Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ КИТАПЛАР ЬӘМ КУЛЪЯЗМАЛАР АРАСЫНДА

Кмзан университеты, Гыйльми китапханәсенең, Көнчыгыш халыклары телләрендәге китаплар һәм кулъязмалар фонды) КИТАП ҺӘМ КУЛЪЯЗМАЛАР ҖЫЮ ТАРИХЫННАН атарстанда Көнчыгыш телләрендә язылган кулъязмалар һәм китаплар туплау эше Казан университеты ачылу белән бәйле. Башта бу эш Россиянең эчендә — Казан шәһәрендә, Идел елгасы бассейнында, Уралда. Себердә һәм Урта Азиядә алып барыла. Соңга таба Көнчыгыш илләренең үзләренә барып китаплар җыярга керешәләр. Университетның көнчыгыш телләре галимнәре, мәсәлән, X. Френ һәм К. Фукс бу юлда зур тырышлык күрсәтәләр. Бераздан профессор О. М. Ковалев-' ский Байкал артында, Монголиядә, Кытайда ун ел буе командировкада йөреп, Казан университетына монгол, маньчжур, тибет һәм кытай телләрендә язылган, 1848 томнан торган 189 китап, шулар арасында 48 данә кулъязма алып кайта. Кытайны өйрәнү буенча зур хезмәтләр башкарган профессор В. П. Васильев эшчәнлеге нәтиҗәсендә университет китапханәсенә тибет, маньчжур, кытай, санскрит һәм калмык телләрендә язылган, 2737 том һәм 1447 дәфтәрдән торган 849 исемдәге кулъязма әсәрләр һәм китаплар өстәлә. Профессорлардан Даниил Һәм И. П. Войцеховский да бу юлда җитди эш башкаралар. Болардан тыш Урта һәм Алгы Азия, Төньяк Африкада яшәүче халыкларның телен, этнографиясен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүгә күп көч салган тюрколог И. Н. Березиннең дә университетка гарәп, фарсы, әрмән, төрки телләрдә язылган бик күп кыйммәтле кулъязмалар, китаплар кайтартуы билгеле. 1842 елны Санкт-Петербург Академиясенең Азия музее Казан университетына кытай телендә 84 томнан торган 15 исемдәге һәм әрмән телендә 21 томнан торган 3 исемдәге кулъязма китаплар тапшыра. Шушы елны ук Хоканд ханлыгының Мәскәүгә билгеләнгән илчесе Казан аша үткәндә университетка фарсы телендә язылган, бик сирәк очрый торган кыйммәтле бер кулъязма бүләк итә. Ул Мирхонд тарихы турындагы кулъязма була. Аннары университетка Венеция шәһәрендә әрмән телендә басылган күп кенә китаплар сатып алына. Китапханәнең бу бүлеге шулай елданел байый бара. Аңа Лондон. Париж, Амстердам, Берлин, Лей- дин, Вена, Будапешт, Рим, Лейпциг, Гельсингфорс һәм Европаның башка шәһәрләреннән Көнчыгыш телләрендә һәм Көнчыгышны өйрәнү буенча язылган китаплар алына. Китапханәдә 1828 елны Лондонда төзелгән «Көнчыгыш тәрҗемәләре фонды» җәмгыяте бастырып чыгарган кыйммәтле китаплар да тупланган. Бу «фонд» тарафыннан Т 108 Казан университетына җибәрелгән китапларның саны хәзерге көндә ике йөзгә җитә. Алар арасында кытай, гарәп, фарсы, япон, һинд, санскрит, төрки, монгол телләрендәге кулъязмалардай тәрҗемә ителгән әсәрләр күп кенә. Бу китапларның оригиналлары бер үк вакытта инглиз, француз яки латин теленә тәрҗемә итеп бирелгән. Китаплар һәм кулъязмалардан тыш, китапханәдә тагын Көнчыгышка бәйләнешле төрле исемдәге бик күп журналлар саклана. Хәзерге көндә биредә 1812 елдан алып 1895 елга хәтле Көнчыгыш