кисәк кенә борылып китеп барды, ә мин йөрәгемә тотынып, баскан урынымда катып калдым... Зөһрә ханым аз гына тынгандай итте, ләкин шунда ук, торышын һич үзгәртмичә — һаман шулай давылга каршы торган кеше төсле башын артка каерыбрак, күзләрен яртылаш йомып, — карлыга төшкән тавыш белән яңадан башлап китте: — Тагын ни сөйлим?.. Фаҗиганең ахыры шул: өйдә һич чыдап булмаслык атмосфера туды. Әнинең кисәтүе дөрескә чыкты: бөтен авырлык, бөтен газап аның өстенә төште. Әти аны рәхимсез рәвештә талады һәм барлык гаепне аның өстенә аударды. Янәсе, ул мине тәрбияли дә белмәгән, карый да белмәгән, саклый да белмәгән. Әнием чынлап урынга ятты. Бер ай авырды ул. Мин аны карадым, ләкин ул телдән язгандай бер генә тапкыр да миңа «кызым» дип дәшмәде. Тик терелә башлагач кына аның күңеле эреде, яңадан ана мәхәббәте уянды, күзләрен тутырып-тутырып миңа карый торган булды. Бу эчкә баткан моңсу күзләрдә мин эчке кичерү генә түгел, элеккегә караганда да минем өчен тирәнрәк борчылу, кызгану һәм йөрәккә төшәрлек сүзсез ярату күрә идем... Күкрәгенә ятып елыйсым килгән чакларым аз булмады, ләкин мин елаудан узган идем инде. Әмма әти... әти мине бик озак кичерә алмады. Елга якын диярлек ул минем белән сөйләшмәде. Бер өй эчендә торып, без очрашмаска тырыша идек. Бергә утырып ашау-эчү бетте; ул залга килеп керсә, мин чыгып китәм, мин керсәм, ул чыгып китә торган иде... Башта ул мине, бәлкем, өйдән дә куган булыр иде, ләкин әнинең авыруы аркасында гына тыелып калды шикелле. Ләкин шулай да вакыт дигән нәрсә үзенекен итә. Аның өчен дә бит мин бердәнбер кыз... Нәҗип кебек шәп кияүне югалту аңа нихәтле авыр булмасын, ә ата мәхәббәте барыбер өстенлек алырга тиеш иде. Кыскасы, акрынлап кына ул да миңа йомшарды, йөзеннән ачулы караңгы чырай китте, исемем белән дәшә башлады. Әмма ул минем ни эшем, ни тормышым белән кызыксынмас булды. Гүя аның кыяфәте миңа: «Инде үз җаеңны үзең кара», — дип әйтеп тора иде. Тагын ни сөйлим?.. Әйе, тагын шул: әнием авыргач, миндә беренче мәртәбә ачы үкенү хисе кузгалды. «Нишләдем мин, нишләдем мин!» дия идем, чәчләремне йолкырдай булып... Ни хакым бар иде минем әниемне мондый хәсрәт утына салырга, әтиемне яртылаш картайтырга?.. Бөтенесен бәхетсез иттем, үземнең сафлыгымны югалттым, ә шулар бәрабәренә ни таптым, ни алдым?.. Шундый уйлар белән бәгърем телгәләнгән чакта мин аңа эчемнән: «Нинди зур явызлык эшләп киттең син миңа!» — ди торган идем, ләкин, ышанасызмы, һичбер үпкәсез, ачусыз... Әйе, мин аңа ачулана алмый идем. Бары аны гына гаепләргә хакым юклыктан түгел бу, ә башка, тирәнрәк сәбәптән иде... Вакыт узды, үкенү басылды, газап онытылды, ә Бәхетгәрәй йөрәгем түрендә утырып калды. Бу — мәхәббәт иде. Айлар узды, еллар узды, ә мин аны һаман көттем. Мәҗбүр булганга күрә генә түгел, юк, кешеләр бар иде, теләгәндә — иргә дә чыгып була иде, ләкин мин Бәхетгәрәемне көттем. Бары өч-дүрт көн генә бергә булуга карамастан, ул ничектер миңа үзенең туып-үскән җирләрен дә сөйләп өлгергән иде. Дим буеннан мин, дигән иде, атаем — умартачы, дигән иде... Миннән ул: «Бал яуганын күргәнең бармы?» дип сорый иде. Мин юк дигәч, ул дәртләнеп сөйләп китә иде: «Чынлап та бал