Логотип Казан Утлары
Хикәя

Өйдә

апылдап капка ябылуга, сыерчык оясы өстендәге бүрек кадәре кар, капчык төбе селеккәндәй, буранланып очып төште. «Нәрсәгә шул тикле җимерелеп кайта бу», — дип Гөлзифа тәрәзә аша иренә күз төшереп уйлап куйды. Ул арада өйал- дында шак-шок баскан аяк тавышы, зыңгылдап буш чиләк тәгәрәп кит­кәне ишетелде. ДҮенә җилтерәп ишек ачылды...

Өй эче караңгыланып килә, әмма бозланган тәрәзәнең өске өлгелә­ре баеп барган кояшның кызгылт нурлары белән күңелле генә җемел­ди иде. Гыйлаҗ керә-керешкә электр кабызгычын челт-челт боргалар­га тотынды. Лампочка кабынмады.

— Яндырчы лампаны!—дип кычкырып җибәрде ул. — Бу электрга ышансаң... Кәримнең үзе белән бер.

— Яныр әле вакыты җиткәч,—диде Гөлзифа бик тыныч, хәтта бер­аз көлемсерәүле дә тавыш белән һәм ашыкмыйча гына кучкардан шырпы алды.                                ’ --------

Унлы лампаны яндыруга, ялт итеп лампочка да кабынып китте.

— Әйттем ич,—диде Гөлзифа, инде көлемсерәвең бөтенләй яшер­мичә.

— Бер дә харап инде ул синең Кәримең...—диде Гыйлаҗ ачулы тавыш белән. Тиз-тиз чишенеп, пиджактан килеш, түрдәге кроватька барып ятты.

— Хатыннар адвокаты! — диде ул, сүзләрен теш арасыннан сөзеп.

«Тагын әйтешкәннәр икән!» — дип уйлап куйды Гөлзифа.

Бу килешә алмауның сәбәбе бар иде.

Уракка яңа төшкән көннәр иде. Гыйлаҗны әвен бригадиры итеп билгеләделәр. Заманында председатель дә, агротехник та булган ке­шегә бу инде, ни генә әйтмә, тәртәләрнең түбән карый баруы иде. Шу­лай да түрә-кара ич әле... һәм Гыйлаҗ, кулына күпне күргән күн сум­касын тотып, колак артына кечкенә карандашын кыстырып алды да эшкә башлады.

Әвендә, Гыйлаҗның үзеннән кала, көлтә ташучы малай-шалайны исәпләмәсәң, ирләр затыннан ике генә кеше иде. Озын буйлы, кыска мыеклы машинист бирелгән көлтәне тараткалап барабанга тыгып то­руын белә. Моторист егетнең эше бөтенләй рәхәт. Моторын кабызып җибәрүгә эскерт төбенә ята да йоклый. Ә яулыкларын күзләренә чак­лы төшереп бәйләгән хатын-кыз халкы тирли-тирли салам селкә, өй тү­
бәсе югарылыгына көлтә бирә, капчык күтәрә. Хәтта эскерт куючылар да хатын-кыздан.

Яңа председатель Кәрим, эшли башлавының беренче көннәрендә үк, мондый хәлгә игътибар итте.

  • Әгәр рольләрне алмаштырсак, ничек булыр, иптәшләр? Юкса без җыен авыр эшне хатын-кызга тапшырып бетергәнбез бит, диде.

Озын буйлы машинист, кыска мыегына кунган кибәген дә өргәләп тормыйча, гадәтенчә сузып кына әйтте: .

  • Булдыра алсалар... мин риза.

Моторист егет, сары бөдрәләрен бармак очы белән сыйпый-сыйпый, бераз дәшми торды.

  • Хатын-кызга мотор тапшырсаң... Бер сәгатьтә эштән чыгарыр­лар! Якын җибәрмим мин алармы... диде аннары эре генә.

Гыйлаҗ дәшмәде.

  • Булдырырлар!диде Кәрим, бик кискен тавыш белән. — Сез шушында ук буласыз бит, өйрәтерсез, булышырсыз.

Аннары ул Гыйлаҗга таба борылды:

  • Бригадирны да хатын-кыздан куярга була, минемчә.