халыкларының тарихы, философиясе, теле, әдәбияты һ. б. фәннәр буенча барлыгы 9 сериядә чыгарылган журналларның 83 еллык комплекты бар. Ләкин бу байлык моның белән генә чикләнми әле. Китапханәдә XIX йөзнең ахырларында һәм XX йөз башында Мисыр, Сүрия, Ливан, Төркия һ. б. илләрдә чыккан журнал, газеталар да юк түгел. Алардан, мәсәлән, «Әл-Хакаик» (Сүрия), «Әл-һидая» (Төркия), «Ән-Нил», :ӘлФәллах», «Әл-Аһрам» (Ливан). «Хезмәт», «Иртика» (Төркия) һ. б. ларны күрсәтергә кирәк. Казан университеты үзе дә Көнчыгыш телләрендә һәм Көнчыгышны өйрәнү буенча фәнни хезмәтләр бастырып чыгара. Университетның типографиясендә ул вакытта Көнчыгыш телләрендә кулланылган барлык шрифтлар була. Университет типографиясе Россиянең көнчыгыш өлкәсендә яшәүче татар, үзбәк, уйгур, казакъ, хакас, якут, кыргыз һ. б. өчен уку китаплары, сүзлекләр, тарих, медицина буенча китаплар да бастырып чыгара. Университетның Көнчыгыш белгечләре язган хезмәтләр һәм университет типографиясендә басылган әсәрләр Кытай, һиндстан, Аф- ганстан, Мисыр, Иран, Төркия,һәм башка Көнчыгыш илләрендә киң тарала. 1855 елны Казан университетының көнчыгыш бүлеге Санкт-Петербург университетына күчерелә. Нәтиҗәдә университет Көнчыгышны өйрәнүдә электәге күренекле урынын югалта, шулай да бу эш бөтенләй сүнеп калмый. 1861 слнын 8 апрелендә Казан университетында гарәп һәм төркитатар телен укытырга яңадан рөхсәт алына. Университет каршында «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» оештырыла. Бу җәмгыять кытай, монгол, гарәп, фарсы, төрки халыкларының телен, фольклорын, динен, әдәбиятын, медицинасын, көнкүрешен һ. б. өйрәнә һәм бу турыда үзенең «Изве- стия»сендә күп кенә кыйммәтле фәнни хезмәтләр бастыра. Революциягә хәтле язылган хезмәтләр арасыннан Н. Ф. Катанов- ның төрки халыкларның телен чагыштырып өйрәнү, буенча фәнни яктан бик әһәмиятле булган «Опыт исследования урянхайского языка с указанием главнейших родственных отношений его к другим языкам тюркского корня» дигән хезмәтен әйтеп үтәргә кирәк. 1904 елда Казанда чыккан бу китапта 48 төрки телнең лексикасы чагыштырма рәвештә өйрәнелә. Казан университеты китапханәсенең көнчыгыш фондлары революциядән соң тагын да үсә. Хәзерге көндә китапханәдә Көнчыгыш телләрендә ЮОООгә якын кулъязма саклана. Аларның 3 173е гарәп, 1 730ы төркитатар, ЮООгә якыны фарсы, калганнары уйгур, чы- гытай һәм башка телләрдә язылган. Китапханәдә Мисыр, Сүрия. Я мән, һиндстан, Иран, Төркия һәм башка илләрдә чыккан 9000гә якын басма китап бар. Аларның 5566 сы гарәп, 2564 е төрек, 529 ы фарсы телендә. Болардан тыш китапханәдә Көнчыгыш телләреннән тәрҗемә ителеп, рус, инглиз, француз, итальян, поляк, немец телләрендә басылган китаплар да байтак кына. Көнчыгыш телләрендәге ул китаплар һәм кулъязмалар фән һәм культураның күп кенә тармакларын эчләренә алалар. Көнчыгыш фондында астрономия, геометрия, математика, юриспруденция, тел тарихы, философия, ботаника, та- 109 рих, этнография һ. б. фәннәр буенча Көнчыгыш