Логотип Казан Утлары
Хикәя

Гөлестан

Габдулла Мөшрифетдин Сәгъди—1184—1291 \ елларда яшәгән иран-таҗик шагыйре. Шираз шәһәрендә ту- [ ' ган, Багдадтагы «Низамия» мәдрәсәсендә укыган. Чыңгыз хан ; урдаларының һөҗүме вакытында качып, чит илләрдә яшәгән. ;• < 1256 елны Ширазга кайтып, үзенең төп әсәрләреннән «Бөстан» ( : поэмасын (1257) һәм «Гөлестан»ны (1258) язган. Бөтендөнья ] j Тынычлык Советының карары белән быел 700 еллыгы үткә- t f релә торган «Гөлестан» гыйбрәтле кыска хикәяләрне эченә f ала. Ул проза һәм шигырь белән катнаш язылган. Сәгъдинең ! I шулай ук берничә лирик диваны, касыйдәләр һәм башка < поэтик әсәрләрдән торган җыентыклары бар. Бу әсәрләрдә ул ; реаль тормыш күренешләрен чагылдыра. Сәгъдинең поэтик < мирасы Көнчыгыш әдәбиятының үсешенә зур йогынты ясады. { Аның әсәрләре Көнбатыш Европа, рус телләренә күп тапкыр- < лар тәрҗемә ителгән, шулай ук аның кайбер әсәрләренең һәм | ( «Гөлестан»ның татарчага да тәрҗемә ителүе билгеле.

МӨШРИФЕТДИН СӘГЪДИ

Өзекләр

Хикәя

Бер патша бер әсирне үлем җәзасына хөкем иткән. Бичара әсир, «җаннан өмет өзгән кеше күңелендә ни булса, шуны сөйләр» дигәндәй, өметен җуеп, патшаны әшәке сүз белән сүгә башлаган. Котылмакка берәү юл тапмаса һич, Куяр учын кылыч астына ул тиз. Озая тел, кеше җуйса өметне, Чарасыздан мәче тырный зур этне. Патша үзенең вәзирләреннән: «Нәрсә сөйли ул?» — дип сораган. Вәзирләрдән берсе: «Ул, падишаһым, «Ачуын йота алучы — кешеләрне гафу итәр» дигән аятьне укыды», — дигән. Патша бу сүзләрдән тәэсирләнеп, әсирне гафу иткән. Беренче вәзиргә ачу саклап 4. .С. ә.- № 7. Б 49 50 йөргән икенче бер вәзир: «Безнең кебек зур дәрәҗәле кешеләр патша алдында дөресен сөйләргә тиешләр. Ул әсир әшәке сүзләр белән патшаны сүкте», — дигән. Патша аңа ачу белән карап: «Миңа аның ялганы синең дөрес сүзеңә караганда күбрәк ошады. Аның ялганы яхшы ният белән, ә синең дөрес сүзен явыз ният белән әйтелде. Хикмәт ияләре: «Яхшы ният белән сөйләнгән ялган, явыз ният белән сөйләнгән дөреслектән яхшырак» дигәннәр бит», — дип җавап биргән. Патшалар алдында киңәш бирүче — Явызлык теләсә, иң түбән кеше. Хикәя Ялгызлыкта гыйбадәт кылып яшәүче бер дәрвиш янына патша килеп чыккан. Ялгызлык сөюче дәрвиш аңа күтәрелеп карамаган һәм түбәнчелек күрсәтмәгән. Тәкәббер патшаның моңа бик нык ачуы килгән. — Бу сәләмәләр нәкъ хайван шикелле, инсафлары да, акыллары да юк, — дигән ул үзенең вәзиренә. Вәзир, дәрвишкә мөрәҗәгать итеп: — Әй, син, изге бәндә, синең яныңа бөтен дөнья патшасы килде бит, ни өчен аңа ихтирам күрсәтмисен, әдәплелек кагыйдәләрен бозасың? — дигән. Дәрвиш аңа болай дип җавап биргән: — Син патшага әйт: ул үзенә тәлинкә тотуны, аңардан бүләк өмет итүчеләрдән көтсен. Аңа тагын шул да мәгълүм булсын: ул үзенең кул астындагы кешеләр аңа баш орсын өчен куелмаган, ә киресенчә, ул үзенең кул астындагы кешеләрне сакласын өчен куелган. Фәкыйрьләр сакчысыдыр һәр падишаһ, Кушып тәңре, җитәкчелек итүче. Көтүчеләр өчен сарык яшәми, Сарык саклау өчен яши көтүче. Күрәсең син: берәү яши бәхетле, Икенчесе — яши газапҗәбердә. Ләкин сабыр ит — аларның һәр икесе Черүнең корбаны булыр кабердә. Бер үк хәлдә калыр патша белән кол Явыз тәкъдир җибәргән соңгы көндә. Казып бак ярлы һәм байның гүрен син: Күрәлмәссең аерма анда бер дә. Дәрвишнең сүзләре патшага тәэсир итеп, ул аңа: — Миннән нәрсә телисең, шуны сора, — дигән. Дәрвиш ана: — Мин синнән бер нәрсәне генә сорыйм: моннан ары минем янга килеп, борчып йөрмә,—дигән. 4* 51 Патша аңа: — Алайса, миңа бер киңәш бир, — дигән. Дәрвиш аңа болай дип җавап биргән: И байлыкның иясе, син шуны бел: Берәүдән ул икенчегә күчә гел. Хикәя Ике туган булып, аларның берсе солтанга хезмәт итә икән, ә икенчесе көндәлек ризыгын үз кул көче белән таба икән. Беркөнне бай туганы ярлысына: — Көч җитмәслек мондый авыр эштән котылу өчен нигә син солтан хезмәтенә кермисең? — дигән. Тегесе аңа болай дип җавап биргән: — Ә син солтанга хезмәт итү түбәнлегеннән котылу өчен нигә үзең тырышып эшләмисең? Акыл ияләре әйткәннәр бит: «Патша хезмәтенең алтын кушагы белән үзеңне буудан, үз икмәгеңне ашап иркен яшәү яхшырак». Әмир каршында торганчы кул кушырып, үрә катып, Ялан кулың белән кайнар известь изү мең кат артык. Газиз гомерең үткәрәсең син һәрвакыт кайгы белән: «Ни ашармын җәйгә чыккач, ни киярмен кыш җиткәч?» — дип. Юләр карын, һич югында, тукланып тор кайры белән, Җир патшасы хозурында ия күрмә башыңны тик. Хикәя Бер дәрвиш үзенең остазына: — Нишләргә инде миңа? Кешеләр бер дә тынычлык бирмиләр, көне буе яныма килеп торалар. Алар миңа изге эшләр белән шөгыльләнергә комачаулыйлар, — дигән. Остазы аңа болай дип җавап биргән: — Килүчеләр ярлылар булса, син аларга бурычка берәр нәрсә биреп тор, ә инде байлар булса, алардан бурычка акча сора. Шуннан соң килүдән туктарлар. Торса иде ислам явының башында Бер хәерче, каферләр явы шул чакны, Куркып хәер соравыннан андый яуның, Качар иде Кытай диварына чаклы. Хикә я Акыл иясе бер карт тәкәббер һәм тупас бер батырны күргән. Батырның ярсудан авызыннан күбекләр чыккан булган. Карт шундагы кешеләрдән: — Бу батырга ни булды? — дип сораган. Тегеләр: — Аны берәү әшәке сүз белән сүккән иде, — дип җавап биргәннәр. 