Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА Шагыйрь Фатих Кәримгә багышлыйм. үзәннәр, таулар буеннан Кенигсберг юлы сузылган. Фашист чигенә соңгы чик күреп, Телен тешләп качкан эт кебек. Тик ыржая борылып артына, Соңгы сулышында талпына, Белеп тора ерткыч үләсен, Тик үләсе килми, күрәсең. Үз канына баткан явыз көч, Утлы нәфрәт тулы изге үч, Кара-каршы ята, ара тар — Коммунистлар белән фашистлар. Янып беткән авыл артында Посып ята дошман якында, Ике генә сикереп аласы Штык белән штык арасы. Ә шул ара кургаш әҗәлдән Исән чыкмый торган җәһәннәм, Тик батырның гына батыры Атлап чыга үлем аркылы. Приказ булды:—Алга! Вакыт тар. Атакага китте батырлар. Кем беренче алга ыргылды — Шул беренче җиргә егылды. Тагын торып чапты аксаклап. Колач белән җирне кочаклап, Пуля йотып, тагын егылды, Кояш сүнгән кебек тоелды. 4 Туктагандай булды сулышы. Мәрхәмәтсез штык сугышы Давыл булып үтте якында. «Ура!» күкрәп таулар артыннан Кабатланып килде колакка. Соңгы көчен җыеп шул чакта, Аягына басты лейтенант, Хәтер исән, истә изге ант. Күзе белән ашап дошманны, Фашистларга төзәп коралны, Курку белмәс бөркет йөрәге Пулеметка каршы юнәлде... Утны, суны кичкән батырлар Дошманнарны изеп кайтырлар. Нәфрәт белән карап соңгы кат, Кар өстендә ята лейтенант. Карап ята аяз ил күген, Бер егеткә килгән өч үлем. Бер йөрәкне телгән өч яра Мең йөрәктә әрнеп сызлана. Күңелләрдә сагыш кузгала. Чәчәк атыр җәен бу дала. Сандугачлар сайрар кичендә Командирның кабере өстендә. Ирек, халык өчен көрәшкән Батыр гына була чын батыр. Батырларның данын йөз еллар Легендасы йөреп уятыр. Батырларның кабере янында Яз җилләре булып дан йөрер, Яшьләр килеп гомер таңында Шулай булсамчы дип көрсенер. АВЫЛГА КАЙТУ Кыр казлары кебек сагынып, Мин авылга кайтып туктадым, Туган җирнең изге туфрагын Кыр казлары кебек сагынып. Озын юлдан җәяү атладым, Юл тузанын өстән кагынып, Мин китәргә диеп кайтмадым, Кыр казлары кебек сагынып. Сырып алды кардәш -туганнар, Чемоданым торсын сәкедә. Топольләрне карап, урамнан Йөреп кайтыйм әле бер генә. Ике куллап күрешә бабайлар, Чәйгә чакыра туган-тумача. Чәйгә чаклы, салкын чишмәнең Суын эчеп кайтыйм, ичмаса. Таныш иде миңа электән Тыкрыкларда үскән әрекмән. Әрекмәнле чишмә сукмагын Күрер өчен килеп туктадым. Монда килеп әбием су алган, Бабам килеп үпкән кочаклап. Җибәр, дигән, әбием оялган, Җиң очыннан бүләк чыгарган... Алар инде күптән кабердә. Күпме җилләр искән сызгырып! Кар сулары аккан бу җирдә, Күк томаннар тошкән куерып. Басу капкасыннан үткәндә, Сәлам әйтеп киттем әремгә, Ата-баба гомер иткәндә Маңгай тире тамган бу җиргә. Тора кебек казык башында Элеп куйган иске чабатам. Мин гаепле авыл каршында: Акыл белән уйлап карасаң Гәүдәләнеп калган хыялда Егерме ел элек күргәнем. Туфля йөри хәзер урамда, Ефәк күлмәк чыга кичләрен. Ялан тәпи баскан эзләрем Уелып калган җирне эзләдем. Сабый чагым үткән бу җирдә Тигәнәк тә якын күренә.