Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

САЛИХ БАТТАЛ ЯЗУЧЫ I Эшкә тотыныр алдыннан вәгазь әзерли ул, каләм сайлый, Нидер тапмый эзләп-эзләп тә... Сылтау эзли ул тотынмас өчен Бу коточкыч авыр хезмәткә! Юкса реаль дөнья рәхәтенең Мәхрүм була ич ул барысыннан! Ләкин, ничек, кая кача алсын Үз рухында туган ташкыннан. Ул ташкыннан ишетелә аңар Үзәк өзгеч өннәр: «Батабыз. . . Тот кулыңа каләм-багорыңны, Коткар безне, туган атабыз!.. » II Хезмәт Роман яза. Аның геройлары Себер салкынында йөриләр; Төзелешкә нигез салыр өчен Калын кар катлавын көриләр. Ә тышта — җәй. Күкрәп яңгыр ява. Тик язучы сизми яңгырны. Кояшны да сизми һәм җәйне дә... Роман аны җәйсез калдырды! Шунда да ул образларын жәлли, Ул ашкына роман җәенә. Язгы тамчы булып яшь бөртеге Кәгазенә тамып җәелә. Шул җен хезмәтендә үткән айлар Гүя канын сыгып алдылар. Ләкин ул шат. Чөнки ачык сизә: Геройлары тулы канлылар. 57 СӨББУХ РАФИКОВ УРМАН ҖЫРЛЫЙ ^>згы урман нурга тулган, Күз алмыйм юлларыннан; Энҗе нурлары чагыла Язгы кар суларыннан. Берсен-берсе узып сайрый Канатлы дус-җырчылар, Уйга калып җыр тыңлыйлар Яшәргәндәй чыршылар. Атылган аккош шикелле Җәеп кар ак канатын, Агач төпләрендә ята, Көмеш сулар таратып. Гөрләвекләр үткән эздән Борын төртә яшь чирәм, Язлар шатлык китерәләр, Яшьлек кайтуын сизәм. Яңа чыккан бәбкә төсле Шул усак бөреләре, Чиксез рәхәт дустың белән Урманда йөрүләре. Урман җырлый... Төз наратлар Унсигездә кебекләр; Кыңгыраулы гармонь уйнап Гүя уза егетләр. 58 ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ФАЗЫЛҖАН -4вылда көз хәзер, Бакчада Каен яфраклары коела. Әйләнәм дә карыйм, Янымда Син барсыңдыр кебек тоела. Кая барсам, Кайда йөрсәм дә Оныта алмыйм сине, Фазылҗан! Миннән башка тагын кем икән Бу кадәрле сине сагынган? Шуңа микән әллә ел саен Кайтмый калмыйм туган якларга. Синнән сәлам алып килгән күк Чакмагоштан килгән хатлар да. Караңгы төн, Салкын көз иде, Хәл ителә зур бер мәсьәлә. Җыелыш бара, Сөйли Фазылҗан Ничегрәк безгә яшәргә: — Болай булмый, Булмый, иптәшләр! Кыюырак булыйк без, яшьләр, Кулак Мортый икмәк яшергән, Үткән төнне кибет әрчелгән. Иң җаваплы эшләр йөкләнә Комсомолга хәзер авылда. Туры килер, Әйе, авырга... Көтмәгәндә мылтык атылды, Челтер итеп тәрәзә ватылды. — Җыелышны, — ди, — дәвам итегез, Тик врачка мине илтегез... Фазылҗанны алдык күтәреп, Шыбыршыбыр җылы кан ага. Сиздермибез аның үзенә, Керфекләрдән ачы яшь тама. Безнең яшьлек шулай башланды, Өермәле еллар кырында. Үткәннәрне искә төшерәм Мин бүгенге язган җырымда... — Җыелышны дәвам итегез!— Соңгы сулыш шулай өзелде. Син дәшәсең кебек Фазылҗан, Туктатмагыз диеп Һөҗүмне. Кая барсам, Кайда йөрсәм дә Оныта алмыйм сине, Фазылҗан, Миннән башка тагын кем икән Бу кадәрле сине сагынган. ИБРАҺИМ САЛАХОВ УК ҖИТМӘСI -Бөркет утыра, хәвеф-хәтәр белми, Ук җитмәслек биек кыяда; Шул бөркетнең иркә ялгызагы Йокымсырый тыныч ояда”. Ук җитмәслек текә таш кыялар Тынычлыкның бишеге саналган. Бүген, әнә, алсу ефәк комач Шул җдланы саклап кадалган.