Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНТОЛОГИЯДӘГЕ КАЙБЕР ТӨГӘЛСЕЗЛЕКЛӘР

«Татар поэзиясе аптологиясе»н кулга алгач та, Габдулла Тукай әсәрләренең соңгы басмасы томнарын кулга тоткандагы кебек үк, бер горурлану тоясың. Тагын бер капиталь эш башкарылды бит әле дигән канәгатьләнү сизәсең. Чыннан да бу антологияне әдәбият бакчабыздан сайланган гөлчәчәкләр бәйләме диясе килә. Бу шундый китап ки, һәрбер язучының, сәнгать иясе, яисә укытучының гына түгел, әдәбиятыбыз белән кызыксынган һәрберебезнең өстәлендә торырга тиешле әдәби энциклопедия ул. Шулай булгач, китапның эчтәлеге дә шундый басмага хас тулылык, төгәллек белән эшләнгән булырга тиеш. Икенче басмасы тагын да тулырак, җитешлерәк чыксын иде дигән теләк белдерәсе килә. Әдәбиятыбыздагы яңалыклар белән кызыксынучы укучылардан берсе буларак, китап белән танышканда, кайбер ачыклыклар, тутырылырга тиеш урыннар күзгә чалына. «Татар халык поэзиясе» бүлегенә халыкның авыз иҗаты үрнәкләреннән матур-матур әйберләр керми калган. Халыкның һичбер төрле чикләнмәгән фантазиясен күрсәткән «Сак-Сок» балладасы, чая кәҗә ыруы турында шаян язылган «Кәҗә бәете», «Чегән егете белән качкан Хәмидә»нең романтик вакыйгасын сурәтләгән бәет һ. б. кермәвенә сәбәп нәрсәдер? Бу бүлектә «Ханлык һәм коллык», «Кардәш-туганлык турында» кебек борынгы җырларны урнаштыруда хронологик эзлеклелек сакланмаган. Татар теленең үсү процессын күрсәтүдә моның әһәмияте бар. Бу бүлеккә кергән җыр- I ларның борынгырак вариантларын сайлап кертүгә дә дикъкать итәргә иде. Мәсәлән, «Борынгы җырлар» дигән баш астында «Арыш чәчтем уңмады...» дип башланган җырның I907-—08 елларда мәдрәсәдә чакта ишеткән мондый варианты хәтеремдә: Арыш иктем уңмады, Бодай иктем булмады; Боярларга хезмәт иттем, Үз тамагым туймады. Арка җирдә, как җирдә — Буразнасы тулармы? Үз буразнаң тулмагач — Ач тамагың туярмы? Еллар үтү белән телендә кайбер үзгәрешләр булгандыр, ләкин җырның эчтәлеге кол крестьяннар иҗаты икәнен әйтеп тора. Алпавыт кул астындагы крестьяннарның өлешенә тигән түтәрәмнең кайда арка, кайда как җир булган урыннардан кисеп бирелүе турында сүз бара. Мәгълүм бер чорның иҗтимагый хәрәкәтен чагылдырган «Урта Тигәнәле бәете», «Чынлы бәете», «Француз бәете» кебекләргә кыска- ча аңлатма бирү артык булмас иде. Китапның борынгы чор татар шагыйрьләре тезмәсендә Һибәтулла Салихов чордашлары Шәмсетдин суфый (Зәки) шигырьләреннән, Әбелмәних Әбелфәез улының. 1845 елда Казанда басылган «Тәрҗемәи Әбелмәних Бистәви-Сәгыйди» исемендәге әсәреннән үрнәкләр алынса. урынлы булыр иде кебек. Шул ук .бүлектә Н. Думавидан элек, Әхмәт Уразай-Курмашидан соң карт буын шагыйребез Мәҗит ага Гафуриның урыны ачык калган. Аны совет чорында яза башлаган шагыйрьләребез бүлегенә күчерүнең кирәге бар микән? М. Гафури турындагы сүз башында төзәтелергә тиешле бер-ике төгәлсезлек күзгә чалына. Биографик белешмәдә: «1903 елда Казанда «Себер тимер юлы яки әхвале милләт» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга» диелгән. Чынында М. Гафури «Себер тимер юлы яки әхвале милләт»ен 1902—03 елларда язган, китап 1904 елны Оренбургта Ф. Кәримп типографиясендә басылган. Бастыручысы Троицкиның «Хезмәт» кө- тепханәсе. Казанда беренче башлап басылган «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясе 1903 елны Ибраһим Терегулов басмасында чыккан. Казанда басылган беренче шигырьләр җыентыгы «Яшь гомерем» 1906 елда басылган. Шагыйрьләр турындагы биографик белешмәләр үтә кыска, саран язылган. Аларны тулыландыру күздә тотыла торгандыр. Сәгыйть Рәмиевнең антологиядәге шигырьләрен күздән кичергәндә кайбер үзгәртүләргә очрагач, шагыйрьнең 1915 елны Уфада басылган шигырьләр җыентыгы (китапның икенче басмасы) кулымда булудан файдаланып, антологиядәге текстны шуның белән чагыштырып чыктым. Күчерүче тарафыннан зур игътибарсызлык ителгән. «Мин» шигырендә: Бер үзем хөр каламын, киң Җир йөзенә һәм күктә дә,— дигән юлларда «Җир йөзенә» түгел, «Җир йөзе» булырга тиеш. «Ул» шигырендә: «Йөзе айның туган көннәре» түгел, «йөзе айның тулган көннәре» булырга тиеш. «Сызыла күңелем» шигырендә шагыйрь «күңелем сызла» дими, сызларга кушмый, бәлки «сызыла күплем» (ноет сердце) турында сүз бара. Бу шигырь: Сызыла, сызыла, сызыла күплем, Сызыла бертуктамыйча, Сызыла айлар, сызыла еллар, Сызыла төн йокламыйча. Сызыла, сызлап... (бу урында сызлап инде)... дип бирелергә тиеш. 1923 елны Уфада бу турыда сүз булгач, шагыйрь үзе шундый аңлатма биргән иде. «Бер кеше» шигырендә: «Ул яна ут, тик төтенсез» түгел, «Ул яна утдик төтенсез» дип бирелергә тиеш. «Алданган» шигырендә: «Бар тормышым ут хәзер» урынына «Бар торышым ут хәзер» дип төзәтелергә тиеш. Шунда ук: «Бу караңгы һәм төтенле көнгә алышты төниәрем»дә «Бу» дип түгел, «Бер караңгы» дип башлана. Тагын шунда ук: «Тәмсез ачулы сүз белән» түгел, «Ямьсез ачулы сүз белән» булырга тиеш. 217 биттәге шушы юлларда да үзгәлекләр бар: Кайвакытта уйлыймын мин Уйның тәмлесен генә, Тәмле уйларым эчендә Тәхмлеләре «син» генә! Монда «уйның» түгел, «уйны», «тәмлеләре» түгел, «тәмлерәге» булырга тиеш. . «Сукачыга» җы р ы и д а: « Кы р -җи р - ләргә төшеп, гөлгә кунып» диелгән, алай түгел — «1\ыр-җирләргә төшеп, күлгә кунып». Чөнки сүз сабан өстендә күчеп килгән кыр казлары, кыр үрдәкләре турында бара, алар күлгә куна. Шагыйрь үзе дә «гөлгә» дип язмый, ап-ачык «күлгә» дип язган. Шагыйрь рифма, ритм өчен кайбер урыннарда сүзләрнең кыска вариантын кулланган, күчерүче исә ул сүзләрнең тулы вариантын алып шигырьнең үлчәвен бозган, үзенчә тыныш билгеләре арттырган. «Сүзе- ие»гә рифмадаш итеп алынган «үземе» урынына «үземне» дип, «янгынча» урынына «янгыенча», «шуныцчөн» урынына «шуның өчен» дип күчергән. Китапның икенче басмасында мондый кимчелекләрне булдырмауга игътибар ителсен иде.