Ул көнне дә Гыйлаҗ менә шулай пыр тузып кайтып кергән иде. Гөлзифа да яңа гына басудан кайткан, җиңел-җиңел атлап ашарга хәзерләп йөри иде.

  • Бик акыллы кеше булырга охшый әле бу яңа председатель, диде ул, Гыйлаҗның ачулы йөзенә бөтенләй игътибар итмичә күңелле генә сөйләп китте: Бүген килде дә теге Куян Фәйзуллага әйтә. Бездә весовщик булып йөри ул, комбайннан бушаткан ашлыкны үлчәп, кенә­гәгә язып тора. Бөтен эше шуның белән вәссәләм. Менә шуңа әйтә: «Монда кояшта арка кыздырып утырганчы, ди, комбайнга менеп са­лам җыючы булып эшләгәндә әйбәтрәк булмас иде микән сиңа, Фәй­зулла абзый», ди... Чыннан да, уйлап карасаң, ачуың да килмәслек тү­гел бит. Кайда иң авыр, иң кара эш шунда хатын-кыз. Ирләр кайда дисәң, кайсы түрә булып алган, кайсы язу-сызуда, кайсы кибет алдын­да гәп сугып утыруын белә... Ачуың килмәслек түгел. Әле кайткач өй эшен, мал-туарын кара, бала-чагаңны, иреңне бак, ашарга пешер... Мәгъфурәләр белән дә шуны сөйләшеп кайттык... Әйтәм ич, бик акыл­лы кеше булырга охшый әле бу Кәримулла...

Әнә шул көннән башланды инде...

Юкса, Кәрим бүген бик җайлап әйтте: «Гыйлаҗ туган, диде, трак­тор белән тирес чыгаручыларның эше бер дә ошамый әле миңа, диде. Өемгә салуларының һич рәте-чираты юк, төягәндә дә бик озак кыймыл­дыйлар, түгеп-чәчеп бетерәләр... Әгәр, диде, сине шунда билгеләсәк, чын-чынлап бер тәртип урнаштырыр идең, бик зур ярдәмең булыр иде» диде. Шулай бик ипләп тә әйткәч, аннан да бигрәк, шулай ышаныч та күрсәтеп торгач, Гыйлаҗ күнеп тә беткән иде инде.

Баскыч төбенә тәмәке тартырга чыккач, Куян Фәйзулла, түгәрәк күзләрен мәгънәле генә уйиаткалап, әйтеп торды:

  • Ишеттеңме әле яңалыкны, яшьтәш?диде. Кәрим синең кар­чыкны бригадир итеп куярга йөри ди бит. Бик тырыш, булдыклы ха­тын, дип әйтә ди... Ничек тә үзенә якынрак итәсе килә торгандыр инде шундый булдыклы хатынны. Әй рәхәт тә көннәрдә яшисең бар әле си­нең, яшьтәш, бу килештән... Әйтик, кичтән үзен кочаклап ятканда ук белешә торырга була: «Карчык, иртәгә мине ниндирәк эшкә кушарсың икән», янәсе... шәп бит! Фәйзулла хихылдап көлеп җибәрде.

Озын буйлы, кыска мыеклы машинист Шәйми дә, салмак кына мө­гердәп, өстәп куйды:

  • Иң элек, «Иптәш бригадир, кочакларга рөхсәт итегезче» дип, нәчәлник каршында баш имичә булмас әле ул...

 

  • Нәчәлник ире булу үзе ни тора! диде Гыйлаҗ бер дә исе кит­мәгәнгә салышып. Әмма ирен кырыйлары сизелер-сизелмәс кенә дерел­дәп куйды. Шайтан алгыры, дөрескә дә охшый түгелме сон. әле бу? Чынлап та бит, бригадир Рәхим укырга китә, аның урынына кеше ки­рәк^ Кәримнең Гөлзифаны гел мактап телгә алуы да хак. Гөлзифасы да бит аның Кәримулла дип авыз суын корыта...

Кайтышлый, кибет алдыннан узганда күзе төште: бер төркем ир­ләр көлешә-көлешә сөйләшеп торалар иде. Гыйлаҗның чигәләренә кинәт кан йөгерде: һичшиксез, аңардан көләләр.?. Каршы очраучылар­ның чырайларында да кинаяле генә елмаю яшеренгән кебек тоелды аңа. Инде менә кайтып керсә, Гөлзифасы...

