Логотип Казан Утлары
Очерк

ИКЕ ЗАМАН—ИКЕ ТОРМЫШ

1. ТАТАР ЯРЛЫЛАРЫ Былтыр Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының гыйльми көтепханәсендә, элеккеге Казан губернасы һәм аның авыллары турында язылган борынгы китапларны, кулъязмаларны актарганда, К. Лаврский- ның 1884 елда, Казанда, рус телендә бастырган «Татар ярлылары» исемле кечкенә бер китабы минем игътибарымны үзенә җәлеп итте. 43 биттән торган бу китапны мин шунда ук бик кызыксынып укып чыктым. Элеккеге Казан губернасының Чистай өязе, Егоркино волосте, Кәк- ре-Атау һәм Бикүле авыллары турында язылган статистик-экономик очерк иде бу (хәзер бу авыллар Татарстанның Октябрь районына керәләр). XIX йөзнең ахырларында Казанда хезмәт иткән, үзенең демократик юнәлештәге эшчәнлеге, вакытлы матбугаттагы мәкаләләре, очерклары һәм аерым брошюралары белән танылган К. Лаврский 1883 елның җәендә һәм көзендә, Казан губернасы земствосының кушуы буенча, Кәк- ре-Атау һәм Бикүле авылларында булган, йорттан-йортка йөреп, статистик перепись үткәргән һәм, шул материалларга нигезләнеп, «Татар ярлылары» исемле китабын язган. К. Лаврский үзенең ни өчен татар авыллары турында язарга телә- вен түбәндәге сүзләр белән аңлата: «Бөтенегезгә мәгълүм булганча, татар крестьяннары Казан губернасындагы крестьяннарның иң ярлы өлеше булып саналалар. Шуңа күрә мин бу очеркымда татар авыллары турында язарга уйладым. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: мин алган бу авыллар иң ярлы авыллар түгел әле», — ди. К. Лаврский үзенең бу китабында Кәкре-Атау белән Бикүленең 37 ярлы крестьянын исемнәре, фамилияләре белән телгә ала, аларньш йорт-җирләре, семья членнары, экономик хәлләре турында яза. Дөрес, ул аларның барысы турында да бер үк күләмдә, бер үк җентеклелек белән язмый, кайберләренең экономик хәлләрен бик кыска, хәтта бер- ике сүз белән генә телгә алып уза. Шулай да ул, үзенең шул бер-ике сүзе белән дә, татар ярлысының тормышын, аның дәһшәтле, авыр хәлен, мохтаҗлыгын, зарын безнең күз алдыбызга бик ачык итеп китереп бастыра. Укучыларны патша заманындагы ярлы крестьяннарның экономик хәлләре, көнкүрешләре белән киңрәк таныштыру өчен, мин «Татар ярлылары» китабыннан Нигъмәтулла Төхфәтуллии турындагы өлешне, кайбер урыннарын кыскарткалап, күчереп үтүне кирәк таптым. Кәкре-Атау авылының ярлы крестьяннарыннан берсе булган Нигъмәтулла Төхфәтуллии турында К. Лаврский менә нәрсәләр яза: «1883 елның 21 июнендә,—ди ул, — Кәкре-Атау авылында, йорттанйортка кереп, перепись үткәреп йөргәндә, тәбәнәк буйлы, гадәттән тыш 67 чандыр гәүдәле, авыру кыяфәтле ниндидер бер татарның минем арттан иртәдән алып кичкә чаклы өзлексез ияреп йөргәнен күрдем. Мин бер йортка керсәм, — ул да керә, мин чыксам, — ул да чыга иде. Аның кыяфәте миндә бик авыр тәэсир калдырды: яңаклары шешкән, төсе үлекнеке төсле нурсыз, кургашынсыман тонык күзләре ничектер хәрәкәтсез тынып калган; таягына таянып, көч-хәл белән йөри, әледән-әле сулышы каба; көчсезлеге, хәлсезлеге тавышына чыккан. Бу кеше — десятник Нигъмәтулла Төхфәтуллин икән, «йортларны күрсәтеп йөрерсең, тәрҗемәче дә булырсың»,— дип, аны минем янга староста җибәргән икән. «Ач кадерен тук белмәс», дигән мәкаль бар. Монда да шулай булып чыкты. Мин, перепись үткәреп йөргәндә, берничә хәлле кешегә кереп, чәй эчеп чыктым (гомумән, татарлар бик кунакчыл халык). Ә бу мескен кешенең иртәдән бирле тамагына бернәрсә дә кабып карамаганын, һушыннан язарлык хәлсезләнгәнен мин тик кичкә таба гына сиздем. Без аның белән сөйләшеп киттек: ул бөтен яз авырган, өч ай урыннан тора алмыйча яткан икән; хәзер терелгән, урак җиткәч, үз авылындагы кешеләргә уракка ялланырга уйлый. Иртәгесен мин аның өенә бардым. Аның авыл мунчасы шикелле кечкенә генә өе чүп үләннәре арасында, ниндидер бушлыкта бер ялгызы утыра. Читән өйалдыннан башка бертөрле дә каралты-фәләне юк. Мондый өйләр, кысрык булулары белән бергә, һәрвакыт салкын булалар, озакка чыдамыйлар. Хәлле крестьяннар, йорт салганда, 120—150 сум тора торган бура сатып алалар (идәннәре, түбәләре, тәрәзә һәм ишек яңаклары белән бергә). Урта хәлле крестьяннар 60—70 сумнан ким тормаган, тик аерым очракларда гына 40 сум тирәсендә булган бура алалар. Әмма Төхфәтуллин кебек ярлы татарлар мунчага яисә келәткә дип әзерләнгән бураны бик арзан бәягә сатып алалар: мәсәлән, Төхфәтуллин үзенең шушы өен салыр өчен алган бурага җиде сум түләгән. Нигезгә утырту һәм мич чыгару белән бергә аның өе 15 сумга төшкән. Бу өйнең ничек булганын бәясенә карап та белеп була. Гадәттә, мондый өйләр иң нечкә усак бүрәнәләреннән салыналар. Нечкә, кәкре бүрәнәләрне бер-берсенә тигез туры китереп һәм тыгыз итеп өяргә мөмкин түгел. Арасындагы мүк тә начар тора. Тишек-тошыкларны балчык белән сыларга туры килә. Кыш көннәрендә җылы торсын өчен мондый өйләрнең тышкы ягыннан тәрәзәләренә хәтле тирес өяләр. Өй я бәсәрә, я юешләнә; өчдүрт елдан соң туза. Шуннан соң аны сипли башлыйлар: черегән урыннарын кисеп алалар, алар урынына яңа бүрәнә тыгалар, икенче төрле әйткәндә, ямау салалар. Ямау күбәйгән саен өй салкыная бара, торырга яраксыз көне якынлашканнан-якынлаша. Шулай итеп, «арзан әйбер кыйбатка төшә». Төхфәтуллинның өен мин, башка бик күп өйләрне үлчәгән кебек, аршын белән үлчәдем. Буе — ишектән алып түр стенасына хәтле — 4 аршын, киңлеге 4,5 аршын булып чыкты. Биеклеге — идәннән түбәгә хәтле — 2 аршын да 6 вершок. Мич белән сәке бөтен өй эчен тутырып тора. Шуннан тыш, ишек төбеннән сәкегә хәтле ике адым, аннары мич алдында аш-су хәзерләр өчен тагын ике адым буш урын бар. Чын мәгънәсендәге «тәрәзә» юк: аның урынына бары өч тишек кенә... Мондый өйләрдә тәрәзә рамнары һәм тәрәзә пыялалары булмый. Аның булуы да мөмкин түгел. Тәрәзә урынына ясалган тишекләрне җәй көннәрендә карындыклыйлар, ә кыш көннәрендә аларны я чүпрәк белән томалыйлар, я үргән салам белән тышкы яктан каплыйлар. Шулай итеп, караңгыда яшиләр. Кыш көннәрендә мондый өйләрдә кешенең тормышын агулый торган бөтен нәрсә бергә туплана: ачлык, салкынлык, караңгылык һәм еш кына төрле авырулар. Тышкы яктан тирес белән капланган монлый өйләрдә, салкында, бпш-алты кеше, ә кайвакытларда хәтта ту- гыз-ун кеше, җылынырга тырышып, бер-берләренә сыенышып утыралар. ААондый өйнең һавасы ничек буласын күз алдына китерергә дә Б* G8 мөмкин түгел, — хәер, бу турыда уйламау яхшырак. Перепись үткәргәндә, мина татарлар: «Тәрәзәләребез карындыклы булуы берни түгел, тик ангарыбызга икмәк кенә булсын иде...» — диделәр. Перепись вакытында мин бер Кәкре-Атау авылында гына 42 өйнең карындык тәрәзәле икәнен язып алдым. Болар мичле өй булсалар да, асылда алар морҗасыз кара өй хәлендә: мичләре төтенли, төзәттерергә хәлләре җитми. Төтеннән кап- кара булган түшәмнәр, стеналар чамасыз ярлы бу өйләрне тагын да күңелсезрәк, тагын да дәһшәтлерәк итеп күрсәтәләр... Мин барып кергәндә, Төхфәтуллипның бөтен семьясы өйдә иде. Хатыны, 35 яшендә генә булуга карамастан, карчыклар төсле: картайган, сукраеп бара. Шуның өстенә ревматизмнан аяк-куллары каткан: бармаклары кәкрәйгән, язылмый, аякларын чак атлап йөри. Ике баласы бар — икесе дә кыз: берсе 10 да, икенчесе 4 тә. Алар да шунда, минем янда, балаларча гаҗәпләнеп, миңа карап торалар. Күлмәк урынына кигән нәрсәләре шулкадәр сәләмә — бөтен җирдән тәннәре күренеп тора. Чын мәгънәсендә сәләмә иде алар. Ямалмаган, типчелмәгән җире юк,— ярым сукыр ана үзенең авыру куллары белән аларны ямый-ямый никадәр газап чиккәндер. Бу күлмәкләр бервакытта да сабын әсәре күрмәгән булсалар кирәк. Өй җиһазлары да мондагы бөтен хәлгә ярашып тора. Менә алар: бер куас чиләге, бер куна тактасы, ике-өч чынаяк— - барысы шуннан гыйбарәт. Хәтта калай самовары да юк. Гадәттә, калай самовар иң ярлы татар семьяларында да була... Көз көне мин Төхфәтуллинны тагын күрдем: ул бераз тазарган шикелле иде, ләкин гадәттәге ябыклыгы бетмәгән. Ул миңа үзенең хәлен сөйләде: җәй көне бер тиен дә акча эшли алмаган. Үз авылындагы бер кешедән кайчандыр бурычка акча алып торган икән — шуның өчен урак урырга туры килгән. Десятинасын (казна үлчәве белән) бер сум илле тиеннән килешкәннәр. Ашау хуҗа хисабыннан булган. Авыру булуга карамастан, хатыны да урышкан. Кечкенә кызларын үзләре белән алып йөргәннәр, ә олы кызларын, 10 яшендәгесен, «бала караучы» итеп, кешегә урнаштырып торырга мөмкин булган. Бер десятинаны икәүләп ун көн урганнар. Шулай итеп, көнлек хаклары — кеше башына җидешәр тиен ярым туры килгән. Ә бу вакытта башка кешеләр, читкә, далага (Самара, Оренбург губерналарына яисә Урал буйларына.—А. Ш.) уракка китеп, кеше башына һәр көнне берәр сум, хәтта артыграк та төшергәннәр. Төхфәтуллиннар далага бара алмаганнар: бердән, югарыда әйтелгәнчә, урак урырмын дип, алдан акча алып куйган булганнар; шунын өчен эшләргә кирәк булган; икенчедән, башка сәбәпләр дә бик күп: хатыны авыру, артельгә ярамый; хатыны да, кечкенә кызы да ерак җиргә җәяү бара алмый; мондый хәлләрдә кайберәүләр ат яллыйлар, ләкин бу бик кыйбатка төшә; «прокатка» ат алсаң, аена 5 сум түләргә кирәк; атны әле болай гына алып торып булмый, әлеге 5 сум өчен ат хуҗасына нәрсә булса да куеп торырга кирәк, аннары ат үлеп китсә яисә югалса- нитсә, аның хакын үз өстенә алырлык берәр ышанычлы кешең дә булырга тиеш. Бу тирәдә шундый авыр шартлар белән генә ат биреп тору гадәте булганлыктан, җәй көннәрендә бик аз кеше генә уракка барырга ат яллый ала. Шуңа күрә бу тирәдәге татарлар, ничаклы ярлы булмасыннар, далага бөтен семьяларын алып барыр өчен ничек тә үз атларын, үз арбаларын булдырырга тырышалар. Шуңа күрә монда, башка өязләрдәге татар авылларына караганда, атсыз йортларның проценты ул кадәр зур түгел. Атың-арбаң булмагач, далага барганда, семьяңны өйдә калдырып китәргә туры килә яисә якын-тирәдә арзан хакка урырга мәҗбүр буласың. Шундый хәлләрдә хезмәт хакының чамасыз түбән булуын без Төхфәтуллипның күпме акча төшерүеннән бик ачык күрдек. Шуның өстенә Төхфәтуллипның чәчкән җире дә бар: яз көне, уҗым җирен яңадан сөреп, 480 кв. сажень тары чәчкәй. (Авырып яту сәбәпле сабан игенен бөтенләй чәчә алмый калган.) Тарысы шулкадәр начар 69 булган, чабып алырга туры килгән; сукканнан соң 3 пот чыккан. Бакчасына 10 подаука бәрәңге утырткан, — 40 подаука алган. Шуның 15 подаукасын, орлыкка булыр дип, базга күмгән. «Күмүен күмдем, ләкин ашарыбызга җитмәсә, барыбер казып алырга туры киләчәк», — диде. «Кыш көне нәрсә ашап торырсың?»—дип соравыма каршы, Төхфәтуллин ачык итеп бер нәрсә дә әйтә алмады. «Работник булып ялланасы иде дә бит, өйне калдырып китеп булмый, хатын сырхау, утын алып кайта алмый. Быел җирне сатсаң да, иманасына 4 сум гына бирәләр, ә имана башына 8 сум 19 тиен налог түләргә кирәк...» — диде ул. Шулай итеп, аның ничек яшәү мәсьәләсе ачык калды. Бик ихтимал, бу «йорт хуҗасы» да хатыны һәм бала-чагалары белән теләнергә чыкмыйча булдыра алмас. Киләсе елга аның «җирсезләр» сафына күчүе һәм, 1883 елда түләнергә тиеш налогны түли алмыйча, недоимка суммасын тагын да арттыруы бик мөмкин. Казан губернасында Төхфәтуллин кебекләр меңнәрчә. Шуннан соң инде недоимкаларның артканнан-арта баруына гаҗәпләнергә мөмкинме? Аны никадәр җыярга тырышсаң да, җыеп бетереп булмый. Төхфәтуллин кебек «йорт хуҗалары»ннан нәрсә аласың...» — ди К. Лаврский. Без «Татар ярлылары» китабыннан шактый озын өзек китердек. Укучылар гафу итәрләр дип уйлыйм. Чөнки бу китапның эчтәлеген коры сүзләр белән сөйләп чыгуга караганда, XIX йөз ахырындагы татар ярлыларының тормышларын үз күзе белән күргән, аларның экономик хәлләрен тикшергән, өйрәнгән, аһ-зарларын ишеткән кешенең китабыннан, озын булса да, өзек китерүне кирәк таптым. Коры сүзләр белән генә аны бу дәрәҗәдә ачык, тасвирлы, ышандыргыч һәм шул ук вакыт йөрәкне тетрәткеч дәһшәтле итеп һич тә сөйләп биреп булмас иде. Кәкре-Атау һәм Бикүле авылларында шундый авыр тормыш алып барган, аның яхшыруына, үзгәрүенә бертөрле дә өметләре булмаган ярлы хуҗалыкларның саны ике йөз иде, ди Лаврский. Ул заманда бу ике авылда барлыгы 420 йорт булган. Димәк, шуның ике йөзе, яртысына якыны, ярлы хуҗалыклар. Шулардай бер атлы, ләкин сыерсыз хуҗалыклар — 88, атсызлар — 44, йорт-җирләре булып та, җирләрен я саткан, я арендага биргән хуҗалыклар — 52, бөтенләй җирсезләр—16. Күрәсез, Нигъмәтулла Төхфәтуллин кебекләр аз булмаган. Хәтта бик күп. Лаврский аларның кайберләрен исем-фамилияләре белән санап китә. Бу кешеләрнең тормышлары «бер-берләреннән бернәрсә белән дә аерылмый,— ди ул. — Шул ук ишелергә торган өйләр, шул ук теләнеп йөрүче балалар, урак урырбыз дип, алдан акча алып, бурычка баткан шул ук. кешеләр, шул ук гарипләр, авырулар, күз яшьләре...» — ди. Бу китап мине бик кызыксындырды. «Әгәр шул ике авылга барсам, ул авылларны үз күзем белән күрсәм, ничек булыр икән?—дидем мин. — Нигъмәтулла Төхфәтуллиннарның, Динмөхәммәт Назыйровлар- иың, Миңлегали Фәхретдиновларның, Әхмәт Җәләлетдиновларның ҺӘхМ башкаларның, башкаларның улларын, кызларын яисә оныкларын табып булмасмы икән?.. Әгәр алар исән булсалар, ничек яшиләр икән? Тормышларында, көн-күрешләрендә нинди үзгәрешләр булды икән?» — дидем. Дөрес, улларын яисә кызларын табу турындагы өметем зур түгел иде. Чөнки инде ул заманнан бирле бик күп еллар үткән. К. Лаврский бу авылларда моннан 74 ел элек булган. Аз гомер түгел! Лаврский күргән бала-чагаларның берәрсе исән булса, хәзер ул иң кимендә җитмеш биш яшендәге карт яисә карчык булырга тиеш. Шуннан ким булуы мөмкин түгел. Бар өмет — оныкларын табуда. Монда шунсып да онытмаска кирәк: Лаврский ярлылар турында язган 1883 елдан соң Идел буендагы ярлы крестьяннар тормышында бик күп корбаннар сораган авыр, дәһшәтле еллар аз булмады. Мин ачлык еллары турында әйтәм. Сиксән өченче елдан алып колхозлашу көннәренә 70 чаклы Казан губернасы һәм Татарстан крестьяннары берничә бик каты ачлык елларын кичерделәр. Шулар арасыннан 1891 һәм 1921 еллардагы ачлык нң авыры, нң дәһшәтлесе, иң күп корбан сораганы булды. Барыгызга да билгеле, ачлык елларда иң авыр хәлгә калган, ачлыкның, мохтаҗлыкның явыз тырнакларын иң кискен татыган кешеләр ярлы крестьяннар иде. Аннары җитмеш дүрт ел эчендә сугышларда күп булды. Аларның иң зурлары: япон сугышы, беренче бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы, бөек Ватан сугышы. Болар да бик күп корбан алдылар. Соңгы кырык ел эчендә илебездәге промышленностьның искиткеч кызу темп белән үсүен, андагы эшчеләр санының авыл халкы хисабына артуын да истән чыгармаска кирәк. Болар барысы да мин эзли торган кешеләрнең авылдагы саннарын киметәләр иде, билгеле. Шулай да мин Кәкре-Атау һәм Бикүле авылларына барырга, Лаврский китабында язылган ярлыларның нәсел-нәсәпләрен табарга, аларның тормышларын үз күзем белән күрергә булдым. Җитмеш дүрт ел эчендә, дөресрәге, соңгы кырык ел эчендә, Бөек Октябрь революциясеннән соң аларның тормышлары ни дәрәҗәдә үзгәргән икән? 2. КӘКРЕ-АТАУ АВЫЛЫНДА Кәкре-Атау авылы Октябрь районында, Татарстан белән Куйбышев өлкәсе чигендә. Борынгы авылларның берсе. Картларның сөйләүләренә караганда, кайчандыр, бик борынгы заманда, моннан дүрт-биш километр ераклыкта утырган Бикүле авылы да Кәкре-Атаудан аерылып чыккан икән. Хәзер инде Бикүле авылы да зур авыллардан санала. Моннан тыш, революциядән соң тагын ике поселок аерылып чыккан: Иске авыл һәм Кормаш поселогы. Кәкре-Атау тулы булмаган урта мәктәпле, клублы, көтепханәле, медпунктлы авыл. Мәктәбендә 117 бала укый, аларны урта һәм югары белемле 9 укытучы укыта. Авылга көн саен почта килеп тора. Кәкре-Атау кешеләре дөньядагы хәбәрләрне газеталардан укып кына түгел, күп кенә өйләрдә булган радиоалгыч аркылы да тыңлыйлар, илебездәге һәм халыкара хәлләр белән танышып торалар. Бу авылдан күп кенә укытучылар, агрономнар, дистәләрчә механиклар чыккан. Хәзер авылның ике егете (Равил Зарипов белән Рәфикъ Гыйниятуллин) Казанның югары мәктәпләрендә укый. Берничә елдан алар врач булып кайтачаклар. Кәкре-Атау һәм аның тирәсендәге поселоклар Вахитов исемендәге колхозга берләшкәннәр, хуҗалык һәм культура эшләрен бергә алып баралар. Вахитов исемендәге колхоз 1930 елда оештырылган. Аны алдынгы колхозлардан дип әйтеп булмый. Шулай да ул үсеп, ныгып баручы колхоз. Сонгы бер-ике ел эчендә үзенең доходын берничә мәртәбә арттырган һәм арттырып баруында дәвам итә. 1950 елда алар чөгендер үстерү эшенә керешкәннәр. Менә бу культура аларның доходларын кинәт күтәреп җибәргән. Беренче елны алар тәҗрибә өчен 9 гектар чәчеп караганнар, һәр гектардан 34 әр центнер чөгендер алганнар. Дөрес, 34 центнер күп түгел. Аз. Чөгендер үстерүче өлкәләрдәге колхозларның уңышлары белән чагыштырып караганда, хәтта бик аз! Ләкин монда шунысын да онытмаска кирәк: бу эш Вахитов исемендәге колхоз өчен беренче тәҗрибә, беренче омтылыш, беренче сынау булган. Алар күңелләрен төшермәгәннәр, икенче елны, яңадан җиң сызганып, бу эшкә ныклап керешкәннәр. Соңгы елларда аларга Украина колхозчылары да ярдәмгә килгәннәр. Үзләренең чөгендер үстерү эшендәге зур тәҗрибәле иптәшлә- 71 рен Октябрь районына командировкага җибәргәннәр. Алар монда, Татарстан колхозларында, чөгендерне ничек утыртырга, ничек үстерергә, ничек тәрбияләргә кирәклеген өйрәткәннәр, аның һәрбер процессын үз куллары белән эшләп күрсәткәннәр. Тугандаш халык вәкилләренең килүләре, эшләп күрсәтүләре, дусларча өйрәтүләре бушка китмәгән. Вахитов исемендәге колхоз 1956 елда чөгендер мәйданын 110 гектарга җиткергән һәм һәр гектарыннан 181 әр центнер чөгендер алган. Бу инде беренче елдагы уңыш белән чагыштырганда, биш тапкырдан да артыграк уңыш дигән сүз. Шулай да әле бу уңышның чиге түгел. Бу әле югарыга күтәрелә баруның бер күренеше генә. 1956 елдагы бу уңыш колхозның доходын кинәт күтәреп җибәргән. Әгәр колхозның доходы 1955 елда 126 мең сум булган булса, 1956 елда ул 770 мең сумга җиткән. Шуның чөгендердән алынган өлеше — 588 сум. Шулай ук колхозның терлекчелектән килә торган доходы да соңгы елларда сизелерлек дәрәҗәдә үсеп килә... Кәкре-Атау зур күл буена утырган. Күлнең озынлыгы дүрт-биш километрга җитә. Ул яз көннәрендә дә, эссе җәй көннәрендә дә ярларына хәтле тулып тора. Кәкре-Атауга без барып чыккан көннәрдә сентябрь урталары иде. Җылы, матур, кояшлы көннәр иде. Быелгы-кебек коры килгән матур көз айларын халык, «алтын көз» дип, белми әйтмәгән. Чыннан да, алтын көз иде бу. Бөтен табигать алтын төсле саргылт нурга чумган иде. Күл буендагы өянкеләр, әллә дөньяның матурлыгына, әллә күл суының сафлыгына сокланып, хәйран булып, тынып калганнар. Күл читендә яланаяклы балалар уйный, аларның көлгәннәре, шаярганнары ишетелә, ә күл өстендә оя-оя үрдәкләр, казлар, үз телләрендә нәрсәдер сөйләшә- сөйләшә, бакылдашып, горур гына йөзеп йөриләр. Билгеле, бу күл моннан йөзләрчә еллар элек тә булган. Аның буена КәкреАтауның беренче йортлары салынган көннәрдә дә ул үзенең сафлыгы, матурлыгы белән шулай көмешсыман ялтырап яткан. Безгә үзенең тормышы, хуҗалыгы белән таныш булган Нигъмәтулла Төхфәтуллин да менә шушы күл буенда яшәгән. Ләкин аның үрдәге дә, казы да булмаган... Лаврский үзенең китабында ярлыларның барлык терлекләрен, кош- кортларын берсен дә калдырмыйча күрсәтеп, санап үтә. Әмма ул ярлыларның берсендә дә казүрдәкнең булуы турында язмый. Димәк, бу авылда Лаврский телгә алган дистәләрчә ярлыларның казлары да, үрдәкләре дә булмаган. Ә бүген без Кәкре-Атау авылында казсыз, үрдәксез йортларны бик сирәк табачакбыз. Алар да, каз-үрдәк тотарга хәлләре булмаганнан түгел, ә башка сәбәпләр аркасында асрамыйлар. Нинди сәбәпләр икәнен әйтеп тормыйк, һәркемнең үз сәбәбе, үз уе, үз максаты бар. Кеше үзенчә яши, үзенчә тормыш кора... Каз-үрдәк ул, нәрсә генә әйтсәң дә, хәлле, иркен тормышның бер күренеше. Ярар, хәзергә без казларны, үрдәкләрне калдырып торыйк. Алар күлдә рәхәтләнеп йөзеп йөрсеннәр. Без аларны күрергә түгел, ә Лаврский китабында телгә алынган ярлыларның нәселләрен күрергә, алар белән очрашырга, аларның тормышлары, көнкүрешләре белән танышырга килдек. Авылның картларын авыл советы йортына җыйгач, безнең беренче соравыбыз Нигъмәтулла Төхфәтуллин турында булды. Картлар аны хәтерлиләр икән. Авылның иң картларыннан берсе булган Нигъмәтулла бабай Хәйруллин (ул да Нигъмәтулла, аның адашы. Хәзер 87 яшендә), хәтерен җыеп, ниндидер бер ноктага карап уйланып торды да бола-й диде: — Әйе, андый кеше бар иде бездә. Гомер буе авызы әпәйгә туймады, башы мохтаҗлыктан чыкмады. Картлык көнендә дөм- сукрайды... Нәсел-нәсәбе калмады аның... үлеп беттеләр. 72 Без Нигъмәтулла Төхфәтуллинны исемлектән сызып ташладык. Кызганыч, аның нәсел-нәсәбен бик күрәсебез килгән иде. Нишлисең бит! Ачлык, мохтаҗлык, төрле авырулар, чирләр, һәртөрле көтелмәгән бә- хетсезлекләр бу авыл өстендә үзенең дәһшәтле кылычын бик күп болгап йөргән, күпләрне бөтен семьялары белән кабергә алып киткән... 1891 елгы ачлыкта Кәкре-Атау авылында бик күп кеше үлгән. Күпме үлгәндер, хәтерләмиләр, ләкин бик күп үлгәнен беравыздан раслыйлар. 1900 елда бер зур урам башыннан алып ахырына хәтле янган, көлгә әверелгән. Шуннан соң күпләр, йорт-җир кораштыра алмыйча азапланганнан соң, авылны ташлап, чит җирләргә бәхет эзләп киткәннәр. 1921 елгы ачлык вакытында да шактый күп кеше үлгән. Шул елларда авыл советында актив эшләгән Шәрифулла абзый Ибәтуллин болай ди: — Әгәр Совет ярдәм итмәгән булса, без үлүчеләр бик күп булачак иде, Совет авылларда ашханәләр ачып җибәрде, икмәк бирә башлады.— Харап каты ачлык булды. Авылда бары 25 ат калды... Колхозга оешмаган булсак, быел да, бәлки, каты ачлыкны башыбыздан кичергән булыр идек, — ди. Яшьләр белергә тиеш. Быел да җәй бик коры килде. Татарстанның кайбер районнарында җәй буена бер тамчы яңгыр төшмәде. Белгечләрнең сүзләренә караганда, быелгы җәй кайбер районнарда үзенең корылыгы белән 1921 елның җәенә бик якын тора икән. Ләкин игеннәрнең уңышы, егерме беренче ел белән чагыштырганда, күп мәртәбә яхшы булды. Болар барысы да күмәк хезмәтнең, машиналар белән эшләүнең, агротехника чараларын вакытында үткәрүнең әһәмияте. Кыскасы, коллектив хуҗалыкның өстенлеге. Быел җәй коры килде, дибез. Ләкин колхозчылар без барган көннәрдә, аванс рәвешендә, хезмәт көненә берәр кило ашлык алдылар. Башка продуктлар күпме тиеш булгандыр, анысы әле билгеле түгел иде, әмма чөгендер үстерүчеләрнең шикәр комын күп итеп алачаклары билгеле иде. Күп итеп, центнерлап. Хәер, алга йөгермик. Аның турында үз вакыты җиткәч язарбыз. Без Нигъмәтулла Төхфәтуллинның нәсел-нәсәбен таба алмадык дип, борчылган идек. Ләкин иртәрәк борчылганбыз, аның исемен иртәрәк сызып ташлаганбыз икән. Бу юлы инде алгарак йөгереп булса да әйтик. Без аның нәселләрен таптык. Көннәрнең берендә безнең янга озынчарак буйлы, җыйнак гәүдәле, интеллигент йөзле, 35—40 яшьләрендәге бер кеше килеп керде. Тыйнаклыгыннанмы, әллә болай гына уңайсызланыпмы, кыяр-кыймас күреште. — Укытучы Гомәр Вәлиев, — диде ул. Без аңа урын тәкъдим иттек. Вәлиев утырды. Бераз тынычланганнан соң, укытучыларча ашыкмыйча, һәр сүзне ачык һәм төшендерерлек итеп сөйләргә кереште: — Моннан берничә көн элек сез картлар җыелышы үткәргәнсез икән. Кызганычка каршы, белми калдым. Барган булыр идем. Нигъмәтулла Төхфәтуллинның нәсел-нәсәбе турында сорашкансыз. Нигъмәтулла бабай минем бабайның бер туган энесе ул, ягъни Вәлиулла бабамның энесе. Нигъмәтулла бабай 1910—1911 еллар тирәсендә бик зур ярлылыкта үлгән. Хәтта йорт урынын да үзе үлгәнгә кадәр утый белән тәэмин итеп тору хакына башка кешегә утырырга биргән. Шулай итеп, гомеренең соңгы көннәрендә аның йорт урыны да булмаган. Ачлыктан үлгәнме ул, юкмы. — анысын әйтә алмыйм. Аның бер кызы әле исән. Әспи әби. Нор- латта тора. Башкалары яшь чагында ук үлеп беткәннәр. Безгә ул Әспи әбинең адресын да әйтте. Гомәр" Вәлиев, Нигъмәтулла Төхфәтуллинның оныгы булмаса да. аның нәселеннән килүчеләрнең берсе. Гомәрпең бабасы Вәлиулла да үзенең хуҗалыгы, көнкүреше белән Нигъмәтулладан бернәрсә белән дә 73 аерылмаган. Ул да чит губерналарга уракка йөргән — бурлаклык иткән. Шуннан каты авырып кайтып үлгән. Ә менә аның оныклары совет заманында укытучы булып, Совет Армиясенең офицеры булып җитешкәннәр, авылның алдынгы, культуралы кешеләре булып әверелгәннәр. Вәлиуллин улы Шәймәрдәннең (Гомәр Вәлиевнең әтисе) җиде баласы булган: биш малай, ике кыз. Малайларының дүртесе Бөек Ватан сугышында үлгән. Шуларның берсе, Мотыйгулла исемлесе, офицер. Гомәр Вәлиев та Бөек Ватан сугышында катнашкан, взвод командирының ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Чолганышка эләккәч, партизаннарга кушылган. Алар отряды дошман тылында күп кенә операцияләр үткәргән, аның коммуникацияләрен җимергән, эштән чыгарган, гарнизоннарга налетлар ясаган, фашистларны кырган, Бөек Ватан сугышының тантаналы җиңү көнен якынлаштырган... Нигъмәтулла Төхфәтуллинның кызын — Әспи әбине күрергә насыйп булмады. Без, аны эзләп, Норлатка барганда, ул үзенең кызы һәм кияве белән бергә Чиләбегә торырга киткән иде. Безгә бары аның күршеләрен һәм танышларын гына күрергә туры килде. Әспи әбинең тормышы, көнкүреше турында сорашкач, алар: — Яхшы тора иде. Тормышыннан бик риза иде,—дип, беравыздан җавап бирделәр. — Кызы да, кияве дә нефть разведкасында эшләде. Әниләрен кадерләп кенә тордылар. Өрмәгән урынга утыртмадылар. Кадерләмичә, әни бит ул,—диделәр. Шулай итеп, безгә Әспи әбине күрергә, аның үзе белән сөйләшергә туры килмәде. Аны эзләп, авылдан авылга йөрүебез, вакыт әрәм итүебез бушка китте. Шулай да канәгать идек без. Нәрсә әйтсәң дә, без аның нәселеннән булган укытучы Гомәр Вәлиевне күрдек, аның белән таныштык. Аннары Әспи әбинең тормышы турында ишетелгән сүзләр дә безнең күңелне җылытып, рәхәтләндереп тора иде. Төхфәтуллиннарны Бөек Октябрь революциясе, совет власте үлемнән алып калган, нәселләрен саклаган... Алай гына түгел, аларны бәхетле тормышка алып чыккан, кеше иткән. Менә бу кыска гына очрашуларның матур нәтиҗәсе шуны сөйли иде. Безнең әле бу авылда күрәсе, сөйләшәсе кешеләребез аз түгел. Шундыйлардан берсе Миңлеәхмәт Мөхәмәтҗанов — 1921 елда туган, коңгырт күзле, таза, базык гәүдәле егет. Без аны өмәдә очраттык. Күршеләренең берсенә, аерылып чыгарга әзерләнүче яшь бер семьяга бура бурыйлар иде. Кулларына пычкылар, балталар, ышкылар тоткан җиде-сигез егет, шаулаша-шаулаша, көлешәкөлешә, юан гына бүрәнәләрне орчык урынына җилтерәтеп йөртәләр: кисәләр, юналар, тигезлиләр, шомарталар... Тирә-юньгә йомычкалар атыла, ышкылар астыннан неп-нечкә булып бөтерелеп чыккан стружкалар сибелә,— җил аларны тәгәрәтеп, уйнатып, урам буйлап алып китәргә азаплана... Озак та үтми, юнылган, шомартылган бүрәнәләр, егетләр кулында йон кебек җиңеләеп, үсеп барган бура өстенә менеп утыралар. Баштарак без егетләрнең бу кадәр көләч йөзле булуларына, аннан да бигрәк, бүрәнәләрне очыртып кына йөртүләренә бераз гаҗәпләнеп калган идек, ләкин ал арның әле хәзер генә көндезге аштан чыккан икәнлекләрен белгәч, шуның өстенә күзләренең сәер ялтырап торуларын да күргәч, бу чаклы дәртле шау-шуның нинди сәбәпләр аркасында туганын бик тиз төшенеп алдык. Өмә бит! Әгәр өмә коры кашык белән генә үткәрелсә, аның нинди кызыгы бар да, нинди матурлыгы бар! Башта безгә, барыннан бигрәк, Миңлеәхмәт Мөхәммәтҗановның куллары күзгә чалынды. Озын, таза, тырыш куллар... Хәер, туктагыз, нигә без сезгә Миңлеәхмәт Мөхәммәтҗановны тәкъдим итәбез, нигә аның белән таныштырырга телибез? 74 Аның сәбәбе менә нәрсәдә. Лаврскийпың «Татар ярлылары» исемле әлеге китабында аның бабасы Динмөхәммәт Назыйров турында түбәндәге сүзләр язылган: «Динмөхәммәт Назыйров 49 яшендә, хатыны 40 та (икенче хатын). Биш баласы бар: олы улы 12 дә (немецлар колониясендә ялчы булып эшли), икенчесе — 9 да, өченчесе — 3 яшендә. Кызлары: берсе — 8 яшендә, икенчесе — 6 айлык, бишектә. Бала яткан бишектән шулкадәр сасы килә иде, бу өйдә мин биш минут чамасы вакытны чак үткәрдем. Ләкин шуның белән бергә блокнотыма мондый сүзләрне язып куйдым: «Өй эче бик чиста. Балаларының йөзләре сәламәт балалар йөзе төсле, әмма корсаклары чамадан тыш күбенгән». Корсакларының гарип балаларныкы шикелле гадәттән тыш күбенгән булуы баштарак мине бик гаҗәпләндерде. Шуңа күрә мин Назыйровтан бик җентекләп сораштым: «Балаларыгыз нәрсә белән авырый? Докторга күрсәттегезме?» — дидем. Минем бу сорауларымны ишеткәч, Назыйров та, хатыны да мине кызгангансы- ман елмаешып куйдылар. Чөнки алар балаларының күбенгән корсаклы булуларына бер дә пошынмыйлар иде. «Он ашал недәвно, — диделәр алар. — Бәрәңге ашаганга шулай». Соңыннан мин башка балаларны күргән саен корсакларына күземне төшерә башладым, ләкин русларда да, чувашларда да мондый күбенгән корсаклы балаларны очратмадым. Күрәсең, бу бары бәрәңге генә ашап тору нәтиҗәсендә туган булса кирәк, шуның өстенә бәрәңгеләре җитәрлек тозланмаган иде. Ярлы татар балалары арасында, һәрхәлдә, мондый авыру шактый еш очрый. Әгәр хәтерем ялгышмаса, бераз хәлле кеше балалары арасында мондый авыруларны очратканым булмады. Динмөхәммәт Назыйров — җирсез кеше. Җирен 4 сум 50 тиенгә «саткан». Быел бакчасына 5 подаука бәрәңге утырткан. 20 подаука җыеп алган. Шуннан башка аның бертөрле дә азык-төлек запасы юк. Сатарлык әйбере дә юк: өендә бер мендәр, бер куас чиләге, берничә савыт- саба,— барлык байлыгы шул. Терлекләре. дә, тавык-чебешләре дә юк. Мин Назыйровтан җәй көнендә үк: «Чәчкән игенең булмагач, кыш көне нәрсә ашап торырсыз?» — дип сораган идем. Миңа ул болай дип җавап бирде (бер сүзен дә арттырмыйча, бер сүзен киметмичә, подворный листка 5 язылганча китерәм): «Урамга, кар өстенә чыгып ятарбыз да үләрбез...» — диде. Көз көне мин аның өенә икенче тапкыр кердем. Назыйров урманнар, бүрәнәләр белән сату итүче Колчуриннарга эшкә киткән иде. «Анда ул күпме акча эшли ала?» — дип соравыма каршы, минем янда булган күршеләре: «Атнасына бер пот онлык эшли ала», — диделәр. Староста да, авылдашлары да Назыйровны нигәдер бик мактадылар, аны «авылның иң ярлысы», диделәр. Бәлки, аны үзенең ярлылыгы белән аеруча көрәшкән өчен шулай мактаганнардыр. Чыннан да, ул бөтен эшне эшли: гадәтенчә «бурлакка» йөрүдән тыш, кирпеч тә суга, кое да казый, тегермәндә капчыклар да тутырып тора, урман да кисә. Болардан тыш, староста аның турында: «Бик тугры кеше ул. Үлсә үләр, әмма сүзеннән кире кайтмас. Аңа урак урырга һәрвакыт алдан биреп куялар», — диде. Чыннан да, узган елны ул 4000 кв. сажень зурлыктагы хозяйственный десятинаны алдан алып куйган акча хакына өчәр сумнан урган,— сүзендә торган. Хәер, сүздә тормаска да ярамый, әгәр тормыйсың икән, волость суды бар, ә ул бурычыңны түләтер өчен актык өеңне сатачак, аннары тагын, әгәр син бер тапкыр алдасаң, икенче елны сиңа алдан беркем бер тиен акча бирмәячәк», — ди Лаврский. Без бу юлларны башта авыл советына җыелган, үзләренең кадерләрен, дәрәҗәләрен белеп, мәһабәт кенә тезелешеп утырган картларга 5 Подворный лист— һәр хуҗалыкның семья тормышын һәм экономик хәлен язар өчен билгеләнгән аерым кәгазь. 75 укыдык. Монда, урыны туры килгәндә, шуны да әйтеп үтик: картлар без сөйләгән сүзләрне, «Татар ярлылары» китабыннан китергән өзекләрне бик кызыксынып, балаларча бирелеп тыңладылар. Таныш исемнәрне, таныш вакыйгаларны ишеткәч, барыннан да бигрәк, балачакларын, яшь вакытларын исләренә төшергәч булса кирәк, алар кинәт яшәреп киттеләр, күзләре ниндидер мөлаем, матур нур белән тулды, хәтта бераз рәхәтләнеп йокымсырап утырганнары да кинәт башларын күтәреп җибәрделәр... Юк, бу картларның әле йөрәкләрендә ут сүнмәгән, ялкын басылмаган. Аларның күңел кылларын чиртеп җибәрсәң, йөрәк дигән нәрсәнең сихерле клавишаларына бассаң, алар, урыннарыннан сикереп торып, ясалма өлкәнлекләрне читкә ташлап, мәйдан уртасына атылып чыгарга, бөтерелеп биергә әзер торалар. Тик алла аякларга чыдамлык бирсен дә, каһәр төшкән бил сызлауларын гына бетерсен!.. Динмөхәммәт Назыйров турындагы бу юлларны укыганнан соң без: — Бу кешене хәтерлисезме? — дип сорадык. Картлар фәлсәфи төс белән бераз уйга чумып тордылар. Кайберләре муеннарын кыңгыр салды, бүрекләрен кузгаткалап, башларын кашып алдылар. Шунда берсе: — Карагыз әле, җәмәгать, безнең Динги бабай ич бу!—дип кычкырып җибәрде. Картларның фәлсәфи уйчанлыклары кинәт бетте, күзләре яңадан ялтырап китте. — Әйе, авылның бик тугыры картларыннан иде ул. Үлсә үләр, әмма сүзендә торыр иде. «Егетнең сүзе үлгәнче, үзе үлсен», ди торган иде ул. Нигәдер без аны Динги бабай дип йөри идек. Исеме Динмөхәммәт булганга күрәдер, ахры. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, аның Мөхәммәтҗан исемле улы да үз сүзендә тора торган тугыры кешеләрдән иде. Ачлык елны үлеп беттеләр. Барысы да үлде. Тик Миңлеәхмәт исемле уллары гына калды. Динги бабайның оныгы була инде ул. Колхозчы. Балта остасы. Менә шул балта остасын инде без өмәдә очраттык. Ул безне өенә алып керде. Өе зур түгел, салам түбәле, бераз искереп килә. Миңлеәхмәт киләсе елга яңа өй салырга әзерләнә икән. Инде кайбер хәстәрлекләрен дә күрә башлаган. Дүрт баласы бар. Дүртесе дә кыз. Олысы—Мәүлия исемле, өченче класста укый (без кергәндә, шәмәхә карага буялып бетеп, өстәл янында дәфтәренә нәрсәдер язып утыра иде), кечесе — быел гына туган, бишектә ята. Агач бишекне сиртмә белән өй уртасына элгәннәр. Без Лаврскийның Динмөхәммәт Назыйров турында язган сүзләрен исебезгә төшердек. Ул аның өенә килеп кергәндә, бишектә алты айлык бала яткан. Без килеп кергәндә дә монда, оныгының өендә дә, алты айлык бала ята иде. Нинди туры килү! Ләкин аның китабында: «Бала яткан бишектән шулкадәр сасы килә иде, бу өйдә мин биш минут чамасы вакытны чак үткәрдем», — дип язылган. Янымдагы иптәшем, минем белән бергә бу якка килгән кеше, ТАСС хәбәрчесе, шаян күңелле журналист, матбугат работникларына хас бер кызыксыну белән бишек янына барды, һаваны иснәп карады. Минем елмаюыма каршы елмаеп җавап бирде: — Бусы инде Лаврскийдагыча түгел. Бу хәл үзе генә дә Динги бабай оныгының тормышында зур үзгәреш барлыгын әйтеп тора иде. Үзгәреш аз түгел инде монда. Без кызының дәфтәрләрен алып карадык: «4» ле, «5» ле билгеләр. Аннары дәфтәр хуҗасыннан: — Үскәч, кем булырга телисең?—дип сорадык. Кызый көлемсерәгән шаян күзләренең чите белән генә безгә күтәрелеп карады, аннары мичкә сөялеп басып торган әтисенә күз төшереп 76 алды. Әллә бездән оялып, әллә әтисеннән уңайсызланып, алдындагы дәфтәрне бармагы белән уа-уа, пышылдап җавап бирде: — Укытучы. Ай, балачакның канатлы хыяллары! Син балаларны кемнәр генә итмисең, нинди генә ләззәтле уйларга чумдырмыйсың, нинди генә теләкләр белән яндырмыйсың, канатландырмыйсың! Синең алда бертөрле дә киртә, бертөрле дә чик юк. Син нәрсә теләсәң, барысы да була, барысы да синең нәни тәпиләрең астында ята... Ләззәтле, матур, канатлы- хыяллар! Без бу авылда һәм башка авылларда да балаларның үскәч кем булу туфындагы теләкләрен язып алдык. Менә алар: «шофер булам», «тракторист булам», «механик булам», «бригадир булам», «ферма мөдире булам», «фельдшер булам», «врач булам», «машиналар ясаучы булам», «очучы булам», «капитан булам», «командир булам», «китап чыгаручы булам» һәхм башка, һәм башка шуның кебек «буламлар»... Сез сорарсыз: «Нигә берсе дә колхозчы булырга теләми?» — диярсез. Әйе, безнең белән сөйләшкән балаларның берсе дә: «Мин колхозчы булам».— дип әйтмәде, чөнки алар үзләрен хәзер үк колхозчы итеп саныйлар. Нигә колхозчы булмасын? Әтисе колхозчы — ул да колхозчы. Аннары алар кем генә булырга уйламасыннар үзләренең киләчәктәге эшләрен барыбер үз колхозлары белән, аның киләчәге беләп бәйләп күз алдына китерәләр. Хәтта очучы яисә пароход капитаны булганда да, алар үз колхозлары тирәсендә очалар, үз авыллары тирәсендә пароход йөртәләр. Әгәр колхоз тирәсендә елгалар, диңгезләр юк икән, нигә аптырарга, — елгаларны буарлар, алар авылы янында да зур елга булыр, диңгез булыр. Иделне будылар бит. Диңгез булмаган җирдә дә диңгез булды. Без югарыда: «Ай, балачакның канатлы хыяллары!» — дип, үзебезнең балачакны сагынып искә төшердек, ләззәтле бер уфтанып алдык. Безнең вакытта, моннан кырык-илле еллар элек, тормышка ашырылмый торган буш хыяллар иде алар. Дөресен әйтик, хәтта без болай хыяллана да белми идек. Бу төшенчәләрнең күбесе юк иде бездә. Шуның өсте- нә безнең хыялларыбыз бик сирәк хәлләрдә генә авылыбызның кыр капкаларын атлап үтәләр иде. Күңелебездән канатлы атларга атлансак та, хыялларыбыз канатсыз иде. Ә бүгенге балаларның хыяллары — реаль хыял. Без авылларда бу* хыялларның кырык ел буенча тормышка ашырылганын һәм ашырыла барганын бик күп күрдек. Кечкенә Мәүлиянең дә укытучы булуы бик мөмкин. Аның алдында барлык ишекләр ачык. Тик тырышлык кына кирәк. Менә бу хәл үзе генә дә Динги бабай мөмкинлеге белән аның оныгы Миңлеәхмәт мөмкинлеге арасындагы аерманың җир белән күк арасы кадәр икәнен күрсәтеп тора. Миңлеәхмәт Бөек Ватан сугышы солдаты. Танк десантчысы, автоматчы. Варшаваны алуда һәм Берлинны штурмлауда катнашкан. Яраланган, контужен да булган. «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Берлин янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен орденга куелган. Яраланып, фронттан киткән. «Орден булмады, ахры, бирмәделәр», — дип уйлаган. Ләкин Ватан егетнең батырлыкларын онытмаган. Унике елдан соң булса да, Бөек Ватан сугышы батыры рядовой Миңлеәхмәт Мөхәммәтҗановны эзләп, бүләкләнү турындагы Указ авылга, аның исеменә килеп төшкән. Хәзер ул орденның килүен көтә. Икенче дәрәҗәдәге «Бөек Ватан сугышы ордены» килергә тиеш. Аның хуҗалыгында бер сыер, ике сарык, 10 тавык, 5 үрдәк бар. Бакчасыннан 150 потлап бәрәңге ала. Хатыны да колхозда эшли. Гайшә исемле. 77 Миңлеәхмәт белән Гайшәнең былтыр колхоздан күпме иген, күпме яшелчә, күпме акча алганын сорарга онытканбыз. (Нәрсә әйтсәң дә, без әле мөхтәрәм Лаврский кебек төпченә, тикшеренә белмибез. Укучылар гафу итсеннәр.) Шулай да минем дәфтәремдә түбәндәге сүзләр язылган: «Хатыны былтыр, чөгендердә эшләп, 1800 сум акча, 123 килограмм шикәр комы алган. Быел да чөгендердә эшли. Беренче сентябрьгә кадәр, хатыны белән икесенең 560 хезмәт көне бар. Аванс итеп, 560 килограмм иген алганнар...» Шуннан артык бернәрсә дә язылмаган. Минемчә, тулы булмаган бу саннар да /Миңлеәхмәт Мөхәммәтҗанов- ның материаль хәле ничек икәнен ачык күрсәтеп тора булса кирәк. Аның хәлен бабасының хәле белән чагыштырып торуның кирәге булмастыр дип уйлыйм. Аннары эш экономик хәлдә генә түгел, — дөрес, аның да әһәмияте зур, аны һич тә кире кагып булмый, — ләкин аннан башка кешенең шәхес коллыгы яисә шәхес азатлыгы мәсьәләсе бар. Динмөхәммәт бабай, авылча әйткәндә, Динги бабай кем булган? Кол булган. Бер кулдан икенче кулга сатылып йөргән, товар итеп, әйбер итеп саналган урта гасыр колы түгел, ә унтугызынчы гасыр колы, капитализм колы, батрак: ул, авыл кулаклары алдына барып, эш сорап, башын игән, урман белән, бүрәнәләр белән сәүдә итүче Калчуринның управляющие алдында, бүреген салып, билен бөгеп, аңа ялынычлы күзләре белән тилмереп карап торган. Аның язмышы, хатыны һәм балаларының язмышы алар кулында. Ул ач. Ачлыктан ул кулакларга җирен саткан. Аннары ул аларга үзенең көчен, яшьлеген, гомерен саткан... Аның башы гомеренең соңгы минутына чаклы батраклыктан чыкмаган. Ә колхозчы Миңлеәхмәт Мөхәммәтҗанов кем? Ул бөек илебезнең азат гражданины. Колхозның хуҗасы — йөзләрчә хуҗаның берсе. Ул берәү алдында да, бүреген салып, бил бөгеп, калтыранып тормый, хәтта ул мондый хәлнең булуы мөмкин икәнен уена да китерә алмый. Аның бүгеие һәм киләчәге тәэмин ителгән. Үзенеке генә түгел, бөтен семьясының тәэмин ителгән. Менә аерма нәрсәдә! Бу авылда әле безнең тагын бер кешене күрәсебез бар — Миңлеәхмәт Хөснетдиновны (бусы да Миңлеәхмәт, ләкин саташтырмагыз, фамилиясенә игътибар итегез). Бу колхозчы Кәкре-Атаудаи аерылып чыккан поселокта — Иске авылда тора. Поселок төп авылдан ерак түгел, ике генә километрда, Кәкре күл буенда. Без салам белән ябылган, алты почмаклы, җиде тәрәзәле йорт янына килеп туктадык. Машина тавышын ишетеп булса кирәк, ишек алдыннан бер төркем кара тәпиле малайлар атылып килеп чыктылар. Малайларның берсе, чистарак киенгәне, безнең машинадан төшкәнне күргәч, руслар дип уйлап, русча эндәште: — Сезгә кем кирәк? Чиләк кирәкме әллә? Капка төбендә коелары бар икән. Күрәсең, узган-барганнар, алар янында туктап, машиналарына су алгалыйлар булса кирәк. Ләкин безгә су кирәк түгел, бу йортның хуҗасы кирәк иде. Минем юлдашым, журналист Овчинников, кызыксынып, малай белән русча сөйләшә башлады. Малай рус телен яхшы белә һәм чиста сөйләшә иде. Аның: «Кем малае син?»