Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНЧЫГЫШ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Көнчыгышның прогрессив иҗтимагый фикер һәм классик әдәбиятының башка халыклар культурасы һәм әдәбиятына зур һәм уңай тәэсир итүе бәхәссез. Безнең Идел буе халыкларының культура һәм әдәбиятлары да бу тәэсирдән читтә калмаганнар. Татар культурасы һәм әдәбияты үсешендә Көнчыгышның тәэсире аз булмаган. Тарихта моның күп кенә мисаллары сакланган. Мәсәлән, гарәп галимнәренең; сәяхәтчеләренең язмаларында татар халкы тарихына бәйләнешле шактый кыйммәтле белешмәләр китерелә. Алар- дан 921—922 елларда Багдадтан Идел буена сәяхәт иткән Ибне Фаз- лан язмаларында болгарларның һәм ИделКама буйларында яшәгән башка халыкларның көнкүреше һәм иҗтимагый төзелеше турында кызыклы фактлар бар. Ибне Рустәнең «Китабел җәваһир...» («Җәүһәрләр китабы...»), Әбү Зәет әл-Бәлхинең «Сүвәрел әкалыйм» («Өлкәләрнең күренешләре»), Мөкаддисинең география фәненә караган «Ихсанет тәкасыйм фи мәгърифәтел әкалыйм» («Өлкәләрне өйрәнүдә бүлүләрне камилләштерү») дигән хезмәтләрендә, шулай ук башка күп кенә язмаларда да Болгар иле турында язган юлларны очратып була. XI—XIII йөздәге чыганаклардан Урта Азиянең күренекле телче галиме Мәхмүд Кашгарыйның «Ди- ваии логать-әт төрек» дигән хезмәте дә игътибарга лаеклы. Ул болгар телендә язылган шигырь текстларын китерә, һәм бу текстлар Болгар дәүләтенең бик күп төрле халыкларны эченә алуын сөйлиләр. Әл-Әндәлүси тарих, астрономия, география, медицина һ. б. фәннәр өлкәсендә эшләп килгән болгар галимнәрен искә алып үтә. XII йөздә Биләр шәһәрендә Болгар иле тарихын язган тарихчы галим Якуб ибне Ногман яшәгәне билгеле. 1135 елны Әл-Әндәлүси аның янына барып чыкканын һәм болгар халкының бу галименең үзендә яхшы тәэсир калдырганын теркәп үтә. Татар язма поэзиясенең борынгы памятникларының күбесе Көнчыгыш әдәбияты белән тематикалары һәм формалары ягыннан күп яктан уртаклар. Алардан, мәсәлән, безнең көннәргә хәтле килеп җиткән һәм 1203 елда язып алынган бер күчермәсе Казан дәүләт университеты китапханәсенең кулъязмалар фондында саклана торган «Йосыф вә Зөләйха» поэмасын алырга мөмкин. Татар поэзиясенең үсешенә бик нык тәэсир иткән бу поэманың кулъязма күчермәләре шактый күп булуы аның борынгы заманда татар халкы арасында киң таралганын сөйли. Котбыйиың «Хосрәү вә Ширин», Харазминең «Мәхәббәтиамә» кебек зур күләмле һәм әһәмиятле әсәрләре безнең илебездәге төрки телләрендә сөйләшүче халыклар әдәбиятларының уртак борынгы нигезләрен тәшкил итәләр. Төрки телендә язган борынгы әдипләрнең зур күпчелеге Алтын Урда хакимлек иткән чорда бик табигый рәвештә Сарайда яши. Ләкин К 6* 83 шунысы характерлы, алар үзләренең болгар халкы вәкилләре икәнлекләрен мөмкин булган җирдә һәркай- чан әйтә киләләр. Мәсәлән, Мәхмүд бин Гали «Нәһҗел фәрадис»ен Сарай шәһәрендә язса да, аңа Мәхмүд Болгари дип кул куйган, ягъни үзенең Болгар кешесе булуын күрсәтергә кирәк тапкан. Шул ук Сарай шәһәрендә Сәеф Сарай исемле шагыйрьнең 1393 елда Сәгъдинең классик «Гөлестан»ын төрки теленә тәрҗемә итүен дә очраклы хәл санап булмый. XIII йөздә Алтын Урда белән Мисыр арасында башланып киткән культураэкономика һәм политика өлкәсендәге элемтәләре XIV йөз ахырларына таба тагы да көчәя төшә. Ләкин башка илләрне басып алу һәм башка халыкларны буйсындырып, коллыкка төшерү белән шөгыльләнгән Алтын Урда дәүләте җитәкчеләре фәннең, культураның үсешенә игътибар итмиләр. Шулар өстенә Алтын Урдада ханнар арасында үзара бер-бер артлы чыгып торган ызгышлар, сугышлар да галимнәргә, әдипләргә эшчәнлекләрен тиешенчә җәелдерергә мөмкинлек бирми. Аларның беркадәресе башка җирләргә күчә башлый. Шул чорда борынгы татар телендә күп кенә оригиналь поэтик әсәрләр иҗат иткән Сәеф Сараи да Мисырга күчеп китә. Болгар традицияләрен дәвам иттергән Идел буе татарлары Казан ханлыгы чорында Азия белән экономика һәм сәүдә бәйләнешен өзмиләр. Кавказ һәм Урта Азия халыклары белән аралашу татар халкы язма поэзиясенең формалашу һәм үсүендә зур роль уйный. Татар шагыйрьләреннән XVII йөздә яшәгән Мәүла Колый, XVIII йөздә иҗат итә башлаган Утыз Имәии һәм XIX йөзнең урталарында яшәгән күп кенә башка язучылар да Якын һәм Урта Көнчыгыш әдипләренең тәэсирендә булалар. Дөрес, ул тәэсирнең тискәре якларын да хәтердән чыгармаска кирәк. Шәмсетдин суфый һәм Һибәтулла Салихов кебекләрнең татар әдәбиятында суфыйчылыкны җырлаулары моны ачык күрсәтә. Без монда гуманистик әдәбиятның уңай тәэсире турында сөйлибез. XIX йөздә татар реалистик поэзиясен шактый баеткан Габделҗәббар Кандалый нигездә халыкның үз иҗатына таяна. Шуның белән бергә ул Көнчыгышның классик поэмаларына да мөрәҗәгать итә: «Йосыф вә Зөләйха», «Сәйфелмөлек», «Ләйлә — Мәҗнүн», «Фәрһат вә Ширин» кебек классик әсәрләрнең образларыннан да үрнәк алып, татарларның үз тормышыннан «Сәхипҗамал» поэмасы кебек гүзәл әсәрләр яза. Әхмәт Уразаев-Курмаши татар халкын поэтик тәрбияләүгә бик зур хезмәт сала. Үзбәк, казакъ һәм башка төрки халыклары арасында йөргән мәхәббәт-ромаитика поэмаларының төрле вариантларын өйрәнеп, ул татар телендә яңа шигырьләр иҗат итә һәм аның «Бүз егет» исемле әсәре 1874 елда Казанда басылып та чыга. Аның 1876 елда басылган «Таһир — Зөһрә» поэмасы татарлар арасында бик зур популярлык казана. Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә, «кечкенә чагында шушы китапны укып, еламыйча үскән ирләребез һәм хатыннарыбыз сирәк була» (Г. Тукай — «Халык әдәбияты», 1910 ел). Курмаши «Таһир — Зөһрә» поэмасын иҗат иткәндә, татар халык фольклорыннан тыш, ул әсәрнең Якын Көнчыгыштагы вариантларыннан да файдалана һәм казакъларның лирик дастаннарының художество алымнарыннан да үрнәк алып эш итә. Әзербәйҗан халкының бөек шагыйре Низами бәхетсез гашыйклар Ләйлә — Мәҗнүн турындагы борынгы гарәп легендаларын шигъри юлларда сурәтләп бирә, һәм бу поэма Идел буе халыкларының күбесе, шул исәптән татарлар арасында да киң таныла. Шул рәвешчә, гарәп һәм фарсы әдәбиятлары, Урта Азия, Казагстан, Кавказ халыкларының культуралары һәм фольклорлары Идел буе халыклары әдәбиятына нык тәэсир итеп киләләр. XIX йөздән башлап татар прогрессив әдәбиятына нигездә рус 81 классик әдәбияты һәм җәмәгатьчелек фикере хәлиткеч тәэсир итә. Шулай да Көнчыгышның гуманистик әдәбиятыннан файдалану дәвам итә. Үзара бәйләнеш һәм әдәби тәэсир турында сөйләгәндә татар прогрессив әдәбиятының үзенең Көнчыгыш халыкларына иткән тәэсире турында бик хаклы искә алына. Бу турыда Б. Гафуров, И. Брагинский, М. Әуезов. Г. Голәм, С. Вургун, Б. Кербабаев, М. Богдановаларның хезмәтләрендә ачык күрсәтмәләр ясала. XIX йөзнең ахыры һәм XX йөзнең башында иҗат иткән алдынгы татар язучыларының күбесе (Каюм Насыйри, Заһир Бигиев, Фатих Халиди, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев һ. б.) гарәп, фарсы, төрек һәм рус телеп бик яхшы белгәннәр. Алар рус һәм Көнчыгыш классик әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен оригиналларында укыганнар һәм аларны татар теленә тәрҗемә итү буенча бик тырышып эшләгәннәр. Татар халкының бөек мәгърифәтче галиме Каюм Насыйри 1868 елда «Кырык вәзир кыйссасы»н татар телендә эшләп бастыра. Профессор Крымский бу әсәрнең XIV йөздә яшәгән гарәп язучысы әсәре булуын һәм «Кырык иртә һәм кырык кич» дип аталганын әйтә. Каюм Насыйри үзенең «Фәваки- һел җөләса фил әдәбият» (1884) дигән хезмәтендә аны язганда күренекле гарәп халык әдәбияты га- •лиме Мөхәммәт ибне Әхмәт әл-Ха- типның «Мостатраф» һәм 1076 — 1144 елларда яшәгән Иран филологы ӘзЗәмәхшәринең (Әбү әл-Ка-‘ сыйм Мөхәммәт ибне Гомәрнең) «Рәвзыләхъяр» дигән әсәрләреннән файдалануын әйтә. Шулай ук Каюм Насыйри Галишер Нәваинең «Мәхбүбел Колүб»ыннан да аерым өзекләр китерә. Каюм Насыйри Көнчыгышның бөек галиме һәм фикер иясе Әбү Гали Синаның хезмәтләрен киң пропагандалый. Каюм Насыйри бастырып чыгарган «Әбүгалисина кыйссасы» бүгенгә кадәр татар укучыларының иң яратып укыган әсәрләреннән берсе булып килә. XIX йөзнең соңгы чирегендә татар мәгърифәтчелек әдәбиятында Көнчыгыш классик әдәбиятының дөнья күләмендә танылган атаклы әсәрләрен тәрҗемә итү буенча зур гына эшләр башлана. 1889 елда Габделгалләм Фәезханов борынгы һиндстан язучысы һәм философы Байдәбаның атаклы «Кәлилә вә Димнә» дигән әсәрен гарәп теленнән турыдан-туры тәрҗемә итә һәм берничә кисәктән торган бу әсәрне татар телендә бастырып чыгара. Зыя эддин Нәхшәбинең «Тутыйнамә» исемле китабы да Г. Фәезханов тәрҗемәсендә басылып чыга. Бу вакытларда Көнчыгыш әдәбиятын пропагандалаучыларның иң күренеклесе Ф. Халиди була. Ул бөтен дөнья телләрендә дип әйтерлек чыккан атаклы «Мең дә бер кичә» һәм «Ләйлә — Мәҗнүн» кебек әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә. Гарәп әкиятләрен эченә алган «Мең дә бер ки- чә»нең сюжеты үрнәгендә ул үзе татар телендә «Мең дә бер сәхәрэ исемле оригинал әсәр яза. Г. Фәезханов һәм Ф. Халиди бу әсәрләрне турыдан-туры төп чыганакларның үзләреннән алып тәрҗемә иткәнгә күрә, алар оригиналларына бик якын торалар. Көнчыгышны өйрәнүдә зур авторитеты булган профессор Н. Ф. Катановның бу ике язучының тәрҗемә әсәрләренә уңай бәя бирүе бер дә очраклы түгел. Көнчыгыш илләре һәм Көнчыгыш халыклары турындагы татар телендәге әдәбият XVIII йөзнең урталарында язылган «Исмәгыйль ага сәяхәте» дип аталган, безнең көннәргә кадәр килгән бер кулъязма белән башлана. Бу сәяхәтнамәне өйрәнгән Риза Фәхретдинов 1903 елда аны, аңлатмалар белән, Казанда «Исмәгыйль сәяхәте» исемендә бастырып чыгара. Китапка язган сүз башында Риза Фәхретдинов «Исмәгыйль әфәнде, бу көннән 150 ел элек, үзенең дүрт-биш иптәше, вә яки мәзкүр кемсәләрдә язучылык хезмәтендә улмак сыйфати илә Оренбург шәһәреннән башлап Хива, Бохара, Афганстан, һиндстан мәмләкәтләрендә йөреп, Хиҗазга (Гарәбстанга — М. Г.) бармыш. Вә аннан Сүриядән кичеп Истамбулга 85 килмеш. Вә озын сәфәр турында бер сәяхәтнамә тәртип әйләмеш- тер... Әдәбият китапларыннан дип иң элек кулыма алып укыдыгым китапларның берсе ошбу сәяхәтнамә улып, моннан 30 ел мөкатдәм күңелемә бирмеш әсәре (тәэсире.