Логотип Казан Утлары
Чын әкият

Яңа диңгез

Карабаш авылы янында Зәй елгасының уң як яры буйлап таулар тезелгән. Берләре аның тәбәнәк, икенчеләре биек, өченчеләре тагын да биегрәк. Кайсысы итәкләре белән Зәйнең нәкъ үзенә кадәр төшкән, кайсы кукраеп өскә үрләгән, кайсы киртләчләнеп буйга яткан... Нинди генә кызык исемнәр бирелмәгән ул тауларга: Бур тавы, Коелы кул, Аргы Чүмәлә, Бирге Чүмәлә, Тамбикә, Каравыл тау... Үзенә күрә һәр тауның күрке, даны бар; халыкта сөйләнә торган әкияте, җырлана торган җыры бар. Коелы кул — култыгындагы саф, салкын сулы коесы белән атаклы, Бур тавы дигәне акбуры белән билгеле. Авыл башындагы бер тауга кешеләр Тамбикә дип исем биргәннәр. Бу тауның түбәсендә бөдрә куаклар үсә, кечкенә чишмә чыга. Тамбикә чишмәсе җырларда гына җырлана торган чишмәләрнең бик күп сыйфатларын үзенә җыйган: көмештәй челтерәп агуы, саф су тамчыларының энҗе бөртекләредәй җемелдәшеп як-якка чәчелүе, көмешсымап ялтырап таш өстеннән тамып торуы дисеңме... Тамбикә яшьлек тавы, гашыйклар тавы. Элек бу тау башында гашыйк егетләр сылу кызларның суга төшкәннәрен көтеп утырганнар. Күпме ярсу йөрәкләргә дәва булмагандыр да, күпме кавышуларның, кайнар мәхәббәт сүзләренең, вәгъдәләрнең шаһиты булмагандыр бу чишмә! Яз көннәрендә карлар бетеп, тау ачылгач, яшьләр, кызлар җыелышып Тамбикә тавына күтәрелә, уеннар уйный, җырлаша, шау-гөр килә торган булганнар. Бирегә явыз старостаның таягы да, усал муллаларның бәддогасы да менеп җитә алмаган. Яшьлек үзенекен иткән, шушы Тамбикә чишмәсе кебек, бөтен каршылыкларны җимереп өскә — яктыга, иркенгә омтылган. Ул заманнардан бирле Тамбикәдән күпме сулар акты, ләкин тау башы һаман үзенчә яши: табигате белән кызыктырып кызларны суга китерә, тау ачылу белән яшьләрне кунакка чакыра; түбәсендә яшел чирәм үстергән тау ел саен кешеләрне сабан туйларына, бәйрәмнәргә әйди. Бу таулар арасында иң биеге, иң мәһабәте — Каравыл тау. Ул, чыннан да тауларның хуҗасы, аксакалы булып баскан да, сул ягындагы Тамбикәне кочаклаган килеш, көн-төн йокламый, тирәсендәге тауларны, кырларны, урманнарны күзәтә, каравыллап тора кебек. Үзенең алты йөз йорты белән Карабаш авылы да шушы тау янына килеп сыенган. Авылның бер башы, иркәләнеп, аның итәгенә үк менеп утырган. Бу да тикмәгә түгел: имеш, биредәге өйләрне Каравыл тау К 70 канат астына ала, бәла-казалардан саклый имеш, Зәй ташыганда су тими, янгын вакытында тау очы зыянсыз кала. Тау очының уттан- судан исән калуы очраклы хәл булгандырмы, Зәй аръягында утыруын- нандырмы, шунысы бар: Карабаш халкы, бигрәк тә тау очы, үзенец Каравыл тавын якын күрә. Л\енә Коелы кул белән Тамбикә арасына кысылып, бер төптән үскән тагын ике тау бар — Аргы Чүмәлә һәм Бирге Чүмәлә. Зәй буе калкулыгында печән чүмәләләренә охшаш бу ике игезәк тауга карата, ни өчендер, халыкта җырлар да җырланмаган, истәлекләр дә сөйләнмәгән. Ахры, ул таулар кеше күзенә гади чүмәлә булып кына күренгәннәр, аларда хис, шигърият уятырлык нәрсә табылмаган. Ә ул нәрсә бу тауларда бар икән. Бу тирәләрдә геологлар бай нефть ятмалары таптылар. Карабаш кырларында, Зәй буйларында, үзәннәрдә биек-биек нефть вышкалары калкып чыкты. Нефтьчеләр әлеге тау башларына менәргә дә курыкмадылар— үзләренең кырык биш метрлы вышкаларын утыртып, тау түгбәләрен тагын да югарырак чөеп җибәрделәр. Чүмәлә таулар өстендә нефть фонтаны атылды, авылны, кырларны яктыртып газ факеллары кабынды. Моңарчы бернинди исеме-аты, даны-шөһрәте булмаган Чүмәлә тауларга да җыр килде. 1955 ел карабашлыларны тагын таңга калдырды. Чүмәлә тауларга кулларына өчаяклар тоткан, аркаларына рюкзаклар аскан кешеләр килделәр, палаткалар корып, учаклар ягып җибәрделәр. Шунда торып, Чүмәлә тау буйларын, Зәйне, Олы болынны, Калын әрәмәләрне тикшерергә, язарга, карта битләренә төшерергә тотындылар. Авыл кешеләре, анда диңгез буласын ишеткәч, хәйран калдылар. Ул көннәрне халык арасында: — Олы болын белән Чүмәлә тауны тоташтырып Зәйгә буа буачаклар икән! — Чүмәлә тау янында диңгез булачак икән! — Анда насос станциясе салыначак икән!—дигән сүзләр йөрде. Чүмәлә таулар телдән төшмәде! — Чүмәлә тау буенда диңгез! Әкият бу, чын әкият! Ләкин бу Чүмәлә таулар турында әкият тә, яңа легенда да түгел, чынбарлык, хакыйкать иде. Гидрологларның Чүмәлә тау буендагы киң уйсулыкны булачак диңгез урыны итеп сайлап алуы тикмәгә булмаган. Бу елларда Татарстан нефтьчеләре «кара алтын»ны катлам басымы ярдәмендә чыгаруга күчтеләр. Алтынчы бишьеллыкта Татарстан илебезгә гаять күп нефть бирергә тиеш. Бу мөһим бурычны үтәүдә су кудыруның гаять зур роле бар. Ләкин мондый алым белән эшләү бик әкрен бара. Хикмәт судан тора. Нефтьтән бушап калган иксез-чиксез җир асты савытын тутырырдай зур сулар юк бу тирәдә. Хәзергә девон катламына су кудыру эше җир астының үзеннән алынган су белән генә алып барыла, һәм ул бик аз — кирәкле басымны саклый алмый әле. Кешеләр үзләре дә күрәләр: Карабаш кырларында инде күп кенә скважиналар фонтанлауларын туктаттылар, җәен-кышын бөркелеп торган газ факеллары күп урында янмый башладылар. Димәк, девон ачыга, су сорый. Нефтьчеләр Зәй елгасын буып, сусаклагыч ясаганда һәм тәүлегенә 30— 40 мең кубометр су кудырышлы насос станциясе салганда гына су проблемасы хәл ителер, дигән фикер әйттеләр. Шул фикер яхшы дип табылды. Тиздән Карабашка гидротөзүчеләр килде, йөзләгән машиналар, экскаваторлар, бульдозерлар, земснарядлар килде, су басасы урыннан авыллар күченде һәм Чүмәлә тау буенда диңгез ясау эше башланды. 