52 Карт:, — Менә дивана! Бер батман авырлыктагы герне күтәрү аңа берни түгел, ә ниндидер бер сүз әйткәннәр икән, шуны күтәрә алмый! — дигән. Ахмак булсаң, мактанма кул көчең белән, Ирлек дәгъва итмә, хатын булмасаң да. Кулдан килсә, бал сал дусның авызына, Кеше авызын җимерүдә юк ирлек анда. Кулың белән фил авызын каерсаң да, Кешелекле булмасаң, син ир булмассың. Тыйнак бул син, үз асылың туфрак кебек, Шунсыз җирдә кеше булып танылмассың. Хикәя Ардашир Бабакайның тәрҗемәи хәленә караганда, бервакыт ул бер гарәп хәкименнән: — Көненә күпме ризык ашарга кирәк? — дип сораган. — Йөз дирһәмII авырлыгында, — дип җавап биргән хәким. — Аңардан күпме көч алып була? — дип сораган Ардашир. Хәким болай дип җавап биргән: — Үзеңне күтәреп йөрерлек көч алып була. Шуннан артыгын синең үзеңә күтәреп йөрергә туры киләчәк. Димәк: үзең аякта йөрерлек күләмдә генә ашарга кирәк, шуннан артык ашаганың синең аякларың күтәреп йөрергә тиешле артык йөк булачак. Без торабыз хакка сыгынып яшәр өчен, Син уйлыйсың, яшибез, дип, ашар өчен. Хикәя Минем ишетүемә караганда, бер хәким: — Берәү сүз сөйләгәндә, аның сөйләп бетергәнен көтмичә, үзе сөйли башлаган кешедән дә надан кеше дөньяда юк, — дигән. Ьәрбер сүзнең башы белән ахыры бар, Кеше сүзен һич бүлдермәс акылы бар. Кем белемле һәм акыллы саный үзен, Бөтен кеше тынгач кына башлар сүзен. Хикәя Йолдызларга карап багучылык итүче берәү өенә кайтып кергәч, хатынының чит бер ир белән утырганын күргән. Шунда ул теге кешене тирги һәм әшәке сүзләр белән сүгә башлаган. Алар- ның арасында сугыш чыгып, тавышка халык җыелган. Бу вакыйганы күреп торган бер акыллы кеше болай дигән: Ничек белсен йолдызларның ул серләрен, Кайчан белми үз өенә кем кергәнен. II Дирһәм— авырлык үлчәве -3,2-3,5 гр. авырлыгында. 53 Хикәя Бер галимнән: — Әгәр дә бер ир кеше бикле бүлмәдә айдай йөзле бер гүзәл белән ялгыз утырса, көндәшләр йоклаган, дәртләр кайнаган, теләкләр җиңәргә омтылган, кыскасы, гарәпләр әйткәнчә, «хөрмә өлгергән, ә сакчы йоклаган» вакыт булса, ул ир кеше үзенең нәфесен тыю юлы белән шул гүзәлдән котыла алырмы? — дип сораганнар. Бу сорауга галим: — Ай йөзле гүзәлдән котыла алса да, усал телләрдән котыла алмас, — дип җавап биргән. Котылсаң да коткысыннан нәфеснең могҗиза белән, Өмет итмә, котылмассың кешеләрнең гайбәтеннән. Үзеңнең кулда анысы, дус, — нәфесне сиң тыярсың, Кешеләрнең телен ләкин ничек бәйләп куярсың! Хикәя Беркөнне мин, яшьлегем белән масаеп, бөтен көч белән ашыгып йөгердем. Ләкин кичкә тәмам хәлдән таеп, биек бер тау итәгенә барып егылдым. Кәрван артыннан акрын гына атлап барган хәлсез бер карт мине күреп: — Нишләп ятасың син монда? Бу бит ята торган урын түгел, — диде. Мин аңа: — Аякларым атламас хәлгә килде, артык бара алмыйм, — дип зарландым. Шуннан соң ул миңа: — Синең акыл ияләренең: «Йөгереп барып егылудан, атлап барып ял итү артыграк» дигәннәрен ишеткәнең юкмыни соң? —диде. Ашыкма син, җитәм дисәң максатыңа, Дәвам иттер сәфәреңне акрын гына. Гарәп аты ике фәрсәнгIII чаба ала, Дөя исә, акрын атлап, көн-төн бара. Хикәя Беркөн мин яшьлек юләрлеге белән әнигә акыра башладым. Ул, моңа бик әрнеп, бер почмакка барып утырды да: — Шулай ук син, балачагыңны оныттыңмыни? Юкса, миңа карата бүген мондый тупаслык эшләмәс идең, — диде. Үкергәндә юлбарыстай улы ярсып, Дөрес әйткән үз улына мескен карчык: «Хәтерләсәң көчсез, сабый бер чагыңда Ятканыңны, сыенып, әнкәң кочагында, Син рәнҗетмәс идең, улым, шул заманны Авыр эш һәм кайгы бөккән карт анаңны». III Ф ә р с ә и г — озынлык үлчәве — 6 километр чамасында. Хикә я Бер вәзирнең бик аңгыра улы булган. Вәзир аны бер галимгә тәрбиягә биреп: — Тәрбияләп кара әле, бәлки акыл керер, — дигән. Теге галим вәзирнең улын бик озак тәрбияләгән, ләкин бу тәрбия аңа тәэсир итмәгән. Шуннан соң галим, баланың атасына кеше җибәреп: «Мине акылдан яздырды, ләкин үзенә акыл кермәде»,— дип хәбәр иттергән. Кабул итсә табигате кешенең, Калачак тәрбия эзе аңарда. Тимерне күпме ышкы, ялтырамас, Шулай ук балкымас рухы яман да. Коендырма син этне суда күпме, Чыгуга пычраныр ул аунаганда. Ишәген Мәккәгә илт син Гыйсаның, Ишәк кайтыр ишәк булып һаман да. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе