Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ДЕМЬЯН БЕДНЫЙ (1883—1945) Революцион сатира остасы, мәсәлче Демьян Бедный (Ефим Алексеевич Придво- ров) элеккеге Херсон губернасында 1883 елның 13 апрелендә туа. Булачак язучы башта авыл мәктәбендә укый, аннары Кневтәге хәрби фельдшерлар мәктәбенә керә. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксынган Ефимны Петербург университетының тарихфилология факультеты үзенә тарта. 1904 елны ул студент итеп алына. 1908 елдан башлап матбугатта аның беренче шигырьләре күренә башлый. Шагыйрьнең 1909 елда язылган «Ярлы Демьян — зарарлы мужик хакында» («О Демьяне Бедном — мужике вредном») исемле шигыре зур популярлык казана. Бу шигырьнең герое — революцион көрәшкә омтылучы ярлы крестьян. Бер-ике елдан соң Ефим Придворов матбугатта Демьян Бедный псевдонимы белән чыга башлый һәм шул исем белән әдәбиятка кереп китә. 1911 елдан башлап Демьян Бедный большевикларның «Звезда» һәм «Правда» газеталарында актив катнаша, мәсәлләр, шигьри фельетоннар, памфлетлар һәм эпиграммалар яза. 1913 елда аның мәсәлләре беренче тапкыр жыентык булып чыга. В. И. Ленин Демьян Бедныйның мәсәлләренә революцион сатира үрнәкләре буларак уңай бәя бирә. Беренче империалистик сугыш вакытында Демьян Бедный, большевистик позицияләрдә торып, үзенең сатирасы белән сугышка каршы көрәшә. 1917 елда Д. Бедный Вакытлы хөкүмәткә, меньшевикларга, эсерларга каршы политик агитация жәеп җибәрә. Бөек Октябрь революциясе шагыйрьгә иҗатын тагын да үстереп җибәрергә мөмкинлекләр тудыра. Д. Бедный гражданнар сугышына агитатор буларак катнаша. Шул ук елларда аның кырыкка якын китаплары һәм брошюралары басыла. 1922 елда шагыйрь үзенең «Төп урам» исемле киң танылган поэмасын иҗат итә. 1920—30 елларда Д. Бедный халыкара темага багышланган сатира өлкәсендә дә уңышлы эшли, Макдональд, Керзон кебек сугыш чукмарларын фаш итә. Шагыйрьнең иҗат юлы шома гына бармый. Кайбер әсәрләрендә Д. Бедный идея ягыннан зәгыйфь фикерләр дә үткәрә. Аның «Баһадирлар» исемле пьесасы рус халкының тарихын дөрес күрсәтмәгәнлеге өчен партия тарафыннан бик хаклы рәвештә үз вакытында тәнкыйть ителде. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк «Правда» газетасында Д. Бедныйның совет халкын көрәшкә чакырган шигырьләре басыла. Д. Бедныйның соңгы шигыре Җиңү көнендә язылган. 1945 елның 24 маенда Д. Бедный авырып үлә. Д. Бедный иҗаты татар совет шагыйрьләренә зур йогынты ясады. Күренекле мәсәлченең шактый гына шигырьләре татар теленә дә тәрҗемә ителеп басылды. ЯРОСЛАВ ГАШЕК (1883—1923) Француз Мольерның Фигаросы, инглиз Диккенснец Сэм Уэллере, белгияле Шарль де Костерның Тиль Уленшпигеле белән бер рәттә тора торган Швейк солдат образын иҗат иткән атаклы чех сатирик язучысы Ярослав Гашекның тууына шушы елның апрелендә 75 ел тулды. Ярослав Гашек Прага шәһәрендә туа һәм гимназиядә укыган вакытта бөек чех язучысы һәм драматургы Алоиз Ирасек- 124 тан дәрес алу бәхетенә ирешә. Бу хәл аңарда әдәби иҗат эше белән кызыксыну уята. Гашекның художество таланты үзен бик тиз таныта. Аның юмористик фельетоннары, кечкенә новеллалары бик тиз арада укучыларын табалар. Гашек чех буржуазиясенең икейөзлелеген, Австрия бюрократиясенең томаналыгын, католик чиркәвенең кабахәтлекләрен, төрле буржуаз партияләрнең, политик группачыкларның аумакайлыкларын фаш итә, ачы сатира уты астына ала. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Ярослав Гашек армиягә алына һәм аңарга фронтка китәргә туры килә. Ләкин ул үз халкын изеп яшәүчеләр интересы өчен кан коярга теләми, беренче мөмкинлек булу белән руслар ягына чыга. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Гашек Коммунистлар партиясе сафына керә. Советлар Россиясен ул туган иледәй якын күрә. Гражданнар сугышы вакытында Кызыл Армия сафларында ак интервентларга каршы батырларча көрәшә, Татарстанны ак интервентлардан азат итүдә дә актив катнаша. Бу елларда ул Бөгелмәдә хәрби комиссар булып эшли, кызылармеецлар газеталарын редакцияли, үзенең фельетоннарын татар һәм башкорт телләрендә дә бастыра. 1920 елда Ярослав Гашек Чехословакня- гә кайта һәм «Руде право» исемле коммунистик газетада эшли башлый. Буржуаз Чехословакиядә Я. Гашекны Советлар иленә булган мөнәсәбәте, Кызыл Армия сафында булуы өчен эзәрлеклиләр. Ләкин язучы-патриот рухын төшерми, көчле коралы — аяусыз сатирик әсәрләре белән үзенең дошманнарына каршы көрәшүен дәвам итә. 1922 елда Я. Гашекның «Батыр Швейк солдатның башыннан үткәннәре» исемле атаклы сатирик эпопеясе басылып чыга. Шушы әсәре аны бөтен дөньяга таныта. Беренче бөтендөнья сугышы алдындагы һәм аның беренче елларындагы Австро- Венгрияне сурәтләгән һәм чын мәгънәсендә халыкчан булган бу әсәрендә Гашек гади халык вәкиленең башыннан үткәннәрен сурәтләү аша шул вакыттагы политик стройдан, буржуаз тәртипләрдән, чиновниклардан үтергеч көлә. Романда беренче бөтендөнья сугышының империалистик характеры ачыла, власть башындагы әфәнделәрнең халыкка каршы политика алып барулары, католик чиркәвенең сатлыклыгы фаш ителә. Яңа Чехословакия халкы бөек сатиригын тирән хөрмәт итә. аның иҗаты — алдынгы чех әдәбиятының законлы мактанычы. САДРЕТДИН АЙНИ (1878—1954) Урта Азия халыклары тормышын, анда зөкем сөреп килгән кыргый феодализм изүен, шул изүне бөтенләйгә юк иткән бөек революцияне һәм шул революция нәтиҗәсендә тулы ирек алып, социализм төзергә керешкән яңа кешеләрне сурәтләгән дистәләрчә гүзәл хикәяләр һәм романнар язып калдырган күренекле таҗик язучысы һәм галиме Садретдин Айниның тууына шушы елның 28 апрелендә 80 ел тулды. Крестьян (дәһкан) семьясында туган һәм яшь бала чагыннан ук ятим калган Садретдин Айни Бохара ханлыгының бөтен шыксызлыгын үз җилкәсендә татып үсә. Ул башта авыл мәктәбендә укый, аннан соң берничә ел гомерен Бохара мәдрәсәсендә үткәрә. Биредә аңарга тормыш кичерү өчен каравылчы, урам себерүче булып эшләргә дә туры килә. Хакыйкать эзләгән Айни үткән йөзнен туксанынчы елларында шул заманның күренекле культура эшлеклеләре белән (мәсәлән, атаклы галим һәм әдип Әхмәт До- ниш белән) таныша, яшеренеп үзлегеннән рус телен өйрәнә. Тиздән ул укытучылык белән шөгыльләнә башлый, дәреслекләр яза. 1917 елның апрелендә Бохара әмире, хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаепләп. Садретдин Айнины кулга ала һәм, җитмеш биш таяк суктырып, төрмәгә яптыра. Биредән аны фронттан кайтып килә торган рус солдатлары коткаралар һәм Садретдин Айни ул чакны инде эшче һәм крестьян депутатлары Советы эшли башлаган Сәмәрканткә китә. Бөек Октябрь социалистик революциясен Садретдин Айни иске таҗик интеллигенциясеннән беренче кеше буларак алкыш- ’Лап каршылый һәм Бохара әмирен төшерү *Чен көрәшүчеләрнең алгы сафында бара. 1924 елда Садретдин Айниның «Одина» Исемле повесте чыга, ә 1930 елны инде ул атаклы «Дохунда» романын бастыра. КөтҮЧе Егор һәм аның сөйгәне Гөлнар язмЬ1шы аркылы таҗик халкының Бохара әмиренә каршы революцион көрәшен сурәтләгән бу әсәр бик хаклы рәвештә таҗик әдәбиятының алтын фондына керә. Аннан <0Н Садретдин Айни «Коллар» эпопеясын, «Бохара» исемле истәлекләрен яза. Шул Ук вакытта ул зур фәнни эш алып бара: таҗик һәм үзбәк әдәбиятларын өйрәнү. Таҗикстанда гыйльми учреждениеләр оештыру буенча эшли. Шушы хезмәтләре нәтиҗәсендә ул Таҗикстанның атказанган фән эшлеклесе, Фәннәр академиясе президенты, Үзбәкстан Фәннәр академиясенең мактаулы члены, В. М. Ломоносов исемендәге Мәскәу дәүләт университетының профессоры итеп сайлана. Садретдин Айни әдәби хезмәтләре өчен партиябез һәм хөкүмәтебез тарафыннан ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнде. «Бохара» исемле әсәре өчен аңа 1949 елда II дәрәҗә Сталин премиясе бирелде. Садретдин Айниның берничә әсәре (мәсәлән. «Мәктәп», һәм «Коллар» эпопеясе- нең аерым кисәкләре) татар теленә дә тәрҗемә ителде. Садретдин Айни 1954 елны үлде. МАРИЭТТА ШАГИНЯН (1888) Күренекле рус совет язучысы, филология фәннәре докторы, Әрмәистан ССР Фәннәр академиясенең член-корреспонден- ты Мариэтта Сергеевна Шагинянга шушы елның 2 апрелендә 70 яшь тулды. Мариэтта Шагинян күп сандагы шигырьләр, романнар, очерклар һәм әдәби тикшеренү хезмәтләренең авторы. Алар арасында социалистик индустрия турындагы беренче романнардан «Гидроцентраль» һәм соңгы вакытларда киң таралган «Совет Әрмәнстаны буйлап сәяхәт» китабы аеруча күренекле урында торалар. Мариэтта Шагинян Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәреннән үк Донда Совет властеның җирле органнары эшенә катнаша, күп еллар буе газеталарда махсус хәбәрче булып эшли. Шуның нәтиҗәсендә ул бөек революция зур иҗади төзү эшенә күтәргән күп миллионлы хезмәт ияләренең тормышын һәм эшен якыннан өйрәнү мөмкинлегенә ирешә һәм бер-бер артлы яңа әсәрләр яза («Алмашыну» романы, «Җәмгыять дамасының башыннан үткәннәр», «Агитвагон» хикәяләре, авантюрфантастик «Месс-менд» романы һ. б.). 1922 елда Мариэтта Шагинян Советлар Союзы буйлап сәяхәткә чыга, Әрмәнстан- дагы социалистик төзелеш белән якыннан таныша һәм Әрмәнстан турында берничә очерк яза. 1927 елны ул Дзоагат елгасында төзелә торган гидроцентральне карарга ки лә һәм 4 ел буе шунда эшли. Нәтиҗәдә 1936 елны «Гидроцентраль» романы языла. Мариэтта Шагинянның 1940—50 елларда язылган һәм «Урал оборонасында», «Бишь еллыклар юлыннан» исемле һ. б. җыентыкларына кергән күп санлы очеркларында совет халкының немецфашист илбасарларга каршы батырларча көрәше һәм алар- ның коммунизм төзүдә булган фидакарь хезмәтләре чагыла. 1957 елны язучы «Ульяновлар семьясы» исемендәге романын яңадан эшләп бастырды. Мариэтта Шагинянның «Гидроцентраль» романы, «Бишьеллыклар юлыннан» исемле очерклар китабы, «Гете» монографиясе. «Совет Әрмәнстаны буенча сәяхәт» китабы Европаның күп телләренә тәрҗемә ителгән.