71 Карабашлылар моңа җанлы шаһит кына булып калмадылар, үзләре дә, гидротөзүчеләргә кушылып, диңгез ясарга киттеләр. Быел инде алар сусаклагыч төзелешенең соңгы—өченче язын кичерәләр иде. 2. КОМСОМОЛ-ЯШЬЛӘР ШТАБЫ Яз үзенең килүе турында февральдә үк хәбәр бирде. Гомердә күрелмәгән хәл: юлларга март азакларында гына чыга торган тиресләр чыкты, кырларда кар өсләре челтәрләнде, урамнарда гөрләвекләр кузгалды. Кояш кызуына чыдый алмыйча, таулар ак бүрекләрен салдылар. Иртә яз галәмәтләре Карабаш гидротөзүчеләрен аякка бастырды. Быелгы яз алар өчен шатлык белән бергә күпме эш, борчу, мәшәкать .алып килә. Бу язда Чүмәлә тау буенда диңгез җәеләчәк. Гидротөзүчеләр соңгы һөҗүмгә, дөресрәге, оборонага хәзерләнделәр. Штаб ашыгыч утырыш җыйды. Сугыш алдыннан була торган утырыш кебек, кыска, ләкин җитди утырыш иде бу. Кеше күп килде — бүлмәдә энә төртер урын да калмады. Өстәл тирәсенә сыймаганнары стена буйларына, почмакларга сыендылар, ишек төпләренә чүгәләделәр. Түрдә, өстәл башында утырган чем-кара чәчле, кысыграк күзле кеше — штаб начальнигы Хәниф .Нәҗипов, прорабларның, мастерларның язга хәзерлек буенча информацияләрен тыңлады, аннан сүзне комсомол комитеты секретаре Валентин Цветковскийга бирде. Нәҗиповның уң ягындагы имән урындыктан таза гәүдәле, киң җилкәле егет күтәрелде, ике кулы белән өстәлгә таянып, алдындагы кәгазь кисәгенә карап торды да ашыкмыйча гына сүз башлады. Башта тыныч күренсә дә, сөйли торгач, егетнең тавышы көрәя барды, иренеп кенә ачылган соры күзләре зурайдылар, битләренә кызыллык йөгерде. Ул йөрәккә моң, күңелгә шом сала торган соңгы көннәр турында сөйли иде. Әйе, яз килә. Сусаклагычны су басар көннәр җитә. Ташу кузгалганчы эшләнәсе эшләр бик күп. Буага өч мең кубометр бетон җәясе, дүрт мең кубометр таш түшисе, йөз миллион кубометр балчык саласы бар. Валентин сөйли һәм, үзендә туган борчылуны башкаларда да күрергә теләгәндәй, күзләрен утыручыларның әле берсенә, әле икенчесенә таш- .лый, һәр җөмләсен беркетеп, кадаклап барган шикелле, зур йодрыкларын өстәлгә сугып ала. — Күбенә түздек, азына түзәрбез, җиңәрбез! Штабтагылар секретарьның сүзен тын да алмый тыңлыйлар, ара- тирә кәгазьләрне кыштырдатып блокнотларына нәрсәдер язгалап куялар. Арада чәчләре коелып беткән, башларына чал кергән агайлар да бар. Болары штабның консультантлары — инженерлар, прораблар, мастерлар. Алар да тыңлый, алар да яза. Менә, өстәлнең аргы башында, Цветковскийга каршы идарә начальнигы Николай Корнеевич Панченко, янәшәсендә, иелә төшеп, сусаклагыч төзелешенең өлкән прорабы Яганов утыра. Идарәнең баш инженеры Дубровский да, партоешма секретаре Бондаренко да биредә. Күбесенә әле сакал-мыек та чыкмаган егетләрне шушы өлкән абзыйларның зур дикъкать белән тыңлап утырулары, кул күтәреп, әдәп белән генә алардан сүз сораулары, «Яшьләр ни әйтерләр, каршы килмәсләрме?» дип, шикләнеп кенә чыгыш ясаулары, чит кешегә, әлбәттә, сәер тоелыр иде. Ләкин гаҗәпләнерлек нәрсә юк: штаб яшьләрнеке. Карабаш сусаклагычы төзелешендә комсомолецлар һәм яшьләр эшли. 'Төзелештә дә алар үзләре җитәкчелек итәләр. 72 Бу штаб — чын-чыннап сугышчан штаб. Биредә берәр мәсьәлә каралдымы — ул үтәлми калмый. Штаб моны эштә күрсәтте һәм утыручылар арасында штабның эшчәнлегенә карата шик тотучылар юк иде инде. Күптән юк иде. Ләкин, бүген, Цветковскийиың чыгышында яңгырап киткән: «Без яшьләр, сынатмабыз, үтәрбез, булдырырбыз» кебек сүзләр Ягановка дәлилсез, буш куык булып тоелдылар, һәм ул түзмәде, урыныннан сикереп торды. — Гафу итегез. Бу Иван Иванович тагын бюрократлана, каршы сөйли диярсез инде. Дөрес, ташуга кадәр эшне бетерергә кирәк, ләкин секретарьдан аңлатып бирүен сорар идем: нинди юллар белән, ничек? Конкретрак... Штабтагылар дәррәү селкенеп куйдылар. Кайсы көлде, кайсы каты итеп тамак кырды. Цветковский белән Иәҗппов үзара пышылдашып алдылар. — Тагын башлана икән... — диде идарә начальнигы борчылып. Кешеләрнең болай итенүе күптән булган бер вакыйгага бәйле иде... ...Штаб 1956 елның 27 апрелендә, Карабаш сусаклагычы төзелеше комсомол-яшьләр төзелеше, дип игълан ителгән көндә оешты. Ул вакытта штабның төзелештәге меңгә якын эшче яшьләр белән җитәкчелек итә алуына ышанучылар аз иде. Әле төзелешнең яшьләр кулына тапшырылу уңае белән җыелган тантанада ук, кызлар, егетләр трибунага басып, үзләренә тапшырылган ышанычны акларга сүз биргәндә үк, утыручылар арасында: — Кая, буламы соң яшьләргә җитәкчелек итү! — Сүздә генә кала, формальность!—диючеләрне күпләп ишетергә- була иде. Төзелеш хуҗалары — «Татспецстрой» трестының 18 нче идарә җитәкчеләре. кайнар котлау чыгышларын тәмамлап трибунадан төшкәч, үзләре әйткән сүзләргә үзләре үк ышанмадылар. «Мондый зур, җаваплы төзелешкә җитәкчелек итүне яшьләр булдыра алмыйлар, әлбәттә» дип нәтиҗә ясадылар. Штаб оешты, эшли башлады. Ләкин өлкән прораб Иван Иванович Яганов яшьләрнең җитәкче үзәген танырга теләмәде. Яңа туган штабка ярдәм итәсе урында, киресенчә, штабта күтәрелгән һәртөрле инициативаны буып килде, һәр яңалыкка каршы барды. Бер төзелештә ике җитәкче булу мөмкин түгел, дип карады булса кирәк. Штаб төзелештә комсомол-яшьләр бригадалары булдырырга уйлады—өлкән прораб рөхсәт бирми, янәсе, иске бригадалар таркала. Штаб членнары бетон ясауны механикалаштыру, материалларны бер җиргә туплау нияте белән бетон заводы төзергә тәкъдим керттеләр — Яганов моңа да риза түгел. Имеш, артык мәшәкать, кирәксезгә көч түгү, төзелешкә берничә бетон болгаткыч куйсаң да җитә. Яшьләр, гомумән, өлкән прораб белән уртак тел таба алмадылар. Иван Иванович янына киңәшкә килсәң, ул холыксызлана, күтәрелеп бәрелә, сүгенә башлый: йомырка тавыкны өйрәтми, башыгыз яшь, фәлән дә төгән... Моңа кадәр дә өлкән прорабның яшьләргә мөгамәләсе шәптән түгел иде: кемгә дәшми, кемне бер дә юкка сүгеп ташлый, кемнең хаксызга нарядын кисә... Яшьләр Ягановны штаб утырышына чакыртырга булдылар. Иван Иванович белән барысы турында да ачыктан-ачык сөйләшәселәре килде аларның. — Минеме? Мине тикшерергә башлары яшь әле аларның, иреннәреннән аналары сөте кипмәгән, — дип көлде Иван Иванович, моны ишеткәч. Килмәде. Аны көтеп утырган штаб членнарының сөмсерләре коелды. Кайберәүләр кайтырга җыендылар. — Без дә йөрибез инде шунда штаб исемен күтәреп... 73 Моим кайсысы әйткәндер—слесарь Мөҗәһит Гыйсмәтуллиимы, украин егете Николай Цокурмы, шофер Алексей Богомоловмы, ләкин авыз эченнән генә әйтелгән бу сүз бик ачынып, әрнешеп чыкты, аны бар' да ишеттеләр һәм ул штабтагыларныц йөрәгенә ут салгандай итте. Ягановны тикшерергә җыелган утырыш штабның эш стилен тәнкыйтьләүгә күчте. Членнар үзара кычкырышып алдылар, штаб начальнигы Нәҗиповның йомшаклыгына бәйләнделәр. — Авторитет юк. Эшчәнлегсбез утырышлар уздыру, стена газетасы чыгарудан ерак китми! — Принципиальлек җитми. Сөйлибез, кычкырышабыз да бетә! — Штабның эшен Ягановтан башларга, үзебезне танытырга кирәк! Иртәгесен штаб утырышына начальник Панченко да, идарәнең партия, профсоюз җитәкчеләре дә килгән иде. Бүгенге кебек зур утырыш иде ул. Килми калу Иван Ивановичка мөмкин булмады. Штаб членнары Иван Ивановичтан эше турында информация ясауны сорадылар, ләкин өлкән прораб «Хәзерләнмәдем» дигән сылтау белән информациядән баш тартты. Яшьләр, шуны гына көткән кебек, штабның төрле почмакларыннан Иван Ивановичка «һөҗүмгә» ташландылар... Утырыш «Ягановны эшеннән алуны сорап администрация алдына куярга» дигән карар чыгару белән тәмамланды. Утырышта идарә начальнигы ләм-мим сүз дәшмәде, ничек килгән булса, шулай кайтып китте. «Дәшмәү — ризалык галәмәте», — дип уйладылар штаб членнары,, тик ул алай булып чыкмады. — Нишләдегез сез, егетләр? Ягановиың кем икәнен беләсезме? Анда чирек гасырлык стаж, тәҗрибә, практика! Олы кеше ул Яганов!—дип каршы алды штаб начальнигын икенче көнне Николай Корнеевич. — Ә сез безнең карарны үтәгез, — диде штаб начальнигы тыныч кына һәм Панченконың алдына машинкада яңа гына басылган утырыш беркетмәсен китереп куйды. Гүя Николай Корнеевичның сүзләрендә дә, Ягаиовның «олылыгы»ида да эше юк иде аның. Начальник карарны укып чыкты, кәгазьне бер читкә этеп куйды, бармаклары белән өстәлне шыкылдата-шыкылдата Нәҗиповка карап тора башлады. — Дөрес эшләмәдегез, егетләр. Бер селтәнүдә кешенең башын өзеп төшерергә ярамый. — Николай Корнеевич авыр сулап алды.— Карар чыгарудан элек партия, профсоюз оешмалары белән, администрация белән киңәшергә кирәк иде... — Барыгыз да шунда булдыгыз ич!—диде Хәниф. Николай Корнеевич дәшмәде. Әйе, җитәкчеләр бар да шунда булдылар. Булдылар, әмма берсенең дә яшьләргә каршы барырга кыюлыклары җитмәде. Ул көнне яшьләр шулкадәр усалланганнар иде, араны килештерергә теләгән кешегә дә Иван Ивановичка эләккән кебек эләгәчәк иде. «Ярар, аппетитларын бозмаска кирәк, хаталарын соңыннан аңлатырмын, ә Яганов тупаслыгына күрә алсын әле» дип уйлады ул көнне Николай Корнеевич штабта һәм зур кызыксыну белән штаб членнарының, комсомолецларның ничек Иван Ивановичны «яклауларын» карап утырды. «Менә кайда икән ул көч! Менә кайда икән ул энергия! Урынлы файдаланганда болар белән диңгез түгел, океан ясап булыр» дип, яшьләргә сокланды идарә начальнигы, дөньясын онытты. Бары Ягановны эшеннән алу турында карар чыгарылгач кына исенә килде ул. Эш болай зурга китәр дип кем уйлаган? — Бәлки, килешерсез Иван Иванович белән? — диде Панченко Нәҗиповка. — Без аңа кисәтербез... — Юк, Николай Корнеевич, күрәсебез дә килми ул бюрократны! 