Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛАР ЯНЫНДА

1957 елның көзендә (октябрь-декабрь айларында) Вьетнам Халык Республикасы хөкүмәтенең махсус чакыруы буенча совет артистларыннан бер 7 әркем анда кунакта булып, ерактагы вьетнамлы дусларыбызны совет сәнгате үрнәкләре белән таныштырып кайтты. Мәскәү, Ленинград, Киев шәһәрләренең һәм Әрмәнстанның күренекле артистларыннан торган бу делегациядә безнең Татарстан сәнгать көчләре дә (РСФСРның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Юлтыева, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Фәхри Насретдинов, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган артисты Әдһәм Нарыков) булды. Түбәндә без шушы кызыклы һәм матур сәяхәт турында Әдһәм Нарыковның юл язмаларын урнаштырабыз. әскәү — Иркутск арасын 50 кеше сыешлы «Ту—104» лайнеры алты сәгать эчендә үтте. Биредә без «Ил-14» самолетына күчеп утырдык та тагын һавага күтәрелдек. Мәс- кәүдән чыкканнан соң барысы унөч мең километр җир очып үттек... Самолет түбән төшә башлады. Тәрәзәләрдән аэропорт бинасы күзгә чалынып калды. Менә моторлар тынды. Самолеттан чыгуга азат Вьетнам иленең якты кояшы өстебезгә мул итеп үзенең нурларын сирпеде. Безне каршы алырга килгән Ханой шәһәре кешеләренең йөзләре шат, кояш кебек якты иде. Безне каршылауда Совет илчелеге вәкилләре, газета хәбәрчеләре һәм шәһәрнең киң җәмәгатьчелеге катнашты. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын бәйрәм итәргә хәзерлек көннәре бара. Ханой шәһәре бәйрәмчә бизәлгән. Урамнарда биек-биек йортларның стеналарына транспорантлар, хөкүмәт җитәкчеләренең портретлары эленгән. Урамнарда, мәйданнарда төрле төстәге тукымалардан тегелгән киң һәм озын балаклы чалбар, шундый ук төстәге халат яки кыска җиңле милли кием кигән җирле халык арасында ара-тирә Европача киенгән кешеләр дә очрый иде... 6 ноябрьда халык театры бинасында Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингка Кытай, Бирма, Индонезия илләреннән делегатлар, Женева киңәшмәсендә оештырылган Халыкара контроль комиссиясе членнары (Канада, һиндстан, Польша вәкилләре), совет белгечләре, Ханой шәһәре җәмәгатьчелеге һәм Халык Армиясе сугышчылары катнашты. Сәхнәгә Советлар Союзының һәм Вьетнагл Демократик Республикасының дәүләт флаглары эленгән, В. И. Ленин белән Хо Ши Мин портретлары урнаштырылган иде. Вьетнам Демократик Республикасының иптәш Фан Ван Донг җитәкчелегендәге хөкүмәт башлыкларын митингка М 77 килгән халык озакка сузылган зур алкышлар белән каршы алды. Хәрби оркестр Вьетнам Демократик Республикасы һәм Советлар Союзы гимннарын башкарды. Вьетнам Халык җыелышы председателе иптәш Тон Дык Тханг һәм СССРның Вьетнамдагы илчесе иптәш Зимянин котлау речьләре белән чыктылар. Митингтан соц Вьетнам артистлары һәм безнең катнашыбызда зур концерт бирелде. Вьетнамлы дусларыбыз безнең өчен барлык шартларны тудырдылар. Совет сәнгате делегациясенә хезмәт күрсәтү өчен махсус персонал — шәфкать туташы белән бер врач, ашханә эшчеләре билгеләнгән иде. Алар шулкадәр игътибарлы һәм кайгыртучан булдылар, без мондагы күнегелмәгән климат һәм көнкүреш шартларында да үзебезне бик яхшы хис иттек... Беренче чыгышыбыз халык театры бинасында булды. Совет артистлары делегациясе театр бинасына килеп туктаганда, ул тирәдәге урамнар халык белән шыгырым тулган иде. Безне котлау авазлары белән каршы алдылар... Иртәгесен Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына багышланган күргәзмәне карарга бардык. Күргәзмә бик зәвык белән махсус салынган бинага урнашкан. Стеналарга Советлар Союзында 40 ел эчендә ирешелгән уңышларны күрсәтә торган экспонатлар, фоторәсемнәр, диаграммалар урнаштырылган. Бер залда сәнгать һәм спорт өлкәсендә ирешелгән уңышларны күрсәтәләр. Биредә Татарстанны сурәтли торган фотоларны күргәч, күңелләр рәхәтләнеп китте. Анда В. В. Куйбышев ' исемендәге Казан финанс-экономик институты бинасы һәм СССРның халык артисты, композитор Ы. Җиһанов рәсемнәре куелган иде. Икенче көнне иртән үк безгә үз профессиябез буенча очрашулар үткәреләчәген белдерделәр. Димәк, Вьетнам артистлары белән очрашабыз. Отельгә ул көнне Халык Армиясе ансамбле биючеләре килде. Очрашу зур җайлылык белән үтте. Алар рус хореографиясенә, биюләргә кагылышлы бөтен нәрсә белән кызыксындылар, Советлар Союзындагы балет мәктәпләрендә укыту тәртипләре, театрларда балет спектакльләренең ничек баруы турында бик күп сораулар бирделәр. Без сорауларга мөмкин кадәр тулы итеп җавап бирергә тырыштык. Алар җавапларны кечкенә кенәгәләргә язып бардылар. Сорыйсы сүзләрен алдан ук әзерләп куйганнар иде булса кирәк, сорауларын да шул кенәгәдән карап бирделәр. Тәрҗемәче ярдәмендә барган бу әңгәмәдән соң үз «телебез»дә — сәнгать телендә сөйләшүгә күчтек. Бу «телдә» аңлашу безнең өчен бик җиңел булды, чөнки балетта: «Безнең тел җир шарындагы барлык халыклар өчен дә уртак», дип юкка гыиа әйтмиләр. Вьетнамда классик бию мәктәбе юк, артистлар гадәттә халык биюләрен генә башкаралар. Шуңа күрә ансамбльдәге артистларның берсе классик бию хәрәкәтләрен күрсәткәч без бик гаҗәпләндек. Аннары сорашып белдек: Вьетнамда Башкорт дәүләт бию ансамбле гастрольдә булган чакта ансамбль җитәкчесе РСФСРның атказанган сәнгать эш- леклесе Фәйзи Гаскәров Халык Армиясе ансамбле артистлары өчен берничә лекция укыган һәм занятиеләр үткәргән икән. Ерак Ханой шәһәрендә безгә бер дә таныш булмаган кешеләрдән Гаскәров фамилиясен, аны ихтирам итеп сөйләүне ишеткәч, мин бик дулкынландым. Чөнки аның белән күп кенә иҗади очрашуларда булганым бар. Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерлек вакытында да без бергә эшләгән идек... Без Вьетнам Халык Армиясе ансамбленең концертында да булдык. Ансамбль Вьетнам халкы француз колонизаторларына каршы азатлык сугышы алып барган чорда оешкан. Элек аның составында биючеләр һәм җырчылар аз булган, алар үзешчән түгәрәкләрдән чыкканнар. Хәзер инде ансамбль көчле профессиональ коллектив булып үскән. Ансамбльнең чыгышларын тамашачылар яратып карыйлар. 1957 ел — бу коллектив 78 өчен аеруча шатлыклы ел булган: ул Мәскәүдә бөтен дөнья яшьләренең VI фестивалендә катнашкан. Ансамбль безгә Вьетнам халкының ике милли биюен күрсәтте. «Эшләпә белән бию» дип исемләнгәне безгә аеруча ошады. Менә пәрдә ачылды, ә сәхнә — караңгы. Сәхнә уртасына кинәт кенә кызыл нур төште. Ә анда йөзләрен эшләпә белән каплаган бер төркем кызлар тезләнешеп утырганнар. Музыка уйный башлауга кызлар әкрен генә аяк өсте бастылар һәм йөзләрен ачтылар: җанлы чәчәк бәйләме барлыкка килде. Ә сәхнә һаман яктыра барды; анда иртәнге табигать матурлыгы сурәтләнә иде. Биюнең урта бер җирендә кызлар, эшләпәләр белән уйный-уйный, сәхнәгә таралып, төрле нәфис хәрәкәтләр ясарга тотындылар. Бераздан сәхнә әкрен генә караңгылана башлады. Биючеләр уртага җыелдылар. Матур лотос чәчәге барлыкка килде. Күз алдында лотос чәчәк атты. Аның өстенә прожектор кызыл нур сибә иде. Бу тамаша кешеләргә шулкадәр тәэсир итте, залда кинәт көчле алкышлау башланды. Кызлар салмак кына хәрәкәтләнеп кабат тезләнделәр дә йөзләрен эшләпә белән капладылар. Шулай итеп, лотос чәчәгенең яфраклары, касәләре ябылды. Концертта бу биюдән тыш безне тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде. Ул — рус биюе иде. Шундый җитез һәм матур биеделәр, без үзебезне Ханой шәһәрендә, концертта түгел, туган илебездә кебек хис иттек. Рус биюләрен аларга Ханойга гастрольгә килгән Украина халык биюе ансамбле артистлары өйрәткән икән. Аннары яшь кенә бер җырчы кыз рус телендә рус халык җырларын башкарды. Ул кыз Мәскәүдә фестивальдә булган һәм шунда фестиваль лауреаты исеме алуга ирешкән икән. Вьетнам халкының сәнгате белән танышу бездә зур канәгатьләнү хисе калдырды. Барыбыз да концерттан соң сәхнәгә мендек. Вьетнам артистларына чәчәкләр бүләк иттек, иҗади уңышлар теләдек. Буш вакытыбызны без бу гаҗәп ягымлы илнең табигате, экономикасы, тарихи урыннары белән танышуга багышладык. Вьетнам иленең зур өлеше таулардан гыйбарәт. Бөтен ил буйлап, төньяктан көньякка таба, Аннам Кордильеры таулары сузылып китә. Урыны-урыны белән тау түбәләре диңгез өстеннән өч мең метр һәм аннан да калкурак күтәрелә. Тау итәкләре кеше үтә алмаслык мәңге яшел урманнар белән капланган. Вьетнамда, гомумән, үсемлек дөньясы бик бай. Анда урманнар гына да унике мең гектар җирне били. Урманнарда ныклыгы белән тимерне алыштыра алырлык кара агач, роза агачы, кызыл агач кебек кыйммәтле агачлар үсә, плантацияләрдә дөге, чәй, борыч, банан, ананас, баллы бәрәңге, кузаклы кассия, шикәр камышы, тәмәке, мамык һәм башка күп төрле үсемлекләр мул уңыш бирә. Джунглиләрдә кыргый мәчеләр, кыргый этләр, леопардлар, чуар пантералар, шакаллар, рысь- лар, борынмөгезләр, кыргый һинд филләре, озынлыгы алты метрга җитә торган удав, питон еланнары, исәпсез күп төрле маймыллар, санап бетергесез кошлар, агулы еланнар яши. Болынлыкларда, сазлыклы урыннарда боланнар, кыргый үгезләр — гаяллар утлап йөри. Елгаларда күп төрле балыклар, крокодиллар яши. Вьетнамда казылма байлыклар да күп. Мәсәлән, бөтен дөньяга данлыклы Хан Гой күмер бассейны үзе ни тора. Аннан тыш монда җир астында бакыр, алтын, цинк, кургаш, вольфрам һ. б. тулып ята. Вьетнамның табигый байлыкл арыннан француз колонизаторлары файдаланып килгән. Йөз ел буена батыр Вьетнам халкы колониаль изүгә каршы азатлык көрәше алып барган. Ниһаять, моннан унөч ел элек, халык үзенә бәйсезлек яулап алган. 1945 елның 25 августында, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында илгә басып кергән япоп оккупантларын куганнан соң, милли азатлык өчен данлыклы көрәшче, Һипд-Кытаи Коммунистлар партиясен оештыручыларның берсе Хо Шн Мин җитәкче 79 легендә Вьетнамның Вакытлы Халык Хөкүмәте төзелә. Шул ук елның 20 августында Вакытлы Хөкүмәт «Вьетнам Демократик Республикасының бәйсезлек декларациясе»н игълан итә. Ләкин Америка һәм Англия империалистлары йогынтысы астында француз колонизаторлары Вьетнамдагы демократик халык хөкүмәтен танырга теләмәделәр һәм турыдан- туры агрессив сугыш хәрәкәтләренә күчтеләр. Вьетнам халкы илнең бәйсезлеге өчен яңадан изге көрәшкә күтәрелде. Тугыз ел дәвам иткән бу героик көрәш бары тик 1954 елның 21 июлендә Женевадагы Халыкара киңәшмәдә һинд-Кытайда сугыш хәрәкәтләрен туктату турындагы килешүгә кул куелгач кына тәмамланды. Империалистларга каршы тиңсез батырлык белән каршылык күрсәтү нәтиҗәсендә Вьетнам халкы 17 нче параллельдән төньякта үзенең бәйсезлеген саклап кала алды. Хо Ши Мин җитәкчелегендәге Вьетнам хезмәт ияләре партиясе тирәсенә нык тупланган Вьетнам халкы сугыштан соң социалистик төзелеш эшләрен киң җәелдерде. Вьетнам Демократик Республикасы Советлар Союзы, Кытай Халык Республикасы һәм башка халык демократиясе илләре белән берлектә бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәштә алгы сафта бара, чит илләр белән политик, экономик һәм культура бәйләнешләрен торган саен ныгыта... Ханой шәһәрендә будда храмнары күп. Без күргәннәре арасында тарихи яктан иң әһәмиятлесе— 1049 елда салынган Король храмы. Ул агачтан салынган һәм төрле нәфис бизәкләр белән бизәлгән. Храмның гомуми төзелеше лотос чәчәген хәтерләтә. Эчтә, урта бер җирдә, агачтан юнып ясалган Будда статуясы тора. Бу тарихи памятникны француз диверсантлары 1954 елда шартлаткан булганнар. Хәзер ул төзәтелгән. Аннары без Кара алла храмында булдык. Монысы 1678 елны салынган. Бу храмдагы Будда статуясын бакырдан койганнар, өстен кызыл ефәк тукыма белән ураганнар. Авырлыгы өч тонна, биеклеге тугыз метрлы статуяны француз колонизаторлары үзләре белән алып китмәкче булсалар да, аны, ничек кенә тырышмасыннар, урыныннан кузгата алмаганнар... Октябрь тантанасын бәйрәм иткәннән соң, илнең көньягындагы халыкларны совет сәнгате белән таныштыру өчен юлга чыктык. Безнең маршрут Вьетнамдагы зур шәһәрләр: Нам Дииь, Тань Хоа, Винь һәм Хатынь шәһәрләре аша уза иде. Ноябрь ае булуга карамастан, һава бик эссе, бөркү. Сулыш алу авыр. Юлга чыкканда эсседән саклану өчен пробка агачыннан, бамбуктан үреп ясалган эшләпәләр кидек. Юлның һәр ике ягында тропик үсемлекләр үсеп утыра. Төз, биек кокос пальмаларын банан плантацияләре алыштыра. Менә алда зур мәйданда су җәелеп ята. Без башта бу урыннарны су басып киткән дип уйладык. Якынрак баргач, аның дөге басуы икәнен белдек. Җир реформасы Вьетнам крестьяннарын җир һәм тарту көче — буйвол белән тәэмин иткән. Бу реформаны крестьяннар зур күтәренкелек белән каршы алганнар. Авылларда җир бүлү комитетлары төзелгән. Элек байларда батрак булып эшләп йөргән крестьяннар хәзер үз җирләрен эшкәртәләр. Җир участогы берничә мәйданга бүленә. Берсенә чәчәләр, ә икенчесендә инде дөге өлгереп килә. Бер ел эчендә ике, көньякта хәтта өч уңыш алалар. Вьетнам крестьяннары җирне буйвол җигеп эшкәртәләр. Шуңа күрә алар буйволны бик кадерлиләр. Җир эшкәртүдән буш вакытларда буйвол көтүдә йөри. Сугыш вакытында француз лет- чикларының самолеттан буйволлар көтүенә ерткычларча пулеметлардан атулары турында крестьяннар зур нәфрәт белән сөйләделәр. Французлар моның белән Вьетнам крестьяннарының җир эшкәртү мөмкинлекләрен юк итәргә уйлаганнар... Авыллар аша үтеп китәбез. Өйләр бамбуктан салынган, тәрәзәләре юк, идәннәре — җир. Хатын-кызлар дөге сугалар, киптерәләр, төяләр, 80 тараталар. Алар тирәсендә кояшта янган кара-кучкыл тәнле ялангач балалар йөгереп йөри. Ишек алдында бамбук трубка белән тәмәке тартып чал сакаллы картлар гәпләшеп утыра. Трубка чиратлашып берсен- нән-берсенә күчеп йөри... Юлда әледән-әле католик чиркәүләре очрый. Вьетнам халкы башлыча Будда мәзһәбендә. Француз миссионерлары шактый кешеләрне көчләп католик диненә күчергәннәр. Хәзер анда бер миллионга якын католик бар. Кайбер авыллар тулысы белән католик динендә. Франция колонизаторлары хөкем сөргән вакытта Вьетнам халкының 95 проценты укый-яза белмәгән. Халык хуҗалыгы да бик артта калган була. Сугыш хәрәкәтләре тукталу белән Вьетнам Демократик Республикасы хөкүмәте халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү буенча әһәмиятле чаралар күрә. Элек французлар хуҗа булган предприятиеләр хәзер хөкүмәт кулында, алар халык файдасына эшлиләр. Бер-бер артлы тимер юллар һәм шоссе юллары, электростанцияләр, радиостанцияләр, чәй фабрикалары салына. Хәзер Вьетнам халкына илнең экономикасын үстерүдә Советлар Союзы, Кытай Халык республикасы һәм башка демократик илләр зур ярдәм күрсәтә. Хөкүмәт илдә укый-яза белмәүчелекне бетерү буенча өч еллык план игълан иткән. Хәзер Вьетнамда яше дә, карты да укый. Элек анда сер генә югары уку йорты булган. Хәзер алты югары уку йортында, унөч техникумда хезмәт ияләренең меңнәрчә балалары белем ала. Илдә мәҗбүри башлангыч белем алу кертелгән. Мәктәпләрдә ана телендә, түләүсез укытыла... Менә безнең алда зур промышленность үзәге — Нам Динь шәһәре. Урамнарда халык кайный. Шәһәр бәйрәмчә бизәлгән. Мин тәрҗемәчедән: «Әллә нинди дә булса бәйрәмме монда», — дип сорадым. Ләкин ул җавап бирмәде, серле генә елмайды да читкә борылды. Янәсе, тиздән үзегез күрерсез. Шәһәрнең меңләгән кешеләре безнең делегацияне каршы алырга чыккан иде. Машиналар халык арасыннан бик акрынлык белән генә барды. Кешеләр сәламләп кычкыралар, кулларын болгыйлар, алкышлыйлар. Балалар кулларын чәбәклиләр, бер урында сикеренәләр. Кем ничек тели, шулай безгә ихтирамын белдерә. Машина янына килеп кулларыбызны кысалар, безгә чәчәкләр ташлыйлар. Машиналар үзәк гостиница янына килеп туктады. Биредә безне каршы алыр өчен шәһәр мэры һәм җирле власть вәкилләре килгән иде. һәрберсенең кулында чәчәкләр бәйләме. Урамга плакатлар эленгән. Атарга рус телендә «СССР сәнгать работникларына сәлам!», «Яшәсен совет артистлары!» дип язылган. Шәһәр мэры безне котлап речь сөйләде. Совет культура делегациясе башлыгы үзенең җавап речендә хөрмәтләп каршылаулары өчен аларга рәхмәт белдерде, СССР халыкларыннан Нам Динь кешеләренә сәлам тапшырды. Шул ук кичне безнең концерт булды. Ләкин концертка кадәр бер уңайсызлык килеп чыкты. Шәһәрдә бер генә дә рояль юк, французлар шәһәрдәге барлык музыка коралларын юлбасарларча талап үзләре белән алып киткәннәр икән. Ярый әле, безнең делегация составында Володя Бесфамильнов дигән бер баянчы бар иде — ул коткарды. Дөрес, ул аккомпаниатор түгел, солист иде. Шулай да бөтенебезнең карашлары ярдәм сорап аңа текәлде. Володя дәшми генә безнең һәрберебездәге ноталарны үзенә җыеп алды һәм бер бүлмәгә бикләнде дә әзерләнә башлады... Концерт уңышлы үтте. Володя бу концертта безнең өчен иң кадерле кеше булып әверелде. Аңа рәхмәтебезне әйтеп бетерә алмадык... Нам Динь шәһәреннән чыгып киткәннән соң юл көньякка таба борылды. Менә без Көньяк Кытай диңгезе белән кушылган Тонкин култыгы яры буйлап барабыз. Берничә авыл аша үткәннән соң, уңга борылып 6. „С. Ә.* 7. 81 бераз баргач, машиналар диңгез ярына килеп туктадылар. Барыбызда яр буе табигатенең матурлыгын күреп телсез калдык. Күз күреме җирдә очсызкырыйсыз булып зәп-зәңгәр диңгез җәелеп ята. Еракта-еракта балыкчы көймәләренең җилкәннәре күренә, һава шундый саф, бу һаваны сулаган кеше авыруның нәрсә икәнен дә белми торгандыр. Комсызланып шифалы диңгез һавасын сулыйбыз. Йомшак кына искән диңгез җиле чәчләребезне тарый, тәннәребезне иркәли. Сыртлары күбекләнеп торган вак-вак дулкыннар, безнең аякларыбызга бәрелергә теләгәндәй, ярга омтылалар, аннары, үзләренең көчсезлекләрен тоеп, кире чигенәләр. Кешегә ял итү өчен табигать монда бөтен уңайлыкларны тудырган. Үзеннән-үзе Кырым ярлары искә төшә. Ләкин монда табигать Кырымнан да берничә өлеш матуррак һәм уңайрак. Биредә елның ел буена су коенырга мөмкин. Кояш җылылыгын киметми. Тропик үсемлекләр мәңге яшеллекләрен югалтмыйлар. «Тиздән Вьетнам хезмәт ияләре дә үз ялларын күңелле итеп үткәрү мөмкинлекләрен алырлар, бу матур яр буйларына санаторийлар, ял йортлары салыныр», дип уйлап куйдым мин эчемнән генә... Беравык шулай яр буе табигатенә сокланып торганнан соң, су керү нияте белән барыбыз да кузгалыштык. Ләкин шул вакыт һич тә уйламаган каршылыкка очрадык. Безне озатып йөрүче вьетнамлы дусларыбыз ни өчендер диңгезгә кермәскә куштылар. Буйсынмыйча хәлебез юк. Алар тиз генә машиналардан камералар алдылар, аларны өрдереп тутырдылар һәм үзләре диңгез эченә йөзеп кереп киттеләр, йөз, йөз илле метрлар чамасы диңгез эчендә кордон ясадылар. Без хәзер генә аңладык: алар диңгездә безнең яхшы йөзә алуыбызга шикләнгәннәр, күрәсең. Болай хәвефсезрәк булыр дип уйлаганнар... Безнең гастроль маршруты Ханойда ук билгеләнгән һәм концерт программалары төзелгән иде инде. Ләкин вакыт-вакыт безгә бу маршрутны һәм программаны үзгәртергә дә туры килгәләде. Бервакыт шулай, Тан-Хоадан Винь шәһәренә барганда, безнең яктагы наратларга охшашлы ниндидер агачлар үскән бер урман янына ялга туктадык. Без саф һава суларга урманга таралыштык. Урманда һәр агачның кайрысы тишелгән һәм аның турысына түгәрәк савытлар эленгән иде. Боларны күргәч, бала вакытта каен суы җыеп эчүләр хәтергә килде. Ләкин биредә агачтан су түгел, табигый каучук алалар икән. Бу урман — каучук плантациясе булып чыкты. Плантация янына килеп туктаган машиналарны күреп, безнең янга балалар йөгереп килеп җитте, озакламый зурлар да җыела башлады. Плантациядә эшләүче крестьяннар үз телләрендә нәрсәдер гәпләшеп алдылар. Аннары алар арасыннан картрак кына бер кеше чыкты да тәрҗемәче белән сөйләште. Тәрҗемәче аның сүзләрен безгә җиткерде. Крестьяннар моңа кадәр беркайчан да совет артистларының чыгышын күрмәгәннәр икән, шәһәр ерак, шуңа күрә безнең биюләрне карарга, җырларны тыңларга телиләр икән. Без шунда ук концертка әзерләнә башладык. Тәрҗемәче крестьяннарны, ярым түгәрәк ясап, берничә рәт итеп чирәм өстенә утыртты. Беренче булып Фәхри Насретдинов чыкты. Ул «Безнең авыл» исемле Вьетнам партизаннары җырын җырлады. Аның дәрт белән кулларын хәрәкәтләндереп Вьетнам телендә җырлаган бу җырын крестьяннар бик яраттылар. А. Артамонов туплар белән кызыклы трюклар күрсәтте. Мин татар халык биюен башкардым... Винь шәһәрендә концерттан соң буш вакытта безне электростанция төзелешен карарга чакырдылар. Төзү эшләре совет белгечләре ярдәмендә башкарылган. Без цехларны карап йөрдек. Бер-ике көннән электростанция шәһәргә беренче ток бирәчәк икән. Шуңа күрә һәр цехта бәйрәмчә күтәренкелек сизелә иде. Төзелешнең баш инженеры безгә эшнең барышы турында сөйләде, безнең сорауларга җавап бирде. Турбиналарда һәм 82 станокларда «СССРда ясалган» дигән язуларны күргәч, бездә ватаныбыз белән горурлану хисе тагын да көчәя төште... Иртәдән бирле яңгыр ява. Концерт буласы ачык эстрада янына күптән инде унбиш меңләп тамашачы җыелган. Кешеләр, шыбырдап яуган яңгырдан зонтиклар белән ышыкланып, концерт башлауны көтәләр. Эстраданы өстән брезент белән капладылар. Ләкин яңгыр көчле ява иде: брезент бик тиз җебеде, асылынып тора башлады. Җил брезентка китереп суга, эстрада селкенепселкенеп куя. Сәхнәдә тору куркыныч. Шуңа күрә брезентны бөтенләй алып ташладылар. Вакыт уза, концертны башлар вакыт та җитте, ә яңгыр һаман коя да коя. Шул чакны безнең делегация башлыгын чакырып алдылар. Хатынь шәһәренең власть вәкилләре белән киңәшкәннән соң, ул безнең янга килеп: «Яңгыр туктаганчы концертны кичектерсәк ничек булыр икән?» диде. Ләкин безнең яңгырдан куркып гостиницага кайтып китәргә намусыбыз җитмәде. Эстрада алдында, бер-беренә сыенышып, бөтен киемнәре манма су булып юешләнгән тамашачылар утыра. Алар яңгыр түгел, таш яуса да концертны ташлап китмәячәкләр. Без: «Тамашачылар яңгыр дип таралышмыйлар, ә безнең кайтып китәргә ни хакыбыз бар, шикәр түгел, эремәбез»,—дип, бертавыштан мәсьәләне хәл иттек. Моны ишеткәннән соң, сәхнәгә җыелган суны тиз-тиз генә түгәргә керештеләр. Ләкин аның файдасы булмады, яңгыр өстән һаман коеп торды. Яңгыр астында безнең концерт программасы азрак үзгәрде. Жонглерлар берничә номерны төшереп калдырырга мәҗбүр булдылар. Классик бию номерларының кайберләре шулай ук программадан төшеп калды. Чөнки юеш идәндә аяк бармакларында биегәндә имгәнергә мөмкин иде. Мин татар биюен башкардым. Бу «үзенчәлекле» бию булды: сәхнә идәнендә су җыелып тора, һәр баскан саен төрле якка су тамчылары сибелә. Кайвакыт җыелган суларны сикереп тә үтәсең. Тамашачылар көләләр. Ә мин үзем биим, үзем ничек итеп ахырга кадәр егылмыйча башкарып чыгу турында уйлыйм. Җырчыларның да хәле җиңел булмады. Концертка кия торган костюмнар җебеде. Битләрдән су ага. Җитмәсә тагын баянның юешләнгән какмалары бармакны тыңламый башлады. Ләкин бу бик тиз җайга салынды. Дүрт иптәш сәхнәдә баянчы өстеиә плащ-палатка тотып тордылар. Менә концерт бетте, ләкин тамашачылар таралмадылар. Безне бик озак алкышладылар, сәхнәгә менеп, кулларыбызны кыстылар, рәхмәтләр әйттеләр. Гадәттән тыш шартларда узган бу концертның күп меңләгән тамашачыларга ошавы безнең өчен зур шатлык булды, без үзебезне бик бәхетле хис иттек. Иртәгесен Хатынь шәһәрендә тагын бер концерт бирергә тиеш идек. Ләкин яңгыр һаман туктамады. Шуңа да карамастан, халык концертны күрергә тели иде. Шәһәр җитәкчеләре концерт өчен ябык бина тәкъдим иттеләр. Әмма халык тамаша залына гына сыеп бетәрлек түгел иде, безгә бер кичтә ике тапкыр концерт бирергә туры килде. Беренче концерт барганда, урамда яңгыр астында кешеләр концерт карарга чиратлары җиткәнне көтеп тордылар... Менә без яңадан башкалага кайтабыз. Кич. Кояш инде баеган. Безнең колонна гостиница янына килеп туктый. Каршы алырга башкаланың җитәкчеләре җыелган. Юл турында сорашулар, котлаулар... Алдан билгеләнгән маршрут буенча без хәзер инде илнең төньягындагы районнарга китәргә тиеш идек. Шул чакны СССР Культура министрлыгыннан безнең делегациягә кичекмәстән Бирма Союзы башкаласына очарга кушылган белдерү килде. Икенче көнне Ханойда саубуллашу концерты булды. Концертны Вьетнам хөкүмәте вәкилләре, Советлар Союзы һәм башка дәүләтләрнең илчеләре, шәһәр җәмәгатьчелеге, 6* 83 биредә танышып өлгергән дусларыбыз карадылар. Концерт уңышлы үтте, безне чәчәкләр белән күмделәр... Вьетнам Демократик Республикасының кайсы гына шәһәрендә булсак та, үзебезне һәр җирдә чын дусларыбыз янында итеп сиздек. Вьетнам кешеләре безне туганнарча якын иттеләр, хөрмәт күрсәттеләр. Безнең анда булуыбыз һәрберебездә онытылмаслык якын истәлек булып калды. Икенче декабрь көнне, «Ил-14» самолетына утырып, Кытай шәһәре— Куньминга очтык. Аннан Рангунга — Бирма Союзының башкаласына киттек... Куньмин шәһәреннән безне кытай дусларыбыз озатып калды. Менә без яңадан һавада. Самолет Бирманың борынгы башкаласы Мандалай шәһәренә юл алды. Аста иксез-чиксез таулар тезмәсе. Бу — Тибетнең дәвамы. Самолет, кинәт бушлыкка чумгандай, вакыт-вакыт төшеп-төшеп китә, аннары яңадан төп юнәлешкә кайта. Моторлар тигез ритм белән гөрлиләр. Озакламый Кытай — Бирма чигенә якынлашабыз. Таулардан соң тигезлек башлана. Алда — яшеллеккә күмелеп утырган Мандалай шәһәре. Шәһәрнең күп урыннарында будда пагодалары калкып тора... Самолеттан чыгу белән безне эссе һава чолгап алды. Декабрь ае. Безнең туган якларда хәзер күбәләк-күбәләк кар явадыр, җир өстен, өй түбәләрен ап-ак кар юрганы каплагандыр. Кешеләр чаңгыда, тимер аякта шуа торганнардыр. Ә монда түзеп булмаслык эссе, чын-чынлап тропик җәй. Мандалай шәһәре тирәсе Бирманың иң эссе урыны. Бу тирәне төньякның салкын җилләрённән таулар ышыклый. Самолет Мандалайга ягулык алу өчен генә төште, без анда озак тормадык. Азрак ял иткәннән соң, яңадан күккә күтәрелдек. Алда — Рангун шәһәре. ...Рангун урамнары көндезен дә, кичен дә шау-шулы, халык кайнап тора. Берәүләр соңгы яңалыклар турында кычкыра-кычкыра газеталар сатып йөри, икенче берәүләре сиңа целлофан кәгазенә төргән баллы әйберләр тәкъдим итә. Тротуарларда кечкенә мичләрдә тәмле көнчыгыш ризыклары кыздыралар. Сатучылар кибетләр янында товарларын мактап кычкыралар. Синең артыңнан кошлар сатучы иярә — анысы үз җилкәсенә утырган тутый кошны сатып алырга димли. Урамнарда светофорлар һәм аңа охшашлы сигналлар юк. Төрле маркадагы машиналар зур тизлек белән йөреп торалар, бер-берсен узып китәләр. Урам аша чыгу мең бәла. Җәяүлеләр каян туры килсә шуннан урамның икенче ягына узалар. Кичләрен шәһәр танымаслык төскә керә, һәр җирдә реклама — кино һәм рестораннар ал, кызыл, ак нурлар белән бизәлә. Рангунга килеп төшкәннән соң икенче көнне безнең делегация совет илчелегендә булды. Советлар Союзының Бирмадагы илчесе иптәш Щибории безне илнең экономик һәм политик хәле белән таныштырды, безнең алда торган бурычлар турында сөйләде. Әңгәмәнең соңында ул берәребезнең тиз вакыт эчендә Бирма халыкларының милли җырларын яки биюләрен өйрәнүе яхшы булыр иде дигән теләк белдерде. Бирма халкы чит ил артистларының үз милли җырларын һәм биюләрен башкаруларын бик яратып карый икән. Ләкин шунысы бар: бирма теле бик кыен, чит ил кешесе сүзләрне дөрес әйтә алмый, мәгънәне боза икән. Шуңа күрә без бу мәсьәләдә берни дә вәгъдә итә алмадык. Бирма биюләре белән танышырга, аларның җырларын тыңларга кирәк иде. Икенче көнне без «Жобел холл» бинасын карарга киттек. Безнең концертлар анда үткәрелергә тиеш иде. «Жобел-холл»да Сәнгать академиясе дә урнашкан. Бу академиядә яшьләр җырга, биюгә, төрле чит ил музыка коралларында уйнарга өйрәнәләр. Мине, әлбәттә, күбрәк биюләр кызыксындырды. Тәрҗемәче белән бию залына кердек. Исәнләштек Мин балетмейстрдан Бирма биюләре методы турында сораш 84 тым. Алар биюендә 64 төп хәрәкәт бар икән. Бу хәрәкәтләрне яшьләр өч елда өйрәнеп җитәләр. Ел саен 20 хәрәкәт өйрәнәләр. Балетмейстр нәрсәдер әйтеп кулын болгады, залга унбиш-уиалты яшьлек берничә кыз чыгып басты. Алар ике рәткә тезелделәр. Бик матур гәүдәле бу кызлар барабан тавышы астында хатынкызлар биюендәге аерым хәрәкәтләрне күрсәттеләр. Аларның биюе җиңел хәрәкәтле һәм бик үзенчәлекле иде. Безнең биюләр белән бернинди уртаклыгы юк. Куллар һәм гәүдә хәрәкәте зур урын алып тора. Алардан соң бер яшь егет чыкты. Анысы ирләр биюен күрсәтте. Мин дә берничә хәрәкәтне өйрәнеп карарга уГь ладым. Балетмейстрга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Өйрәнүгә керешү белән — яшерен-батырын түгел — бу эшкә ник тотынганыма үкендем. Балетмейстр күрсәткән бер генә хәрәкәтне дә башкара алмыйм. Башта бик гади булып күренгән хәрәкәтләр дә гаҗәп авыр икән. Балетмейстр минем аптырап калуымны сизеп елмайды, мине урындыкка утыртты да хәрәкәтләрне өлешләргә бүлеп күрсәтә башлады. Аннары мин дә шул күрсәткәннәрне кабатладым. Безгә билгеләнгән ике сәгать вакытның ничек узып киткәнен сизмәдем дә. Шулай да вакыт бушка узмады. А1пн җиде хәрәкәт өйрәндем. Бик арыган идем, ләкин мине икенче бер нәрсә борчыды: иртәгә концертта бу хәрәкәтләрне башкара алырмынмы икән? Отельгә кайткач, өйрәнгән хәрәкәтләрне күрсәтүне сорап, иптәшләр аптыратып бетерделәр. Алар да мниехм өчен борчылалар иде. Мин тамашачылар алдына чыгудан элек биюемне комиссиягә күрсәтергә теләдем. Халык алдына чыгарлыкмы икән, түгелме? Академия директоры җитәкчелегендә Бирма артистлары комиссиясе минем биюне карады. Мин биеп бетергәч, комиссия членнары нәрсәдер киңәштеләр. Телләрен аңламасам да, сизендем: эш шәптән түгел. Баштанаяк тагын бер кабат биеп күрсәтергә куштылар. Дүртенче хәрәкәтне башкарганда мине туктаттылар. Директор балетмейстрга бу хәрәкәтне башка хәрәкәт белән алыштырырга кушты. Алтынчы хәрәкәтне дә яратмадылар. Шулай итеп, ике хәрәкәтне яңадан өйрәнергә кирәк булды. Азрак ял итеп алдым да кабат эшкә башладым. Ниһаять, тәрҗемәче комиссиянең карарын миңа җиткерде. Миңа Рангун тамашачылары алдында бирма биюе белән чыгыш ясарга рөхсәт ителде! Шатлыгымның чиге булмады. Шулвакыт алты барабан күтәреп бер карт кына бирма кешесе килеп керде. Ул мин биегән вакытта аккомпониатор булачак икән. Ә миңа аның музыкасына бию кыен иде. Чөнки мин биергә өйрәнгәндә кечкенә кыңгырау гына шалтыраттылар. Без тагын репетиция ясарга керештек. Кереш музыканың кай урында бетәсен һич кенә аңлый алмыйм, я ул беткәнче бии башлыйм, я соңга калам. Бу хәлдән чыгу өчен иң гади юлны сайладык: барабанчы кереш тәмамлангач та башы белән ымлап ишарә ясарга булды. Моны, ниһаять, хәл иткәннән соң тагын бер уңайсызлык килеп чыкты. Миңа яраклы милли кием юк иде. Бирма кешеләре безнең кебек зур гәүдәле түгел. Аларның киемнәре безгә ярамый, кечкенә. Миңа яңа костюм тегеп бирергә булдылар. Көндезге сәгать икедә мине ательега алып киттеләр. Кичен, концертка килгәндә, кием әзер иде инде. Соңыннан, гастроль тәмамлангач, Бирманың Культура министры исеменнән бу костюмны миңа бүләк итеп бирделәр һәм Советлар Союзы тамашачыларына Бирма халык биюен күрсәтүемне сорадылар... Рангун матбугаты безнең булачак концертлар турындагы материалларга киң урын бирде. Шәһәр урамнарына совет артистларының рәсемнәре төшерелгән зур-зур афишалар ябыштырылды. Беренче концертка Бирмадагы барлык чит дәүләтләрнең илчелек башлыклары чакырылды. Рангун халкы концертны зур түземсезлек белән көтеп алды. Концерт башланыр алдыннан «Жобел-холл» тирәсе халык белән тулды, һәммә кешенең концертка керәсе килә иде. Халык басымын тотып тору өчен 85 махсус полиция отряды куелган иде. Аларга үз вазифаларын үтәве бик кыен булгандыр... Менә Совет илчелеге вәкилләре, Бирма хөкүмәте башлыклары да килделәр. «Җобел-холл»иың биш мен кеше сыешлы тамаша залы шыгрым тулды. Сәхнәдә — Советлар Союзы һәм Бирма Союзы флаглары. Безнең концерт программасы ике бүлектән тора иле. Беренче бүлектә— эстрада номерлары, икенчесендә — Әрмәнстан ССРның атказанган артисты Арев Багдасарян җитәкчелегендә ансамбль чыгышы. Биредә һәр номердан соң пәрдә ябыла. Концертны алып баручы кеше номерны микрофон буенча сәхнә артыннан гына әйтә. Безнең концертны ике кеше алып барды. Берсе — бирма телендә, икенчесе — инглизчә. Артистларның һәр чыгышын бирма тамашачылары зур алкышлар белән каршы алдылар. Алар Михаил Тарасовның совет матросы булып биюен аеруча ошаттылар. Тамашачылар бигрәк тә аның гармонь уйнап биюен яраттылар. Ул үзе дә төшеп калганнардан түгел. Артык зур гәүдәле бул- маса да, таза мускуллы, җитез хәрәкәтле. Саратский гармонь уйнап шундый итеп чүгәләп биеп китә, көнләшеп куясың. Тамашачылар Фәхри Ыасретдиновның да чыгышын бик яраттылар. Ул татар һәм рус җырларын башкарды. Наилә Юлтыева белән мин композитор Александр Ключарев язган вальсны биедек. Вьетнамдагы кебек, Бирмада да классик бию мәктәбе юк икән. Бирма артистлары үзләренең милли биюләрен генә башкаралар. Классик бию номерларын тамашачылар чит ил артистлары гастрольләре вакытында гына күрә алалар. Шуңа күрә безнең биюне зал зур игътибар белән карады. Концерт башланыр алдыннан безнең артистлар бик нык дулкынланганнар иде. Концертның халыкка ошавын белгәч, без бераз тынычлана төштек. Менә сәхнәгә Михаил Эйнгорн чыкты. Ул ксилофонда уйный. Зал тып-тын—димәк, аны да яратып тыңлыйлар. Мин Бирма биюен башкарырга хәзерләмәм. Мине киендерделәр, алты метр озынлыгындагы ефәк материяне (юбканы) билгә урадылар. Шул хәтле кысып бәйләделәр, мин катлаулы хәрәкәт ясап бию түгел, утыра да алмыйм. Ничек кирәк алай юбкамның бик кысан икәнен аңлаттым. Азрак бушаттылар, ләкин моңардан минем хәл җиңеләймәде. Бездә, балет артистларына кием теккәндә, художниклар киемне хәрәкәтләнгәндә комачауламасын өчен мөмкин кадәр киңрәк, уңайлырак итәргә тырышалар. Мин сәхнәдә эшләү дәверемдә күп кенә милли киемнәр кидем. Мондый юбканы гомеремдә беренче тапкыр киюем иде. Бу кием белән бию түгел, йөри белергә өйрәнергә дә бик кыен икән... Иң соңыннан баш киеме бирделәр, аның ике ягына чәчәкләр кададылар. Бу киемгә күнегергә дә өлгермәгән идем әле, сәхнәгә чакырдылар. Пәрдә ябык әле. Барабанчы бер кырыйга аякларын бөкләп утырды. Аның барабаннарын китерделәр. Ул кесәсеннән дүрткә бөкләгән кәгазь чыгарды, аны алдына куйды. Бу — Бирмада нота урынына йөртелә торган билгеләр, төшерелгән кәгазь иде. Барабанчының һәр хәрәкәтендә, бөтен кыяфәтендә ниндидер горурлану, тантана сизелә. Аңа карап, мин бераз тынычлангандай булдым. Менә барабанчы янына кыңгыраучы да утырды. Барысы да әзер. Пәрдә ачылды. Мин биеп китәргә әзер торам. Ләкин тиз генә биеп китеп булмады. Тамашачылар мине күрү белән бик озаклап кул чаптылар. Менә барабан тавышы колакка керде. Мин хәрәкәтләрне искә төшереп уйланам. Күзләрем барабанчыда. Менә ул башын ымлап куйды... Бу биюгә бөтен тәҗрибәмне, бөтен осталыгымны салырга тырыштым. Шул хәтле кичердем, дулкынландым, аны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый... Бию тәмамлангач, музыкантларга рәхмәт әйттем. Алариы кулларыннан алып, тамашачыларга башым идем... 86 Концертның икенче бүлеген дә бирмалылар бик яраттылар. Әрмән- стан ансамбле тамашачыларны СССР халыкларының биюләре, җырлары белән таныштырды, Кытай, һинд, Корея җырларын башкарды. Концерт тәмамлангач, бөтен артистларны сәхнәгә чакырдылар. Бирма кызлары зур кәрзин белән чәчәкләр алып кереп, алариы безгә бүләк иттеләр, кулларыбызны кысып, концерт өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Сәхнә артына фото-хәбәрчеләр тулды. Икенче көнне Рангунда бир- ма һәм инглиз телендә чыга торган барлык газеталарда безнең рәсемнәр урнаштырылган, безнең турыда хәбәрләр басылган иде... Шәһәр белән танышуны, башка чит ил делегацияләре кебек үк, атаклы ШвиДагон пагодасын караудан башладык. Бу пагода — калкулыкка салынган мәһабәт бер бина, шәһәрнең һәр ягыннан да күренеп тора. Биеклеге 110 метр. Авыр ишекләре салмак кына ачылып китә. Сине гаҗәп матур күренеш каршы ала. Стеналар төрле төстәге чәкәннәр белән матур итеп бизәлгән. Тантаналы тынлыкны бозмас өчен сүз әйтергә дә кыймый торабыз... Шви-Дагон пагодасы дөньяда иң борынгы төзелешләрнең берсе. Ул моннан 2 мең 500 ел элек салынган. Безнең делегация башлыгы почетлы кунаклар кенәгәсенә без алган тәэсирне язып калдырды. Буш көннәрнең берсендә безгә катерга утырып диңгез портын карарга, Иравади елгасында йөрергә тәкъдим иттеләр. Без шатланып риза булдык. Иравади елгасы — илнең төп елга артериясе, аның буйлап пароходлар мең биш йөз километрга кадәр илнең эченә керә ала. Хәзер Бирмадагы барлык диңгез портлары кебек үк елга флоты да дәүләт карамагына күчкән... Портта берсеннән-берсе зуррак океан корабльләре тезелеп киткәннәр. Лайнерлар, дизельэлектроходлар, рефрижераторлар, буксирлар өстендә төрле ил флаглары җилферди. Катер агымга каршы йөзеп елгага кереп китте. Катерда уенкөлке. Безнең белән биома артистлары һәм оркестр да бар иде. Бирма артистлары милли җырлар башкардылар. Аларның җырлары, оркестр тавышы яр буйларына еракка-еракка тарала да яңгырап кире кайта. Су өстендә үзеннән-үзе концерт оешып китте. Зур корабльләр яныннан узганда матрослар эшләреннән туктап, кызыксынып безгә карыйлар һәм кул болгап сәламләп калалар... 1956 елда Рангун шәһәрендә будда руханиларының VI съезды булган. Бу съезд будда дине турында барлык табынучылар өчен бердәм кануннар билгеләгән. Шушы съезд истәлегенә махсус мәгарә ясалган. Буддага табынучылар ундүрт ай буена бу мәгарәне төзүдә түләүсез эшләгәннәр. Мәгарәгә керер алдыннан безгә аяк киемнәребезне салырга куштылар. Бу йолага бөтен кеше буйсынырга тиеш икән. Безне, иң элек, тимер капка янына алып килделәр. Мәгарәдә мондый капкалар алты, һәрберсенең үзенә күрә мәгънәсе бар: хөкүмәт капкасы, шәһәр кешеләре капкасы, монахлар капкасы, чит илләрдән килгән монахлар капкасы һ.б. Мәгарәнең эче эллипс формасында, идәненә мәрмәр плитәләр түшәлгән, һәр ике якта өчәр колонна. Аларның саны алты цифрына туры килә (VI съезд). Үзәк урында — Будда статуясы. Алтыннан коелган бу статуяны съезд ачылу көненә Таиланд короле бүләк иткән... Рангун урамнарында кызгылт-сары материягә уралган, чәчләрен кырдырган кешеләр бик еш очрый. Алар — будда монахлары, һәр бирма кешесе үз гомерендә өч көн монастырьда булырга тиеш икән. Бирмалы җаны теләгән вакытта монастырьга бара һәм аннан китә ала. Будда законы буенча монахлар эшләмәскә тиеш. Алар соранып туеналар, һәр көн иртәдән ук монахлар чүлмәкләр асып берәмләп яки төркем-төрке^м булып йорттан йортка кереп йөриләр, һәр йортта аларның чүлмәкләренә дөге, җимеш яки башка төрле ашау әйберләре салып чыгаралар. 87 Илнең бәйсезлеге өчен көрәштә монахлар да зур роль уйнаганнар. Бирмада инглиз колонизаторлары хуҗалык иткән вакытта бер монах колонизаторларга протест йөзеннән ачлык игълан иткән һәм... ачтан үлгән. Әлбәттә, моңа карап колонизаторлар китмәгәннәр. Ләкин бу вакыйга халыкны көрәшкә күтәрүдә үз ролен уйнаган. Хәзер аның исеменә Рангунның бер мәйданына һәйкәл куйганнар. Монахлар поездларда, автомашиналарда түләүсез йөриләр, кинотеатрларга да түләүсез керәләр. Рангунда безнең концертлар барган вакытта залда алар өчен махсус урыннар билгеләнгән иде. Монахлар сәнгатьне бик яраталар булып чыкты. Алар өчен билгеләнгән урыннар һәрвакыт тулы иде. Рангун кешеләре киноны бик яратып карыйлар. Бирма, Кытай, һинд- стан, Америка һәм Англия картиналары өчен махсус кино-театрлар бар. Кино залында һәр сеанс алдыннан Бирма Союзының дәүләт гимны уйнала. Бу вакытта барлык тамашачылар аяк өсте басарга тиешләр. Әгәр берәр тамашачы утырып торса, аңа, дәүләткә ихтирам күрсәтмәүдә гаепләп, полиция штраф сала... Безнең гастрольләр бетәр алдыннан Рангунда Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре беренчелегенә бокс ярышлары булды. Бу ярышларга Япония, һиндстан, Бирма, Таиланд, Комбоджа һәм Филиппин спортчылары катнашты. Без, спорт сөюче берничә артист, беркөнне концерттан соң, стадионга киттек. Бирмалыларның спорт ярышларын карарга ни дәрәҗәдә яратуларын стадионга барып җиткәнче үк күрдек. Андагы шау- шу, сызгырулар әллә кайларга чаклы ишетелеп тора иде. Җирле халык спорт тамашаларын тыныч кына карый алмый булса кирәк, футбол кыры чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган. Ул көнне Бирма белән һиндстан боксерлары очрашты. Бирма вәкиленең җиңүен теләдек, чөнки, бердән, без үзебез алар илендә кунакта бит, икенчедән, бирмалы боксер буйга кечерәк, үзе бик җитез иде. һәм ул җиңеп тә чыкты... Безнең белән бер отельдә, күрше- бүлмәләрдә, Япония һәм Филиппин командалары тордылар. Филиппин спортчылары белән без бик тиз дуслаштык. Алар стадионга киткәндә уңыш теләп кала идек. Без концерттан кайтканны алар көтеп торалар, концерт турында сорашалар иде. Төрле ишарәләр белән генә булса да аңлаштык. Ә японнар бездән читләшебрәк йөрделәр... 1948 елда Бирма хөкүмәте үзен бәйсез ил дип игълан итә һәм Британия империясе составыннан чыкканлыгын белдерә. Бирманың дәүләт флагына биш почмаклы зур бер йолдыз, аның тирәсенә тагын биш кечерәк йолдыз төшерелгән. Зурысы — Бирманың, кечерәкләре— Бирма Союзына кергән азчылык милләт дәүләтләренең символы. Бирманың халкы 20 миллион кеше исәпләнә. Бирма, күп еллар буена чит ил колонизаторлары изүе астында яшәгәнлектән, экономик яктан артта калган ил. Ул — авыл хуҗалыгы иле. Советлар Союзы бәйсез Бирма Союзы дәүләтен беренчеләрдән булып таныды һәм аның белән дипломатик мөнәсәбәткә керде. 1955 елда дуслык визиты белән Бирмага Н. С. Хрущев һәм Н. А. Булганин бардылар. Бу визит вакытында Бирма хөкүмәте белән Советлар Союзы арасында Рангунда технологик институт салу турында килешү төзелгән иде. Моның өчен барлык материаллар белән тәэмин итүне Советлар Союзы үз өстенә алды. Шул килешү буенча әле күптән түгел генә «Ангар ГЭС» дизельэлектроходы Бирмага институт өчен кирәкле булган материалларны илтте. Соңрак, А. И. Микоян визите вакытында, Бирма хөкүмәте белән безнең ил арасында сәүдә килешүе төзелде. Бу килешү буенча Советлар Союзы Бирма хөкүмәтеннән ел саен дүрт йөз мең тонна дөге сатып ала, үз чиратында Бирмага машиналар, техник кирәкяраклар сата. Советлар Союзы, гомумән, Бирманың экономик үсешенә зур ярдәм күрсәтә. Күптән түгел генә Бирма халкы үз иленең бәйсез дәүләт булып әвс релүенә ун ел тулу көнен бәйрәм итте. Шушы кыска гына вакыт эчендә Бирмада зур үзгәрешләр булган. Аларның иң әһәмиятлеләреннән берсе— җирне национализацияләү. Алпавытлардан алынган җирләр ярлы крестьяннарга бүлеп бирелгән. Бирма территориясендәге чит ил компанияләре дә әкренләп национализацияләнә. Аларда эшләү өчен милли кадрлар җитештерелә. 1948 елда илдә белем алуның бердәм системасы кертелгән. Бирмада хезмәт ияләренең балалары хәзер үз ана телләрендә түләүсез белем алалар. Авылларда олы яшьтәгеләр арасында укый-яза белмәүчелеккә каршы көрәш алып барыла. Бирмадагы иң зур югары уку йорты— 1920 елда ачылган Рангун университеты. Анда 12 меңнән артык кеше укый. Бу университетның профессоры У Аунг Хла — культура бәйләнеше буенча Бирма-Совет җәмгыяте президенты. Бирмада без 11 көн булдык. Менә туган илебезгә кайтыр вакыт җитте. Гастрольләр үткәрү буенча дәүләт комиссиясе членнарыннан һәм Совет илчелеге вәкилләреннән тыш, безне озатырга аэродромга бик күп яшь егетләр, яшь кызлар килде. Аэропорт бинасыннан очу кырына кадәр, урталыкта гына юл калдырып, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан бик күп кешеләр басып тора иде. Алар безгә чәчәкләр бүләк иттеләр,, кабат-кабат кулларыбызны кыстылар, хәерле юл теләделәр. Без алар белән бик җылы саубуллашып самолетка утырдык...