халыкларының 18 телендә материал бар. КӨНЧЫГЫШ ТЕЛЛӘРЕ БУЕНЧА БАСМА КИТАПЛАР Көнчыгыш телләрендә һәм Көнчыгышны өйрәнү буенча Европа телләрендә басылган һәм университет китапханәсендә саклана торган китаплар арасында зур әһәмияткә ия булган басмалар бар. Мәсәлән, испан миссионеры Франсиско Варо тарафыннан испан һәм кытай телендә язылып, 1682 елда Кантонда басылган «Кытай теле грамматикасы» дөньяда бик сирәк очрый торган китаплардан санала. Ул дөньяда дүрт кенә данә. Аның берсе Советлар Союзында, калганнары Римдә, Парижда һәм Мюнхенда саклана. Китапханәдә бөек таҗик галиме Әбү Гали Синаның 1593 елны Римдә, гарәп телендә басылган һәм ике томнан торган «Әл-канун фи тыйб» исемле медицина буенча хезмәте бар. Дөньяда бик аз санда сакланып калган һәм иң кыйммәтле басма әсәрләрдән саналган бу китап гарәп телендә беренче басылган басма булуы белән дә әһәмиятле. Китапханәдә сирәк очрый торган басмалар арасында Фирдәүсинең 1829 елны Калькуттада басылган 4 томлык «Шаһнамә»се, гарәп филологы Хәриринең (1054/5— 1122) «Макамәт әл-Хәрири» исемле ике томлык новеллалар җыентыгы, төрек тарихчысы һәм библиографы Кәтиб Чәләбинең (Хаҗи-Хәлиф. 1608—1657) 1656 елны Истамбулда басылган «Төхфәт әл-Кибар фи асфар әл-биһар» исемле тарнхи- библиографик җыентыгы, шулай ук аның 1730 елны Истамбулда басылган «Җиһапнамә» исемле әсәре, Мөхәммәт ибне-Мостафа вән Кулиның (1588 елны үлгән) ике томлык «Лөгате» — гарәп-төрки сүзлеге; гарәп филологы Габдел Кадыйр әл- Багдадиның (1621 — 1682) «Шаһиа- мә» буенча төзегән һәм 1825 елны Петербургта басылган фарсытөркп сүзлеге — «Лөгате Шаһпамә»сс; Солтан Бабериың (1530 елны үлгән) 1806 елны. Казанда басылган «Бабернамә»се һәм башка китаплар бар. Европа телләреннән рус теленә тәрҗемә ителеп, Көнчыгышны өйрәнүгә багышланган хезмәтләр арасыннан аеруча кыйммәтле саналган китаплардан Г. Вамбериның «История Бухары» (М. — Спб., 1872), А. Вамбериның «Очерки Средней Азии» (М., 1867), Беллның «Путешествие через Россию в разные азиатские земли, а именно в Испа- ган, Пекин, в Дербент и Константинополь» (Спб. 1776), Легранның «Извлечение из путешествия гражданина Денона в Нижний и Верхний Египт» (Спб., 1833), К. Риттер- ның 5 томлык «Землеведение Азии» (Спб., 1859— 1877 г.) һәм башка әсәрләрне күрсәтергә мөмкин. ГАРӘП ҺӘМ ФАРСЫ ТЕЛЕНДӘГЕ КУЛЪЯЗМАЛАР Әбү Гали Синаның «Китаб әшшифаэ», Әбү-Сәгыйд бине Әбил Хәернең дүрт философик соравына Әбү Гали Синаның җавабы, Әбү Гали Синаның философик терминнар турында язган хезмәтенең күчермәсе; Насыйр эд-дин Тусиның (1247 елны үлгән) үз кулы белән язган «Шәрхе Ишарать» исемле аңлатмалар җыентыгы, гарәп философы ӘшШәһрастаниның (1274 елны үлгән) «Китаб әл-мосарәгать», Әл-Гомәр ибне-Сәхлән әс-Савиның «Китаб мосарагать әл-мосарага» исемендәге кулъязмасы — болар Казан университеты китапханәсендәге гарәп телендәге кулъязмаларның бер өлеше генә әле. Гарәп телендәге кулъязмалар арасында күчермәләр генә түгел, бәлки көнчыгыш галимнәренең үз куллары белән