Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Александр Алга

КАЗАН (Татар дустыма)

Дулкын шаулый, ярсый чалланып Пароходта бергә барабыз. Күз сал әнә, дустым, кардәшем, Алдыбызда туган калабыз! Җырларсыңмы һаман, туганкай, «Киң кыр» диеп, «иркен дала» дип? Кара хәзер Идел өсләрен— Артта, янда диңгез кала бит! «Туган калам» дидең Казанны, Әйттем мин дә синең сүзеңне. Гаҗәпләнмә, дустым, моңарга: Мин дә шунда үстем түгелме? Карт Зөянең сөзәк ярыннан Килдем аңар бала чагымда. Кешеләрдән, китап битеннән Күпне белдем гомер таңымда. Кышын — мәктәп, җәен — «кәсеп»тәг Нинди эш бар — шуңа тотындык. Яшьлегебез ансат булмады, Шулай да без алга омтылдык. Үсте безнең туган калабыз, Күпләр кичте егет башыннан. Безне күреп, татар кызлары Елмайдылар яулык астыннан. Берәвесен әле дә сагынам, Шомырт күзе истә хәзер дә. Ләкин менә... Вәгъдә җитмәде, Шуңар да ул бигрәк хәтердә... Нинди бәхет — дөнья йөзендә Үз ң баскан тәүге бер адым! Мин Казанда, журнал битендә Беренче кат каләм сынадым. Казан, Казан! Ничек үзгәргән! Диңгез ялый Кремль калкуын. 67 Язарсыңмы шушы бер җырда Аның ничек көн-төн балкуын? Дулкын шаулый, ярсый чалланып... Туган калам, үскән җиребез! Син, минем дус, татар, мин — чуваш, Уртак ләкин безнең җырыбыз. Бу җыр безнең якын дуслыктан, Туганлыктан туды дөньяга. Бәхет җире — Азат Ватанда. Очар өчен аңар — киң һава! ГЕОРГИЙ ЕФИМОВ ЛЕНИН КАШИНОДА ■^үген авыл кешеләре барсы урамда, Бала-чага чабып йөри, уйный-көлә. Бәйрәм бүген, шатлык бүген Кашинода, Ьәммәсендә шул ук бер сүз:—Ильич килә! Кыр-капкадан килеп керә автомобиль, Төз урамнан салмак кына алга бара. Каеннарны тибрәндерә җылы җилләр, Күк нинди саф, чишмә судай татлы һава... Бөтен авыл каршы бара машинага: — Ильич килә, туганыбыз Ленин килә! Йөрәкләрдә йөргән бөек юлбашчыга Бүген гади карт игенче кулын бирә. Сүз кушалар килеп аңар карт-корылар, Сөйләшәләр — сорап киңәш, сорап акыл. — Зур өметләр бездә хәзер, Ленин туган, Сиңа карый хәзер безнең бөтен авыл! ... Көн дә инде кичкә таба авышып бара, Сизми авыл: вакыт тора һаман агып. Фотографта бүтән кайгы: «Кояш бата, Булыр микән бүген менә ргсем алып?» Ничә кабат азапланды төшерергә, Тик Ленинны каплый һаман халык кына. — Кичерегез, авылдашлар сорый сездән, Тормассызмы бераз шунда басып кына... Ильич карый алдындагы кешеләргә, «Мин әзер» ди, ташлагандай мөһим эшен. Фотографка акрын гына баш селки ул: — Ләкин тизрәк төшерегез зинһар өчен! Нидер кылды бала-чага. Ильич шунда Сабый төсле көлеп куйды кисәк кенә. ... Юлбашчыбыз көлеп төшкән шушы рәсем Күз алдымда тора минем әле дә менә... ... Кояш батты урман-таулар арасына, Тик булмады Кашинода төнгә урын. Тәүге электр станциясе, нурын сибеп, Җемелдәтте кинәт шунда авыл буен. Моны күреп, авыл халкы сөенечтән Берни әйтми, иркен итеп сулыш алды. Соңра берәү әйтеп куйды яңгыратып: — Күрәсезме, киләчәккә маяк янды! ... Карыйм бүген тирә-якка, туган илгә, Минем алда бәхетле җир — чуваш җире. Шәвал1 бүген әйләндерә турбиналар, Шәвал — елга шаулавында — җиңү җыры! Яктырттылар алкын сулар авылларны, Алар хәзер барсы нурда, барсы — якты. Күрәм аннан юлбашчының елмаюын, — Шул ук елны ул безгә дә килгән ахры. ВАЛЕНТИН УРДАШ СИНЕ ЯРАТАМ ^уган җирем, сине яраттым Кечкенәдән, бала чагымнан. Синең өчен язам җырларым Бөтен йөрәк, бөтен җанымнан. Туган җирем, сине яраттым. Солдат булдым. Антым бозмадым. Синең өчен керсез сакладым Мәхәббәтем, хисем, вөҗданым. Туган җирем, сине яратам, Сиңа минем бөтен хөрмәтем. Ут-суларда җиңеп үлемне, Багышладым сиңа хезмәтем. Туган җирем, сине яратам, Соң мәртәбә күзем йомганчы. Үлсәм, җырым сиңа ышанам, Сөюем минем — җырым тынганчы. Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәләре