Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЭШ ӨСТЕ

 Көн кичкә таба авышып, биек силос башнясыннан ферма алдына сузылып рәхәт күләгә төшкәч, балта осталары җәһәтрәк эшли башладылар. Көн кызуында эш әллә ни үрчемле бармады. Тәмәке тартырга туктаган саеҗ күләгәдә балта, струкларын кайрап-көйләп, дөресрәге, берсенең дә бүген чамадан ашып кыздырган кояш астына бик чыгасылары килмичә, шактый озак юандылар. Инде менә болай эленке-салынкы үткән көнне, әлбәттә, акларга кирәк иде... һәм балта тавышлары, кичке салкында еракларга яңгырап, күңелле бер көйгә туктаусыз тукылдый башлады. Ә инде авыл өстендә балта тавышлары яңгырый икән, һич тә тикмәгә түгел ул. Оста кулындагы балта тикмәгә генә чапмый. Бу инде дөньяга тагын бер яңа әйбер туа, җирдә кешеләргә бик кирәк тагын бер яңа төзелеш арта дигән сүз. Әйтик, бүгенгә әле тәртипсез рәвештә бүрәнәләр аунап яткан, әрем һәм алабута баскан менә бу урында өр- яңа бәтиләр торагы үсеп чыгачак дигән сүз... һәм... туып килүче бу әйбәт торакта әлегә дөньяга килмәгән бөдрә шаянкайлар, осталарга рәхмәт әйткәндәй, сикерә-сикерә уйнап йөриячәкләр дигәи сүз. Хәниф, балтасын ипле генә селтәнгән көйгә, үз алдына елмаеп куйды. Башкасы башка, ә бит аның да менә шулай тәмле нарат исе аңкып торган өряңа өендә тиздән бер нәни баһадир дөньяны яңгыратып аваз салачак... Ир малай булырга тиеш монысы. Кызлары, әйтәсең дә юк, икесе тиңентен бик акыллылар, бик чибәрләр... Әмма монысы малай булсын иде. Хәниф көндезге эсселектән һәм эч пошып тик ятудан интеккән бөтен тәнендә рәхәт бер җиңеллек сизеп, киерелеп-киерелеп чаба, селтәнгән саен сулышлар иркенәеп китә, беләктә көч арта бара кебек иде. Бүтәннәрнең ничектер, әмма, дөресен генә әйткәндә, Хәнифнең бүген көндезге сүлпәнлегенә тагын бер сәбәп бар иде әле. Кичә эштән кайтышлый Фатих белән кибеткә сугылдылар. Болай, папирос алырга дип кенә кергәннәр иде. Ни арададыр, Фатихның пиджак кесәсе кабарып та өлгерде. «Әйдәле, кордаш, безгә кайтып сындырыйк әле шуны>, ди. Хәниф башта кырт кисеп каршы төште. «Рәхмәт, туган, бүген кайткач өйалды баскычларын рәтләрмен дигән идем, икенче бер утырырбыз әле», дип бакты. Фатих үпкәли үк башлады. «Үз итмисең син, әллә нишләдең, янәсе. Ыштансыз вакыттан бирле бергә уйнап үстек, бергә армиягә киттек. Сугыштан кайткач та әле егет чакларны бергә-бергә ничек күңелле үткәрдек. Шуннан соң, өйләнүең булды, читләштең дә беттең. Ярар, теге чакларны оныткансың икән...» Фатихның соңгы сүзләре Хәнифне йомшартты да җибәрде. Чыннан да, балачактан ук килгән дуслыкның бер сәбәпсезгә шулай суына баруына юл кую һич тә ярый торган эш түгел инде. Аннары, «теге чаклар» дигәннең дә мәгънәсе бар. Армиягә алынгач та алар ай ярым чамасы бер запас полкта өйрәнү үттеләр. Фатих әнә шул көннәргә ишарә итә, көрәштәш, янәсе! Хәниф уңайсыз гына елмаеп куйды да Фатих белән янәшә атлады. Маһирә, Фатихның хатыны, кунакны бик ачык йөз белән каршы алган иде, әмма өстәлгә муенын сузып ярты менеп утыргач, кинәт сүзгә саранланып калды. Шулай ук бер сүз дә дәшмичә өстәлгә шак итеп суган һәм кыяр туралган тәлинкә китереп куйды. Ир белән