74 Панченко тагын уйга калды. Нишләргә соң болар белән? Яганов прораб буларак яхшы кеше. Эшкә каян тотынырга, аны нәрсә белән ■бетерергә икәнен белә. Егерме биш елдан артык эш тәҗрибәсендә кулыннан Карабаш сусаклагычы кебек уннарча корылмалар, төзелешләр үткән. Кавказ, Баку, Красиоводск нефтьчеләренә күпме промышленность объектлары, нефть эшкәртү заводлары, магистральләр салып биргән. Производство характеристикасы начар түгел. Ә үз-үзен тотышы? Беркайда да язылмаган. Димәк, хезмәтләре йолып калган булган. Бу юлы судан коры гына чыга алмас инде. — Ну, ярый, Нәҗипов, Яганов турында партбюродан соң әйтермен. Гомумән, мин сезнең якта, һәр эштә дә шулай булыгыз... Ягановны эшеннән алуын алмадылар, икенче эшкә, идарә аппаратына күчерергә булдылар. Билгеле, Иван Ивановичның хезмәтләре дә, семья шартлары да исәпкә алынган бугай. Бу штабның җиңүе иде. Бу вакыйга штаб членнарына рух бирде, эшчеләр арасында штабка икенче караш тудырды. Яганов китте, гүя яшьләрнең ташып торган энергиясен тотып торучы киртә җимерелде. Яшьләр шунда ук бетон заводы салырга керештеләр. Сусаклагычта комсомол-яшьләр бригадалары оешты, контроль постлары. «җиңел кавалерия» отрядлары төзелде. Бюрократларга, эшкә •салкын караучыларга, ялкауларга көн бетте. — Яганов кадәр Ягановны да утлы табага бастырды штаб, шаярма!— диделәр аларга яшьләр, кисәтеп. Бетон заводы өлгерде. Иң четерекле булган гравий табу һәм чыгару да бик тиз хәл ителде. Ерак түгел, Зәй ярына земснаряд куелып, гравий чыгару өчен комсомолецлар экипажы оештырылды. Ләкин ул да •бетон заводын гравий белән тәэмин итеп бетерә алмады. Идарәнең транспорты җитешми иде. — Земснарядтан бетон заводына магистраль салып бирсәгез икән!—дип үтенделәр идарәдән. Штаб яшьләр белән киңәшү өчен утырыш җыйды. Бетон хакында ныклап сөйләшми булмый. Бетон биредә төп материал. Су ташлау каналын, күперне, насос станциясен тулысы белән тимер-бетоннан коярга кирәк. Бер километр озынлыгындагы плотинага 30 см. калынлыкта бетоннан «күлмәк» кидерәсе бар. Төзелешкә барлыгы 46 мең кубометр бетон кирәк. һәрвакыттагыча, бу көнне дә утырышта чыгыш ясаучылар күп булды. Бетон заводына гравий китерү буенча һәркем үз фикерен, үз планын, үз тәкъдимен кертергә тырышты. Штаб начальнигы Нәҗипов, гадәтенчә, чыгышларны ахыргача тыңлап утырды да торып басты. — Минем мондый тәкъдимем бар: сөйләүләрне кыскартырга, хәзер үзебезгә труба салырга китәргә. — Дөрес, дөрес!—дигән хуплау тавышлары ишетелде штабта,— югыйсә без сөйләнергә ярата башладык. Анда завод гравий көтеп ята! Тавышка куеп тормадылар. Нәҗипов утырышны ябык дип белдерде. Яшьләр Зәй буена төшеп киттеләр. Әлбәттә, кайберәүләр үзләренең чиста өсбашларына карап алдылар. Тик киемнәре турында берәү дә сүз кузгатмады. Якты, җылы май төне узып китте, кояш чыкты. Яшьләр ардылар, ялыктылао. Ак күлмәкләр, үтүкләнгән чалбарлар тузан-туфракка буялды. Аның каравы ике йөз метр озынлыгындагы магистраль труба, чокырлар, канаулар аша уздырылып, бетон заводына китерелгән иде. — Чуртан кушуы буенча эшләнгәндер, — дип гаҗәпләнделәр иртән эшкә килүчеләр моны күргәч. Бу «чуртан» принцибы штабка ошап китте. Бер нәрсәне ашыгыч хәл итәргә кирәк булдымы, штаб «утырыш» җыя. Членнар, ни буласын 75 алдан сизенеп, балта-көрәкләр алып, эш киемнәреннән киләләр. Штабта аяк өсте генә сөйләшеп алалар да эшкә китәләр. Бервакыт, насос станциясе өчен котлован казыганда, җир астыннан су чыгып чокырны басты. Тиз арада йөзләгән кубометр суны насослар белән суыртып алырга кирәк иде. Штаб утырыш җыйды. — Аңлатып торуның кирәге бармы?—дип шаяртып сорады штаб начальнигы членнардан. — Сөйләргә теләүчеләр, тәкъдимнәр бармы! Нәҗиповның нәрсәгә җыйганын күптән белгән штаб членнары көлеп җавап бирделәр: — Сөйләүләрне кыскартырга, хәзер үк котлованга китәргә дигән •тәкъдим бар. Нәҗипов утырышны ябык дип игълан итте, яшьләр көлешә-көлешә котлованга киттеләр. Штабның авторитеты үсте. Эшче яшьләр аны үзләренең җитәкче •органнары итеп кабул иттеләр. Төзелеш хуҗалары, прораблар, мастерлар, берәр кыен эш килеп чыкса, турыдан-туры штабка йөгереп килделәр: «Коткарыгыз, ярдәм итегез». Диңгез төбен хәзерләгәндә шундый хәл булды. Аргы Чүмәлә тау итәгендәге шартлатып чыгарылган балчыкны чистартудан бульдозерчылар баш тартканнар—эшләргә курыкканнар. Тау итәге текә, эшләргә ифрат җайсыз. Абайламый йөрсәң, бульдозерың-ниең белән