ява, иртәнге чык белән юкә, имән 24 яфракларына төшә ул. Без, малайлар, бөрчек-бөрчек ширбәт кунган яфракларны өзеп, ялап йөри идек. Тукта, менә безнекеләргә кайткач, мин сине баллы яфраклар белән сыйлармын әле...» — ди иде... Шушы авыр, газаплы көннәрдә аның мине юатырга теләп сөйләгән сүзләреннән, үзе генә түгел, туып-үскән җире дә якты булып, ягымлы булып, чәчәкле булып күңелемә сеңеп калды... Мин, кояш чыкканын көткән шикелле, сугыш беткәнен көттем, мин үземне урманга баллы яфрак җыярга алып барачак абыемны көткән шикелле аның кайтуын көттем. Әгәр шул чакта бу хыялларымны бсрәрсенә сөйләсәм, ул кычкырып көлгән генә булыр иде. Узып барышлый гына очраган, аннары каядыр ут эченә китеп югалган солдат кешене көтеп утыру, әлбәттә, «чистый юләрлек» иде. Ай күрде, кояш алды! Юк ул. Китте дә эзе суынды. Әмма ул минем йөрәгемнән китмәгән иде. Әмма аның колагым эченә җылы пышылдап: «Көт, яме!» дигән сүзләрен мин оныта алмый идем, юк, оныта алмый идем. Бөтен сугыш буена ниләр уйлап, ниләр кичергәнемне, нинди хәлләр күрергә туры килгәнне сөйләп тормыйм инде. Ул үзе озын бер хикәя. Ләкин бөтен авырлыклардан иң авыры минем өчен билгесезлек иде. Беләсезме, Бәхетгәрәй белән хат язышырга мөмкин түгел иде бит. Ул үзе шулай аңлатып китте: мине хат язышып булмый торган җиргә һәм эшкә җибәрәләр, диде. Ләкин, ниләр уйламыйм, ниләр кичермим, мин барыбер аны көтүдән туктамадым. Өметләрем иң какшаган чакта да, акылым ышанып җитмәсә дә күңелем белән аның кайтасын ничектер сизеп тордым. Миңа, минем яныма кайтмый кала аламы соң ул? Юк, юк, кайтырга тиеш, кайтачак!—дия идем мин үз-үземә ниндидер бер юләр ышану белән. һәм ул кайтты. Сугыш бетеп бер ел узгач, кайтты ул минем кара егетем, минем Бәхетгәрәем!.. Олайган, чигә чәчләре агарган, ике каш арасына тирән сызык яткан, әмма кечкенә күзләре һаман элеккечә җылы бөрки, ак тешләре елмайганда гүя саф йөрәгеннән килгән нурдан балкый... Шундый ук гади, шундый ук табигый ул, бер дә яшерен нәрсәсе юк кебек, барысы да көн яктысыдай ачык, барысы да... әйтеп бетергесез якын, кадерле... Бәхетгәрәем — бәхетем минем!.. Зөһрә ханым тынды, күзләрен йомды, озын керфек очларыннан энҗе бөртегедәй ике яшь тамчысы, ак йөзендә туктала-туктала, акрын гына тәгәрәп төште. Мин өнсез идем, мин бер сүз дәшәргә җөрьәт итмәдем, һәм кирәкми дә иде ул. Хәзерге минутның таләбе бу... Тимик, кеше шундый газаплар бәрабәренә алган бәхетен үзе генә беткәнче кичерсен! Әнә шулай тәмамланды Зөһрә ханымның хикәясе. Сөйләр алдыннан ул миңа бик борчылып: «Аһ, аңласагыз иде сез!» дип әйткән иде... Аңладым шикелле мин аны. һәрхәлдә миңа бик күптән билгеле булган бер хакыйкатьне раслады ул: мәхәббәтсез яшәү — бәхетсезлек. Ләкин мәхәббәт — йөрәк эше. Бернинди исәпхисап, мәҗбүрият, көчләү, ялы- ну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа ала... Зөһрә ханымның бәхете — ул шуны вакытында сизә белгән, аңлый белгән һәм гомерлек үкенечтән, ә, бәлкем, зур бәхетсезлектән котылып кала алган. Өч көннән соң мин аны шәһәр вокзалыннан озатып калдым. Халык күп иде, шау-шу күп иде, барысы да — китүчеләр дә, озатучылар да — ял итүче халык, дөнья кайгысы юк, шатлык та уен-көлке, кәрзин-кәр- зин җимешләр, бәйләмбәйләм чәчәкләр... Зөһрә ханымның да кулында кучкыл-кызыл һәм ап-ак чәчәкләр бәйләме. Соңгы минутлар. Бирегә төшкәндә генә безнең арада, моңарчы сөйләткәннәрнең дәвамы буларак, тагын сүз кузгалган иде. Хәзер исә Зөһрә ханым дулкынланып соңгы сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга: — Сезнең йөрәгегездә миңа карата нинди хис уянганын сиздем мин... Әмма сез аны телдән әйтмичә яхшы иттегез. Р.әхмәт, моның өчен... Күрдегез инде, мин үземнең мәхәббәтемә яратмау аша килдем, икенче төрле әйткәндә, иң элек ярата алмауның нәрсә икәнен татыдым, аннан инде мәхәббәтемне таптым... Шуңа күрә ул миңа бик кадерле, күз алмасыдай саклыйм мин аны... Минем әйтер сүзем юк иде инде, тик болай гына сорап куйдым: — Зөһрә ханым, әйтегез әле, сезнеңчә нәрсә ул мәхәббәт? — Мәхәббәтме? Мәхәббәт — яраткан кешеңне бәхетле итү ул... • Зөһрә ханым моны һич уйлап тормастан әйтте. Мәхәббәткә, бәлкем, мең төрле җавап бардыр, әмма бу аның җавабы, аның иманы иде. Ниһаять, поезд кузгалыр вакыт җитте. Зөһрә ханым миңа кулын сузды. Л1ин түбәнчелек белән иелеп, аның кулын үптем, соңра күтәрелеп күзләренә карадым... Күзләре аның, озын коңгырт керфекләр күләгәсеннән караган зәңгәр күзләре, соңгы мәртәбә миңа гүя: «Кичерегез!»— диде. Поезд китте. Мәңге яшел җирнең кояшын, диңгез дымын, чәчәкләрен, шат кешеләрен алып китте. Миңа татлы газап, гомергә онытылмас әче сагышлы гүзәл хатирә калдырып китте. Вокзал мәйданына чыккач, мин: «Нишләргә? Кая барырга?» дип шактый уйланып тордым. Аннан җәяүләп кенә шәһәргә таба киттем. Минем бернинди планым да, максатым да юк иде. Бара-бара шәһәрне узып, диңгез буендагы паркка җиткәч, аякларыма ияреп дигәндәй, яр башындагы бер кечкенә кафэга кердем. Ачык террасаның читендәге буш өстәлләрнең берсенә барып утырдым. Түбәндә, киерелә биреп, очсыз-кырыйсыз диңгез җәелеп ята. Бу кичке сәгатьтә нинди тыныч һәм нинди юаш ул. Әйтерсең, беркайчан да аның котырып чайкалган, үкереп улаган чагы булмаган... Кемне алдыйсың син, диңгез? Кояш яңа гына баеган иде. Күтәрелеп карасам, агарынып калган күк йөзендә, кай арададыр калкып өлгергән Зөһрә йолдыз тын гына балкып тора. Нәкъ каршымда... Юанычым минем! Язмыш менә тагын мине шул ук «Дулкын» санаторийсенә китерде... Бер ел — безнең хыялыбыз алдында нинди кыска, нинди көчсез ул!.. Бөтенесе, бөтенесе күз алдыма килде дә басты. Суынмаган эзләр... Әйе, суынмаган эзләр!.. Шул эзләр әнә диңгезгә дә алып төшә, шул ук эзләр әлеге тау башындагы карт имән төбенә дә алып менә... Юкка гына мин: «Вакыт — һәрнәрсәдән шифалы дәва, үтәр, басылыр, онытылыр» дип үземне юатып маташканмын икән. Менә барысы да яңадан терелде... ... Мин аны оныта алмыйм, мин аның үзен дә, тавышын да оныта алмыйм. Күптән сагынып көткән көй булып очрады ул миңа... Очрады, шушы тын юлларны минем белән бергә таптады, көлде-җырлады, гыйбрәтле үткәнен сөйләде, аннары вакыты җиткәч, ак-кызыл чәчәкләр бәйләмен күкрәгенә кысып, миңа кулын изәп китте дә барды. Үз дөньясына, үз тормьпйына, үз бәхетенә!.. Гомергә, мәңгегә! Инде юк ул минем өчен... Әмма, әйтегезче, дуслар, йөрәккә төшкән көйне тиз генә, ансат кына онытып буламы соң?

Бетте