хатын ачулы гына бер-берсенә карашып алдылар. Кыз вакытта ифрат шат күңелле, тулы йөзле Маһирәнең күз кырыйларындагы вак-вак җыерчыкларны күреп, Хәниф үз алдына гына башын чайкап куйды. Әмма шешә төбенә җиткәндә болар онытылды. Фатих күрүкләре инде шактый бушаган тальянны кулына алып тартып җибәрде. Хәниф җыр сузды... «Их, менә шулай икәү урамнарны яңгыратып үткән чаклар бар иде бит. Хәзер генә болай авызыңны турсайтып утыргач та, син үзең дә, Маһирә, теге чишмә буенда безгә кушылып җырлап җибәрә идең... Туктале, нигә соң без шулай үзебезгә үзебез картаерга ирек бирәбез? Баш имә дөньясына! Дөбердәтеп яшик!» ...Хәниф кайтканда төн уртасы инде узган, әмма өйдә ут сүнмәгән иде әле. Вәсилә урындыкны тутырып өстәл янында утыра, нәрсәдер тегә иде. Ул иренә сораулы гына карап куйды, аның бер дә чайкалмаска тырышып атлавын күргәч, тыелып кына көлемсерәп җибәрде. — Килешләрен генә кара! Бер дә эчмәгән икән бу кеше, — диде. Иртән ул Хәнифне нәкъ көндәге вакытта ук уятты. Баш ярылырдай булып чатный, авызда җен тәмнәре бар иде. Вәсилә ашыктырды: әйдә, бәйрәм түгел бүген. Карабодай балыдай куе чәй дә башны әллә ни җиңеләйтмәде. Вәсилә, иренең чытылган йөзенә карап алып, тагын көлемсерәде: — Әллә мин куштыммы шул тиклем эчәргә. Күрсәң иде кыяфәтләрен генә. Әчүташ йотканмыни... Аннары ул баздан салкын катык алып менеп бирде. Ишек алдына алып чыгып, иренең башына салкын су койды. Бу вакытта аның эре- эре тут төшкән озынчарак йөзендә, гадәттәгедән юкарыбрак, чак кына җәелебрәк киткән ирен кырыйларында, төпләре көебрәк торган коңгырт күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә олысымак бер ягымлы елмаю чагыла, үзе һаман иренә шелтәле сүзләр яудыра иде. Ниһаять, Хәниф, бераз җиңеләеп, сандык өстенә килеп утырды. — Уф, көчкә рәткә-җүнгә киләм бугай. Вәсилә, авыр-авыр атлап, үзенең өй эшләрен карап йөри иде, бу юлы бер сүз дә дәшмәде. «Карасана, аңа роддомга китәргә дә вакыт җитә бит», дип Хәнифнең уенда чагылды. Күңелне ниндидер бер үке- гү, үз өстендә ниндидер бер гаеп сизү хисе тырнап узды. Хатынының шулай килешле генә юанайган биленнән ипләп кенә кочып аласы да бит урталарындагы тутларыннан үбәсе килде бу минутта Хәнифнең, иркәләп бик ягымлы сүзләр әйтәсе килде. Әмма урыныннан кузгалмады. Вәсилә үз алдына гына караган килеш әйтеп куйды: — Ул Фатихка иярсәң, болай гына да авыртмас әле башларың... Аның йөзе хәзер инде бик җитди, хәтта ачулы иде. — Шул баскычны ясап куярга да тәмам булдыклыгың җитте, — дип дәвам итте Вәсилә, — әллә бик җиңел дип беләсеңме монда... Суын, тегесенмонысын алып керәсе була. Эчәргә дигәндә вакыт таба тагын үзе... Бу сүзләр, ихтимал, күңелдә күптәннән җыелып килгән эчке бер рәнҗүнең чагылышы булгандыр. Вәсилә моны тавышын артык күтәр4 .с. ә.- х? <. 49 50 мичә генә, ләкин тирәннән калкып чыккан шундый бер көч белән өздереп әйтте. Әмма бу сүзләр ир кешенең бөтенләй башка бер кылларын тибрәтеп җибәрде. Ирлек горурлыгы дигән нәрсә бар бит әле бездә, ирләрдә... Әнә шул дуңгыз щетинасыдай әрсез кылларга барып тиде бу сүзләр. һәм менә Хәнифнең хатынына карата әле генә нинди саф, нинди иркә хисләр белән тулып килүче күңеле кинәт ярсып та өлгерде. — һе, харап булган! Айга-елга бер ире эчеп кайткан да дөньясы җимерелгән!—Хәниф зыңгылдатып сандык өстепә сугып куйды. — Көн- төн эшләп тә монда, бераз гына дуслар белән күңел ачып алырга да хакым бардыр лабаса минем дә... — Сез генә инде эшлисез... — диде Вәсилә тагы да акрынрак тавыш белән. Хәниф кызганнан-кызды. Дулап ишектән чыгып барганда, мич янындагы кечкенә кроватька күзе төште. Олы кызы Сания уянган да күзләрен тутырып әтисенә карап ята иде... Эшкә килүгә, Фатих, кашларын бик яман жыерып, әйтте: — Баш төзәтеп килмичә булмый әле бу, малай. Әйдәме, киттек,— диде. Хәниф кулын гына селтәде: «Карчык башны төзәтте инде минем», — диде. Аның, дөрестән дә, хәзер инде башы әллә ни авыртмый, әмма күңеле һич тә тыныч түгел иде. Бер караганда, күңелгә алай корт’ булып керердәй ул кадәр сәбәп тә юк кебек ич... Ярар, карчыгы белән бераз әйтешеп алдылар, ди... Аның ише генә була ич инде ул тормышта... һан, Вәсилә, Вәсилә! Үзең дә инде... Аннан башка да сарулар кайнап торганда, син дә өстәп җибәрдең шул... Ул ничек тә үзен тынычландырырга тырыша, ләкин шунда Саниянең шүрләү катнаш гаҗәпсенү дә һәм сабыйларча эчкерсез хөкем дә чагылган иртәнге карашы күз алдына килеп баса да күңелен тагын нәрсәдер тырный башлый иде... Бригадир, быел гына техника мәктәбе бетереп кайткан япь-яшь егет, күләгәдә озак-озак яткан араларда әледән-әле Хәнифкә карап- карап куйды. Башка көннәрдә бу карашның мәгънәсе болайрак була торган иде: әйдә, Хәниф абый, күзгалдыкмы, янәсе. Ә Хәниф кузгалса, башкаларның да дәррәү кубасыларын белеп тора ул... Әмма бүген бригадирның мондый карашлары җавапсыз кала бирде һәм егет, шоп- шома маңгаен чын-чынлап җыерчыкландырып, җир өстенә чыбык белән әллә нинди сызымнар сызгалап ята бирде. Нәрсәдән чыкты соң әле бүгенге тавыш? Ах, әйе, «ул Фатихка иярсәң...» ди. Гаҗәп, гомер-гомергә шул Фатихны күрәлмады инде ул Вәсилә. Ә бит, яшерен-батырын түгел, Фатихның Вәсилә тирәсендә орчык кебек бөтерелеп йөргән чаклары да бар иде. Армиядән яңа кайткан көннәре иде егетнең, өстендә әйбәт китель, кулында ялтырап торган гармонь иде. Ул буй-сын, төсбит дисеңме, җиде кат туңны эретерлек тел дисеңме, — килмәгән җире юк иде. Яшерәсе юк, Хәниф дустыннан көнләшә үк башлаган иде инде. Әмма Вәсилә, җанкисәгем, Хәнифне артык күрде. Менә шушы чабатадай йөнтәс кашлы, ул вакытта әле иске шинель киеп, сыңар култык таягы белән йөрүче Хәнифне яратты. Уйлап карасаң, уйларлык бар. Вәсилә килен булып төшкәндә бик оста куелган терәүләр белән генә кыяфәтен саклап торган элекке иске өйдә авыру әнисе, ике кечкенә сеңелесе, ике энесе бар иде Хәнифнең. Авыр, һай авыр еллар иде әле. Өстәлгә «чикмәнле бавырсак»тан бүтән ризык менмәгән көннәр куп булды... Ә Фатих авыр елларны шактый җиңел атлап узды. Әтисе лесник булып эшли иде ул вакытта, дус-ише күп иде. Егет, кайтуга, райфога эшкә урнашты. Шимбә көн саен райфоның кара айгырын җигеп авыл- 4» 51 га кайта торган иде. Аннары ул авылга финанс агенты булып күчте. Өйләнүенә ел тулмас борын, менә дигән өй салып башка чыкты. Тик менә соңгы