язылганнары да бар. ӘсСаганиның «Китаб әл убаб әс- захир вәл-лубаб әл-фәхир», Әд Да- маниның (1412 елда үлгән), «Әл- Мәнхәл әсСафи фи шәрх әл ва фи», Дауд әлАнтакыйның (Дауд Антиохский) хезмәтләре әнә шундыйларга керә. Гарәп телендәге кулъязмалар арасында «Әл-мөнәҗәт» дигәне аеруча кызыклы. Ул 921 елны җәзалап үте релгән Әл-Хөсәсн ионе Мансур әлХаллаҗиның биографиясен "эченә ала. Китапханәдә VI гасырда яшәгән гарәп шагыйре Гантар ибне Ш а дда д н ы; i к ү р гәп м а җа р ала р ы п эченә алган 60 томлык әсәреннән 20 томының күчермәсе бар. Әбү Габдаллах ибне Исмәгыйль әл-Боха- риның «Лөгать сөхпх әл-Бохари» исемендәге гарәп теле сүзлегенең күчермәсе дә китапханәдәге кулъязмалар арасында иң борынгылардан санала. Иранның күренекле галиме Насыйр эд-дин Тусиның «Әхлак мох- сен», Зәкәрия Казвининың (1283 елны үлгән) «Гаҗәеб әл-мәхлүкать», Котб-эд-дин әш-Ширазпның (1310 елны үлгән) фәннәрне классификацияләү буенча язган әсәренең 1310 елгы күчермәсе — китапханәдәге фарсы телендәге кулъязмалар исемлеге менә шулар белән башлана. Алар арасында Аксак Тимернең оныгы Олуг бәкнең (1449 елны үлгән) астрономия буенча фарсы телендә язган «Шәрхе зиҗ Олуг бәк» исемле, Европа телләренә тәрҗемә ителгән, урта гасыр диңгез сәяхәтчеләре өчен йөз еллар буе кулланма булып хезмәт иткән әсәренең 15 йөздә язылган кулъязмасы аеруча кызыклы. ТӨРКИ ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ КУЛЪЯЗМАЛАР Китапханәдә үзбәк халкының классик шагыйре Мир Галишер Нәваиның «Диван» исемле шигырьләр җыентыгының 1565 елгы күчермәсе, Сәет Габдрахман Әшрәфинең үз кулы белән язган библиографик характердагы кулъязмасы бар. Аннары Мөхәммәт ибне Гали шәех Саранның (1360 елда үлгән) борынгы татар телендә язылган «Нәһҗел фәрадис» әсәренең кулъязмасы, Исфаһаи ханның «Әхмәт Юсеф» исемле кулъязмасын күрсәтергә була. Урта Азия һәм башка Көнчыгыш илләре тарихын өйрәнү буенча татарның күренекле тарихчы галиме Шпһаб Мәрҗани күп хезмәт күрсәтә. Шпһаб Мәрҗани бөтен гомере буе Көнчыгыш халыклары тарихын өйрәнә һәм, шул хезмәтенең нәтиҗәсендә, унөч йөз ел эчендә Көнчыгыш илләрендә яшәгән язучыларның һәм галимнәрнең биографиясен эченә алган «Вәфият әл-әсләф вә төхфәт әләхләф» исемле 7 калын томнан торган әсәр яза. Бу кулъязманың беренче томы Казанда басылып чыга, ә калган алты томы кулъязма хәлендә китапханәдә саклана. Шпһаб Мәрҗапииең Урта Азия халыклары тарихыннан язган кайбер кулъязмаларын Үзбәк ССР Фәннәр Академиясе китапханәсендә табарга мөмкин. Китапханә хәзерге көндә дә чит илләрдән Көнчыгыш телләрендә чыга торган журналларны алып килә. Аңарга «Ат-тарик» (Бәйрутта чыга), «Яңа шәрык» (Чехословакия), «Көнчыгышны күзәтү» (Польша) һ. б. журналлары алына. Көнчыгышны өйрәнү буенча иске Россиядә һәм чит илләрдә чыккан китаплар һәм Көнчыгыш телләрендәге кулъязмалар байлыгы белән Казан университеты китапханәсе илебезнең иң зур китапханәләреннән санала. Китапханәдә сакланучы бу материаллар Көнчыгыш илләре халыкларының бай тарихын чагылдыг алар.