Логотип Казан Утлары
Повесть

ДУСТЫМ МӘХӘББӘТЕ

 Иртән күземне ачканда Мин Инның урыны буш иде. Алочка, миңа карап алып: — Минаша әллә кунарга да кайтмадымы? — дип сорады һәм мин аның йөзендә куркынуга охшаган бернәрсә күреп калдым. Ләкин моның сәбәбен аңлый алмадым. — Юк, өйдә кунды ул. Шәһәргә барасым бар, дигән иде. Шуңа иртә торгандыр, — дидем мин. Алочка, кояшта янып дарчин төсенә керә язган ялангач иңбашларын сикертеп, миңа карап көлемсерәп куйды. Ул эченнән нәрсәгәдер газапланган һәм кемнедер яратып бетермәгән кебек иде. «Ни булган моңа? Әллә безнең төнге сөйләшүне тыңлап ятканмы?» дип уйлап куйдым мин һәм сөлгемне иңбашыма салдым да диңгез буена киттем. Ерактан ук карап барам: Мин Ин, бәлки, су керә торгандыр. Шәһәргә барасы барлыгы турында миңа ул бер сүз дә әйтмәгән иде, монысын мин үзем уйлап чыгарган идем. Ләкин диңгез буенда Мин Ин күренмәде. «Әллә кыяга ук йөзеп киткәнме?» дип уйладым һәм, кулымны каш өстенә куеп, карый башладым. Диңгез өстендә вак кына дулкыннар тирбәлә, акчарлаклар оча. Әмма беркайда да кеше күренми иде. Мин тиз генә суга чумып чыктым да өйгә ашыктым. Соңга калсаң, ашханәдә чират була. Ашханәгә керү белән үк гадәттә Мин Ин утыра торган өстәл ягына күз ташладым. Өстәл яны буш иде. Яңадан күңелемдә Васяга карата ачу кузгалды. Нигә кирәк булды инде аңа кыз күңелен җилкендерергә? Мирза, безне ашыктырып, сигнал бирә башлады. Мин чәемне дә эчеп бетермичә торакка йөгердем. Бүген мин бүлмәдә дежур. Ишекне мин бикләргә тиешмен. Безнең бүлмә ишегенең йозагы хикмәтле генә. Ачылса бикләнми, бикләнсә ачылмый. Үзара без аиы «хәсрәт техника» дибез. Алочка шаяртып, шул техниканы үзләштерә алмасак, безгә инженер дипломы бирмәячәкләр, дип тә җибәрә. Ләкин аңа карап кына ул каһәр суккан йозакны ачып та, бикләп тә булмый. Комендант яңа йозак бирми, срогы чыкмаган әле аның, ди. Менә шул «чыгымчы» йозакны бикли алмый азапланып торганда, I Ахыры. Башы 6 нчы санда. И минем яныма Вася Дубровин килде. Мин шундук аның борчулы икәнен күреп алдым. — Рәмзия, Мин Ин кайда? — дип сорады ул миннән. — Без аның белән буровойга бергә барырга дип сөйләшкән идек. Мин аны утыз минут көттем инде... — Күптән китте инде ул, аймылыш булгансыз, — дидем мин һәм ачу белән йозакның ачкычын бордым. Шунда гаҗәп бер могҗиза бул* ды: йозак, бер дә чыгымламыйча, чалт итеп бикләнеп тә куйды. — Вася, — дидем мин, җиңел сулап, — синең белән бик җитди сүз сөйләшәсем бар әле. Хәзерләнеп тор. Вася минем тел төбемне аңлады булса кирәк, ак тешләрен күрсәтеп, гаепле кешесыман елмайды да: — Ярар, сөйләшербез. Әйдә, ашыгыйк. Әнә безнең машина кузгала инде; сиңа да кул болгыйлар,—диде. Машинада утырып барганда яңадан Мин Ин турында уйлый башладым. Чыннан да, кая китеп югалды ул? Бер бәйләнчек уй туса, сиңа тынгылык бирми инде ул. Мин тагын: «Бу юләр кыз кыяга йөзеп китмәгәнме?»—дип уйлый башладым һәлг шул шигемне Васяга әйтмәвем өчен үкенеп куйдым. Буровойда чакта да шул уй башымнан чыкмады. Шуңа күрә, эштән кайткач, купальный костюмымны кидем дә диңгезгә йөгердем. Мин Иннар группасындагы кызлар су керәләр иде. Мин комда кызынып яткан Леиа янына йөгереп килеп: — Мин Инны күрмәдегезме?—дип сорадым. — Минем аны карап торырга ялланганым юк бит,—диде Лена коры гына итеп һәм читкә борылды. — Вак җайлы кыз син, Леиа!—дидем мин, ачуыма чыдый алмыйча һәм башка кызлар янына йөгердем. Ләкин алар да Мин Инны күрмәгәннәр. Ул буровойда бүген бөтенләй булмаган. Васяны күргәннәр. Ул бик борчулы булган. Аннары ул да каядыр китеп югалган. Шул чакта безнең янга тагын бер төркем кызлар килде һәм аларның берсе иртә белән ташлар янында Мин Инның чуар халатын күргәнлеген әйтте, йөрәгем жу итеп китте. — «Әллә суга...» Мин, үз уемнан үзем куркып, агарынып киттем. Аннары Мин Инның халатын барып карадым. Әйе, чыннан да аның халаты иде ул. Мин диңгезгә таба борылдым. Диңгез, үзенең мәһабәт киңлегенә масайгансыман, кояшта ялтырап, гамьсез генә җәелеп ята. Дулкыннары ялкау гына тирбәләләр. Мин кинәт Мин Инның терсәкләре белән билен кысып, баш бармакларын тырпайтып, диңгезне көрәшкә чакыргансыман шушы җирдә басып торуын күз алдыма китердем, һәм менә ул көрәшнең нәтиҗәсе... Юк, юк, ышанасы килми иде моңа. Мин, аны-моны уйлап тормыйча, колач салып, кыяга таба йөзеп киттем. Берәү дә миңа игътибар итмәде— беренче тапкыр йөзеп китүем түгел бит. Бүтән вакытларда мин уйнап, чалкан ятып ял итә-итә йөзә идем. Бу юлы ничек йөзгәнемне дә хәтерләмим. Кыяга үрмәләп менгәч, бөтен тавышыма: — Мин Ин! — дип кычкырып җибәрдем. Ләкин миңа үз тавышым гына яңгырап кайтып ишетелде. Кыяга кунып ял иткән бер акчарлак ак канатларын әкрен генә җилпеп кыйгачлап очып китте. Мин үткен кырлы ташларга ялан аякларымны тырната-тырната аска төштем дә кыя тирәли әйләнеп йөзеп киттем. Теге вакытта Мин Ин сикергән урындагы су астындагы ташларга карадым. Кинәт, суырып алынгансымаи, мускулларымдагы бөтен көчем бетте. Мин ташка капланып елап җибәрдем. йөрәгемне курку басты. Мин диңгездән шүрли башладым. Гүя, ул ялкау гына тирбәлеп: «Я, синдә минем кочагыма киләсеңме?» — дия иде. 2. „С. ә.- № 7. 17 Мин шулай бер үзем, нишләргә белмичә, кыя өстендә күпмедер вакыт утырып тордым. «Көймә!» дип кычкырып та карадым. Ишетәләрме сон минем тавышымны! 1 Ниһаять, мин, куркуымны җиңеп, йөзеп киттем һәм көч-хәл белән, моннан соң диңгезгә кермәскә йөз мең тапкыр тәүбә итеп, ярга барып җиттем. Ярга аяк басканда минем йөземдә кан әсәре калмаган, ахрысы Алочка аптырап: ■ ’ — Ни булды сиңа? — дип сорады. Янымнан акула йөзеп китте, — дидем мин аның бүтән сорауларын ишетмәс өчен. Беркатлы Алочкага шул җитә калды. Ул тирә-юньне яңгыратып: — Кызлар, Рәмзия акула күргән, тизрәк судан чыгыгыз! —дип кыч- кыракычкыра йөгереп тә китте. Мин хәзер үк Васяны эзләп табарга һәм аңа барысын да сөйләп бирергә теләп халатымны кидем дә, Мин Инның халатын беләгемә салып, өебезгә киттем. Кызлар, яр буена өелешеп, Ал очканың акула турындагы сөйләгәннәрен тыңлап, шаркылдап көлешә калдылар. Өйгә керүдән элек күңелем китапханәгә тартты. Анда барып керсәм, ни күрим, почмакта Мин Ин утыра. Бер кулы белән китап битләрен актара, икенче кулы белән тиз-тиз яза. йөзе шундый җитди, кырыс, әйтерсең, кемгәдер хөкем карары күчерә. Мин, ишек төбендә туктап, әллә күземә генә күренәме, дип тынып калдым. Мин Ин да мине күрде һәм кинәт кызарып китте. Мин аның янына йөгереп килеп, кочып: — Мин Ин, кайда югалдың син? — дип сорадым. — Васядан качтым, — диде ул. әкрен генә. — Аны күрмәс өчен, иртән үк Маштанига киттем. Хәзер отчет язып утырам. (/Маштанида бораулау конторасы урнашкан иде. Без анда барып курсовой проект өчен кирәкле материалларны күчереп ала идек.) — Ә халатың ник яр буенда калган?—дип сорадым мин. — Маштанидан кайткач, — диде ул, аска карап, — коенырга төшкән идем. Карасам, яр буйлап Вася килә. Халатымны кисәм, танып, артымнан килер дип уйладым. Шуңа күрә өйгә купальный костюмнан гына чаптым... Бу сүзләрне ишеткәч, минем көләсем дә, ачуланасым да килде. Ярый әле, ишектән кергәч, үкереп елап җибәрмәгәнмен, ярый әле, кызулык белән кыяда ниләр кичергәнемне Мин Инга сөйләп бирмәгәнмен. Нинди көлке, нинди ахмак хәлгә калыр идем. — Хәзер Васядан гел качарсыңмыни инде? — дип сорадым мин, үз кичерешләремне сиздермәс өчен. — Белмим, — диде Мин Ин гаҗәп бер тынычлык һәм беркатлылык белән. Аның закыт-вакыт була торган беркатлылыгы мине хәйран итә иде. Гүя акыллы, җитди, кырыс Мин Ин белән янәшә үтә беркатлы, баласы- мак бүтән бер Мин Ин яши иде. Кинәт ачык тәрәзәдән Чжан Шуньның диңгез буенда курай тартуы ишетелде. Мин сискәнеп киттем, ә Мин Ин, бер кулы белән яңагына таянып, тын гына тыңлый башлады. Күз карашлары уйчанланды, йөзендәге кырыс сызыклар ничектер үзгәреп, ияге калтырап куйды. Ә курай һаман йөрәкне парә-парә китереп моңлана, күзләрдән яшь чыгара’иде. Әле генә кыяда булып үткән кичерешләрдән соң минем нервыларым бөтенләй йомшарган иде, ахрысы. Чжан Шунь байтак вакыт өзелеп-өзелеп уйнады да тынып калды. — Нигә шулай моңлана инде бичара Чжан? — дип сорадым мин, ул уйнап туктагач. — Мәхәббәтен эзли ул, — диде Мин Ин бер дә көлмичә. — Кайда, кемдә икән аның мәхәббәте? 2* 19 Минем ымлавымны Мин Ии аңларга тиеш иде. Ул моны аңлады. Ләкин аның яңадан кырысланып киткән йөзендә бер генә үзгәреш тә сизелмәде. — Эгоист ул,—диде тыныч, җитди бер тавыш белән. Мин аның бу сүзләрен Мәскәүдә чакта ук бер ишеткән идехМ инде. Мин Ииның карашының бу кадәр нык булуына тагын бер тапкыр гаҗәпләндем. — Теге вакытта диңгез ярында, төнлә, Чжан Шунь белән нәрсә сөйләштегез соң сез? — дип сорадым мин кинәт. Бу көтелмәгән сораудан соң Мин Ии коелып төшәр дип уйлаган идем, ә ул аз гына да каушамыйча һәм кызармыйча: — Мин аңар мине сөяргә хаклы түгеллеген аңлаттым, — диде. Ләкин мин Мин Ииның тавышындагы кечкенә генә үзгәрешне дә сизәргә өйрәнгән идем. Миңа калса, бу сүзләрне әйткәндә аның тавышында кайгы бар кебек иде. Шуңа күрә мин аңа: «Шулай ук булдымы икәнни?» дигән төсле карап алдым. XX Бүген кич буе Мин Ии белән бергә йөрдек. Ул, сабый бала шикелле, гел миңа сыена иде. Әйтерсең, ул-бу була калса, мин аны яклый, аралый алам. Вакыт-вакыт ул сискәнеп куеп, тирә-ягына каранып ала, гүя, кемнеңдер искәртмәстән генә килеп чыгуыннан курка иде. Мин Мин Инның бүген иптәшләрдән ераграк булырга, беркемне дә күрергә теләмәвен сизеп алдым һәм, аның сүзсез теләгенә буйсынып, ул кая алып барса, шунда бардым. Шулай йөри торгач, бервакыт бөтенләй кеше йөрми торган сукмаклардан барып, болынсыман бер аулак җиргә килеп чыктык. Күк йөзендә тулган ай балкып тора, тирә-як инә күзләрлек яп-якты. Агачлар, уйга калгансыман, тыптын торалар. Бер ботак, бер үлән селкенми. Бар да ниндидер яшерен бер сер саклый кебек. Ә без, дөньяның ике читендә туган ике кыз, ара-тнрә берберебезгә сүз кушышып, эчке кичерешләре- безгә һичбер бәйләнеше булмаган нәрсәләр турында сорашып, култыклашып барабыз да барабыз. — Минем аякларым талды, — диде Мин Ии бервакыт. Мин тирә- ягыма каранып алдым: үләнгә чык төшкән, юеш, утырып булмый. Урындыклар юк. Ләкин Мин Ин мине каядыр алып бара иде. Без икенче бер сукмакка борылдык һәм бик куе яфраклы карт агач янына килеп чыктык. Монда урындык бар иде. Урындыкның тактасы салкынча, аз гына дымсу иде. Мин сумкамнан кәгазь алып сөрттем дә, бер-берс- безгә сыенып янәшә утырдык. — Рәмзия, — диде Мин Ин аз гына калтыраган тавыш белән, — әнә безнең турыдагы ике агач уртасындагы йолдызны күрәсеңме? Кичә дә шунда иде ул... Шул вакыт мин кинәт барысын да аңлап алдым. Кичә алар Васи белән шушында утырганнар, шушында Вася аңа үзенең сөюен әйткән. — Минаша, — дидем мин һәм аны кочагыма ныграк кыстым. Ул минем күкрәгемә башын куеп тынып калды. — Тиздән без моннан китәбез, — диде ул бераздан, үз-үзенә сөйләнгән кебек.— Бу йолдыз һаман минем күз алдымда торыр... Мәскәүдә мин аны күрә алмам инде... Кытайга кайткач, бөтенләй дә... — Минаша! Йолдыз булмаса, ул үзе синең белән булачак бит,— дидем мин. Мин Ин кинәт сулкылдап елап җибәрде. Каты күңелле, кырыс табигатьле, күңел нечкәлекләрен яратып бетерми торган, алардан үрти төшеп көлүче Мин Ииның минем күкрәгемә капланып елап җибәрүе мине 20 am ырашта калдырды. Мин ни әйтергә дә белмәдем. Дустымны чәченнән, ркасыннан^сыипадым, үземчә юаткан булдым һәм ике агач арасыннан күренеп горган йолдызга күз ташладым. >Кемелдәп торган бу зәңгәр йолдыз да Мин Инны юата кебек иде. Рәмзия, диде Мин Ин бераз тынычлангач, — нигә күктә йолдызлар исәнсез-хисапсыз булып та берсе генә сиңа якын икән? Нигә шуңа карагач бәгырең өзгәләнә, еламас җирдән елыйсың?.. Синең елаганың оармы? — Юк, — дидем мин. Шуңа күрә син бернәрсә дә белмисең... Кичәдән башлап мин ниндидер бүтән бер дөньяда яшим кебек. Нурлы, зур дөнья ул, — Мин Ин бер кулын алга сузды, күзләре зур булып ачылып китте, — мин ул дөньяны ап-ачык күрәм, Рәмзия... Әгәр дә мине ул дөньядан сөрергә теләсәләр... Әгәр миием бәхетемне тартып алырга теләсәләр... — Ул алга сузган кулын йомарлады, тешләрен кысты һәм шул хәлендә бер минут чамасы хәрәкәтсез утырды, — мин үз утымнан янып үләчәкмен. — Минаша, мин сине аңламыйм. Тузга язмагаинариы сөйлисең син, — дидем. Мин Ин мине кочаклап алып шашып-шашып үбә башлады. Аннары, кинәт аңына килгәндәй, оялып гафу үтенде. Күзләрендә тагын яшь бөртекләре ялтырый башлады. — Әллә аңа: син башканы тап, дип әйтимме икән, Рәмзия? Ул чагында... ут минем бер үземне генә яндырачак. — Минаша. мин сине чыннан да аңламыйм бит, җаным. Нинди ут турында сөйлисең син? Мин Ин гаҗэпләнгәнсыман миңа бераз карап торды да кинәт елмаеп куйды. — Гафу ит, Рәмзия, мин синең кытай кызы булмавыңны бөтенләй онытканмын... Иске кытай календаренда һәр ел нинди дә булса бер билгегә туры килеп кабатлана икән. Шул билгегә карап елның нинди буласын, хәтта кешеләрнең язмышларын да билгелиләр икән. Иске заманнарда Кытайда яшьләр өйләнешкәндә, аларның туган еллары билгеләренә карап бәхетле яки бәхетсез булуларын юраганнар. Мин Иииың әбисе шундый юраучы бер карчык булган икән. Бала вакытта Мин Ин да аңардан юраттырган. Мин Ин «хо» билгесенә туры килә торган елда туган; «хо» кытайча ут дигәнне аңлата икән. Шул турыда Мин Ин миңа кыска гына сөйләп бирде дә урыныннан торды. Без, яңадан култыклашып, сукмак буйлап киттек. Күктә һаман ай балкып тора, йолдызлар җемелди. Мин дустымның йолдызын күзләрем белән эзләп карадым, таба алмадым. Аны башка йолдызлардан аерып алуы читен иде. Мин яңадан Мин Инның үземне каядыр алып баруын сиздем һәм моңа бер дә каршы килмәдем. Мин туфлиемне ялан аякка гына кигән идем. Сукмак буендагы үләннәргә төшкән салкын чык, кагылып киткәндә, әледән-әле чәчрәп тәпиләрне аз гына чиркандырып куя. Без кино алдына килеп чыктык. Соңгы сеанска билет саталар иде әле. Билет алдык. Бакчага кергәч, иң аулак бер җирдә тагын урындыкка утырдык. Биредә дә, ике агач арасыннан, бер якты йолдыз күзгә керердәй булып жемелдәп тора иде. Мин Ин аңа озак кына карап торды. .