Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

А. М. ГОРЬКИЙ 28 мартта бөек рус язучысы Алексей Максимович Горькийның тууына 90 ел тулды. М. Горький үзенең бөтен иҗатын һәм язмышын рус пролетариаты идеологиясе һәм практикасы белән бәйләде. Аның язучы буларак формалашуы да Россиядә пролетариатның капитализмга каршы күтәрелгән чорында булды. Беренче әсәрләре белән үк Горький үзен күпкырлы, күп стильле язучы итеп күрсәтте. Үткән гасыр прогрессив әдәбиятының бай традициясен дәвам иттереп, М. Горький буржуаз тормышның иң тирән социаль һәм этик торгынлыкларын ачты. Ләкин бу тема яңа эпоха өчен тар иде. Язучы яңа проблемалар эзләде, халыкта яшеренеп яткан революцион көчне ачарга омтылды, революцион хәрәкәт үскән саен героик-романтик образлар реаль төс ала барды, конкретлашты. Горький әсәрләренең, нң кечкенә хикәяләреннән алып «Клим Самгинның тормышы» кебек зур эпопеясенә кадәр, нигезләрендә кискен социаль конфликт ята. «Хәсрәт йоткан Павел», «Архип бабай һәм Ленька» хикәяләрендә халыктан чыккан кешеләр теләкләренә каршы төшкән тормыш киртәләренә абынып егылып калалар. Коновалов, Ленька, Орловларның язмышлары капиталистик кысынкылыкта трагик үлем белән бетә. Ләкин әдәбиятта беренче мәртәбә буларак, Горький әсәрләрендә трагедия кызгану хисе уятмый, күз яше чыгару максатын алга сөрми. Горький иҗатының башлангыч чор әсәрләрендәге геройлар азатлыкка, иреккә, көрәшкә сусаганнар, ләкин үзләре өчен көрәш мәйданын таба алмыйлар, бунт күтәрәләр һәм капитализмның мәрхәмәтсез законнары басымы астында физик яктан яки рухи һәлакәткә очрыйлар. Яна эпоха, халык массасының уяну эпохасы яңа кеше туу проблемасын күтәрде. Бу нң актуаль, гуманистик һәм революцион тема иде. Шуның өчен Горькийның кеше матурлыгын җырлауны үзенә төп тема итеп [кабул итүе табигый булды. Матурлыкның актив көрәшкә өндәүче сыйфаты аның иҗатында беренче планга чыкты. XX гасыр башында Горький иҗатының яңа этабы башлана. Ул беренче мәртәбә буларак эшчеләр хәрәкәтен матур әдәбиятта чагылдыручы, тарих тудырган чын каһарманны образ итеп бирүче булды. 1901 — 1902 елны язылган «Мещаннар» пьесасындагы эшче Нил аек сыйнфый аң, бетмәс- төкәнмәс энергия. ихтыяр көче белән үзеннән алда килгән бер буын бунтарь образлардан аерылып тора. Ул «хокукны бирмиләр, хокукны яулап алырга кирәк» икәнлеген аңлый. Горький критик реализм методының уңай сыйфатларын үстергәннән-үстерә бара. Бай традициягә нигезләнгән яңа методның сыйфатлары ачыкланганнан-ачыклана, бөтен- ләнә- «Дошманнар» һәм «Ана» әсәрләрендә социалистик идеал каһарманнарның субъектив омтылышларыннап реаль көчкә әйләнә. Ул пролетариат хәрәкәтенең этәргеч көче булып күз алдына баса. Язучы Павел Власов, Андрей Находка, Весовщиков кебек образлар аша социалистларның эшчеләр массасына йогынтысын һәм пролетариатның авангард ролен күрсәтүгә ирешә. Бу әсәрләре белән Горький социалистик реализм методының тууын хәбәр итә. Реакция елларындагы идея чатаклыкларыннан арынып, Октябрь революциясен Горький ленинчыл позициядә торып каршылый. Аннан соң ул публицист, җәмәгать эшлеклесе, күп кенә китапларның һәм журналларның редакторы һәм инициаторы, әдәби тәнкыйтьче, совет әдәбиятының танылган җитәкчесе һәм