елларда гына кәкрерәк килә башлады малайга. Ревизия вакытында ниндидер чатаклыгы чыгып, эшеннән алдылар. Суд бусагасын да таптарга туры килде үзенә. Өенә описька керәчәкләр икән, дип тә сөйләгәннәр иде. Әмма, ничек итсә итте, малай эшне җайлады. Шуннан соң, дүрт-биш ай эшсез селкенеп йөргәч, колхозда Хәнифләр бригадасында эшли башлады. Ничек тә, авылда үскән егет бит, балта тота белә... «Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын» дигәндәй, Фатихның соңгы уңышсызлыклары да хатыныннан булды шикелле. Үзе шу- лайрак аңлата. Чыннан да, һич тә килешеп кенә тора алмадылар инде алар. Ничә мәртәбәләр аерылышып та йөрделәр. Ә Вәсилә, аларнын мондый гаугалары чыккан саен, Хәнифкә төртеп әйтә башлый иде: «Барыгыз да бер чыбыктай сөрелгән халыклар сез, янәсе, бозга таянма— иргә ышанма...». Юк, күрәлмый ул Вәсилә Фатихны. Ә бит дөньяда балачак дуслыгы хакы, солдат дуслыгы хакы бар. Аннары, Фатихның авыррак вакытлары бит. Ни генә әйтмә, ничә еллар буе кулына балтага караганда кәгазь-каләм күбрәк тоткан кеше, бу эшкә бик үк күңеле утырып бетми бугай. Шундый вакытта кордаш һәм дус кешегә барып егылмыйча, тагын кемгә таянсын инде... Әй, карчык, аңлап бетермисең син, аңлап бетермисең... Тагын нәрсәгә ачуланды әле ул Вәсилә? Әйе, баскычны ясап бетермисең, ди. Чыннан да кул җитми генә ләбаса шул баскычка. Өй кадәр өйне салып чыкты (егетләр, рәхмәт яугырлары, бик зур ярдәм иттеләр), ә баскычка калгач, эш тукталды да калды... Хәзер, кул җитмәгән эшләр бер баскыч кына түгел әле ул. Әнә өйалды идәннәре дә, такта җитмичә, яртылаш кына җәелгән килеш тора. Тәрәзәләргә эчке кат рамнар ясалмаган, лапас түбәсен ябасы, әйләнәләрне төзәтәсе бар... Шулай да, баскычны бүген-иртәгәдән калдырмаска иде. Чыннан да, шул килде-китте такталарга басып, төшепменеп йөрүе бик кыендыр аңа... Ә бит беренче баланы, Санияне көткәндә, өрмәгән җиргә дә утыртмады Хәниф аны. Кече кызны көткәндә дә алай игътибарсыз түгел иде. йа, әшәке соң без, ирләр... Менә нигә шулкадәр дә йөрәккә үтәрдәй итеп өздереп карагансың икән син бүген иртән, Сания кызым. Сабый күңеле ай-һай сизгер шул ул... Юк, болан ярамый әле бу. Яралы аяк та бик сызлап тора, былтыргы кебек, больниска кереп ятарга туры килсә, булыр аннары... Хәер, яңгырга түгел микән әле. Әмма да шәп булыр иде бер иләкләп-чиләкләп яңгыр коеп китсә. Сабаннар бик сусады, бәрәңгенең дә чәчәкләре коела, яңгыр бик кирәк. ...Менә хәзер, чын-чынлап эшкә керешкәч, Хәниф барлык борчулы уйларыннан айнып киткәндәй булды. Осталар барысы да баш күтәрмичә эшлиләр. Наряд буенча, бүген барлык бүрәнәләрне юнып бетереп, нигез бүрәнәләрне сала башлап калдырырга иде. Болай барса, үтәлә бу! Егетләр көндезен күләгәдә тир киптереп яткан әрәм вакытның каруын кайтарырга чын-чынлап керештеләр. Кояш инде офык читенә утырып килә. Йокымсыраулы ялга талган җиңелчә нәфис болытлар алтынсу-комач атлас-ефәкләргә төренгәннәр. Койрыкларын чәнчеп уйнаклый-уйнаклый, мөгердәшеп-дөбердәшеп яшь бозаулар көтүе кайтты. Буш бидоннар белән ерактай ук дөбер- шатыр килеп, заводка сөт илтергә киткән атлар да кайтып җиттеләр.. Фатих балтасын