— М. Г.) бу көнге кебек хәтеремдәдер»,— дип яза. Риза Фәхретдинов ул кулъязманы бик җентекләп хәзерли, үзе әйткәнчә, «тирәягына ничә төрле карта һәм сүзлек китаплары тезеп, сәяхәтнамәнең һәр юлын вә һәр җөмләсен чагыштырып» чыга. Сызык астына төшереп ул «Исмәгыйль әсәре»ндә искә алынган җирләрнең һәм шәһәрләрнең яңа куллануда булган исемнәрен дә биреп бара. Риза Фәхретдинов, бу әсәрдән үзе тәэсирләнгәне шикелле, аңа укучыларның да игътибарларын җәлеп итәргә тели: «Әгәр дә күңел илә булса да бер озын сәяхәт әйләмәк - нияте илә мәктәп балалары бу сәяхәтнамә илә бәрабәр күз уңнарына бер харита (карта.— М. Г.) куеп: «Исмәгыйль әфәнделәр... ни өчен бу җирдән бу җиргә тугры чыкмамышлар?!» кеби сораулар, җаваплар сөйләшер улса- лар... язу һәм бастырып чыгару мәшәкатьләре онытылып, күңелебез тулы шатлык эчендә калыр идек»,— ди. Шулай итеп, Риза Фәхретдинов «Исмәгыйль сәяхәте»нең татар балаларының дөньяга карашларын, фикер һәм уйларын киңәйтергә ярдәм итәрлек әсәр булуын да күрсәтеп үтә. Шактый кызыклы гына язылган бу сәяхәтнамә һиндстан халкының шул чорлардагы гореф-гадәте, дини йолалары һәм көнкүреш хәле, тарихисоциаль тормышы турында күп кенә материаллар бирә. Казан губернасы Яңа Кишет авылының Мөхәммәт Әмин дигән бер кешесе 1783 елда Гарәбстанда булып, айдагы шәһәрләр, авыллар һәм аларның халыклары, гореф-гадәтләре турында икенче юлъяз- маны калдыра. Мөхәммәт Әмин Кавказ һәм Истамбул һәм Мисыр аркылы Мәккәгә бара. Шунда барганда ул юлда күргәннәрен язып килә. Аның бу юлъязмасы 1862 елда Казан университеты типографиясендә басыла. XIX йөзнең башларында шагыйрь Әбелмәиих Габдессәләмов-Карга- лый (1782—1826) шулай ук Гарәб- станга барып кайта. Әбелмәнихнең «Сәяхәтнамә» дип йөртелгән шигъри әсәре шагыйрьнең үзенең биографиясен, йөргән җирләрен һәм шунда очраган кешеләргә мөнәсәбәтен күрсәтү ягыннан да игътибарга лаеклы. Бу язмада Әбелмәнихнең Бохарада булуы, 1815 елның җәендә Истамбулга барып җитүе, Мисырда, Гарәбстанда алган тәэсирләре күренә. Бу җирләрне беренче күрү тәэсирендә булса кирәк, ул анда күргәннәрен бары тик уңай яктан гына тасвир итә, Мисыр губернаторына һәм Төркия- нең ул вакыттагы солтаны Мәхмүткә мактау җырлый. Әбелмәнихнең ул мактаулары, айдагы полиция режимын, анда хезмәт ияләренең изелүен күрә һәм күрсәтә алмавы, бәлки, аның шул вакыттагы хезмәт хәле белән дә бәйләнгәндер. Чөнки ул 1815—16 елларда Бохара әмире Мөхәммәт Йосыфның илчелегендә язу-сызу эшләрен башкаручы бу, лып хезмәт итә. Илчелек составында булганга күрә аны һәр җирдә хөрмәт итәләр, яхшы каршы алалар. Менә шул илчелек вазифасын үтәү аның язганнарының дипломатик характерда булуын да китереп чыгара. Гарәбстан җирләре һәм халыклары турындагы мәгълүматларны узган йөзнең 80 нче елларында шагыйрь Гали Чокрыйның «Хаҗна- мә»сеннәи һәм күренекле тарихчы Шиһап Мәрҗанинең 1880 елда Га- рәбстаида булган вакытларында язып барган «Хатирә дәфтәре»ннән дә күрә алабыз. Мәрҗани шул дәфтәрендә үзе күргән урыннар һәм тарихи памятниклар турында шактый тулы мәгълүмат биреп бара. Ул төрле биналарның стеналарында сакланып калган гарәпфарсы телендәге язмаларга игътибар итә. Шулар арасында әдәби һәм фәнни әһәмияткә ия булганнарын күчереп тә ала. Мисыр шәһәрләренең күренеше һәм андагы атаклы пирами 86 даларны карап йөрүе турында ул түбәндәгеләрне язып куйган: «Мисырда олуг биналар бик күп. Бу җөмләдән берсе Мөхәммәтгали паша җамигыдыр (мәчете.- М. Г.)... Эче вә тышы тәмам мәрмәр таштан юнып эшләнгән, ахак мисалында кыпкызылдыр... Җамигъ тарафыннан караганда, ^Мисыр шәһәре тәмам күренәдер, Нил елгасы һәм җәелеп ятадыр... «...Фаэтон яллап әһрамга (пирамидаларга.— М. Г.) киттек... Безләр иң олугысының эченә кердек. Төбе киң, очы тар булып, ерактан арыш кибәне рәвешендә күренәдер. Әмма үзе бик бәләнддер (матурдыр.— М. Г.). Боның эчендә йөреп күргән соң, хөрмә илә тары икмәге сатып алып ашадым, Нил буена утырып су эчтем». Мәрҗани үзенең юлъязмаларын- да андагы хатын-кызларның тормыш хәлләрен дә күрсәтеп уза. «Гарәп хатыннары, күзләрене, борын- нарыны ачык калдырып, өчпочмаклы кара нәрсәне йөзләренә каплап йөриләр... Башларына бөркәнгәннәре бер бөркәнчек кебегрәк кара төстә улып, аякларына кадәр капланган... Хатыннар, хәтта кечкенәләре дә, урамга чыкмыйлар, кешегә күренмиләр, тавышларын ишеттермиләр икән»,— дип ул гарәп хатын- кызларының өй эчендә бикләнеп ятуларына ачынып уза. Шунда ук Мәрҗани: «Әмма Хадимәләрнең йөзләре вә күкрәкләре ачык вә аяклары ялангач уладыр. Бәгъзылары кичләрдә һәм шигырь әйтәләр», — дип өстәп куя. Бу инде Мәрҗани- нең нечкә күзәтүче һәм халык тормышына игътибар итүче сәяхәтче булуы турында да сөйли. Болардан тыш Мәрҗани үзе булган җирләрнең тормышы, табигать күренешләре турында да шактый җентекләп сурәтләп уза: «Мәдинә... тигез урында. Таулары һәм ташлы түгел. Туфрак кызылрак, ләкин каты түгел, һава хуш һәм мөлаем. Арпа һәм ясмык кебек нәрсәләрне чәчеп үстерәләр... Хөрмәләре бик әгъла. Нан бик арзан, ит очсыз, катык ләззәтле, сөт күп... атлары яхшы, дәвәләре эре...» XX йөз башларында татар яшьләренең бер өлеше Бәйрут һәм Каһирә уку йортларына барып, берничә еллар укып кайта. Билгеле, аларның күпчелеге дин тәэсирендә булалар, муллалыкка хәзерләнәләр, ләкин ничек кенә булмасын, алар арасында гарәп әдәбияты белән кызыксынучылар да һәм соңыннан татарның прогрессив культурасын үстерүгә булышкан кешеләр дә була. Алардан, мәсәлән, соңыннан татарның классик язучысы булып үсеп җиткән Шәриф Камалны, татар телендә беренче әдәби журналны («Әлгасрелҗәдит») чыгара башлаган Камил Мотыйгыйны күрсәтергә мөмкин. Гарәбстан җирләренә татар яшьләреннән сәяхәт итүчеләрнең саны XX йөздә артканнан-арта бара. Күренекле педагог Нургали Надеев 1909 елда үзе укыткан Бозаулык шәһәреннән чыгып, Саратов, Мәс- кәү, Киев, Одесса, Истамбул, Эз- мир, Афина, Искәндәрия, Каһирә, Порт-Сәгыйть, Бәйрут шәһәрләрендә һәм Гарәбстанның башка урыннарында булуы турында «Сәяхәт хатирәләре» язып, «Шура» журналының берничә санында бастырып чыгара. Алар арасында «Хәләб хатирәләре» исемлесе бигрәк тә характерлы. Шунда сәяхәтче һинд һәм Сүрия халыкларының үзләренең бәйсезлекләрен богаулап торучы колонизаторларга нәфрәтләре үскәннән-үсә баруын күрсәтә. «Сохбәтдәшем (гаптәшем.— М. Г.) Америка миссионерларының соң дәрәҗәдә инсаниятсез хәрәкәтләреннән вә акылсыз ифтираларыннан зарланды» ди ул анда. 1905 ел революциясеннән соң татар әдәбияты һәм публицистикасында күтәрелгән мәсьәләләр тагын да киңәя. Политик һәм милли азатлык идеяләре патша самодержавиясенә, иҗтимагый һәм милли изүләргә каршы көрәш, мәгърифәтчелек һәм халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалау, прогрессив рус культурасыннан һәм Көнчыгышның гуманист шагыйре һәм язучыларыннан киңрәк файдаланырга омтылу— бу чор алдынгы татар язучылары һәм публицистлары өчен ур 87 так һәм төп мотивлар булып торалар. Татар вакытлы матбугатында, мәсәлән, «Шура» журналында, дөньядагы бик күп халыкларның тормышлары, әдәбият һәм культура тарихлары белән таныштыруга зур урын бирелә. Журналда кытай һәм һинд халыклары, аларның борынгы культуралары хакында язылган материаллар аеруча игътибарга лаеклылар. 15 Шул мәкаләләрнең берсендә, мәсәлән, түбәндәгеләрне укырга мөмкин: «һиндлеләр шигырь вә фәлсәфәгә бик маиль ул- дыкларыннан... бу гыйлемнәрне хи- ли тәрәкъкый иттермешләр. Боның өчендер ки, юнан философлары да һинд хәкимнәреннән истифадәгә рәгъбәт итмешләрдер... һижрәттән мөкатдәм (1200) тарихларында Саһсаһа исемендә улан һиндле бер хәким шатраныж (шахмат. — М. Г.) уенын иҗат итмештер... Борынгы заманда чинлеләр дә (кытайлар да. — М. Г7) мәгърифәт- ле вә әдәбиятлы улып, беркадәр гыйлемгә хезмәт иттекләре асаре гыйлем улан кәшфият вә ихтирагларыннан истидал улыныр 16 17. Мәсәлән, чинлеләр бөтен дөньяга инкыйлаб биргән баруд (порох)ны, бөтен халыкны бер-бере илә таныштырып, сөйләштереп, бу көндә патшаларга кадәр хөкеме йөрмәктә улан матбугатчылыкны иҗат итмешләрдер» дигән тарихи ачышлар турында мәгълүматлар бирелә. Татар матбугатында һинд һәм кытай халыкларының борынгы хәлләре һәм культуралары турында язылу белән беррәттән, алар тормышындагы соңгы хәлләр һәм әдәбиятлары үсеше белән дә кызыксыну ачык күренә. Шул ук «Шура» журналында басылган «Рабиндранат Тагор—һинд шагыйре» дигән мәкалә характерлы. Мәкаләнең авторы күренекле һинд язучысының атасының да философ булуын әйтә, кыскасы, аның тулы биографиясен бирә, әсәрләренең исемен санап чыга, Тагорның үз халкы арасында гаять популяр булуын әйтә. Талантлы һинд халкына, аның әдәби теленә кимсетеп караучы, ул вакытларда һиндстанда хакимлек итүче инглиз 15 «Шура» журналы, 23 сан, 708 бит, 1913 ел. 16 «Һиндлеләр, чпнлеләрнең галимнәре һәм кәшфияте галипләре» дигән мәкалә, «Шура» журналы, № 11, 1908 ел. 17 Гыйлем нәтиҗәсенең билгесе булган казаныш һәм фәнни ачышларыннан күрелеп торадыр. — М. Г. чиновникларының кешелексез мөнәсәбәтләре турында ачы иронияле түбәндәге сүзләрне яза: «Бу ел Нобельнең әдәбият ^мөкяфәте (83 мең сум) һинд шаТыйрьләреннән Тагорга бирелгәнлекне газеталарда язылды... Бу хәбәр Ангелтерәне гаҗәпкә калдырды. Күп газеталар бу хәбәрне язмадылар. Эт тәрбияләү турында кызу мәкалә язган «Таймс» бәйлә Нобель мөкяфәте вә Тагор хакында берничә юл язарга урын тапмады. Газеталар үз кулларындагы бер мәмләкәттә Тагор нам шагыйрь барлыкны ишеткәч тә^камус-- ла_рда (энциклопедия сүзлекләрен- дә. — М. Г.) эзләргә керештеләр. Ләкин бер сүз дә тапмадылар. Ва- кыйган инглизләр үз кулларындагы 300 миллионлык һинд халкы хакында бик аз нәрсә беләләр. Аларның рухани хәятлары илә таныш түгелләр. Инглизләр һинд шивәләрен «тел»гә билә санамыйлар. Тагор яза торган бай, эшләнгән вә нәфис бенгаль телен «коллар» теле дип кимсетәләр. Тагорны һиндтәге инглиз мрам.үдъ^ ләре (чиновниклары. — М. Г.) яхшы ' 'беләләр, ләкин олуг шагыйрь сыйфаты илә түгел, бәлки һиндтә Ан- гелтерәгә каршы хәрәкәттә мөһим урын тотучы сыйфаты илә. Хәлбуки ул 35 елдан бирле шигырь сөйли һәм үз милләтеннән бик олуг ихтирам күрә. Ул шагыйрь, ул музыкант. Аның һәр шигыре халык җыры булып киткән» L Менә бу кыска һәм шул ук ва- вытта ачык язылган җөмләләрдән һинд халкын газаплаучы, аларны кешегә дә санарга теләмәүче колонизаторларга ачы нәфрәт, халыкның талантлы улы РабиндранатТа- горга тирән хөрмәт һәм мәхәббәт аңкып тора. Мәкаләнең авторы колонизаторларга каршы «хәрәкәттә мөһим урын тотучы...» патриот һәм 88 көрәшче шагыйрьгә һичшиксез теләктәшлек итә, «аның һәр шигыре халык җыры булып киткән» дигән бәягә басым ясап, поэзиянең көче халыкка якын торуда булганын объектив рәвештә дөрес аңлата. Бу чор татар әдәбиятында һәм публицистикасында Англия, Франция һәм башка империалистик илләрнең Көнчыгыштагы колонизаторлык политикасын ерткычларча уздыруларын фаш иткән материаллар гаять тә күп. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай Көнчыгыштагы халыкара реакцияне фаш итү буенча бик үткен сатирик әсәрләр иҗат итте. Татар буржуа милләтчеләренең панисламизм һәм пантюркизм идеяләре белән халыкларны агуларга, мөселманлык флагы астында Көнчыгышта булган социаль зарарлы күренешләрне дә матур итеп күрсәтергә маташкан чакларында. Г. Тукай Теркин һәм Иранда ул вакытта яшәгән реакцион тәртипләрне бертуктаусыз фаш итеп килде. 1908 елда Төркия монархының — солтанның тәхеттән төшерелүенә Тукай үзенең «Габделхәмит» дигән сатирик эпиграммасын багышлады. Солтанның тәхеттән төшерелү вакыйгасын Якын Көнчыгышта хөр фикерлеләрне үтертүче, азатлык идеяләренең тамырын корытырга маташучы кара көчләрнең берсенең җимерелүе һәм җиңелүе дип бәяләде. һәр нәрсәгә, һәр яңалыкка хезмәт ияләре, халыклар дуслыгы күзлегеннән карап бәя бирә алган демократик шагыйрь буржуаз партия булган яшь төрекләр партиясенең чын йөзен дә күрә алды. Аларның властька килгәнче генә милләтләр тигезлеге турында лаф орып сөйләнеп тә, соңыннан реакцион юлга басуларын тәнкыйть итеп чыкты: «Бер яшь төрек «Хөррият игълан кылынды» хәбәрен ишеткәндә: «Төркиядә бар милләтнең хокукы мосави 1 улыр; әрмәннәр, юнаннар, болгарлар — һәммәсе төрекләр илә бер хокукта улачаклар; һичкемнең диненә вә лисанена, вә милләтенә тәгадди иделмәз»18 19 дигән сүзләр илә тулы 18 Тигез. 19 Кул сузылмас. 1 «Казан мөхбире» газетасы, № 95, 1906 ел. мәкалә язып утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: «Юк, юк, мәктәпләрдә гайре мөслимнәргә төрек ли- сане илә укытылсын!» дип кычкырды». («Яшен» журналы, № 6, 1909). Иранда халык азатлыгын буып торучы реакцион көчләрне дә Тукай рәхимсез фаш итте. Ул берничә мәртәбә үзенең сатирик фельетоннарында («Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?», «Өч баш» һ. б.) Ирандагы иң реакцион деспотларның берсе булган Мөхәммәтгали шаһтан ачы көлде. Аның тик империалистик дәүләтләр булышлыгында гына властьта тора алуын фаш итте. Хезмәт ияләре ирегеп буып торучы Мөхәммәтгалине икенче бер фельетонында Г. Тукай «Иранда үсә торган зарарлы вә зәһәрле бер үләндер» дип атады. («Словарьдан фал ачу», «Яшен» журналы, № 5, 1908 ел.) Татар-башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафурп үзенең иҗатында мөселманнар Көнчыгышында француз колонизаторларының икейөзле политикаларын ачып салуга зур урын бирде. 1913 елда язылган «Кара елан һәм Бакалар патшасы» дигән мәсәлендә ул француз колонизаторларының ФассМароккода- гы мәкерле планнарын рәхимсез фаш итте. М. Гафури колонизаторларны кара еланга, аларның хәйләләренә һәм бүләкләренә алданып халкын сатучы Марокко солтанын, образлы рәвештә, бакалар патшасына охшатты. Соңыннан нәтиҗә чыгарып: «Патша да үз-үзенә гаять эре, Еланны кирәк чакта менеп йөри; Кызыгып уенчыкка халкын саткан, Алданган нәкъ бу көнге Фас әмире»,— диде. Шакир Мөхәммәдов Европа һәм Америка империалистик дәүләтләренең вак милләт халыкларын басып алудагы мәкерле планнарын фаш итә. 1905 елда язылган бер әсәрендә ул Трансвааль хөкүмәтенең ничек юкка чыгарылуы турында әйтеп уза. «Аурупага, Америкага илчеләр җибәреп, үзләренең эшләре хаклыкта, тугрылыкта, англичаннарның нахак җирдә золым кылып җәбер иттекләрен сөйләп, баш 89 ка патшалардан ярдәм теләсәләр дә, нә файда? Гәрчә, боларның илчеләренә Аурупада һәм Америкада күп хөрмәт итеп, яхшы каршы алып, кунак итеп, «ура» кычкырсалар да, акча илә, корал һәм солдат биреп бер тиенлек ярдәм, булышлык кылган адәм булмады. Ахырда бичара, гөнаһсыз бурлар, англи- чаииар аягы астында изелеп, Трансвааль исемендәге хөкүмәтләре дә англичан җире булды да калды...» ди (Ш. Мөхәммәдев, Сайланма әсәрләр, 105 бит). Татар демократик матбугаты изелүче Көнчыгыш халыкларының, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшләренә һәрвакытта да теләктәшлек итеп килә. Газета-журналларда басылган күп сандагы материаллар арасында «Хунхуз Ваен-пу» дигән бер мәкалә бигрәк тә характерлы. Кытай халык герое, патша палачлары кулына эләккәч тә, үзенең халкын азат итү идеяләреннән чигенмәүче образ итеп сурәтләнә. Халык герое Ваен-пу палачлар тарафыннан дарга асарга китерелгән бер вакытта халыкка мөрәҗәгать итеп түбәндәге патриотик сүзләрне әйтә: — «Сез дә шулай миннән үләргә өйрәнегез. Әгәр дә сез дә газапка, хәтта үлемгә курыкмыйча каршы барыр булсагыз, Кытай җиңелмәслек мәмләкәт, сез Кытайның хөр гражданнары булырсыз», —ди. Үзен җәзалаучы чиновникларның: «Иптәшләрең бар идеме?» дигән сорауларына ул: — «Кемнең күкрәгендә гайрәтле йөрәге бар, кемнәр халык өчен төннәрдә торып күз яше түгәләр, һәммәсе дә минем иптәшләремдер», — ди. — «Исемнәре ничек?»—дигән сорауга: — «Аларның исемнәрен искән җилләр генә белә. Аларның саннары минем тәнемнән чәчрәгән кан тамчыларыннан да күбрәк» \ — дип җавап бирә. Бу мисаллар татар матбугатының азатлык өчен көрәштә нык торырга чакыруын һәм үзләренең иреге өчен көрәшүче Көнчыгыш халыкларының җиңеп чыгуларына ышаныч белдерүен ачык күрсәтәләр. Татар матбугаты, Көнчыгыш әдәбиятын пропагандалау белән беррәттән, рус классик әдәбиятының Якын һәм Урта Көнчыгышта киң таралуын да шатланып билгеләп бара. «Вакыт» газетасының 1910 ел, 4 мартта чыккан, 587 санында басылган «Рус әдәбияты вә әдипләре белән кызыксыну» дигән бер мәкаләдә Толстойның «Анна Каренина», «Сугыш һәм тынычлык», М. Горь- кийның «Ана» әсәре тәрҗемә ителүе турында язылганнан соң: «Мисырда Толстойдан кала иң мәшһүр рус мөхәррире М. Горькийдыр. Аның төрекчәгә тәрҗемә ителгән «Ана» нам әсәренең гарәпчәгә тәрҗемәсе җиде мәртәбә басылып әллә ничә меңнәр таралды. Антон Чеховның да әсәрләре гарәп китап базарларын бизәкли башлады», — диелә. Гарәп хәрефләре белән баса торган Азия типографиясе 1801 елда Петербургтан Казанга күчерелә. 1804 елда Казан университеты ачыла. Менә бу ике зур культура чарасы Идел буе халыкларының тормышында зур вакыйга булганы шикелле, Көнчыгыш халыклары белән, аларның культурасы һәм әдәбияты белән бәйләнешне көчәйтергә дә зур ярдәм итә. Университетның Көнчыгыш телләре бүлегендә төрек, татар, монгол, гарәп, фарсы һәм кытай телләре кафедралары оештырыла. Шунда ук тибет, һинд һ. б. халыклар телләре дә өйрәтелә башлый. Көнчыгышны өйрәнүче күренекле галимнәрдән В. П. Васильев, О. ДА. Ковалевский, И. Н. Березин, И. Ф. Готвальд, И. Н. Холмогоров. А. К. Казембек, татар галимнәреннән Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәез- ханов, Шиһап Мәрҗани, Каюм На- сыйри һ. б. Көнчыгыш халыкларына бәйләнешле китапларны, кулъязмаларны җыю, өйрәнү һәм бастырып чыгару буенча зур хезмәтләр калдыралар. Казан университеты һәм аның фәнни китапханәсе XIX йөзнең бе 90 ренче яртысында ук дөньяның барлык илләрендәге китапханәләр белән Көнчыгыш халыкларына бәйле булган китаплар һәм кулъязмалар алыштыру буенча бәйләнешкә керә. 1846 елда Казан университетына һиндстанның Калькутта шәһәреннән бик күп кыйммәтле китаплар бүләк итеп җибәрелә. Казан университетының Көнчыгыш культурасын өйрәнүче галимнәре Кытайда, Иранда. Месопотамиядә, Сүриядә, Ливанда, Мисырда һ. б. урыннарда озак вакытлы командировкаларда булалар. Профессор В. П. Васильев Кытайда беррәттән 13 ел яши һәм төрле телләрдә 800 дән артык кулъязмалар алып кайта. Казан университеты үзе дә Көнчыгышны һәм тюркологияне өйрәнүгә багышланган күп кенә фәнни хезмәтләр бастырып чыгара. Шулардай О. М. Ковалевскийның «Краткая грамматика монгольского книжного языка» (1835 ел), И. Н. Холмогоровның «Шейх Саади Ширазский и его значение в истории персидской литературы» (1867 ел), А. К. Казембекның «Грамматика турецкого-татарского языка» (1839 ел), И. Н. Березинның өч томда басылган «Библиотека восточных историков» (1849—1854) хезмәтләрен күрсәтергә мөмкин. Кытайны өйрәнүче атаклы галим И. Бикчурин шулай ук озак вакытлар Кытайда була, аның культурасын һәм тел байлыгын өйрәнү буенча зур фәнни хезмәтләр калдыра. Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов Көнчыгышның күп кенә телләрен белә һәм Көнчыгыш культурасын өйрәнүгә, бигрәк тә тюркология фәне буенча кыйммәтле хезмәтләр бирә. Мәсәлән, аның «Опыт исследования урянхайского языка с указанием главнейших родственных’ отношений его к другим языкам тюркского корня» (1904 ел) дип исемләнгән китабын күрсәтергә була. Казан университетының фәнни китапханәсендә Көнчыгыш галимнәренең һәм язучыларының сирәк очрый торган күп кенә китаплары һәм кулъязмалары саклана. Гарәп, фарсы, төрек, татар, монгол, борынгы үзбәк һәм башка телләрдә язылган шул кыйммәтле кулъязмалар арасында татар галимнәре тарафыннан язылганнары да зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, Шиһап Мәр- җанинең Якын һәм Урта Көнчыгыш галимнәренең, шагыйрь һәм язучыларының иҗатлары һәм тәрҗемәи хәлләре турында бай материал биргән, төрле тарихи чыганакларга таянып язылган җиде томнан торган «Вәфиятэл-әслаф» дигән әсәренең кулъязмасы саклана. Тагын Мәр- җанинең «Вәфиятэл-әслаф»ныц кереше булган «/Мөкатдимә» исеме белән басылган китабы һәм Казан- Болгар тарихына багышлап язган «Мөсәфаделәхбар» исемле әсәре бар. Рус галимнәре тарафыннан зур бәя алган бу китапларда да Көнчыгыш язучыларын һәм галимнәрен өйрәнүдә кирәк булган күп кенә бай чыганаклар бар. 1903 елда Риза Фәхретдиновнын «Мәшһүр хатыннар» исеме белән зур күләмле китабы басылып чыга. Ул анда язу һөнәренә оста булган Көнчыгыш хатын-кызларын күрсәтә. Бигрәк тә шигырь язучыларны мактый һәм аларның шигырьләреннән үрнәкләр китереп уза. Бу китап үз чиратында 1905 ел революциясе тәэсирендә уяна башлаган татар хатын-кызлары өчен дә кайбер яклары белән уңай йогынты ясый. Укымышлы татар хатыннары бу китап белән танышкач, ник безнең арадан да шагыйрәләр юк, дигән сорауны куялар һәм кулларына каләм алып шигырь язып чыгалар (Маһруй Мозаффария һәм башкалар) . Риза Фәхретдиновнын. биографик һәм библиографик хезмәтләрендә Якын һәм Урта Көнчыгыш галимнәре, сәяхәтчеләре һәм шагыйрьләре турында гарәп чыганакларыннан алып бай материал бирелә. Ул аларны аерым китап итеп тә бастырып чыгара. Аның бу өлкәдәге хезмәтләреннән 12 кисәктән торган «Асар» («Әсәрләр») дигән зур хезмәте, «Әбелгаля-әлМагарри» (1908 ел), «Ибне Гарапша» (1909 ел), «Ибне Батута» (1912 ел) дигән китаплары билгеле күләмдә игътибар- 91 .