Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЫРЕНЕҢ ТӨЗЕЛЕШЕ

III I Шигырь — эмоциональ сөйләм. Аның бу хасиятен билгели торган чаралар бик күп. Шулардай берсе — ритм. Шигырьдәге ритмның чыганагы халык телендә, халыкның җанлы сөйләмендә. Җанлы сөйләмне ритм ипләп, бизәп бара, ә шигырьдә исә шул ритм билгеле бер нормага, үлчәмгә салына. Шуңар күрә дә бер халыкның теле, нинди хасиятләргә ия булса, аның шигырендәге ритм үзенчәлекләре дә шундый ук хасиятләргә ия була, шигырь төзелешенең хас сыйфатларын һәр халыкта милли тел билгели. Берәүләрдә, мәсәлән, бу яктай алганда басымның әһәмияте зур. Рус телендә басым, сүзнең төрләнүенә карап, сүз эчендә күчеп йөри ала: ул әле башта, әле уртада, әле ахырда килә. Шушы хәл рус шигыренең төзелеш үзенчәлеген билгели, аны иҗекле-басымлы (силлабо-тоник) шигырь итеп оештыра. Татар телендә алай түгел. Бездәге сүзләрнең иң зур күпчелегендә басым ахыргы иҗектә килә. Шуңар күрә бездә шигырь язганда басымлы-иҗекле үлчәм кулланып булмый. Монда ниндидер бүтән чараларга, үзгә кагыйдәләргә таянырга кала. Бездә элек-электән татар шигырен иҗек саны белән, мәсәлән, 15-ле шигырь, 19-лы шигырь дип үлчәү гадәткә кереп киткән. Букарашка дөрес тә кебек. Ләкин чынлабрак карасаң, бу да бик булып чыкмый. Бер мисал алыйк: - беренче үк төгәл Без кояшлы Үзебезчә Безгә кирәк Үз кулыбыз язның җырлый булган белән чәчәкләрен белербез, матурлыкны төзербез. (һ. Такташ. — дәүл инде»). Бу- унтугызлы шигырь.Ә менә тагын бер мисал: Аягым И иске, Нокла син, Таң атар, астында гөнаһлы уйганма, башланыр калгып яткан тар тормыш, мәңге йокла... ак тормыш. (Н. Думаем. — * * : * 1916). Бу да ләй ике — унтугызлы. Ләкин бу ике төрле, алар икесе ике төрле шигырьдә ритмик хәрәкәт бөтеняңгырый. Унбишле шигырьне дә шулай чагыштырып була: Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм ялан. Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан. (Г. Тукай. — «Җәйге тан хатирәсе».) III Фикер алышу тәртибендә басыла. Журналыбызның 1955 елгы 8 санындагы X. Курбатов мәкаләсен һәм 1956 елгы 4 санындагы Ш. Шамуков мәкаләсен карагыз. Редакция. 96 Яшел үлән, яшел яфрак суга барган юлларым, Очып кына барыр идем, канат булса кулларым. (Татар халык җыры). Тукай шигыре дә, халык җыры да — унбишәр иҗекле. Ләкин болар икесе ике төрле яңгырый, икесе ике үлчәмдә язылган булып тоела. Мондый чагыштыруларны тагын да китерергә булыр иде әле. Димәк, татар шигыренең үлчәмен иҗек саны белән генә билгеләп булмый. Монда тагын ниндидер бүтән һәм көчле роль уйный торган шартлар булырга тиеш. Шулардан берсе шигырь юлының ритмик буыннарга бүленүе булса кирәк. Хәзерге татар шигыренә игътибар белән күз салсаң, аңарда төп өч ритмик буын барлыгы күренә. Болариың күләмнәре ике иҗектән («тормыш»), өч иҗектән («күренә») һәм дүрт иҗектән («кичләреннән») тора. Дүрт иҗектән артып киткән ритмик буын татар шигырендә хәзергә күренми кебек. Чыннан да, ритмик буынның күләме ни өчен дүрт иҗек белән чикләнә? Моңар да җавапны без татар теленең үзенчәлегеннән эзләргә тиешбез. Дүрт иҗек белән чикләнүнең сәбәпләре телдә берничә булырга һәм бу күләм шул сәбәпләрнең җыенысы нәтиҗәсендә туган булырга мөмкин. Без биредә безнең күзебез җитә алган бер сәбәпкә игътибар итмәкче булабыз, ул да — татар телендә сүзнең иҗекләр саны ягыннан күләме. Без берничә әсәрне тикшереп карадык. Нәтиҗәдә безнең алга түбәндәге күренеш килеп басты: Барлык сүзләр ____ Сүзләр саны _____ Процент 2 иҗ. 1 3 ‘ иҗ. 1 иҗ. 4 иҗ. 5 иҗ. 5. иҗ. 2 иҗ. 3 иҗ. 1 иҗ. 4 иҗ. 5 иҗ. Г. Ибраһимов. — „Табигать балалары”. 4296 ! 1255 1035910 331 53 _1_45,7 24,121,2 7,7 1,3 Г. Ибраһимов.—„Тирән тамырлар”. 1090 498 317 144 116 13 245,5 29,0 13,1 11,0 1.4 Г. Бәширов.— „Кунак егет”. 3206 1443 997 393 328 41 45,0 31,1 12,2 10,3 1,3 һ. Такташ.— „Мәхәббәт тәүбәсе”. 1233 743 219 184 86 — —60,4 17,8 15,0 7,0 — Бу мәгълүматлар безгә ике, өч һәм дүрт иҗекле сүзләрнең татар телендә чыннан да иң зур күпчелекне тәшкил итүен күрсәтәләр. Бер иҗекле сүзләр дә аз түгел, ләкин алар да, үзара яки башка сүзләр белән парлашып, ике, өч һәм дүрт иҗекле күләмгә оеша алалар. Шул рәвешле хәзерге татар шигырендә өч ритмик буын күренә. Төрле шигырь үлчәмнәре исә шушы ритмик буыннарның һәр аерым очракта үзара билгеле бер тәртиптә нәүбәтләшеп килүләреннән туа. Ритмик буыннарны, иҗек саннарына карап, «2», «3», «4» дип билгеләсәк, югарыда Такташтан китерелгән өземтәнең үлчәмен: 4 + 2 + 4 4 2 + 3, - ә инде Н. Думави шигыренең үлчәмен: 3 + 3 + 4 3 + 3 + 3, — дип билгели алыр идек. Шигырьдә бер буын белән икенче буын арасында билгеле чик бар. Без моны ритмик буыннар аралыгы дип атыйк. Хәзерге татар шигырь- ләренең иң зур күпчелегендә бу чик ике сүз арасына туры китерелә, ритмик буын үзенә бөтен сүзне яисә, күбесенчә, сулышның бер күләме белән әйтеп бетерелә торган сүз тезмәсен, ягъни синтагманы сыйдыра, һәрхәлдә ритмик буын аралыклары ачык урынны тәшкил итә. Шуңар күрә хәзерге татар шигырьләренең бер өлешен югарыдагы схема белән үлчәү ул хәтле кыенлык тудырмый. Ләкин бу чыннан да шигырьләрнең бер өлешенә карата гына шулай. Габдулла Тукайның, Тукайга кадәр язган күпчелек шагыйрьләрнең әсәрләрен дә шушы схема белән үлчәргә уйладыңмы, кинәт әллә күпме кыенлыклар килеп чыга, схема барлык таләпләргә дә җавап бирә алмый башлый. Бу ни өчен шулай? Чөнки татар шигыре ритмик төзелеш ягыннан икегә аерыла: бер очракта аның ритмик дулкыны буын араларын ачык калдыру юлы белән тудырыла, икенче очракта исә шул ук ритмик дулкын ачык иҗекләрнең бер өлешен шигырь эчендә эзлекле тәртиптә тезә бару юлы белән барлыкка китерелә. Тукайның «Исемдә» шигыреннән бер мисал алыйк: 1. Исемдә курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар, 2. Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар, 3. Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне, 4. Теләп яшьрен генә рәхәт, сәгадәтле вакытларны. 5. Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач, 6. Илаһи бер тәләззездән беренче кәррә тамган яшь. Бу юллардагы сүзләр бик күп ачык (сузык авазга беткән — «те») һәм ябык (тартык авазга беткән — «ләп») иҗекләрдән торалар. Ачык иҗекләр ике төркемгә аерылалар: аларның бер ишесе шигырь эчендә тәртипсез рәвештә сибелгән, икенчеләре исә катгый төстә билгеләнгән урыннарда киләләр һәм шигырьнең буеннан-буена эзлекле тәртип белән тезелеп баралар. Ачык иҗекләрнең бу төрен «ритмик иҗекләр» дип тә әйтергә булыр иде. Без ябык иҗекне билгесе белән, гомумән ачык иҗекне «•--» билгесе белән, ритмик система төзүче ачык иҗекне. «+» билгесе белән алыйк та, югарыда китерелгән Тукай шигыренең схемасын сүтеп карыйк (ике катлы сызыклар буын араларын, рим саннары иҗек урыннарын күрсәтәләр): Татар шигырьләренең икенче өлешен, шул исәптән Тукай шигырьлә- рен дә әнә шушындый юл белән генә үлчәп булса кирәк. Бу күрелешләр, татар шигыренең ритмик төзелешендә гомумән төп ике принцип булса кирәк, дигән фикергә китерәләр, һәм чыннан да шушылар нигезендә безгә татар шигырен тарихи төп ике кисәккә аерырга мөмкин булып күренә. Моның берсен, Тукайдагысын, без «классик, шигырь», икенчесен «халык шигыре» дияр идек; соңгысын үз нәүбәтендә «дастан шигыре» һәм «җыр шигыре» дигән ике төргә аерып карарга да була. 7. «с. ә.- № 4. 97 98 Il Классик шигырьнең ритмик төзелешен билгеләүче чаралар арасында ачык иҗекләрнең дә әһәмиятле роль уйнауларын байтактан бирле әйтеп киләләр (X. Вәли. — «Татар шигыре төзелеше», Казан, 1929 ел, 6, 51—53 битләрне карагыз). Хәзерге әдәбиятчылар арасында да бу фикер бар. Шушы елның башында татар шигырь төзелеше турында уздырылган бәхәс вакытында да бу турыда сүз кузгатучылар булды. Ләкин анда да мәсьәләне нигезле төстә чишеп бирә алган кеше булмады. Шулай да мәсьәләне күтәрү, аңар игътибар юнәлдерү кадәресе үзе уңайлы бер факт иде. Тукай иҗатын күзәтү классик шигырь ритмик буынының күләме өч иҗектән һәм дүрт иҗектән торуын күрсәтә. Әмма ритмик роль уйнаучы ачык иҗекнең буын составында ничәнче булып килүенә карап, бу буыннар үз эчләрендә тагын да төрлеләнәләр. Тукайда, мәсәлән, мондый буыннарны күрергә мөмкин: Буыннар саны Буында иҗек урыннары 1 1 II 1 1 III 1 IV 1 + о — 2 — -4- 3 1 — 4 о + — Классик шигырьнең төрле үлчәмнәре шушы буыннарның һәр аерым шигырьдә билгеле тәртиптә үзара нәүбәтләшеп килүләреннән туа. Без иҗек саны ягыннан юллары тигез килгән (һәр юлда 11 иҗек), ләкин яңгырашлары ягыннан төрле-төрле булган шигырьләрне алыйк. I. 1. Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык. 2. Сәңа кол булганым солтандин артык. 3. Сәнең адыңны исәм чүл эчендә 4. Булыр ул чүл бәңа бөстандин артык. (С. Бакыргани. XII йөз.) II. 1. Сандугачым, карлыгачым, былбылым, 2. Ташламагыл, тотса, Фәрхи, кил, кулым! 3. Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм, 4. Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм! 5. Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам, 6. Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам, (Г. Кандалый, XIX йөз.) III. I. Утырам мин тимер читлек эчендә, 2. Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә; 3. Караңгыда, каты җирдә, юештә, 4. Һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә, 5. Күренде бер вакытта бер яңа эш: 6. Ирек иркендә үскән яшь каракош 7. Тәрәзәм алдына килде дә кунды, 8. Чукырга канлы калҗасын тотынды. (Г. Тукай. «Мәхбүс».) 7» 99 Хәзер шушы шигырьләрнең буыннар системасын карыйк: Шигырь Юллар I II III IV V VI VII VIII1 IX 1 ,х X •XI I, 1 1 - 4- __ i 2 —|— — о о —1— о о о о о 3 + о — о 4- — о 1 о — 4 4- 1 о о о I — ч-/ о п. 1 о f -T~ — о 1 1 — о о 2 4- О о — 1 о — 3 о о — о о — о 1 4—- 4 о —j— о — -Г- — о ч~ о 5 — о — — + о — -fо 6 О "4“ о — о —|— о — 1 о III. 1 — о -|~ о о о 1 + — 2 1 + — о — — t— — о о о — 3 —I— о — — 1 — о ~Г ' о — 4 —j— о о о + — о 1 — 5 —|— о — о о — о — 6 -4- о о -J- — о 7 —JI— — о о 1 — о —- —J— о .——1 8 1 о о —|— о — о — Тукайда унбиш иҗекле үлчәм бик «Мияубикә» кебек күләмле әсәрләрен, кытлар», «Туган тел», «Пар ат» кебек Ритмик роль уйнаучы ачык иҗекләрнең мондый системасы классик шигырьдә төп ритмик чаралардан булса кирәк. Язма поэзиядә ул борынгы заманнан ук килә. Башка төрки халыкларның борынгы шагыйрьләре дә анардан киң файдаланалар. Шигырьгә кертелгән һәрбер фразаның тиешле ачык иҗекләре ритмик система урынына үзләреннән үзләре генә туры килеп тормыйлар, әлбәттә. Шагыйрь, аларны туры китерер өчен, фразадагы сүзләрнең урыннарын алмаштырып куярга — инверсия ясарга мәҗбүр була. Әнә шуңар күрә дә Юл- Il , лар. II II III IV V VI VII VIII IX X XI XII XIII XIV XV 1 II 4- о о о о о — 1 о 2 — 'о' о — О — о — + Схемасын сүтеп карасак, болай чыга: актив. «Шүрәле», «Су анасы», «Көзге җилләр», «Сагыныр валирик әсәрләрен ул шушы үл чәмдә язган. Бу үлчәмгә башка шагыйрьләр дә еш мөрәҗәгать итәләр. Шәехзадә Бабичның «Бер минут» исемле шигырен мисалга алыйк: 1. Бер минутта ташты күңлем, бер минутта булды ут, 2. Бердә янды, бердә туңды, бар да булды бер минут. 100 классик шигырь өчен инверсиянең активлыгы хас. Бу хәл үз нәүбәтендә тагын икенче нәрсәне китереп чыгара: ритмик буын аралыклары өчен кыенлык туа, аларны ачык хәлдә тотып булмый һәм аларга сүзләр атлаидырыла башлый. Соң алар, бөтенләй томаланып, юкка чык 7» 101 мыйлармы? Юк, алай күренми. Классик шигырь ритмик буын аралыкларына сүз атландыру белән бергә аны бөтенләй үк югалтып ташламау чараларын да күрә. Мисалга Тукайның «Буран» шигырен алып, аның иҗекләрен шакмакларга салып карыйк. 1 II III IV 1 V VI VII VIII 1 IX X XI XII XIII XIV XV тик ке нә тор га и да кап лан Ды то ман габар һа ва кар 0 ча кар себ ре лә кар кот ры на һәм кар я ва кар бә рә йөз гә рә хим сез күз а чып бул мый ка pan һәр ка ра нәр сә бү ре һәм һәр ма якбул ды ка рак кар ны җиң гән күк тө шә җир гәто нык ай як ты сы ай да кур кын га н ши кел ле бер са ры бер ак тө сс тән бу е ят кан и де үл гәп с лап күк юл ты ныч чык ты соң кай ' дан а даш тыр гыч бу pan бу кур к ы ныч я ти шел гән ; ме хо дай н ы ң би хи сап зур мен ДӘ ре кар бу лып җир дә о ча мы уш бу мен дәр йон на ры йөг ре шеп о ион ау 1 лый мәл лә каф тау ар ты җен нә ре сук ра нам мин 1 кар а ра сын нан ка рый да ай кө лә мин фә 1 кыйрь мих Il нәт тә гү я чар ла гын нан бай . 1 кө лә Моннан шул күренә: шигырь ритмик буын эчендә «оча-мы», «ходайның», «ара-сын» кебек сүзләрнең булуын мөмкин саный. Мондый сүзләрне иҗекләп бүлгәндә бер иҗек сузык авазга бетеп, шуның артыннан ук икенчесе тартыкка башланса да зарар юк. Ә менә ритмик буыннар аралыгына атландырылган сүзләрдә моның алай ярамый икәне сизелә. Дөрес, бу аралык ике сүз арасына туры килгән очракта сүзләрнең берсе нинди авазга бетеп тә, икенчесе нинди авазга башлануы әһәмиятле түгел. Мондый очракта сүз аралыгы белән ритмик буын аралыгы бер-бер- сен икесе бергәләп яклыйлар. Китерелгән шигырьдә өченче-дүртенче буыннар аралыгындагы «...томанга бар...», «...