— Минаша, син аны бик яратасыңмы? — дип сорадым мин. _ Әллә тагы. — Мин Ии бу юлы бөтенләй башка бер тавыш белән әйтеп куйды. .Мине ул үрти иде бугай. Кино башлануын белдереп звонок бирделәр. Без, утырган җиребездән торып, куе күләгәләр яткан аллея буйлап тамаша залына таба юнәлдек. Ләкин ишек төбенә килеп җиткәч, Мин Ин кинәт туктады. 21 — Рәмзия, әллә кайтып китәбезме? — диде. — Кайтыйк булмаса, вакыт та соң инде, — дидем мин, аңа каршы килмичә. Ул, рәхмәт әйткәнсымаи, минеям беләгемне катырак кысып, миңа тагын да ныграк сыенды. Ул мине кайдандыр, бер үзе генә белгән сукмаклардан алып кайтты. Минем бу җирләрдә бер дә булганым юк иде. «Ул мине Вася белән йөргән юлларыннан йөртә. Болай аңа күңелле булса кирәк. Мөгаен, ул барысын яңа баштан кичерәдер», дип уйлап алдым мин. Бу минутта мин бик аз вакытка гына булса да Мин Ин булып әверелергә теләдем. Әгәр әверелә алса^м һәм аның хисләре, аның тойгылары белән берничә минут, юк, хәтта берничә генә секунд яшәсәм, мин аны тыштан гына түгел, эчтән дә күрер идем һәм аның мәхәббәтенең бөтен тирәнлеген, сафлыгын ачып бирер идем. Юк шул. кеше күңеленә кеше керми. Бәлки, еллар үткәч, кешеләр рентген нурлары кебек берәр нур табып җир астында ниләр барын үз күзләре беләк күрә алырлар. Мин инженер кеше, моңа төпсез әкият дип карамыйм. Әмма кеше күңелендәге уйларны, хисләрне бернинди тылсымлы нурлар белән дә анык белә алмаслар, ул мәңгелек серле хәзинә булып калачак һәм моннан соң да икенче бер кеше турында сөйләгәндә, керамиклар вак-вак таш кисәкләреннән бөтен бер бизәк ясаган кебек, безгә күзебез, колагыбыз, тойгыларыбыз, акылыбыз тотып ала ала торган мең-мең вак кисәкләрдән, күзәтүләрдән аның зур һәм катлаулы эчке дөньясын сурәтләргә туры киләчәк. Әлбәттә, без сурәтләгән дөнья һичбер вакытта да чынбарлыкның тиңе булмаячак, аңардан тоныграк, ярлырак булачак. Бара торгач, кайдандыр, бөтенләй икенче яктан, диңгезгә килеп чыктык. Мин Ин туктады. Тимгелләнеп торган иксез-чиксез диңгез өстенә ай нурлары сибелгән иде. Бу күренештә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган ниндидер бер моң һәм чиксезлек бар иде. — Нәрсә ул мәхәббәт? — дип кинәт сорап куйды Мин Ин. — Беркемне дә сөймәгән чагында минем күңелем тыныч иде. Мин математиканы ярата идем, аңардан ләззәт, тәм таба идем. Мин сәгатьләр буе исәп-хисап мәсьәләләре белән утыра ала идем. Математикада иң мавыктыра торган әйбер нәрсә? Чиксезлек. Дөньяда бер кеше дә иң зур санны әйтә алмый. Чөнки нинди генә зур сан әйтсәләр дә, аңа тагын берне өстәп була... Мин дөньядагы барлык серләрнең серен ача алучы математикадан да көчлерәк бер нәрсә минем күңелемне били алыр дип уйламый идем. Ләкин андый нәрсә бар икән, ул — мәхәббәт икән... Мин Ин тынып калды. Без тагын диңгезгә карап тора башладык. Астан дулкыннар тавышы ишетелә һәм гүя алар да мәхәббәтнең чиксез- леге турында сөйлиләр иде. Мин Ин кинәт кенә җиргә чүгәләп, ике кулы белән йөзен каплады. — Куркам мин, Рәмзия... Бәхетемнән куркам, — дип пышылдады ул, кулларын йөзеннән алмыйча. — Ул шундый зур, шундый көчле... Юк, мин чыннан да үз утымнан үзем янармын, ахры. Нигә ул миңа очрады. Нигә ул миңа бу сүзләрне әйтте... Вакыт бпк соң иде инде... Ләкин Мин Ин вакыт дигән нәрсәне оныткан иде, ахрысы. Ул төне буе шунда утырырга әзер иде. Минем: «Кайтыйк инде!» дигән сүзләремә җавап бирмәде. XXI Безнең скважинаның тирәнлеге ике мең метрдай артып китте инде. Проектта күрсәтелгән тирәнлеккә нибары сиксән-туксан метр гына калып бара. Нефть чыгармы, юкмы? «Мозаффар оста җир астындагыиы да күрә. Нефть булмаган җиргә ул буровой салмый» дип әйтәләр әйтүен дә, җир асты патшалыгының серләрен кем белеп бетергән ул хәтле? 22 1 озафтзар оста үзе дә борчыла булса кирәк. Ул болан да каты куллы кеше иде. Хәзер тагын да таләпчәнрәк булып китте: аз гына гамьсезлек күрсәткән эшчеләрне дә тетеп сала. Эшчеләр йөгереп кенә йөриләр, кушканны ялт итеп, төп-төгэл үтиләр. Фонтан атар сәгатьләр якынлашканда була торган күтәренкелек һәм борчылх һәркемне биләп алган, иде инде. Мин дә шул хисләр белән яши идем, сәгать бер тулуга кайтып китү турында уйлап та карамадым. Минем дулкынлануым башкаларныкыннан бермә-бер көчлерәк иде. Чөнки фонтан ата башлавын минем күргәнем юк. Мондый вакытларда буровойларда гадәттә күрелә торган саклык чаралары минем борчылуымны гына арттыра. Скважина нефть катламына барып җиткәч, аннан газ фонтаны бәреп чыгарга тиешлеген беләм мин. Вакыт-вакыт мин тынып калам һәм скважинадан куркыныч тавышлар ишеткәндәй булам. Җир астында нәрсәдер кайный, яна, гөрли кебек. Тагын бер минут үтмәс, коточкыч шартлау бөтен буровойны актарып ташлар кебек тоела. Мозаффар оста мине үз яныннан беркая да җибәрми. — Өйрән, — ди ул, — кайтадан сөйләргә вакытым булмас, — дип, үзенең элек әйткән сүзләрен кабатлый. Мин аның һәр сүзен күңелгә салырга, эшчеләргә биреп торган боерыкларының мәгънәләренә төшенергә тырышам. — Фонтан ата башлаганда ук янып китүе мөмкинме?—дип сорыйм мин бер бушрак арада. — Бик мөмкин, — дип җавап бирә Мозаффар оста, — тик бу сүзләрне, кызым, авызыңнан җил алсын. Хәтәр нәрсә ул. Фонтан яна башласа, тирә-юнь ут диңгезенә әйләнә. Күз ачып йомганчы, дәүләт миллионнары күккә оча, кешеләр һәлак булуы да мөмкин. Шуңа күрә мондый чакта дисциплина, җитезлек, кыюлык аеруча кирәк. Мин, юлаучы машинага утырып, буровойдан соң гына кайтып киттем. 'Чозаффар оста куна калды. Тулай торакка кайткач, кызлар миңа Вася Дубровинның мине сорап ике тапкыр килгәнлеген әйттеләр. Ләкин мин егетләр тора торган йортка бара алмадым. Бик арыган идем. Шундук йокларга яттым. Мин Ин кайтмаган иде әле. Мин үзем болан каты йоклыйм бугай, ләкин бу юлы Мин Ин ишектән килеп керүгә үк, уяным киттем. Миндә буровойдагы киеренкелек бетеп җитмәгән иде, ахрысы. Шуңа күрә ишек ачылу тавышы да мине уятып җибәрде. — Томузе, мин синең яныңа ятам, ярыймы? Нигәдер куркам мин,— дип пышылдады Мин Ин. — Ят, — дидем мин. Йокым шундук ачылып китте. Ул тиз генә чишенде дә минем юрганым астына кереп ятты. Тәне сапсапкын иде. — Кайда йөрдең, нәрсәдән куркасың? — дип пышылдап кына сорадым мин. — Вася белән йөрдек. Диңгез буенда... Ул миңа үпкәләде. Бик тиз үпкәли икән ул. Мин дустымны кочтым. Мин Ин тынып калды. Ул елый иде. — Мич һаман уйлыйм, уйлыйм, — диде ул бераздан. — Сүз биргәч, аны кайтарып алып булмый бит. Васяның түземлеге юк. — Ул мине сорап килгән булган, — дидем мин. _ Иртәгә тагын килер... Син аның белән сөйләш. Юк, сөйләшмә. Шул чакта кызларның кайсысыдыр кроватенда мыгырданып куйды. Без икебез дә тынып калдык. Шуннан соң сөйләшмәдек. Тик яңадан йокыга киткәндә генә колак төбемдә Мин Ииныц эссе сулышын тойдым: Рәмзия, син сөйләш Вася белән. Сөйләш, яме? Мин аңа вәгъдә бирермендер, ахры... Ул үпкәләмәсен. 23 Иртән безгә, сәгать дүрттән дә соңга калмыйча, барыгыз да кайтып җитегез, Владимир Степанович йомгак ясарга уйлый, дип әйттеләр. Бу хәбәр мине бик кәефсезләндерде, чөнки мин бүген кичкә кадәр буровойдай кайтмам дигән идем. Әгәр төнлә нефть катламына барып җитмәгән булсалар, көндез һичшиксез җитәчәкләр. Вахта машинасына утырып өлгергән Мин Йн миңа ерактан кул болгап елмаеп куйды. ЛАин дә аңа кул болгадым. Алар Вася белән янәшә утырганнар иде. Төнлә безнең бораулаучылар нефть катламына җитмәгәннәр иде. Борау каты катламга туры килгән. Төнге смена нибары берничә метр гына бораулаган. Болай булгач, Мозаффар оста бик борчулыдыр, дип уйладым мин. Помбур Колосов минем соравыма каршы, карт культбудкада ял итә, аны хәзергә борчымагыз, диде. Ләкин күп тә үтмәде, Мозаффар оста үзе безнең янга килеп чыкты. Приборларга күз төшерде. Эшнең барышы турында Колосов белән әзрәк сөйләшеп алды. Мин картның бүген кичәгедән тынычрак булуын күрдем һәм соңыннан шул турыда помбурга әйткәч, ул якты зәңгәр күзләре белән генә елмаеп: — Мозаффар останың холкы шундый инде: эш кыенрак була барган саен, үзен тынычрак тота. Ул тыныч булгач, безгә дә күңеллерәк. Ь1ша- ныч арта, — диде. Кичәле-бүгенле бераз салкынайтып тора иде. Күк йөзендә соры болытлар күренгәли. Аларның кайберләре безнең вышка турысыннан да узалар. Бүген мин күбрәк культбудкада телефон янында утырдым. Чөнки бертуктаусыз шалтыратып торалар иде. — Начальниклар бик дәүдән булмаса, мине чакырып торма, кызым, үзең генә җавап бир, — диде миңа Мозаффар оста. Мин, ярый, дип баш кактым. Сәгать бердә мин кайтып киттем. Эш бу темп белән барса, тагын бер-ике көнсез нефтькә барып җитә алмабыздыр әле. Мин өйгә кайтып кергәндә, бүлмәдә Мин Ин үзе генә иде. Ул, көзге алдына басып, чәчен тарый. Чем-кара чәче, таратып җибәргәч, көлтә- сымаи күренә иде. ЛАине күргәч, ул шатланып кычкырып җибәрде дә, елмая-елмая, алдыма килеп кочып алды. Бу минутта ул бик бәхетле иде, күзләре сөенеч белән тулы, йөзе эчке нурдан яктырып тора кебек иде. Гадәттәге кырыс һәм гамьсез битлегенең эзе дә юк иде. Чәчен үргән чакта ул, кинәт көзге яныннан кубып, балкон ишеге янына йөгереп барды да, пәрдә артына яшеренеп, кемнедер шыпырт кына күзәтә башлады. Бу минутта мин аңа сокланып карап туя алмадым. Мин Ин үзенең алга омтылган бөтен торышы белән һавада очып барган кошны хәтерләтә иде. — Кемне карадың болай? — дип сорадым, Мин Ин яңадан көзге алдына килгәч. Көзгедән мин аның елмаюын һәм чак кына кызаруын күрдем. — Син, Рәмзия, бик күл күрәсең, — диде ул һәм бармак янады. Аннары тиз генә артына борылып:—Рәмзия, нинди күлмәгемне киим икән? — дип сорады. Аның яратып кия торган, гәүдәсенең сылулыгын бик нәфис итеп күрсәтә торган аллы-гөлле маркизет күлмәге бар иде. Мин аңа шул күлмәген кияргә әйттем. Ул, елмаеп, баш иде. — Үзем дә шуны киимме дип тора идем, — диде. Мин дә өс киемемне алмаштырдым. Дүртенче яртыда без Владимир Степанович янына киттек. Биредә безнең барлык иптәшләр җыелган иде. Барысы да кояшта каралып беткәннәр, барысы да көләч, сәламәт, таза. 24 Владимир Степановичның безнең җәйге эшебезгә ничек итеп йомгак ясавын язсам, бик күңелсез булыр иде. Кайберләребсзие ул бераз мактады, кайберләребезне ачуланды, кызартты. Минем «авариямне» дә онытмады, билгеле. Озын, ябык, туры борынына пенсне кигән Владимир Степанович гүя безнең ташып торган яшьлекне ачыграк күрсәтер өчен юри безиец арага куелгансыман тәэсир калдыра иде. Ләкин ул фән рыцаре иде. Безгә ул курсовой проектларыбызны төгәлләү өчен бик матур киңәшләр бирде, һәркемнең эшенә аерым-аерым тукталып, кай төшләрен үстерергә, кай төшләренә басым ясарга кирәклеген бәйнә-бәйнә сөйләде. Аеруча ул Лена Сахновскаяның эшенә тукталды. Аның эше җентекләп башкарылган, бик пөхтә эш икәнен әйтте. — Алочка, — диде ул бу вакытта күңелсезләнеп тәрәзәдән карап торган Сергеевага. — сезнең эшегездә нәкъ менә шул җентекләү һәм пөхтәлек җитми. Тәрәзәгә карамагыз, миңа карагыз... Без барыбыз да шаркылдап көлеп җибәрдек. Владимир Степанович та, пенснесен салып, көлә башлады. Аннары тагын озын итеп сөйләргә кереште. Владимир Степанович яныннан чыкканда инде караңгы төшкән, күктә сирәк-сирәк кенә йолдызлар калыккан иде. Мин Инны кытай егетләре сарып алдылар. Без Вася Дубровин белән янәшә киттек. Ул мине озата барды. — Иелгән башны кылыч кисмәс дип, ике тапкыр сине эзләп бардым, очрата алмадым, — диде ул, минем белән янәшә атлый-атлый. — Димәк, гаебең бар, — дидем мин, күз кырыйларым белән генә аңа карап алып. — Әйе, бар, — диде ул. — Мин Мин Инны яратам, әгәр үзе риза булса, аңа әйләнәм. /Мин аның җавабын көтәм. Нинди яхшы сыйфатым өчен Вася мондый серләрен миңа берьюлы ышанып сөйләгәндер, белмим. Ләкин минем аны җиңел генә тынычландырасым, өметләндерәсем килмәде. — Мии сиңа аңардан кире җавап бирдертергә тырышачакмын, — дидем. — Ник? — дип сорады Вася. — Син Чжан Шуньның Мин Инны ничек яратканын белмисеңмени?— дидем мин, туры җавап бирмичә. — Мии Инның күңелендә дә Чжанга аз гына да мәхәббәт юклыгына ышанасыңмы? Алар бер ил балалары. Бергә бәхетле дә булачаклар. Син бу турыда уйларга, кыз күңелен аздырмаска тиеш идең. Васң мине сабыр гына тыңлады. Мин дәвам иттем. — Студент чакта сез бергә. Ә укып бетергәч? Син аны монда калдырмакчы буласыңмы? Ул монда саргаеп бетәчәк. Аннары мин аның монда калырга риза булуына да ышанмыйм. Ул ил каршындагы бурычына бик җитди карый. Ул Кытайга кайтып эшләргә хыяллана. — Белом, — диде Вася әкрен генә. — Шулай булгач, нигә Мин Инның күңелен җилкеттең? Мәхәббәт дигәндә, без, кызлар, әйле-шәйле булабыз бит. Артыи-алдын уйламыйбыз. Ә син ир кеше, комсомолец, алай беркатлы булмаска тиеш идең. Вася кинәт эче катып шаркылдап көлеп җибәрде. — Ник көләсең? — дидем мин. — Их, Рәмзия, — диде Вася көлүеннән туктап. — Мәхәббәт шулай салкын акылга буйсына торган бернәрсә булса... Юк, Рәмзия, мин салкын исәпкә корылган мәхәббәткә караганда, артын-алдын уйламый торган кайнар мәхәббәтне күбрәк яратам. Артка караган мәхәббәт, бәлки, исәп-хисаплы да була торгандыр, ә алга карагат! — баш түбән оча... Минемчә, шулай. ЛАииемчә, мәхәббәт булса, син әйткән мәсьәләләр оа- рысы да хәл ителәчәк. 25 Мин Васиның бу җавабыннан бик канәгать идем, күңелемнән Мин Ин өчен сөенеп куйдым. Шулай ук Васига әйткән сүзләрем өчен дә үкенмәдем. Мин дуслык бурычымны үтәдем. Чын чәчәк яңгырдан курыкмаган шикелле, чын мәхәббәт тә сынаудан курыкмый. Васи минем белән саубуллашып китәргә генә өлгергән иде, әллә кайдан гына Мин Ин йөгереп килеп чыкты да муеныма сарылды. — Нәрсә әйтте Васи? — дип пышылдап сорады ул. Мин Ин белән инде мин салкын гына сөйләшә алмадым. Мин аңа Васиның җавабын сөенеп әйтеп бирдем һәм: — Син бәхетле, дустым. Егетнең асылын сайлагансың. — дидем. — Баш түбән очкай мәхәббәтне яратам, дидеме? —дип елмаеп сорады Мпн Ин. — Рәмзия, син аңа сөйләмәгәнсеңдер бит... Теге ни... минем кыядан сикергәнне... — Юк, Минаша, сөйләмәдем. — Димәк, ул үзе белгән! Мин Ин мине шашып үбәргә тотынды. Шул чакны безнең янга кемнәрнеңдер үзара сөйләшә-сөйләшә килгәннәре ишетелде. Мин Ин ялт итеп өйгә кереп китте. Килүчеләр кытай егетләре булып чыкты. Мин алар белән сөйләшеп киттем. Пан Чан ниндидер бер кызык анекдот сөйли башлады. Барыбыз да бик озак көлдек. Шуннан соң Пан Чан белән Ли Си, минем алдымда иелеп-сыгылып баш ия-ия, китеп бардылар, ә Чжан Шунь берничә минутка минем янымда тоткарланып: — Мин Инга әйт, мин аны барыбер Васяга бирмим, — диде. — Вася Алочканы яисә Ленаны сөйсен. Аңа барлык кызлар карый. Ә IVIHH ИН минеке! «Менә сиңа мә!» дип куйдым мин үз-үземә. XXII Шулай да була: син үзеңнең чиксез шатлыгыңны, куанычыңны сөйләргә дип иптәшләрең янына ашыгасың, ә алар син барып кергән минутта тирән кайгы эчендә утыралар. Синең шатлыгың шундук сүнә дә китә. Бүген, ниһаять, безнең скважина, нефть катламына барып җитеп, фонтан ата башлады. Ләкин мине, аннан да бигрәк, җир асты патшалыгын яулап алучы бөтен бер коллективның җиңү шатлыгы, хезмәт тантанасы таң калдырды. Мин, Арон кебек гомер юллары әле яңа башлана гына торган яшь эшчеләрдән алып Мозаффар оста кебек картларга хәтле, кешеләрнең хезмәттә яулап алынган бәхеткә бер җан, бер тән булып куануларын үз күзем белән күрдем. Бу шатлык тышкы билгеләргә әллә ни бай булмаса да, үзенең эчке тирәнлеге һәм матурлыгы белән теләсә кемне дә әсәрләндерерлек иде. Мозаффар останың аз гына көлемсери төшеп ак калын мыегын юан бармаклары белән салмак кына бөтерүендә, помбур Колосовның якты зәңгәр күзләренең елмаюында, Ароиның һәм башкаларның дәртле тавышларында бу зур тантананың әле бер, әле икенче ягы күренеп, балкып китә иде. Менә шул турыда иптәшләремә сөйләргә дип кайтып керсәм, Алочка миңа каршы йөгереп килеп: — Рәмзия, ишеттеңме, Вася Дубровин белән бәхетсезлек булган, Мин Ин акылдан яза, — диде. Мин лып итеп урындыкка утырдым. Бер минут һични әйтә дә, сорый да алмый тордым. — Аларның скважиналарыннан көтмәгәндә газ фонтаны ата башлаган, — дип сөйләп китте Алочка, зур булып ачылган күзләре белән миңа карап. — Фонтанны япкан вакытта тоткарлык килеп чыккан. Син беләсең бит газ нинди зур көч белән бәргәнен. Бөтенесен вата, җимерә. 26 Эшчеләр белән бергә Вася да шунда июптаииы ябышкан... Берничә кеше бик каты яраланган. Вася да яраланган. Аны ут эченпә ' Мип Ин алып чыккан, диләр... Алочканың сүзләрен мин бик үк аңлап бетермәдем. Ул бик ашыга, сүзләрен әйтеп бетерми иде. — Вася бик каты яраланганмы? — Белмим .. Мин Ин берни әйтми. — Мин Ин канда? — дип сорадым мин ахырдан. — Әле генә шунда иде. Иптәшләре янына китте булса кирәк. Мин аны бик кызганам. Ул мескен... Тышта яшен яшьни, күк күкри башлады. Мин тиз генә урынымнан тордым да плащымны киеп алдым. — Әйдә, Мин Инны эзлибез, — дидем мии Алочкага. Алочка шундук плащын киде. Без, өйдән чыгып, баскыч төбендә туктап калдык. Тышта дөм-караңгы, чиләкләп яңгыр коя иде. — Кая барабыз? — дип сорады Алочка. Яңадан яшьнәп киткән яшен яктысында мин аның агарынган йөзен күрдем. — Ул иптәшләре янына киткәндер. — Юк, — дидем мин, — ул мондый чакта иптәшләре янына бармас. Кайда да булса бер үзе утыра торгандыр. Мин Алочканы кулыннан тотып: — Әйдә, — дидем. Алочка батыр кыз иде, берсүзсез минем арттан иярде. Без буп-буш кыр уртасыннан барабыз. Вакыт-вакыт туктыйбыз. Яңгыр һаман коя, яшен, кылыч уйнаткаисыман, һаман ялт-йолт килеп тора, гөрселдәп күк күкри. — Кая алып барасың, Рәмзия? Мии хәзер өйне дә таба алмыйм. Адашмабызмы? — дип сорады Алочка. Күңелемдәге эчке бер тойгы миңа Мин Ин Вася белән вәгъдәләшкән теге аулак урында булырга тиеш дип әйтә иде. Алочканы мин шунда алып бара идем. Ләкин бу караңгы төндә сукмакны бутамадыммы икән? Миңа калса, без инде ул төшкә күптән барып җитәргә тиеш идек. Ә ул алан юк та юк. Шөбһәләнә башладым. Ул арада яңгыр тагы да көчәеп китте. Аякка үзле балчык ябыша. Атлавы бик кыен иде. Бер агач төбендә туктап, җилгә аркан борылып кычкыра башладык: — Мин Ин! Минаша-а-а! Ләкин безгә берәү дә җавап бирмәде. Куркыныч булып китте. Хәзер инде мин үзем дә кайда икәнебезне яхшылап абайламый идем. — /Мин артык бара алмыйм, арыдым, — диде Алочка. Шунда нәкъ безнең баш өстендә генә бик көчле яшен уты бии башлады. Без агач астыннан йөгереп чыктык — яшен вакытында агач ышыгында торырга ярамый дигән сүзләр искә төште. Без күз күргән якка таба бара башладык. Күпме барганбыздыр, — белмим, кинәт яңадан яшен яшьнәп китте, һәм без икебез дә шушы дерелдәвек зәңгәрсу яшен яктысында скамья артына капланган Мин Инны күреп калдык. Аның плащы да юк, ул күлмәкчән генә иде. Безнең тавышны ишеткәч ул, куркып, урыныннан сикереп торды. Таныгач, башын аска иде. — Ой, Минаша, син бөтенләй туңгансың бит! — дидем мии һәм аны плащым белән капладым. Мин Ин калтырана башлады. «Нишләп монда утырасың?»—дип сорамадым. Әрләмәдем, йомшак кына итеп: — Кайтыйк, — дидем. Ул каршы килмәде. «Салкын тидермәгән булса гына ярар иде»,—дип уйлап кайттым мин юл буе. Өйгә кайткач, Мин Ин киемнәрен алыштырганчы, тиз генә чәй кайнаттым. Мин Ин һаман калтырана иде әле. Кайнар чәй эчкәч, әзрәк җылы 27 нып китте. Ләкин шулай да аңа каравы куркыныч иде: чырае ап-ак, куырылган, ә күзләрендә чиксез борчылу, курку галәмәтләре бар иде. Без, Алечка белән, аны ятарга димләдек. Ул берсүзсез буйсынды. Бишектәге бала кебек йомарланып, юрганын башыннан ябынып ятты. Иртән күземне ачсам, кроватем янында Мин Ип басып тора. Аның өстендә кара клеенка плащ. Башлыгын муеныннан кысып бәйләгән, йөзе ап-ак иде. — Рәмзия, мин шәһәргә больницага киттем,—диде ул миңа шыпырт кына. — Владимир Степанович сораса әйтерсең... — Болай иртә торып нишлисең анда? Барыбер кертмәсләр бит, — дидем мин. — Кертерләр... Бүтән бер сүз дә әйтмичә, ЛАин Ин китеп тә барды. Көн болытлы. Тышта һаман яңгыр ява, җил сызгыра иде. Мин сәгатемә күз салдым. Әле биш тә тулмаган иде. XXIII Иртәгә кайтып китәбез. Мин буровойда эшләүче барлык иптәшләр белән саубуллашып йөрим. Алар миңа хәерле юл, матур киләчәк телиләр, яхшы гына укып, менә дигән инженер бул, тагын безгә кил, диләр. Нинди киң, керсез күңелле безнең кешеләр! Арон белән саубуллашканда, мин тагын бер тапкыр әбинең эшләпәсе өчен гафу үтендем. Арон зур кара күзләрен уйнатып: — Әбине ризалаттым бит, әй, — диде. — Хәзер эшләпәңне, әби, су кызлары гына киеп йөри дип сөйләгәч, ачуланмады. Шулай да шәлъ- яулык алып бирергә туры килде. — Арон көлеп җибәрде. — Әбиләр алар алдатмыйлар, мал кадерен беләләр... Тик менә сине туйга алып бара алмадым. Кирәк чакта өйләнүчесе дә булмый бит аның. — Ярар, үз туеңа килергә насыйп булсын, — дидем мин. Мозаффар оста белән иң ахырдан саубуллаштым. Мин аның янына, әткәм янына барган кебек, башым иеп бардым да: — Сау булыгыз, Мозаффар оста. Сезгә бик зур рәхмәт, — дидем. — Китәсезмени, кызым, — диде ул, мине аркамнан сөеп. — Хәерле юл, кызым, алайса. Тыныч кына кайт. Дәфтәргә язганнарынны онытма, кайткач яхшылап уйла әле алар турында. Уйласаң, мәгънәсе булыр, бәлки. Нефть алтын кебек бит ул, җир өстендә ятмый. Аны тирәннән казып чыгарыр өчен күп нәрсә белергә кирәк. Аерылышу ямансу була. Миңа да бу минутта бик ямансу иде. Ләкин яшьлекнең ямансуы — җәйнең томаны. Бик тиз онытыла. Менә без инде диңгез буенда, соңгы тапкыр биибез, җырлыйбыз, шаярабыз, көләбез һәм төрлечә юләрләнәбез. Ә кояш түм-түгәрәк кызыл шар булып үзенә бер төрле олылык белән баеп бара. Аның алсу шәүләсе әйләнәтирәдәге барлык җанлы-җансыз әйбергә йоккан һәм барысын да ничектер әз-әз генә хыялый иткән. Ә кояш тирәсе чеп-чиста, бер генә болыт кисәге дә юк. Димәк, иртәгә дә көн матур булачак. Менә кып-кызыл, түм-түгәрәк кояш бер кырые белән диңгезгә тиде инде. Диңгез эчендәге вышканың бер өлеше, кыяның бер чите шундый көчле яктырган, алсу эңгер-меңгердә алар әллә ниләрне хәтерләтәләр. Гүя анда хыялый бер сарай бар да, ул сарайда Арон әйткән су кызлары торалар. Ә сул яктагы диңгезгә очлаеп кергән яшел кыя тагында серлерәк бер төс алган. Аның түбәсеннән шушы кичке тынычлыкта оеп барган бөтен нәрсә — агачларга, ташларга, диңгезгә, вышкаларга, йортларга, иркәләп, моңлы музыка җәелә. Саф, гүзәл авазлар әкрен генә диңгез киңлегендә тынып баралар. Менә кояш яртылаш батты инде. Диңгез өстенә сузылган алтын тасма кыскарды. Яр буендагы күләгәләр куера төште. Тагын берничә мн- 28 нут үтмәс, кояш бөтенләй диңгезгә чумар, һәм җир өстен, диңгез өстен кинәт куе караңгылык чапаны каплар. Нәкъ шулай булды да. Кояш баеп, кызыл шәфәгы сүнүгә, дөм-ка- раңгы булып китте. Хәзер шушы рәхәт, җылы караңгылыкта, төн сулы- шысыман, дулкыннар тавышы гына ишетелә. Шулай да бу безнең диңгез белән азаккы саубуллашуыбыз түгел иде әле. Саубуллашуны иртәгәгә калдырдык. Бүген әле җырлыйбыз, шаярабыз, көләбез. Берәүнең дә йокысы килми. Иртәгә алтыдан торып, җидедән эшкә барасы юк! Кайберәүләр, парлашып-парлашып, каядыр китеп югалып торалар да тагын әйләнеп кайталар. Без Мин Ин белән янәшә утырып торабыз. Алочканың гадәттән тыш кычкырып көлүенә, үкчәләрен каерырдай булып шашып биюенә гаҗәпләнеп, сокланып карыйбыз. Аннары ул да кем беләндер каядыр китеп югала һәм кайдандыр караңгыдан аның чәчрәп көлүе генә ишетелә. Булып үткән хәлләрдән соң, /Мин Ин бик басынкыланып, ябыгып калган иде. Бу көннәрдә мин аны кызганып йөрдем. Ләкин ул минем кызгануымны яратмый иде. Башта үзенең канәгатьсезлеген телдән әйтми килде, аннары, түзмәде ахрысы, мине бер читкә чакырып: — Рәмзия, нигә мине һаман җәберлисең син, — диде. — Кайгы бул- маса, без шатлыкның кадерен белмәс идек. Мин кайгылы, ләкин мин кызганыч түгел. Син мине кызганма, син кызгана башласаң, мин мескенгә әвереләм. Ә болай мин, кайгырсам да, бирешмим әле. Мин уңайсызланып, кызарып куйдым һәм, моннан соң гомумән беркемне дә кызганмам, дидем. — И, үпкәлисең дә инде, — диде Мин Ин, миңа сарылып. — Кирәкми, үпкәләмә. Башта син уйла. /Мин сиңа уйлап әйттем. Өч көн больницада ятканнан соң, кичә Вася кайтты. Аны күргәч,. Мин Инның җире-күге яктырып китте. Ләкин шунысы гаҗәп, хәзер ул Васядан бераз ояла, аны күрсә, кызара иде. Бу юлы да шулай булды. Вася безнең янда күренүгә Мин Ин шундук минем артыма посты. Вася безне бераз йөреп килергә чакырды. Мин алар белән беркадәр бардым да, каршыга иптәшләр очрагач, алардаи аерылып калдым. Бүген йокларга бик соң яттык. Мин Инның иреннәре әз генә күперә төшкән иде. — Шул хәтле үбешәләрмени, — дип пышылдадым мин аңа. Ул комач кебек кызарып елмайды да ялт итеп юрган астына кереп качты. Төнлә бервакытны кинәт уянып киттем. Кемдер әкрен генә елый иде. «/Мин Ин!» дип йөрәгем жу итеп китте, күңелем коточкыч уйдан шомланып куйды. Тиз генә башымны күтәрдем дә Мин Инның кроватена карадым. Бүлмәгә балкон ишегеннән һәм тәрәзәләрдән ай яктысы төшкән иде. Вазага утыртып чәчәкләр бәйләме куелган түгәрәк өстәл, көзгеле шифоньер һәм дүрт җыйнак кровать ап-ачык булып күренә. Минем янымдагы кроватьта /Мин Ин. Юк, ул еламый. Әнә ул, ак мендәргә салган башын бераз кыйшайта төшеп, тыныч кына сулап йоклый. Чәче мендәргә таралган. Өстеиә япкан җиңел юрганы күкрәге турысында акрын гына бер күтәрелеп, бер төшеп тора. Кем елый соң? Ленамы? Юк, әнә ул да тыныч кына йоклый. Аның затлы йөзе йоклаган чагында да салкын торышын үзгәртмәгән. Мендәр читен тешләп елаучы — әле күптән түгел генә барыбыздан да күбрәк кычкырыбрак көлгән, барыбыздан да дәртлерәк биегән безнең шаян Алсчка булып чыкты. Мин урынымнан торып, аның кровате янына бардым. — Алочка, ни булды? — дип пышылдап кына сорадым. Ул куркып, сискәнеп китте. Аның бу төнге күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтәсе килми иде ахры. Шулай да үксүеннән тыела алмады. 29 — Мии юләр булганмын, — диде ул мендәргә капланган йөзен күтәрмичә. — Мин ниндидер булмаган зур мәхәббәт эзләдем... Янымдагы мәхәббәтне кире кактым... Вася... Бүтән кызларның теләсә кайсы еласа да, мин бу кадәр гаҗәпләнмәс идем. Кызлар өчен күз яше бик табигый нәрсә. Ә менә Алочканың үкенеп елавы... Кире кагылган мәхәббәтнең көчен аңлар өчен үзең кире каккан егетне икенче бер кызның янып сөюе кирәкмени? Мин аптырап калдым һәм Алочкаиы ничек юатырга да белмәдем. Аның башыннан сыйпадым һәм һаман бер үк сүзләрне кабатладым: — Тынычлан, Алочка, тынычлан. — Тыңлыйм, — диде ул ахырда ничектер мыскыллы бер тавыш белән. Аның бу мыскыллавы минем белер-белмәс юатуымамы, үзенең аяныч хәленәме... әллә бүтән берәр нәрсәгә карый идеме, белә алмадым. Тик үземнең дә нигәдер елыйсым килеп китте. Мин Алочкадаи бигрәк Мин Ин өчен курка башладым. Әгәр Алочка аңа: ник минем егетемне тартып аласың, дип бәйләнә башласа, Мин Ин нишләр? Иртән мин озаграк йоклаганмын. Уянгач та Алочкага карадым. Ул көзге алдында чәчен тарый һәм берни булмаган кебек авыз эченнән ниндидер бер күңелле җыр көйли иде. Минем төбәлеп карап торуымны сизде булса кирәк, тиз генә борылды да, елмаеп, баш иеп, әлеге мыскыллы бер тавыш белән: — Хәерле иртә, барышня, — диде. — Төнлә мин бераз суган суы -агызып снне борчыдым, бугай. Гафу итәсезләр. Минем күңелем күтәрелеп китте. Димәк, Алочканың төнлә елавы чыннан да бер юләрлек кенә булган. Мин сөлгемне алдым да диңгезгә киттем. Алочка кул болгап калды. Ул бүген нигәдер бик тырышып бизәнә иде. Елау эзләрен бетерергә тырыша иде, ахры. Күп тә үтмәде, безне вокзалга илтер өчен автобус килде. Ләкин шоферы Л1ирза түгел иде. — Мирза кайда? — дип сорадык без. Яңа шофер шундый ук кара мыеклы, ләкин буйга бераз озынрак һәм чандыррак әзербәйҗан егете мәгънәле итеп каш сикертте дә: — Мирза хәзер кияүләп йөри, — диде. Чемоданнарыбызны автобуска чыгарып куеп, соңгы тапкыр яр буена җыелдык. Өстенә аллы-гөлле сарафан кигән Алочка яр буендагы биек таш өстенә йөгереп менде дә, эшләпәсен салган килеш, бик каты кычкырып, диңгезгә карап, шигырь укый башлады: Прощай, свободная стихия! В последний раз передо мной Ты катишь волны голубые И блещешь гордою красой... Как друга рокот заунывный, Как зов его в прощальный час, Твой грустный шум, твой шум призывный Услышал я в последний раз. Мин диңгез өстенә, ерактагы кыяга караган килеш тынып тордым. Мин Ин яр кырыена барып, кулын, битен юды да, һичбер төчеләнмичә, машинага таба китте. Ә без әле һаман да диңгездән аерыла алмыйча, шаулашып, көлешеп, берберебезгә су сибешеп яр буенда басып диңгез белән саубуллаштык. Итәкләребезне күтәрә төшеп, су эченә кердек, тагын бер-беребезгә су чәчрәтештек. Абайламыйчарак калганнарыбызны суга төртеп егарга да әзер идек. Бары тик Владимир Степанович өйдән чыккач кына шаярудан туктадык. Без автобуста барганда радиода Былбыл җырлый иде. Аның бу җыры безгә саубуллашу җыры булып тоелды һәм без вокзалга барып җиткәнче яңгырап торды. 30 XXIV Менә инде без Мәскәүиең Курск вокзалы каршында чәчәк бәйләмнәре күтәреп, үзебез дә шул матур чәчәкләргә охшап, шау-гөр килеп басып торабыз. Шатлыгыбызның чиге юк. Күзләребез зур булып ачылган. Без инде Мәскәүиең үзенә генә хас кызу хәрәкәтен күрәбез. Тагын берничә минуттан без үзебез дә шул кызу хәрәкәткә кушылып китәчәкбез. Безне иптәшләребез, дусларыбыз, якыннарыбыз каршы алырга килгәннәр. Соклану, гаҗәпләнү авазлары, сораулар яңгырый. Без барысына берьюлы ашыга-ашыга җавап кайтарырга тырышабыз, шул ук вакытта үзебез дә /Мәскәү яңалыклары турында сораштырып өлгерәбез. Ниһаять, гомуми шау-шу басыла, төркем кечерәя, аннары бөтенләй тарала. Берәүләр тулай торакка, икенчеләр өйләренә кайтып китәләр һәм безнең ике ай буена бер гаилә булып яшәгән коллективыбыз укулар башланганчы юкка чыга. Мин соңгыларның берсе булып үземне каршы алырга килгән сеңелем белән метрога таба юнәлдем. Кинәт янымда үзебезнекеләрдән берәү дә калмагач, үземне ничектер ялгыз итеп тойдым, миңа ямансу булып китте. Мин сеңелемнән өй хәлләре турында сораштыра башладым. Ул нигәдер теләр-теләмәс кенә җавап бирде һәм үзенең соры күзләре белән миңа шелтәләгәнсыман карап алды. — Әни исәнме?—дип сорадым мин. Җәй көне апа белән җизни ялга, мин практикага китәсе булганга, әнине өй сакларга чакырта торган идек. Быел да аны чакырткан идек. Сигезенче классны бетереп тугызынчыга күчкән сеңелем, минем кебек, апаларда тора иде. — Әни бераз авырды, — диде сеңелем. — Кайчан авырый башлады? — Күптән инде, син киткәч тә. — Ник миңа язмадыгыз соң? Сеңелем җавап бирмәде. Аның сүзсез шелтә белән тулы соры күзләре гүя: нигә миннән сорыйсың, моны син үзең дә белергә тиешсең, ди иде. Минем күзләремә яшь килде. Минем борчылучан холыклы икәнемне белгәнгә, өйдәгеләр күңелсез хәбәрне бүтән вакытта да миннән яшерәләр иде. Бу юлы да шулай иткәннәр. Әнием мин кайтып кергәндә дә урында ята иде. Ябыккан, саргайган, мескенкәем. Мин аны кочып алдым да, үземнең сау, таза булуымнан, гамьсезлегемнән оялып, кызганудан йөрәгем әрнеп елап җибәрдем, аннары ни өчен миңа хәбәр итмәдегез дип, яңадай сеңелемне әрләргә тотындым. Миңа берәү дә каршы сүз әйтмәгәч, үземиән-үзем тынып калдым. Ә әнием, бичара, минем исән-сау кайтып төшүемә шул хәтле шатланды, хәтта, хәле яхшырып киткән кебек, урыныннан тормакчы булды... — Әни, иртәгә үк үзеңне больницага салам. Аида син бик тиз терелерсең,— дидем. Бу сүзләремә каршы сеңелем миңа төбәлеп карап алды, ә әни, хәлсез кулы белән башымнан сыйпап: — Мәшәкатьләнмә инде, кызым, — диде. — Апаң белән җизнәң^дә әйтеп караганнар иде. Үзем күнмәдем. Ризыгым бетмәгән булса, өйдә дә терелермен әле. Бүген күз алларым яктырак булып тора әле, ике- өч көннән бөтенләй аякка басармын. Җизни белән апаның авыру әнине калдырып ялга китүләре миңа бик авыр булып тоелды. Әмма мин шул турыда сүз ачкач, сеңелем: — Апалар шул больница белән әнине борчып бетереп, урынга егылырга мәҗбүр иттеләр. Инде син газаплый башлыйсыңмы, — диде. Сеңелем җәй буе ял итмичә гел авыру әнием янында булып, ябыгып беткән иде. Мин аны шунда гына баштанаяк карап чыгып кызганып 31 куйдым һәм кочып алдым. Ләкин сеңелемнең күңеле нечкәрмәде, ул инде «зур» иде. Атна-ун көннән апа белән җизни кайтып төштеләр. Алар кайтуга, безнең тормыш бик тиз җиңеләеп китте, ләкин алар икесе дә эш кешеләре булганга, авыру әнине карау элеккечә сеңелем белән минем өстә калды. Шуңа күрә уку елының беренче яртысында иптәшләре^м белән мин бары тик лекцияләрдә генә очраша идем. Мин Ип белән дә сирәк күрешә һәм аяк өстән генә сөйләшә торган булдык. Аның йөрәк серләре турында сорашырга вакытым да, дөресен әйткәндә, теләгем дә булмады. Ул үзе дә, минем кайгылы чагымны белгәнгә булса кирәк, бу турыда сүз ачмады. Мин бары тик лекцияләрдән соң алариың Вася белән икәүләп кайтып китүләрен, ә Чжанның кая булса ишек артына яки почмакка яшеренеп алар артыннан көнләшеп карап калуын гына ара-тирә күргәли идем. Шундый көннәрнең берсендә мин янымда басып торган Пан Чанга мөрәҗәгать итеп, күзләрем белән ишек артында яшеренеп Мин Иннарга көнләшеп карап торучы Чжан Шуньга ымладым да: — Чжан Шуньны кызганам, — дидем. Пан Чан, әүвәлгечә мәзәкче булса да, соңгы бер ел эчендә шактый үзгәргән иде инде. Аңарда җитдилек күбрәк сизелә башлады. — Аны кызганырга кирәкми, — диде ул, кискен итеп, — ул мәхәббәтне кол булып, ялварып алырга уйлый, ә чын егетләр аны сугышып алалар! — Сугышып?! — дип гаҗәпләнеп кайтарып сорадым мин. Пан Чан мине үзеннән көлә дип уйлады булса кирәк, кабынып китте: — Әйе!—диде ул ярсып. — Мин Ин чын кытай кызы. Ул мескен мәхәббәткә риза булмаячак. Аңа бөркет мәхәббәте кирәк. — Алайса, нигә Чжанга шул турыда әйтмисең? — Әйтмәгән кая! Мең әйттем. Ләкин үзен-үзе сукырайткан кешегә күз докторы ярдәм итә алмый. Бу сөйләшү мине бик нык уйга калдырды. Юк, ни әйтсәң дә, мин беркатлы тәҗрибәсез кыз икән. Кешеләрне дә, мәхәббәтне дә ярты-йорты гына аңлыйм икән. Хәтта башкаларга бик ачык нәрсәне дә күрмим икән. Мин бит Чжан Шуньның сөя белүенә, аның сөюенең зурлыгына күңелемнән соклана идем. Кайчакта Мин Ин белән Вася мине кинога чакыралар иде. Ләкин мин бик барасым килгәндә дә аларга чакырулары өчен рәхмәт әйтеп баш тарта идем. Хәзер инде әнинең хәле бераз арулана башлады, ул инде өй эчендә генә булса да торып йөри иде. — Кызым, дәресләреңне кара инде, югыйсә минем белән мәшәкатьләнеп өстәл янына да утыра алмыйсың,—диде ул миңа бер көнне. Мин, ул әйтмәсә дә, үз хәлемне үзем беләм: вакыт үткән, имтиханнар якынлашкан, ә минем бер фәннән дә ныклап хәзерләнә алганым юк әле. Җанымны иң борчыган нәрсә — Мозаффар останың язуларын тәртипкә китерә алмавым иде. Мин аларны фәнни түгәрәктә укырмын дигән идем. Ләкин түгәрәк утырышы якынлашкач, тагын беразга кичектерүләрен үтендем. Мозаффар карт алдында вәгъдәсез булып калуым аерата газаплый иде. Аңардан инде ике тапкыр хат килде. «Ничек, минем яздырган язуларның бер рәте булдымы, кызым?» дигән. Ә мин аңа ни дип җавап бирергә дә белмим. Тагын сузсам, ул мине бөтенләй буш кызга исәпләве мөмкин бит. Мин бу борчылуларымны Мин Инга да сөйләдем һәм гомумән имтиханнардан шүрләвемне әйттем. Ләкин аның үзенең дә күзләре нигәдер хәсрәтле иде. Шуңа күрә түзмәдем: 32 — Мин Ин, әллә син үзецдә зачетлардан куркасыңмы?—дип сорадым. Ь л башын чайкады. Ләкин мин аның бу сүзсез җавабына ышанмадым. мин аның күзләренә ышандым: күзләре исә һаман борчулы иде аның. Шулай да Мин Ин алдашмаган икән. Моңа мин бер вакыйгадай соң ышандым. Гидравликадан имтихан бара иде. Мин Ин имтиханны биреп чыкты да, ишек төбендә имтиханга керергә чират көтеп торучы иптәшләре яныннан бераз читкәрәк китеп, стена буена барып басты һәм конспектларына карап тора башлады. Ул искиткеч тыныч, йөзендә дулкынлануның әсәре дә юк иде. Инде имтиханын биреп өлгергән, шуңа күрә шатлыгыннан чикерткә кебек сикергәләп йөргән шаян Алочка Мин Ин янына йөгереп барды да нидер сорады. Аннары тагын безнең янга йөгереп килде. — Иптәшләр, сенсация! — дип кычкырды ул, бөтен коридорны шаулатып.— Мипаша гидравликаны дүрткә генә биргән! Дүрт елда Мин Инның беренче тапкыр дүртле билгесе алуы иде бу. Моңарчы ул барлык фәннәрне бишкә генә тапшырып килә иде. Мин, чиратымны ташлап, дустым янына бардым. Мин Ии башын күтәреп миңа карап алды: аның күзләре аз гына тоныкланган, аларда арыганлык сизелә иде. Мин шунда ук, Мин Инның күңелен күтәрергә тырышып, аңа гидравликаны яңадан биреп кара дип киңәш итә башладым. Ул башын чайкады. — Профессор мине игътибар белән тыңламады, шулай булгач, нигә кабат үтенергә, — диде ул. Бу сүзләрдән бигрәк Мин Инның тавышы аның үз-үзенә никадәр нык ышануын һәм үзенең хаклы икәнлеген әйтеп тора иде. Мин ихтыярсыз- дан аңа сокланып карап алдым. Әйе, туры агачның күләгәсе дә туры! XXV Уку елының икенче яртысында минем хәлләрем бөтенләй яхшырып китте. Әни аякка басты. Ә әни исән булса, бар да була икән. Тамак та тук. өс тә бөтен, укулар да шәп бара, кино-театрларга йөрергә дә вакыт кала, акча да була. Янә бер шатлыгым: ниһаять, Мозаффар останың язмаларын тәртипкә китереп, фәнни түгәрәктә доклад ясадым. Докладымны бик яраттылар, мактадылар һәм үзебезнең журналда басып чыгарырга кирәк дип таптылар. Минем башым күккә тиде. Барыннан да бигрәк Мозаффар оста өчен куандым. Докладымның бер экзем- плярын аңа да җибәрдем. Бераздан аңардан җавап та килде: «Бик әйбәт булган, кызым, бөтенебез бергә җыелып укып чыктык. Рәхмәт...» — дип язган иде ул. Шул хатны алган көйне, шатлыгымнан бүтән берни эшләмичә, катокка барырга булдым. Кайтып йөрүгә вакыт әрәм итмәс өчен, институтка барганда конькиларымны да үзем белән алдым. Ә лекциядән чыгып киенгән чакта Мин Ин минем конькиларымны күреп: — Рәмзия, мине дә катокка алып бар, — дип үтенә башлады. — Конькиларың бармы соң? — дип сорадым. Мин аның кайчан да булса катокка барганын белми идем. — Хәзер кибеткә кереп сатып алабыз. — Конькида шуганда чалбар да кирәк бит, — дидем мин, аның мәсьәләне болай тиз генә хәл итүенә аптырап. — Чалбар да була. Хәзер Чжан Шуньиың чалбарын салдырып алам, — диде ул аз гына да көлмичә.—Тулай торакка ул минем юбкамны киеп кайтыр. — Нигә Васяиың гына чалбарын салдырып алмыйсың? — дидем Mini шаяртып. Мин Ин исә минем бу сүзләремә каршы да бик җитди итеп җавап кайтарды: — Васяиың чалбары миңа озын, минем юбкам аңа кыска, — диде. Ул да булмады, Мии Ин каядыр йөгереп китте һәм бераздан чалбар киеп килде. — Килешәме? — дип сорады ул, көязләнеп. — Бик килешә, тәмам малай булгансың, — дидем мин көлеп. Ә үзем мескен Чжаи Шуиь турында уйладым. Икенче бер егетне яратып йөрүче кызга бу кадәр хөрмәт күрсәтүче булыр да соң. Бичара, ул әллә чыннан да, Пан Чан әйтмешли, мәхәббәтен кол булып, ялварып алырга уйлыймы икән? Ләкин шунда ук мин аның диңгез ярында: «Мин Ин барыбер минеке булачак» дигән сүзләрен исемә төшердем һәм тагын икеләнә калдым: коллар болай сөйләми кебек. Күңелем тагын кытыкланып китте һәм мин бүген үк барысын да Мии Инның үзеннән сораштырырга булдым. Кибеткә кереп Мин Инга конькилар сатып алдык та туп-туры Культура паркына катокка киттек. Ул каток көн саен ачык һәм башка катокларга караганда иркенрәк булганга, мин монда килеп йөрергә ярата идем. Боз өстенә баскач түзмәдем, берничә омтылуда ук әллә кая шуып та киткәнмен. Боз шома, музыка уйнап тора, конькилар үзләреннән-үзләре шуалар. — Томузе, ник мине ташлап китәсең? — диде Мин Ин, мин аның янына катокны урап кайтканнан соң. Аның тавышында үпкә бар иде. Мии кызардым. Чөнки мин дустым алдында үземнең шәп шууым белән мактанам кебек килеп чыкты бит бу. — Томузе, син мине шуарга өйрәт, юкса мин егылам, — диде Мин Ин бөтенләй башка тавыш белән. Ул инде берничә тапкыр егылган да булса кирәк, чалбары карга буялган. Кулын да бәргән ахрысы, терсәк башын уып тора иде. Мин аны ничек итеп йөзәргә өйрәтүемне күз алдыма китердем дә елмаеп куйдым. Каток — диңгез түгел, бату куркынычы юк. Тез башларыңны, терсәкләреңне бозга егылып бәрәсең икән, бер авыртыр да, безнең әни әйтмешли, туйга кадәр төзәлер әле. Ул көнне без тоташтай биш сәгать шудык. Мин Ин тагын бераз шуыйк дисә дә, мин риза булмадым, чөнки кыл кыймылдатырлык та хәлем калмаган иде. Ә Мин Ин шундый шат, күңеле шундый күтәренке, әйтерсең, ул шумаган да. — Рәмзия, ике атнадан соң мин синең кебек оста шуачакмын, — диде ул, күзләрен уйнатып, — ә тагын ике атнадан соң, мин сине узып китәчәкмен. Шулай эшләмәсәм, исемем Мин Ин булмас. — Мин сиңа ышанам, Мин Ин, — дидем мин, аның беләген кысып, — син булдыклы кыз! — Юк, Рәмзия, булдыклылыкта гына түгел эш. Мии тырышачакмын. Мин көн саен шуачакмын. Булдыклылык тырышлыктан килә. Безнең Кытайда, иң биек манара да җирдән башланып китә, диләр. ДАин аякларымны көч-хәл белән генә өстери идем. Бакчага килеп кергәч, ял итәргә утырдык. Безнең утырганны гына көткән кебек, күбәләк- күбәләк кар ява башлады һәм шундый куе явып китте, берничә минут эчендә без тәмам карга күмелдек. Бездән ун-уибиш адымда чуен багана тора иде. Башында көянтәгә аскан ике чиләк кебек ике фонарь яна. Шул фонарьлар тирәсендә кар бөртекләре аеруча күп бөтерелә. Алар, әйтерсең, ут яктысына җыелган төн күбәләкләре. з. ис. ә.- № 7. 33 34 Без бер-беребезгә сыенып икебез дә шул фонарьга карап торабыз. Арыган аяклар талгын гына сызлый. Урыннан торасы килми. Күзләрне йомып әз генә черем итсәң дә ярар иде. — Минаша, — дидем мин, күзләремне уып, — чалбарын озак кайтармаган өчен Чжан ачуланмасмы икән сиңа? Минем ни өчен болай ерактан уратып сүз башлавымны сизенепме, әллә болай гынамы, Мин Ин көлеп җибәрде. — Ул миңа ачулана белми. Сөеп йөргән кызга бездә ачуланмыйлар. ;— Ә син, Минаша, аның шушы йомшаклыгыннан рәхимсез рәвештә файдаланасың, — дидем мин, дустымны чәнчеп. — Ичмасам, кызганмыйсың да әзрәк. — Нигә кызганырга, Чжан гарип түгел бит. — Гашыйклар кызганыч була. Ул сине бик ярата бит. Мин дустыма карадым. Ләкин ул озын керфекләрен түбән төшергән, ә йөзе төнге тонык яктыда гадәттәгедән дә тынычрак кебек күренә. «Шулай да бу тышкы гамьсезлек битлеге астында кайнар йөрәк бар бит, — дип уйладым мин. — Дөньядагы барлык кызлар да шундый инде: үзләре сөймәгән кешедән дә үзләрен сөйдертәселәре килә. Егетләр аларга никадәр күбрәк табынса, кызлар үзләренең дәрәҗәләре шулкадәр арта дип уйлыйлар һәм бүтәннәр карашында гына түгел, үз карашларында да дөньяның беренче гүзәле булып күренә башлыйлар. Мин Ин да шул бер зур агачның тармагы бит». Шулай уйлавым булды — шулай әйтүем булды. Минем сүзләрне ишеткәч, Мин Ин кызарып китте. Мин моны тонык яктыда да бик ачык күрдем. — Менә кызарасың ич! — дидем сүземнең дөреслегенә куанып. — Әйе, кызарам, — диде Мин Ин. — Кызара алган кешенең йөрәге кара булмый, диләр бездә картлар. Шул сүзләрне әйткәч тә, ул кинәт урыныннан торды һәм кайтыйк дип ашыга башлады. Әле генә тып-тын утырган Мин Инның болай кузгалуы миңа бераз шикле кебек тоелды һәм мйн, берәр нәрсә белә алмаммы дип, аңардан: «Диңгез ярындагы сөйләшүдән соң Чжан беләи тагын бер сөйләштегезме?» дип сорадым. Мин Ин миңа озак кына карап торды. Аннары гаҗәеп матур итеп елмайды да чак кына оялган хәлдә: — Көн саен сөйләшәбез, — диде. — Ә Вася белән? — дип яңадан сорау бирдем. Бу сораудан соң Мин Ин аптырап калыр, ни әйтергә белмәс дип уйлаган идем. Ике ут белән уйнасаң, шулай була ул. Ләкин Мин Ин бу юлы да югалып калмады. — Вася белән дә көн саен сөйләшәбез, — диде шулай ук елмаеп.— Кызык ич. Мин Инны бары тик лекцияләрдә генә күргәнгә мин аның күңел кичерешләрен бик үк төшенеп бетми идем. Шулай да йөрәгем Мин Ин белән Вася арасында нидер булганлыгын сизә иде инде. Үпкәләшкәннәрме әллә? Яки берәрсенең күңеле суына башлаганмы? Мин Ин мине култыклап алды һәм без бер-беребезгә ава төшеп бакча буйлап киттек. Ләкин икебез ике нәрсә турында уйлый идек бугай. Кар һаман ява иде. Күбәләк-күбәләк кар бөртекләре җиргә теләр- теләмәс кенә төшәләр иде. XXVI Шуннан соң күп тә үтмәде, мин Вася Дубровинның бик күңелсез йөри башлавын күрдем. Көннән-көн аның чырае караңгылана бара иде. Хәзер ул күбрәк ялгыз була, үзенең яраткан старосталык эшен дә әүвәлгечә төгәллек белән алып бармый. Мөгаен, аракы да эчәдер, һәрхәлдә авызыннан аракы исе килә иде. з* 35 Мин, иске дуслыктай файдаланып, аңардан: «Ни булды?» дип сораштырып карадым. Ул миңа җавап бирмәде. Күз карашы шундый ачулы һәм нәфрәтле иде, мин бу карашта бары тик бер генә нәрсәне укый алдым: «Сезне, кызлар, барыгызны да бер чыбык белән куалаганнар. Бүген күңелегез берәүдә, иртәгә икенчедә». — Вася, син ялгышасың... — дидем мин, барысын да төшенеп. Дубровин, кулын селтәп, минем сүзем беткәнне дә көтмичә, борылып китеп барды. «Араларыца кара мәче кергән», дип уйладым мин һәм тизрәк Мин Инны күрергә булдым. Ләкин ул бер атна инде лекңнягә йөрми иде. Чжан Шуньны күреп, Мин Ин турында сорадым. — Авырый, — диде ул. Ләкин, минем чиксез гаҗәпләнүемә каршы, Чжан Шунь иң бәхетле кешесыман елмая иде. Мин аптырап калдым. Нәрсә бу? Әллә Мин Инның авыруы берәр хәйлә генәме? Әллә, ахыр килеп, Чжан Мин Инны үзенә карата алганмы? Вася шуңа кайгырып йөриме? Шул ук көнне кичен мин кызлар тулай торагына чаптым. Мин Ин кроватьта ята иде. Бераз саргая, ябыга төшкән, муенына ак марля ураган. Тумбочкасы өстендә төрле тәмле ашамлыклар, кәгазь чәчәкләр, урындыкта китапдәфтәрләр иде. Мин ишектән килеп керүгә Мии Инның күзләре яктырып китте. Ул үзенең авырып ятуыннан оялгансыман хәсрәтле генә елмайды да шатланып кычкырып җибәрде. Кроватьлар белән тулы зур бүлмәдә бүтән беркем дә юк иде. Л1ин өс киемемне салдым да Мин Ин янына килдем, маңгаеннан үбәргә теләдем. Ул кулын күтәрде. — Рәмзия, миндә ангина! Мин аның кулларыннан тоттым. Куллары бик кызу иде. — Мин берни белмәдем бит, Минаша. Белгән булсам... — Мин берәүгә дә әйтергә кушмадым. Минем моңа хәтерем калды. — Ник, әллә мин туйдырдыммы? — дип сорадым. — Минем ялгыз буласым килә, — диде Мин Ин бер дә рияланмыйча һәм башын стенага таба борды. Мин эндәшми утырдым. Ләкин күңелемдә аңа үпкә юк иде. Шулай туры итеп, икейөзлеләнмичә бары тик Мин Ин гына әйтә ала иде. Аннары мнн аның ни өчен ялгыз гына каласы килгәнлеген дә аңлый идем. Сөйгәнең белән бозылышканнан соң, беркемне дә күрәсе килми. Барлык кешеләр сиңа әшәке булып тоелалар. Миңа бу тойгы таныш иде. Минем үземнең дә моны кичергәнем бар иде. Ихтыярсыздан диңгездәге кыя башыннан Мин Инның баш түбән сикерүләре, мәхәббәт шатлыгыннан исереп йөрүләре, аннары яңгырлы- яшенле төндә юеш -урындыкка йөзтүбән капланып бер үзенең әрнеп елаулары күз алдыма килеп басты һәм йөрәгем өзелердәй булып әрнеп куйды. Бу минутта мин дустымның йөрәге никадәр газаплануын да, аңа никадәр авыр булуын да аңлый идем. Алай гына да түгел, Мин Ин миңа да рәнҗи кебек тоелды. Вася — минем ватандашым. Мин Ин: «Менә сезнең егетләрегез нинди бәгырьсез», дип әйтер төсле. Әйтсә, никадәр оят булачак! Юк, ул берни әйтмәде. Мин кәгазь чәчәкләргә карадым. Мондый чәчәкләрне Мәскәүдә сатмыйлар. Мөгаен, аларны Мин Ин үзе ясагандыр, я берәр кытай ясап биргәндер. «Туган илен сагынганда шуларга карап юана торгандыр, мескен», — дип уйладым мии һәм миңа ничектер ямансу булып китте. Мин Инны кызгандым. Аның авырганда хәлен сорар өчен янында әнисе дә, бер якын кардәше дә юк бит. Сәламәт чакта кешене бөтен нәрсә шатландыра, сәламәтлек булмагач, күзгә берни күренми. Күңелсез уйлар гына бәгырьне талый. — Рәмзия, нигә елыйсың? — дип сорады Мин Ин. Мин кулъяулыгым белән күзләремне сөртеп яшь аралаш елмаерга тырыштым. 36 ■— Син мине кызганасын,? Җавап урынына бары тик башымны гына идем һәм минем бу баш июем дустымны никадәр кимсетүен уема да китермәдем. — Мин сиңа бер әйткән идем инде... Әгәр мине яратсаң, син мине бервакытта да кызганма, Рәмзия,—диде ул. — Мин мескен булырга теләмим. Мескенлек түбәнлек ул. Мин Ин еш-еш сулыш ала башлады. Күкрәге бер югары күтәрелеп, бер түбән төшеп торды. Мин аны борчуым өчен гафу үтенергә тотындым һәм хәзер китәм дидем. — Китмә, —диде ул миңа бераз тынычлангач. — Сиңа бер-бер нәрсә кирәкмиме? Даруларың бармы? Ашарыңа кирәкмиме? Чәй кайнатмаскамы? — дидем мин. — Юк, кирәкми. Хәзер Чжан Шунь килә. Ул миңа барысын да эшли. Чәчәкләрне дә ул ясады. Ул төнге сәгать уникегә кадәр, кызлар куып җибәргәнче минем янымда утыра. Бу сүзләрне Мин Ин, зур итеп ачкан күзләрен каядыр түшәмдәге бер ноктага төбәп, әкрен генә әйтеп чыкты. Ләкин тавышында да, йөзендә дә сөйгән кешеңнең исемен телгә алганда ихтыярсыздан туа торган тере җылылыкны сизмәдем. Мин тагын аптырап калдым. — Вася мине аңламады, — дип дәвам итте Мин Ин шул гамьсез бер тавыш белән. — Ул миңа авыр сүз әйтте... Чжаннан көнләште... Бу кайчан да булса бер булырга тиешле табигый хәл иде. Мин әле болай да Васяның көнләшми түзә алуына гаҗәпләнеп йөри идем. Хәзер нәрсә була инде? Мин Васяның Алочкага булган мөнәсәбәтен исемә төшердем. Башта Алочканы чиксез яраткан Вася соңыннан аңа борылып та карамый торган булды. Күрәсең, ул үз сүзле егет... — Минаша, мин иртәгә үк Вася белән сөйләшәм, ул аңлар, — дидем мин үземнең беркатлылыгым белән. — Нигә сөйләшергә, — диде Мин Ин күзләрен һаман да түшәмнән алмыйча, — мәхәббәтне кеше аркылы сорап алмыйлар. Мин Ин бик озак хәрәкәтсез ятты. Аннары аның күзләреннән ике яшь бөртеге чыгып, әкрен генә түбән тәгәри башлады. — Ни булды? Зинһар сөйлә, Минаша. Мин барысын да белергә тиешмен,— дидем мин бераздан. Мин Ин хәсрәтле генә елмайды. Башын чайкады. — Син барысын да белә алмыйсың, Рәмзия. Диңгезнең бөтен суын кемнең чүмереп алып бетергәне бар?.. Мин сиңа ничек булганын сөйли алам, ләкин бу тышкы кабык кына булачак. Мии бит сиңа Васяның мине андамавын әйттем инде. Ул миңа Чжан Шунь белән бөтенләй сөйләшмә, диде. Мин аңа: «Сөйләшсәм, ни була? Йөрәкне икегә ярып булмый бит», дидем. Чжан Шунь — минем ватандашым, яшьлек дустым. Мин аңа күп мәртәбәләр, мине сөяргә хакың юк, чөнки мин башканы сөям, дидем. Ул миңа: «Син мине сөймәсәң, минем сине сөяргә хакым бар, нигә син минем хакыма каршы киләсең», дип әйтә. Аңардан иптәшләре дә көләләр. Мин аңардан көлүләрен теләмим. Ул начар егет түгел бит. Үз мәхәббәтен тапкач, ул бәхетле булачак. Шуларның барысын да Васяга сөйләп бирдем. Ул миңа син ике көймә койрыгын тотмакчы буласың, син мине чын күңелдән сөймисең, диде. Әгәр чынлап сөйсәң, бүген үк загска барыйк, диде. Мии каршы килдем. Безнең мәхәббәт иң зур сынауны — вакыт сынавын үтмәгән әле, дидем. Ул миңа ачуланды һәм... мине ташлап китте... Яңадан Мин Инның күзләреннән ике яшь бөртеге сытылып чыкты. — Мин аны чын күңелем белән яратам бит, Рәмзия, — диде ул яшьле күзләре белән түшәмгә карап. — Бу минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем... Хәтерлисеңме, мин сиңа үземнең «ут» билгесенә туры килгән елда тууым турында бер сөйләгән идем. Ул ут хәзер минем үземне пешерә. 37 Минем йөрәгем янып бетәр, ахрысы. Ләкин үкенмим. Янсын! Бәлки, Вася бер аңлар әле. Сөюе чын булса, аңлар. Мин иң авыр вакыт сынавына да түзә алам. Күпме кирәк булса, шул хәтле түзә алам! Мин Инның болан йөрәген тулысынча ачып озын итеп һичкайчан сөйләгәне юк пде. Бәлки, ул минем монда утыруымны да оныткандыр. Бәлки, ул үз-үзенә сөйли торгандыр боларны. Бик тирән кичерешләргә дучар булган кешеләр белән шундый хәлләр дә була диләр. Ул арада бер кочак тәмле әйберләр күтәреп, көләч Чжан Шунь килеп җитте. Тигез тешләрен күрсәтеп елмая-елмая, Мин Инның кровате янына килде. Температура кәгазенә күз салды. Аннары эчке кесәсеннән ниндидер бер әйбер чыгарды һәм кулын һавада бер болгап алуга ул әйбер аллы-гөлле бик матур җилпәзәгә әверелде. Мин Ин шатлыгыннан әкрен генә кычкырып җибәрде. Шуннан соң бәхетле Чжан Шунь Л\ин Инның халатын киеп, тумбочка өстендәге тәлинкәләрне күтәреп, чәйнекне алып, кухняга чыгып китте. — Аз гына сабыр итегез, хәзер табын була, — диде ул, елмаеп. Мин ихтыярсыздан Мин Инны күзәттем. Чжан Шунь килгәч, аның кәефе бераз яхшырыбрак китте. Күзләре яктырды, басынкылыгы бетте. Ә инде Чжан Шунь чәй алып килеп, аңа мендәргә сөялеп утырырга булышканда, аннары алдына сыйлар куйганда, Мии Ин бөтенләй җанланды. Без чәй эчтек, шуннан соң мин Мин Инның тизрәк сәламәтләнүен теләп китеп бардым. Ә үзем һаман Вася турында уйландым. Шундый зур мәхәббәтне аңламый ташлар микәнни ул? XXVII Мин Ин авызыннан мәхәббәтне вакыт белән сынарга кирәклеге турында ишеткәннән бирле мин гел шул турыда уйлап йөрим. Сынау... Моны без һәрвакыт диярлек каты, ләкин тиз арада була торган бернәрсә итеп күз алдыбызга китерәбез. Әмма ялгышабыз икән. Мин Ин белән тулай торакта сөйләшкәннән соң бер елдан артык вакыт үткән иде инде. Безгә инде диплом темаларыбызны әйттеләр. Без Мәскәүдә табарга мөмкин булган барлык материалларны тупларга керештек һәм аеруча бер түземсезлек белән диплом практикабыз турында хыяллана башладык. Практикаларын Бакуда үткәргән кешеләр Бакуга, Башкортстанда үткәргәннәр Башкортстанга, Татарстанда үткәргән кешеләр Татарстанга барырга телиләр иде. Мин Ин белән мин, безне яңа урынга җибәрсәләр шәбрәк булыр иде, дигән фикергә килдек һәм үзебезне Әлмәткә билгеләүләрен белгәч, бик шатландык. Без Мин Ин белән әүвәлгечә якын дуслар идек, әүвәлгечә буш вакытыбызны бергә үткәрә идек, бергә серләшә, бергә хыяллана идек. Ләкин бер нәрсә мине бик нык борчый — хәзер Мин Ин миңа үзенең эчке дөньясын әүвәлгечә сөйлисе килеп сөйләми пде. Әйтерсең, ул йөрәгенә йозак салган да анда бүтәннәрне кертү түгел, үзенә керергә дә рөхсәт итми. Кыскасы, Мин Ин үзенең йөрәк хисләре турында бөтенләй сөйләргә теләми башлады, әгәр мин шул турыда сүз ачсам, ул: '— Вакыт күрсәтер әле, — дип ике сүз белән генә җавап бирә иде. Ләкин шулкадәр вакыт үткәннән соң да аның яңадан вакытны телгә алуы миңа бик сәер тоела иде. Дөресен генә әйткәндә, вакыт сынавының бу кадәр озакка сузылуы мине куркыта башлады. Бу кадәр вакыт ничек түзмәк кирәк. Моның өчен нинди зур сабырлык һәм ихтыяр, нинди түземле йөрәк кирәк. Юк, мии үзем андый озак һәм газаплы сынауга түзә алмас идем, мөгаен, нәрсәдер эшләр идем. 38 Күңел газабын тышка чыгарырга яратмаган Мин Инның эчке тормышын күз алдына китерергә тырышканда мин ихтыярсыздан сискәнеп куя идем. Шундый минутлар була иде: минем белән бергә утырганда Мин Ип кинәт күңелсезләнеп китә, ^эчем поша, дип зарлана башлый иде. Мин аның күңеле бүтән җирдә булуын, минем янымда бары тик әдәп саклап кына утыруын күрә идем һәм дуслык хакына аның болай газаплануын теләмәгәнгә хәйләләп: — Минаша, син миңа ачуланма, минем үземнең дә барасы җирем бар, — дип урынымнан тора идем һәм аның күзләрендә борчылудан бигрәк шатлык нуры күреп аптырый идем. Шулай да мин аның бер үземне калдырып очына-очына каядыр китеп баруына чынлап үпкәләми идем. Аның хәлендә булсам, бәлки, мин үзем дә шулай эшләр идем. Ике кыз арасындагы дуслык никадәр зур, нык булмасын, мәгълүм бер вакытта ул мәхәббәт дип атала торган тагын да зуррак дуслык алдында артка чигенә. Тик Мин Инның миңа ышанмавы, миннән сер саклавы гына мине җәберли иде. Мин Бакуны, Мин Инның, төнлә мине йокымнан уятып, Васяны сөюе турында сөйләгәннәрен исемә төшерәм. Ул чакта Мин Ин миннән берни дә яшерми иде. Ә хәзер алай түгел. Ихтимал, мин үзем гаеплемеилер, ап-ачык нәрсәне аңламый, белми, күрми торганмындыр, ихтимал, бүтәннәрнең мәхәббәтен аңлар өчен башта үзеңә шашып сөяргә кирәктер. Белмим. XXVIII Менә без Мәскәү — Уфа поездына утырып Әлмәткә барабыз. Мин Ин үзе миңа: «Без бер купега утырыйк», — диде. Мин, билгеле, каршы килмәдем. Вася белән сөйләшеп, икебезгә янәшә урын алдым. Калган ике урынга Вася белән Валя утырдылар. Бу юлы безнең белән шаян Алочка юк иде. Ул ничектер бер дә көтмәгәндә безнең курстагы бер егеткә кияүгә чыкты, һәм алар Алочканың туган якларына — Краснодарга практикага киттеләр. Практикалары беткәч, Алочканың әтиәниләрендә кунакта булырга тиешләр иде. Алочкадан башка безнең компаниянең кайсыдыр бер ягы китек кебек иде. Дөрес, уен-көлкегә, ж.ыр-биюгә без барыбыз да һәвәс, тумас борын үлгән җаннар түгел, шулай да Алочка бар чактагы самимилек, җиңеллек, шаянлык һәм күңеллелек, балалык җитенкерәми иде. Хәер, шушындый нәрсәнең булмавы Алочка юклыктан гына да түгелдер. Мөгаен, бу вакыт эчендә без үзебез дә үскәнбездер, күзгә күренми үзгәргәнбездер. Ни әйтсәң дә, хәзер без алсу томанда йөзүче, киләчәкне ачык төсмерләп җиткермәүче икенче-өченче курс студентлары түгел бит инде, без «бер атнадан» инженер буласы кешеләр. «Алочка юк, ансыз күңелсез» дип сөйли башлауга, Мин Ин мине гаҗәпләндереп: — Бер дә алай түгел инде! — диде һәм мин аның Алочканың монда булмавына шатланганлыгын сизеп алдым. Ләкин, юри белмәмешкә салынып, һаман Алочка турында сөйли бирдем. Вася белән Валя да минем фикергә кушылдылар. Мин Инның күзләрендә яшен уты кебек бер нәрсә чагылып китте, салкын маска кигән йөзендә борчылуының шәүләсе сизелеп, аның йөрәк серен ачып ташлый язды. Бу юлы безнең арада «салкын фәрештә» Лена да юк иде. Ул, үтә зур тырышлык күрсәтеп, диплом практикасына үзен яңадан Бакуга жи- бәрттерүгә иреште. Яман телләр, Лена тагын теге тресттагы таныш инженерыннан «идея» алырга бара, дип сөйлиләр иде. Бәлки, дөрестер дә, ут сыз төтен чыкмый бит. 39 Әмма безнең беребез дә Ленаның булмавына кайгырмады. Без хәтта аны телгә дә алмадык. Лена бар вакытта Мин Ин Валяга бер дә көнләшеп карамый иде. Хәзер мин аңарда гаҗәп нәрсә сизә башладым. Ул Валяга ничектер бөтенләй икенче күз белән карый иде. Валя хәзер тагы да чибәрләнә төшкән иде һәм Вася алдында бераз чытлыклана да иде. Вася да аңа бик игътибарлы иде. Берничә сәгать барганнан соң, Мин Ин купедан чыгып китеп, коридор тәрәзәсеннән карап бара башлады. — Мииаша, ни булды сиңа? — дип сорадым мин. — Эчем поша, — диде ул һәм тагын бер тапкыр күзенең чите белән генә Валяга карап алды. Мин Валя турында Мин Иннан күбрәк белә идем. Чытлыкланырга яратса да, күңелендә бозык уй юклыгын, аның үзенең сөйгән егете барлыгын аңлатырга тырыштым. Ләкин Мин Ин мине бик таркау тыңлады, Валя Васяның шаяртып әйткән сүзләреннән башын артка ташлап кычкырып көлгәндә, сискәнеп- сискәнеп китеп, иреннәрен тешләп торды. Вагон тәрәзәсе кап-кара иде. Тышта буран котыра, болытлар арасында тонык кына булып ай йөзә. Мин Иниың йөзе дә шул тонык ай төсле моңсу һәм хәсрәтле иде. Кинәт ул кытайча нәрсәдер җырлый башлады. Сүзләрен аңламадым, ләкин көе шундый таныш, шундый моңлы, йөрәгем өзелеп китәрдәй булды. «Әллә ул шулай Чжанны сагынамы икән? Практикалары бергә^туры килмәгәнгә, алар бик кайгырганнар иде бит», дип уйлап алдым мин. XXIX Без Әлмәткә килеп төшкәндә, чатнама суык кыш иде. Шаулы Мәс- кәүдән соң, ул чакта әле яңа төзелә генә башлаган Әлмәт безгә, билгеле, бик кечкенә, ташландык бер шәһәрчек, дөресрәге, зур авыл булып кына күренде. Бүтән җирләрдә күргән нефть шәһәрләре белән чагыштырганда да Әлмәт әле бик өтек иде. Ләкин безнең моңа күңелләребез төшмәде, чөнки без Әлмәтнең матур киләчәген бик яхшы белә идек. Аннары безне аеруча кызыксындырган нәрсә җир өстендә түгел, җир астында ята иде бит. Бакуда безне иң гаҗәпләндергәне вышкаларның күплеге иде. Биредә вышкалар сирәгрәк күренә. Үзләре Бакудагы вышкалар кебек биек тә түгел, шактый тәбәнәк. Бик күп урыннарда факеллар яна. Бакуда мондый факеллар әллә нидә бер генә очрый иде. Безне яшь белгечләрнең бик җайлы тулай торагына урнаштырдылар. Дөрес, Бакудагы кебек безгә аерым бүлмә хәзерләмәгәннәр иде, ләкин анысы әллә ни мөһим дә түгел иде. Мин урнашкан кечкенә генә бүлмәдә ике татар кызы тора иде. Берсе Саратов институтында укучы безнең кебек студентка-дипломница Әминә, икенчесе Казан медицина институтын әле быел гына тәмамлап Әлмәткә эшкә җибәрелгән яшь врач Халидә иде. Мин алар беләгибик тиз дуслаштым. Бигрәк тә Әминә миңа ошады. Озын буйлы, моңсу кара күзле, кара толымлы бу кыз беренче күрүдә үк мине үзенең акыллы, киң күңелле һәм шагыйранә җанлы булуы белән җәлеп итте. Мин аның әдәбиятны бик яратуын белдем. Ул татар язучы- ларының бик күп әсәрләрен укыган иде. Миңа аның алдында хәтта кызарырга да туры килде. Чөнки соңгы ике ел эчендә мин татарча бик аз китаплар укыган идем. Мин аларга Мин Ин турында сөйләп бирдем. Аннары аны яныбызга .алып килеп таныштырдым. Дүртәүләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Ан 40 нары кызлар җырларга тотындылар. Мин Ин кулын яңагына куеп сүзсез генә тыңлап утырды. Соңыннан, Мин 11н киткәч, Әминә миңа карап: — Дустың нигә кайгылы? Без җырлаганда, ҮЛ гел моңаеп утырды, — диде. — Туган илен сагына торгандыр, — дигән булдым мин. Аннары Әминә сәгатенә карап алды да мине кинога чакыра башлады. Мин юл килеп бик йончыган идем, шулай да яңа дусларым алдында үземне җебегән итеп күрсәтәсем килмәгәнгә, барырга риза булдым. Ниндидер иске бер картина карадык. Залда халык шул хәтле күп, Һава шул хәтле бөркү иде, мин көч-хәл белән генә азаккача түздем. Аның каравы саф һавага чыккач, рәхәтләнеп сулап җибәрдем. Безнең торагыбыз клубтан шактый ерак иде. Халидә: «Туңам», дип шундук йөгереп китеп барды. Без Әминә белән, култыклашып, ашыкмый гына кайтырга булдык. — II. бу Халидәне әйтәм. Кайчан гына булмасын, өйгә кайтырга ашыга. Әйтерсең, анда аны көтеп утыралар, — диде Әминә һәм йолдызлар белән тулган күккә карап: — Бу якта төйнәр бик матур була бит, Рәмзия, һич урамнан керәсе килми, — дип куйды. — Йолдызларга игътибар ит әле. Рәмзия. Әнә күрәсеңме, аларны учлап-учлап сипкәннәр кебек. Өсле-аслы килеп беткәннәр, һәркайсының үз нуры бар, һәркайсы үзенчә җемелди. Син аларның төсләрен аера аласыңмы? Алар бит бар да зәңгәр түгел. Зәңгәрсулары да, яшькелтләре дә, аклары да, саргылтлары jxa, хәтта алсулары да бар. Ләкин минем уемны икенче бер күренеш җәлеп иткән иде инде, шуңа күрә Әминәнең йолдызларына артык карый алмадым. Көндез ничектер бик гади һәм хәтта мескен булып күренгән Әлмәт төнлә бихисап утлар яктысында бөтенләй башка бер төс • алган иде. Әйтерсең, биредә җир асты патшалыгының ишекләре ачылган да аннан бөркелепбөркелеп ак бу бәреп тора. Әллә нинди хыялый күренеш хасил итеп әйләнәтирәдә исәпсез-хисапсыз факеллар яналар. Шул факеллар яктысында, еракта, һавага ашкан кара кучкыл төтен баганасы күренә. Тагын бер минут үтмәс, коточкыч шартлаудан бөтен җир зир-зә- бәр килер дә, һавага кайнар лавалы вулкан атылыр кебек. Мин җир асты дөньясының кодрәте турында уйлап, шушы күренешнең дәһшәте һәм матурлыгы алдында таң калып эндәшми бара башладым. Кеше бу коточкыч көчне дә үзенә буйсындырып, аны кулга ияләштерергә тиеш бит. — Яратам шул факелларның төнне яктыртып януларын, — диде Әминә минем уйларымны белмичә. — Алар ниндидер серле бер дөнья тудыралар. Син әллә найлардагы күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җирләрдә йөргәндәй буласың. Чын менә, Рәмзия. Кайчак шулай төнлә урамнар буйлап кайтканда мин үземне ерак һиндстанда яки Африкада кебек хис итә.м. Әллә нәрсәләр уйланып бетәм. Әгәр мии язучы булсам, бу факелларны мактап шигырьләр язар идем. Мин, күзләремне зур итеп ачкан килеш, эндәшми барам. Мин күзләремдә әлеге факелларның шәүләсе чагылуын сизәм. Аннары әкрен генә елмаям. — Әминә, син миңа кара әле. Яныңда нинди мәкерле кыз барганын сизәсеңме? — дим. — Әбәү, ни сөйлисең, Рәмзия? Мин аның гаҗәпләнүенә җавап бирмичә: — Бу факеллар янында мии бик кечкенәме? — дип сорыйм. Ул тагын да гаҗәпләнә төшеп: — Нәрсә сөйлисең син?! — дип кычкыра. _ Юк, син әйт, Әминә, җир асты патшалыгыннан ургылып чыккан шушы чиксез көч каршында мин бик көчсезме? 41 — Әллә тагын. Мин синең сүзләреңне төшенмим. — Минем диплом эшем шушы факелларны сүндерү турында бит. Әминә, — дим мии, аның кулын кысып. — Күрәсеңме, әнә кара багана булып газ яна? Миллионнар яна бит, Әминә. Җир үзенең хәзинәсен миллиард еллар буена кеше өчен саклап тоткан, ә без аны өскә чыгарып җилгә очырабыз. — Алай булгач, нигә чарасын күрмиләр? — дип сорады Әминә. Мин аңа промыслоларның герметик булмавы, газны җыяр өчен махсус урыннар хәзерләнмәгәнлеге, компрессор станцияләре җитешмәве, газ агыза торган җир асты магистральләренең төзелеп бетмәве турында сөйлим. Ул мине бирелеп тыңлый, ләкин миллионнар януына ышанып җитми. — Арттырасың, Рәмзия,—ди. — Юк, Әминә, бер дә арттырмыйм. Менә син бер генә минутка республикабызның барлык авыл-шәһәрләрен күз алдыңа китер. Бу кышкы салкын кичләрдә һәрбер морҗадан төтен чыга. Күпме утын, күпме күмер яна! Зур-зур заводларның, ТЭЦларның морҗаларыннан шәһәрләр өстеиә тонналап корым ява. Шул ук вакытта безнең республикабыз искиткеч арзан, төтенсез, корымсыз ягулыкка бай. Татарстан газы Татарстанның үз авылларын һәм шәһәрләрен җылытуга, яктыртуга гына түгел, башка өлкәләргә дә җитәчәк бит. Хәзер инде Әминә игътибар белән тыңлый. Аңа, врач буласы кешегә, болар яңа нәрсә. Мии аңа әлеге газдан ясарга мөмкин булган бүтән бик күп нәрсәләр турында сөйлим. Аннары ул көрсенеп куя. — Ә мин, юләр, факелларның тышкы матурлыгына гына сокланып йөрим, — ди ул. Бу факеллар мине шулкадәр дулкынландыралар иде, мин өйгә кайтып керү белән үк дәфтәрләремне актара башладым. Чынын гына әйткәндә, мин үземнең диплом эшемнең халык хуҗалыгы өчен никадәр кирәкле һәм әһәмиятле булуын моңарчы бөтен тирәнлеге белән аңлап җиткермәгәнмен икән әле. Бакуда ул факеллар булмагач, Әлмәттә дә алар бик аздыр дип уйлаган идем. Хәтта диплом эшемнең ул темага булуына үкенгән идем. Ялгышканмын икән. Шунысы тагын бик кызык, факеллар минем төшемә дә керделәр. Төшемдә алар тагын да күбрәк иде. Алар һәммә җирдә яналар. Мии кулларымны бутыйбутый ачуланам, кемнәр беләндер бәхәсләшәм, имеш. Бу кадәр байлыкны җилгә очыру җинаять, дигән булам, имеш. Мине бик күп кешеләр сарып ала. Халык шаулый. Алай булгач, нигә ул факелларны тизрәк сүндермисез? Кем гаепле? — дип кычкыралар. Мин, гомуми шау-шуны җиңәргә тырышып: — Кайгырмагыз, без ул факелларны тиздән сүндерербез! — дип кычкырам, имеш. Иртән конторадагы эшләрне тәмамлаганнан соң, мин, чаңгы киеп, буровойга киттем, һава болай да салкын иде. Кырга чыгып, тауга күтәрелә башлагач, суык тагы да зәһәрләнде. Ачы җил күздән яшь чыгара иде. Мин бик каты туңдым, һәм ни әйтерсез? Хәзер минем бөтен теләгем факел янына тизрәк барып җитеп, җылыну гына иде. Шуннан башка мин берни турында да уйламый идем. Ә кайткан чакта тагын да суыграк булды. Мин битләремне өшеттем. Соңыннан битләрем бер ай буена каралып йөрде. Факеллар белән беренче очрашуым менә шулай бетте. XXX Кеше үзенең бәхетен хезмәт чишмәсеннән таба, диләр. Бу бик дөрес сүз. Ләкин бәхет, минем карашымча, бик зур нәрсә ул, аны теләсә нинди чишмәдән генә табып та булмый, дип уйлыйм. Минемчә, зур бәхет- 42 не, — ә совет кешеләре кечкенә бәхеткә риза түгел, анысы һәркемгә билгеле, зур бәхетне бары тик җаның-тәиең белән яраткан, сиңа һава кебек кирәк булган, бөтен тирәнлеген һәм матурлыгын белгән, аңлаган хезмәт чишмәсеннән генә табарга мөмкин. Монысы инде турыдан-туры кешенең профессия сайлый белүенә бәйләнгән. Мин үземнең ничек итеп укырга керүем, күңел шөбһәләрем, йокысыз үткәргән төннәрем, үкенүләрем турында язган идем инде. Бакудагы практикадан кайткач, минем күңелем тынычланган иде һәм мин үз профессиямне беләм, яратам дип уйлый башлаган идем. Ләкин асылда мин үз профессиямнең — ул газовик дип атала — зурлыгын, матурлыгын, тирәнлеген бары тик Әлмәткә килеп диплом эшемә керешкәч кенә күрдем. Диплом эше мине шулкадәр мавыктырды, мин аннан башка бернәрсә турында да рәтләп уйлый алмый башладым. Ятсам-торсам уемда шул факеллар, әрәмгә яна торган шул газ булды. Факелларны сүндерү, газны махсус газ саклагычларга җыю минем хыялым булып әверелде. Инженерлар, мастерлар, бораулаучылар миңа һәрьяклап ярдәм иттеләр, үзләренең бик кыйммәтле практик киңәшләрен бирделәр. Бу хәл мине тагы да канатландырды. Биредә мин яңа Мозаффар осталарны таптым. Эш белән мавыгу сәбәпле мин иптәшләремне дә сирәк күрә башладым. Без төрлебез төрле урыннарда эшли идек, диплом темаларыбыз да төрле иде безнең. Ләкин уртак эшләребез дә аз түгел иде. Шуңа күрә очрашырга туры килгән чакларда без беренче сүзне шуннан башлый идек. Бүген бер дә көтмәгәндә ашханәдә Мин Инны очраттым. Аның болан да кара тут йөзе җилдә, кояшта тагын да карала төшкән иде һәм шушы көн ашаган киң йөзендә бадам чикләвегедәй күзләре юып алгандай булып гаҗәп матур балкыйлар иде. Без кочаклаштык һәм почмактагы буш өстәл янына барып, аш китергәнне көтеп, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә чүкердәшергә тотындык. Мин аңардан: «Эшләрең ничек бара?» дип сорадым. Ул миннән сорады. Җавапларыбыз да бер төрлерәк булды. — Мин муеннан эшкә чумдым, Рәмзия, — диде Мин Ии көр, канәгать тавыш белән. — Рәхмәт, хәзер бернәрсә турында да уйламыйм. — Хәтта Вася белән Чжан турында дамы? — дидем мин хәйләкәр генә елмаеп һәм дустымның бит урталары кызарып китүен күрдем. — Вася турында уйлыйм, — диде Мин Ин, җитди итеп. — Чжан биредә "булмагангамы? — дип яңадан шул ук шаян һәм чәнечкеле тавыш белән сорадым мин. Минем Мин Инны сөйләтәсем килә иде. Аннары кызларга хас булган кызыксынучанлык та миңа тынгылык бирми иде. Мин Инның кыйгач кашлары башта җыерылды, аннары ул кинәт елмаеп куйды. Мондый чакта ул уйный белә иде һәм шуңа күрә аның чын фикерен тотып алу бик кыен була иде. — Мин аңардан атна саен хат алам, — диде ул. — Гел мәхәббәт турында яза. Ләкин мин аңа кияүгә чыкмыйм. — Димәк, син Васяны яратасың. Нигә килешмисез соң? Мәхәббәт үпкәсез булмас, диләр бездә. Килештеримме? — Кирәкми, — диде Мин Ин, башын аска иеп. — Әгәр ул мине аңласа, без үзебез дә килешербез. Аңламаса... — Мин Ии читкә борылды, күзләренә мөлдерәп яшь тулган иде. Ул арада безгә аш китерделәр һәм без икебез дә тәлиикәләребездәп башны күтәрмичә ашарга керештек. Ләкин Мин Ин бик аз ашады. — Бүген’ нигәдер бик тәмсез итеп пешергәннәр. Башка вакытта телемне йотардай булып ашый идем, — диде ул. Без киенеп урамга чыктык. Кояшлы салкын көн. Аяк астында кар шыгырдый. Багана башларындагы репродукторлардан бөтен урамга музыка яңгырый. • 43 — Тыңлыйк әле әзрәк, — диде Мин Ин һәм баганага барып сөялде. Мин дә аның янында туктадым. Җиһановның татар җырлары темасына язылган сюитасын тапшыралар иде. Мин үзем Җиһанов музыкасына баш иючеләрдән булмасам да, аның бик күп әсәрләрен яратам, ә бу сюитасын тыңлап туя алмыйм. Монда халык күңеле, халык моңы яңгырый һәм ул моң күңелнең иң нечкә хисләрен кузгатып җибәрә. Мин Ин бик әсәрләнгән иде, аның йөзендә моңарчы мин һичкайчан күрмәгән сагыш һәм гамь ярылып ята иде. Мин аны култыклап алдым. Урам буйлап киттек. Конторага кереп, эшебез өчен кирәкле документларны карыйсыбыз бар иде. Бүген көннең калган яртысын шуңа багышларга булдык. Кичен мин Әминә Һәм Халидә белән кайтып киңәштем дә Мин Инны үзебезгә кунакка алып кердем. Сыебыз әллә ни юк иде. Халидәгә Казаннан әнисе чәкчәк җибәргән. Кибет ашлары янына шул чәкчәкне куйгач, өстәл өсте ямьләнеп китте. Чәкчәк Мин Инга бик ошады, ул аны яратып, мактый-мактый ашады. — Алдай хәзерләнгән булсак, пәрәмәч белән бәлеш тә пешергән булыр идек, — диде Халидә. Ул үзенең аш-су белән шөгыльләнергә яратуын сөйләп китте. — Сезнең яраткан ашыгыз нәрсә? — дип Мин Ин- нан сорады. — Баоңзы, — диде Мин Ин елмаеп һәм аны ничек итеп пешерүләрен дә сөйләп бирде. Стенада Әминәнең кровате турысында кызыл бантлы гитара эленеп тора иде. Мин Ин шул гитарага күз сала башлагач, Әминә аны алып Мин Инга бирде. — Мин уйный белмим, — диде Мин Ин кулларын хәрәкәтләндереп һәм Әминәнең үзеннән уйнавын үтенде. Әминә кроватена җайлап утырды да озын нәфис бармаклары белән кылларны чиртә башлады һәм күкрәктән чыга торган моңлы, йомшак тавыш белән җырлап та җибәрде: Нигә, нигә синец таян күзләр Күзләремә болан багалар... Мин сиздерми генә дустымны күзәтүемдә булдым. Мин Инның кәефе күтәренке иде. Ул бик еш елмая башлады һәм үзе дә җырларга итте. Җырның тәрҗемәсен сорады. Җырдан соң кызлар Мин Иннан Кытай турында, андагы гореф-гадәтләр, туйлар турында берәм-берәм сораштыра башладылар. Аннары безнең халыкның гореф-гадәтләре, туйлары турында сөйләп киттеләр. Бераздан тагын җырлый башладык. Русча җырларга Мин Ин да кушылды. Биеп тә алдык. Сәгать уннарда, җыр тавышын ишетеп, безнең бүлмәгә Вася Дубровин килеп керде. Ул әле яңа гына кайдадыр салкыннан кайткан булса кирәк, яңаклары кызарып тора, куллары күшеккән — ул бияләй киюне •белми иде. Кояш болыт астыннан чыгуга тирә-як ничек кинәт яктырып китсә, Вася килеп керүгә Мин Инның да йөзе шулай яктырып китте. Шул арада ук ул Васяга күз кысарга, назланып елмаерга, хәтта үпкә белдерергә дә өлгерде. Ләкин ул да булмады, безнең бүлмәнең ишеген яңадан шакыдылар. Бу юлы ишектә зифа буйлы, коңгырт чәчен тузгыта төшкән Валя күренде. — Болар кая китеп югалдылар дисәм, монда җыелганнар икән,— .диде ул бик матур елмаеп һәм Әминәнең ак мендәре өстендә яткан гитараны күреп: — Ах, гитара да бар! Кайсыгыз уйный? — диде. 44 Мин дустыма борылып караганда аның йөзендәге баягы нур сүнгән иде инде. Ул тиз генә урыныннан торды да безгә рәхмәт әйтеп, чыгып китте. Без уңайсызланып калдык. Әминә хәтта: — Әллә Мин Инның хәтерен калдырдыкмы? — дип тә сорады. Мин Ип артыннан Вася да чыкты. Безнең әле генә шундый күңелле булып гөрләгән бүлмәбез кинәт тынып калды. Валя шул тынлыкта гитара кылларын чиртә башлады. Әминә белән Халидә миңа карыйлар. Мин аларның күзләрендә сорау һәм бу чакырылмый килеп кереп бөтен мәҗлесне тараткан матур кызга ачу күрәм. Алар нәрсәдер сизенәләр, мин дәшмим. — Нинди гүзәллеге белән бу Минаша Васяиың башын әйләндерде икән. — диде Валя гитара кылларын чиртә-чиртә.— Күләгә кебек тагылып йөри шуңа. — Мәхәббәт өчен гүзәллек кенә кирәкми, — диде моңарчы эндәшми утырган Әминә. — Ах, куегыз әле, җаным,—диде аңа каршы Валя. — Мип егетләрне беләм. Аларга безнең матурлык кирәк. Башкасы бар да югары материя, иллюзия. — Валя кылларны ешрак чиртә башлады, аннары күзләрен йомды. Без, өч кыз, аңа гаҗәпләнеп карап утырдык. — Беләсезме, кызлар, — диде ул, күзләрен яңадан ачып, — хәзер мин нәрсә турында уйлыйм? Шушы минутта мин еракка-еракка, Сахалинга, Куриль атауларына очып барам, имеш. Кинәт самолетның моторы эшләүдән туктый. Юлчылар арасында аптыраш, буталыш, елаш. Ә мин тыныч кына утырам. Миңа барыбер. Мине бернәрсә дә куркытмый. Аннары парашют белән сикерәм, имеш, ниндидер кара урман эченә килеп төшәм. Тирә-ягымда юлбарыслар үкерә. Агачлар шаулый. Мин ниндидер бер аучы куышына килеп керәм. Юлбарыс минем артымнан килә. Мин ишекне бикләгәч, ул ишек төбенә аркылы сузылып ята. Ул мине ашарга тиеш... — Кит инде, котны алып әллә нәрсәләр сөйләмә, Валя! Я төшкә керер тагы, — диде Халидә. Валя тагын күзләрен йома һәм әкрен генә гитара кылларын чиртә. — Күңелем каядыр ашкына минем, кызлар,— диде ул бераздан, авыр көрсенеп. — Күңелсез миңа монда! Вышкаларын да, факелларын да — берсен дә күрәсем килми... XXXI Мин Валентинаның романтик бер кыз икәнен, маҗаралар яратуын белә идем, ләкин аның бу кадәр буш хыял иясе икәнен уема китерми идем. Унынчы класста яки беренче курста укыганда берәр кыз шуңа охшаш йөгәнсез эүзләрне сөйләсә, без аңардан, китап укып башы әйләнгән, дип бер көләр идек тә шуның белән эш бетәр иде. Инде диплом эшен язучы, берничә айдан инженер буласы бер кызның шулай җирдән, тормыштан аерылуы башка сыймаслык иде. Ул арада салкын кыш үзенең юлдан адаштырырлык бураннары, вышкаларны аяктан егарлык көчле җилләре белән әкрен генә үтә торды. Бик туңган чакларыбызда факеллар янында җылынабыз, күзәтүләре- безне, хатларыбызны да шунда ук язабыз. Ә факеллар, миннән көлгән кебек, «менә безне сүндереп кара, аннары чыпчык шикелле катып үләрсең!» диләр иде кебек. Никадәр ешрак туңсам, шулкадәр ешрак әзербәйҗанны, диңгезне исемә төшерәхм һәм миңа ямансу да, күңелле дә булып китә. Юк, мин инде хәзер Бакудагы тәҗрибәсез бер кыз түгел, мин инде бик күп үстем. Мин инде үземнең зур тормыштагы урынымны беләм, шуңа ышанып барам. Хәер, 6v күңел күтәренкелеге минем бер үземә генә хас тойгы түгел иде. Валядан кала, безнең барыбыз да шулай канатланып йөри идек. 45 Бигрәк тә Мин Ин мине куандыра иде. Теге вакытта, безнең күңелле мәҗлестән күңелсезләнеп чыгып киткәннән соң, Мин Ин үпкәләр дип бик курыккан идем. Ләкин икенче көнне үк Мин Инны ачык чырайлы килеш күргәч, борчылуым юкка чыкты. Ә соңгы көннәрдә Мин Ин тагын да очыныбрак йөри башлады. Ул Вася турында бик күп сөйләде. Мин аларның килешүен тизләтергә булдым. Моңа җай да туры килде. Шимбә көн кич клубка барып керсәм, Вася Дубровин караңгы чырай белән фойеда бер үзе йөренеп тора иде. — Ник болай күңелсез? — дип сорадым мин. Ул, сорап торасың тагы, дигән шикелле кулын гына селтәде. — Дөньяның яме калмады, — диде ул, аска караган килеш. — Йөрим менә үз-үземие кая куярга белмичә. Диплом эшем күптән инде әзер. Ә күңел һаман нәрсәдер даулый, канәгать түгел. — Эшеңнәнме? — Юк, эшемнән түгел. Үз-үземиәи. — Утырыйк, — дидем мин һәм без буш диванга барып утырдык. Каршы як стенада, рам эчендә, Айвазовскийның диңгез картинасы куелган. Без икебез дә шул давыллы диңгезгә карап тын калдык. — Вася, — дидем мин бераздан, — син бик зур юләрлек эшлисең. Син Мин Инның алдыңа килеп тезләнүен көтәсең, бугай. Ләкин ул андый кыз түгел. Синең каршыңда аның тамчы кадәр дә гаебе юк, ә син аның алдында бик зур гаепле. — Беләм, — диде Вася, минем болай сүз башлавыма аз гына да гаҗәпләнмичә. — Мин инде ничә тапкыр аның алдына гафу үтенергә дип бардым. Ләкин ул минем белән сөйләшергә теләми. Д1енә сездән чыгып киткәч тә сөйләшмәкче булган идем, сөйләшмәде, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Ул мине яратмый, бугай, хәзер. Ә мин аңардан башка тора алмыйм. Мин аны төшемдә күреп елап уянам. Ышанмыйсыңмы? Бу иске заман сүзләре дисеңме? Юк, Рәмзия, дөрес ул, бөртек тә алдамыйм... Беләм, — Вася тирән итеп сулыш алды да туктап калды. Аның муен төене селкенгәләп-селкенгәләп куя, бик нык дулкынлана иде, күрәсең. — Беләм, — диде ул яңадан, — мин үзем гаепле. Мин аны бик көнләштем, аның хисләре белән исәпләшмәдем, аңа ышанып бетмәдем. Мин ул чакта эгоизмның мәхәббәтне үтерүен аңламый идем... Әгәр Мин Ин риза булса, мин аның белән дөнья кырыена да барыр идем. Ләкин ул миңа карамый. Мин моңа хәзер ышанам инде. — Юк, Вася, син ялгышасың, — дидем мин. — Тыңла әле мине. Минем боларны сиңа сөйләргә хакым да юк-югын, ләкин мин синең сөюеңнең хак булуына ышанам. Шуңа күрә сөйлим. Мин аңа Бузовнадагы хәлләрне, Мин Инның кичерешләрен, Мәскәүдәге тулай торакта Мин Инның миңа нәрсәләр әйтүен, — барысын да, барысын да сөйләп бирдем. Вася мине тын да алмыйча тыңлап торды. Мин аның күзләрендә өмет чаткысы кабынып, көчәйгәннәнкөчәя баруын күрдем. — Мондый мәхәббәт бер генә була ул, бер генә кыйблага карый. Вася,— дидем.—Чжан Шунь Мин Инның яшьлек дусты, ватандашы. Ул аны хөрмәт итә, ләкин Минашаның күңеле синдә. Вася- урыныннан сикереп торды. — Рәмзия! — диде ул бик нык сөенеп. — Мин хәзер үк аның янына чабам. Алдына тезләнәм. Гафу үтенәм. Рәхмәт сиңа. Син минем бәхетемне ачтың! — Юк, Вася, хәзер син аның янына барма, — дидем мин уйланып.— Иртәгә мин аны чаңгыда йөрергә алып чыгам. Син дә безнең белән әйдә. Ризамы? — Мин барысына да риза, Рәмзия. — Алайса сөйләштек. Иртәгә сәгать унда. Мин Инны мин кичтән үк күреп куйдым. Вася турында бер сүз әйтмичә, аны чаңгыда йөрергә чакырдым. Минаша моңа бик шатланды. 46 Икенче көнне иртән үк җылытып җибәрде. Башта һава бераз болытлырак иде, аннары аязып китте. Тулай торак помчагыннан үткәндә безгә чаңгыларын күтәргән Вася очрады. — Кызлар, мине дә үзегез белән алып барасызмы? — диде ул. Мин Минашага карадым. — Ипчек, алып барабызмы егетне? Сакчы кирәк булыр бит безгә,— дидем мин елмаеп. Мин Ин да елмайды. — Әйдә булмаса, алып барыйк. Безнең белән күңелсез булса, кайтып китәр, — диде. Без өчәүләп биек тау башына мендек һәм кояш яктысында ап-ак юрган ябынып яткан үзәннәргә, кырларга, тау тезмәләренә, ерактагы вышкаларга шактый озак сокланып карап тордык. Аннары мин дустымның җиңенә кагылып: — Мин Ин, киттекме? — дидем һәм тау астына кулым белән күрсәттем. — Әйдә! — диде Мин Ин шат бер тавыш белән һәм беренче булып түбәнгә очып та китте. Вася мина карады. — Юк, Вася, Мин Ин сине көтә. Бар син аның янына. Бер минут чамасы Вася миңа күзләрен зур ачып карап торды. Аннары ак тешләрен күрсәтеп елмайды да Мин Ин шуып киткән якка тиз генә борылып карады. Мин Ин кечерәйгәннән-кечерәя бара иде. Вася ике кулы белән бүреген басты да, миңа баш кагып, Мин Ин эзеннән түбән таба очты. Тау башында мин бер үзем калдым. XXXII Дипломны яклаган көнне мин Әлмәт нефть промыслоларындагы факелларны сүндерү, андагы газны әрәм-шәрәм итүдән саклап, халык хуҗалыгында ничек итеп яхшырак файдалану турында бик тырышып сөйләдем. Имтихан алучы дәүләт комиссиясе минем эшемә югары бәя бирде, аның практик әһәмияте бар дип тапты. Дипломымны яклаганнан соң өстемнән тау төшкәндәй булды. Ләкин әгәр мин бу вакытта бер зур эштән котылу хисен генә кичерсәм, бик ярлы күңелле бер кыз булыр идем. Мин үземдә зур канәгатьләнү хисе тойдым. Үз гомеремдә беренче тапкыр халыкка файдасы тиярдәй эш эшли алуымнан туган канәгатьләнү тойгысы иде бу. Дөрес, бу әле нәни бер эш. Бу әле туфракка төшкән бер бөртек кенә. Ләкин җәй җиткәч, бу бер бөртектән ун, унбиш бөртек туасын кем инкарь итәр?! Мин Ин да дипломын отличнога яклады. Күп тә үтмәде, безнең булачак эш урыннарыбызны да билгеләделәр. Мине Татарстанга җибәрделәр. Мин Ин үз иленә кайта иде. Хәзер инде аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бу көннәрдә ул гел туган иле турында гына сөйләде. Мин аның бу тойгыларын бик яхшы аңлый идем: һәркемгә туган иле дөньяда иң газиз нәрсә. Шул ук вакытта мина дустымнан бик озакка, бәлки, мәңгегә аерыласы булганга бераз ямансу да иде. .. Мин Ин белән бергә аның дуслары да үз илләренә кайталар. Алар да бик шат иде. Тик бу шатлыклы көннәрдә Вася Дубровин гына күңелсез йөрде. Аны аспирантурада калдырмакчылар иде. Валяны, үзенең үтенече белән, Ерак Көнчыгышка билгеләделәр. Ленаны Мәскәүдә калдырдылар. Алочка кияве белән Краснодарга билгеләнде. 47 Шушы көннәрдә мин бер атна чамасы авырып алдым — тирләгән килеш мороженое аунап салкын тидергән идем. Терелгәч институтка чаптым. Анда беркемне дә очратмагач, тулай то- ракка йөгердем. Шулай ук беркем белән дә саубуллашмый калдым микәнни? Мии Инны да тагын күрмәмме икән? Кызлар тулай торагы тып-тын, буп-буш иде. Бүлмәләрнең ишекләре ачык. Анда шәрә кроватьлар гына торып калган иде. Мин Ин тора торган бүлмә коридорның аргы башында иде. Йөгереп барсам, ул бүлмә дә буш! йөрәгем әллә нишләп китте. Мин, хәлсезләнеп, тәрәзә төбенә барып утырдым һәм ишек алдына карап тора башладым. Анда чыр-чу килеп балалар уйный, бер әби коляска этеп йөри, бер бабай, кулын каш өстеиә куеп, газета карап утыра иде. Мин күзләремне йомдым һәм шундук Әлмәттәге биек тау күз алдыма килеп басты. Мии Ин белән Васяның кар тузаны туздырып чаңгыда очып баруларын өнемдәге кебек ап-ачык күрдем. Ничек булып бетте икән аларның мәхәббәтләре? Нинди карарга килделәр икән алар? Артык сузып булмый бит инде. Вакыт сынавының да бер чиге бар бит. Кинәт минем Мии Инга хәтерем калып куйды. Кереп тә чыкмады бит. Саубуллашмый китеп барган. Мин, бик күңелсез хәлдә, ичмасам, малайлардан берәрсен очратмаммы дип, ирләр тулай торагына — икенче корпуска юнәлдем. Биредә дә коридорлар, бүлмәләр буш иде. Минем аяк тавышым бүлмәләрдә ничектер бик каты булып яңгырый. Салкын, күңелсез иде. Бүлмәләрнең берсеннән сөйләшкән тавышлар ишетелде. Барып ишекне ачсам, ни күзем белән күрим, буп-буш бүлмәдә Мин Ин белән Вася чемоданнар өстендә утыралар! Мине күргәч, Мин Ин шатлыгыннан кычкырып җибәрде һәм урыныннан сикереп торып, миңа каршы йөгереп килде. — Мин си.че көтә идем! — диде ул көләч йөз белән. — Килмәсәң, вокзалга барышлый үзебез кермәкче идек. Мии Ин гел актан киенгән иде. — Рәмзия, күлмәгем сиңа ошыймы? — дип сорады ул минем күз карашымны тотып алып һәм пышылдап кына: — Вася бүләге,—диде, үзенең яңаклары кызарып китте һәм ул бер генә секундка оялып башын түбән иде. Бәхетле елмаеп, безнең янга Вася килде һәм икебезне дә култыклап өстәл янына чакырды. — Туй мәҗлесенә рәхим ит, Рәмзия,—диде ул, яңадан кызарып киткән Мин Инга бик сөйкемле караш ташлады, аннары: — Вокзалга төшәргә бер сәгать вакыт бар әле, — дип куйды. Мин газета җәелгән өстәл өстендәге шампански шешәсе белән ашамлыкларны бары тик шунда гына күреп алдым. Вася белән Минаша әле яңа гына загстан кайтып кергәннәр икән! Мин чын күңелемнән аларга матур, тигез, бәхетле тормыш теләп стаканымны күтәрдем. — Инде минем алда үбешегез, аннары мин икегезне дә үбәрмен, — дидем. Алар тартынып кына үбештеләр. Аннары мин аларның икесен дә үптем. Минем бик матур туйларда утырганым бар. Ләкин буп-буш бүлмәдә үткәрелгән бу шау-шусыз туйны гомеремдә дә онытмам. Аның бүтән һичбер җирдә кабатланмый торган үз матурлыгы, үз пакьлеге бар иде. Инде бераз тынычлана төшкәч, мин алардан: «Кайда торырга булдыгыз?» дип сорадым. — Рәмзия, мине актык минуткача вөҗданым газаплап килде, — диде Мин Ин. — Мине илем шулкадәр озак укытты, минем өчен шулкадәр акча тотты. Мич шәхси бәхетем өчен генә боларны онытырга хаклымы? Мии һич югында туган илемә кайтып өч ел эшләргә, илем мәр хәмәтенең, ичмасам, тамчысын гына булса да кайтарырга тиешмен... Рәхмәт, — диде Мин Ин чиксез шатлык белән. — Васяга рәхмәт, совет хөкүмәтенә рәхмәт. Вася минем теләгемне аңлады, совет хөкүмәте аңа минем белән бергә Кытайга барырга рөхсәт итте. Аннары без Советлар Союзына кайтырбыз. Соңгы тостны без һичкайчан онытылмаслык зур, бөек дуслык хакына күтәрдек. Бу шатлыклы минутта Чжан Шунь турында сорарга телем бармады. XXXIII Зәңгәрсу боз өстендә язгы сулар җәелеп торган буш бакчада утырып, хикәямне кайдан, ничек яза башларга белмичә аптырап интеккән көннән соң инде ике айлап вакыт үтте. Хәзер ачык тәрәзәмнән бөркелеп- бөркелеп каен яфраклары исе керә. Сирень агачлары чәчәк аткан бакчамда матур булып үрмәле гөлләр үсә. Үрмәле гөлләр — дуслык билгесе. Янагыма таянып тәрәзәдән бакчага карыйм. Яшь каен яфраклары арасыннан коңгырт күзләре белән дустым Мин Ин карап тора кебек. Ул күзләр гүя елмаялар һәм: — Моңланма, Рәмзия, кирәкми. Елмай син, сиңа елмаю килешә! — дип әйтәләр кебек. — Тау тау белән очрашмый, кеше кеше белән очраша. Без дә очрашырбыз әле бер. Л1ин өстәл тартмасыннан Мин Ииның Шанхайдан җибәргән соңгы хатын алам. Алар Вася белән бергә яшиләр, бергә эшлиләр. Мин Инның кызы бар. Кызчыкның рәсемен дә җибәргән. Шундый чибәр кызчык! Хат ахырында Чжан Шунь турында берничә сүз бар. Ул бер кызга гашыйк булган. Тиздән туй ясыйлар икән. Ни дим? Туйлары матур, тормышлары тыныч булсын! Ачык тәрәзәдән бөркелеп-бөркелеп яшь каен исе керә. Сиреньнәр, алмагачлар чәчәк ата. Өздереп-өздереп сандугачлар сайрый. Җил күлмәк якамны, бөдрәләремне җилфердәтә. /Миңа рәхәт тә, ямансу да.

1958.

Б е т т е