га лаеклы. Риза Фәхретдинов гарәп чыганакларыннан алып Болгар һәм гомумән Идел буе халыклары тарихына караган материалларны да татарчага тәрҗемә иттереп бастырып чыгара. Югарыда күреп узганыбызча, «Шура» журналы да үз битләрендә борынгы Көнчыгыш галимнәре һәм шагыйрьләре турында системалы рәвештә мәгълүматлар биреп бара. Фәнни яктан алганда, ул хезмәтләрнең зур гына кимчелекләре булуга карамастан, алар татар укымышлыларын Көнчыгыш культурасы һәм әдәбияты белән таныштыруда үз вакыты өчен әһәмиятле генә урын биләп торганнар. 1910—16 елларда гарәп һәм иран классик шагыйрьләренең аерым әсәрләре һәм шигырьләреннән аерым үрнәкләрне татар теленә тәрҗемә итү буенча җитди адымнар ясала. 1914 елда «Шура» журналының 19 нчы санында Сәгыйть Рәмиев «Гөлестан» тәрҗемәсе хакында» .дигән зур тәнкыйть мәкаләсе белән чыга. Ул шул көнгә кадәр бу әсәрне фарсычадан тәрҗемә итүдә булган җитешсезлекләрне күрсәтә, тәрҗемә эшләрен яхшырту юллары турында сөйли. Көнчыгыш классик поэзиясенең күренекле әсәрләренең үз вакыты өчен алдынгы татар укучыларына бик билгеле булганын күз алдына китерү өчен «Шура» журналында басылган түбәндәге юлларны уку да җитә: «... Укырга-язарга белүчеләр арасында Шәех Сәгъди берлә «Гөлестан» исемене белмәгән кеше аз булса кирәк... «Гөлестан» ошбу Шәех Сәгъди хәзрәтләренең тәэли- фе, дөньядагы гыйльми, әдәби телләрнең һәммәсенә диярлек тәрҗемә ителгәне мәгълүм... Бу әдәби әсәрдән безнең телебез генә мәхрүм булып, ошбу җәһәттән телебездә бик зур бер буш урын бар иде. «Гөлестан» тәрҗемәсе исә ошбу бушлыкны тутырыр өчен дөньяга чыккан яңа әсәр булып, тәрҗемә кылучысы да фарсы теленә лазем дәрәҗәдә әшна галимнәремездән 20 «Шура» журналы, № 21. 494 бит, 1917 ел. 21 «Аң» журналы, № 8—9. 107 бит, 1917 ел. Петрпа- 1вел шәһәрендә Мөхәммәт Сәет әфәнде Әхмәт Җәлилдер» ’,— диелә. Димәк, берничә ел омтылыш һәм тырышлык күрсәтү нәтиҗәсендә «Гөлестан» дастаны татар теленә тулысыңча тәрҗемә ителгән. Иранның бөек шагыйрьләреннән Сәгъди, Хафиз, Җәләлетдин, Руми, Гомәр Хәйям һәм башкаларның кыскача биографияләре, иҗатлары һәм шигырьләреннән үрнәкләр биреп барган «Аң» журналы Хафиз иҗаты турында: «...Аның казанган шөһрәте... гомуми мәузугтагы хисси «газәл»ләре беләндер. Аның шигырьләре «Диваны Хафиз» нам мәшһүр мәҗмугада җыелган. Хафиз чын халык шагыйре, аның шигырьләре хәзердә дә иранлылар арасында гади халык җырлары шикелле җырланып йөриләр», ди. «Аң»да Гали Рәхим тәрҗемәсендә китерелгән Хафиз шигырьләреннән берничә өзекне без дә күчереп узабыз: «Гүзәлемне бикарь гөлгә охшатмакчы булалар: Чәнечкеле гөлгәме соң аның төсле булырга! Лалә дисәң... аңаргамы булырга тиң лаләгә, Чәчәген ул атар-атмас, хәзер башлый корырга». Татар язучылары яратып укыган фарсы шагыйрьләреннән берсе Сәгъди. Сәгъдинең күпчелек әсәрләре «Гөлестан» һәм «Бөстан» исемнәрендәге ике китапка тупланган. «Бөстан» җыентыгына шагыйрьнең тулысынча шигырь белән язылган әсәрләре кергән. «Гөлес- тан»ның күпчелек өлеше вак хикәяләрдән һәм мәсәлләрдән тора. Анда шигъри әсәрләр дә бар, ләкин алар күп түгел. Сәгъди каләменә үткен тел һәм сатира хас. «Аң» журналында 20 21 Сәгъди шигырьләреннән дә берничә мисал китерелә. Менә шулардай бер строфасы: «Суның чын кыйммәтен белмәк теләсәң син әгәр дә, Көеп янган кызу сахрада юлчыдан сорап бел. 92 Ничек итеп сок кадерен белерсең син, оя дус, Ташып аккан Фәрат нәһре буенда гына торып гел?» Гомәр Хәйям шагыйрьлеге белән генә түгел, бәлки үз чорының галимнәреннән күренеклесе булып та таныла. Аның алгебра һәм астрономиядән язган хезмәтләре Европа галимнәре каршында да зур игътибарга ия. Аның шигырьләре тирән эчтәлекле булулары һәм халыкчан рухта язылулары белән танылалар. Ул шигырьләренең иң күп өлешендә дөнья тормышын яратырга, аннан ямь табарга чакыра: «Диләр безгә.— ки җәннәт багларында Гүзәл, наз нәен хуриларны кочарбыз, Ожмах чишмәләренең буйларында Хозур кылып шәрап һәм бал эчәрбез. Әгәр бу сүз дөрес булып, тәгали Мөкатдәс жәннәтә итсә рөхсәт, Ярамас нигә бу фани дөньяда Шәрап эчсәк, матур кызларны үпсәк?» Татар әдәбиятының һәм революциягә кадәр һәм революциядән соң иҗат иткән барлык күренекле язучылары Көнчыгыш классик язучышагыйрьләренең үлемсез әсәрләрен җентекләп өйрәнделәр һәм өйрәнәләр. Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Г. Камал, Ш. Бабич, һ. Такташ, Муса Җәлил иҗатларында Көнчыгышның гуманистик поэзиясеннән иҗади файдалануның бик күп яхшы һәм уңышлы үрнәкләрен табарга мөмкин. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң татар матбугатында Көнчыгыш халыклары тормышына игътибар тагын да көчәя. 1918 елның мартында Казанда «Шәрык кызы» исеме белән «әдәби, фәнни, иҗтимагый, икътисади вә сәяси хатыннар журналы» чыгарыла башлау шундый игътибарның бер күренеше. Шунда Гали Рәхим Рабиндранат Тагорның тормыш юлы һәм иҗат биографиясе белән татар укучыларын шактый тулы таныштыра Рабиндранат Тагор иҗаты белән кызыксыну арткаинан-арта бара. Татар телендә аның тагын берничә әсәре басылып чыга. Гали Рәхим22 «Шәрык кызы» журналының 5 нче санында бастырган «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәясенә эпиграф итеп Тагордан «Синең гыйш- кың гасырлар буенча мине эзләве чынлап та хакмы?» дигән сүзләрне китерә. 