ай яктысы», «бер ак» кебекләр шуңар мисал була ала. Ә инде ритмик буыннар аралыгына сүз атланып килсә, эш башкачарак, монда бер шарт сизелә: сүз бүленгәндә ритмик буын аралыгының сул ягында калган иҗек тартыкка беткән булсын, ягъни ябык иҗек булсын, һәм уң якка чыккан иҗек тә шулай ук тартык белән башлансын. Бу чара ике яктагы иҗекләрдән берсенең икенчесен йоту ихтималына юл куймый, ритмик буыннар аралыгы эзен сакларга мөмкинлек бирә. Шушы уңай белән тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: әгәр дә ритмик буынның, үз эченә сүз аралыгы туры килсә, ритмик буыннар аралыгына барып җиткәнче ниндидер бер күләмдә тыныш кисәге ясала. Моңардан соң без алдагы сүзне сулышның бер күләме белән өзмичә, генә укырга омтылыш ясыйбыз, әмма көтмәгән урында ритмик буыннар аралыгы безнең сулышны кистерә, укуны өзә, ләкин сүзнең бөтенлеге бу өзекне тизрәк ялгарга ашыга, ритмик буын аралыгының үзендә туктату көче белән сүзнең бөтенлеген саклау көче арасында үзенчә көрәшсыман нәрсә барлыкка килә һәм, ниһаять, сүз ягы җиңеп, сөйләм бер мизгелдә ритмик буын аралыгы тоткарлыгыннан ычкына, ул, сүзнең бөтенлеген түгәрәкләп куяр өчен, өзелеп торган сонгы кисәкне аеруча куәт белән әйттерә, аңар өстәмә куәт бирдертә. Нәтиҗәдә, мәсәлән, Тукайның «Пар ат» шигырендәге: И Казан! Дәрт-ле Казан, моң-лы Казан, нур-лы Казан! — 102 дигәндә «ле-лы-лы» кушымчалары гадәттәгедән көчәйтеп әйтеләләр. Нәтиҗәдә, мәсәлән, унбиш иҗекле классик шигырь белән унбиш иҗекле халык җырын чагыштырганда, бер нәрсә ачык тоела: җырда, әле башка аерымлыкларны исәпләмәгәндә, тынышлар азрак — шуңар да аның аһәңе тыныч, классик шигырьдә тынышлар бермә-бер диярлек артык — шуңар да аны укыганда сулыш кабына, сөйләм киеренке төс ала. Бу үзе исә шигырьнең аһәңен бизәүгә хезмәт итә кебек күренә. Әмма бу чыннан да шулаймы, билгеле бер закончалык тәшкил итәме — моны хәзергә өздереп әйтеп булмый. Моның өчен гади күзәтү чаралары гына җитми, бәлки бу хәлне сынаулы фонетика фәненең тикшерүе кирәк, монда ул ясаган нәтиҗәләргә генә таянып булачак. Классик шигырьнең үз ритмик системасында башлыча ачык иҗекләргә таянуы, ритмик буын аралыкларын да ниндидер күләмдә файдалануы, фразада инверсиягә киң юл ачуы — болар һәммәсе бергә аның интонация үзенчәлекләрен китереп чыгара, аның аһәңенә тантаналы төс бирә. III Хәзер халык шигырен алыйк һәм башта аның дастаннардагы төрен күзәтик. XV гасырда язуда беркетелгән бер бәет бар. Монда шигырь юлы беренчесе дүрт, икенчесе өч иҗекле ике ритмик буыннан тора: 1. — Тициз баштин болганды, 2. Кем тондырыр, и ханым? 3. Тирәк төптин җыгылды, 4. Кем торгызыр, и ханым. 5. — Күзең яшен җөкертер, 6. Күңлец тулды булганмы? 7. Җырың күңел өркетер, 8. Җуҗы үлде булганмы? ’• Бу шигырьдә ритмик буыннар аралыгы ачык тора. Ләкин ачык шул ук хәл: ритмик буын аралыклары ярылып ята, ләкин ачык иҗекләрнең бер системага оешулары күренми. Икенче буын башындагы, ягъни шигырь юлы буенча алганда бишенче урындагы иҗекләр ара1 Бартольд В. Туркестан в эпоху монгольского нашествия, часть 1, СПБ. 1898 г, стр. 163— 164. иҗекләргә килгәндә, классик шигырьдән аермалы буларак, монда алар билгеле бер тәртипкә буйсынмыйлар. Без Әхмәт Уразаев-Курма- шиның «Таһир-Зөһрә» әсәрен тикшереп карадык. Монда да төбендә Бәетнең схемасын сүтеп карыйк: 103 сында ачыклар күпчелек тәшкил иткән кебек булалар, биредә аларның система булып оешырга омтылулары сизелә. Әмма система оешып җитә алмый. Тукайның «Бишек җыры»нда да ритмик буыннар аралыгы ярылып ята. Ләкин ачык иҗекләр биредә дә нинди дә булса бер системага оеша алмыйлар. Ниһаять, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәреннән мисаллар алырга мөмкин: Кояш төсле ал йөзле Угыл таптың, Каракаш!.. Күплебезгә син шатлык Утын яктың, Каракаш!.. Угыл үссен көр булып, Батыр булып, ир булып, Данлы баһадир булып Ил бәхетенә, Каракаш!.. Монда, «баһа-дир булып» дигән урынны алмаганда, шулай ук ритмик буыннар аралыгы ачык тора, һәм шуның белән бергә монда да ачык иҗекләр билгеле бер системага оеша алмыйлар. Бу күзәтүдән билгеле бер нәтиҗә чыгарырга мөмкин: классик шигырьнең ритмик төзелешендә ачык иҗекләр системасы җитди бер роль уйнаса, дастан шигырендә ачык иҗекләрнең мондый роле күренми, биредә ритмик буын аралыклары җитди роль уйныйлар, шигырьнең төзелеше аларга нигезләнә. Дөресен әйткәндә, мондый хәл классик шигырьнең дә кайбер төрләрендә күренә. Тукайның «Сәрләүхәсез» исемле шигырен карыйк. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Шигырь шушындый дүрт юллы строфадан тора. Китерелгән юллардагы «нечкә» сүзенең урталайга киселүеннән башка шигырьдә сүзнең ритмик буыннар аралыгына атлану очрагы юк. Димәк, бу шигырьнең ритмик буын аралыклары ап-ачык тора.. Ә соң ачык иҗекләр монда система төзи алалармы? Юк, монда алар тотрыклы система төзи алмыйлар. Бу шигырьнең үзен генә алганда XI урынны биләгән иҗек ачык булып бара, калган буыннарда ачык иҗекләр тәртипсез формада сибелгән. Ә инде нәкъ шушы үлчәмдәге бүтән әсәрләрне алсаң (мәсәлән,‘«Кәҗә белән сарык әкияте», «Китап» һ. б.), аларда тик ритмик буыннар аралыгын ачык тоту гына искә алына, ачык иҗекләрнең билгеле бер системага оешулары күздә тотылмый, алар шигырь эчендә тәртипсез сибелгән булалар. Халык шигыренең икенче төре җыр шигыреннән гыйбарәт. Бездә җырлар төбендә ике үлчәмне тәшкил итәләр: кыска җыр һәм озын җыр. Кыска җырдан башлыйк. Хәзерге көндә ул: 4 + 4 4 + 3 өлгесенең ике кат кабатланып килүеннән тора, ягъни аның беренче һәм өченче юллары сигезәр иҗекле, икенче һәм дүртенче юллары җидешәр иҗекле. Борынгы язмаларда аның мондый тәртиптәге өлгесе очрамый. Ләкин XI гасырда Болгарда, XIII гасырда кыпчак даласында язылган әсәрләрдә сигез иҗекле шигырь һәм җиде иҗекле шигырь аерым-аерым очрый. Беренчесенә мисал итеп Мәхмүт Кашгарый тарафыннан Ю73—74 елларда Болгарда язып алынган җырны китерергә мөмкин: 104 Этил суы ака торур, Кыя төби кака торур, Балык тэлим, бака торур, Күлең тэкый күшәрер. Җырдагы «Этил» сүзенә аңлатма биреп, М. Кашгарый: «Этил — кыпчак илендәге елга исеме. Болгар диңгезенә коя. Башлануы — рус җирендә», — ди, ягъни моңардан сүз безнең Идел турында барганлыгы аңлашыла. Шул ук Мәхмүт Кашгарый сүзлегенең икенче бер урынында без мондый җыр кисәге дә очратабыз: Яшен атып яшьнәде, Томан торып төшнәде... Идел турындагы җырда шигырьнең баштагы өч юлы сигезәр иҗектән һәм соңгы юлы җиде иҗектән торса, бусында һәр юл — җидешәр иҗектән тора. Бер-ике гасыр соңрак язылган «Codex Comanicus»Ta без тагын мондый шигырь очратабыз: Утлы серкә эчерделәр. Качка киреп ү.иердсләр 1 . Бу да сигез иҗекле җыр шигыре. Хәзерге кыска татар халык җырының бөресе дастан шигыреннән шытып чыккан һәм соңрак, халык телендә мөстәкыйль урын алып, үсеп киткән булуы да ихтимал. Бер җырның тарихын китерергә мөмкин. «Ханәкә Солтан бәете» дигән мәгълүм бәет бар. Безнең борынгы бәетләре- безнең күбесе я дастан шигырендә, я сигез иҗекле кыпчак шигырендә чыгарылган. «Ханәкә Солтан» — дастан шигырендә. Аның язуда берке- • телүен әдәбият тарихы белгечләре 1732—33 елларда дип күрсәтәләр. Чыгарылуы моннан элек булуы мөмкин. Бер строфа алыйк: Агач башы күк томан, Мин бу ердә күп торман, Ут китермен, су бирмен. Кирәк тә чакта мин булман4 5 . Бу юллар халык теленә күчкәннәр, җыр булып киткәннәр һәм ике йөз елдан артыграк эшкәртелү нәтиҗәсендә мондый төс алганнар: Күпер төбе күк томан, Күпсенмәгез, күп тормам, Айлар торсам, еллар тормам. Сагынырсыз, мин булмам. Җырны идея-нәфислек ягыннан камилләштерә торган нәрсәләрнең без бу урында тик берсенә генә игътибар юнәлдерергә телибез, ул да — үлчәмдәге үзгәрешләр. Дөресен әйткәндә, ике йөз елдан артыграк вакыт эчендә җыр үзендә дастан шигыре сыйфатларын төбендә нык саклаган, тик бер генә юл — өченче юл гына монда бирешкән: ул «4+3» тән «4 + 4» күләменә күчкән. Бу өлге, үз нәүбәтендә, күрәсең, дастан шигыреннән хәзерге кыска лирик җырга күчү урталыгында тора һәм халык телендә бик дәвамлы төстә эшкәртелә. XIX гасырда язып калдырылган җырлар арасында шушы өлгедә чыгарылганнары шактый урын алып тора. Халыкның художестволы фикер йөртү таләпләренә бу өлге үз заманында, күрәсең, бик тапкыр килгән, һәр җырның ритмик төзеклеген тикшереп карар өчен халык тарафыннан аерым калып уйлап чыгарылуы да шуны күрсәтә. Бу соңгы факт — үзе бер кызыклы күренеш. Гарәпләр, мәсәлән, үз шигырьләренең төзеклеген бәхесләр ярдәмендә 4 Codex Comanicus. СПБ. 1887 г., 103 стр. 5 Г а л и Рәхим, Г. Газиз. Татар әдәбияты тарихы. Феодализм дәвере. Казан. 1925 ел, 145 бит. 105 тикшереп карыйлар. Татар халкы исә үз җырларының ритмик төзеклеген махсус калыплар ярдәмендә тикшергән. Дастаннан аерылып чыккан лирик җырның калыбын халык болан билгеләгән: Лйхай айли Айхай айли Айли гынам Гайли айлүк Бу калыпны XIX гасырда халык теленнән галимнәр язып алганнар. Калып, җырны итеннән арындыра да, аның ритмик скелетын бөтенләй шәрәләндереп, ачып күрсәтә. Ритмик буыннар һәм аларның аралыклары — һәммәсе монда ап-ачык хәлгә килә, күргәзмәле төс ала. Без сигез иҗекле булып әверелгән беренче һәм өченче юллар мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк әле. Мондый юл дастаннарның үзләрендә дә күзгә чалыныпчалынып китә. Ул әнә җырга да күчә. Ләкин җырга күчкәч. ул тик кенә калмый, үзенә тиешлесен алып бетергәнче үсә, үзенең ишен таләп итә. Чыннан да, аңар иш булып, бара-тора җырның беренче юлы да сигез иҗекле булып әверелә һәм җыр хәзерге көндәге рәвешенә керә: Иртә була, кич тә була, Кичкә табан җил була, Ике күзем юлда була, Килеп китсәң ни була. Бездә тагын озын җыр да бар. Кыска җыр дастан шигыре нигезендә үскән кебек, озын җыр, безнең уебызча, үз нәүбәтендә кыска лирик җыр нигезендә барлыкка килгән булырга тиеш. Бу фикеребезне аңлатыр өчен, башта кыска җырдагы буыннар аралыгы мәсьәләсен ачыклап китәргә кирәк. Безнең күзәтүебезчә, татар халык җырында буыннар аралыгының ике төрле булуы күренә. Монда гадәттәге аралык бар һәм тагын тар аралык та бар кебек. Гадәттәге аралыкны әдәбият фәнендә кабул ителгәнчә «Л» билгесе белән алсак, тар аралыкны, дулкынлы сызык ясап, I белән алырга мөмкин. Ул чагында кыска җырның схемасы болай була: Гадәттәге аралык, кагыйдә буларак, җырда ачык тотыла, аңар сүз атландырылмый. Тар аралык белән эш алай түгел. Аны каплап та үтәргә һәм, киресенчә, ачык та тотарга мөмкин. Кыска җырны озын җырга әйләндерү, мөмкинлеге, безнеңчә, әнә шул тар аралыкны киңәйтү, киңәйткәндә дә бөтен бер кисәкчә яки тулы мәгънәле сүз сыярлык күләмдә киңәйтүгә бәйләнгән. XIX гасырда язып калдырылган озын җырларны күзәтсәң, алар, әнә шул аралык киңәйтелеп, ачылган урынга «кына-кенә», «гына-генә» кисәкләрен кертү юлы белән тудырылганын күрәсең. Алыйк, мәсәлән, XIX гасырның утызынчы елларында Мар- тиньян Иванов тарафыннан язып алынган һәм шунда ук басып чыгарылган җырлардан берсен: Ике генә егет юлга чыгар Сату гына малын бүләргә, Егет кенә өчен егет кеше Риза гына булыр үләргә. i Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман. СПБ. 1897 г., стр. 65. айхайлүк айхайлүк айли айлүк айхайлүк 1 . 106 Әгәр мондагы «гыиа-генә»ләрне алып ташласаң, нәтиҗәдә иң гади кыска җыр килеп чыгачак. Киресенчә, кыска җырның шушы урындагы тар аралыгын киңәйтеп, «гына-генә»ләр өстәсәң, тәмам түгәрәкләнгән озын җыр килеп чыгачак. Татар шигырендә ритмик буын дүрт иҗектән артмый, дүрт иҗектән соң ритмик буыннар аралыгы ясау — мәҗбүри. Монда да «гыиа-генә^ләрдәи соң яңа ритмик буын аралыгы барлыкка килә һәм озын җырның схемасы мондый төс ала: Озын җыр шигыре шушы рәвешендә леннән язма әдәбиятка килеп керә: МасаРма син, раббым! Тартып алып ни бар Булыр бер көн, ватар, Гарше көрси, сәмаң, Халык җырында ачык һәм ябык иҗекләр, классик шигырьдәгечә, билгеле система төзиләрме? Башта без кыска җырга тукталыйк. Бу җыр унбиш иҗектән тора. Аңарда, унбиш иҗекле классик шигырьдәгечә, дүрт иҗекле өч, өч иҗекле бер буын бар. Әмма өч иҗекле буынның урыны даими түгел, ул җырдагы шигырь юлының икенче яртысында түбәндәгечә күчеп йөри ала: I. Талдан тартма ясар идем, Тал кабыгы сузылмый; Синең күңлең, белмим, ничек, Минем күңлем суынмы й. II. Карар инде, карар инде Матур күзләре белән; Өзәр инде үзәгемне Матур сүзләре белән. III. Иртә торып тышка чыксам. Су өсте күбек кенә. Син бит минем якын дустым, Күз нурым кебек кенә. Без аның классик шигырьгә охшашлы беренче вариантын алыйк. Чөнки, болай алганда, классик шигырьнең унбиш иҗеклесе белән чагыштыру җайлырак булачак. Берничә җырны рәттән тезеп карыйк: 1. Алмагачка яулык элдем, сандугачлар кунсын дип, 2. Син дустыма хатлар яздым, сагынганны белсен дип. 3. Әй, карчыга, кил каршыма, хат языйм канатыңа, 4. Язган хатым — әманәтем, тапшыр кара кашыма. 5. Биек тауларның башында чәчәк өзеп ташладым, G. Өзлеп хатлар язмас идем, сагындыра башладың. 7. Биек тауларның башында бәйләнмәгән ат йөри, 8. Мин саргаеп үләр идем, арабызда хат йөри L 1 Татар халык иҗаты, Казан, 1951 ел, 55—56 битләр. XX гасыр башында халык текодрәтеңә, бәхтемне... көл итәрмен тәхтеңне!.. 107 Хәзер бу җырларның схемасын сүтеп карыйк: Юллар ■ II III 1 IV V VI VII VIII IX X XI XII XIII XIV XV 11 Ч' — ч> ЧУ ЧУ ч> 1 ч' — ч ч ЧУ ЧУ 9 | 11 3 1 ЧУ ЧУ — ■ — ЧУ — — — — — — — 4 'г' — ЧУ — — — ЧУ ч> ч> — — — — — 5 1 ----- 1 — , ЧУ ЧУ — — — ч†† — ЧУ — Ч 6 |1 i ЧУ ЧУ ЧУ Ч> — — ч — — о — ЧУ 7 - ------- ч> — ЧУ ЧУ — — ч> ЧУ ч ч — ЧУ 8 Г Ч' — 1 о 1 — ч> — ЧУ — — — ч 1 — — Бу җырларда ритмик буыннар аралыгы ачык («таулар-ның» дигәндә сүз бер генә очракта бүленә). Ачык иҗекләргә килгәндә инде, алар- ның нинди дә булса бер системага оешулары күренми, алар тәртипсез рәвештә төрле урыннарга сибелгәннәр. Берничә строфадан торган халык җырларында ачык иҗекләрнең системага оешырга омтылулары сизелә. Моны без «Нечкә бил» исемле җырда күрә алабыз («Татар поэзиясе антологиясе», Казан, 1956 ел, 28 бит). Бу җырдагы беренче строфаның схемасы: Юллар I II III ,v 1 V VI VII 1 Ч ЧУ — Ч 1 ЧУ. — 2 Ч Ч — ч- 1 ЧУ — 3 — ЧУ ЧУ ЧУ + 4 ч — ЧУ — — — Мондагы V урынга ачык иҗек туры китерелгән һәм шул ук вакытта ритмик буыннар аралыгы да ап-ачык калдырылган. Дүрт строфалык җырның ахырына кадәр бу шулай бара. Әмма бу барлык сюжетлы җырларда да шулай түгел. Мондагы очрак исә җырларда гомумән ачык иҗек системасын куллану мөмкинлеге булуын гына күрсәтә. Озын җырга күчик. Менә борынгы «Карурман» җыры: 1. Кара да гъна урман, кграңгы төн, 2. Яхшы атлар кирәк үтәргә. 3. Заманалар авыр, еллар ябык, 4. Дус-иш кирәк гомер итәргә. 5. Кара да гъна урман, караңгы төн, 6. Нинди юллар белән үтәрбез. 7. Дvc-иш белән бергә 9111 иткәндә, 8. Теләкләргә тизрәк җитәрбез1 . Монда ритмик буыннар аралыгы дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң тора һәм ул һәр җирдә ачык тотыла, аңар сүз атландырыл- мый. Ачык иҗек мәсьәләсе ничек соң? Сүтеп карыйк: †† «Халык җырлый» (җыентык), Казан, 1953 ел, 503 бит. (Көй өчен кертелгән «ләй> кисәкчәсе искә алынмады.) 108 Юллар II III IV V VI VII VIII IX X 1 — — — о о о — о — о 2 — о о — — о — 3 — — — о — о о — о 4 — о — о — о — 5 — — — о о — о — 6 о — о о — о — о 7 о о — о — о о — 8 — о о — 1 — о о Монда ачык иҗекләр тәртипсез рәвештә төрле урынга сибелгәннәр. VIII урында ябык иҗекләрнең системага оешусыман омтылышлары күренә. Әмма икенче очракта, мәсәлән, Ш. Бабичның «Язгы җыр»ын- да нәкъ шушы урынны ачык иҗекләр билиләр. Ә менә Г. Тукайның «Милли моңнар» әсәрендә исә бу ике очракның берсе дә күренми. Димәк, бу ике күренешнең берәрсен нинди дә булса закончалык итеп карарга кыен. Барлык бу күзәтүләрдән безгә нәтиҗә чыгарырга мөмкин кебек күренә: 1. Тулаем алганда, татар шигырен ритмик төзелеш ягыннан «классик шигырь» һәм «халык шигыре» дип, төп ике өлешкә бүлү нигезсез нәрсә түгел. Моның нигезендә һәр ике өлешнең үз асыл сыйфатын билгели торган объектив реаль күренешләр, ачыграк әйткәндә, классик шигырь нигезендә ачык иэ^екләр системасы, ә халык шигыре нигезендә ритмик буын аралыклары системасы ята. Ритмик буын аралыклары классик шигырьдә ярдәмче рольне үтиләр. 2. Ачык иҗекләр системасы белән ритмик буын аралыклары системасы шигырьдә күп очракта бер-берсен алмаштырып киләләр: классик шигырьдә ачык иҗек системасы хәлиткеч төстә хәрәкәт итә, ә инде ритмик буын аралыклары кысыла, аларның эзләре генә саклана; халык шигырендә исә, киресенчә, ритмик буын аралыклары хәлиткеч төстә, тулы көч белән хәрәкәт итәләр, ә инде ачык иҗекләр биредә система булып оешмыйлар, шигырь эчендә тәртипсез рәвештә сибелгән хәлдә калалар. 3. Классик шигырьдә ритмик буын аралыклары үзләренең тулы куәтләрен кайтарып ала алсалар, шигырьдә ачык иҗек системасы мәҗбүри булмый башлый. Бу бигрәк тә дүртәр иҗекле өч буыннан торган шигырьдә ачык күренә (Г. Тукай. «Сәрләүхәсез», «Кәҗә белән сарык әкияте»; һ. Такташ. «Күктән сөрелгәннәр» һ. б.). Ләкин шуның белән бергә классик шигырьдә боларның икесен дә саклау ихтималы да юк түгел. 4. Халык шигыренең кайберләрендә ачык иҗекләрнең системага оешырга омтылышлары күренә. Бу хәл ачык иҗекләр системасын халык шигырендә дә куллану ихтималын күрсәтә. IV Классик шигырь татар поэзиясендә бик борынгыдан килә. XIII гасыр башында язылган «йосыф-3өләйха»ны гына исегезгә төшерегез. Сәйф Сараи (XIV гасыр), Мөхәммәдьяр (XVI гасыр)—болар һәммәсе дә классик шигырьдә язганнар. XVIII—XIX гасырлар турында исә әйтеп торасы да юк. Мисаллар китерик. 109 Утыз Имәнп: Екет булсаң, екетлек күргәз илгә, Мәхәббәтлек путасын багла билгә. Әбелмәлихтән: Иллә сәца юлдаш улыр иттекец яхшы хисал, Дускаем, сән бу нәсихәтне колакка яхшы сал. Кандалыйдан: Күрдекем сәгать җиһанда китте зөлмат, килде нур, Я кояшсың, яки айсың, яки җәннәт эчрә хур. Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин. Боларда шигырь яхшы ук шома эшкәртелгән. Әмма бездә классик шигырьне иң югары дәрәҗәгә күтәреп эшкәрткән шагыйрь — Тукай. Ул аның ритмик системасын тулысынча алды, рифмалашу тәртипләренә, строфалар төзелешенә дә кагылмады, аларны ватмады. Ләкин ул классик шигырьнең эчке рухын яңартты. Аның поэзиясе әдәбиятта халык тавышы булып яңгырады. Классик шигырьнең дә функциясен Тукай әнә шушы төп максатына яраклы итеп үзгәртте, аны демократлаштырды, теленнән халыкка аңлашылмаслык сүзләрне тарап төшерде, ритмикасын камилләштерде, нәфис- ләтте. Ул классик шигырьдәге кайбер нәрсәләрне, аларга яңа функция биреп, бик нык үстереп җибәрде. Шундыйлардан берсе — риторик фигуралар иде. Безнең шагыйрьләр арасында, риторик фигураларның эчтәлекләрен тискәре аңлап, аларны яман күреп йөрүчеләр бар әле. Бу — хаталану, әлбәттә. «Риторик фигуралар» дигән төшенчә фәндә күптән кабул ителгән. Алар исәбенә түбәндәгеләр керә: инверсия — фраза төзелешенең гадәттәгедән үзгә тәртибе, риторик сорау — раслаучы фикерне сорау формасында әйтү, тынып калу — фикернең төп мәгънәсенә ишарә ясагач, фразаны, әйтеп бетермичә, өзеп калдыру, тулы мәгънәсен табуны укучының үзенә калдыру, риторик эндәш — җанлы яки җансыз нәрсәләргә эндәшү, бер төсле башлам — шигырь юлларын яки шигырьнең ритмик буыннарын бер үк сүз белән башлап бару— (анафора). Элекке классик шигырьдә инверсия, күбесенчә, ачык иҗекне ритмик система урынына туры китерү чарасы булса, Тукай аның функциясен баетып, инверсияне чын мәгънәсендә риторик фигура дәрәҗәсенә күтәрде, өлгереп җиткән художество чарасына әверелдерде. Ул шулай ук риторик сорау, риторик эндәш, тынып калу, бер төсле башлам чараларын да искиткеч нәфислек дәрәҗәсенә җиткерде, татар шигыренә беренче башлап («Көзге җилләр»дә) рефрен кертте. Тукай бер үк вакытта классик шигырьгә җанлы сөйләм интонациясе төсмерен кертү юлларын да эзләде, моның өчен төрле чаралардан файдаланды, шигырьнең тукымасына мәкальләр кертте, татар халык теленек фразеологиясенә киң юл ачты. Элекке классик шигырьдә бер шигырь юлын буйдан-буйга бер бөтен фраза алып тора торган булса, һәм нәтиҗәдә шигырьдә фразаларны, бер баштан кискән кебек, тигезләп чыгарга, аларның индивидуальлеген тигезлек хөрмәтенә корбан итәргә туры килсә, Тукай бу хәлне чикләде: ул бер шигырь юлын төрле эндәш, нида- лар белән интонацион кисәкләргә бүлә торган булды: Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә, Син дә, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә, — кебекләр әнә шуны раслый. Ул хәтта бер юлны мөстәкыйль фразаларга бүлүне дә кертте: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый... Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән..; Юк! Түбән калмас бу җан: фитратта гали булган ул... Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә... 110 Ул вакытта шигырьдә сөйләм интонациясе мәсьәләсе әһәмиятле булды. Бу — асылда шигырьдә тынышлар мәсьәләсе иде дип әйтергә була. Тукай бу мәсьәләне бер яктан килеп куйса, кайбер бүтән шагыйрьләр, мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев моны икенче яктанрак куйды. Ул классик шигырьдә сүз белән капланып торган ритмик буын аралыкларына да аерым игътибар бирде, аларны ачарга тырышты. Алыйк аның «Авыл» исемле шигырен: Бу шигырьнең ритмик схемасын сүтеп карасаң, монда классик шигырь тәртибе, ачык иҗек системалары бик төгәл сакланганы күренә. Ләкин С. Рәмиев классик шигырьнең ритмик хасиятенә халык шигыренең ритмик хасиятен китереп ялгый — буын аралыкларын да ача. Бу хәл шигырьне бозмау гына түгел, киресенчә, ритмик төзеклеге ягыннан тагын да баета, нәфисли төшә. Шагыйрь үз эшен график яктан да беркетә, гадәттәге бер юлны ике юлга аера, элекке ике юллык строфа дүрт юллы булып әверелә. Дәрдмәнд моңа үз нәүбәтендә тагын бер үзенчәлек өсти: ул, буын аралыгы ачылудан файдаланып, шигырь юлына эчке рифма кертә: Сүтеп карасаң, монда да ике нәрсә берьюлы сакланган: ачык иҗекләр системасы да төзек хәлдә, буыннар аралыгы да ачык калдырылган. Дәрдмәнд шигырьгә үзе керткән яңалыкларны шулай ук график яктан беркеткән—рифма турылыгыннан шигырь юлларын күчереп язган. Мондый эзләнүләр барышында Сәгыйть Рәмиев тагын бер яңалык күрсәтте: ул безнең әдәбият тарихыбызда, беренче булып, классик шигырьдән сөйләм шигыре үстереп чыгарды, «Таң вакыты» шигырен (1908) язды. Борын-борыниан шигырьнең ике төре яшәп килә: берсе — көйгә буйсындырылган шигырь. Бу шигырьнең строфалары өчен көйгә килешеп торган симметрия, парлы өлешләрнең бер-берсенә һәр яктан тиңлеге хас, икенчесе — сөйләм шигыре (бусы — халык иҗатында, дастаннарда күренә). Бу шигырь көйгә түгел, интонациягә буйсына. Интонация таләп итсә, симметрияне ул сакламаска да мөмкин. Шигырьнең бу төре дә халык телендә күп гасырлардан бирле яшәп килсә дә, татар язма поэзиясендә аның беренче яралгылары тик XIX гасырның үзенчәлекле шагыйре Яков Емельяновта гына күренә башлый. Аның «Кайгы» шигыреннән (1879) үрнәк китерергә мөмкин: Китсен моннан зур кайгы, Минем алда тормасын; Йөдәгән җанны җил-давыл күк, Уңга-сулга бормасын. Бормасын аны һичбер якка, = 9 Ул, таш тау күк, ныгып утырсын; — 9 Кайгылы чакта җыйган уйдан: = 9 Савытын басып тутырсын. =8 Тутырсын савытны нык уй белән, = 10 Ул соңыннан аңар куаныр... = 9 Бу үзе классик шигырь түгел, схемасын сүтеп карау аңарда ачык иҗекләрнең тәртипсез сибелгән булуын күрсәтә. Бер-берсенә пар тиешле И авыл, син Бер кеше юк Нинди иркен, Синдә төн дә мең шәһәрдән бер урамда... нинди рәхәт, юк, төнең дә мең кабат ямь Нинди тын һәм нинди бар җир бер болытлы ле вә хуш: нинди буш. гөл генә: көн генә. Шаулый д » ң г е з... Төн вә көндез Чыкты җ иллә р, Кайсы юллар, Җил ө р ә д е р... ул йөзәдер: купты дулкын — нинди упкын Җилкәнен киргән кораб! юл бара ят ил карап... ил корабын җил сөрә!., тарта безне җан сорап?! == 7 = 7 = 9 = 7 111 юлларда иҗек саннары да алай тигез үк булып чыкмын, буын аралыклары да төрлечә куелган. Шулай да без бу юлларны укыганда ритмик тигезсезлек тоймыйбыз. Ни өчен? Мондый әйбер сизелә: әгәр фразада бер үк сүз рәттән берничә тапкыр кабатланып килсә, ул бер үк интонация белән укылмый: беренче әйткәндә интонация гади була, икенче кабатлаганда интонация инде күтәрелә, өченче кабатлаганда исә интонация яңадан беренче әйтелеш дәрәҗәсенә төшә. С. Рәмиевтән бер мисал: Сызла, сызла сызла, күцлем! Сызла бер туктамыйча, Сызла айлар, сызла еллар, Сызла төн йокламыйча. Биредәге «сызла» сүзе безнең әлеге фикеребезне расласа кирәк. Яков Емельянов телнең шушы хосусиятеннән файдаланган. Иҗек саны ягыннан тигезсез строфаларны ул шушы чара ярдәмендә гүяки тигезли. Моның өчен бер строфа нинди сүз белән тәмам булса, аңа тигез булмаган икенче строфаны шушы бер үк сүз белән башлап китә. Рәттән икенче кат кабатланып килгән сүз күтәренке, көчле аваз белән әйтелә һәм мондый хәлдән соң үлчәме башка булган юлларны башлап китсәң дә, алар- ның тегеләргә тиңсезлеге сизелми үтә, кабатланган сүзнең көче барысын да тигезләп җибәрә. Шуңар күрә бу чара әдәбият фәнендә ялгау дип исемләнгән дә. Сәгыйть Рәмиев Емельянов әсәрләрен махсус өйрәнгәнме, юкмы, ялгауны ул Емельяновтан күчереп алганмы, — без белмибез. Татар шигыре төзелешендәге бу объектив закончалыкка, бәлки, Я- Емельянов үз юлы белән, С. Рәмиев үз юлы белән — һәрберсе мөстәкыйль рәвештә килеп чыкканнардыр, һәрхәлдә С. Рәмиев үзенең «Таң вакыты» шигырен язганда ялгаудан бик киң файдалана: Хатам тирән, тамры ерак, Ботагы дөнья каплаган. Каплаган да тора-тора һаман Яфрагын да какмаган. Какмаган бер яфрагын да һич татар курку белән, Теге ләгънәг үсә, зурая, әле һаман да Колактан-колакка туку белән Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын... Шушы шигыре уңае белән С. Рәмиев үзе болай язып калдырган: «Безнең татарларда әле бу көнгә кадәр әдәбият базарына бик ул хәтле кирәксенеп карау юк иде. Шунлыктан аңарга әһәмият биргән кешеләре- мез дә булмыйча, әдәбиятымыз ике төргә генә керә дә бетә иде: берсе «көйле китап» дип йөртелә һәм көйләнеп укыла, икенчесе «көйсез китап» дип йөртелә һәм бик тәмсез иттереп, мыгырданып кына укыла иде». С. Рәмиев инде әдәбият өлкәсендә интонация белән укыр өчен язылган «яңа төр» шигырьләр килеп чыгуын әйткәч, болай дип өсти: «Яңа төргә... ничек дип исем бирергә аптырап калдым... Вактилә, иншалла, үзле-үзенә аерырмыз» Ул вакытта исеме ачыкланып җитмәгән шигырьнең без хәзер, исемен ачыклап, акцентлы шигырь дип йөртәбез. «Таң вакыты» шигырен сүтеп карасаң, кызык кына бер күренеш ачыла: шигырь, дөрес, классик нигездә язылган. Ләкин сөйләм ритмын бәйләп баручы яңа чаралар (ялгау сүзләре) куллану ачык иҗекләр системасына тәэсирсез калмый, аны яхшы ук какшата. Ачык иҗекләр системасының эзе тик II һәм VI урыннарда гына саклана, анда да, мәсәлән, шигырьнең уртадагы өлешендә бу система бөтенләй таркалып ала. Күрәсең, классик шигырьдә ачык иҗекләр системасы, шигырьнең ритмик 1 Казан университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге, инвентарь № 5558. 112 төзеклеген оештыра торган бүтән чаралар килеп кергәндә, үз функцияләрен аларга тапшырырга әзер тора, бу очракта ул үз функцияләренең бер өлешен, күрәсең., ялгау сүзенә тапшыра. Монда бик урынлы бер хикмәт булса кирәк: чыннан да шигырь юлына күп төрле ритмик чараларны дыңгычлап тутыра башласаң, аларның үзмаксатка әверелү куркынычлары, формализм ягына тайпылу ихтималы да юк түгел. Тигезсез үлчәмнәрне бер шигырь эчендә бер-берсенә ипләп ялгауның Дәрдмәнд башкарак чараларын эзләде һәм чыннан да бу өлкәдә яңалык яралгысын табып чыгарды. Моны ул «Өмитләр» шигырендә эшләде. Бу әсәр унбер иҗекле классик шигырь белән башлана, ләкин ахыр өлештә шагыйрь унбиш иҗекле классик шигырьгә күчеп китә: Кил, и башчы! Агачны юнма юкка, = 11 Кирәк булмас угыңны як, кил утка. = 11 Агарды чәч!.. ] Куарды баш!.. ? = 15 Сары юллар сызылды... Өмидләр кем... Өмидләр кем... I Дәригъ бер-бер өзелде! J Биредә Дәрдмәнд бер үлчәмнән икенче үлчәмгә укучысына сиздермичә генә күчеп китә. Мичек? Ике үлчәм арасына ул көчле риторик фигура кертә. Риторик фигураның көчле авазы ике үлчәм арасындагы тигезсезлекне тигезләп үтә. Бу үзе риторик фигураның яңа функциясен табу булып тора. » Шушындый тәҗрибә ясап караулар булса да, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге чорда акцентлы шигырь үрләп, үрчеп китә алмады. Ул тик совет заманында, егерменче елларда гына куәт алып китте. Бу вакытта аны күп шагыйрьләр күтәреп алдылар, әмма аны эшкәртүдә Һади Такташ алдан юл ярып барды. Ул: «иске эслүбтә иң алда тотылган такмаклап язу юлы бетәргә, аның урынына «тон» белән «сөйләп язу» кертелергә тиеш», — дигән максат куйды. Ул бу юлда Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдмәнд кебек шагыйрьләрнең әсәрләрендә инде күренеп үткән тәҗрибәләрдән нык файдаланды, алардагы яңалык яралгыларын, үзенә алып, үстереп җибәрде. Акцентлы шигырьне үстерү эшен Такташ башта классик шигырь нигезендә алып барды. Ул монда, ритмик буын аралыклары, грамматик тынышлар биргән мөмкинлекләргә таянып, бер яктан, һәр үлчәмнең үз эчендә төрләндерүләр ясады, икенчедән, бер үк әсәрдә классик шигырьнең төрле үлчәмнәрен куллану юлын тотты. Соңгысында риторик фигураларны бик нык активлаштырды. Алыйк аның «Урман кызы» шигырен. Такташ аны 12—12 иҗекле үлчәм белән башлый, ләкин икенче строфада ук риторик фигура аша халык җыры үлчәменә күчеп китә. Мисал: Кем ул анда, кара шәлен ябынган да, Гөлдән үреп муенсалар тагынган да, Күбәләктәй гөлдән гөлгә күчеп йөри Шаулап торган кырыйсыз киң карурманда? — Әминәм! — Ул туктый, тагын атлый, Бөгелеп-бөгелеп гөлләр өзә ул. Тирә-ягы гаднән гөл диңгезе — Шул диңгездә уйный, йөзә ул. Биредә күчеш, ике үлчәм арасына көчле риторик фигура — «Әминәм!» сүзен кертү белән ясалган. Такташ бу чараны бигрәк тә «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында киң куллана. Бу поэма классик- шигырьнең берничә үлчәмендә язылган. Монда шулай ук озын халык җыры үлчәме дә бар. Ләкин укучы бу әсәрне бер үлчәмдә язылган кебек хис итә, үлчәмнәр төрлелеген тоймый. Ул тик интонациянең бер салмак, бер кайгылы, бер тантаналы, бер ашкынулы төстә дулкын-дулкын үзгәрә баруын 113 гына сизә. Әсәрдә шигырь юллары бүлгәләп язылган. Без, ачык күренеп торсын өчен, поэманың, соңгы өлешен гадәттәге классик шигырь формасына салып языйк. Ә Совнаркомдагы Ленинның бүлмәсе = 11 Бик озак көтте хуҗасын,— килмәде... — 12 Таш дивар, ятим диваннар белмәде... =11 Ю к! У л ү л м ә д е! = 5 Ул җибәргән көчле янгын зурая, үсә һаман = 15 Станоклардан киләбез ант белән РКП сафна 1 табан = 15 Шигырьнең ритмик төзелешен тикшереп караганда II—VI—X урыннарда ачык иҗекләр системасы эзлекле саклануы күренә. Шушындый тәртиптә Такташ кайбер «бүтән әсәрләр дә язды. Ләкин егерменче елларның урталарында ул классик шигырьдән бөтенләй китте, тулысынча халык шигыренә күчте һәм акцентлы шигырь үстерүен шул яңа нигездә дәвам иттерде. «Ни өчен күчә?» дигән сорау туарга мөмкин. Безнеңчә, Такташ шигырьдә гади кеше йөрәгенә, халык күңеленә тирәнрәк үтемле интонация эзли. Ул һәрбер сүзне, һәрбер интонация берәмлеген — синтагманы түгәрәкләп әйтеп бирә ала торган яңа мөмкинлекләр табарга тели. Дөресен әйткәндә, акцентлы шигырь үзе үк шулармы сорап тора. В. Маяковский иҗатын тикшерүчеләр акцентлы шигырьне билгеләүче төп сыйфатларга гаять зур игътибар бирәләр, аларның нидән гыйбарәт булуын аңлаталар. «Иҗекле-басымлы шигырьдә, —диләр алар, — кабатланып баручы ритмик берәмлек стопадан гыйбарәт, стопа үзендә төрле сүзләрнең иҗекләрен берләштерә яки үзе сүзнең бер кисәгеннән торырга мөмкин. Акцентлы шигырьдә исә, киресенчә, ритмик берәмлек корама стопадан түгел, ә реаль сүздән гыйбарәт»7 8 . Бу фикерне безнең шигырьгә күчереп әйтергә дә мөмкин. Күреп үткәнебезчә, классик шигырьдә ритмик буын төрле сүзләрнең кисәкләреннән оеша, бөтен сүзнең бер буынны тутырып торуы сирәк очрый. Буыннар аралыгында сүз урталайга киселә. Ә җыр шигырендә эш киресенчә: сүз яки синтагма биредә бер буынга сыеп бетә, буын аралыклары сүзләрне һәм синтагмаларны бер-берсеннән ачык аерып торалар. Руслар: шигырь юлыннан «сүзне аерып чыгару — акцентлы шигырьнең ярылып яткан билгесе»9 ,— диләр. Бездәге халык шигыре, бигрәк тә озын җыр шигыре бу яктан алганда бик тә отышлы. Ул үзенең ритмик системасын классик шигырьдәге кебек ачык иҗекләр системасына нигезләми, бәлки буыннар аралыгының ачык торуына нигезли. Халык тарафыннан җырны үлчәр өчен чыгарылган калыпта да бу ачык күренә: Без югарыда татарча сөйләмдә сүзләрнең иң зур күпчелеге (83%) ике иҗекле, өч иҗекле, дүрт иҗекле сүзләрдән тора дигән идек, сүзләрнең калганнары (16% чамасы) берәр иҗекле булуын һәм аларның да, я өч иҗекле сүзләр янында килеп, я үзара янәшә килеп, парлылашып бетүләрен күрсәттек. Шушыларга таянып, татар шигырендә ритмик буыннар да ике иҗекле, өч иҗекле, дүрт иҗекле өч берәмлектән гыйбарәт, дидек. 7 Такташ «сафына» сүзен кыска әйтелешендә алган. 8 X о л ш е в н и к о в В. Художественное мастерство Маяковского. 1957 г., 50 бит. 9 Хо л ш евнико в В. Художественное мастерство Маяковского. Зайдый гына Әйди генә Зайдрай гына Зайдый гына микән микән микән микән әй зайхайлүк, вайхайлүк, зайдалайлүк, айхайлүк 4. Ленинград, Ленинград, 1957 г., 51 бит. ел. 1 бит). ' .. 4 М. Өметбаевтан (Пушкин А. С. Вакчасарай фонтаны. Казан, 1 Ju 1 Озын җыр шигыре татар телендәге һәм татар шигырь төзелешендәге шушы хосусиятләрнең барысына да тулысыңча җавап бирә ала. Чөнки бу шигырь татар халкының үзе тарафыннан гасырлар дәвамында барлыкка китерелгән, аны татар халык теленең үз табигате үстереп чыгарган. Шуңар күрә дә ул үзендә татар милли теленең шигырьдә күрсәтә алырлык барлык иң нечкә нәфислекләренә кадәр киң юл ача, бу телдә ничә төрле интонация һәм аһәң төсмерләре табыла алса, аларның һәммәсен дә, иң нечкә авазларына кадәр аерып, үзендә яңгырата ала, аларга тормыш куәтен бирә ала. Такташның үз иҗатын тулысынча озын җыр шигыре нигезенә күчерүе шушы сәбәпләргә бәйләнгән булса кирәк. Без аның «Нәни разбойник» шигырен алыйк (күргәзмәлелек өчен шигырьне тигез юлларга җыеп язабыз): Тикшереп карагач, бу шигырьдә ачык иҗекләрнең тәртипсез сибелеп ятулары күренә, алар билгеле бер ритмик системага берләшмиләр. Аның каравы биредә буыннар аралыгы шигырьне буйдан-буйга телеп үтә, буын эченә урнашкан сүз һәм синтагмалар аерылып чыгарга әзер торалар. Такташ аларны аерып чыгара да: Усал идем, Шуның өчен дә шул Гөнаһ-фәлән диеп тормадым: Зәңгәр төндә Күрше карчыгының Ак әтәчен кереп урладым. Ул урта буында торган ялгыз сүзне дә, кирәк чагында, аерып чыгара: Урам буйлап җил бер исрек белән Гуләйт итеп кайтып килә иде... Ә И бәй карт, Юньсез, Көрәк тотып, Йорт алдында карлар өя иде. Ике сүздән торган дүрт иҗекле буынны, югарыда искәртелгән тар аралыктан файдаланып, Такташ кайчакта икегә бүлә һәм бу ике сүзнең һәрберсен аерып чыгара: Тфү! — Д И д е, Үзе зур урамнан Эре-эре кырга атлады, Ачу итеп, кырдан карлар гашып, Бөтен урамнарны каплады... Такташ сүзләрне аерып чыгару белән алар артыннан килгән тынышларны көчәйтә. Шундый бер нәрсә бар: шигырьдә интонация берәмлеген әйткәч тынып тору шигырьне укучы өчен тик кенә узмый. Бу вакыт кеше, үз-үзенә хисап бирмәстән, тын ала, үпкәләренә һава запасы тутыра. Шигырь юлының бер өлешен әйтеп, мондый тынып торудан соң ул юлның икенче кисәген бөтенләй ташлап калдырып, өр- яңа юл башлап китәргә дә була яки, киресенчә, ике синтагматик берәмлек арасына өченче синтагматик берәмлек өстәргә дә мөмкин. Үпкәләрдә сулыш запасы иркен булгач, мондый үзгәртүләрдән бернинди дә ритмик кытыршылык тоелмый. Такташ, шуңардан файдаланып, строфаны я кыса, я суза: 8. .