оештыручысы, күп кенә язучыларның өйрәтүчесе һәм рухландыручысы буларак эшчәнлеген җәеп җибәрә. Ләкин үзенең иҗат эшенә ул төп хезмәте итеп карады. Ул иҗатында кабат узган елларга әйләнеп кайта. Моңа кадәр күреп бетермәгән халыкның рухи көчен ачуны үзенә бурыч итеп куя. («Минем университетларым»). «Клим Самгинның тормышы» белән Горький Россиядәге интеллигенция катламының тарихи һәм этик үсеш панорамасын ача. Октябрь революциясеннән соң драмаларының социаль философик эчтәлеген Горький тагын да тирәнәйтеп җибәрә. Аны хаклы рәвештә совет драмасының нигез ташын салучы дип таныйлар. Кеше беренче мәртәбә Горький иҗатында яңа эчтәлек, яңа яңгыраш алды. Ул җәмгыятьнең трагик корбаныннан халык бәхете өчен актив көрәшче булып үсте. Язучы иҗатының логик нәтиҗәсе — иске дөньяның җимерелүе һәм яңаның һичшиксез җиңүен исбат итү булды. Октябрь революциясеннән соң әдәбиятка килгән язучылар беренче буларак Горький иҗатыннан 122 азык таптылар. Бөек язучы аларның остазы, өйрәтүчесе һәм рухландыручысы иде. Горький татар әдәбияты үссшс белән дә якыннан кызыксына. Кави Нәҗми, Һади Такташ, Ш. Усманов кебек гражданнар сугышы чорында туган каләм осталары үзләренең әдәби уңышлары белән Горькийга бурычлылар. 1928 елның 2 августында М. Горький Казанга килә. Татар язучылары аңар үзләренең яңа язган әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп укыйлар. Горький аларның уңышларына чын күңелдән шатлана, үзенә ошамаган урыннарын шунда ук авторларына әйтә. Гадирәк, мөмкин кадәр халыкка аңлаешлырак язарга, тормыш тәҗрибәсен бертуктаусыз өйрәнергә тәкъдим итә ул татар язучыларына. М. Горькийның күп кенә әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителде. Хәзер М. Горький- ның татар телендә сигез томлыгы чыгарыла. 1958 елда беренче һәм икенче томы, 1959 елда өченче, дүртенче һәм бишенче томнары, 1960 елда алтынчы, җиденче һәм сигезенче томнары чыгачак. Бу томнарга моңа кадәр татарчага тәрҗемә ителмәгән әсәрләре дә керәчәк. Горькийның бөтен тормышы тынгысыз көрәш иде. Горькинның хезмәтләре совет халкының дошманнарына каршы кнекен корал булып калды һәм калачак. Бөек рус язучысы М. Горькийның коммунизм идеалына һәм тынычлык өчен көрәшкә чакырган тавышы бүген дә көр яңгырый. А. С. МАКАРЕНКО Совет педагогикасының иң күренекле вәкиле Антон Семенович Макаренконың тормыш һәм иҗат юлына күз салу белән ул безнең күз алдыбызга кеше психологиясенең инженеры буларак үзенең бөтен тулылыгы белән килеп баса. Аның сәнгатьчә оста эшләнгән, коммунистик тәрбиянең ачык тәҗрибәсен чагылдырган фәнни хезмәтләре хәзерге көндә дә иң популяр әсәрләрдән санала. Ә инде мәшһүр «Педагогик поэма» исә аны дөнья күләмендә танылган художниклар сафына бастырды. А. С. Макаренко 1888 елның 1 мартында, Белополье шәһәрчегендә, эшче семьясында туган. Материаль мөмкинлекләренең чикле булуына да карамастан, семьяда ул дөрес тәрбия ала. «Әтием минем иске стильдәге кеше иде, — дип яза Антон Семенович,— ул мине бакыр акчага гына укытты, хәер, аның башка төрле акчасы юк та иде инде. Шул сәбәпле «минем университетларым» чиктән тыш «хөрти» булып чыктылар; моның өчен язмышка мин рәхмәт кенә укыйм: ул мине «чинуша» итеп чыгармады». Макаренко беренче рус революциясен башлангыч мәктәп укытучысы буларак каршы ала һәм үзенең бөтен гомерен киләчәк буынны тәрбияләү эшенә багышлый. Революциягә кадәрге Россиядә халык укытучысының хәле никадәр генә читен булуга карамастан, Антон Семенович гади тимер юл эшчеләренең балаларына чын мәгънәсендә тәрбия бирергә омтыла. Октябрь революциясе елларында чәчәк аткан коллектив тәрбия методларын ул елларда ук куллана башлый. Шәхес бары тик коллективта гына дөрес тәрбия алырга мөмкин дигән теорияне Антон Семенович Октябрь революциясеннән соң формалаштыра һәм коммунистик тәрбия нигезенә әнә шул теорияне сала. Бу теория педагоглар алдында моңа кадәр күрелмәгән перспективалар ача. 1920 елның сентябрендә, педагогик эшчәнлегенә нәкъ 15 ел тулганда, А. С. Макаренко балалар колониясе оештыра. Мака- ренконыц төн педагогик теорияләре чын мәгънәсендә әнә шунда формалашалар. «Педагогик поэма»ның геройларын да ул шушы колониядә очрата, үз ижаты өчен нигез теманы да шунда таба. Ләкиь «Педагогик поэма» җиңел генә тумаган Бу мәшһүр әсәреп язганчыга кадәр Макаренко каләмен шомарту өчен шактый күл тәҗрибәләр ясаган. Мәсәлән, ул 1914 елда үзенең «Ахмак көн» исемле хикәясен М. Горькийга җибәрә. Макаренко Горь- кийдан әсәренә карата объектив бәя алганнан соң, язучылык эшенә тагын да тырышыбрак хәзерләнергә керешә. М Горький белән Макаренко арасында нык бәйләнеш урнаша. Гомумән, Макаренконын язучы буларак формалашуында А. М. Горькийның роле бик зур. «Педагогик поэма» әсәре өстендә Макаренко ун ел эшли (1925—1935),ә материал туплауны исә аннан да иртәрәк башлый. Горькийга язган бер хатында бу әсәрен ул бик хаклы рәвештә «үз тормышымның поэмасы» дип атый. Чөнки монда Макаренконың тормыш пафосы һәм искиткеч зур педагогик эшчәнлеге сәнгатьчә эшләнгән образларда үзенең чагылышын таба. «Педагогик поэма» язылу елларында А. С. Макаренко Горький исемендәге колония һәм Дзержинский исемендәге коммуна тормышына нигезләнгән тагын берничә әсәр бирә. Алар барысы да яңа кеше тәрбияләү темасына багышланган («Утызынчы ел маршы», «ФД-1», «Мотор» һ. б.). А. С. Макаренконың 1935—1939 елларда иҗат иткән фәнни һәм әдәби әсәрләре дә укучылар тарафыннан бик җылы каршы алына («Ата-аналар өчен китап», «Башня өстендә флаглар» һәм күп санлы хикәяләр, киносценарийлар). Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителде. 1957 елда «Педагогик поэма» әсәре татар телендә басылып чыкты. Совет педагогикасының күренекле вәкиле, совет әдәбиятына үзенең гүзәл әсәрләрен бүләк иткән язучы А. С. Макаренкога 70 яшь тулуны җәмәгатьчелек хөрмәт белән билгеләп үтте. ЯЗУЧЫ — ТӘРБИЯЧЕ (1898—1948) Татар совет балалар әдәбиятын үстерүдә күренекле урын тоткан, талантлы прозаикдраматург Дәрҗия Аппакова 1898 елның 19 февралендә, Татарстан республикасы, Ширәмәт районы, Байгол авылында, крестьян семьясында туа. Унөч яшь тулгач, ата- аналары аны Казандагы укытучылар мәктәбенә бирәләр. Дәрҗия бу мәктәпне 1916 елда тәмамлап, үз авылына укытучы булып кайта. Ул 1919—21 елларда «Кызыл әләм» газетасына языша. 1922 елда, Казанга килеп, Өлкә партия мәктәбенең клуб работниклары әзерли торган бүлегенә укырга керә. Биредә Казан Зур драма театры каршындагы студиягә ирекле тыңлаучы булып йөри, анда драма әсәрләрен язу техникасын якыннан торып өйрәнә. 