22 «Шәрык кызы» журналы, № 1, 1918 ел, март. Кешелек тарихында бөтенләй яңа чорны башлап җибәргән Бөек Октябрь социалистик революциясенең күп еллар империалистлар тырнагы астында яшәгән Көнчыгыш халыкларына ясаган уңай тәэсире турында да татар совет матбугатында күп һәм зур теләктәшлек белән язылып килә. Шулар арасында Фатих Әмирханның 1920 елда «Кызыл Шәрык» журналының беренче санында басылган «Шәрык уяна» дигән парчасы игътибарны аеруча җәлеп итә. Фатих Әмирхан анда болай яза: «Капитал куенында тәрбияләнеп үскән җиде башлы елан, империализм еланы, үзенең’зәһәрле гипнозына баш корбан итеп Шәрык дөньясын сайлаган иде. Зәһәрле җиде баштан юнәлтелгән агулы күзләр Шәрык дөньясының аңын, ихтыярын, теләген йоклатып... аны кол ясаганнар, аны канын эчтерүче иткәннәр иде... Гасырлар үттеләр... Кинәт! Әйү, кинәт, кан катыш күз яше томаны астында калган Шәрык дөньясының көтмәгән бер вакытта, көтмәгәне бер яктан ялтыраган кискен яшеннең кызыл уты... аждаһаның бер башын кисеп төшерде, калган башларын үзенең дәһшәтле шәүләсе белән сукрайтты, хәлдән тайдырды»,— дип язды. Ул бу сүзләре белән Көнчыгышта җиде башлы елан булып торган империалист колонизаторларның Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә бер башы өзелүен һәм калганнарына да вакыт җитәчәген бик ачык һәм образлы итеп әйтә. Язучы, фикерен дәвам иттереп һәм Көнчыгыштагы бәйсезлек өчен көрәшү теләкләренең көчәя баруына шатланып: «Шәрык дөньясы уяна! Кайчандыр мәдәниятләр тудыр ган... инде үлгән, инде җансыз машинага әйләндерелгән, дип уйланган Шәрык уяна! Уян, Шәрык, уян! Адәм балалары хезмәт мәйданында сине көтәләр!»,— дип изге теләк һәм зур өметләр баглый. Татар теленә япон әдәбиятыннан «Тайфун» әсәренең тәрҗемә ителүен дә әйтергә була. Татар совет язучыларының Азия һәм Африка халыкларының азатлык өчен алып барган бөек көрәшләренә багышлап язган оригиналь шигырьләре дә игътибарга лаеклы. Фәтхи Бурнаш, Муса Җәлил һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрендә аларның яхшы үрнәкләрен табарга мөмкин. 1953 елда Әхмәт Исхак, төрле вакытларда язылган шигырьләреннән төзеп, «Азиядә таң» исемле җыентык чыгарды. Ул китап «Онытылмас көн», «Бүләк», «Яңа Кытайда», «Тибет», «һиндстан тавыш бирә» һ. б. бүлекләрне эченә ала. Шунда ук Әхмәт Исхак кытай шагыйрьләреннән Сяо Сун-юның «Тынычлык һәм бәхет терәге», Ли Гәбинның «Кайту», Ван Ши-тэнь- нең «Без кояшка карыйбыз», Дэн Чим-инең «Ирек бәйрәме», Корея шагыйре Тю Сон Вонның «Яңа җиңүләргә», «Вьетнам гимнын», Пакистан шагыйре Заһур Назарның «Туган илемә», Ливан шагыйре Радван Шагальнең «Кореяга» дигән шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп урнаштырган. Көнчыгыш классик әдәбиятының зур күләмле әсәрләрен бастырып чыгару буенча соңгы 10 ел эчендә Татарстан да уңышлы гына эшләр башкарды. Яңа камилләштерелгән тәрҗемәдә Нәваиның «Фәрһат һәм Ширин» (1948 ел), Низаминың «Ләйлә — Мәҗнүн» (1951 ел), гарәп новеллаларыннан «Мең дә бер кичә» (1951 ел), Назим Хикмәтнең «Шигырьләр җыентыгы» (1952 ел), Хэ Цзин-чжи һәм Динлиләрнең «Чал кыз» драмасы (1952 ел), Чжао Шу-линең «Кытай хикәяләре» (1953 ел), «Корея хикәяләре» (1954 ел) һ. б. басылып чыкты. Татарстан китап нәшрияты хәзер Азия һәм Африка язучыларының тагын да күп кенә әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырып чыгару өстендә эшли. Азия һәм Африка язучылары конгрессына хәзерлек уңае белән генә дә 20 дән артык китап татар теленә тәрҗемә ителә. Шулар эчендә Рабиндранат Тагор хикәяләре, Кришан Чандарпың «Тылсымлы агач» дигән әсәре, Кытай, Вьетнам, Мисыр һәм башка Көнчыгыш илләре язучыларының әсәрләре басылыпчыга. Якын һәм Урта Көнчыгыш халыклары белән күп гасырлардан бирле экономик һәм культура бәйләнеше тотып килгән татар халкы ул халыкларның соңгы елларда колонизаторларга каршы бәйсезлек өчен алып барган көрәщләрендәге уңышларны тирән дулкынлану һәм шатлану белән күзәтә. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүе нәтиҗәсендә социаль һәм милли азатлык алган һәм эчтәлеге белән социалистик булган милли культурасын төрле яклап үстерүгә ирешкән татар халкы ирекле һәм азат яшәүнең кыйммәтен белә. Шуның өчен дә Африка һәм Азия халыкларының бәйсезлек, ирекле, шатлыклы тормышка чыгу өчен алып барган көрәшләренә каршы килүче Америка, Англия һәм Франция империалистларына ул ачы нәфрәт белән карый. Бәйсезлек һәм ирек, гадел һәм матур тормыш өчен көрәшүче Көнчыгыш халыклары, ишетегез: — Сезнең хаклы һәм гадел көрәшегезне без җаныбыз-тәнебез белән яклыйбыз, җиңеп чыгуыгызга чын күңелдән ышанабыз! Азия һәм Африка илләре язучыларының шушы елның октябрь аенда Ташкентта җыелачак конференциясе хезмәт һәм тынычлык сөюче Көнчыгыш халыкларының ирек өчен көрәштә берләшүләрен тагын бер кат раслар һәм бөтен дөнья күләмендә ныклы тынычлык урнаштыру эшенә зур өлеш кертер.