Логотип Казан Утлары
Шигърият

 АФРИКАЛЫ ДУСЛАРГА

Юндыра Африка кояшы, Нил суы ярыннан кузгала, Нил кебек ашкынып халыклар Ялкынлы көрәшкә сүз ала. Кушымта: Кайнар сәлам юллыйбыз сезгә Салкын кыш була торган илдән, Уңышлыклар телибез, дуслар, Кар кебек ак, керсез күңелдән. Нил ташый шау килеп чүлләргә, Җанлана сахралар бушлыгы, Нил аккан ташкыннан көчлерәк. Көчлерәк халыклар дуслыгы. Кушымта. Җитәрлек татыды Африка Аксөяк илбасар камчысын, Бәйсезлек даулаучы дусларга Якты юл ачылсын, ачылсын! Кушымта: Кайнар сәлам юллыйбыз сезгә Салкын кыш. була торган илдән, Уңышлыклар телибез, дуслар, Кар кебек ак, керсез күңелдән.