Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЗ

Яңадан дөнья җанланды, яңадан кояш җылы нурларын сипте, боз өстенә су чыкты, гөрләвекләр чылтырап акты, инеш суы авыр йөгеннән бушанып, калын-калын бозларны ерак елгаларга алып китте. Кардан арчылган җир иркенләп бер сулап җибәрде, үзәннәр, кырлар өстеннән җылымса пар күтәрелде. Көньяктан язгы яңгырлар әйдәп, дымлы җил исте; җир өсте тәүге явымнардан соң, яшь киленнәрдәй яшәреп, хәтфә уҗымнар белән бизәлде. Агачларда беренче бөреләр ачыла, узган елгы корыган үләннәр арасыннан яшь чирәм баш төртә. Кара урман да кышкы йокысыннан уянды, кошлар тавышы белән тулды. Әнә бил тиңентен су эчендә утырган бөдрә талда сандугач чутылдый: бәхет һәм мәхәббәтне мактап сайрый ул. Күз күреме җитмәс еракларга җәелгән Кама елгасы өстендә беренче пароходның гудогы яңгырый. Кайдандыр басу түреннән беренче трактор гөрелтесе ишетелә, һәм шул гөрелте, иртәнге тынлыкны бозып, ерак-ераклардан әйләнеп кайта. Димәк, тракторчы егет беренче буразнаны сыза. Әнә трактор үзе дә күренде, аның артыннан тип-тигез булып дүрт буразна сузылып кала. Шактый ук еракта, урман буенда басып торган бер кыз тракторчы егеткә нидер кычкыра, кулларын бутый, ләкин аның сүзләрен ишетеп булмый, трактор гөрелтесе күмеп китә. Кычкырып та, кул изәп тә берни барып чыкмагач, кыз бәләкәй генә флаг бәйләгән колганы югары күтәрә; тракторчы егет, сигналны күреп, тракторны шунда таба бора. «һаман да шул тиктормас Валя инде бу», — дип уйлый Федя барган уңайга һәм аның күз алдыннан, күңелен иркәләп, сабый чак истәлекләре уза. ...Менә авыл урамы, менә яланаяклы малайлар ыштан балакларын сызганып, чокыр-чакырларга, арба эзләренә җыелган яңгыр суларын чәчрәтеп, йөгерешеп йөриләр. Малайлар арасында нәни генә толымлы бер кызчык йөри. Хәзер урман буенда флаг тотып торган кыз әнә шул Валя үзе инде. ...Федя һәр көн иртән мәктәпкә барышлый, аларның тәрәзә буена туктап* «Валя-а-а! Соңга калабыз!» дип кычкырып уза иде. Әгәр Валя алдан китсә, аңа бик күңелсез була торган иде. Менә ничек үзгәрде дөнья. Валя шәһәргә барып, туган авылына «Беренче Маи^ колхозына агроном булып, Валентина Николаевна булып кайтты. Ә ул, Федя, һаман шул бер килеш. Юк, алай бер килеш үк дию дөрес булмас, ул хәзер тракторчы, ләкин шулай да искитәрлек түгел әле... Я 59 Мәктәптә алар бер партада утырдылар, дәресләрен бергә хәзерләделәр. Менә хәзер дә икесенең алдында авыр да, җаваплы да булган бер мәсьәлә — иген уңышын күтәрү мәсьәләсе тора. — Хәтереңдәме, Федя, «Очып килә йөз каз...» мәсьәләсе, — дип көлеп искә төшерә Валя, эшләре яхшы барганда. Ничек хәтерләмәсен Федя! Бүгенгедәй хәтерендә. Ә хәзер аңа нәрсәдер җитми кебек, ниндидер, йөрәккә якын, газиз бер нәрсә сабый чагы белән бергә үтеп киткән кебек. Шуны кире кайтарасы иде. Ул вакыттагыча, Валя белән урманга барасы, бөтен дөньяны яңгыратып көлеп, икәүдән-икәү генә йөрисе иде. Кырдан кайтышлый шулай беркөнне юл читендә үсеп утырган каенны күрсәтеп, Федя әйткән иде: — Карале, Валя, безнең каеныбыз нинди зур булып үскән,—дигән иде. Башта Валя дәшмичәрәк барды. Бәлки, ул шушы каен төбендә чүрәкәй уйнаган сабый чакларын исенә төшергәндер. Федя белән Валя балачакларында гел бергә уйныйлар, алар арасына беркем керә алмый, аларны беркем дә аера алмый иде. Валя җитез кыз, куышлы уйнаганда аны беркем дә куып тота алмый иде, шулай да бер тапкыр Юра Данилов куып тотты аны, кыз юри үзе әкрен йөгерде бугай... Каенны узганнан соң Валя белән Федя бергә бардылар. Валя шул балачак турында сөйләп кайтты. Федяның колагы төбендә генә Валя- ның ягымлы тавышы ишетелсә дә, ул аның сүзләренең мәгънәсен аңламый барды, хәтта Валяларның капка төпләренә кайтып җиткәнен дә сизмәде. Аерылышыр алдыннан, Федя оялып кына Валяның берьюлы ике кулыннан тотып, ялварулы бер караш белән кызның зәңгәр күзләренә төбәлде. Валя, уңайсызланып, озын керфекләрен аска төшерде һәм әкрен генә кулларын алды — башта бер кулын, аннары икенчесен алды... шуннан соң әкрен генә өйләренә кереп китте. Нәрсәдер әйтте дә шикелле, тик Федя аның сүзләрен ишетми генә калды бугай... Федя җир башына килеп җитәрәк, Валя аның каршына йөгереп килде: — Федя, кара аны, хур була күрмә. Сез Юра белән икегез ярышасыз!.. Федя, әллә ризалыгын белдереп, әллә кәефе китеп, кискен генә баш селекте. Трактор, кинәт борылып, кирегә таба китте, аның артыннан кап-кара буразналар сызылып калды. Валентина Николаевна дымлы кара балчыкны кулына алып, уып карады. Әйбәт иде. «Ничә гасыр кысыр ятты икән бу җир? Әллә суканың, сабанның тигәне дә булмады микән?.. Без монда киндер чәчәрбез. Уңар микән?» — дип уйлады кыз. Сөрелгән җирнең тирәнлеген үлчәде. Ул ягына сүз әйтерлек түгел, торфсыман кара симез балчык урыны- урыны белән утыз сантиметрдан да тирәнрәк сөрелгән иде. «Киндер яхшы уңарга тиеш!» — дип уйлап куйды Валя. Федя басу түреннән әйләнеп килгәндә, җир башында агроном юк иде инде, ерактан аның чуар косынкасы гына күренеп калды. «Икенче участокка, Юра янына бара»,—дигән уй Федяның күңелен сагыш белән тутырды... Икенче участок калкурак урында, анда җир иртәрәк кипкән иде. Көздән сукалап калдырылган участокта Юра Данилов бодай чәчә. Тракторга тагылган өч чәчкеч авыр бөртекләрне җиргә күмеп баралар. Валентина Николаевна, туфракны җай гына актарып, орлыкларның тирән күмелгәнме икәнен тикшереп карады. Кызның шундук бит очлары кабынып китте. Ул трактор каршысына йөгерде һәм, кул болгап, Юрага тракторын туктатырга кушты. — Күпме чәчтегез?—дип сорады ул чәчкеч артыннан баручы агайдан. Аның тавышында борчылу сизелә иде. 60 Күп булса, ун гектардыр, — дип җавап кайтарды өченче чәчкечнең хуҗасы. —Ә нәрсә? Дөрес чәчмибезме әллә? — Бер гектарга күпме чәчәргә дидек? — Бер дә җитмеш. Ничек бер дә җитмеш? — Валентина Николаевианың күзләрендә бу юлы инде борчылу гына түгел, курку чагылып китте.—Җыелыш карарын оныттыгызмыни?.. Без, ни кушсалар, шуны эшлибез, бригадир хуҗа монда. Безобразие! Законны бозарга юл куймам мин сезгә. —Бригадирга без әйтеп карадык инде, дөрес эшләмисең, дидек. Безнең сүзне колагына да элми. — Нигә агроном ике центнердан чәчәргә кушты димәдегез? —Әйттем инде, Валентина Николаевна, кул гына селекте. Башта әле безнең кебек чие чыксын, аннары өйрәтә башлар, ди. Данилов, кабинадан башын тыгып, бәхәснең тизрәк беткәнен көтеп тора иде, сүз болай озакка киткәч, түзмәде: — Кузгалырга ярыймы? — дип кычкырды. Валя аның алдына йөгереп килде: —Аз гына көт әле. Нормадан ким чәчәсез...