—дип соравына каршы, ялан тәпи без килеп туктаган йортка төртеп күрсәтте, ягъни Миңлеәхмәт Хөснетдипов малае икәнен аңлатты. Шуннан соң без аның белән таныштык. Ул Камил исемле икән. Сигез яшендә. Беренче класста укый. Русчаны әтисе белән леспромхозда торганда өйрәнгән. Без Камил белән күрешкәч, балалар барысы да, безгә кечкенә генә кулларын биреп һәм кул бирүдән үзләренә бер кызык табып, елмаеп, хәтта пырхылдашып, безнең белән күрешеп чыктылар. Тик Камилнең 78 дүрт яшьлек энесе Мидхәт кенә күрешергә теләмәде, бик җитди кеше булып чыкты, хәтта елмаймады да. Миңлеәхмәт Хөснетдинов басуда, хатынына чөгендер алырга булыша икән. Машина, бер көтү балаларны төяп, аны алырга китте, ә без аның өенә кердек. Борыныбызга яңа гына мичтән чыккан ипи исе килеп бәрелде. Гаҗәп тәмле, хуш ис! Ике бүлмәдән торган алты почмаклы өй. Штукатурланган, акбур белән агартылган. Хуҗа үзе штукатурлаган, үзе агарткан. (Бу авылда без штукатурлы өйне беренче очраттык.) Өйгә килеп керү белән күзгә ташланган нәрсәләр түбәндәгеләр булды: гөлләр; тәрәзә төпләрендә дә, идәндә дә гөл; тамчылы гөл, хәтфәле гөл, кына гөле, фикус һәм башкалар; аннары түшәкләр, ястыклар, мендәрләр, юрганнар; аларны чаршау эчендәге тимер кровать өстенә дә, сандык өстенә дә өйгәннәр; төгәллек өчен, хуҗаларга сиздермичә генә, санарга тырышып карадым, ләкин очына чыга алмадым; өстәл өстендә патефон, батарея белән эшли торган «Новь» радиоалгычы тора, теш щеткасы һәм газеталар ята; зур сары самовар мәһабәт кенә балкып утыра... Менә беренче күзгә ташланган нәрсәләр шулар. Озакламыйча хуҗа үзе кайтып керде. Яңак сөякләре калкыбрак торган киңчел битле, күк күзле, тип-тигез ап-ак тешле. Елмайганда, тешләре аеруча ак, матур булып күренәләр. Чәченә чал керә башлаган бу кеше, сөйләүдән бигрәк, елмаеп җавап бирүче булып чыкты. Миңлеәхмәт Хөснетдинов 1911 елда туган. Семьясында: хатыны, безгә инде таныш булган ике малае, бер туган ике апасы бар. Үзе белән барлыгы алты кеше. Хуҗалыгында: бер сыер, 2 сарык, 6 тавык, бер оя каз, 2 умарта. Бакчасында әтисеннән калган 15 алмагач. Күлгә терәп салган яңа мунча. М. Хөснетдинов сугышка кадәр берничә ел Мәскәүдә сварщик булып эшләгән. Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына чаклы катнашкан. Ленинград оборонасында да булган. Өч тапкыр яраланган. Хәзер инвалид булуына карамастан, бөтен көчен куеп, колхозда эшли, аның хуҗалыгын күтәрергә, райондагы алдынгы колхозларның берсе итәргә тырыша. Соңгы вакытларга кадәр ул колхозда ферма мөдире булып эшләгән. Тырышлыгын, эш яратуын исәпкә алып булса кирәк, хәзер аңа өй куяннары фермасын оештырырга кушканнар. Без үзебезнең ни өчен килүебезне аңлатып бирдек. «Татар ярлылары» китабыннан аның әнисе турында язылган өзекне укып күрсәттек. Лаврский бу урында тол хатыннарның гаҗәп авыр хәлдә, фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта яшәүләре турында язган иде. «Хөсәенова да... шундый ук авыр хәлдә, — ди ул. — Аның «йорт хуҗасы» булып калган Хөснетдин исемле 14 яшьлек улы, 16 яшендәге кызы бар. Җирләре юк. Шуның өстенә 1883 елның көзендә өйләре дә янган. Көз көне килгәндә, мин аларның яңа өй салып ятканнарын күрдем. Моның өчен алар сыер белән бозауларын сатканнар булса кирәк. Перепись вакытында аларның бер сыер һәм бозаулары бар иде». Безнең каршыбызда бу сүзләрне бик кызыксынып, күзләрен зур итеп ачып тынлап утырган Миңлеәхмәт Хөснетдинов менә шул, 14 яшендә «йорт хуҗасы» булып калган Хөснетдин Хөсәеновның улы иде. Без аңардан әтисе турында сораштык. Бу кеше күп елмайса да, аз сүзле булып чыкты. Әллә инде ул безнең белән сөйләшергә тарсына, әллә инде аның гадәте шундый иде. Кыска гына вакыт эчендә без аның характерын төшенеп бетерә алмадык. Әмма ул бездә үзен тотышы белән яхшы тәэсир калдырды. _ Әти революциягә кадәр гел батрак булып йөргән, дуңгыз көтүе көткән, — дип, ул ашыкмый гына сөйләргә кереште. — Ярлылыктан, мохтаҗлыктан башы чыкмаган. — Әле дә хәтердә, көтүгә мине дә иярт- кәләп бара иде. Бары совет заманында гына җирле-сулы булдык. Ат алдык... Бу өйне 1926 елда әти салдырды. Алмагачлар утыртты. Умарталарыбыз да булды... Колхозга кердек. Тырыш кеше иде әти. Колхозда да яхшы эшләде... Әле сугыш алдыннан гына үлде... Билгеле, бу сүзләрне сөйләгәндә, Миңлеәхмәт берничә тапкыр елмаеп, апак таза тешләрен ялтыратып күрсәтеп алды. Ул безне ихтирам итеп елмая идеме, әллә хезмәт сөюче тырыш әтисен исенә төшереп елмая идеме, — белмәдек. Ләкин һәрхәлдә без аның да әтисе кебек үк тырыш икәнен, хезмәт яратучы икәнен төшендек. Ә бу сыйфат — совет кешесенең иң матур сыйфаты! Без чыгып китәргә әзерләнгәндә, алгы бүлмәдәге өстәл өстенә, пар беркетеп, шаулап торган ак самовар менеп кунаклаган иде. Хуҗалар безне чәйгә кыстый башладылар. Без вакытыбызның юклыгын белдердек, рәхмәтләр әйтеп, саубуллаштык. Алар безне капка төбенә кадәр озата чыктылар. Машинага утырып, шактый киткәч, мин ниндидер бер эчке көчнең кушуына буйсынып, үзем дә сизмичә, борылып карадым. Миңлеәхмәт Хөснетдипов үзенең бала-чагалары һәм апалары белән бергә әле һаман капка төбендә басып тора, күз карашлары белән безне озата иде. Минем борылып каравым да сәбәпсез түгел иде. Бу мактаулы, алдынгы колхозчының җыйнак өендә, аның гөлләре, өстәл өстендә өелеп торган газеталары, анда-санда күренгән китаплары арасында... кыскасы, алты почмаклы өйнең кай җирендәдер күңелемнең бер кисәге калган иде. Аның урынына мин бу өйдән үзем белән бергә җанны рәхәтләндергеч ниндидер бер күңел канәгатьләнүе, шатлык, җылылык алып чыккан идем. Бу канәгатьләнү, җанны рәхәтләндергеч бу җылылык минем күңелдән тиз генә чыкмады. Ул көнне мин кая гына барсам да, нәрсә генә күрсәм дә, бу җылылыкны, җанымны рәхәтләндергән бу матур хисне өзлексез тоеп йөрдем. Нинди хис, нинди җылылык иде соң бу? Нигә ул мине шулай шатландыра, нигә минем күңелемне шулай рәхәтләндерә иде? Бу җирләргә мин ерактан килдем. Кайчандыр ярлы булган, батрак булган, бурлак булган, җирсез һәм хокуксыз булган кешеләрнең нәсел-нәсәпләрен эзләп йөрдем... һәм аларның бәхетле улларын, кызларын, оныкларын таптым, матур тормышларын күрдем. Менә шушы хәл күңелемне чиксез шатландыра, җанымны рәхәтләндерә иде. Бераздан без, бу авылны калдырып, Бикүлегә киттек. (Дәвамы бар.)