Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

ЯШӘҮ КӨЧЕ
Ш. Мөдәррис үзенең «Яшәү көче» исемле китабын шундый юллар белән башлап җибәрә:
Багышладым, балалар, Сезгә шушы җырымны, — Чын итеп әкиятемне, Әкият итеп чынны.
Дөрестән дә, бу китапта чынлык белән әкият бергә кушылып бара. Әкият-поэ- маның геройлары — Алтын Бодай, Арыш, Җиләк, Мәк, Җитен, Суган һәм башка үсемлекләр. Аларны Мәс- кәүгә бару, күргәзмәгә эләгү теләге берләштерә.
Бу теләккә ирешү өчен үсемлекләр киңәшмәгә җы-елганнар һәм зур гына әң-гәмәдән соң кечкенә «резо-люция» кабул иткәннәр:
Алдыбызда зур сынау, Удар хезмәт, зур эш. Күргәзмәгә катнашу — Безнең изге бурыч.
Салкын кышны уздырып җибәргәч, сөйкемле яз килеп җитә:
— Ашыгыгыз, туганнар, Сөендерик илне! —
диләр үсемлекләр. Менә алар дымлы җирдә үзләренә оя табалар һәм әкренләп үсә башлыйлар. Ләкин тиз генә, җинел генә шытып һәм үсеп булмый шул. Әрем кебек явыз чүп үләннәренә каршы торырга туры килә. Кирәк вакытта яңгыры да булмый. Кеше-батыр ярдәмендә генә үсемлекләр зур уңышка ирешәләр.
Күргәзмәгә бару өчен үсемлекләр вокзалга җыела-лар. Нинднләре генә юк монда үсемлекләрнең!
...Килеп җитте тәгәрәп
Алсу йөзле Алма.
— Саумы, коллега? — диеп, Миләш чыкты алга.
Вагоннарга утырып үсем-лекләр Мәскәүгә таба юнә-ләләр. Кунакларны күргәзмә каршы ала.
Бу әкият-поэма шундый формада язылган. Аны уку балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы.
Китапта төрле төстәге берничә рәсем бирелгән. Бәясе 1 сум 30 тиен.
ПЬЕСЫ ТАТАРСКИХ ДРАМАТУРГОВ- КЛАССИКОВ
Татарстан китап нәшрияты татар классик драма-тургларының пьесаларын рус телендә бастырып чыгарды. Күләме белән 20 басма табактан артык булган бу китап рус укучыларын Гафур Коләхметов, Галиәс- гар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Шәриф Камал иҗатлары белән таныштыра.
Гафур Коләхметовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» исемле пьесаларын Гайшә Шәрипова тәрҗемә иткән.
Җыентыкта Г. Камал әсәрләре шактый зур урын алган. Бу китапта анын «Беренче театр», «Банкрот». «Безнең шәһәрнең серләре» һәм «Бүләк өчен» исемле пьесалары урнаштырылган. Аларны А. Хаҗиева һәм Г. Фәхретдинов тәрҗемә иткән.
Мирхәйдәр Фәйзинең «Га-лиябану» исемле пьесасы (А. Әхмәтҗанов, М. Елизарова тәрҗемәсендә) рус телендә беренче тапкыр басылып чыккан. Драмадагы җырларны шагыйрь Михаил Львов тәрҗемә иткән.
Җыентыкта шулай ук Шә-риф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле пьесасы да урын алган. (Тәрҗемәчеләре Г. Вәлиев, Ш. Рәхман- кулов.)
Баян Гыйззәт тарафыннан язылган кереш сүз укучы-ларны татар драматургиясенең кыскача тарихы белән таныштыра.
Китапның бәясе 6 сум 50 тиен.
ш. МАННУР
ОЛАУЧЫ МАЛАЙ
Шәйхи Маннурның «Олау-чы малай» исемле поэмасы Бөек Ватан сугышына кадәр үк матбугатта чыккан иде.
Татарстан китап нәшрияты хәзер бу поэманың төзәтелгән басмасын шактый зур тираж белән (6500) басып чыгарды.
Поэмада гражданнар су-гышы чоры тасвирлана. Ва-кыйга Себердә бара. Автор олаучы малай Айбактының башыннан үткәннәрен ма-выктыргыч итеп тасвирлый.
Китапның бәясе 1 сум 95 тиен.
Ш. МӨДӘРРИС

123