Әнә ул, уйнагандай гына итеп, ухват белән мичтән зур чуенны тар­тып чыгарды. Җиңнәрен сызганган, таза беләкләренең җәйге кояшта янып каралганлыгы әле дә бетмәгән. Тыныч карашлы зуррак коңгырт күзләрендә, уңа башлаган зәңгәр яулыгы астыннан күренеп торган, пөхтәләп таралган кара чәчләрендә, төп-төз чәч юлында олысымак бер чибәрлек балкый. Картаерга һич исәбе юк әле үзенең, яшьлек алсулы­гы китмәгән түгәрәк йөзендә бер җыерчык әсәре күрмәссең. Хәтта соң­гы вакытта яшәребрәк тә китте шикелле. Әллә инде, чыннан да... Гел Кәримулла да Кәримулла дип, теге...

Гыйлаҗ сикереп торып утырды.

— Әйдә, җәтрәк ашарга булдырчы, — диде коры гына.

— Балалар кайтып җитсен инде, — диде Гөлзифа, — алардан башка күңелсез ич бөтенләй.

Ул арада олы уллары Расих кайтып та керде.

— Кайттыңмы, улым?—диде Гөлзифа, улының урындык өстенә ташлаган матур шарфын кулына алып, җыерчыкларын ипләп кенә сы- пыргалый-сыпыргалый, чөйгә элеп куйды.

Расих, ялкау гына атлап, сандык өстенә барып утырды, үрелеп кенә шундагы шүрлектән калын бер китап алды (ул быел гына унынчы классны тәмамлап, әтисенең алдан кайгыртучанлыгы аркасында сель­пода хисапчы ярдәмчесе булып эшли башлаган пде).

Гөлзифа кечкенә калай тартмадан чәйнеккә бөртек чәй салып мата­ша иде.

— Такта чәй кайчан кайтартасыз инде?—дип сорап куйды Гый­лаҗ улыннан. — Ул бөртек чәйнең бер бәрәкәте юк аның.

— Мин кайдан белим... — диде Расих китабыннан башын күтәрми­чә генә.

— Арзанлы кәнфит тә күренми бу арада кибетегездә... Шикалат та микалат.

— Әйтә торам... Әллә мин кайтартучымы... Кәгазь белән счеттан бүтән нәрсә күрәммени мин анда...

Гыйлаҗ авыр гына бер сулап куйды да башка дәшмәде.

Атлыгышып, кызлары Сания белән Асия кайтып керделәр.

— Әни, әни дим! Җирнең ясалма юлдашын күрдек! —дип ишек ачар-ачмастан кычкырып җибәрде янып торган түп-түгәрәк битле, йом­ры гәүдәле Сания.

— Чынлап, әни! Уймалы ягыннан менә болайга таба узып китте,— диде яшенә карагайда шактый озын буйлы, чандыр йөзле Асия.

Расих, китабын кулына тоткан килеш, урыныннан сикереп торды.

  • Алдашасыздыр әле, диде, ә үзенең күзләрендә бөтенләй са­быйларча бер көнләшү чагылып узды.
  • Ярар, бик яхшы булган, диде Гөлзифа, — өстегезне салганчы

берәр кочак утын алып керегез дә өстәлне хәзерли башларсыз. Аш булды.   .           .

Чәй янында җирнең ясалма юлдашы турында балалар башлаган кызу әңгәмәгә олылар да кушылып киттеләр.

Иртән Гөлзифа көндәгечә Гыйлаҗны уятты.

  • Атасы, торырга вакыт. Эткә соңга калмагаең.

Гыйлаҗ зырылдап икенче якка әйләнеп ятты:

  • Ике аягымның берен атламыйм мин моннан ары. Әллә монда... Гөлзифа бер мәлгә сүзсез калды.
  • Ни булды соң сиңа? дип йомшак кына сорап куйды.
  • Җитәр, күп мыскыл итте!.. Җыен хатын-кыз арасына тирес төяргә чыгармакчы була. Юк инде... Мыскыл итмәсен.
  • Тотып ашамаслар иде әле үзеңне хатыннар.
  • Сиңа да бүгеннән эшкә чыгарга рөхсәтем юк!
  • Әй, шашмачы! Шулай буламыни инде ул.
  • Рөхсәтем юк! Ишеттеңме?

Гөлзифа дәшмәде. Аннары аның ялгыз гына ашарга утырганы ише­телде.

  • Мин киттем, Гыйлаҗ, диде ул бераздан соң. — Әнә бәрәңге кыздырдым, суынса җылытып ашарсыз.
  • Әйткәнне ишетәсеңме син? Бармыйсың беркая да...
  • Я, ошамаганны сөйләмә инде, Гыйлаҗ, диде Гөлзифа, шактый кискен тавыш белән. — Кәефең булмаса, бүгенгә ял ит алайса... Мин киттем.

һәм ишек җай гына ачылып ябылды.

Гыйлаҗ сикереп торып ашыга-ашыга киенергә тотынды. Кыска ту­нын иңбашына гына салып, яланбаш көе чыгып та йөгерде.

Чын ачу белән, хәтта хатынын өстерәп булса да кире борырга җи­тешеп, ярсып чыккай иде ул.

Әмма әллә ни булды...

  • Гөлзифа!дип дәште ул. Ләкин тавышы үз яныннан китмәде. Артыннан куарга омтылды. Аяклары атламады...

Әнә ераклашканиан-ераклаша. Үзенә бик тә ятышып, билләре кы­сып торган җиңелчә сырмасы, шакмаклы шәлъяулыгы белән биредән ул бөтенләй яшь кызлар кебек күренә. Әнә чатка да җитеп килә... Менә хәзер чаттан борылып күздән югалыр да Гыйлаҗ аңа бик кирәкле, бик тә мөһим бер сүзен әйтә алмый калыр, һәм мәңгегә әйтә алмас кебек тоелды... Гүя, Гөлзифа ераклашкан саен, Гыйлаҗның бөтен көче, бик авырттырып, бәгыре аша суырылып чыга да шулай ераклаша бара кебек иде...

Ниләр генә үтмәде бу минутта Гыйлаҗның башыннан. Моннан күп, шактый күп еллар элек менә шулай артыннан карап озатып калулары... Ай чая, усал кыз иде ул. Капка төпләренә үк озатырга нигәдер рөхсәт итми, егетне чат башында тилмертеп бастырып калдыра иде дә, вак- вак кына, җитез генә атлап, ялгызы китеп бара иде... Аннары, уйнаша- көлешә, гөр килеп бергәләп тракторда эшләп йөргән вакытлар... Алар үз авылларыннан шактый ерак бер колхозда эшләделәр ул вакытта, трактор килгән елны килә, килмәгән елны юк иде. Шулай да, нинди кү­ңелле чаклар булган икән ул. Гыйлаҗ, үз сменасы беткәч, вагонга кай­тып китү турында башына да китерми, Гөлзифа янында кала, бу сме­на беткәч тә әле тиз генә кайтып йоклау юк, сөйләшеп сүзләр бетми, карашып күзләр туймый иде...

Сугыштан кайткач, аңа инде яңадан тракторга утырырга туры кил­мәде. Аны үз колхозларында председатель итеп сайлап куйдылар. Ан­нары, колхозлар эреләндерелгәч, бригадир булып калды. Аннары, ур­ман кисүчеләр башлыгы, аннары фуражир, әвен бригадиры... һәм... Әнә Гөлзифа бара, ераклаша, ә юлның теге башында озын керфекле кара күзләрен аңа текәп, башын гадәттәгечә чак кына ия төшеп, Кәрим ба­сып тора кебек иде...

 

  • Гөлзифа!дип, инде шактый каты кычкырып җибәрде Гыйлаҗ. Әмма Гөлзифа чаттан борылып күздән югалды.

Гыйлаҗ кинәт борылды да, ашыга-ашыга, йөгереп диярлек, өйгә керде, керә-керешкә тунын урындыкка ыргытып, кроватька барып ауды.

Өй эче тын, хәтта артык тын иде. Нигәдер барысына да нәкъ менә шушы тынлык гаепле, шушы түзәлмаслык тынлык сәбәпче кебек тоелды.

Төшке ашка кайткан Гөлзифа, ишекне ачып керүгә, баскан урынын да катып калды. Өй эче пар белән тулган, идәндә зур чуен аунап ята, аяк басар урын калмыйча, пешкән бәрәңге чәчелгән иде. Ухваты, кыс­кычы, тастымалы барысы да идәндә. Ә Гыйлаҗ кулын сөлге белән ураган да әрле-бирле йөри...

  • Нәрсә булды? Нишләдең?дип куркынып сорап куйды Гөл­зифа.

— Әнә чуен ауды ла... Өзә үзәкне, ух!..

  • һай, шул кызулыкларыңны!.. Кая, салкын суга тык тизрәк. Ка­рабрак эшләсәң ни була соң!

Гөлзифа тиз-тиз, әмма бер дә кабаланмыйча гына идәндә түгелеп- чәчелеп яткан нәрсәләрне җыештырырга, тегесен-монысын караштырыр­га тотынды.

Гөлзифа!

— Нәрсә? Бик сызлыймыни?

Юк, басыла инде... Ни димәкче идем... Кәрим күренмәдеме?

— Күренде. Шәйминең теге инженер булырга укый торган малае белән килделәр. Фермада тирес чыгаруны да, олауга төяүне дә маши­налаштыру турында сөйләшеп, карап йөрделәр... Башлы малай булыр­га охшый ул, Шәйми малае. Укып бетергәч, үзебезгә кайтам, ди...

— Белмим шул, инженер булып алса, кайтыр микән... Кәрим мине сорамадымы?

— Сорады. Авырып тора, дигән идем дә, кичкә таба хәл белергә ке­реп чыгармын әле бушасам, ди.

Гыйлаҗ йөзен чытты.

— Йөри генә күрмәсен. Кирәкми.

Гөлзифа көрсенеп куйды:

— Тәмам килешә алмадыгыз инде. Нәрсә бүлешәсегез бардыр шул тиклем...

«Бәлки, бу Фәйзулла, Куян шайтан, бөтенләй юкны сөйли торгандыр әле. Ышан син аңар» дип уйлап куйды Гыйлаҗ.

Гөлзифа пешкән суган белән чиста чүпрәк тотып килде.

— Кая, менә суган ябып бәйләп карыйк.

Ул бик ипләп иренең кулын бәйләгән арада, Гыйлаҗның уенда тагын чагылды: «Булса соң? Бригадир булса ни булган?.. Тик менә... Кәрим белән генә булмасын иде».

— Гөлзифа, беләсеңме нәрсә,—диде ул бераздан соң, — Расихны ул эшеннән чыгарырга кирәк аны, минемчә...

— Нигә алай дисең?

— Бер дә күңеле утырмый аның ул эшкә. Алай күңелең тартмаган эш белән китсәң, ахыры һич тә хәерле булмый аның...

— Шулай шул... — диде Гөлзифа уйчан гына.

  • Соңрак исенә төшәр дә безгә дә үпкәләве бар... Колхозда укы­ган кешеләргә дә эш җитәрлек хәзер. Үзең дә әйтәсең ич, Шәйми малае инженер булып кайтам дип әйтә дисең. Хәзер бит бөтен тракторлары, комбайннары, бөтен машиналары үзебезнеке булачак. Эш җитәрлек. Бәлки, әвәслеге булса, Шәйми малае кебек инженер булырга укырга китәр...

 

Гөлзифа ире янына килеп утырды. Беразга икесе дә тын гына утыр­дылар.

  • Без эшләгәндә генә ул... Ни әйтсәң дә, МТСка бәйле идең... диде Гыйлаҗ.
  • Әйтмә инде... диде Гөлзифа һәм, уз алдына гына көлемсерәп, сөйләп алды: — Беркөн шулай трактор чанасына тирес төяп бетердек тә, Фәйзулла малаеның кузгалып киткәнен карап торам. Белмим инде, әллә өйрәнеп җитмәгән, әллә бер дә күңел куймый... Тизлеккә салуы­ның һич рәте юк, кирәксә-кирәкмәсә, тормозга баскан була... Сугып торып төшереп, үзем менеп утырырдай булдым...

Гыйлаҗ, бу көннәрдә беренче мәртәбә, бик күңеллеләнеп елмаеп куйды.