с. ә.- № 4. Усал идем, Гөнаһ-фәлән Зәңгәр төндә Ак әтәчен шуның диеп күрше кереп өчен дә шул тормадым: карчыгының урладым. 113 111 Без искене җимереп, планетада Тигез тормыш М а ту р, Яңаны Төзү уе белән янабыз, Һәм без шуның өчен илебездә Зур тазарту алып барабыз. Биредә астына сызылган юллар — өстәлгән. Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга... Биредә, киресенчә, «ана» сүзеннән соң дүрт иҗекле кисәк бөтенләй төшереп калдырылган. Хәлбуки, моңардан ритмик кытыршылык килеп чыкмый. (Без Такташның бу өлкәдәге эшчәнлегенә аерым мәкалә багышлаган идек: «Совет әдәбияты» журналының 1956 ел, 12 санын карагыз. Шуңа күрә бу урында бу мәсьәләгә киңләп тукталмыйбыз.) Такташтагыча акңентлы шигырь егерменче елларның икенче яртысында, утызынчы еллар башында татар поэзиясендә гаять тә актив булды. Ләкин соңрак чорда шигырьнең мондый формасы пассивлаша төште, поэзиядә симметрияле шигырь куәт алды, шулай да классик шигырьгә әйләнеп кайту күренмәде. Дөрес, ул бөтенләй өзелеп калмады, әмма яңа формаларны шагыйрьләр, башлыча, халык !шигыре нигезендә эшләүне дәвам иттерделәр. Монда шигырьнең дастан төре дә, җыр төре дә киң файдаланылды. Дастан шигыреннән башлыйк. Әхмәт Уразаев-Курмашидан соң XX гасыр башында бу үлчәмдә Тукай да язды, Дәрдмәнд тә, Нәҗип Думави да язды. «Видаг» шигырендә Дәрдмәнд аны нәфисләп эшләде. Бу төр шигырьнең халыкта кыскарак үлчәме дә бар. Мәсәлән, «Сак-Сок бәете»ндә: Комач күлмәгем Бер дә кимәдем, Илдән чыкканда Сау бул димәдем. Биредә ике иҗекле буын белән өч иҗекле буын тигез күләмдә алынган. Бу хәл өч иҗекле буынның ролен көчәйтә. Кардәш халыклардан казахларда өч иҗекле буынга язма поэзиядә XIX гасырда ук мөстәкыйль роль бирелгән. Күп кенә әсәрләренең үлчәмен Абай шушы буын ярдәмендә төзегән. Мисалы: Дугамның куатын Ж1берме оңлеге Әбтң сыйкатың Берютсең кеудеге J. рак Нәҗип Думави, өч иҗекле буыннан файдаланып, яңа үлчәм кулланды 2 : Бөтен күләме белән алганда бу шигырь дүрт строфадан тора. Схемасын сүтеп карагач, ачык иҗекләрнең билгеле тәртипкә буйсынмаулары, ритмик система тәшкил итмәүләре күренә. 1 Абай Кунанбаев. Шыгармаларының толык җыйнагы. I том. Алматы, 1954, 192 бит. 2 «Аң» журналы, № 3, 1916 ел Г. Тукай да «Кәрханәдә» шигырен шушы үлчәмдә язды. Аннан соң Тавыш юк, Ташландык Гөнаһлы Әрчелгән тынгылык дөньяга тормыштан төсле хөр һәрбер якта, охшый җир. һәрбер чатта йоклый җир. 115 Һади Такташ яшь чагында «Ачлык патша» шигырендә (1920) өчәр иҗекле буынны һәр юлда өчәр кат кабатлап, дастан шигыренең яңа үлчәмен төзеде: Соңрак дастан шигыре өстендә иң күп эшләгән шагыйрь Муса Җәлил булды. «Алтыпчәч»нең күп өлешләрен ул шушы шигырьдә язды. Аның Моабит дәфтәренә кергән әсәрләре арасында да дастан шигырендә язылганнары байтак. Мәсәлән, «Сандугач һәм чишмә»,. (Үткәндә кичергән кайгылар...), «Соңгы җыр», «Соңгы хатирә», «Тау елгасы», «Бала йокысы» әсәрләре нәкъ Абайдагы һәм Тукайдагы үлчәм белән язылганнар. Муса шулай ук Такташта күренгән үлчәмне дә онытмады, аның «Кол», «Чәчәкләр» кебек шигырьләре Такташның «Ачлык патша» шигыре калыбында язылдылар. Хәзерге көндә шигырьнең бу төре, мәсәлән, Зыя Мансурда күренә («Тиңсез данлы җирем син» һ. б. ). Соңгы елларда җыр шигыре нигезендә күп кенә яңа үлчәмнәр барлыкка китерелде. Хәсән Туфан «Гөлләр инде яфрак яралар» әсәренең үлчәмен озын җырның икенче һәм дүртенче юллары нигезендә төзеде. Монда буыннар аралыгы дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң үтә: — Гөлләр инде яфрак яралар! Ул шулай ук кыска җыр нигезендә дә «Иртәләр җитте исә» әсәрен язды. Монда буыннар аралыгы өченче һәм бишенче иҗекләрдән соң сузылыпсузылып төшә: Иртәләр җитте исә, Аклысын кия ярың: Юлларда күзе аның, Ә юлда җилләр исә, Иртәләр җитте исә... Бу ике шигырьнең дә ритмик схемасын сүтеп карасаң, бөтен эш ритмик буыннар аралыгында икәне, ачык иҗекләрнең шигырь эчендә тәртипсез сибелеп ятулары мәгълүм була. Икенче шигырь дә шундый ук системада төзелгән. Ләкин монда бер нәрсә бар: шигырьнең беренче строфасы биш юлдан тора. Бу биш юл үзара ачыкябык иҗекле сүзләр белән рифмалашалар. Шуннан ары икенче строфа беренче строфаның икенче юлы белән, өченче строфа— өченче юлы белән, дүртенчесе — дүртенче юлы һәм бишенче строфа бишенче юлы белән башлана. Шушы хәл беренче строфадагы рифма калыбын (ачык-ябык иҗекле бер сүзне) бөтен строфаларга күчерә. Нәтиҗәдә иҗекләрнең VI урыиы турысыннан буйданбуйга ачык иҗекләр баганасы сузылып төшә. Төбендә буыннар аралыгы системасына корылган шигырьдә ачык иҗекләр баганасы бер бизәк ролен үти. Бу яктан алганда С. Хәкимнең «Колын» шигыре кызыклы. Монда III Һәм V иҗекләрдән соң шигырьне буйдан-буйга ритмик буын аралыклары телеп төшә. Димәк, бу — халык шигыренә нигезләнгән. Ләкин VI урын турысыннан шигырьне буйдан-буйга тагын ачык иҗек Кулында Шаһите: Кан белән Мәһабәт бар золым, коточкыч бизәлгән, ялангач җәбернең куркыныч тутыккан зур кылыч. Гөлләр инде Хәбәр итеп Язлар җиткәч Көтеп утра 1 яфрак яралар язлар җитәсен, сугыш бетәсен сабый балалар: ләр баганасы да бүлеп тора. Димәк, монда тагын классик шигырь ритмик чарасы да бар дигән сүз. Шигырьдә, шулай итеп, халык шигыре белән классик шигырь ритмик чаралары бергә алынган. $ Шагыйрьләрнең ижат практикасын күзәтү дә безнең югарыда ясаган нәтиҗәбезне, ягъни татар шигыренең ритмик системасы нигезендә ике нәрсә: классик шигырьдә — ачык иҗекләр системасы, халык шигырендә— ритмик буын аралыклары системасы ята дигән нәтиҗәбезне, безнеңчә, раслый. Шунысы да ачыклана: борынгырак чорда бу ике системаның берсе язма поэзиядә, икенчесе халык авыз иҗаты әсәрләрендә хәрәкәт итә. Шулай да икесе дә бер үк тел нигезендә барлыкка килгәнгә алар бер-берсенә һич тә чит нәрсә түгелләр. Дөрес, алар күп кенә очракта бер-берсеи алмаштырып киләләр, ләкин аларны бер үк шигырьдә бергә бәйләү мөмкинлеге дә зур, бу соңгысы шигырьнең нәфислеген арттыра гына. Шулай булгач, шагыйрьләр татар шигыренең яңа мөмкинлекләрен эзләгәндә боларның икесеннән дә нык файдаланырга тиешләр. Шигырьнең ритмик системасын белү, аның серен ачык күреп тору, һичшиксез, шагыйрьләрнең осталыгын үстерүгә ярдәм итәчәк, шагыйрь тарафыннан шигырьнең ритмикасында эстетик хата җибәрелгәндә, аны да бик төгәл, өстенә төшеп аңлатып бирергә мөмкинлек тудырачак, бу кимчелекләрне бетерер өчен дөрес юл күрсәтәчәк.