бүрәнәгә чабып куйды да җиңе белән тирләгән, маңгаен сөртеп алды. — Карчыкларның өйрәләре суынып бетмәгәе, ә, җәмәгать... — диде ул, берәүгә дә төбәп карамыйча гына. 52 Бригадир ялт итеп Хәнифкә күз төшереп алды. Тегесе башын күтәрмичә эшләвеи белә иде. — Мондый эсседә суытып ашасаң да ярый ул, — диде Хәниф, балтасын тагы да җәһәтрәк кизәнеп. Бригадир башкаларга да астыртын гына күз йөртеп чыкты да үз алдына елмаеп куйды. Озакламыйча, басудан председатель Кашшаф та кайтып төшәр. Барысы да бик яхшы белеп торалар: алмачуарны туарып, конюшняга кертеп җибәргәч, тарантасның тәртәләрен өскә каратып бәйләп куйгач, әлбәттә, осталар янына киләчәк ул. «Эшләр уң булсын, егетләр!» дип, көнозын эшләнгән эшне ерактан ук күзли киләчәк. Әгәр дә эштән канәгать икән, шунда кесәсеннән үзе тартмаса да кайвакыт «тел табарга» кирәк булып китә торган «Беломор» пачкасын чыгарып уртага куячак, үзе дә берне кабызып, яшь аралаш зәһәр төтен пошкыра-пош- кыра, күңелле генә әңгәмә башлап җибәрәчәк... Аннары, осталар председательнең мондый вакытлардагы тагын бер нечкә ягын бик яхшы беләләр: бу минутларда аңа нинди генә эшйомышың, гозер-үтенечең белән мөрәҗәгать итмә, председатель аны һәрвакыт уңай хәл итәчәк, һәрхәлдә, хәтерең калырлык итмәячәк. Ә менә председатель килгәндә эшең чыннан да каш җыерырлык икән, монда инде бөтенләй икенче төрле хәл. Бу вакытта инде әлеге «Беломор» пачкасы кесәдән чыкмый. Әлеге күңелле әңгәмә дә куермый. «Ярый, армый эшләгез, иптәшләр» ди дә председателебез китеп тә бара. Киткәндә бригадирга кыска гына әйтә: «Кайтышлый правлениегә кереп чык әле», ди. Аннан кайтканда инде бригадирыбызның да чырае тел әйләндереп бер авыз сүз дәшә алмаслык дәрәҗәдә кырыс була... «Кашшаф абыйның папиросын тартабыз бүген, болай булса» дип уйлап куйды бригадир, һаман да әле үз алдына елмайган хәлдә. «Кашшафтан идән тактасы сорап карыйсы иде әле, — дип уйлый иде Хәниф, — юкса, баскычка җыен ярык-йорык такталар гына калды анда. Ясагач-ясагач, җүнлерәк итеп ясарга кирәк. Вәсиләнең тәмам күңеле булырлык итеп...» «Өйрә суына, имеш... Баксаң, аш пешерү турында исендә дә юктыр әле минем карчыкның, — дип уйлый иде Фатих. — Бер авызын турсайтса, тиз генә иман көтмә инде син аңардан. Карасына кабына да йөри. Кайткач, тотып каезлармын әле менә үзен, бик канымны корытса... Әллә беркөн Патый явына сугылганны сизенгән инде шунда? Каян иснәнеп өлгерәләр диген син аларны?..» Бригадир үз бүрәнәсен юнып бетерүгә, дус-ишләрен күңелле бер уенга чакыргандай, тантаналы гына кычкырып җибәрде: — Әйдәгезме, иптәшләр, сала башладык! Башкалар да алган бүрәнәләрен юнып бетереп киләләр иде: — Әйдәгез, җиңел кулдан! — Изге сәгатьтә!