Логотип Казан Утлары
Хикәя

АГИТАТОР

ИШТВАН НАДЬ

Хикәя
кешәрләп-икешәрләп агитаторлар үз урамнарына киттеләр, һәркем үзенә иптәшкә сүзгә остарак кешене алырга тырышты. Районның тынычлык өчен көрәш комитеты Гебе- фюгины да онытмаган — аңа агитаторлык эшен тапшырган иде. Тик берәү дә аны үзенә иптәшкә алмады, аның белән йорттан йортка кереп йөрергә теләмәде. Аңа һичкем игътибар итмәде, үз итеп, дусларча: «Әйдә, киттек, иптәш Гебефюги!» —димәде. Гебефюги үзе дә башкаларга шулай дип әйтә алган булыр иде, ләкин юри әйтмәде. Халык үзенең иң яхшы улларын Халык Советына депутат итеп сайлаячагын газетадан укыгач, Гебефюги бераз кимсенеп тә куйды. Ни өчеи аны да халыкның иң яхшы улларыннан берсе итеп санамыйлар? Аның кем булуын кайчан күрерләр? Бәлки, монда берәр хата бардыр?.. Башкалар инде яңа кар төшкән урамнар буйлап китеп тә таралдылар. Ул берүзе калды. Өйдән өйгә йөреп, Халык Советына булачак сайлаулар турында әңгәмә үткәрү өчен, ул гына үзенә иптәш тапмады.
Районда бу эш буенча җаваплы ханым эшне нидән башларга, Гебефюги белән ничек сөйләшергә икәнен белмәде. Гебефюгины ул яхшы белә иде. һәрхәлдә, чакырган вакытка төгәл килүче, башкалар шикелле җыелышлардан качып китмәүче Гебефюгины җитәрлек беләм дип уйлый иде. Берәр эш кушсаң, Гебефюги аны җиренә җиткереп эшли. Тик менә аз сүзле булуы гына шәп түгел. Күбрәк ул үзе сорый һәм өстәвенә сәер генә сораулар биреп куя. Әйтик, ни өчен кибеттә сыерларның башларын гына саталар? Әллә хәзер сыерлар бозаулаганда сыер башлары гына туамы? Әйтерең бармы! Кайбер сайлаучылар хәтта моңа бу сорауларны яшерен реакция өйрәтәме әллә дип тә уйлыйлар иде. Шуңа ул бүгеь* бер ялгызы калды. Сорау гына бирә белүче агитатор белән нишлисең?!
Шулай да бүген Гебефюги үзе сүз башларга мәҗбүр булды:
— Ә мин кайсы урамга барыйм, иптәш?
— Урам күп, бераз сабыр итегез. Бәлки, тагын берәр агитатор килер. Бергә-бергә әйбәтрәк булыр...
— Үзем генә булдыра алмам дисезмени?
Җаваплы ханым сүз тыңлаучан, Гебефюгиның хәтерен калдырырга теләмәде. Заводта аның турында әйбәт эшче дип сөйлиләр бит.
Өлкән агитатор исемлектән иң кечкенә урамны сайлады. Урам никадәр кечерәк булса, Гебефюги шулкадәр азрак юләрлек эшләр дип уй-
И
69
лады ул. һәм Гебефюгига егерме генә семьядан торган Максим Ковач урамын бирде. Бирүен бирде, ләкин урамны тагын бер кат үзе йөреп чыгарга булды.
Гебефюги әдәпле генә итеп эшләпәсен киде.
— Нәрсә сөйләргә икәнен беләсезме? — дип сорады өлкән агитатор,
— Беләм, кичке сәгать алтыда сайлаучылар җыелышы.
— Карагыз аны, сыер башлары турында бер сүз дә әйтмәгез.
— Ярый, әйтмәм. Үзләре сорамасалар...
Гебефюги китте һәм кичке алтыга кадәр күзгә күренмәде. Сайлау-чыларның ничегрәк каршы алулары, нәрсә сөйләүләре, ни белән кызык-сынулары турында кайтып әйтергә тиеш иде ул. Башка агитаторлар күптән шулай эшләделәр инде.
Халык Культура йортына җыела башлады. Максим Ковач урамындагы егерме семьяның унҗидесе бала-чагасы һәм карт-корысы белән җыелышка килде. Алар Культура йортында җитмеш урын алдылар. Районның калган тугыз урамыннан килүчеләр җыелып беткәч, зал яртылаш буш калды. Ә бит ул урамнардан әйбәтрәк хәбәрләр килгән иде...
Өлкән агитатор төшенә алмады, Гебефюгины бер кырыйга чакырды:
— Бу кадәр халыкны ничек китерә алдыгыз, Гебефюги?
— Төшке ашка кайтмыйча,—диде Гебефюги арыган тавыш белән һәм маңгаен сөртеп куйды.
— Кайчаннан бирле әле ачлык агитациянең төп ысулына әйләнде?— дип гаҗәпләнде ханым.
— Мин сөйләштем алар белән...
Өлкән агитатор Гебефюгины тагын да читкәрәк алып китте.
— Сез аларга берәр нәрсә вәгъдә итмәдегезме?
— Без алай өйрәнмәгән. Безнең сайлауларда тавышны вәгъдә белән җыймыйлар.
— Ягъни?
— Мин берни дә вәгъдә итмәдем. Алар үзләре вәгъдә иттеләр — газ үткәрү өчен канау казырга булдылар. Мин аларга депутатыбызның нинди булачагын әйттем. Менә бу кабарып чыккан учларны күрәсезме?
Өлкән агитатор тагы да аптырый төште.
— Соң, сез аларның кемне күрсәтәчәкләрен беләсезме?
— Юк, белмим. Мин анысы белән кызыксынмадым. Мин аның халык бәхете өчен ничек эшләве турында уйладым. Бәлки, мин аңлап бетермимдер. Ләкин мин аларга сүз белән түгел, эш белән аңлаттым, һәм һәрнәрсәгә аңлы рәвештә карауларын күрдем.
Өлкән агитатор түземен җуйды, чөнки ул Гебефюгиның халыкны ничек итеп җыелышка китерүен бөтенләй аңламады.
— Әйтегез әле, сез аларга азатлык килгәннән соң ирешелгән уңышлар турында сөйләдегезме?
— Алар үзләре сөйләделәр бу турыда.
— Ничек инде?!
— Шулай. Алар ул турыда күбрәк беләләр. Ә мин киләчәктә булачак нәрсәләр турында сөйләдем.
Өлкән агитатор тәмам аптырап калды һәм, ниһаять, кул селтәп, җые-лышны ачарга китте. Икенче юлы ул Гебефюги белән үзе барырга, аның эшен үзе тикшерергә булды.
Икенче якшәмбегә депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән кешенең сайлаучылар белән очрашуы билгеләнгән иде. Гебефюгины башка урамга җибәрергә булдылар. Бәлки, аның Максим Ковач урамындагы уңышы очраклы хәлдер.
Гебефюги бу юлы да иң азакка калды, сабыр гына көтте. Аның иске пальтосы һәм пальто кесәсеннән тырпаеп торган шикле төргәк аеруча күзгә ташлана иде. Башкалар үзләренең урамнарына китеп беткәч, өлкән агитатор сорамый түзмәде:
70
— Иптәш Гебефюги, сез нигә әйбәтрәк киенмәдегез?
— Пычранмас өчен... Үземне иркенрәк хис итү өчен.
— Агитаторның өсте пычранмый бит. Аның башы эшли.
— Ә мин кул белән агитацияләргә күнеккәнмен.
— Карагыз әле, моңысы инде башка төрлерәк сорау, хәтерегез калмасын. Кесәгездә нәрсә ул? Брошюралармы?
— Юк, брошюралар түгел. Бу минем әбәт. Үткән атнадагы кебек буласым килми. Соңгы өйгә кергәндә арудан күз алларым караңгыланып китте.
... Гебефюги иң беренче йортның капкасын ачты. Ишек алдында сүгетә-сүгенә утын кисеп азапланучы тимер юлчы очрады. Утын чи булганлыктан, пычкы буйсынырга теләми иде. Тимер юлчы агитаторларга кырын күз белән генә карап алды.
—• Нәрсә, әллә тагын җыелышка чакырырга килдегезме? — диде ул ачулы тавыш белән.
— Җыелыш буламыни?—дип сорады Гебефюги һәм, берни дә бул-магандай, агачка кереп кысылган пычкыны карый башлады.
— Болай эшегез барып чыкмас, иптәш. Тешләрен аерырга кирәк.
Тимер юлчы кинәт йомшап китте. Ул инде Гебефюгига эш рәтен белүче кешегә караган кебек карады.
— Алыгыз да тешләрен аерыгыз, — дип кабатлады Гебефюги.
— Аны алып та булмый бит әле — кысылган.
Гебефюги пычкыны чыгарырга булышты.
Өлкән агитатор исе китеп карап торды, ә аннары, тимер юлчы алар- ны өйгә чакырып, Гебефюги белән бергәләп пычкы тешләрен аера башлагач, бөтенләй гаҗәпкә калды.
Эш арасында бик күп нәрсәләр турында сөйләшенде. Тик кичке җыелыш хакында гына бер сүз дә әйтелмәде. Гебефюги стенадагы унҗи- де-унсигез яшьлек хәрби киемле үсмер рәсеменә игътибар итте:
— Бу нинди малай?
— Бу безнең улыбыз, — дип сүзгә кушылды тимер юлчының хатыны.
— Үзе шундый яшь, үзе офицер?!—дип гаҗәпләнде Гебефюги.
— И, ул әле офицерлар мәктәбендә укый гына. Киләсе елга академиягә керә инде, ике күзем, офицер булам, ди. Ай шул ераклыклары өзә бит үзәгемне!..
— Әле тагын балавыз сыгасыңмы? — дип кычкырып куйды тимер юлчы һәм Гебефюгига карап өстәде: — Бу хатын-кыз дигәннең чәче озын, акылы кыска. Улым офицер була дип сөенеп йөрисе урында, лыш-лыш елый да елый. Әллә академияне мич башына китергәнне көтә инде... Менә мин үзем башлангычны да бетерә алмадым. Ә ачлык, ялангачлык академиясенә йөрдем. Бетереп чыктым.
— Нишлисең бит, мин үзем дә шулай,—диде Гебефюги, һәм алар авыр капиталистик тормыш белән бүгенге тормышны чагыштыра-ча- гыштыра шулкадәр мавыгып киттеләр, аларны туктатыйм дисәң дә туктата алмас идең. Ә саубуллашканда тимер юлчы үзе сорады:
— Җыелыш кайчан була соң, ни турында сөйлиләр анда?
— Турысын гына әйткәндә, үткән тормыш турында без инде җитәрлек сөйләштек. Безнең кандидат киләчәк турында сөйләячәк.
Өлкән агитатор сәгатенә карады — тимер юлчы белән сөйләшүгә нәкъ кырык минут китте.
Урамда сайлаучылар яныннан кайтып килүче агитаторлар очрады. Алар инде үзләренең эшләрен бетереп кайтып киләләр иде. «Бөтен урамны йөреп чыктык. Бер сәгатькә егерме семья! Үткән турында да, бүгенге һәм киләчәк турында да сөйләдек. Керәсең дә әйтәсең: саумы,
71
иптәш! Кич сәгать биштә Культура йортында җыелыш була. Бик мөһим эш! Кандидатның сезнең белән сөйләшәсе килә».
Ә Гебефюги эшен бетерергә ашыкмады. Икенче йортта ул бер әни кешегә ботинка белән булган катлаулы мәсьәләне чишәргә булышты. Бу тәбәнәк буйлы, әче телле хатын ярты ел инде кызына җылы ботинка эзли икән. Утыз өченче размерны. Утыз икенче белән утыз дүртенче кибетләрдә тулып ята, ә менә утыз өченче размер беркайда да юк, ди. Гебефюги белән икәүләп алар утыз өченче размер ботинканың кая китеп бетүен белергә теләп баш ваттылар-ваттылар да, аяк киемнәре фабри- гына хат язып, кичен, җыелышта кандидатка бирергә кирәк, дигән карарга килделәр.
Өлкән агитатор Гебефюгиның эшен сокланып күзәтеп торды.
Урамның икенче ягында Гебефюги газ кертер өчен канау казучы күршеләргә булышты һәм бу пычрак эшкә иске пальтосы бик ярап куйды. Эш арасында сораулар биреп, тегеләрнең кылларын тарткалады. Бер сорауга каршы тимер юлчының күршесе әйтте:
— Без тугыз ел элек тә бу урамда канау казыган идек. Ләкин өйләргә газ кертү өчен түгел, бомбадан саклану өчен.
— Аннан бирле күп нәрсә үзгәрде инде,— дип кыстырып куйды икен-чесе.
Сулы чиләкләрен утыртып, ял итәргә туктаган бер хатын ирләрнең сүзенә кушылды:
— Беләсезме, җан кисәкләрем, ни уйлый идем мин ул заманда? Бо- лай көненә бер ашап яшәсәң, аяк сузарга да вакыт җитәр. Кайчан гына бу дөньялар тынычланыр икән, дип. Алланың биргәненә шөкер, көткән көн килде. Инде көнгә өч тапкыр ашый алам. Аз булса да пенсиясе дә бар. Дөньялар тынычланмаса, булыр идемени бу? Дөньясы гына тыныч торсын инде, сугышлар гына булмасын. Безнең ише карт- корыга башкасы кирәкми...
Гебефюги чокырдан сикереп чыкты.
— Карагыз әле, әби, сез моны җыелышта сөйли алмассызмы, бүген кич?
— Нишләп сөйли алмыйм ди! Сөйли алам.
Кичкә кадәр шулай булды. Халык демократиясе эшләгән нәрсәләр турында Гебефюги түгел, халык үзе сөйләде. Бер өйдә ул яшь кенә хатынның җен ачуларын чыгарды. Хатын румын мәктәбе директорының венгр мәктәбенә парталар бирүе турында әйткәч, Гебефюги:
— Моның искитәрлек бернәрсәсе дә юк. Алай итү аның бурычы ул, — дип куйды.
— Нәрсә?!—:диде хатын нәфрәтләнеп. — Ә соң элек ничек идеэ Ул вакыт мин үзем мәктәптә укыдым, беләм. Венгр мәктәбе турында авыз да ачып булмый иде ул вакытта. Мин шәһәр үзәгендәге чиркәүгә гыйбадәткә йөри идем. Әти чиркәү налогы җыйганда миңа да барырга рөхсәт итәләр иде. Налогка җыелган бар акча байлар кесәсенә . китә иде. Хәзер, ичмаса, кызыма, венгр булганы өчен, газап чигәргә туры килми.
Милли азчылык тормышындагы үзгәрешләр турында сайлаучылар Гебефюгига шулай сөйләделәр. Хәер, ул бу үзгәрешләрне үзе дә күрә иде.
Унынчы йортта ул читлектәге кенәри кошлары белән мәйханә килүче хуҗага бу кошларның гадәтләре турында сөйләде. Ә аның күршесендәге бухгалтер хатын белән — хатынның ревматизмы һәм сугыштан соң эшләми башлаган Самошфаль курорты турында гәпләште. Хатын бер мәртәбә курортка барса, ревматизмнан котылачагына инанган иде.

— Беләсезме нәрсә, — дпде аңа Гебефюги. — Бу эшне мин белеп җиткермим. Ә менә кандидат барысын да белә. Ул сезгә әйтер. Минемчә, курорт тиздән яңадан эшли башлар.
Гебефюги эшен бетергәндә караңгы төшкән иде инде. Ул Культура йортына килде. Аның урамыннан бик күп халык җыелган иде. Пенсия алучы карчык һәм көндез Гебефюги сөйләшкән бик күпләр сүз сорадылар. Гебефюги үзе сөйләмәде, башкалар сөйләгәнне генә тыңлап утырды. Бу эштә тәжрибәсе булган өлкән агитаторның мондый хәл белән килешәсе килмәде.
— Нигә сез сүз сорамыйсыз? — диде ул кабаланып. — Нигә авызыгызга су кабып утырасыз?
— Аптыратмагыз мине, иптәш. Мин җыелышка үзем сөйләр өчен түгел, башкалар сөйләгәнне тыңлар өчен киләм. Күбрәк белүче кешеләрне тыңларга... — дип җавап кайтарды Гебефюги.
Ш. Хөсәенов тәрҗемәсе.

73