Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БАГРОВ ОНЫГЫНЫҢ БАЛАЛЫК ЕЛЛАРЫ»


XIX йөзнең күренекле рус язучы- ларыннан Сергей Тимофеевич Аксаков һәм аның иҗаты турында татар укучылары аз белә, чөнки әлегә кадәр татар телендә аныц әсәрләре дә, шулай ук аныц турында бернинди материаллар да басылып чыкканы булмады.
С. Т. Аксаков әсәрләрендә, бигрәк тә. «Семья хроникасы»нда һәм «Багров оныгының балалык еллары»ида ул замандагы крепостной крестьяннар, алпавытлар тормышы иң нечкә детальләренә кадәр сурәтләнә.
Бу язучының әсәрләре тагын икенче бер ягы белән безгә кадерле. 1799 нчы елны Аксаковлар семьясы Казанга килә һәм Сергей Аксаков яңа гына ачылган гимназиягә укырга керә. 1804 нче елны Казанда университет ачыла. Университетка беренче студентлар итеп гимназиядә укучы 33 кешене күчерәләр. Шулар арасында Сергей Аксаков та була.
С. Т. Аксаков үзенең истәлекләрендә Казанда яшәү чоры турында да бик тулы итеп язган. Аның истәлекләрен укыганда без Казан гимназиясендә, университетта нинди тәртипләр булган, анда ничек укыганнар һәм укытканнар, укытучылар составы, гимназистлар һәм студентлар арасында нинди мөнәсәбәтләр булган — барысы белән танышабыз.
Шуларны искә алганда, С. Т. Ак-саков әсәрләрен татар телендә бас-тырып, алар белән татар укучыларын таныштыруның әһәмияте зур. Татарстан китап нәшрияты аның «Багров оныгының балалык еллары» IV дигән әсәрен татарча бастырып чыгаруы белән файдалы эш эшләгән.
Китапны яшь тәрҗемәче X. Го- бәйдуллин тәрҗемә иткән. Бер ка-раганда тәрҗемә татарча әйбәт кенә яңгырый кебек: аны кызыксынып укый башлыйсың. Ләкин игътибар белән карый башлагач, тәрҗемәнең тиешенчә эшләнмәвен, нәшрият ре- д а кто р л арының ор и ги н а л д а яхшы булган китапның тәрҗемәсен сыйфатлы итеп чыгаруга көч салмауларын күрәсең.
Тәрҗемәдән менә шундый бер
IV С. Т. Аксаков. «Багров оныгынын балалык еллары». X. Гобәйдуллин тәрҗемәсе. Редакторы К. Котдусова, Таткнигоиз- дат, 1957.
җөмләне алып карыйк:
«С нами на лодке был ковер и подушки, мы разостлали их на сухом песке, подальше от воды, потому что мать боялась сырости, иона прилегла на них; меня же отец повел набирать галечки» (24 бит).
Бу җөмләнең дөрес һәм җыйнак тәрҗемәсе, безнеңчә, менә болай булыр иде:
«Безнең көймәдә келәм белән мендәрләр бар иде, без аларны судан ераграк коры ком өстенә җәйдек, — чөнки әнием дымнан курка иде, — әнием шулар өстенә ятты, ә әтием мине чуерташ җыярга алып китте».
X. Гобәйдуллин тәрҗемәсендә ул менә болай килеп чыккан:
«Көймәгә без үзебез белән келәм һәм мендәрләр алган идек, без аларны, су читеннән шактый ерак илтеп (чөнки әнием дымнан курка иде), коры комга җәйдек, алар өстенә әнием ятты; мине исә әтием чуерташ җыярга алып китте» (35—36 бит- ләр).
Җөмлә төзек тә, җыйнак та һәм төгәл дә түгел. Мәсәлән, «подальше» сүзен «шактый ерак илтеп» дип катлауландыру нигә кирәк? «Читеннән» сүзе дә артык. «Исә» сүзе дә бөтенләй урынсыз. Ә иң әһәмиятлесе: кереш җөмлә үз урынында түгел. «Без аларны судан ераграк коры ком өстенә җәйдек» дигән бер фикерне әйтеп бетергәннән соң гына «чөнки әнием дымнан курка иде» дигән кереш җөмләне бирергә ки-рәк иде. Ә тәрҗемәне укыганда фикер бүленә: «Без аларны су читеннән шактый ерак илтеп (чөнки әнием дымнан курка иде), коры комга җәйдек».
Тагын бер мисал:
«Әтием исә, нигә алар бәйрәм көнне дә барщинада (бу чыннан да
119
беренче Спас, ягъни беренче август көне иде) дип сорагач...» (49 бит).
Монда да шул ук хәл. Иң элек «Әтием исә, нигә алар бәйрәм көнне дә барщинада, дип сорагач» дигән фикерне әйтеп бетерергә дә, аннан соң гына авторның кереш җөмләсен бирергә кирәк иде.
Мондый мисалларны бу тәрҗемәдән бик күп китерергә мөмкин. Китапның башыннан ахырына кадәр шул форма кулланыла.
Ялгыш тәрҗемә ителгән урыннар да күп кенә. Шуларның кайберлә- рен күрсәтеп үтик.
С. Т. Аксаков «косная лодка» дигән сүз куллана. Бу сүзне тәрҗемәче «астына таш таккандай әкрен йөзүче көймә» дип аңлата. Шуннан соңгы биттә үк көймә «бөтерелеп торган көчле агымны кистереп елга аркылы чыга башлады» дип яза. «Таш таккандай әкрен йөзүче көймә» ничек нтсп инде «бөтерелеп торган көчле агымны кистереп» үтә алсын? Ә «косная лодка» нәкъ менә «җиңел көймә» дигән сүз. Аксаков әсәрләренең 1955 елны чыккан беренче томының ахырында китерелгән сүзлектә ул нәкъ шулай аңлатып бирелгән дә.
Икенче мисал: «...шулай да без иртә кузгалмадык, чөнки Парашино- да әтием көн озын булырга тели...» (48 бит).
Ничек инде, Парашинода көн озын булырга кирәк булгач, алар иртә кузгалмаганнар? Киресенчә булырга тиеш бит: Парашинода көн озын буласы булгач, нәкъ' менә иртәрәк кузгалырга кирәк тә иде. Менә бу җөмләнең русчасы:
«...по мы выехали не так рано, потому что нам надо было переехать всего пятнадцать верст до Парашина, где отец хотел пробыть целый день» (33 бит).
Аларның иртә кузгалмауларынын сәбәбе атасының Парашинода көн озын булырга теләвендә түгел, ә нәкъ менә айда барып җитәргә 15 чакрым гына калган булуда. Тәрҗемәче һәм редактор шуны аңламаганнар.
Шушылай игътибарсыз тәрҗемә ителгән урыннар китапта шактый очрый. Мәсәлән, русчадан шушындый җөмләне китерик: «Рыба клевала чудесно; неудач не было, или они состояли только в том, что иногда крупной рыбы попадалось меньше» (103 бит).
Бик гади һәм бик аңлаешлы җөм* лә, тәрҗемә итәргә дә кыен түгел. Ә менә тәрҗемәсен карап карыйк: «Балык искиткеч шәп чиртә, балыкның сирәк эләгүен исәпкә алмаганда, юлым уңмаган чаклар бөтенләй диярлек булмады» (142 бит). Бөтенләй мәгънәсезлек килеп чыккан. Балык искиткеч шәп тә чиртә һәм шул ук вакытта балык сирәк тә эләгә. Ә оригиналда эре балыкның аз эләгүе турында әйтелә.
Сережаның атасы Ковлягадан, ат көтүе кайда йөри, дип сорый. Ковля- га урынына Мироныч җавап бирә: берсе «Кошельга янында», икенчесе «Ташлы чокыр» янында, ди. Татарча басмада «Ташлы чокыр» «Таш дошман» дип бирелгән. Тәрҗемәче дә, редактор да күп уйлап тормаганнар, эзләнмәгәннәр, гади сүзлектәге беренче мәгънәгә ябышканнар. Чөнки русчасы «Каменный враг». Ә «враг» сүзенең борынгы заманда «чокыр» мәгънәсендә йөргәнлеге, бара-бара «овраг» формасына күчүе бөтенләй исәпкә алынмаган.
Китап текстында булган һәм X. Камалов тәрҗемәсендә бирелгән шигырьләр гомумән канәгатьләнерлек булса да, «Россиада»ның тәрҗемәсе начар икәнен әйтергә туры килә.
Көрәшләрдә ул ир дорфа, явыз түгел, Каты ләкин үзе шундый чакма кебек, Тимер белән дошман аңа бәргән чакта. Тирә-юньгә чәчелә фәкать VT бөркелеп.
(157 бит)
Херасков үзенең поэмасында князь Мстиславскийны чакма ташы белән тиңләштерә: «Бу кеше сугышларда артык кыю да, артык усал да түгел; ләкин чакма ташы кебек нык», ди. Татарча тәрҗемәдә бу чагыштыруның эзе дә калмаган. X. Камалов аны көрәшләрдә дорфа дип аңлата, чөнки «дорфа»дан соң «түгел» сүзен өстәп булмый, иҗекләр саны арта, ә инде «түгел» сүзен кертмәсәң нәкъ менә дорфа булып чыга: дорфа, лә-
120
кин явыз түгел. Икенчедән, дошман кемгә бәрә: әлеге иргәме әллә чак-магамы? Әгәр дошман бу иргә бәргәч, тирә-юньгә ут чәчелә икән, димәк, әлеге макталган батыр ир — Мстиславский — дошман тарафыннан җиңелгән, чәлпәрәмә китерелгән була; куплетның оригиналдагы бөтен мәгънәсе юкка чыккан.
Китапны укып барганда «исә», «ниһаять», «һәм», «очрак» сүзләренең гадәттән тыш күп һәм урынсыз кулланылуы күзгә ташлана: «Мине исә әтием чуерташ җыярга алып китте», «Мин исә арба эченә аякларым белән кереп утырдым». «Әтием исә берничә тапкыр кабатлады», «Бу исә мина бер дә ошамады», «Ниһаять, менә без Дим буенда», «Ниһаять, әни безгә игътибар итте», «Хәер, андый очраклар сирәк була иде», «шул көннән соң һәр уңайлы очракта...», «Беренче уңай очрак тууга», «Беренче уңай очрак чыгу белән» һәм башкалар һәм башкалар.
Хәзер менә шушы җөмләләрне «исә»сез, «ниһаять»сез «очрак»сыз (аның урынына башка сүз куеп) укып карагыз: «Әтием мине чуер таш җыярга алып китте», «Менә без Дим буенда», «Хәер, андый вакытлар сирәк була иде». «Шул көннән алып җае туры килгән саен» һәм башкалар һәм башкалар. Димәк, бу сүзләрдән котылырга бик мөмкин. Алар балласт сүзләр.
Грамматика кагыйдәләре белән исәпләшмәү фактлары да тәрҗемәдә искиткеч күп. Менә кайбер мисаллар: «Ләкин олыларга болай утыруы унайсыз икән» (ни өчен «утыруы», ни өчен «утыру» түгел?), «Кисәк кенә миңа аларны ташлавы бик кыен иде», «Моңа ышануы да кыен», «Чыбылдык астында йокыга китүе гаҗәп рәхәт булды миңа» (ни өчеи «китү» түгел, «ни өчен китүе» һәм кемнең китүе? Сережа үзе турында яза бит!) һәм башкалар. Җөмләдә өченче зат исем булмаганда яки, ул булып та. аның «нык» кушымчасы булмаганда тартым кушымчасы булу һич мөмкин түгел.
Грамматика кагыйдәләрен сакла-мауның тагын бер үрнәгенә килик. Мәгълүм ки, татар телендә күплек ия берлек хәбәр белән дә яраша ала. Ләкин җөмләдә күплек бер мәртәбә әйтелгәч инде күплек кушымчасы хәбәрдә кабатланмаска тиеш. Бу — телнең мөмкин кадәр кыскаруга таба омтылу законы. Мәсәлән, без «кунаклар килделәр» димибез, «кунаклар килде» дибез. Ә менә бу тәрҗемәдә ул кагыйдә бик күп урыннарда бозылган. «Аның күзләре ялтырый башлыйлар», «Мансуров һәм Иван Николаевич Булгаков . килделәр», «Бер төркем атлы мишәрләр килеп җиттеләр», «Аңа ияреп берничә танышыбыз да килделәр», «Әтием янына кечкенә энем һәм аның имезүчесе утырдылар», һәм башка шундый бик күпләр.
Иҗади тәрҗемә итмәүнең, игътн- барсызлыкның, татар теле белән исәпләшмәүнең тагын бер ачык үрнәге. Татар тормышында һәм татар телендә «иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш» дигән махсус төшенчәләр һәм терминнар юк. Бу сүзләр бары тик кайвакыттагы аш турында сүз баруны белдерергә кирәк булганда гына кулланылалар. «Көннәрнең берендә, барыбыз да ашап утырганда» дип гади генә итеп татарча язу урынына тәрҗемәче, әлләии кадәр артык сүзләр өстәп һәм телне бозып, «көннәрнең берендә, барыбыз бергә көндезге ашны ашап утырганда» дип яза. Менә тагын берничә мисал: «Без көндезге ашка кадәр сөйләшеп утырдык», «Чөнки безне көндезге ашка чакырдылар», «Көндезге аштан соң барысы да йоклар-га таралды». Ә инде «Көндезге һәм кичке ашны да шунда ашарлар» дигән җөмләдә «көндезге» һәм «кичке» сүзләрен куллану бик' урынлы һәм кирәк.
«Бу юлы инде мин барысын да йөрәгемә якын кабул иттем», «Хаклы булган Евсеич» («Евсеич дөрес әйткән» диясе урында), «Мин шат дип белдерде» («Мин шат, диде» диясе урында) һәм башка шуның кебек рус теленә ияреп төзелгән җөмләләр дә шактый.
Матурлыкны, чибәрлекне, яхшы-лыкны аңлату өчеи тәрҗемәче «әй-бәт» сүзеннән башка бер генә сүз дә

таба алмаган. Бөтенесе әйбәт: әйбәт кеше, әйбәт ишеттем, әйбәт тыңладым 11. б. Шушы бер генә сүзне куллану аркасында тәрҗемәче хәтта мәгънәне бозуга кадәр барып җитә. Мәсәлән: «Мин ал арга бөтенләй башкача мөгамәлә булуын бик әйбәт күрдем». Димәк, ул (Сережа) мондый мөгамәләне бик яхшы дип тапкай булып чыга. Ә дөреслектә автор үзенең шундый мөгамәлә булуны бик ачык күргәнлеге, сизгәнлеге турында әйтергә тели. Гомумән, тәрҗемә синонимнарга бик ярлы.
Тәрҗемәче кайбер сүзләрнең язылу (әйтелү) тәртибен белми. Гарәпләрдән кергән «хәт» сүзе чикне аңлата. «Хәттән тыш», «Ачуым хәттән ашты», диләр. Гобәйдуллин бу соңгысын «хәттан ашты» дип яза. «Хоругвь» сүзен «Хоругвия» дип ала (хоругвь — дин башлыклары күтәреп йөри торган байрак. Борынгы заманда гомумән армия байрагы булган).
Озынча түгәрәк әйбергә бездә «юан» (яки «нечкә») диләр. Яссы әйбергә «калын» (яки «юка») диләр. Тик кешегә карата гына «калын» сүзе дә, «юан» сүзе дә кулланыла. Тәрҗемәче бу аерма белән бөтенләй исәпләшми. Аның кара-шымча, агачлар (үсеп утырган агачлар) барысы да калын. Ул гына да түгел. Хәтта суалчаннар да калын: «Гаҗәп калын бер суалчан», — дип яза Гобәйдуллин.
Җыеп кына әйткәндә, шушындый кадерле китапның шундый кадерсез тел белән тәрҗемә ителгән булуы бик күңелсез. Нәшрият работниклары тәрҗемә әсәрләренең теле мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирергә һәм алармы тәрҗемәчеләрениән тәмам татарча булып житкәнгә кадәр эшләтергә, көчләрен кызганмый, иренмичә төзәтергә тиешләр.
Г. ТӨХФӘТ.