Логотип Казан Утлары
Баллада

ТАУ ҺӘМ ДИҢГЕЗ

★ (Баллада) Диңгез тауга гашыйк булган, диләр... Менә шуңа гомер буена Зәңгәр дулкыннарын кагып, диңгез, Иркәләнеп, тауга сыена. Тау бик биек, диңгез исә бик киң — Икесе дә шундый мәһабәт! Икесе дә матур, икесе дә көчле — Шулай көчле итә мәхәббәт! Ләкин тауны артык горур, диләр Диңгез түбән, ә ул югары. (Чыннан да бит тау битенә кадәр Күтәрелгән диңгез юк әле.) Менә капылт давыл күтәрелде, Яшьнәп китте яшен, ялт итеп. Күк күкрәтеп, җир тетрәтеп яшен Чатырдатып үпте тау битен... Сызгырышып җил-давыллар йөренә, Кочып алды тауны бер болыт. Шул чак шашып дулкынланды диңгез, Ярларына менде ургылып... Әй шаулады диңгез, дулады, Әйтерсең ул үкереп елады. ШОБАГА Кави Нәҗмигә Шобага тотылды бүген... Ах, өскә чыкты үлем. Кеше бар иде, хәзер юк— Без хәзер ансыз бүген. Ах, өскә чыкты үлем. Адаш идек. Каләмдәшлек Ничектер туры килгән. Беребез яшь, ә беребез Күбрәк дөнья күргән, Соклангыч яза белгән. Шобага тотылды бүген... Ә тышта язгы җилләр. Тама беренче тамчылар: «Бу яз Нәҗмисез» диләр, Ә тышта язгы җилләр. йөрәгендә гел җыр иде, Җырлап һич тынмый иде, Кайгырырга бер урын юк, Шатлыклар сыймый иде. Җырлап һич тыймый иде. Шобага тотылды бүген һәм өскә чыкты үлем. Ләкин язгы җилләр булып Ул кабат исә бүген — Җилләргә тими үлем! 24 март. 1957.