Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺИНДСТАЯГА СӘЯХӘТ ТАРИХЫННАН

Күп милләтле совет халкы белән һиндстан халкы арасында бүгенге көндә киң колач җәйгән культура һәм дуслык мөнәсәбәтләрен еллар һәм гасырлар дәвамында алып караганда бу бәйләнешләрнең бик борынгы заманнардан ук килгәнен күрергә мөмкин. Безнең эрага кадәр булган IV гасырда ук Урта Азия һәм һиндстан җирендә яшәүче халыклар арасында сәүдә бәйләнешләре барган Бу элемтә аннан соңгы гасырларда да дәвам иткән. Урта Азиягә чәй, асылташлар, буяулар, төрле тукымалар китерелгән, ә һиндстанга чигүле ашъяулыклар, паласлар, мехлар, сукнолар чыгарылган. Урта Азия һәм ХорәЗхМ галимнәре, язучылары һиндстанга сәяхәт ясап, һинд халыкларының тормышлары, фәннәре, әдәбиятлары турында кызыклы язмалар калдырганнар. Бу яктан Хорәзмның бөек галиме ӘбуРәйхан Мөхәммәт ибне Әхмәт әл Бируниның (972—1048) язмалары аеруча зур фәнни кыйммәткә ия. Ул Азия, Африка, һиндстан халыкларының фәнен һәм культурасын иң яхшы белүче, бу фәнни казанышны һәм культура байлыгын үз мирасында иң тирән чагылдыручы даһи галимнәрнең берсе булып тарихка кергән. Бируни һиндстанда үзе була һәм санскрит телендәге фәнни әдәбиятны өйрәнеп, һиндстан турында зур хезмәт яза. Ул һинд галимнәрен грек галимнәренең хезмәтләре белән таныштырып, үз чи1 Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең Беренче Бөтенсоюз конференциясе. Җыентык. Ташкент. 1957, 124 бит. ратыида һиндстан фәне үсешенә дә зур этәргеч ясаган. Аның исеме Европада, шулай ук Россиядә ул үлгәннән соң сигез гасыр үткәч кенә билгеле булган һәм Европаның күп галимнәрен белеменең байлыгы, энциклопедик киң колачлыгы, тирәнлеге белән таңга калдырган. Бируни хезмәтләре һиндстанның борынгы фәнен, культурасын өйрәнүдә хәзер дә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә, һиндстан белән безнең нл халыклары арасында туган тыгыз дуслык бәйләнешләре турында сөйли. Ерак һиндстан халкы белән дуслык мөнәсәбәтләре, сәүдә һәм культура өлкәсендәге аралашу Урта Азия, Кавказ арты халыклары белән генә чикләнмичә, алардан төнь- яктарак, Идел буенда яшәүче рус, татар һәм башка халыклар белән дә барган. Европа белән Азияне тоташтыручы һәм «варяглардан грекларга» исеме белән аталган сәүдә юлыннан тыш, бу юлга караганда иртәрәк ачылган башка диңгез юлы да булган. Академик Шахматов һәм академик Бартольдның язуларына караганда, Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә юл тик IX гасырда гына нигезләнсә, Идел буенча йөрелгән Каспий-Балтыйк юлы күп элгәре ачылган һәм варяглар өчен Азия белән аралашуда зур әһәмияткә ия булган. Бу су юлы турындагы иң элгәрге белешмәләр гарәп географы ибне Хордадбех һәм ибне Хәүкаль язмаларында очрыйлар. Хазар державасының башкаласы Итил шәһәренә мех, бал, балавыз кебек товарлар Дон буенча гына К 7* 99 түгел, югары һәм урта Иделдән дә китерелгән. Бу юлдан рус сәүдәгәрләреннән тыш, алариың якын күршеләре булган Идел буе болгарлары да файдаланганнар. Бу юлның Урта Азия белән генә чикләнмичә, тагы да ераграк дәвам итүе, аерым кыю илгизәрләрнең һиндстаига да барып җитүе бик ихтимал. Әмма чал тарих бу турыда язма документларын калдырмаган. Бу турыдагы язмалар һәм чыганаклар соңгырак чорга — IX—X гасырларга карыйлар. Археологик казылмалар Болгар дәүләтенең күп илләр белән, шулар исәбеннән һиндстан белән дә экономик һәм культура бәйләнешләре алып баруы турында сөйлиләр. Борынгы Болгар дәүләтенә кергән җирләрдә тарихчылар күп кенә һинд акчалары табалар. Дәһлидә «кыпчак капкасы» дип аталган шәһәр капкасының булуы да күп нәрсә турында сөйли. Болгар дәүләтенә күп илләрдән сәүдәгәрләр, илчеләр, галимнәр килгән. Шундый илгизәрләрнең берсе— гарәп сәяхәтчесе ибне Фазлан. Ул Багдад хәлифе Җафәр әл Мөктәдир Биллах тарафыннан 921 елда болгарларга җибәрелгән илчелек белән бергә Идел буйлап сәяхәт итә һәм үзенең