Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ БЕЛЕМЕ СҮЗЛЕГЕ ТУРЫНДА

Т/III үптән түгел генә матбугат мәй- - *•*'данына Н. Гыйззәтуллин тарафыннан төзелгән «Әдәбият белеме сүзлеге» 1 исемле яңа бер китап чыкты. ^Мондый китапның татар телендә чыгуы— бик вакытлы һәм күңелле күренеш. Яшь белгеч зур эш башкарган. Китап турында «Совет Татарстаны» газетасы битләрендә (1958 ел, 15 апрель) рецензия дә басылды. Рецензиядә, гомумән алганда, китапка уңай бәя бирелә, шуның белән бергә анда байтак кына кимчелекләр һәм төгәлсезлекләр күрсәтелә. Рецензиянең китапны бәяләве һәм андагы кимчелекләр турында ясаган күрсәтүләре белән нигездә килешергә мөмкин. Ләкин китапта рецензент тарафыннан күрсәтелмәгән җитешсезлекләр дә шактый очрый. Без түбәндә әнә шундый җитешсезлекләр- нең кайберләренә тукталырга булдык. Китапның 5 нче битендә аббревиатура сүзенә бирелгән аңлатма аныклауны сорый. Авторча Совнарком, ВКП сүзләре һәр икесе аббревиатура була. Хәлбуки аббревиатура дип сүзләрнең беренче авазларын яисә беренче хәрефләрен алу юлы белән ясалган сүзләрне атыйлар, ә <5еренче иҗекләрен яки составка кергән сүзләрнең кайберләренең беренче иҗекләрен, кайберләрең исә тулысынча алу юлы белән ясалган сүзләрне кыскартма кушма сүзләр дип йөртәләр. Бу турыда «Татар әдәби теленең алфавиты һәм орфографиясе» исеме астында чыккай яңа проектта бирелгән аңлатма, безнеңчә, бик дөрес. Чит сүзләр сүзлеклә- рендә дә аббревиатура сүзенә «МТС» шикелле III Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүчесе Нур Гыйззәттуллин. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1957. сүзләр генә китерелә (кара: «Словарь иностранных слов», 1949 ел). Илһам сүзе чыгышы ягыннан фарсыча сүз дип бирелә. Хәлбүки, ул — гарәпчә сүз. Әхтәриләрдә һәм 1957 елның ахырында гына чыккан «Арабско-русский словарь»да да ул гарәп сүзе дип бирелә. Бу сүз, формасы ягыннан масдар (инфинитив) булганга, аннан- бик "күптөрле сүз формалары (мөлһәм, тәләһһем, ис- тилһам...) ясала ала. Сүзлеккә 450 гә якын сүз-термин кертелгән. Ләкин шунысы кызык: революциягә чаклы әдәбият теориясенә карата язылган китапларда кулланылган әдәбият терминнарына сүзлектә артык тар урын бирелгән. Сүзлек белән танышкан кеше, әгәр дә революциягә чаклы бу өлкәдә язылган әдәбият белән якыннан таныт булмаса, әдәбият белеме татар телендә Бөек Октябрьдан соң гына туган икән, дигән ялгыш фикергә килүе бик мөмкин. Хәлбүки революциягә чаклы әдәбият теориясе буенча татар телендә язылган берничә исемдә китап бар. Шундый китаплардан Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары», Габдрахмаи Сәгъдинең «Кавагыйде әдбия» исемле китапларын һәм башка исемнәр белән чыккан берничә әсәрне күрсәтергә мөмкин. Бу китапларда, табигый, әдәбият терминиары-сүзләре дә аз түгел. Мәсәлән, әдәбият канунна- 117 ры, маузуг, бәлагать, мәядаз, киная, әдәбияте нәфисә, мәнсур әсәрләр, әсәр, өслүб, дөреслек, сафлык, әонднә- билек, кабиләчелек, борынгылык, у ясалмалылык, саф өслүб, ачыклык, < уйгынлык, әлфазы мөтәрадифә, аһәң, тасвири өслүб, сыйфатлау, охшату, истигарә, окданландыру, нәзым, нәсер, ривая, сахта классик, һөондү, моха- мә, тәүсыйфь, үткәнне бәян, вәгаз, тәнкыйть, рәддия, мәдхия, кафия, вәзен, илһам, китаб, охшаучы, охшатылмыш, охшату, уртак сыйфат һәм башкалар әнә шундый сүзләрдән. Без бу сүзләрнең-терминнарның барысын да яки күпчелеген бүгенге әдәбият теориясенә кертеп җибәрергә кирәк дигән фикерне һич тә алга сөрмибез, мәсьәләне болай кую урынсыз һәм мәгънәсез булыр иде. Ләкин «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә аларның барысы да яки зур күпчелеге хәзерге әдәбият терминнарына аңлатма бирү уңаенда яки икенче төрле формада урын алырга тиешләр иде диясе килә. Урыны чыккан саен сүзлекнең хәзерге әдәбият терминнарына бирелгән аңлатма өлешендә алар турында да билгеле дәрәҗәдә мәгълүмат бирелеп барылса, культура мирасы белән танышырга теләгән яшьләр ул китапларда очраган бу сүзләрнең-терминнарның мәгънәләрен җиңел аңлый алырлар иде. Болар өчен, билгеле, хәзерге шартларда аерым сүзлек төзү мөмкин түгел, һәм ул таләп тә ителми. Бу бер яктан. Икенче яктан, сүзлектә Европа һәм рус телләреннән ‘ алынган термнн-сүзләриең чыгышлары һәм лексик мәгънәләре аңлатыла. Бу — бик яхшы һәм табигый. Болай аңлату теләгән кешегә ул сүз- : ләрне, алар кайсы телдән алынган булсалар, шул телнең үз сүзлегеннән карап файдаланырга юл ача. Ләкин бу яхшы принцип эзлекле кулланылмый. Мәсәлән, мәдхия, кафия, мисраг... шикелле гарәп теленнән алынган терминнарның чыгышлары да, лексик мәгънәләре дә сүз- ‘ лектә күрсәтелми: мәдхия сүзен ода- сүзеннән, кафия сүзен рифма сүзеннән, мисраг сүзен шигырь юлы сүзеннән карарга кушу белән канәгатьләнелә. Аннары «Ш» хәрефендә шигырь юлы дигән термин бөтенләй юк. Шул рәвешчә, мисраг сүзенең эчтәлеге анда да ачылмый калган. Европа телләреннән алынган сүзләрнең чыгыш һәм лексик мәгънәләрен күрсәтеп тә, әдәби телебездә яшәү гомерләре чагыштыргысыз озынрак булган һәм бүгенге көндә дә яшәү хокукларын югалтмаган гарәп яки фарсы телләреннән алынган сүзләрне әвәләп үтү пичектер аңлашылмый. Фәнни бер кулланмада аларга да тулы аңлатма бирелергә, бу турыда ныклы система сакланырга тиеш иде диясе килә. Мәкаль, хыял, сәнгать, тәнкыйть, мәсәл, хикәя, шигырь шикелле телебездә актив кулланылган гарәп сүзләренә дә аларның чыгышлары һәм лексик мәгънәләре ягыннан аңлатма бирелмәгән. Вәзен сүзе дә бик коры бирелгән. Аның чыгышы да, лексик мәгънәсе дә күрсәтелми, элекке татар әдәбияты белемендә кулланылуы турында да бер сүз дә әйтелми, «шигырь үлчәмен кара» дигән сүзләр белән канәгатьләнелә. Анекдот, некролог, пейзаж сүзләренә аңлатма биргәндә, революциягә чаклы әдәби телебездә кулланылган ләтыйфа, тәгъзия, манзара, сүзләренең шушы мәгънәләрдә йөрүе турында кыскача гына әйтеп китү файдалы булган булыр иде. Ләтыйфа сүзе К. Насыйри әсәрләрендә һәм «Шура» журналы битләрендә һәм башка китапларда озак вакытлар анекдот сүзе урынында кулланылды. Манзара сүзе дә хәзерге пейзаж мәгънәсендә күп еллар буена әдәби телебездә киң урын алып торды. Ул хәзер дә үзенең матур яңгыравы белән пейзаж сүзенә ярышка чыгарлык сүз булып тора. Анафора сүзе турында китапта: «...бер төрле синтаксик формаларның шигырь юллары башында кабатлануы» диелә. Мисалда исә синтаксик формаларның кабатлануы юк, анда морфологик формалар — төшем килешендәге сүзләр генә (көнне, гөлне) кабатланалар. «Бер төрле грамматик формаларның кабатлануы» дип бирелгән булса, бәлки, килешеп булыр иде. 118 П ровинционализм яки диалектизм сүзләренә аңлатма бирү уңаенда әдәби телебездә озак вакытлар кулланып килгән ушвә сүзенә дә кыска гына тукталып китәргә иде. Теге яки бу сүзгә бирелгән аңлатманы раслар өчен сайланган мисалларны бирүдә авторның һәм редакторның саксыз эш итүләре күренә. Мәсәлән, Г. Кандалыйдан алынган мисалда (24 нче бит) атлыйг сүзе атлый формасында бирелгән. Кан- далый аны үз заманында кулланылганча атлыйг рәвешендә язган. «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә атллыйг формасы алынган. Провинционализм яки диалектизм сүзләренә китерелгән мисалда көнбатыш шивәсенә хас булган кайбер сүзләр, мәсәлән, белмисең, беләсең сүзләре, чынбарлыктагыча бирелмәгән (128 бит). Бу шивәдә мондый икенче зат фигыль формалары «ң» авазы белән түгел, бәлки «н» белән — белмисен, беләсең формасында сөйләнәләр, һ. Такташ та аларны шулай куллана. Эпиграмма сүзенә бирелгән аңлатмада мисалга Г. Тукайның «Габделхәмит» исемле эпиграммасы алынган. Мисал уңышлы. Ләкин шуның беренче мисрагында фикерлеләрне сүзе фикерләре формасында бирелгән. Ул болан булып чыккан: Утыз ел хөр фикерләрне үлтерт, Төрекләрдә азатлык тамырын корт. (201 бит.) Шул саксызлык аркасында, бер яктан, шигырьнең үлчәме бозылса, икенче яктан, аның эчтәлеге гарипләндерелгән. Бер Габделхәмитнең түгел, мең Габделхәмитнең дә хөр фикерләрне, прогрессив карашларны үтерә яки үтертә алуы мөмкин түгел. Билгеле, сүз анда ул турыда бармый. Әдәбият белгечләре тарафыннан әдәбият белеменә карата язылган бер китапта мондый кытыршылыкларның җибәрелүе күңелне борчый. Инверсия сүзенә карата Г. Тукайдан алынган шигырьнең бер^мисра- гыннан тулы ике сүз һәм бер сүзнең соңгы авазы төшерелеп бирелгән. — «Җиткерәбез без аңа бер бик матур шатлык хәбәр» урынына «җиткерәбез без аңа бик матур хәбәр» формасында бирелгән. Димәк, «бер» һәм шатлык сүзләре, «аңар» сүзенең «р» хәрефе төшерелгән. Шуның аркасында 15 әр иҗекле ике мнсрагның беренчесе 12 иҗекле генә булып чыккан. Тукай шигырьләрен укыганда, иҗекләр төшү гаҗәп тиз сизелә ләбаса. Автор һәм берничә редактор күзеннән үткән китапта моның сизелми үтелүе гаҗәбрәк тоела. Хәзерге татар әдәби телендә тата урынына йөри торган тулы хокуклы .өземтә сүзе бар. Бу сүзнең үзен төп термин итеп законлаштырырга, цитата сүзен исә аңлатма өлешендә бирергә мөмкин иде. Аңлатмада цитата сүзе өзек сүзе белән тәрҗемә ителә. Хәлбуки практикада, дөресрәге тәрҗемә эшендә, өзек сүзе отрывок сүзенең адэкваты итеп кулланыла һәм бу дөрес тә. Китапның икенче басмасын хәзерләгәндә, без күрсәткән җитешсезлекләр дә искә алыныр дип ышанабыз. Сүз ахырында тагын шуны әйтәсе килә: бу китапның дөньяга чыгуы,— билгеле, күңелле күренеш. Ләкин моңа чаклы совет чорында әдәбият теориясе буенча татар телендә бер генә хезмәтнең дә булмавы белән бәйләп караганда, рецензияләнә торган сүзлекнең ничектер вакытыннан алдарак яки плансызрак чыкканлыгы хәтергә килә. Планлылык күзлегеннән караганда, элек әдәбият теориясе, аннары бу сүзлек чыгарылырга тиеш иде шикелле күренә. Бу инде Татарстан китап нәшрияты һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы әдәбият секторы эшчәнлегенә карый. Алар, бу турыда үзара килешеп, мондый бер-береиә бәйләнешле китапларны бастырып чыгару эшендә билгеле эзлеклелек саклау юлына баса алырлар иде. Әдәбиятның үзен биомәс борын аның тарихын чыгару ничек сәер тоелса, әдәбият теориясе турында китап чыгарудан элек, аның сүзлеген бирү дә шулай ук сәеррәк күренә. Ф