—диде дә яңадан чәчүчеләр янына йөгерде: — Әйдәгез, иптәшләр, тиз генә ике центнерга көйләп куйыйк. Чәчүчеләр аңа шикләнебрәк карап куйдылар. — Ә кем җавап бирер соң моның өчен? — диде арадан берсе. — Узем җавап бирермен!—диде агроном. — Әллә араны бозмыйкмы, Валентина Николаевна? Ни дисәң дә, председатель белән бригадир җирнең хикмәтләрен яхшырак беләләр, ә сез... — Агрономны үпкәләтмәс өчен, ул сүзен әйтеп бетерми тынып калды. Валентина катгый рәвештә: — Тизрәк ике центнерга көйләгез, тракторны тоткарламагыз, — диде. Трактор кузгалып киткәннән соң, озак та үтми, Валя янына механик белән бригадир килде. —Сез чәчүгә шулай хәзерләндегезмени? — дип каршы алды Валя бригадирны. — Кем рөхсәт итте сезгә норманы киметергә, иптәш Гаврилов? —Кем рөхсәт итте дисеңме? һе... Син кем булдың соң әле ул кадәр... Белгеч, имеш... Председатель рөхсәт итте, белдеңме? — Председатель? Шаккатып калган Валентина Николаевна әйтер сүз тапмады, сукалаган җир өстен турыга ярып чыкты да авылга йөгерде, ләкин авылда ул председательне очрата алмады. Председатель идарәдә юк иде, аны районга китте, диделәр. Нишләргә? Идарәдә кул кушырып утырмассың бит инде. Кыз яңадан кырга йөгерде. Ызгышты-нитте, тәки үз сүзен итте. Кичен соң гына өенә кайтты. Арыганын хәзер генә сизеп, диванга килеп утырды. Күзләрен йомды. Күпмедер вакыт эчендә әллә нинди саташулы бер төшсыман нәрсә күреп алды. Бодай басуында сирәк- сирәк кенә башаклар чайкала, такыр калган җирләр күренә, имеш. Кайсыдыр усалы, бармагы белән бодай җиренә төртеп: «Нәрсә карадың син, агроном? Бу синең гаебең!»—ди, имеш. Валентина Николаевна сискәнеп урыныннан сикереп торды. Юк, болай ярамый, басуга барырга, тракторчылар белән сөйләшергә кирәк. Вакыт бар әле, өлгерә әле ул. Аңа хәзер үк кем белән булса да сөйләшергә кирәк. Иң кулай кеше—Федя. Ул бүген кичке сменада да эшли. Шуның янына барырга кирәк. Гадәте буенча, агроном әле күптән түгел генә сөреп ташланган басу өсләтеп бара башлады, чүәкләре эченә туфрак тулганын да сизмәде. 61 Бусы нәрсә тагын? Чи калган җир? Федя эшеме бу? Үзебезнең авыл егете үзебезнең авыл җирен шулай сөрәме? Ул арада тракторчы, тизлекне киметеп, кабинадан башын чыгарды һәм ак тешләрен ялтыратып: — Валя, сез төнлә йокламыйсызмы әллә?!—дип кычкырды. — Намус белән эшләсәгез, йоклаган булыр идем. — Норманы үтәгәч, җитмимени? — Менә шул шул! Сез норманы гына беләсез, җирне бозып йөрисез. — Берни аңламыйм,—диде Иванов, гаҗәпләнеп. — Шулайдыр шул, аңламыйсыздыр. Ә менә бу нәрсә? Күрмисезмени? — Агроном, ачу белән, чи калган җирдә үсеп утырган әрем сабакларына тибеп куйды. — һм... Бу әнә теге егетнең Эше инде,—диде Иванов, уңайсызланып, һәм йокылы-уяулы басып торган малайга күрсәтте. — Ул дәшми, ул дәшмәгәч, мин бара бирәм... МТСта алай гына идемени әле... — Моңарчы шулай булган икән, хәзер алай булмас. Андый чаклар узды. Аңлыйсыңмы, узды. Өстәвенә... — Ул тиз генә җиргә тезләнде,— сай сөрәсең икән ич... — Менә тагып ярамады инде. Без, янәсе, тирән сөрәбез, шуның белән җирне бозабыз, дип кыш буе колакка тукып килделәр, монысы инде тагын киресен сөйли. — Соң бит монда чирәмлек. Буш яткан җир. Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?! — Әйдә, ярар, ничек кушсалар, шулай эшлим мин,—диде Иванов һәм, акланырлык сүз таба алмыйча, кире борылды. — Каян уйлап таптыгыз шул сүзне: «кушсалар, кушсалар!» имеш. Бригадир чәчүчеләргә орлыкны ким чәчәргә кушкан. Тракторчы Ивановка чи калдырып сукаларга кушкан. Сезгә шул гектар саны гына булсын... Менә соңгы тапкыр әйтәм, мондый эшне кабул итә алмыйм мин. — Мин каршы түгел лә... менә ягулык ягы гына... Болай да артык яндырганмын инде. — Тракторчы уңайсызланып тынып калды. — Син... сез... ачуланмагыз инде. Яңадан сөрермен, — диде Федя, усал гына итеп прицепщикка карап алды. — Их, Федя, Федя! Мин тагын синнән таяныч эзләп килгән идем. Агротехникача эшләп, икәүләп үрнәк күрсәтербез дигән идем... Нәрсә карадың соң син? Комсомолец бит үзең. Мактаулы эш эшлибез, чирәм күтәрәбез, менә киндер чәчәрбез. Нихәтле доход булачак. Ә син миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип эшлисең. Җир бит ул күңел салып эшләгәнне ярата. Федя бөтенләй югалып калды, ни сөйләгәнен үзе дә аңламыйча, әллә акланып, әллә гафу үтенеп: — Сабан төрәне бик тиз үтмәсләнә бит, — дип мыгырданып куйды. — Тырышып эшләсәң, төрән үтмәсләнмәс иде. Бер сәгатьтән Валентина Николаевна колхозның парторгы янында иде инде. Иван Степанович Трефилов аның кызып сөйләгән сүзләрен бүлдермичә тыңлап торды. Үз гомерендә күпне күргән, ике сугышны үткән, өлкән яшьләрдәге бу кеше һәркемнең йөрәген эретерлек җылы сүз таба, аталарча акыллы киңәш бирә белә иде. Озакламый председатель Санников үзе дә килеп керде. Озын буйлы кеше иде анысы, чигәсендә чал чәч бөртекләре дә бар иде. — Сез үзегез агроном кеше, тәҗрибәгез дә зур, Никанор Семенович, нигә алай чәчәргә куштыгыз инде? — дип сүз башлады Валя. — Ишеттем инде, ишеттем, Валентина Николаевна! Үзегез уйлап карагыз. Менә хәзер илле гектар чамасы клевер җирен сөрергә кирәк, план төзегәндә анысын исәпкә алмаганбыз. Анысына да бодай белән аппа чәчсәң, орлык җитмәячәк. Яңадан әҗәткә аласы килми бит. 62 Шунда Гаврилов киңәш итте: чирәм җиргә сирәгрәк чәчсәк тә ярар, җире әйбәт, барыбер яхшы уңар, ди. — Алаймы! Мин кем соң, кунакка килгән кеше мени? Нигә миңа да әйтмәдегез? Нигә минем артта гына киңәш корасыз? — Нәрсәсен әйтәсең аның? Ул тәкъдимне иң яхшы юл диеп булмый булуын. Соң нишләмәк кирәк? Үзегез нәрсә тәкъдим итәсез соң? Тагын орлык сорап дәүләт каршына барыйкмыни? — Бармыйбыз. Сабан ашлыгын план буенча йөз алтмыш гектар чәчәбез, аңа сортлы орлыгыбыз җитәрлек. — Ә калган илле гектарга нәрсә чәчәбез? — Киндер чәчәбез. Орлык бар. — Әйтүе ансат ул. Ә эшче куллар кайдан алырбыз? Чәчү генә түгел бит, карап-тәрбияләп үстерергә дә кирәк киндерне. Шунда Иван Степанович сүзгә кушылды: — Табарбыз, Никанор Семенович. Әле кичә колхозчылар белән сүз чыкты. «Яңа тормыш» колхозы турында газеттаи укыдык. Киндер үзе генә миллион ярым файда биргән! Без кемнән ким? Кулыбызда техника бар, орлык бар, эшләргә теләп-атлыгып торган кешеләребез бар. Җиң сызганып тотынсак, киенербез дә, туенырбыз да, пулатлар да салырбыз. Киндер шундый нәрсә ул. — Шулаен шулай да, ахыры нәрсә белән бетәр бит! — диде председатель һаман бирешәсе килмичә. — Тирә-ягыгызга күз салыгыз, Никанор Семенович. Элек колхоздан киткән нихәтле кеше кире кайтты. Нихәтле яшьләр үсеп җитте. Алар белән таулар актарып була. Хәтереңдәме, сугышка кадәр киндер игеп, никадәр акча җыя идек. Агроном дөрес әйтә: орлыкны нормадан ким чәчеп отмабыз. — Мин нәрсә, мин каршы түгел. Менә звеноны кем оештырыр, шунысы бар бит. — Анысына, бәлки, мин үзем керешеп карармын, — дип ычкындырды Трефилов. Председатель: «Булыр микән синнән?» дигәндәй, шикләнеп карап куйды. — Курыкма, карт бүре көрт ера, диләр бит. — Икенче бригада чирәмне сай сөрә,—дип сөйли башлады яңадан Валя:— Агротехникада әйтел! ән, кәзне тирән каплатырга, диелгән. Югыйсә, культивацияләгәндә кире әйләнүе бар. Икенче бригада җирендә бөтен кәз ялтырап өстә ята. Җитмәсә, Иванов чи калдырып сөргән. Дөрес, күп түгел түгелен, кем белгән... — Анысы өчен борчылма. Тракторчы исәбенә кабат сөрергә әйтелде инде. Икенче сабак булыр. — Сирәк чәчелгән җирне кем исәбенә язарга? — диде Валя. Председатель Иван Степановичка кырын күз ташлап алды: — Гаврилов белән минем исәпкә булыр анысы. Ялгыша белсәң, төзәлә дә бел, дигәннәр бит. Шушы сөйләшүдән соң эшләр җайланды. Тик Федор Ивановның гына никтер тормыш йбмгагы чуалып китте: ашаудан да, йокыдан да калды егет. Яшеллеккә төренгән матур агачлар да күренмәде аның күзенә, кичләрен яшьләрнең урман буйларыннан ишетелгән дәртле җырлары да тартмады аның күңелен. «Гаебем шулкадәр зур микәнни минем? Нигә ачуын шулай озак саклый икән?—дип өзгәләнде ул.— Ә мин тагын кызыл флаг алып аны шатландырыйм дип хыялланган идем. Дөрес, бераз артта калам әле калуын. Шулай булмый хәле юк, Юрий Данилов инде биш ел тракторда эшли, ә мин икенче генә ел әле. Барыбер куып җитәрмен җитүен, быел ук куып җитәрмен. Валяның ачуы гына бетсен иде.» 63 Ике көн узды. Бер мәлне Федя тракторда барганда ерактан чуар косынканы күреп калды. Кыз сөрелгән җирне тикшерә-тикшерә бригадага якынлашып килә иде. Федяның йөрәге жу итеп китте: «Әллә тагын ошатмаганмы?» дигән уй яшен тизлеге белән аның күңеленнән үтте. Агроном, трактор янына килеп җиткәч: — Әйбәт сөрәсез, молодец! — дип мактап әйтеп куйды. Дөньяда шуннан да кадерлерәк сүз булуы мөмкинме?! Юк! Федяның күңеле күкләргә үсеп китте. Кешеләр трактор яныннан китеп, Федя белән ялгызы калгач, Валя: — Нишләптер, бик ябыгып киткәнсең, егет. Яхшырак ял итәргә кирәк, — диде. Аннары көлеп: — Сакалыңны кырып ташласаң да зыян килмәс. Керпе кебек булгансың,—дип куйды. Кыз гадәтенчә күп сөйләмәде. Әмма шул саран сүзләр дә Федяның күңеленә җан өргәндәй булды. Егет үзендә тауларны актарырлык көч сизде. Баеп барган кояш та, ничектер, ягымлырак, җылырак булып тоелды. Нидән икән ул? Нидән икәнен яшь тракторчы үзе дә аңлата алмас иде. Иртәгесен төш вакытында кырга Иван Степанович Трефилов килде- Билгеле инде, ул килгәч, әңгәмә куерып китте. — Менә дәрт тә, дәрман да бар. Шулай да нидер җитми кебек. Алдынгыларны һич куып җитә алмыйм,—дип чын күңеленнән пошынып әйтте Иванов. — Тәҗрибә җитеп бетми сиңа, тәҗрибә, — диде Данилов. —Шулайдыр, күрәсең. Укыган чакта кәгазьдә барысы да майлаган күк бара иде. Тракторга утыргач, тиз генә алдыртып булмый икән. Әле кичә трактор туктады. Алай итеп карадым, болай итеп карадым, һич җибәреп булмый. Механик килгән иде, минут эчендә төзәтеп тә бирде. —Нигә алдынгы тракторчылардан өйрәнмисез. Әнә Данилов нормасын да арттырып үти, тракторының да туктаганы юк. Эшең беткәч, аның янына кереп чыгар идең. — Ничектер уңайсыз. —Нәрсәсе уңайсыз аның? Бурлыкта йөрмисең ич, акыл өйрәнергә барасың. Әнә Ломоносов гыйлем өйрәнү өчен нинди кыенлыклар күрмәгән, ишеткәнең бардыр? Ул заманнар үтте инде. Хәзер гыйлем ишекләре һәркемгә ачык. Ярыш — арттагыларга булышу дигән сүз ул. Чынлап та, иртәгесен Федя Юра Данилов янында, аның кабинасында янәшә утыра иде инде. Тракторын Данилов шундый җайлы йөртә, сокланып туймассың. Үз эшен яратканы әллә кайдан күренеп тора. Мотор тавышына колак салып кына бара, җанлы бер нәрсәнең сулышын тыңлый дип белерсең. —Ишетәсеңме, нинди тигез эшли? Мотордагы үзгәрешне тавышыннан сизә белергә кирәк. Төзек тракторны да гел карап кына торырга кирәк. ...Әле кичә генә басуны беренче буразна ярып үткән иде. Кызу эш белән көннәрнең үткәне тоелмый да калды. Кара басу өстенә куе булып, тигез булып яшел уҗым шытып чыкты инде. Ул уҗымнар: «Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!» — дип пышылдашкан кебек тоела Валяга. йөрәгенә дәрт тула, күңелендә җырлар туа. Туар да шул! Әле кайчан гына кысыр яткан җирләр хәзер хәтфәдәй яшәреп ята. Гектарыннан йөз поттан да ким уңыш булмас, ди Иван Степанович. Җылы, аяз, тын кич. Өй каршындагы алмагачлар ап-ак чәчәккә төренеп утыралар. Ерактан, авыл уртасыннан ялгыз гармонь тавышы ишетелә. Таңга хәтле тагын тынды дөнья — Бер тавыш юк... сүнгән утлар да... Валя белән Федя алмагачлар арасында йөриләр. Алар нигә биредә? Колхоз идарәсеннән кайтышларымы, әллә күңелләре шунда килергә гарткаймы аларны? Бер дә гаҗәп түгел, инешләр зур елгага кушылырга ашыккан кебек, аларның да йөрәкләре шулай бер-беренә ашкынадыр. Кыз әкрен генә гармоньга кушыла: Кырдан рәхәт төнге салкын килә, Алмагачтан чәчәк сибелә... Егет алмагач чәчәкләре арасыннан йолдызларга карый. Инде гармонь да туктады, җыр да тынды, ә алар һаман аерылышып китә алмыйлар, йөрәк серләре бигрәк күп җыелгандыр шул. Әйтелеп бетми калганнары да күптер. Бигрәк кыска инде язгы төннәр... — Хуш бүгенгә!—дип пышылдый кыз, егетнең күзенә туры карап, һәм каты итеп аның кулын кыса. Егет ераклаша барган аяк тавышын тыңлап озак кына басып тора. Аннары өенә юнәлә. Тирә-яктагы бар нәрсә: сандугачлы куаклар да, авыл читеннән аккан елга да, суга башын иеп утырган таллар да — барысы-барысы да якын тоела хәзер аның күңеленә. Күз алдына якты хыяллар килә: әнә иксез-чиксез булып җәелгән алтын киндер кырлары, алмагачларга күмелеп утырган авылы, сыгылып килгән алма агачы ботакларына кулын сузган нәни улы... Ф. Гайнанова тәрҗемәсе.