1925—28 елларда Дәрҗия комсомолның Казан Өлкә комитетында инструктор булып хезмәт итә, ә 1928 елда Үзбәкстанга күчеп, анда укытучы булып эшли. Ташкентта яшәгән вакытта аның язучылык эше башлана. Ул беренче әсәрләрен рус һәм үзбәк телләрендә бастыра. Аның «Кечкенә Бануның тарихы» (1932 ел), ике кисәктән торган «Михнәт» романы (1933—35 ел), сЛюли» (1940 ел) Ташкентта һәм Л1әскәүдә басылалар. Дәрҗия Аппакова 1943 елны Казанга кайта, «Илдус», «Тапкыр егет», «Бишек җыры», «Үлмәс» һәм «Камыр батыр» пьесаларын яза. Шушы ук елны «Дүрт әкият» җыентыгы басылып чыга. Бөек Ватан сугышы елларында балаларның Совет Армиясенә төрле яклап булышуларын һәм халыкның көрәшен гәүдәләндергән хикәяләрен, патриотик шигырьләрен бастыра. Дәрҗия Аппакова иҗатын балалар әдәбиятына багышлады. Балалар аны повестьларын, хикәяләрен, әкиятләрен укып, драма әсәрләрен сәхнәдә күреп яхшы беләләр. Дәрҗия Аппакова балаларның эчке дөньясын, уйларын, тойгыларын, теләкләрен, үзенчәлекләрен яхшы белә. Ул актуаль темаларга яза һәм тирән эчтәлекле идеяне балаларга аңлаешлы телдә, гади һәм күңелле итеп сурәтли. Менә аның «Гөлчәчәк белән сандугач» хикәясе. Бер көнне кечкенә Хәлимә белән аның анасы яңа йортка күчәләр. Аларның өе каршындагы бакчада гөлчәчәкләр . үскән г була. Хәлимә белән анасы ваграк куакларны тамырлары белән казып, яңа йорт бакчасына утырталар. Иң зур куакка көчләре җитмәгәнлектән, аны калдырып китәләр. Көз үзе белән салкын җил, кыш рәхимсез суыклар алып килә һәм куакны корыта. Яз җитә, үләннәр яшәрә. Тик зур куак кына язны тоймый. Ана белән кыз арыкны тазарталар, буасын ачып су кертәләр. Куак терелә. Бөреләр ярылалар. Ботаклар чәчәккә төренәләр. Бу хикәясендә Аппакова табигатькә караганда кешеләрнең көчлерәк икәнен, табигатькә үзгәртә алуларын җанлы картиналарда күрсәтеп бирә. «Шыгырдавыклы башмаклар», «Сөяксаплы пәке», «йолдызкай», «Елка бүләге» хикәяләрендә дә вакыйга тормышчан күренешләрдә ачыла. Д. Аппакованың иҗат үсеше бигрәк тә «Илдус», «Тапкыр егет» пьесаларында күренде. Бу әсәрләр художество эшләнеше ягыннан да, идея эчтәлеге белән дә татар балалар әдәбиятында күренекле урын тоталар. Аппакова үзенең пьесаларын композицион яктан оста төзи, образларның индивидуаль үзенчәлекләрен, аерым характерларын төрле яклап ачып бирә. «Тапкыр егет» драмасы — әкиятләрдәге бай фантазиягә корылган һәм шушы хыялый эчтәлекне оста файдаланган уңышлы әсәр. Драмадагы конфликт капма-каршы сыйныфларның кискен каршылыклы көрәшенә нигезләнгән. Әхмәт—ярлы крестьян катлавының, ә Шәйхулла исә өстен сыйныфның вәкилләре. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр ике капма-каршы сыйныф арасында кискен көрәш бара һәм ярлы крестьян вәкиленең, ягъни Әхмәтнең җиңүе белән конфликт чишелә. Драмада Әхмәт батыр, халыкчан, халык ирке өчен куркуны белми торган көрәшче, кешелекле, эш сөюче тапкыр егет булып гәүдәләнә. Дәрҗия Аппакова халыкка тырышып хезмәт итте, иҗаты аша яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләргә, ил каршында торган бурычларны балаларга үз телләре белән аңлатырга омтылды һәм татар балалар әдәбияты шүрлегенә озын гомерле әсәрләр өстәде.