—диештеләр. Фатих, елмаерга тырышып, әйтеп куйды: — Көтү кайтканда осталар да кайтадыр иде, гадәттә... Хәниф үз янындагы бүрәнәне аңа таба тәгәрәтеп җибәрде: — Тот әйдә, кордаш, теге башыннан! Өй-каралты салуда һәрвакыт тантаналы бер күтәренкелек белән үтә торган киеренке минутлар башланды. Моннан соң, һәр бүрәнәне салган* саен эшен күзгә күренеп үсә башлаячак. Юк иде каралты — бар булачак каралты! Фазылҗан абзый нигез почмакларына борын-борыинан килгән гадәт буенча берәр көмеш тәңкә салып чыкты. Көмеш нигезләрдә яшәсеннәр әле малкайлар да, — диде. — Бодай булгач, нигез боткасы да кирәк була инде, Фазылжан абзый, — диде кайсыдыр. Фазылжан абзый, хәйләкәр генә елмаеп, башын кашып куйгандай итте: — Нигез боткасын гадәттә хужа кеше пешерә торган иде инде аны. Ә бу каралты кемнеке? Колхозныкы. Колхоз кемнеке? Үзебезнеке... Мин иртән Хөббениса апагызга сиздергән идем сиздерүен, — диде. Күңелле уен-көлке бер минутка да туктап тормады. — Син, кем, саграк кылан! Бүрәнәне сындырасың. — Ай рәхмәт безләргә! Үзеннән-үзе менеп утырды бу бүрәнә. — Вәт молодец! Кызлар гына күрми үзеңне... Ике рәт ниргәне салып бетерүгә, барысы да кинәт тынып калып, ашыкмыйча гына нигезгә тезелешеп утырдылар. Тартучылар тәмәке көйрәтеп жибәрде. Кичке эңгер инде куерып килә, һавада яңа чабылган печән исе, чәерле нарат исе аңкый, йомшак кына исеп куйган жылымса жил әчкелтем тузан исе бөркеп китә. Басу юлыннан дыңгырдап арбалар узганы, тырылдап автомашиналар узганы ишетелә. Сузып кына сыер мөгердәп куя, каңгылдашып казлар кычкырып жибәрә. Теге як урамда берсе балта чаба. Кайсыдыр, эштән кайтып, үз эшенә тотынырга да өлгергән, күрәсең... «Ә мин иртәгә иртәрәк торып тотынырмын инде, — дип уйлап куйды Хәниф. — Бүген болай гына күңелен күрергә кирәк булыр карчыкның. Менә кайтыр да, «һай, Вәсиләм, нигәдер бигрәк сагындым бүген үзеңне» дип, кочаклап торып чут итеп үбеп алыр. Пешергән ашын бик мактап ашар. «Кая, булышыйм әле үзеңә» дип, ындыр артыннан гына барып, Хөсәен абзый коесыннан су алып кайтырга да кирәк булыр... Яхшылыкка күңеле хәзер йомшара да китә аның, жанкисәгемнең...» Аның хәзер күңеле тыныч, бөтен тәне рәхәт бер талу белән тымызык кына кымыржый иде. Әнә председатель дә кайтып житте. Әйтәм ич, эштән канәгать булачак ул бүген. Күр, ничек жиңел сикереп төште тарантастан. Атын да тугарып тормады әле бу, туп-туры монда килә... Кашшафның жиңел-җиңел атлавы, дөрестән дә, тикмәгә түгел иде. — Хәниф! — дип кычкырып жибәрде ул ерактан ук. — Улың белән- ме, кызың беләнме котлыйбыз тиздән үзеңне. Карчыгыңны больниска илттем. Хәниф ялт итеп урыныннан сикереп торды да катып калды. — Нәрсә?.. Кайчан әле?.. — диде ул, йөзе агарып китте. — Турыгыздан үтеп бара идем, олы кызың йөгереп чыкты. «Каш- шаф абый, ат бир әле, әни больниска бәбәй алырга бара», ди. Шуннан, утырттым да чаптым... Син борчылма, Хәниф, балалар янында Хөббениса карчык калды. Әнә Алмачуар синең карамакта бүген. Хәзер дисәң хәзер, соңрак дисәң соңрак барырсың... — Менә, бая ук әйттем мин, бүгенгә туктыйкмы әллә, дидем. Тәмам ябышып яттың ич... Күңелем сизенгән иде аны, — диде Фатих, күзләрен ялтыратып. Хәниф аңа ачулы гына карап куйды да ничектер хәлсезләнеп калгандай акрын гына яңадан нигезгә килеп утырды. Куллары белән йөзен каплады. — Их, дөнья!—диде ул өзгәләнүле бер тавыш белән. — Шул баскычны элегрәк ясап куярга кулым житмәде генә ләбаса. Ничек соң, Кашшаф, үз вакыты белән микән инде ул? Тегеләй-болай түгел микән?.. Кулым житмәде генә бит шул баскычларга... Интеккәндер инде... Их, дөнья!..