күргәннәре турында язып бара. Ибне Фазлан үзләренә кадәр үк һиндстанпан синдлеләрнең Болгар дәүләтенә килеп җитүләрен билгеләп үтә. Ибне Фазлаиның бу сәяхәтнамәсе халыклар арасындагы дуслык бәйләнешләре турында сөйли торган документ буларак кына түгел, ә шул чор турында, борынгы Идел — Кама буе халыклары, рус халкы турында бай мәгълүмат бирә торган чыганак буларак та кыйммәтле. Татарстан китап палатасы директоры Әхмәт Булатов Казан китапханәләренең берсендә борынгы һинд галименең дини эчтәлекле бер китабын очратуы турында сөйли. Бу китап шунысы белән дә әһәмиятле, аның тышлыгында Болгар галименең XV гасырның алтмышынчы елларында язып калдырган кулъязмасы сакланган. Билгесез Болгар галименең бу кулъязмасыннан аның һиндстанда булып, күренекле һинд галимнәреннән озак еллар дәрес алган кеше булуы аңлашыла. Борынгы һиндләр һәм болгарлар арасындагы культура элемтәсе турында сөйли торган бу әһәмиятле һәм кызыклы күренеш, шулай ук башка күп тарихи фактлар үзләренең тикшерүчеләрен көтеп яталар. 1466 елда Тверь сәүдәгәре Афанасий Никитин Россиядән беренче буларак һиндстанга сәяхәт итә. Аның «өч диңгез артындагы» бу илгә сәяхәте алты елга сузыла. Никитинның көндәлек дәфтәре рус җәмәгатьчелеген борынгы бай культуралы һиндстан белән таныштыра, халык өчен зур ачыш була. 1532 елның сентябрендә шундый ук дуслык теләге белән Мәскәү хөкүмәтенә һиндстан солтаны Бабур- дан вәкил булып сәүдәгәр Хуҗа Хөсәен килә. Рус хөкүмәте һиндстан белән берничә тапкыр дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылып карый, ләкин бу дәвердә һиндстан белән Иран арасында сугыш булганлыктан, Иран дәүләте үз җирләре аша рус илчеләрен һиндстанга үткәрергә рөхсәт итми. XVII гасырда һиндстан белән Россия арасындагы элемтә Әстрхап- да һиндстан сәүдәгәрләренең ныклап урнашуы, төпләнүе белән тагы да көчәеп китә. Әстрхандагы һиндстан сәүдәгәрләре рус патшасы рөхсәте белән Мәскәүдә һәм Идел буе шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, киң сәүдә эшчәнлеген җәеп җибәрәләр. Әстрхан Көнчыгыш белән бәйләнеш тотуда әһәмиятле роль уйнаган зур сәүдә шәһәренә әйләнә. XVII гасыр урталарында инде Россиядән Урта Азиягә җибәрелгән илчеләргә һиндстаига бара торган сәүдә юлын өйрәнү бурычы да йөк- ләтелә. 1670 елда Әстрханиан чыгып киткән агалы-энеле Пазухиннар илчелегенә дә менә шундый эш тапшырыла. Бохарага җиткәннән соң Пазухиннар үзләренең тәрҗемәчеләре Никита Медведев белән Се- мен-Измаилны юлны өйрәнү максаты белән Бәлх шәһәренә җибәрәләр. Сәфәрдән Медведев кенә әйләнеп 100 кайта һәм юлның куркынычсыз булуын әйтә. Пазухиннарның бу «разведкасыннан» соң Мәскәү хөкүмәте һинде - тан белән Урта Азия аша үткән юлдан бәйләнеш тотарга уйлый. Шул максат белән 1675 елны Россия дәүләте Казан татары ЛҮөхәммәт Йосыф Касыймовны һиндстанга илче итеп җибәрә. Илчелек составында Казаннан — тәрҗемәчеләр буларак Анисим Васильев һәм Иван Горский, Әстрханнан —тәрҗемәче Мурметка була. Көнчыгыш белгече академик В. Бартольд татарларның Көнчыгышка рус илчеләре итеп җибәрелү уңае белән болай дип яза: «Рус дәүләтенә хезмәт итүче татарлар рус дәүләте өчен мөселман илләре белән бәйләнеш тотуда тәрҗемәчеләрнең әзер кадрлары булдылар. Менә шуңа да татар теле Иран белән бераз вакыт дипломатик бәйләнешләр теле булды да» L Рус хөкүмәте менә шуңа да Көнчыгыш халыкларының культурасы, гореф-гадәтләре, телләре белән яхшы таныш булган, үз чорының алдынгы, укымышлы кешесе Касыймовны һиндстанга илче буларак иң кулай кандидатура дип таба. Касыймовка һиндстанга нинди юллар илткәнен ныклап өйрәнергә, аеруча су юлларына игътибар итәргә кушыла. Шул ук вакытта аңа һиндстан шаһына җитеп, аның янына кереп. исемнәрен һәм титулларын белү бурычы да йөкләтелә. Кызганычка каршы, һиндстанга барып җиткән беренче Россия илчелегенең отчет язмалары сакланмаган, югалган. Аларның юллары, сәяхәтләре турында тарихта би»< еяәан мәгълүматлар гына калган. В. Бартольд «Европада һәм Россиядә Көнчыгышны өйрәнү тарихы» исемле китабында Касыймов илчелегенә зур бәя бирә һәм Касыймовның батырлыгын, патриотизмын басым ясап билгеләп үтә: «Касыймов XVII—XVIII гасырларда Якын Азия илләре, хәтта Көнчыгыш Азия дәүләтләре белән дипломатик бәйләнешләр урнаштыруда Россиягә зур хезмәтләр күрсәт1 В. Бартольд. сЕвропада һәм Россиядә Көнчыгышны өйрәнү тарихы». Ленинград. 1928. 182 бит. кән татар җәмәгать эшлеклсләренен берсе иде»,— дин яза. Касыймов илчелеге сәяхәтен Бо- хара шәһәреннән башлый. Бәлх шәһәренә Карши һәм Келиф аша бара. Бәлхтан соң Касыймов, Пазухиннар күрсәткән юлдан китмичә, бөтенләй икенче юлдан — Гурбент аша китә. Чарикар һәм Исталиф аша Кабулга җитә. Афганлылар һәм һиндстан халкы рус илчелеген якты йөз белән каршы алалар. Караңгы чырайны ул һиндстанлың югары сыйныф даирәләрендә генә очрата. Кабулдан Җиһанабадка (Дәһли янында) шаһ сараена барырга җыенгач, аңа шаһның илчелекне кабул итә алмагаи- лыгын хәбәр итәләр. Касыймовның үзенә, рус дәүләтенә хезмәт итүен ташлап, зур байлык белән кызыктырып, һиндстанлың мөселман патшасына эшкә күчәргә тәкъдим итәләр, аңа үрнәк итеп Пазухиннарның толмачы СеменИзмаил пы күрсәтәләр. Семен-Измаил бу вакытта Кабулда ниндидер зур урында, зур хезмәт хакы алып, бик бай яшәп яткан була. Аның кул астында гына да биш йөзләп кеше эшли. Касыймов • Семен-Измаил турында бик үткер итеп болай дигән: «Семен-Измаил рус хезмәтендә бервакытта да булмады, ул сәүдәгәрләр тарафыннан сатып алынган кеше, ул Әстрханнан Бохарага, аннары һиндстанга сәүдз эшләре, акча артыннан гына килгән сатлык җан». Касыймов сатлык җанның үрнәгенә ияреп, байлыкка кызыгып Россиягә хыянәт итүдән катгый рәвештә баш тарта, һиндстан шаһы Ауренгзиб тарафыннан кабул ителергә бөтен өмете беткәч, шаһка дип җибәргән бүләкләрне сата һәм шул акчага әсирлектә булган 18 рус кешесен коткарып, Россиягә — туган илләренә алып кайта. Петр 1 дәверендә дә һиндстан белән элемтә урнаштырырга берничә тапкыр омтылыш була. 1695 елны сәүдә эшләре белән Семен Малин- ков һәм Аникеев Иран аша Дәһлигә кадәр барып җитәләр һәм шаһ Ауренгзиб тарафыннан кабул ителәләр. Әмма Малинков һәм Аникеев, Россиягә кайтып җитә алмыйча. Шә- мәхтә үлеп калалар. Бу сәяхәттән тик Малинковиың хезмәтчесе генә 101 1716 елны Әстрханга кайтып җитә һәм Сенат канцеляриясенә килеп, сәяхәтчеләрнең язмышы турында сөйләп бирә. һиндстан белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру максатыннан чыгып, XVIII гасырда Якуп җитәкчелегендә җибәрелгән илчелек тә зур әһәмияткә ия. Көнчыгышны өйрәнү буенча язылган хезмәтләрдә, мәсәлән, В. Бартольдның югарыда исеме аталган китабында бу илчелек турында әйтелми. Күрәсең, дәүләт архивында тиешле документлар сакланмаган. Сәяхәтнең 25 елга сузылуы да илчелекнең язмышы һәм аның эшчәнлеге белән танышырга комачаулаган. Ә шул сәяхәттә катнашып, юл язмалары алып барган Исмәгыйль Бикмөхәммәтовиың сәяхәтнамәсе татар телендә генә басылуы аркасында, рус галимнәренә бу илчелекнең язмышы билгесез калуында дәвам иткән. Исмәгыйль Бикмөхәммәтовиың сәяхәтнамәсе бездә нигездә әдәбиятчылар-телчеләр тарафыннан гына телгә алына, дисәк ялгыш булмас. Ә XVIII йөздә һиндстанны үз күзе белән күргән, 25 ел буе илләр гизеп йөргән сәяхәтчеилченең язмаларында тарихчылар өчен дә, географлар өчен дә кыйммәтле материаллар бар. Шунысы да кызыклы, Исмәгыйль катнашкан бу сәфәр һиндстанга, Иранга 9 елга сузылган сәяхәт итеп, үзенең язмаларын калдырган Филипп Ефремов сәяхәтеннән 23 ел элек башланган. Беренче мәртәбә Исмәгыйль аганың сәяхәтнамәсе 1862 елны, сәяхәт башланудан соң йөз ел үткәч кенә Казан университеты типографиясендә басылып чыга. Ул шактый кызыклы итеп язылган була. Илчелекнең үткән юлы авыр, куркынычлы һәм маҗараларга бай булуы бу кызыклылыкны тагын да арттыра. Исмәгыйль ага үзенең сәяхәтнамәсен Казанга кайтып, күп кенә еллар торганнан соң, туганнары һәм якыннары өчен истә калганнары рәвешендә генә яза. Әмма кулъязма ерак илләр турындагы тормыш фактларына шулкадәр бай була, ул семья эчендәге дәфтәр генә булып калмый, киң укучыларга тәкъдим ителә һәм XXIV кошчысы — йомышчысы, хезмәтчесе. укучыларның иң яраткан бер китабы булып китә. Укучыларның бу китапка сораулары шулкадәр зур була ки, 1903 елны Риза Фәхретдинов комментариендә һәм редакциясендә ул икенче тапкыр басылып тарала. Дөрес, бу язмаларда авторның дөньяга карашының, шулай ук гомуми белеменең чикләнгән булуы да шактый чагыла. Әмма Исмәгыйльнең динле булуы һәм үзенең дини хисләрен чагылдыруы да, китаптагы башка кимчелекләр дә бу тарихи хезмәтнең әһәмиятен юкка чыгара алмыйлар. Бу сәяхәтнамә җанлы, образлы тел белән әдәби итеп язылуы белән дә, укучыларга моңарчы таныш булмаган ят җирләр, билгесез илләр, дәүләтләр, төрле халыклар турында кызыклы күп белешмәләр бирүе белән дә, халыклар арасындагы дуслык бәйләнешләре урнаштыруда билгеле эз калдырган Россия илчелеге үткән юлның җанлы тарихы булуы белән дә әһәмиятле. Ул укучыларда дөньяви белем, яңа җирләр, илләр белән танышу, башка халыкларга карата дуслык хисләре уята, батыр, чыдамлы сәя- хәтчеилгизәр булырга өнди. Язмадан күренүенчә, Исмәгыйль һәм аның юлдашлары Оренбургтан Сәгыйть Салих исемле старшинаның кушуы буенча 1751 елда чыгып китәләр. «...мелла Надир, мелла Якуп вә Исмәгыйль, вә Габдрахмаи, вә мелла Надирның бер кошчысыXXIV у шыл биш кешене ыстаршииа Сәгыйть ага юллады Бохара шәһәренә...» Бохарада бер кыш үтә. «Бохара шәһәрендә торганымыз- да падишаһның әмере улды илче булып һиндстанга вармага». Хөрмәтле миссия Якуп җитәкчелегендә сәфәргә чыга. Авыр һәм кызыклы, куркыныч һәм җанлы юл башлана. Кызыклы, чөнки илчеләр алдында көннәи-көн яңа шәһәрләр, елгалар, таулар ачыла бара, һи- рат, Кафилә, Белгас, Мәргуҗап шәһәрләре дә артта кала. Алар каршында бөтен матурлыгы белән һинд елгасы ачыла. Ишәк, дөяләрне каек һәм көймәләр алыштыра. 102 Шул ук вакытта куркыныч та һәм авыр да, чөнки сәфәр таныш булмаган юллар һәм илләр буйлап бара. Өстәвенә илчелекнең юлы һпндстан һәм Афганстанда феодаль Һәм колониаль сугышлар барган беп тынгысыз чорга туры килә. 1747 елны шаһ Надир үлгәч, аның державасы таркалу белән, шул җирлектә Афган дәүләте оеша. Афган феодаллары белән маратх феодаллары арасында һиндстан белән идарә итүне үз кулларына алу өчен феодаль сугышлар башланып китә. Шушы ук елларда Франция һәм Англиянең һиндстанлы ерткычларча басып алу сугыш лары да аеруча көчәя. Мәргуҗап шәһәрендә торганда ук сәяхәтчеләр басып алучы афган яуларының һөҗүменнән чак-чак кына сакланып калалар. Яу бөтен шәһәрне талап, җимереп китә. Бәндри-Сурат шәһәрендәге пристаньдә торганда иртә белән аларга пиратлар һөҗүм итә. Бер карабка каршы дүрт караб, 4 тупка каршы 12 туп. Сугыш кичкә кадәр дәвам итә. Надир бу көрәштә батырларча һәлак була. Габдрахман да, Якуп та яралана. Исмәгыйль үзе дә каты яраланып, аңын югалта, өч көн буе ишетми. Исмәгыйль илчелекне шаһка илтүче караб командасының да батырларча сугышуын язып үтә. Ядрә белән капитанның аягы өзелсә дә. ул сугыш белән җитәкчелек итүен ташламый. Аннары алар Франция карабларына күчәләр. Уранабад шәһәреннән кәрван белән Хайдарабадка җитәләр. Юл тагы да дәвам итә. Яңа авырлыклар, куркынычлар туа. Менә алар шомлы һәм куе булып утыр - ган, ерткыч хайваннары белән атаклы джунгли урманнарына килеп җитәләр. Урманны ялгыз яки кечкенә төркемнәр белән генә чыгу турында уйларга ла мөмкин тхтел — куркыныч. Исмәгыйльләр килгәндә инде биредә берничә йөз кеше җыелган була. Тагын да берничә көй кешеләр жыелгаины көткәннән соң гына халык шомлы урман эченә керергә батырчылык итә. Алар кешеләрдән куры км аучы маймылларга, а ры сланнарга һәм башка күп ерткыч хайваннарга очрыйлар, мылтыклардай атын кына алардан котылалар. Яңадан айга якын көймәдә йөзү, филләр, дөяләрдә, арбаларда сәяхәт дәвам итә. Ниһаять, биш елдан артык ил гизгәннән соң, илчелек һиндстан шаһы яшәгән Җиһанабад шәһәренә килеп җитә һәм бу шәһәрдә тугыз ай буе тора. Якуп шаһ тарафыннан кабул ителә, аның белән сөйләшә, бүләк итеп 700 рупий акча бирә. Бу шәһәрдә торганда да Исмәгыйльләр афганлыларның яу белән килгәннәрен һәм шәһәр халкын талауларын үз күзләре белән күрәләр. «Бу шәһәрне алмак өчен афганнар килмеш иде... шәһәрне талап харап кылдылар вә һич шәпләрне куймадылар. Моннан соң шәһәрдә кытлык туды...» —дип яза бу турыда Исмәгыйль. Илчелек бу яудан авырлык белән генә — 200 рупий биреп кенә котыла. Кире кайтканда диңгездә давыл чыгып, чак кына карабны батырмый кала. Исмәгыйль үз юлларында очраган шәһәрләр, халыклар, аларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре турында тәфсилләп язып бара. Түбәндә китерелгән өзектә дә Исмәгыйльнең күзәтүчәнлеген, һиндстан халкының тормышы белән нык кызыксынуын күрергә мөмкин: «...Әүвәлле Бәндәр дигән шәһәпгз вардук... Анда бер ел калдык. Җе- фәк вә мамык чук җирдер. Вә һәр бер төрле парча вә гайри яхшы асыл җефәк затларның Пакизәләре бихисап... Көллесе үз шәһәрендә вардур. Шикәр камышы һәм шикәр гаять тә чуктыр, гаять тә очсыздыр. Биш ай ягмыр ягар... Янә һәр төрле дики борчак агачы улыр. Борчагын йияләр, агачы исә бер елда беләк калынлыгы улыр, утын итеп ягарлар. Андан дәхи кечек каеклар берлән тартып алып киттеләр. Унҗиде көндә Максутабад шәһәренә вардук. Катифә һәм һәр тарафка сатылына торган елан башы бонда улыр. Сиксән башы бер тиен улыр. Анда бер ел калдык. Янә филнең бик чукжи- 103 ре андадыр. Бер вәзирнең биш мен. филе вардыр...» Сәяхәтнамәсенең, һәр юлында Исмәгыйльнең һиндстаи халкына зур хөрмәте һәм мәхәббәте сизелеп тора. Илчеләр һиндстаннан Гарәбстан- га юл алалар, аннары — Сүрия, Төркия. Ниһаять, 1776 елны, 25 еллык сәяхәттән сон гына. Россия илчелеге Казанга кайтып җитә. һиндстанда озак еллар булган, бу гүзәл илнең аркылысыи-буен гизеп чыккан XVIII гасырның батыр йөрәкле сәяхәтчеләреннән берсе — Гобәйдулла Әмиров. Ул һиндстанда Исмәгыйльдән бераз соңрак, русның күренекле сәяхәтчесе Герасим Лебедев белән бер чордарак була. Гобәйдулла Әмировның һиндстаи - га баруы Исмәгыйльнеке кебек илчелек вазыйфалары белән бәйләнмәгән. Ул сәяхәтче генә. Әмма аның сәяхәте һәм юлъязмалары да үткән гасырларда Россия дәүләте белән һ и ндста н х а л ы к л а ры арасындагы дуслык бәйләнешләре ныгуы турында сөйләүче җанлы тарихи сәхифәләрнең берсе. Гобәйдулла Әмировның сәяхәтнамәсе Россия укучыларын өч диңгез артындагы ерак илнең халкы, табигате, бай культурасы. гореф-гадәтләре белән таныштырды, колониаль изүләргә дучар булган һиндстаи халкына мәхәббәт, инглиз һәм француз колонизаторларына нәфрәт хисләре уятты. Аның язмаларында шул чорның шактый алдынгы карашлы кешесенең фикерләре чагылуын күрергә мөмкин. Шуңа да үз чорында аның юлъязм алары рус м атбу гаты н д а рус телендә басылып чыгуы очраклы түгел. Гобәйдулла Әмировның тормышы, үткән юлы гына түгел, аның язмаларының басылу тарихы да шактый кызыклы... « Отечест вен н ы е записки » ж у риалының нашире Павел Петрович Свиньин үзенең иптәшләре арасында сирәк очрый торган кулъязмаларны җыюы белән нык танылган бер кеше була. Көннәрдән бер көнне аның китапханәсе яңа бер кызыклы кулъязмага — билгесез батыр бер илгизәрнең һиндстаи турындагы сәяхәтнамәсенә байый. Павел Петрович үзенең китапханәсенә килгән дусларына, танышларына бу язмаларны үзенең кадерле хәзинәсе итеп күрсәтә һәм илгизәрнең 11 мең километрдан артыкка сузылган юлы турында зур горурлык белән сөйли. П. П. Свииьиндагы бу язмалар тарихчы Г. И. Спасскийны кызыксындыралар. Кулъзмалар тарихчы кулына күчә. Г. И. Спасский сәяхәтнамәне җентекләп тикшереп, үзенең аңлатмалары белән тулыландырып, басып чыгарырга хәзерли. Шактый күп вакытлар эзләгәннән соң ул сәяхәтченең үзен табу һәм аның белән сөйләшү бәхетенә дә ирешә. Гобәйдулла Әмиров озак сәяхәттән 1805 елны гына туган иленә кайтып җиткән һәм Оренбургтагы чик буе хәрби комиссиясенә тәрҗемәче булып эшкә кергән була. Спасский аны шуннан эзләп таба һәм сәяхәтченең сөйләве буенча язмаларны тагы да тулыландыра, аерым моментларын ачыклый. 1825 елны тарихчы «Азиатский вестник» журналының берничә санында бу язмаларны «Гобәйдулла Әмировның ил гизүләре» исеме астында бастырып чыгара. Әмиров һиндстаига Чарджоу крепостеннан юл ала. Аны озатучы да, хәерле юл теләүче дә булмый. Тик Бохара әмирлегендә аның белән бергә әсирлеккә эләккән иптәшләре генә Әмировның тоткынлыктан исән- сау качып котылуына шатланып калалар. Әмиров Аму-Дәрья елгасын кичеп, эзәрлекләүләрдән котылганнан соң да туган якларына юнәлми, ә бөтенләй таныш булмаган сукмаклар, юллар буйлап «ил күрергә» юл тота. Өеп. туган якларын сагынуын ерак илләр күрү, шулар исәбеннән бай һиндстаига җитү теләге җиңә. Коры сахралар үтеп, я атка, я дөягә атланып, ә күп вакытта җәяүләп ун тәүлек барганнан соң Әмиров Мәрвә шәһәренә җитә. Эссе кояш, күз җитмәслек иксез-чиксез чүлләргә күнеккән, сусызлыктаи, ачлыктан, интеккән сәяхәтче уңдырышлы туфраклы җиргә урнашкан, тирә-ягы матур бакчалар белән уратып алынган, яшеллеккә чумган 81 Мәрвә шәһәрен күргәч, бу шәһәргә сокланып туя алмый. Аңа таш коймалар белән уратып алынган шәһәр дә, аның киң күңелле халыклары да ошый. Мәрвә ул чорда сәүдә үзәге булган бер шәһәр санала. Шуңа да Әмиров монда бохаралы һәм хнва- лыларны да, рус һәм һиндстан сәүдәгәрләрен дә очрата. Мәрвә шәһәре белән бераз вакыт танышуыннан соң Әмиров Мәрвәгә үткәрелгән су каналлары буенча Бәнди-Солтан елгасына чыга һәм 10 көн буе шул елга ярлары буйлап бара. Күп авыллар, шәһәрләр артта кала. Афганлылар да инде очрамый башлый. Биек түбәләре карлар белән капланган таулар арасыннан өч көн барганнан соң Әмиров бөтенләй икенче дәүләткә барып чыга. Карлар. ташлар, таулар очрамый башлый. Аларны инде гәрәбәдәй сары өлгергән бодайлар, ак мамык кырлары алыштыра. Шул җирләрдән Әмиров үзе күрергә хыялланган һиндстан белән таныша башлый. Әмиров һират халкы турында зур хөрмәт белән болай дип яза: «Монда һәр җирдә гаделлек хөкем сөрә. Урлашу кебек нәрсәләр очрамый. Шәһәр халкы һәм читтән килүчеләр җәберләнүләргә түзеп тора алмыйлар. Бөтен станцияләрдә кунак өйләре бар». Кандаһарны үтеп, бер ай барганнан соң Әмиров ак, юка нәфис тукымалары, мылтык-кылычлары. итек-башмаклары белән дан тоткан Шикарпурга җитә, анда синд халыкларының тормышлары белән таныша. Илгизәр аларның дөге үстерү белән шөгыльләнүләрен, балчык һәм камыштан ясалган өйләрдә яшәүләрен әйтеп үтә. «Алар сугышта кыю һәм батырлар, ә үзара дус һәм тату яшиләр», — ди ул синдлар турында. Әфлисун, лимон, каштан, чия, анар һәм* төрле-төрле җимешләр үсә торган Сакар, Хайдарабад шәһәрләре дә Әмировка ошый. Ул Хайдарабад шәһәрендә сәүдәнең аеруча бай һәм җайлы булуын, кыйммәтле ефәк белән танылган фабрикалар күп булуын күрә. Әмиров Россия дәүләтеннән килгән кыйммәтле товарларны да бу базарда очрата. Аннары Әмиров һиндстан чикләренә юл тота. Берничә көн комлы чүлләрне үткәннән соң яңадай яшеллеккә чумган авылларга, шәһәрләргә — һиндләрнең Раджпут кнәзлегенә килеп чыга. «Бу якның халыклары — һиндләр бик кунакчыллар, ачык йөзлеләр һәм хаклык, тугрылык яратучылар. Бик пөхтә киенәләр», — дип яза ул үзенең язмаларында Чесельмир шәһәре халыклары турында. Шул ук фикерне Пукир, Җодпур, Җәйнегар шәһәрләрендә булгач та яза. Ул халыкның тынычлык яратуын аеруча билгеләп үтә: -«Бу илләрдә гаделлек һәм тынычлык хөкем сөргәнен күзәтергә мөмкин», — ди. Җәйнегар шәһәреннән чыгып, 12 көн буе атта, дөяләрдә