Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЗЫЯ МАНСУР

ЯЗГЫ ФӘЛСӘФӘ

Яз турында

Шигырь язган иде шагыйрь;

Олы шатлык чолгап алган иде аны.

Канатланган иде шагыйрь,

Ләкин кинәт

Ул, үзенең язганына күзен текәп, Уйга талды.

Алмагачлар уранганнар

алсу чәчәк шәлләренә;

Тын алмыйлар.

Ләкин менә,

Шул шәлләрен салырлар да әкрен генә, Кызарып пешкән алма булып елмаерлар, Телгә килер кебек алар, әллә нигә.

Салмак кына канат кагып, җылы яктан

Аккошларның килүләре якын миңа.

Алар күлдә җилкән булып йөзгән чакта Һәм күлләрдән алар моңы килгән чакта Болыннарда,

тал тибрәтеп талгын гына

Сары түшле якташымның

Кылдан оя үрүләре мәгълүм миңа.

Сокланмаска мөмкинме соң! һәммәсе дә Җырлануны сорый болар. Аңлыйм.

Беләм.

Ләкин менә

Декабристлар аягында чылдыр-чылдыр Богау чыңлап торганда да

аккош килгән, Сандугачлар шулай кылдан оя үргән.

Ә кайдадыр

Ят бер илдә бүген дә бит

Елый әнә ятим калган ач балалар:

— Әткәй нигә кайтмый икән?—диләр алар. Тышта яз бит,

 

Дөнья күкрәп торыр вакыт Балаларның шатлыгыннан! Әткәләре тоткынлыкта.

Ничәнче ай инде хәзер, ничәнче ел, Читлектәге бер кош кебек, Иркенлеккә чыга алмый интегә ул.

Җыр яңгырый азат Кытай якларыннан; Әнә бит ул нинди дәртле, нинди көчле!

Җыр яңгырый:

«Көтегез, көт, оланкайлар,
әткәегез кайтмый калмас,
Без дә тоткын идек бер чак»
дигән төсле.

Җир иркенрәк сулыш ала бара һаман; Шуңа бит ул шатлык белән тулы күңел.

Әйе, яз ул тик бер кошлар җыры түгел, Күңелләрнең көрлеге һәм Тормышыбыз хөрлеге ул!..

Кабат каләм алды шагыйрь Ьәм шул вакыт, Аның уен расларга дип ашыктымы, Әүвәлгедән ягымлы һәм матур булып:.

«Җыр үзе дә киңлек сөя» дигән кебек, Яңгырады күл ягыннан

аккош моңы...

 

ГАМИЛ АФЗАЛ

АНА

■^4на утыра тәрәзә төбендә, Ике бөртек яше күзендә. Якынайтып солдат юлларын Кем кайтарыр аңа улларын! Сөйгән ире исән чагында, Шатлык тулы гомер язында Чиксез бәхет булып анага Ике малай килде дөньяга. Ике бала йомшак туп кебек, Ике егет булды ут кебек. Бүтән бәхет бармы анага, Бүтән бәхет җирдә юк кебек.. .

Яшь малайлар укып йөргәндә, Беренче кат китап күргәндә, Һәр икесе туган көнендә Утырттылар бакча түрендә Икесенә ике алмагач, Ядкарь итеп нәни алмагач. Алмаланыр диеп көттеләр, Иртә-кичен сулар сиптеләр; Тик малайлар алдан үстеләр, Соры шинель киеп киттеләр.

Ике агач үсә бакчада.

Нур балкытып таңнар атса да, Моңландырып кояш батса да, Ике агач утыра бакчада.

Ана карый бакча түренә, Ике бөртек яше күзендә. Саф энҗеләр кебек талпынып, Ботак очларында атынып, Рәнҗегәндәй көзге җилләргә Яңгыр суы тама гөлләргә.

Күптән инде шулай, бик күптән, Тере сагыш булып тилмерткән Ике агач, язлар килгәндә, Яшел ефәк күлмәк кигәндәй, Ак чәчәкләр белән төренеп, Бер-берсенә таба үрелеп Тирбәлгәндә җәйге җилләргә,

 

Тирбәлгәндә айлы төннәрдә, Ике агач бакча түрендә Ике килен булып күренә. Бәхет көтеп күңел җилкенә, Һәркемгә дә яшьлек бер килә; Бәхет булса, бәхет булмаса, Карты торса иде ичмаса ...

Күптән инде шулай, бик күптән, Күңелләргә өмет беркеткән Ике агач утыра бакчада, Әйлән-тулган карлар яуса да, Өсләренә мамык ябынып, Ак чәчәкле язны сагынып, Алларына алмаз коелып, Утыралар кебек боегып. Шунда алар ана күзенә Ике улы булып күренә, Икесе дә җандай тиң күргән, Әлли-бәлли итеп үстергән... Берәү кайта, берәү киләме, Өметләнә ана йөрәге;

Әллә чынмы, әллә ялгышмы, Кемнәр белә аны — язмышны!..

Кара чүлмәк алды миченнән, Бәрәңгесен ярып пешергән. Самовары гөжли өстәлдә, Кытай чәен тирләп эчкәндә, Ачылыр да кебек ишеге, Зур чемодан тоткан төпчеге Җитди төстә, әзрәк олгаеп, Кайтып керер кебек елмаеп...

Үлмәгәннәр алар, үлмәгән! Менә шушы тыныч бүлмәдән Якынайтып юллар арасын, Сугыш кырларына кара син... ...Берсе йөри Днепр ярында, Берсе сугыша Мәскәү янында. Алҗыганнар газиз оланнар, Өсләрендә соры тузаннар. Хезмәт авыр булган аларга, Вакыт юктыр сәлам язарга. Яз кайтмаса, көзен кайтырлар, Кайтмый калмас андый батырлар! Ул аңламый инде барысын да... Келәт түбәсеннән ай чыга, Тыныч нурлар төшкән читәнгә... Унҗиде ел алар киткәнгә...