мәтәлләп китүең бар. Монда эшләү үзенә күрә осталык та, батырлык та сорый. Иван Иванович урынына өлкән прораб булып калган Лев Михайлович Квурт аптыраган — кайсына кушмасын, бульдозерчы башта тауны карап килә, аннары: — Булдыра алмыйм, башым ике түгел, — дип кул гына селти икән. Лев Михайлович штабка килде: — Коткарыгыз, табыгыз миңа йөрәклерәк бульдозерчы! Акчасында тормам... Штаб тауда эшләү өчен яшь, тәҗрибәле бульдозерчы Борис Поповны җибәрде һәм Борис штабның ышанычын аклап кайтты. Иван Иванович бу вакытта идарәнең план бүлегендә инженер булып эшли һәм яшьләрнең бөтен эшен зур кызыксыну белән күзәтеп килә иде. Үзе конторада утырса, уе, күңеле төзелештә иде аның. Эше тыныч, беркем белән дуслашасы, кычкырышасы юк — алдындагы кәгазеңне ал да сыз! Ләкин мондый эштә эшләгәнме, эшли ала торган кешеме Яганов?! Ул дау, көрәш ярата торган кеше, гомере буе шуның шулпасында кайнаган, шунда картайган. Төзелештә яшьләрнең уңышларына куана, ялгышларына ачына иде ул. Кайдадыр су ташлау каналын бозганнар — бетон тигез салынмаган... Котлованны судан чистартканда насосларның электромоторларын яндырганнар... Үзе урынына өлкән прораб булып калган Квуртның тәҗрибәсезлеге аркасында, браклар җибәргәли икән... Иван Иванович төзелештә үзенең кирәклеген сизә башлады. Түзмәде, яңадан үз эшен сорады. Яганов төзелешкә икенчерәк булып кайтты. Яшьләргә карашы үзгәргән, тупаслыгы да бераз кайтышлы, мин-минлеге белән дә килешерлек. Турысын әйткәндә, — Иван Иванович яшәргән, матурланган. Көн •саен штабка килә, яшьләр белән дусларча сөйләшә, аларның ялгышларын төзәтә, киңәшләр бирә. Эшче яшьләр Иван Ивановичны үз •семьяларына алдылар, үзләренең укытучылары, акыл бирүчеләре итеп күрделәр. Идарә начальнигы Ягановпы очраткан саен әллә чынлап, әллә шаярып, аңардан сорый: — Ну, Иван Иванович, яшьләр ничек, сынатмыйлармы? — ди. Әлбәттә, Иван Иванович яшьләрне күтәрелеп мактамас, юк, ул андый түгел, аңарда әле теге каһәр суккан мин-минлек тә, тупаслык калдыгы 76 да ое^мәгән. (Бит андый нәрсәне киемдәге тузанны кагып төшергән кебек кенә төшереп булмый.) Шулай да әйтә: ' — Бераз арт якларыннан чыбыркылап торсаң булдырырлар. Яшьләр болай ярыйсы, — ди. Николай Корнеевич аңлый. «Бу инде яшьләргә карата иң югары бәя. Иван Ивановичның рәхмәте. Димәк, эш яхшы, ул яшьләрдән риза». Өлкән прораб белән яшьләрнең «ахирәт дуслар» булып китүенә Николай Корнеевич шатланып туя алмый иде, бүген Ягановның кинәт кенә реплика ташлавы аның кәефен бозып җибәрде. — Әллә араларында тагын бер-бер хәл булдымы?—дип шөбһәләнде ул һәм Цветковскийның Ягаповка җавабын көтте. Валентин җавап эзләп кесәсенә кермәде. — Беләм, сез, эш күп, сусаклагычны язга өлгертә алмабыз, читтән көчләр кирәк булыр, димәкче буласыз. Кирәкмәс, өлгертербез! Конкрет кына шул. Валентин өстәлдән штабның алдай хәзерләнгән мөрәҗәгатен алды һәм штабтагыларга карый-карый укый башлады: «Яшь төзүче! Карабаш сусаклагычының Татарстан нефтьчеләренә су бирер көннәре килеп җитте... Кадерле иптәш! Язгы ташуга каршы үткәреләчәк чараларга бәйле булган көндәлек заданиене үтәми торып син үзеңнең эш урыныңны ташламаска тиеш...» 3. ЯЗ КИЛДЕ Аргы Чүмәлә таудан кояш күтәрелде. Зәй буеннан алып авылга чаклы сузылган гигант күләгә ашыгып тау итәгенә чигенде, елгага төште һәм дулкыннарга буталып юкка чыкты. Тау башыннан күренгән кояшның беренче нурлары суда чагылып җемелдәшә, анда йөзеп йөргән кар һәм боз кисәкләренә бәрелеп аллы- гөлле чаткылар чәчә, салават күпере төсләре чыгара иде. Эшкә килгән егетләр, кызлар вахта машиналарыннан төшү белән плотина өстенә менәргә ашыктылар. Эш башланганчы, сусаклагычтагы соңгы язның кабатланмас миражын күреп каласылары, күңелләренә сеңдерәселәре килде аларның. Минут эчендә буа өстендә иллегә якын кеше җыелды. Бар да түбәнгә, сусаклагыч төбенә карый, күршесенә төртә-төртә шатлыгын уртаклаша: — Әнә, су җыела башлаган! — Күрәсезме, бозлар ярылган! — Ташу китәргә тора! Дөрестән дә, сусаклагыч төбенә кечкенә күл җыелган, ләкин бу әле язгы су түгел, боз өстенә чыккан туш кына. Шулай да ул ’кешеләрдә яз хисләрен уяткан, аларны балаларча куандырган. Хәтта һәркөн биредә, плотина сөзәклегенә бетон җәюче Еливанов, Синюков бригадасы егетләре дә җыелган суны яңа күргәндәй итенәләр, очарга өйрәнүче кош балаларыдай талпынаталпына диңгез төбенә карыйлар, сикерешәләр. — Яз килә, яз! Арада тагын да ныграк сикерүчеләр, көррәк кычкыручылар бар. Алары инде Карабашның үз егетләре, үз кызлары — Садыйков Сарим, Асы- лова Рәсимә, Фәтхетдинова Дания, Ханнанов Әхәт, Хөсәенов Нәфисләр. Алар өчен язның килүе бигрәк тә шатлыклы. Диңгез булачак... Үз авылларында... Эшчеләр артыннан ашыга-ашыга Цветковский да күтәрелде. — Нәрсә, ташу кузгалганмы әллә?—дип сорады ул эшчеләрдән, үрне менеп җитәр-җитмәс. 77 Җавапны егетләрдән алда кызлар өлгерттеләр: — Эне шул, ә секретарь язга хәзерләнеп йөри! — Чынлапмы? Плотина өстенә басу белән Валентин, кулын маңгаена куеп, зур соры күзләрен тутырып, сусаклагычка карады. Валентинны ышандыра алуларына куанып, кызлар көлештеләр: — Шулай да шүрләде! — Әле яз Ташкенттан яңа гына утырып чыгып киткән, ди, тыныч бул. — Февральдә үк чыккан иде инде ул. Чишмә вокзалында билетын югалтып килә алмыйча ята, ди. Әйе, бар да түземсезләнеп язны, шаулап, ярсып ташу килүен, сусаклагычның диңгез булып җәелүен көтә, тик яз шулкадәр кырыс—һич якты чырай күрсәтми, шулкадәр саран — суын тамчылап кына бирә. Яшьләрнең плотина өстендә җыелып торуларын күргәч, Иван Иванович та түзмәде, «Әллә ташу кузгалганмы тагын?» дип, көенеп будкасыннан чыкты, биек сөзәклек буйлап буага менеп китте. — Нәрсә бар? — Ташу кузгалырга тора, Иван Иваныч! Вәт тапканнар шатланыр нәрсә! Авызыгыздан җил алсын! Язның Килүенә арада бер Яганов кына хафалана иде. Ул җитди, кырыс, нәкъ быелгы яз төсле. Сусаклагыч төбенә дә куркынып карый. Юк, карамый да — җыела башлаган суны сизеп, читкә борыла, күрмәмешкә салына. Мөмкин булса, ул быелга язны гел китермәс иде. Әле ташу килгәнче эшлисе эш муеннан. «Гаҗәп халык бу яшьләр! Буага мең кубометр бетон җәяргә кирәк, ә алар ташу көтеп яталар. Инде төп башына утыртмасалар гына ярар иде...» — дип уйлый өлкән прораб. — Урыннарга, иптәшләр, урыннарга! — Иртә бит әле, Иван Иваныч. Иван Иваныч җилкәләрен җыерып куйды. — Иртә, имеш! Ә мөрәҗәгать? Штаб моннан бер айлар элек типографиядә бастырылган мөрәҗәгать тараткан иде. Улһәркая: контора алларына, бетон заводына, экскаватор, автомашина ишекләренә ябыштырылды һәм, кая гына барсаң да, үзенең эре хәрефләре белән йөрәккә шом салып: «10 апрельгә сөзәклекне бетонлауны тәмамларга» дип кычкырып тора иде. Бу — су астында каласы урын, кичектергесез эш. Дүрт көннән унынчы апрель, ә сөзәклеккә мен, кубометрлап бетон җәясе калган. Бүген-иртәгә ташу көтелә... — Сүзебездә торырбыз, Иван Иваныч, үтәрбез! Эшчеләр теләр-теләмәс кенә таралдылар. Валентин аларны эчке бер кызгану белән карап калды. Бүген якшәмбе. Көн шундый матур, җылы. Чүмәлә тау ягыннан искән җил яз исен — дымлы балчык, яшь бөре, үлән исләрен ташый. Кайдадыр еракта, Калын әрәмә ягында кара каргалар тавышы ишетелә. Кайтуларына бер агачны, бер куакны да калдырмый кисеп бетергәннәр, оя өчен урын сорап кычкыралар, күрәсең... Сусаклагыч төбендә әледән-әле шартлап бозлар ярыла... Бер дә кузгалмый, көне буе шушы буа өстендә, яз кочагында гына иркәләнәсе иде дә бит. Вакыт юк. Менә өченче атна инде эшчеләр ял- сызнисез, көн-төн эшлиләр. Унар, уникешәр, ундүртәр, сәгать эшлиләр. Монда фронт. Штаб чакыра: «Көнлек заданиене үтәми торып, син үзеңнең эш урыныңны ташламаска тиеш». Көнлек заданиенең никадәр икәнен сез Синюков, Елнванов бригадаларыннан сорагыз. Чүмәлә тау ягындагы сөзәклекне бетонлаучы Синюков егетләре төнге сәгать өчтә китәргә тиешләр иде, кояш күтәрелде, ә алар һаман эшлиләр. Моны Иван Иванович та күрә, башкалар да белә, профсоюз оешмасы да калып 78 эшләүгә каршы бармый. Вакыты шундый, кирәк. 51з киләсен килерг эшлисе эшен эшләр. — Валентин! Цветковский! Аңа Иван Иванович кычкыра иде. Валентин өлкән прораб янына килде. Яганов, ниндидер сер әйткән шикелле, Цветковскийга иелде. — Соңгы көннәрдә яшьләрдә тынычлану сизәм. Бик тә куркыныч тынычлану. Син ул нәрсәне чамала... Бүген алар буаның су басасы өлешен тәмамларга тиешләр, аңладыңмы? Валентин Иван Ивановичка баш какты да плотина буйлап аргы башка юнәлде. Юлда Чүмәлә тауларга, әрәмә якларына, плотина артындагы коймаларга карап барды. Аның тормышында күпме эзләр, истәлекләр калдырган сусаклагыч корылмаларын биектән күзәтү аңа чиксез ләззәт бирә иде. Уйласаң, һәркайда аның кулы тигән, азмы-күпме хезмәте кергән. Әнә бетон заводы... Ул аны салуда, автоматлаштыруда катнашты. Әнә, насос станциясе. Котлован казыганда чокырын судан арындырганнар иде... Менә су ташлау каналы. Аны бетонлаганда ВЛКСМ Өлкә Комитетына язып бетон насослары кайтартты. Валентин, плотинаның ныклыгын белергә теләгәндәй, каты-каты басып барды, урталыкка җитте, бераз туктап торды да тагын китте. Бу урынга ул шофер чакта беренче олау балчыкларын салган иде. 1955 елның печән өсте. Үзбушаткычына экскаватор чүмеченнән төшкән дымлы балчыкны төяп, менә шушы урынга килеп туктады ул. Яшел болын уртасына бер олау балчыгын койды да аны кабинасыннан төшеп карады. Киң уйсулыкта аның бушаткан йөге күренми дә иде. «Диңгезгә бер төкерек» дип көлде ул. Яңадан бер олау китереп бушатты, тагын төшеп карады — артмаганмы, янәсе. Юк. Ул көнне иллеләп машина эшләде, ә тәгәрмәч астында бер илледә балчык җыелмады. Валентин күңелсезләнде. Проектта күрсәтелгән бер километр озынлыкта, йөз илле метр киңлектә, илле метр биеклектәге буа өчен 2 миллион 200 мең кубометр балчык китереп өяргә кирәк, йөзләгән машина унар ел буе ташыса да җиткерә алмас төсле, файдасыз эш эшләп, юкны бушка аударып йөргәндәй булып тоелды аңа. Үзенең эшеннән ямь дә, тәм дә тапмады. Көн саен балчык ташыды һәм руль артында гел уйланып йөрде. Бит, Кавказ кадәр Кавказдан комсомол путевкасы белән килде, ә эшләгән эше күзгә күренми, каядыр төпсез чокырга, упкынга төшеп югалгандай югала. Ил төкерсә, күл буласын, тамчыдан су җыеласын оныткан, күрәсең. Көннәр үтү белән, буа сизелер-сизелмәс кенә күтәрелде — аңа инде машиналар да үрмәләп менә алмый башладылар, буаның өстеннән йөрергә туры килде. Тормыш күңеллеләнде... дигәндә генә, аны төзелешкә механик итеп күчерделәр. Югарыга күтәрделәр. Тик яраткан машинасыннан, уңайлы кабинасыннан, шомарган баранкасыннан аерылу аңа читен булды. Үзен зур төзелештән, күнегелгән шау-шудан, иптәшләреннән аерылган итеп санады, ләкин ялгышты. Бик нык ялгышты. Сусаклагычтагы барлык төр машиналарның, механизмнарның һәм аларда эшләүче йөзләгән эшчеләрнең кече командиры булды ул, идарәнең комсомол комитеты секретаре итеп сайланды. Шулай итеп диңгез төзелешенең кайнап торган казанына килеп төште. Яңа эш көрәш белән башланды. Ул елны шпунт эше иң авыр процессларның берсе иде. Булачак буаның нигезенә дизель һәм пар чүкечле коперлар белән 1 100 тонна авырлыгындагы шпунт кагып, тимер койма кою үзе генә дә бу эшнең никадәр авыр, мәшәкатьле икәнен күрсәтеп тора. Бу эш күп айларга сузылды, ташбака тизлеге белән генә барды Шпунт сугу белән җитәкчелек итүче ике мастер, шул елны гына Горький төзелеш институтын тәмамлап килгән Волков белән Захаров, эшнең 79 сөйрәлүен һәрвакыт җирнең катылыгына, коперчыларның тәҗрибәсезлегенә сылтадылар. Җир каты, коперчылар да тәҗрибәсез — урындагы эшчеләр арасыннан гына алып куелганнар иде, ләкин хикмәт анда булмады. Штабтан җибәрелгән «җиңел кавалерия»челәр, рейдтан кайткач, Волков белән Захаровның инициативасызлыклары, коперчыларны эшкә өйрәтмәүләре, үз эшләренә салкын караулары турында сөйләделәр. Контроль постлары ике яшь белгечнең көн буе күләгәдә утыруларын күрделәр, коперчылар арасында: «Әз каксак та, күп каксак та бер түлиләр», дигән ялгыш караш таралганлыгын әйттеләр. Штаб шпунт кагу эшен аерым утырышта тикшерде, комсомолец Волков белән Захаровка эшкә салкын караулары өчен шелтә бирде, шпунт участогына вәкил итеп Цветковскийны җибәрергә карар итте. Цветковскийның килүе шпунтчыларга ошамады. — Комсомол секретаре чыбыркыларга килгән,—диделәр алар, Валентинга кырын күз белән карадылар, һаман искечә, «көн узсын»га гына эшләмәкче булып маташтылар. Штабта кисәтүгә карамастан, Волков белән Захаров эленке-салынкы йөрүләрендә дәвам иттеләр, вәкилнең сменага корылган яңа графигына буйсынмадылар. Ул гына да түгел, эшкә соңга калып, эчеп-исереп киләләр, эшчеләргә задание дә бирмичә, ятып йоклыйлар. Мол н иягә язып чыгарулар да, кулларына шешә тоттырып, стена газетасына төшерүләр дә, ачуланулар да, шелтәләр дә — берсе дә ярдәм итмәде. Штаб һәм ВЛКСМ комитеты аларны комсомолдан чыгарырга, эшләреннән куарга мәҗбүр булды. Ул чагында аларның ничек булса да биредән китү өчен юри, сәбәп эзләп, шундый түбәнлеккә барганнарын берәү дә белмәгән иде. Җимерелгән тәртипне торгызу өчен Валентин күп көч куйды. Коперчыларның ике комсомолец яшьләр бригадасын төзеде, шпунт кагуда социалистик ярыш оештырды, хезмәт хакын юлга салды. Нәтиҗәдә, копёрчылар элек ел буена каккан кадәр шпунтны өч ай эчендә кактылар. Тезелеш авралдан чыкты. Әйе, биредә андый киеренке вакытлар аз булмады. Бар эш тә җаваплы булды, ашыгыч булды, мөһим булды. Эш каты бураннарда да, коеп яуган яңгырларда да, ачы суыкларда да туктамады. Валентин өч елга бер генә булса да тыныч узган көнен хәтерләми. Былтыргы ел елганың юлын ябу белән үтте. Иң кирәк вакытта төзелеш цемент кытлыгында утырды, автомашиналарның запас частьлары, резиналары бетте. Тревога куптарырга, Советлар Союзының заводларына, алариың комсомол оешмаларына хатлар язарга, телеграммалар сугарга, хәтта Валентинның үзенә обкомга, совнархозга, ВЛКСМ Үзәк Комитетына кадәр барырга туры килде. Волков һәм Захаров кебек авырга түзмәгәннәр төрлесе төрле юллар белән төзелештән киттеләр. Тимер куллы, батыр йөрәкле патриотлар гына калды монда. Быелгы яз барысыннан да авыр һәм җаваплы, ләкин яшьләрнең берсе дә төзелешне ташларга җыенмыйлар. Алар ташуны күкрәкләре белән каршы алырга әзер. Валентин яшьләр янына килеп җитте. — Сәлам егетләргә! Бетончылар, исәнләшеп торырга вакыт юклыкны аңлатып, бетон җәйгән җирдән көрәкләрен шапылдатып куйдылар. — Сәлам, сәлам! Цветковский сөзәклекнең буеннан буена күз йөртеп чыкты, кояшка карап алды, изү сәдәбен ычкындырып җибәрде. — Кыздыра... Дмитрий Синюков, кояшка пешкән кызыл йөзен күтәреп, хәйләле елмайды. — Кояшмы, Иван Иванычмы? — Икесе дә, Митя. 80 Дмитрий, папиросын авызына каба-каба, секретарь янына килде, — Нәрсә, өлгертә алмас, диләрме? — Шуланрак... — Син дә шикләнә башладың инде? — Юк та... Сүз буаның су баса торган өлеше турында бара иде. Бу— куркыныч •сызыгы дип атала. Әллә фронттагы кебек киеренкелек хөкем сөргәнгә, әллә начальствоның бу урынны тоташтай штурмлап торганына күрә, күпләр инде аны фронт линиясе дип тә йөртәләр. Әйе, штурмлыйлар, ләкин бу штурмчылык түгел. Биредә эш кышын да туктамады. Бетон •салкыннарда да җәелде, өшемәсен өчен бетон өстенә махсус юрганнар ясатып яптылар. Тик кыш кыш инде ул, хәзергенең өчтән берен дә эшлән булмады — бетон җәю эше язга — җылыга калды. Хәзер трест, идарә җитәкчеләренең дикъкате сөзәклектә. Төзелешкә килгән һәр кеше биредәге эш белән кызыксынмый калмый — бетон җәючеләрне өсләрендә торып эшләткәндәй эшләтәләр, һаман бертөрле сорау белән йөдәтеп бетерәләр: — Ничек, су килгәнче өлгертә алырсызмы? Дмитрий алардан чын тую белән туйган, сораучыга пошынмыйча гына үзенең гадәттәге җавабын бирә: — Эш бездән калмас. Сораучы, әлбәттә, бригадирның җавабыннан канәгать түгел, коры тоелган вәгъдәгә ышанасы килми, я штабка, я Иван Иванович янына кайтып зур тавыш кузгата: — Анда сөзәклектә аврал, өстәмә көчләр куярга, контрольлек итәргә кирәк, — дип күрсәтмә бирә башлый. Ләкин Дмитрийның сүзе үлчәүгә салынган. Ул сөйләнергә яратмый. Дмитрийны яхшы белгән Цветковский аның теңкәсенә тиюне кирәк санамый, иртән үзенең бер күреп китүе белән барысын аңлата иде. Бүген дә ул шулай эшләде. Кисәтәсе, әйтәсе сүзләре барысы да эчендә калды — китте. Синюков, аны озаткач, эшчеләре янына төште. — Бүген линиягә җитмәсәк, эш куркынычта. Әйдәгез, егетләр, корырак тотыйк! —диде ул. Көн төшкә таба бик нык җылытып җибәрде. Тау битеннән аккан гөр- .ләвекләрнең чылтырап сусаклагычка төшкән тавышлары, аяк астындагы туң җирнең мәлҗерәве, анда машиналарның батып ятулары язның килеп җиткәнен белдерә иде. Көн кыздырган саен, Иван Ивановичның хәрәкәте дә тизләнде. Ул көн озын бер Еливанов, бер Синюков бригадасына, бер насос станциясенә йөреп тора, һәркайда «чыбыркысын» шартлата: — Тизрәк, тизрәк. Кичен синюковчылар да, еливановчылар да штабка килеп рапорт бирделәр: — Фронт линиясе үтәлде. Нәҗипов белән Цветковский ал арны җиңү белән котладылар, тик Иван Иванович кына канәгать түгел иде. — Ә тарихи ташулар булса? Сезнең линиягез аста калып, бетончыларга водолаз костюмы кияргәме? — Ул йөз елга бер генә була ич, Иван Иваныч! — Табигать хәлен белеп булмый. Шул йөзенче ел, бәлки, быелдыр, эшне төнлә дә дәвам итәргә! —диде өлкән прораб. Иртәнге вахта машинасы прораб будкасы янына килеп туктаганда, Синюков һәм Еливанов бригадасыидагылар, эшчеләргә кул изәп, дөнья •бетереп кычкыралар иде: — Ташу! Ташу! Диңгез! Эшчеләр машиналардан шыбырдап коелдылар да туп-туры плотина өстенә йөгерделәр. — Диңгез килгән, диңгез! Минут эчендә машина янында берәү дә калмады. Иван Иванович кабинаның ачык калган ишеген япты да: — Ай, балалар, балалар!—дип көлеп куйды, үзе дә тынына кап- ланакаплана артларыннан китте. Төн эчендә Карабаш иңкеленә шактый су җыелып өлгергән, су Олы болынның, Калын әрәмәнең бер өлешен баскан, Чүмәлә тау итәгенә менгән. Ул бертуктаусыз килеп, ишәеп тора, диңгез көзгесе киңәйгәннән- киңәя бара. Ул, эшчеләр күз алдына китергәнчә, тау-тау бозлары белән, ярсып, үкереп килми, тыныч кына кырыйларга җәелә. Олы болын, Чүмәлә тау итәкләре, әрәмәләр, коры җир белән мәңгегә саубуллашып, су астында кала баралар. Плотина сөзәклегеннән су һаман саен югарырак үрмәли. Плотинаның тимербетон маңгаен йомшак дулкыннар юалар. Зарыгып көткән диңгезне бар да тыныч кына күзәтә. Эшчеләр, көнләшеп, карабашлыларга карап алалар. — Шәп бит, ә? — ди Цветковский Карабаш егетләренә, кызларына, елмаеп. — Үз авылыңда диңгез булу — нинди бәхет. Мөгаен, бу вакытта Карабашта туып үскән Әхәт тә, Нәфис тә, Рәсимә дә, Сарим да шул бәхет турында уйлаганнардыр. Алар барысы да бала чакта бу үзәннәрдә какы, кузгалаклар җыеп йөрделәр, әрәмәләрдә тал чыбыгыннан балык ауларга җәтмә үрделәр, күптән түгел болынында печән чаптылар, печән җыйдылар. Хәзер инде анда диңгез. Үзләре ясаган диңгез... Хөсәенов Нәфис өч ел элек кенә монда гидрологлар экспедициясендә катнашып, аларның өчаякларын күтәрешеп йөрде, хәзер диңгез карап тора... Ханнанов Әхәт армиядә моряк булып хезмәт иткән иде. Аннан киткәндә диңгезне башка күрмәм дип уйлаган иде. Хәзер үзе ясаган диңгезгә үзе сокланып, шаккатып басып тора. Бәлки, Әхәтнең күз алдында, Кара диңгез кебек үк, диңгез чайкала торгандыр, анда аккошлар йөзә, акчарлаклар очып йөридер... Иван Иванович исә диңгез турында да, аның күрке турында да әллә ни уйламый, бары сусаклагычның вакытында төгәлләнүенә мең Шөкерләр генә әйтә... Ә су килә дә килә...