барганнан соң, Әмиров Бөек Могол иленә барып чыга. «Бөек Моголның исеме — Алигвар. Мәмләкәтнең башкаласы— Җиһаиабад дип атала, һиндләр Адилла дип йөртәләр. Бөек Моголның көче һәм бөеклеге — аның йөзегендә һәм печәтендә. Ул йөзеген һәм печәтеи үзе сайлаган кешегә тапшыра алган. Бөек Могол үзенең дәүләт эшен вәзиргә (набоб) тапшырып, хәрәмнәрдә һәм зур бакчаларда күңел ачу, кәеф-сафа сөрү белән генә шөгыльләнә. Вәзир исә халыкка салымнар сала, гаскәр белән җитәкчелек итә, хөкем итү эшләрен башкара», — дип яза Әмиров. Бөек Могол вәзир итеп Бохара дәүләтеннән үзбәкләрне, Ираннан фарсыларны, күршеләреннән маратх халыкларын чакыра торган була. Әмиров Могол дәүләтенең шул чордагы тормышына шактый җентекләп туктала. Әмиров Бөек Моголның шул чорда дәүләтен ике вәзиргә: Хәйдәр бәк исемле үзбәккә һәм Раджа Пе- таль — Синдша исемле маратхка бүлеп бирүен яза. Хәйдәр бәк үлгәннән соң, элекке вәзирнең абыйсы инглизләргә сатылып, алар гаскәре ярдәме белән вәзир яшәгән Лакнаур шәһәрен басып алган. Бу шәһәрдә вәзирнең 200 меңнән ким булмаган ялланган гаскәре булса да, инглизләр, аз саплы булуларына карамастан, хәрби осталыклары белән алар- 105 ны җиңгәннәр һәм үзләренә башка җирләрне дә буйсындырганнар. Халыкның бай культура мирасы, аның гасырлар буе төзегән архитектурасы Әмировта зур кызыксыну уята. Җиһаиабад шәһәрендә ул кызыл мәрмәрдән салынган мәчеткә игътибар итә. Лкберабад шәһәренә 4 чакрым кала ул һинд патшалары каберлегендә була. Акберабадтагы кремль үзенең сәнгатьчә эшләнеше белән аны бөтенләй таңга калдыра: «Шәһәр уртасында борынгы вакытларда ук эшләнгән гаҗәеп соклангыч кремль күтәрелә. Сәяхәт барышында мин мондый гүзәл, зиннәтле төзелешне беркайда да очратканым юк иде». Тачгенч шәһәрендә югары сыйныф кешеләре күмелә торган каберлекнең бизәлеше дә аны сокландыра. Ул «Акбер шаһ кызы Равзай- Тачгенч каберендәге 5 аршин биеклегендәге, 100 сажен киңлегендәге» һәйкәлгә гаҗәпләнеп карый. Манара эчендә кыйммәтле асылташлар, җәүһәрләр белән бизәлгән мәрмәр төрбә, һәйкәл тирәли төзелгән төрле-төрле фонтаннар кояш нурында төрлечә нур сибеп, җемелдәп торалар, фонтан сулары матур чәчәкләрне сугара. Әмиров һиндстанның табигый байлыгына, аның эшчән, тырыш, ачык йөзле халыкларына, кешелекле әхлакларына, шушы халык тудырган материаль байлыкларга — ефәк һәм мамык фабрикаларына, алтын һәм көмеш рудникларына, мәчет, гыйбадәтханә, сарайларга, яшеллеккә чумган гүзәл бакчаларга соклану белән бергә, андагы социаль тигезсезлекләрне дә, һинд халыкларының инглиз колонизаторлары тарафыннан изелеп яшәвен дә күрә һәм ул турыда да язып үтә. Мәсәлән, ул Лакнаур шәһәре хуҗасының шәһәрдән читтә хайваннар тотар өчен генә дә гаять зур аерым бер шәһәрчеге — зоопаркы булуын басым ясап билгеләп үтә. Әмиров анда 1 500 фил, йөзләгән маймыл, арыслан, бүре, аю, болан, кыр кәҗәләре булуын яза. Әмиров үз юлында яндырылган авыллар да, бушап калган шәһәрләр дә күрә: «Җиһанабад шәһәре кайчандыр 25 чакрымга сузылган, күп халкы белән гөрләп торган, таш стеналар белән уратып алынган зур шәһәр булган. 8 аршин биеклегендәге, 3 аршин киңлегендәге бу таш койма әле дә бар. Ләкин хәзер шәһәр инглизләр тарафыннан шулкадәр җимерелгән, элеккесе белән чагыштырганда сигездән бер өлеше дә калмаган... Акберабад тирәсендә элек Азиянең төрле илләреннән килгән сәүдәгәрләрнең кайнап торган урыны булган күп шәһәрләр хәзер бушап калган...» Азымабад шәһәре Ганг елгасы буена утырган иң гүзәл шәһәрләрнең берсе, дип язып үтә илгизәр. Хәтта «кайбер таш йортлар су эченнән үк күтәрелә... Элекке вакытларда һинд байлары һәм шаһлары шушы нәфис җиргә үзләренең башкалаларын калдырып, җәй айларын үткәрергә килә торган булганнар. Алар Ганг елгасы буйларына ял итәр өчен мәрмәр һәм башка кыйммәтле ташлардан гүзәл сарайлар салдырганнар. Бу сарайлар хәзер дә сакланалар, ләкин алар белән хәзер инглизләр файдаланалар». Максудабад һәм Калькутта шәһәрендә дә Әмиров инглизләр хөкем итүен, сәүдә һәм промышленностьны үз кулларына ала баруын, андагы ефәкләрне һәм башка тукымаларны бөтен Азия һәм Европага озатуларын күрә. «Калькуттада инглизләрнең иң зур башлыклары тора. Үз янында 10— 12 мең гаскәре бар»,—дип яза ул. Әмиров колонизаторларның халыкларны буйсындыру өчен алып барган басып алу сугышларын да, халыкның азатлык өчен батырларча көрәшен дә күрә: «Рашпур шәһәренә сәяхәт иткәндә, — дип яза Әмиров, — җирле кешеләрнең әйтүенә канаганда, 100 мең чамасы бардыр, шәһәрне Англия гаскәре камап алды. Инглизләр үзләренең гаскәре алдына аларны саклау өчен 5 меңгә якын буйвол һәм үгезләр куеп, хәйлә кулланып, шәһәргә туплардан атып карадылар. Әмма шә һәр халкы, берничә залп булганнан соц, бикле капкаларны ачып, кылыч һәм сөңгеләре белән һөҗүмгә күчте, камаучылар качарга мәҗбүр булды». Калькуттадан соц Әмиров һөнәрчелек белән атаклы булган Дакка шәһәренә китә. Аннары маршрут тагын да үзгәрә — сәяхәтче төньякка юл тота һәм шактый озак кына барганнан соц Кабул шәһәренә — Аф- гапстанга барып чыга. Көннәи-көн туган ил белән ара якыная бара. Әмма сәяхәтчене уң мең километр юл йөрү дә туйдырмый, күп җирләр күрү дә канәгатьләндерми. Аның тагын да күбрәк күрәсе, күбрәк беләсе килә. Ул тагын да юлын үзгәртә. һиндстанның көньяк районнарындагы халыкларны, аларның тормышларын күрү теләге белән көньяк-көнчыгышка юл тота. Биек кыя тауларны, тирән елгаларны, сусыз чүлләрне, яшеллеккә чумган бай табигатьле җирләрне, күп шәһәрләрне үтеп, илгизәр һиндстанны тагы да ныграк өйрәнә, һиндстанны һәм аның хезмәт сөюче тырыш халкын тагын да ныграк ярата бара. Азмир. Читпрпур шәһәрләрен үтеп. Пунага җитә. Юл тагы да дәвам иткән. Әмма кая таба, нинди җирләр, илләр аша сәяхәтче туган иленә кайтып җиткән — хәзергә әйтүе кыен. Чөнки Гобәйдулла Әмировның сәяхәтнамәсе шунда өзелә, ә архивтагы язмалары әлегәчә табылмаган, өйрәнелмәгән. Касыймов һәм Бикмө- хәммәтовлар турында да бик аз белгән кебек, Әмировның үзе турындагы мәгълүматлар да әле бик саран, җитәрлек түгел. Кызганычка каршы, язмаларында алар үзләренең шәхесләре, тормыш юллары турында бөтенләй диярлек телгә алмаганнар. Күрәсең, гади һәм тыйнак булулары комачаулагандыр. Әмма аларның язмалары сакланып калуы һәм үз вакытында басылуы безнең өчен зур шатлык. Бу язмалар — һиндстан һәм Россия арасындагы күптәннән килә торган дуслык турында, ә авторларының батыр йөрәкле, курыкмас сәяхәтче, һиндстан халкын чын күңелдән яраткан, аның үсеше һәм азатлыгы турында кайгырган, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен XXV «Вокруг света», 1957, № 12, 45 бит. көрәшкән туган ил патриотлары булулары турында сөйли. Алар зур хөрмәткә, мактауга, ә язмалары җентекләп өйрәнелүгә лаек кешеләр. Көнчыгышны өйрәнүче галим Н. Халфин менә шуңа да бик хаклы рәвештә Гобәйдулла Әмиров турында болай дип яза: «Әмировның исеме үзләренең сәяхәтләре белән Россия белән һиндстанны якынайткан, шуның белән хәзерге вакытта һиндстан һәм Советлар Союзы халыклары арасындагы ныгыган дуслыкка башлангыч нигез салган Афанасий Никитин, Филипп Ефремов, Герасим Лебедев, бертуган Атанасовлар кебек кешеләрнең исемнәре белән янәшә торырга тиеш»XXV . Ә бездә әлегә кадәр XV гасырда һиндстанда укып кайткан Болгар галименең, шулай ук XVIII гасыр Россия илчесе Якуп аганың кем икәнлеге дә билгесез. Бикмөхәммәтовның сәяхәтнамәсе дә, Әмировның язмалары да киң массага мәгълүм түгел, аларны да илебезнең иң зур фәнни китапханәләрендә генә табарга мөмкин. Бу язмаларның фәнни өйрәнелеп, комментарийлар белән басылганы юк. Ә бу — кирәк эш. Шулай ук Касыймов һәм ЯКҮП ага җитәкчелегендәге илчелек, Әмиров сәяхәте турында әдәби әсәрләр дә языласына ышанасы, аларны тарихи пьесаларның, поэмаларның, повестьларның геройлары итеп күрәсе килә.